Әфган тауларын кичеп... (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

...Мин әллә төш күрәм, әллә саташам? Нигә миңа бу кадәр рәхәт? Әйтерсең

лә машинам белән болытлар өстеннән йөзәм. Бәй, руль артында кем? Бу нинди

кыз? Үзе уйга чумып бара... Мин кайда? Миңа тагын рәхәт... Күзләрне ачасы да

килми. Машина гүләве ниндидер сихри көй булып ишетелә. Теге руль артында

утырган чибәр кыз күз алдыма килә. Күзне ачсам, әлбәттә, югалачак. Уянсам,

бу матур төш бетәчәк, тик нигә мин богаулы? Инсаф нишләп аста, ә мин өске

киштәдә ятам? Күзне ачам. Ә нишләп бу кыз минем машинада бара? Нәрсә

булды? Нигә һаман уяна алмый газапланам? Нишләп болай? Баш чатнап куйды.

Мин барысын да искә төшердем. Тәрәзәдән үрелеп карыйм. Кая барабыз?

Кайсы тирә икәнен төшенә алмыйм. Юл таныш сыман.

Бәй, бу теге иблис түгелме соң? Хатын-кыз сурәтенә кергән кичәге юлбасар

ич! Минем паспортны алдына ачып салган, шуңа карап елмаеп-елмаеп алган

була. Ә Инсаф, селәгәйләрен агызып, берни булмагандай йоклап ята. Иблис –

чибәр кыз, уянып, үзен күзәткәнне көзгедән күреп калды да:

– Хәерле көн, шурави, ничек йокладың? – ди. Итагатьле, йомшак итеп

сөйләшә дә белә икән әле. Елмаеп күз кыскан була. Чибәрлегеннән күзләр

камаша. Күренеп тора, авыл кызы түгел, шәһәрнеке. Нинди шәп киенеп алган,

берәр түрә баласыдыр инде. Мин йоклаганда кигән, күрәсең. Контузиядән соң

минем шулай үлек кебек йоклый торган гадәт бар. Шуңардан файдаланган

инде бу. Ә кичә төнлә күрсәң соң үзен! Күзләре ут чәчә, торганы бер аждаһа.

Бүген юха еланга әверелгән. Моның кичәге дүрт башкисәре кайда икән?

Арттан киләләрдер, мөгаен. Шулай ята бирәм. Мин богаулы, үзем уйлыйм,

үзем дәшмим. Болай булгач, мин исән, Инсаф та исән. «КамАЗ»ның үкереп

баруына караганда, йөк тә урынында. Алда күпер, зур гына елга. Бәй, бу бит

безнең Дим елгасы түгелме соң? Шул бит. Димәк, кайтып җиткәнбез, нибары

утыз чакрымлап юл үтәсе калган. Мин бөтенләй аптырадым.

Машина күперне чыккан көе уңга борылып, тугай юлы белән тал-өянке,

шомырт агачлары арасына кереп, бер-ике чакрым үтте дә туктады.

– Тор, шурави, килеп җиттек, безнең алда – киләчәк, – ди теге хатын-кыз

кыяфәтенә кергән иблис. Тукайның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда

бит Казан...» дигән юллары кебегрәк яңгырады инде бу.

Ә Дим буйлары шундый матур! Кошлар сайрый. Кояшка караганда, иртәнге

ун-унберләр тирәсе. Шушы юллардан күпме йөреп, Дим тугайларының бу

кадәр ямьлелеген ничек күрмәгәнмен, ничек тоймаганмын? Теге иблис богауны

машинадан ычкындырды һәм үзенең кулына эләктерде.

– Шулай яхшырак булыр, шурави, – ди. Бу нәрсә, гел шурави да шурави

дип

кабатлый, каян белгән Әфганда хезмәт иткәнемне? Паспортта язылмаган.

Әллә кичә Инсаф тыкылдаганмы? Алай дисәң, ничә көн инде айныганы юк.

Кыз мине елга кырына алып килде, мин, әйтерсең лә бәйдәге эт, аңа иярәм.

– Ә хәзер юыныгыз, – ди бу иблис.

Башымда төрле уйлар. Минем кул аның кулы белән бергә богауланган. Мин

бит ир кеше, бу чебек кенә кызны «һә» дигәнче бөгеп сала алам... Юк, тыелырга

туры килә, чөнки буш кулын куеныннан алмый. Анда, мөгаен, пистолеттыр инде.

Уйлана-уйлана, бер кул белән генә юынам. Димнең суы чиста, салкын, тәнгә көч-куәт өсти. Теге: «Ике куллап юын», – ди һәм үзенең богаулы кулын минем кул

уңаена йөртә. Нишләптер, мин аңа берсүзсез буйсынам. Юынып алгач, башның

авыртуы бөтенләй беткәндәй булды. Шулай да уйлардан һич арынып булмый.

– Хатының бармы? – ди бу. – Әфганда өйләндеңме? – ди.

Мин:

– Юк, – дим.

– Алдашасың. Синең анда никахлы кәләшең калды бит, – ди бу. Мин

ирексездән Әфганны искә төшерәм. Бу албасты минем турыда барысын да

каян белә икән?

– Беренчедән, көчләп өйләндерделәр, икенчедән, мин ул кәләшкә – кәләш,

дисәм, җир ярылыр, ул бер бала иде, һәм мин аңа кагылу түгел, юньләп

карамадым да.

– Тагын ялганлыйсың. Син үзең мине сайладың. Ә без бит синең каршыңда

өчәү идек, – ди бу.

Бу бөтен нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр белә. Чын иблис. Бу турыда бер

кешегә дә сөйләгән юк, югыйсә. Белгән-күргәннәр дә үлеләр. Берсе дә исән

калмады. Мине ярты ел буе юкка гына особый отделда сорау артыннан сорау

алып җәфаламадылар. Ә әфганлылар тегендә калды. Кем соң бу кыз? Әллә

КГБдан җибәрелгәнме? Әллә чит ил разведкасы агентымы? Баш тагын чатнарга

әйтә. Калтырый ук башладым ахры.

– Калтырама, – ди. – Кызлар алдында килешми.

– Сез кем? – дип, чак-чак тел әйләндереп әйтә алдым.

– Мин – Фатыйма, синең Әфгандагы никахың.

Аякларым тагын тыңламый башлады. Чүгәләргә итәм. Тик чибәр иблис

шундый итеп тутырып караган, күзләрне күзеннән алып булмый хәтта.

Нишләптер, аның да күзеннән яшь ага башлады. Куенына тыккан кулын

чыгарып, минем кулдагы богауны ачкыч белән ачты, аннан үзенең кулын

бушатты. Богауны Димгә очырды. Минем куллар азат, тик йөрү түгел, басып

та торып булмый, аяклар тотмый. Мин җиргә чүгәләдем. Ышанырлык түгел,

ышанасы килми. Ничә еллар үткән. Тугыз ел!

– Миңа хәзер егерме бер яшь. Теге вакытта, синең алда басып торганда,

унике иде. Шуңа да мине танымадың. Ә син үзгәрмәгәнсең. Мин сине шундук

таныдым. Паспорттагы фотоң ярдәм итте. Кичәге төн өчен гафу үтенәм.

Егетләр кызу кыланганнар.

– Нинди егетләр, чын юлбасарлар, кеше үтерүчеләр, – дим, төнге хәлләрне

тагы искә төшереп.

– Ярар, анысын кайтышлый сөйләрмен. Ә хәзер, әйдә, өеңә алып кайт,

кияү егете, – ди.

Үзе елмая. Шушы елмаю белән арбый да куя. Тик мин утырган җирдән тора

алмыйм. Торырга итәм – торып булмый. Баш чатный. Җир ярылса, хет шунда

кереп кит. Нык дулкынланганга шулай. Аяклар тыңламый. Мине бит шуңа да

авылда үземнең артта «контуженный», дип йөртәләр.

– Контузия зәхмәте. Әфганнан шулай булып калдым, хәзер үтә ул, – дим.

Фатыйма минем кулдан тартып торгызмакчы булды. Юк, булмый. Шуннан

кабинадагы чиләкне алып, Дим суы белән баштанаяк коендырды. Сикереп

торганны сизми дә калдым, үзем аптырап торам.

– Ә хәзер җай гына бир кулыңны, – ди бу. Кулны сузам, буй җитми.

Егылырмын дип, атларга куркам.

– Йә, бир кулыңны, кияү егете, – дип көлеп җибәргән иде, дәртләнеп

бер адым атлап, кулын тотып алдым. Әйтерсең, упкын өстендәге бүрәнәдән

атлыйм. Кулларны җәеп, селкенеп киттем, әмма егылмадым. Вәт могҗиза,

элек булса, гөрселдәп авар идем. Берне атлагач, кызның кулына тотынып,

тагын берне атладым. Гүя, мин яшь бала, яңа тәпи киткәнмен. Бу чибәрнең

кулы йомшак, җылы. Аңардан миңа бер сихри көч килә кебек. Кызның кулын

тоткан килеш, «КамАЗ» кырына ук килеп җиттем. Кабинага үзем көч-хәл

белән менеп утырдым.

Әйе, егетләр. Башка сыймаслык хәлләр кинода гына түгел, тормышта

да була икән ул. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр. Моңа үзем дә

ышанып бетәлмим әле...

– Милиционерлар кулына бер эләгеп, бер ычкынып йөри торгач, сукбай

балалар интернатына эләктем. Усал идем, шуның өчен Самара тирәсендәге

интернат-колониягә җибәрделәр. Анда күргәннәрне бер иркенләп сөйләрмен

әле. Укуын әйбәт укыдым. Совет мәктәбе аттестаты һәм кызыл тышлы совет

паспортын кулга алгач, ил буйлап иркенләп йөрергә, никахлы иремне эзләргә

җайлырак булды. Каңгырап йөри торгач, юлдагы бандит, шпана, рэкетирлар

белән дә дуслашып алдым. Башта алар мине кармак урынына файдаланалар

иде, тора-бара үзем авторитетка әверелдем. – Фатыйманың үзалдына елмаеп

сөйләгәннәренә дә тиз генә ышанасым килмәде.

Төш вакытларына авылга кайтып җиттек. Инсаф та мыгырданып торып

утырды. Аны үзенең капка төбендә төшердем. Ул:

– Кара әле, парень, син нинди чибәрне утыртып алдың ул? Нинди кыз,

кемгә кайткан? – дип төпченә башлаган иде, мин:

– Бар, бар, атлавыңны бел, әнә, өеңдә Нәсимәң белән малаең көтә, – дип,

сүзне кыска тоттым.

Кайтып җиттек. Капка төбенә килеп туктадык. Шушы мизгелдә шулкадәр

кыен булып китте, үземне эчтән генә сүгеп ташладым. Авылда халык зурзур матур йортларда яши. Ә безнеке? Бер як почмагы җиргә кереп беткән,

үзе бәләкәй генә, җитмәсә, сылап агартылган. Юньле кешенең тавык абзары

да моңардан арурак. Капка да бик шәптән түгел. Ярый әле былтыр ихатаны

яңарткан идем. Авылда безнең өй кебек өйләр хәтсез, кәнишне. Аңардан

начарраклары да бар барлыкка, әмма бу минутта безнең өй иң бәләкәедер, иң

җиргә чүккәнедер кебек тоелды миңа. Шушы өйгә кунак алып кайтырлыкмы

соң? Әле дә әнкәй маладис. Бар дөнья чиста, пөхтә итеп җыештырылган,

идәннәр ялт итеп тора. Йортта да тәртип, һәрнәрсә урынында, бернәрсә дә

тузып ятмый. Борынга әнинең тәмле итеп пешергән пәрәмәч исе килеп бәрелде.

Әнкәй шулай минем рейстан кайтканны гел тәмле ашлар пешереп көтеп ала.

Фатыйманы «КамАЗ»дан күтәреп диярлек төшердем. Болай карышмады үзе.

Җитәкләп өйгә алып кереп киләм. Ишек төбеннән үк әнкәй чыгып каршы

алды. Әнине күргәч, Фатыйма:

– Здравствуйте, исәнме, әни, – диде, урысчалы-татарчалы итеп. Юлда өйрәнеп

кайткан булса да каушады ахры. Кызарынып китте, үзе әни алдында баш ия.

– Исән әле, кызым, Аллага шөкер, үзегез ничек кайтып җиттегез, балалар?

Кунак та бар икән, таныштыр, улым, – ди әни.

 Мин тотлыгыбрак:

– Бу ни... әни, күрше авылга кайтып килүче марҗа инде, – дим. Әфгандагы

кәләш дип әйтеп булмый ич, кем ышансын? Алай әйтергә тел дә бармый. Әле үзем

ышанып бетә алмыйм, Фатыйма бик чибәр кыз булса да, кем шулай кинәт кенә

өйләнә. Мин Фатыйманың җиңеннән тартам, янәсе, озак иелеп-сыгылып торма әле.

– Йәгез, балалар, әйдәгез, өйгә керик. Чәем дә кайнаган, – дип, әни

Фатыйманың аркасыннан җиңелчә сөеп-сөеп алгач кына, Фатыйма кыяркыймас өйгә атлады.

Әни миңа карый. Күзе белән генә, «кем була бу кыз, улым», дип сорый инде.

Мин, кулбашымны гына сикертәм. Өчәүләп чәй эчәбез. Фатыйма, татарча ничек

була, монысы ничек, дип, һәр сүзне сораша. Мин өйрәтәм. Әни, Фатыйманың

урысча гына аңлаганын белеп:

– Улым, үзе мөселман кызына охшаган, үзе бер авыз сүз дә белми бугай

безнеңчә. Мин аны бит үзебезнең як башкорт кызы дип белдем, – ди. Минем

әни үзе башкорт булгач, үзенә охшаган кешене һәрвакыт «бу безнең башкорт

кешесе», ди. Мин:

– Ничауа, әни, өйрәнер, аның әти-әнисе мөселман, – дим. – Чәй эчә дә китә

ул хәзер. Юлчы гына ул, – дип, әнине тынычландырырга тырышам.

Әни элек тә динне һәм дини кешеләрне бик ихтирам итә иде, хәзер бигрәк

тә динигә әйләнеп китте. Фатыйманың сорауларына җавап бирә-бирә, чәй

эчеп туйгач, әни амин тотып, битен сыпырып торып баскан иде, Фатыйма да:

«Бир-рәхмәтикә-әр-рахман-рахим», дип, яртылаш ишетерлек итеп, ике кулы

белән битен сыпырды. Моны күргән әнинең кулыннан чәй калаклары төшеп үк

китте. Әни урындыкка утырды да, аминны яңадан тулысынча укып, «әппәр»

итте. Һәм кызарынып, бер миңа, бер Фатыймага карады:

– Улым, сора әле, сора, нинди дин тота соң ул? Әллә мине генә үртиме?

Алайга бер дә охшамаган. Безнеңчә аңламаган-белмәгән мөселман була димени?

– Мөселман кызы дип әйттем бит инде, әни. Урыс арасында гына үскән ул.

Фатыйма әни белән үзенчә чөкердәшеп чәй урыны җыештырып калды.

Мин машинадагы йөкне тапшырырга төшеп киттем.

Үзем Фатыйма турында уйлыйм. Нинди тырышлык, үзсүзлелек, үҗәтлек

кирәк! Нинди хәтер булырга тиеш кешедә! Советлар Союзында адресы

билгесез бер солдатны эзләп тап инде. Әллә язмыш шулай кушканмы? Кешенең

язмышы туганда ук маңгаена язылып туа, диләр бит. Моңа мин ышанып

бетмим, ышанырга теләмим дә. Тугыз ел элек үзем белән булган хәлләрне

искә төшерәм. Әйтерсең лә күптән караган киноны тагын бер тапкыр карарга,

хәтердә әйләндерергә тырышам. Вак-төяге онытыла башлаган. Әмма Әфганда

күргәннәрнең барысы да хәтердә. Әйтерсең лә кичә генә булган. Басып торган

бала белән ананы да, коляскада утырган әби кешене дә хәтерлим. Таҗик

солдатының никах укыганы да хәтердә. Миңа хатын буласы теге кыз яшь бала

гына иде бит ул чакта. Күзләрен әле дә хәтерлим. Әле дә булса миңа аптырап

карап торган төсле. Госпитальгә дә ул килеп йөргән бит. Ә мин аны малай дип

уйладым. Соңгы күрүдә чәчләрен туздырып күрсәткәнен дә аңламадым бит...

Юләр баш... Машинаны бушатып бетергәннәрен сизми калганмын. Склад

мөдиренең:

– Йә, нәрсә эшләп утырасың? Йокладыңмы әллә? – дип кычкыруына

сискәнеп киттем.

– Юл авыр булды, төнлә дә юньләп йоклый алмадым, – дип акланган

булдым. Эшләрне бетереп, машинаны караштырып өйгә кайтканда, көтү

кайткан иде инде. Әни сыер савып йөри, ә Фатыйма әни тирәсендә бөтерелә.

Тегесен китергән була, монысын эшләргә тырыша, тик белеп бетерми шул.

Кичке ашны ашагач, әни миңа урын-җир сала башлады. Ерак юл алҗытса

да, ятарга исәбем юк иде әле. Әни кабаттан:

– Улым, сиңа кайда салыйм урынны? – дип сорап куйды.

Мин:

– Чоланга, әлбәттә, – дим. Җәй көне чоланда йокларга яратам, бала чактан

ук шулай.

Әни Фатыймага урынны түр якка сала. Мин Фатыймадан күзләремне ала

алмыйм. Ул әнинең өр-яңа халатын киеп алган, килешеп тора үзенә. Миңа

бер-ике тапкыр өттереп карап алды, янәсе, күзең белән чамалап кара. Мин

эш юктан эш булсын дип, йә гәзитләр алырга, йә башка нәрсә дип, түр якка

кереп, Фатыймага күз салам. Эх, малай, нинди чибәр! Ул буй-сын, ул күзләр!

Чәчләрен безнеңчә итеп үреп төшергән. Мода журналындагы кызлардан да

чибәррәк. Түр як стенасындагы фоторәсемнәрне карый. Ә бит үзе кичә генә

мине үтерергә әзер иде. Юлбасар, нинди боерыклар бирә иде кичә үзенең

башкисәрләренә. Бүген мич эргәсендә басып торган Фатыйма белән кичәге

Фатыйманы һич чагыштырырлык түгел. Кичәгесе – аждаһа, иблис, хатын-кыз кыяфәтенә кергән бер гыйфрит. Ә бүгенгесе – фәрештә, хур кызы. Әни

Фатыймага йокларга урын күрсәтте. Ал якка чыккач, әнигә:

– Шулай да, әни, күз-колак бул. Нинди кыз бит әле, – дим. Әни үзе мине

шелтәли башлады.

– Белмәгән, күрмәгән кызлар утыртып йөрмә бүтән. Чынлап та, әллә

кем бит әле, әллә чегән кызы, әллә юлбасар баласы, – ди. Шуннан, үзен-үзе

тынычландырып:

– Син машинаңны куярга киткәч, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны да укып

күрсәтте әле, улым. Бик ипле балага охшаган. Бик итагатьле күренә. Әти-әниләре кем икән? – ди.

– Ул ятим үскән, – дигән булам. Ә эчтән: «Кичә төнлә күрсәң иде, әни, ул

зәхмәтне!» – дип уйлыйм. Анысын әйтмим, әнине куркытасым килми. Шулай

да әни бүлмә ишеген ябып, утыргыч терәде дә аның кырына подносны сөяде.

Чыга-нитә калса, поднос төшеп шалтырый һәм безне уята, имеш. Төне буе

боргаланып яттым, йокы керми күзгә, йә тегесен, йә монысын уйлыйм. Бөтен

уйлар Фатыймага килеп терәлә.

Нигә миңа утырып килде ул? Ә ни өчен бандасын калдырып китте?

Бөтенләй бозылып, хатын-кыз сыйфатын югалткан бер бандиттыр әле. Тугыз

ел буе ни эшләп йөрмәк кирәк? Йоклаганда үтереп китүе дә ихтимал. Таларга

дисәң, безнең өйдә таларлык бер әйбер дә юк. Әллә Әфганда әниләрен

безнекеләр үтереп, шуның үчен алырга йөриме? Алай дисәң, мин беркемне

дә үтермәдем. Сугышта булып, автоматны хәтта духларга да төзәргә туры

килмәде. Фатыйманың ул кадәр начар булуына ышанасы килми иде. Шулай,

уйларыма үзем каршы килә-килә, таң алдыннан гына изрәп йоклап киткәнмен.

Иртән табак-савыт шалтыраганга, тәмле исләр борынны кытыклаганга

уянып киттем. Әни белән Фатыйма газ плитәсе тирәсендә мәш киләләр.

Нәрсәдер пешерәләр ахры, исе тәмле булып өйгә таралган. Утыргычтагы

поднос төшкәндерме, юкмы, анысын белмим, әмма әни татарча-башкортчалап

сөйли. Ә Фатыйма – урысча. Әни урысча бик аңлап бетермәсә дә, болар

барыбер бер-берсен яхшы аңлыйлар. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Казан

янында йөреп, Фатыйманың йөзләре алсуланып киткән, җитмәсә, әнинең

кичәге халатын кигән. Халат аңа кыскарак, иелгәндә, тез башыннан өстәрәк

ботлары күз кызыктырып күренеп киткәли. Яулыкны да үзебезнең кызларча,

чөеп бәйләп куйган.

Тиз-тиз генә чәй эчеп, эшкә йөгердем. Авыл авыл инде. Хәбәр тиз тарала.

Әле берсе туктата, әле икенчесе.

– Син нәрсә, парень, кәләш алып кайткансың, диләр. Чынмы бу?

Кайберләре:

– Молодец, күптән кирәк иде. Бик яхшы булган, – ди.

Бүген рейсны Стәрлетамакка язганнар. Тагын Инсаф белән. Аны алырга

кергәч, ул сагыз кебек ябышты.

– Туй кайчан? Кайчан киленнең тәпиен юабыз? Вот сиңа «контужен»! –

ди, мөртәт. Аңардан, бер ярты вәгъдә итеп, чак котылдым. Безнең авылда

һәркемнең исеме бар. Кайберләренең хәтта икешәр. Бу «Кантужен» ләкабын

Әптер Гыйльми кызы кушты. Армиядән кайткан ел. Нык дулкынлансам, йә баш

бәрелсә, аяклар тотмаганын белми идем әле. Шулай егетләр белән бәхәсләшеп

китеп, Әптер Әкълимәсен кочаклап үбәргә булдым. Миңа бу күз атып та йөри.

Үземнең тәгаен генә йөргән кызым булмагач, бер кичне тәвәккәлләдем. Туры

китереп, тегене кысып кочакладым да үбәргә чамалыйм. Теге дә миңа елышып

килә. Дулкынланудан баш чатный ук башлады. Тез башлары калтырый.

– Кит, кит, юньсез, – дип, бер-ике тапкыр башка суккан булды. Алай нык

та сукмады инде, болай, исем-йола өчен генә. Үзенең дә мине кочакларга

чамасы бар кебек. Әмма шул ике сугуы җитте инде. Аяк ычкынды да куйды.

Тыңламый, и бетте. Егылмаска тырышып, мин тегене тагын да кысыбрак

кочакладым. Бөтен гәүдәм белән аңа асылындым.

Сизеп торам, курка калды. Ярый әле клуб коймасына бер кул белән тотынып

өлгердем. Тегене ычкындырып, штакетникка ике куллап ябыштым. Беренче һәм

соңгы тапкыр кызлар кочаклавым шулай тәмамланды. Теге Әптер Әкълимәсе:

– Кит, җенле нәрсә. Эчеп килгәнсең, аягыңда да басып торалмыйсың,

юньсез, – дип, мине әрли башлады. – Җитмәсә, кызлар кочаклаган була, егет

калдыгы, – дип, мине мыскыллап сөйләнә-сөйләнә китте. Шул минутта җир

ярылса, бәхәссез, мәңгелеккә шунда керергә риза идем. Шулхәтле гарьләндем

ки, тешләремне кысудан яңакларым шытырдады, күздән яшьләр чыкты. Ярый

әле якын-тирәдә бүтән яшьләр юк иде. Үләселәрем килде шул минутта.

Читтән килгән кызлар янына да баргалап карадым. Анда да шулай. Баш

чатный башлый. Бу миңа «кит моннан» дигән сигнал, шартлы кисәтү була иде.

Тагы шундый бер-ике хәлдән соң мин кызлар янына йөрмәс булдым. Һәм

мине «бума чирле», «кантужен», дип йөртә башладылар. Үземнең артта гына

инде. Ачулары килгән юньсезрәкләренең битемә дә бәреп әйткән чаклары булды.

Шулай итеп, мин тора-бара «кантужен»га әйләндем. Яшьләр мине жәлли.

Алар минем шул контузия аркасында бер генә ел хезмәт итеп кире кайтканны

белә бит инде.

Шул ук Әптер Әкълимәсе: «Үзем шуңа барыр идем. Болай ару егет», – дип,

әнигә дә ишеттергән. Әни дә үзенчә үгетләп карады. Әмма күңелем, йөрәгем

таш булып каткан шул.

Яшьтәшләр «юмарт» Зиләне дә алып килеп карадылар. Зилә үзе дә кыю

икән, алдыма ук менеп утырды. Әмма миңа андыйлар кирәкми. Түбән оч

Мәдинә дә, ире аракы эчеп трактор астында вафат булгач, берничә тапкыр

кичләтеп кенә өенә чакырган иде дә, аңардан да шүрләдем. Бигрәк ирдәүкә,

бер эләксәң – котылырмын димә. Үрмәкүч авына эләккән чебеннән болайрак

булырсың.

Шулай итеп, мин кызлар кочакламаган килеш, буйдак егет булып йөри

бирәм. Авылдагылар моның Әфган сугышы зәхмәте икәнен беләләр, бик

теңкәгә тимиләр иде.

Эштән соң кич өйгә кайтсам, әни караватта еламсырап утыра. Яулык

почмагы белән күзләрен сөрткәли. Фатыйма күренми. Йөрәк «жу» итеп китте.

Баш та чатнарга итә башлады.

– Нәрсә булды, әнкәй? – дим.

– Булуын бер нәрсә дә булмады, тик менә Фатыйма гына иртәгә синең белән

сөйләшкәч, кайтып китәрмен ахры, ди.

– Соң, шуның өчен елыйлармы? – дим.

– Еламый ни, килен күрмичә үлеп китәрмендер инде. Күрше-күләннән оят.

Барысы да оныклар үстерә, ә мин? Әкълимә булды – Әкълимәне ошатмадың,

Мәдинә булды – аңардан качып йөрисең. Сиңа кем кирәк? Бик ипле бала

күренә, әллә, дим, Сәхи бабаңны чакыртып, никах укытабызмы? Печән өстенә

дип симерткән теге ала сарык та бар. Кешене мин бик тиз сыныйм, улым. Бу

бала күңелемә май булып ятты, – ди.

– Соң, әни, ике көндә кешене белеп бетереп буламыни? – дим.

– Була, улым, була. Кешене бер күрүдә үк белеп була, – дип, әни үзенекен

тезеп алып китте.

– Әнә, тәрәзәдән кара әле, әйтерсең лә бу йортка күптән килен булып

төшкән, – ди әни. Мин тәрәзәгә күз салам. Фатыйма мунча идәнен юып йөри.

Чынлап та, шушы йортта туып-үскәнмени.

– Ярар, ярар, әнкәй, тынычлан, берәр нәрсә уйларбыз, – дип, әнине

тынычландырам. Ул:

– Уйлыйсы юк инде, улым, күптән вакыт. Бар, чакыр, чәй әзер, ашым да

пеште. Кичке ашны ашыйк, көтү кайта башлар, – ди. Мин чыгып Фатыйманы

чакырам. Көне буе баштан да чыкмады, чукынган. Әллә ярату шушы була

микән? Әле аны күргәч, яз кояшы күренгәндәй, бөтен дөнья балкып китте.

Кичке ашны ашагач, көтү кайтты. Тәүдә әни белән Фатыйма, аннары мин

мунча кереп алдык. Мин Фатыймадан күзне ала алмыйм. Мине чынлап торып

сихерләде. Ул да моны сизеп алды:

– Әйдә, йөреп кайтыйк, авылыңны күрсәт, – ди. Бәрәңге бакчасы аша

икәүләп бакча артындагы тауга менеп киттек. Артка борылып карасам,

безне ярты авыл күзәтеп, карап тора лабаса, күрше тирә-яклар барысы да өй

артларына, өй алларына чыгып басканнар, шым гына карап торалар. Балачагасына кадәр, уеннарын ташлап, безне күзәтә. Әйтерсең лә без бер могҗиза.

Тегеләргә үч итеп, Фатыйманы җитәкләп алдым. Кулы бигрәк эссе. Минем

кул да тирләп чыкты. Аның кулын тартып алмавы миңа ничектер дәрт өстәп

җибәрде. Үзеннән ниндидер затлы, тәмле, хуш ис бөркелә. Дулкынланмаска

тырышам, юк, буламы соң? Ярый әле баш чатнамый.

Тау башына менеп утырдык. Авыл һәм каршы як уч төбендәге кебек. Тирә-як

матур. Мин дәшмим, Фатыйма да сүзсез генә утыра. Икебез дә, сүз берләшкән

кебек, җиргә утырдык. Җәйге җылы кич. Җайлап кына караңгы төшә. Тугайда

кошлар моңлана. Сүзсез тормас өчен, мин:

– Менә, шушы инде минем туган авылым, – дигән булам.

– Әйе, матур яклар. – Тагын сүзсез калдык. Сүз табып булмый. Мин аның

гүзәллегенә карап, сокланып утырам. Бик иркәлисем, чәчләреннән үбеп аласым

килә, куркам, кыюлык җитми.

– Шурави, – ди бу һәм әзрәк тынып торгач дәвам итә. – Мин никах белән

генә кияүгә чыгачакмын, һичкем белән йокламаячакмын, дип, кызлар алдында

Коръән тотып ант иткән идем. Теге вакытта безнең икебезгә сезнең бер

шуравиегыз никах укыды. Моны әнием белән картәнием азактан әйттеләр,

аңлаттылар. Ул вакытта мин безгә никах укыганнарын белмәдем.

Фатыйма тагын тынып калды. Шактый вакыт сүзсез торгач:

– Мөмкин булса, син миңа өйләнеп, өч көн тор. Аннан «талак» әйтерсең,

– ди бу. Мин һаман, миңгерәү сарык кебек, кызга карап шаккатып утырам.

– Ничек? – дим.

– Менә болайрак, – дип, үзе, караңгы төшсә дә, сизеп торам, кызара-кызара,

минем кулны ипләп кенә алып, үзенең тыгыз күкрәкләре өстенә куйды да һәм,

ишетелер-ишетелмәс итеп:

– Әйдә, кыюрак бул, курыкма, ашамам, – ди. Минем һаман кыюсыз гына

карап торуыма:

– Син нәрсә, әллә хатын-кыз белән бер дә кунганың юкмы? – ди.

– Бер кундым... Тугыз ел элек Әфганда синең белән бер төн. Һаман күз

алдымда, – дим. Һәм кызның кайнар битенә кыюсыз гына иреннәремне

тидерәм. Утырып торгач, нык дулкынлансам да, егылу куркынычы юк, шөкер.

Тез башы да калтырамый. Күкрәктә, әйтерсең лә бер зур буа язгы ташкында

ярылып китте. Мин шашып-шашып Фатыйманы үбә, кочаклый, иркәләп-назлый башладым. Фатыйма карышмады. Ул да мине иркәли. Нинди сүзләр

булгандыр, «мәхәббәтем» дигән сүзен генә аңладым. Күрәсең, әфганча,

пуштунча иркәли. Аның саен дәртем таша, инде бөтен тәненнән үбәм. Гомер

буе шулай кыланганмын диярсең. Каян килгәндер миңа мондый кыюлык...

Фатыйманың йомшак, хуш исле чәчләрен үбә-үбә иркәлим. Әни назыннан

башка мәңге хатын-кыз назы күрмәгән кеше бит, бу кадәр чибәр Фатыйманың

иркәләвеннән исердем дә куйдым. Аның, серле пышылдап, кысып-кысып

кочаклап иркәләүләре мине бөтенләй шәбәйтеп җибәрде. Һәм без... ир белән

хатын булдык. Фатыйманың шатлыклы кайнар күз яшьләре минем биткә тамды.

Мин дә хатын-кызны, Фатыйманы ярата алу сәләтен югалтмаганыма шатланып

елап җибәрдем. Үземнең чын ир-егет булып яши алуымны аңлагач, Фатыймадан

никтер оялмадым. Аңа мең-мең рәхмәтләр укыдым. Ул миңа яшәргә көч-куәт,

дәрт бирде. Бу минутларда ул минем өчен кояшка тиң иде. Аңардан:

– Син нигә елыйсың, Фатыйма? – дим.

– Үзеңне минем урынга куеп, тугыз ел эзләп кара, шуннан, мөгаен,

аңларсың, – ди. Күпме ятканбыздыр, белмим, әмма офык кызара башлады.

Караңгыда шунысы әйбәт: бер-береңнең күзләрен күрмисең. Шуңа да бик

оялдырмый. Кинәт Фатыйма сикереп торды да:

– Әйдә, ирем, тор, өйгә кайтабыз. Әни дә көтеп арыгандыр, – дип, куанычшатлык белән миңа кулларын сузды. Кулларыннан тотып, сикереп тордым.

Күктә – йолдызлар, аста – йокыга талган авыл. Офыктагы алсулыкта Фатыйма

тагын да гүзәлрәк, тагын да сихрирәк күренә иде. Әйтерсең, айдагы Зөһрә

кыз бөтен матурлыгы белән алдымда басып тора һәм мине алга – киләчәккә

әйди. Фатыйманы күтәреп алдым, һәм килгән сукмактан авылга төшеп киттек.

Йә Ходай, мин атлап барам түгелме соң? Фатыймамны күтәреп барам.

Шатлыгымнан хәтта тезләр калтырап китте. Фатыймамны куркытмас өчен,

җай гына җиргә бастырдым. Аякларга карыйм – урынында, тезләр бераз

калтыраса да, шөкер, аяклар киреләнмәделәр. Фатыйма, нәрсәдер сизенепме,

кулдан тотып:

– Әйдә, мәхәббәтем минем, – диде, әйдәде, һәм мин, ничәнче тапкыр инде,

аңа берсүзсез буйсынып, артыннан иярдем.

Үзем шатланам. Кара инде, аякларда да калтырау бетте һәм без, әкрен генә

җитәкләшеп, караңгы төннән авылга, шәрык ягында алсуланган офыкка –

үзебезнең киләчәккә, якты таңыбызга карап, җай гына атлап киттек...

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: