Дулкыннар (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Мосаллияне йокы алмады. Югыйсә көнозын ат фермасында үзе дә ат урынына җигелеп эшләп, буыннарына сызлау төшкән, җеп өзәрлек хәле калмаган иде. Юрганны иягенә кадәр тартты да уң ягына борылып, ничек тә йоклап китәргә тырышты. Кара таңнан янә колхоз эшенә чыгып йөгерәсе бит, бераз булса да, хәл җыеп алырга кирәк... Тик юк инде, әллә кая гына качып киткән йокыны куып тотышлы түгел... Әйләнде, тулганды, белгән догаларын кат-кат укып карады – берсенең бер файдасы күренмәде.
Аптырагач, кәнүшнидә әле сугышка дип алып китеп бетермәгән атларны һәрберсен исемләп, берәмләп санарга тотынды – һай, ярдәме тисә кана...
Авыл читендәге ташландык зиратны халык «башкорт зираты» дип йөртә. Шуннан әллә ни ерак түгел, ат фермасы – анысы халык телендә «кәнүшни» генә – олысы-кечесенең күз текәп торганы. Ул тирәдә эшләгәннәр ачлык дигән зәхмәттән беркадәр ераграк: ни дисәң дә, мал булган җирдә курмысы, саламы-печәне дигәндәй... Бияләрнең колын салган чаклары булып тора, ачлыкның коточкыч шәүләсе аның үләксә икәнен онытырга мәҗбүр итә...
Районнан берәр түрәнең боерыгы булганда, ат суеп илткән очраклар да булмый түгел. Аның бит эчәгесе, башы, тоягы кала...
Сугышның ачы сөреме кечкенә генә Качкын авылына да олы кайгы
булып төшкән иде.
Ире Сәхабетдиннең фронтка киткәннән соң язган соңгы хаты Воронеж тирәсеннән килде. Шуннан бирле суга төшкән балтадай булды да куйды. Исәндер, хәбәр бирергә җае гына юктыр дип өметләнә Мосаллия, чөнки төшләрендә ирен гел бер үк сурәттә күрә: менә уртача буйлы, йомрырак гәүдәле, күзләрендә һәрчак шаян бер җемелдәү балкыган Сәхабетдин каядыр йөгерә, йөгерә; кинәт карашы кырыслана; өстендәге ак күлмәге күз алдында карала башлый; ул да булмый, ир күлмәген сала да, каршысындагы елгада чайкарга тотына. Елганың суы башта болганчык күренсә дә, тора- бара ул тоныкланганнан-тоныклана, бермәлне бөтенләй үтә күренмәлегә әйләнә. Сәхабетдин чистарып, агарып калган күлмәген кат-кат селки дә өстенә киеп куя. Күзләрендә элекке балкыш пәйда була...
Үзгәрешсез кат-кат кергән әлеге төш яшь хатынның күңеленә өмет
бирә: исән Сәхабетдин, исән! Алла боерса, сугыш бетүгә, «хат язарга вакыт булмады» дип елмаеп кайтып керер. Бер оя балалар үстерерләр. Олы уллары Мирсәгыйть белән төпчекләре Хәмидә бик иртә җәннәт кошы булып куйдылар шул, ни хәлләр итәсең... Ир-канаты исән-имин генә кайтсын, чынлап, оя тутырып, уллар-кызлар үстерерләр әле...
Адәм баласы михнәт өчен генә яралмыйдыр ласа дөньяларына, шатлыкка тиенер, куаныч һәм бәхет күрер көннәре дә бардыр... Әлегә кадәр үтелгән гомер сукмакларына борылып карасаң, кайсы борылмасында төшеп калгандыр да кайларда ялтырап ятадыр ул бәхет-куаныч дигәннәре... 

Бер үк көнне әтиләре дә, әниләре дә үлеп киткәндә, Мосаллиягә – дүрт, энесе Асылгәрәйгә – ике яшь булган. Балачакның ул көннәре бөтенләй томан артына күмелгән инде, ничек кенә үрелеп, күз салырга тырышма, күренә торган түгел. «Икесе дә эч авыртудан үлеп киттеләр», – диделәр, нәрсә сәбәп булган – хәзер кемнәр белсен... Дөньяның асты-өскә килгән унҗиденче ел бит ул, ата – улны, ана кызны белми, мәхшәр чоры, диләр... Ярый әле әткәләре Морзагәрәйнең бертуганы Сәхипгәрәй һәм аның хатыны Гайнелҗинан ятимнәрне артык кашык урынына күрмәгән, үз гаиләсе янына сыендырган. Дүрт баласы бер-бер артлы кызамыктан үлеп киткәч, бар җылыны шушы сабыйларга бирде алар, Мосаллия дә, Асылгәрәй дә үгилекнең ни икәнен белмәделәр. Алланың рәхмәте булып, аннан соң дөньяга килгән балалар белән бертуганнар кебек тәгәрәп үстеләр. Каһәр төшкән сугыш... Һәр гаиләнең ишеген кагып, үзенең кара җиле белән кагылып чыкты шул... 1915 елгы Асылгәрәй – авылдан фин сугышына
эләккән бердәнбер егет заты иде, «Выборг янындагы бәрелешләрнең берсендә һәлак булды» дигән хәбәр генә алдылар. Өрлек кебек Шәйхразыйдан да кара пичәтле кәгазь генә торып калды. Миңлегалидән сирәк кенә булса да, өчпочмаклы хатлар килгәли, ул да ут эчендә. 1928 елда сеңелләре Гөлҗәннәт туган иде, Мосаллияне яратып туялмый инде ул, «түткәй» дип өзелеп тора. Колхозның авыр эше аның кебек җиткән кызлар җилкәсенә поты белән төшә хәзер, чыдасыннар гына берүк... Энесе Кәшбразый биш яшьлек чагыннан чиргә олгашты, Пучы бүлнисеннән «сөяк чахоткасы» дип кайтарганнар иде, башта аксап йөрде, аннан урын өстенә үк калды балакай. И-и, сынау белән сынады инде барысын да: әниләре Гайнелҗинанның йөрәге ватык сәгать кебек, көе китәргә генә тора, ятса, сулышы кысыла, шуңа утырып кына йоклый иде. Бүлнистә тикшергәч, «йөрәге киңәйгән», диделәр. Киңәер дә... Авыл читендәге атлар фермасын
төзегәндә, бүрәнәләрне ир-атлар белән беррәттән ташыды хатыннар, лай белән саламны бутап, түбә яптылар. Һәр бригадага аерым кое казыдылар, ул коедан суны туп-туры улакка агызмалы итеп, биш-алты метрлы агачлардан, чокып улак ясадылар... Кәтергә хезмәте булмаса да, җелекләрне суырган мәлләре аз, дисезме әллә... Берсе дә эзсез үтмәде, берсе дә... Кырык өченче
елда шулар барысы бергә алып китте инде Гайнелҗинанны: улларының үлү хәбәре дә, җелекне һәм соңгы тамчы яшәү көчен суырган авыр хезмәт тә... Тылда, авылда гомер кичерсә дә, аның да саулыгын һәм гомерен каһәр төшкән сугыш урламады дип, кемнәр әйтер?
Мосаллиянең уйлары, һәрберсе үзалдына сикерешкән тары бөртегедәй, чәчелде дә китте. Йоклый алмый тилмерүдән башы тубал булды... Бу өйгә башка чыкканчы, урамның Баҗанага якынрак очында, каенатасы Зыязетдин белән каенанасы Фатыйма йортында яшәгәндә, кичләрен шулай йоклап китә алмый тинтери торган иде. Анысы урынны ят иткән, ияләшә алмый аптыраган чагы иде. Ятты исә, урта урамдагы өйләре күз алдына килә дә баса. Үз әткәсе Морзагәрәй белән Сәхипгәрәйнең йорты рәттән салынган, урам аша – җыйнак манаралы агач мәчет. «Мәчет ягыннан бер күгәргән кадак та алып кермәгез!» – дип, ике көннең берендә балаларын кисәтә иде Сәхипгәрәй. Шул мәчеттән Кәрим мулланың моңлы тавыш белән азан әйткәне күңелне әллә нишләтә торган иде, күршедә генә булгач, ишегалдыннан онытылып тыңлап тора иде Мосаллия.... Манараны да кистеләр. Кәрим мулла ла өтермән юлында йөреп кайтканнан соң, гаиләсен алды да авылдан чыгып югалды. Аның белән бергә авылның җаны да югалгандай булды... Мәчеткә чапырыш кына торган Зәйнулла бай гаиләсен дә пыран-заран китерделәр, хәләл көче
белән салган ике катлы йортын тартып алып, мәктәп ясадылар, улларының йорты да колхоз милкенә әверелде. Бай улының йортын клуб итеп, анда «вичерлар» үткәрә башладылар... Яшьлекнең иләслеге үзе белән: ак-караны артык аермаган, җитеп кенә килгән кызлар-егетләр ул «вичерларда» гармун, көенә тыпырдап, күңел ачарлар иде.
Мосаллиянең күңеле төшкәне – гармунчы Муллаян иде. Егетнең
үз тарафына оялчан, әмма ялкынлы караш белән төбәлгәнен сизгән минутларда йөрәгенә ут каба, аяклары үзеннән-үзе тыпырдарга тора кызның. Күзләренең ни рәвешле аңлашканын сизми дә калдылар – әллә ни арада гына ике йөрәк бербөтен булды да куйды. Икесе дә озын буйлылар, икесе дә ак йөзле, зәңгәр күзле – абыйлы-сеңелле диярсең, йөзләренә тиклем
охшаш иде аларның. Муллаяннарның хәерчелектән тез чүккән йортлары аскы урамда, аларның бакча очы елгага тиеп тора. Үз капка төпләренә чыкса, Мосаллиянең ике күзе шул якта: егетнең күләгәсе генә күренеп китсә дә, җанына җыр канаты куна... Тик моны белеп алган атасының сүзе кыска булды: «Муллаян янына барам дисәң, мин сине өйгә кертмим!» – диде ул, кистереп. Мосаллияне ул йортка килен итеп төшерерлекме? Салам түбәле,
җиргә чүккән дүртпочмаклы өйдә төрледән-төрле бала-чага, өй тулы кеше, фәкыйрьлек чиктән ашкан...
Аннан килеп, мәхәббәт дип, авыз суын корытып яшәр чормы? Исән
калыйм дисәң, туя ризыкка тиенү кирәк... Сәхипгәрәйләр үзләре алты ир бала җитешле тормышта үстеләр, аталары хәлле, тырыш кеше иде – ризыгын хәләл көч белән тапты, малайларын да шулай тәрбияләде. Заманалар болганып киткәнче, Сәхипгәрәй үзе дә тары суыргыч тотты, авылның дүрт урамыннан да, капчык-капчык тары күтәреп, аның янына килә иделәр. Тарыны киледә төеп, ярма итеп ясау, шуны суырту – Сәхипгәрәй станокларында эшләнә иде. Эчендә көя күбәләге йөрткән кемдер берәү ул станокларны ут төртеп яндырмаган булса, аларның да гаиләсен, кулак
дип, Себер сөрәселәр иде. Бер яманның бер яхшысы дигәннәре менә шул буладыр – санаулы сәгать эчендә мал-мөлкәтне юк иткән янгын аларны сөрген фаҗигасеннән саклап калды...
Сабый чагыннан үз кызы кебек тәрбияләп үстергән Мосаллиянең бәхеткә тиенүен тели иде Сәхипгәрәй, туган-тумача белән киңәш-табыш иткәч, тимерне кызуында сугарга булды. Күп тә үтмәде, димләп, кызын Зыязетдин улы Сәхабетдингә ярәшеп тә куйдылар. Авылда иплелеге белән дан тоткан гаилә, Зыязетдин дә, Фатыйма да гомер бакый дини кешеләр булдылар, кечкенә генә йортларында, колхоз дигәннәре оешканчы, балаларга дин сабагы
бирделәр. Зыязетдин үзе вафат; бик төпле күренгән улы Сәхабетдиннең авыл халык алдында абруе зур иде, егетне авыл советы секретаре итеп сайлап куйдылар. Егетнең Мосаллиягә читтән генә күз атып йөрүен колак чите белән ишеткән иде Сәхипгәрәй, сүз җебен чуалтып-нитеп, кылларын тарткалап маташмады – Сәхабетдин белән турыдан ярып сөйләште. Шул
сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, яшьләрнең чәчен чәчкә бәйләп тә куйдылар, Мосаллия аскы урамга – Муллаяннар өенә каршы йортка килен булып төште. «Үземне тәрбияләп үстергән кешегә ничекләр каршы килим инде?» – диде ул, ахирәт кызларының аптыраулы соравына моңсу гына җавап итеп. Бар әрнүен, мәхәббәтен, сагышын бәгыренең тирән бер төпкеленә үзеннән үк
мәңгелеккә яшерергә тырышып, яңа нигездә яңа тормышка аяк басты. Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный, ди – хактыр. Язмышына күнеп, Сәхабетдинне ир итеп санлап, беренче баласын югалту кайгысы белән дә килешеп, аннан соң туганнарының исәнлегенә шөкер итеп яшәп ятканда, ил өстенә афәт булып төшкән сугыш барысын да челпәрәмә китерде дә ташлады бит... Үлем, хәсрәт, ачлык, ялангачлык булып төште
ул. «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз», – дип җырлый-җырлый, ирләр ут эченә, фронтка юл алды, киң яланнарны яңгыратып, саубуллашкандай кешни- кешни, атлар китте – РККАга кирәк, диделәр...
Төн карасын ертып, уйлар язгы ташу урынына агылды да агылды. Таң атарга да ерак калмагандыр инде. Мосаллиягә черем итеп алырга насыйп булырмы бүген, юкмы...


***

Төшләрнең төслесе була, керфекләрне аралый-аралый, аклы-каралысы да килеп керә...
Фарсель әнкәсенең мич янында кайнашуын да төштә күргәнгә санап, икенче ягына борылып ятты. Әле каз мамыгы исе килеп торган мендәргә баш кына төрттеләр бит, әнисе шул арада торып, эшкә китәргә җыенмыйдыр, аның бер-берсенә бәйләп куйган үрелгән чәч толымнары күз алдында түгел, әлеге дә баягы, төш эчендәге төштә чайкаладыр...
Малайның уйлары өнгә ялганмады. Озын чәчен әле генә кәкре тарак белән тарап утырган әнисенең шәүләсе юкка чыга күрмәсен дип, күзен чытырдатып йомды. Төше татлы иде. Анда ниндидер тынычлык, илаһи бер сер бар. Әнисе, зифа буе белән аз гына алга иелгән дә, урындыкта чәчен тарый. Озын толымын, әкияттәге су кызы шикелле, кулына алып карый, үзе шундый сөенә; хәрәкәтләре шундый әкрен, шундый салмак, аның беркая
ашыгасы юк, каударланмый, бүтән бер генә дә эше юк кешедәй, озаклап чәчен тарый да тарый... Фарсель дә, Хәния дә, әниләренең үз яннарында шулай иркенләп утыруына шатланып, кулларын чәбәклиләр...
Күзен ачканда, кышкы төннең караңгылыгы җуелып та бетмәгән
иде әле. Малай ялт кына башын күтәреп, стена янындагы тимер башлы караватка карады: ул пөхтәләп җыештырылган, чигүле япма идәнгә тиеп тора. Почмагында кукрайган кыяфәттә үк булмаса да, колагын тырпайтып, чигүле мендәр утыра. Әнкәләре инде сыер саварга чыгып киткән булса кирәк. Аннан фермага торып йөгерәчәк. Бер караңгыдан икенчесенә бил бөгеп, көндәгечә, арып-талып кайтып керәчәк...
Тәбәнәк ишек шыгырдап ачылды. Мамык шәлен күфәйке өстеннән,
аркасына чалыштырып бәйләгән Мосаллия, кулындагы сөтле чиләкне мич алдына алып килеп, әлүмин бидонга сөзәргә җыенды.
– Әни, үзем тотып торам! – Сәкедән җитез генә сикереп төшкән
яланаяклы малай, идәндәге котып салкынлыгын да сизмичә, аның янына килеп басты. 

– Ни дип таң әтәче белән уяндың әле? Сыерның алдына салдым, көндезгә салам төшереп куйдым, сәнәк очына гына элеп бирерсең. – Әнисе, улының бидон авызына юка чүпрәк куярга өлгерүен күреп, ирен чите белән генә елмайды.

– Бу тиклем җитезлегең белән, улыкаем... – Сүзен әйтеп
бетермәде, үзе генә тойган горурлык белән йөзен балкытты. – Әле дә син бар, өйдә карап торган бердәнбер ир-ат!
– Әни, төш күрдем, сөйлимме? – Малай сабырсызланып, чүпрәк өстенә ягылып калган сөт күбегенә бармагын тигерде.
– Төшне сөйләп йөрмәвең хәерле, улым, мин бит юрый белмим...
– Әбекәй белә! Ул әллә ничекләр итеп юрый! Гел рас була!.. – Малай, икеләнеп, борынын мышкылдатты. Әбисе дә шулай ди бит, матурын гына кешегә сөйлә, начарын, инде бик телең кычытса, баскычка бас та җилгә сөйлә, тынычланып калырсың, ди. Ә бүген күргән толымнарның яхшыгамы, ямангамы икәнен Фарсель каян белсен? Сөйләргә ярыймы аны, юкмы?
Үзенә бик матур тоелган иде болай...
– Менә, менә, әбиеңә юратырсың... Рокыя апаң да оста аның ишегә... – Әнисе аның сүзләрен җитдигә алмадымы, эшкә чыгып киткәнче, тегесен- монысын төгәлләп бетерергә җитешмәкче булып ашыгуы идеме – ялт та йолт кына басып, кочагына сонып, лапастан коры чыбык-чабык, салам күтәреп керде, аларны мичкә тутырды.

– Әбиең мичкә яккач, апаеңны берүк хәтергә ал! Ут авызына килә күрмәсен! – Ананың йөрәге тетелеп, көн саен кабатлый торган сүзләре иде бу. – Уен белән мавыгып, яна күрмәгез!..
Әнисе белән кара-каршы утырып, кишер чәе эчкәндә, көн дәвамында ниләр эшләргә кирәклеген баш кагып кына җөпләде малай. Әнисенә кабатламаса да, белә бит инде: көндез дә, кич тә учлам-учлам гына итеп сыерга салам салырга. Тиресне абзарның артына пөхтәләп кенә өяргә. Идәнгә җәелгән чыптаны ишегалдында карда аунатып керергә. Агач көрәк белән ишегалдын көрәп, чистартып куярга. Мичне томалагач, җылысы
чыгып бетмәсен өчен, ишекне кырык ачып, кырык ябып йөрмәскә. Көлгә бәрәңге күмәргә. Кисмәкне агач чанага утыртып, суга барып килергә.
– Буран чыкмаса, суга Асаба чишмәсенә чыгып керерсең, улым. Аның суы борчак ашына әйбәт, йомшак итә, тиз пешерә. Кичкә дигән бер уч борчакны өйалдында яулыкка төреп куйдым...
– Гарифҗан белән барырбыз әле, Түбәтәй тавында чана да шуарбыз! – Фарсель, хәзер үк чыгып йөгерердәй булып, тәрәзә пәрдәсен кайтарды да күршеләре ягына карап куйды.
Мосаллия амин тотып, өстәл яныннан кузгалган шәйгә улы шикелле үк урам якка күз ташлады.
– Аларга керсәң, дүрт-биш бәрәңге алып кер, улым, сәдака булыр.
Бигрәкләр дә ачка тилмерәләр...
Ун балалы гаилә көз көне әниледән әнисез ятим булып, әтиләренең
сыңар канаты астында, утырып калганнар иде. Әниләрен, шул сабыйларны ачтан үтермәс өчен кесәсенә бер уч арыш уып кайтканда, кулга алгач, Минзәлә төрмәсенә озаттылар. Газизләрен соңгы кат күргәнен йөрәге белән сизгәндәй, өйләренә, урамнарына каерылып карый-карый, чишмә урынына аккан күз яшьләренә буылып, бәндәләрне каргый-каргый китте Мәймүнә: «Балаларым, балаларым! Кемнәрнең генә кулына калырсыз, нишләпләр генә бетәрсез каһәр суккан бу дөньяларында! Алла каргаган
дөньяларында!» – дип үкси-үкси китте. Әле күптән түгел генә авылга аның төрмәдә үлү хәбәре килеп төште. Әнә, җир идәнне тырмый-тырмый, берсеннән-берсе кечкенә ун ятиме утырып калды...
Кадерсез, илләренә дә, бәндәләренә дә кирәксез булып...
Фронтта ир-егетләр фашист белән сугышса, авылда карт-коры, бала-чага бугазга килеп терәлгән ачлык белән көрәшә. Тылда да җан өчен көрәш бара...
Кышкы таңның караңгылыгын ера-ера, ат фермасына юл тотканда, ике бит алмасын ачы җилдән яшереп, шәл белән каплаган яшь хатынны әнә шундый авыр уйлар озата барды.
Фатыйма әбиләре кайтып кергәндә, Хәния әле йокыдан тормаган,
Фарсель исә, урынга кабат аварга дигән ниятеннән кайтып, колакчынлы бүреген генә башына чәпәп, ишегалдына кар көрәргә чыккан иде. Үзеннән ике буйга озын агач көрәкне ярыйсы гына җитез уйнатып, мунча, абзар тирәсен көрәп бетерде. Капкада кулына кечкенә генә төенчек тоткан әбисе күренүгә, көрәген сөяп куйды да аның каршысына атлады.
– Һи, тиктормас! – диде әбисе, кулындагы йон бияләен салып, малайга тоттырган арада, ишегалдына күз йөртеп. – Кулыңа ки, әллә җәй челләсе дип беләсеңме?!.. Һи, эшсөяр... Идрис Хисамы түгел шул син. – Фатыйма карчык, җитезлектә үзе дә сер бирми торган зат, төенчеген култыксага куйды да ярыкка кыстырылган каз канатын алып, баскычны себерергә тотынды.
Хисамның кем икәнен белә Фарсель: ике катлы мәктәп каршысында агачтан эшләнгән янгын каланчасында эшли торган абзый. Күрер күзгә үк усал, төксе чырайлы, бала-чага исәнләшеп үтсә, сәламне алмый да, кайтармый да.
Тик торсаң, шунда ук тәнгә салкын үрмәли иде, шуңа көрәген алып,
тагын эшкә тотынган шәйгә:
– Әбекәй, минем Хисам буласым да килми, – диде малай, әбисенең бу минутта нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап бетермичә.
– Китчәле, Алла сакласын диген... – Әбисе канат белән аягындагы киез итеген дә себергәләде. – Син бит эш корты, төс-кыяфәткә тач атаң булсаң да, тик тормаска дигәндә, анаңа охшагансың, ул да эш өчен генә яратылган кебек, бахыркаем... Хисам ише ата ялкау бәндәне көндез чыра кабызып эзләсәң дә, таба торган түгел. Үзе ялкау, үзе явыз... Шуңа ялкау кешегә Идрис Хисамы диләр инде авылда...
Фарсельнең ул абзый турында сүз куертырга исәбе юк иде, читән койма буена җил-җил кар аткан уңайга:
– Әбекәй, мин төштә әнинең чәч тарап утырганын күрдем, чәче шундый озын, шундый матур инде менә... Әйбәт төш бит, әйме? – диде, башкача юрый күрмә дигәндәй, әбисенә инәлеп карап.
– Чәч дисеңме? – Фатыйма әбисе, күзләренә үк төшереп бәйләгән шәлен арткарак шуыштырды, йөзенә яктылык кунгандай булды.– Ай Аллам, атаң- мазар кайтып килми микән, юл төше күргәнсең бит, балакаем, әйбәт булмый ни! – Авыз эченнән тиз генә нидер укып, ике кулы белән битен дә сыпырып куярга өлгерде. – Инде сорыйм, инде сорыйм... Исән-сау гына булсын атаң, исән
генә булсын... Рокыя апаңа да кереп әйтим әле, ул да догада булсын... Хәзер, җәлт кенә мин... Ул кадәр селтәнмә, тирләп, салкын тидерә күрмә тагын... 

Әбинең соңгы сүзләре үзенең озын итәгенә ияреп, урамга ук чыгып китте.

Миңлегыйлеме турында кара пичәтле кәгазь агач рамкалы көзге
өстендә, бүрәнә ярыгына кыстырылган килеш тора – улының рухына дога кылырга утырган саен кул аркасындагы җыерчык-җыерчык буразналарга, дога сүзләренә ияреп, тып та тып кайнар тамчылар тәгәри... Ә менә Сәхабетдиннән әлегәчә бер хәбәр дә юк. Ә бит кеше дигәнең салам эскертенә төшеп югалган энә түгел ләбаса... Оныгының юл төше күрүе чал ананың йөрәгендә өмет уты кабызып җибәрде: улының исән-сау әйләнеп кайтырына бу! Гөнаһсыз сабыйның төшен башкача ничек юрыйсың?..
Фарсель култыксада калган төенчеккә ымсынулы караш ташлады, әмма сүтеп карарга җөрьәт итмәде. Тәгаен, кунактан күчтәнәч төреп җибәргәннәр инде, әбисе озакламаса гына ярар иде...
Күршедә терәлеп диярлек торган йорт – Рокыя апаларыныкы, әтисенең бертуган сеңлесе ул. Ике түгел, өч өйне бер итеп яшәп яталар шулай: Фатыйма әбиләре үз өен дә ташлап бетерми; көн-төн эшкә йөргән кызының һәм килененең балаларына да күз-колак ул. Авыл халкы, бер-берсенә сиздермәскә тырышып булса да, карчыкны Коръән укырга, дога кылырга да гел-гел дәшеп тора. «Аллаһ» дип, авыз тутырып әйтергә ярамаса да, күңелдәге иман нуры качып бетмәгән – асты-өскә килгән замананың
сынавына түзәр, сабырлык табар өчен тотыныр җеп кирәк...
Качкынның рәттән тезелеп киткән өч урамы һәрберсе үз холкы белән яшәп ята. Фермага таба сузылган дүртенче урам хәзер юкка чыккан: егерме беренче ел ачлыгында халык йорты-йорты белән кырылган, янгын да күп йортларны харап иткән. Ул урамның Әнәк үре дип аталган очының исеме генә торып калган. Авыл малайлары җәйге җылы көннәрдә шунда уйнарга җыелалар.
«Шәпи короленең» кем икәне менә шундагы уеннарда ачыклана да инде.
Эх, сугыш бетеп, әтисе исән-сау кайтып керсәме?! Малайлар белән ничек кызып-кызып кузна уйнауларын, кемнең җиңүче булып калуын бәйнә- бәйнә, бөртекләп сөйләр иде Фарсель. Кайтсын гына, кайтсын гына иде...
Татлы төшләрнең чынга ашканын үз күзләрең белән күрү мең рәхәт икән!
Әбисенең «юл төше» дип юравы илләм дә рас булды лабаса: көннәрдән бер көнне, кичкырын, аркасына биштәр асып, йортка ата кеше кайтып керде. Ул фронтка киткәндә, дүрт яшьлек кенә булып калса да, Фарсель әтисенең йөз сызыкларын хәтерли иде, әллә әбисенең: «Бетереп, атаңа охшагансың, гәүдәкәйләреңә кадәр тач шул!» – дип, әледән-әле кабатлавы тәэсире, сабый гына булган баланың күз алдыннан бу сурәт бер дә җуелмады. Шуңа да
кичен абзар капкасын көрәк белән терәтеп, мал асты чистартып йөргән бер мәлдә, капкадан кереп килүче уртача буйлы ирне, аның юл биштәрен күреп алуга, малай һич икеләнүсез:
– Әти-и-и! – дип кычкырып җибәрде дә кулындагы сәнәген кая
томырганны да абайламыйча, юлаучының каршысына атылды. Инде кочагына ташланам дигән мизгелдә генә аяклары җиргә беректе: ятсынумы, каһәр суккан сугыш аерып торган елларда әтисенең ябыгып, какчаланып калган йөзен чит итүме, әллә күрешүнең татлы тәмен озаккарак сузарга теләүме – бөтен хисләр бер булып буталгандай тоелды. Тик бу халәт озакка сузылмады: әтисе әллә ни арада гына аны күтәреп алды, күзләренә
соклану, гаҗәпләнү, сагыну, горурлану яше кереп тулды. «Улым!» – дип пышылдаганы яңагы буйлап тәгәрәгән кайнар тамчылар булып, Фарсельнең йөзенә сарылды.
Тәрәзәдән күреп, үз аякларына абына-сөртенә дигәндәй, баскычта
Фатыйма карчык пәйда булды. Аның сөенечен сабырлыкка төрә-төрә:
– Аллага шөкер! Аллага шөкер! – дип кат-кат тәкрарлавы иде, улын исән- имин үз каршында күрүгә чыннан да мең шөкер итүе шушы пышылдаулы сүзләргә сыеп бетте...
Күп тә үтмәде, кем сөенче алганын да башына сыйдырмаган халәттә, өстеннән пар чыгарып, яна-пешә фермадан Мосаллия кайтып керде...
Менә нинди була икән ул әтиле йорт! Аның түшәме дә биегәеп китә,
тәрәзәләр дә күзгә күренеп киңәя. Ишек тә ыңгырашып түгел, җырлап ачыла, әниләре дә атлап түгел, аяк очларына басып, биеп кенә йөри. Күрше- күләннең берсе чыга, икенчесе керә – өй эче умарта оясыдай гөжләп тора. Һәрберсенең телендә охшаш сорау: безнең Хәсәнне күрмәдеңме? Фәссахны очратмадыңмы? Кәримгә тап булмадыңмы?.. Сәхабетдин беркемнең дә өмет канатларын кисәргә теләмичә:
– Күрүен күрмәдем... Исән-саудыр, сугыш бетүгә, ялтырап кайтып
төшәр, – дип, җайлап кына җавап кайтарырга тырыша.
Ул көнне ишеккә төн уртасында гына келә төшкәндер. Әтиләре алып кайткан шакмаклы шикәрне, йомры крәндилне әллә ни урынына күреп, мәш килгән балалар да керфекләрен тәмам күтәрә алмас хәлгә килгәч кенә, сәкегә тәгәрәделәр.
Мосаллия белән Сәхабетдиннең сөйләшеп, сүзләре бетә торган түгел иде. Фарсель йокыга талып барган мәлдә, әтисенең пышылдап кына үзе турында сөйләгәнен ишетеп алды, торып утырасы, соңыннан малайларга сөйләр өчен әллә никадәр сорауларына җавап табасы бик килсә дә, йокы әсирлегеннән котыла алмады, өзек-өзек сүзләрне генә колак яфрагына
эләктергән килеш күзләрен йомды.
– Бер-ике кәлимә белән хәлеңне белдерсәң соң...
– Воронеж тирәсендә сугышканны әйтеп хат язган идем, аннан соң язарлык булдымы?.. Нимесләр чолгап алгач, алар әсирлегендә исән калырга өмет юк иде инде. Пленда күргәннәрне, гомер булса, соңыннан сөйләрмен, кузгалтасым килми. Бәрәңге кабыгы гына ашап, чыкмаган җан гына калган иде. Бер егет белән кача алдык, елга аша чыкканда күреп, арттан атарга тотындылар.
Иптәшем шунда үлде, мин, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме – исән калдым менә.
– Телеңнән җил алсын! Исән калгач, бәхетсезлек була димени?!
– Үзебезнекеләр эзләп тапкач, күрсәттеләр исән калуның нинди бәхет икәнен... Ярый инде, стенага терәп атмадылар... Березникига шахтага җибәрделәр. Хәл-әхвәлне белдерергә башта рөхсәт булмады. Әйбәт эшләп, үземне яхшы яктан күрсәткәч, өйгә кайтып килергә рөхсәт алалдым менә...
Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер, дигәндәй, икенче көнне таң сарысы белән Сәхипгәрәй бабалары янә килеп җитте. Чоланга чыгып, кияве белән бик озаклап, икесе генә сөйләшеп утырды алар. Башка чакта «бабыкай» дип, яннарында бөтерелгән Фарсель белән Хәнияне башларыннан сыйпарга гына торган бабайлары никтер кырыс та, җитди дә күренде:
– Олылар сөйләшкәндә, колагыгызны шомрайтып тормагыз, барыгыз, җылы өйдә утыргыз, – дип, җәлт кенә кертеп җибәрде үзләрен. Ике ир-егетнең үзләре генә калып сөйләшер сүзләре күп иде. Сәхипгәрәй киявеннән сугыш хәлләрен, шахта тормышын энәсеннән-җебенә кадәр сорашырга теләсә дә, авызыннан артык сүз чыгарырга теләмәгән Сәхабетдин:
– Бабай, барысы хакында да бер иркенләп сөйләшербез әле, әлегә әйтергә яраганын әйттем – артыгын сорама! – диде, аның хәтерен калдырырга теләмичә, итагатьле генә итеп. – Син авыл хәлләрен сөйлә, ничек монда, чыдарлыкмы?
– Чыдамый кая барасың. – Сәхипгәрәй, башындагы искерә төшкән
бүреген артка этте. Чоландагы салкыннан куырылып, сырмасының төймәләрен эләктерде. – Синең кебек авыздан кыек сүз чыга күрмәсен дип, телне теш арасына яшереп яшәп ятыш... Ат урынына үзебез җигелдек инде, кияү, хатыннар, бала-чагалар җигелде... Эшләп-эшләп тә ярый торган түгел... Мосаллия әйткәндер инде. Көз көне икмәк белән тотылып, яшь- җилкенчәкне дә төрмәгә озатып бетерделәр. Безнең күрше Мөкәррирне дә
алып киткәннәр иде, бер уч бодай өчен. Аның үлү хәбәре килде, чын булса, төрмәдә кое чистартырга төшкән җирендә үлгән. Хәнифне дә утырттылар, Мотаһирны да – безнең Гөлҗәннәтнең сабакташлары, әле ямь-яшел егетләр бит. Эх-ма! Урласаң – төрмәдә үләсең, урламасаң – ачлыктан үз өеңдә... Быел бигрәк интегә авыл, кеше инде орлык бәрәңгесенә кагыла башлады.
Көн туса, күрше-тирә авыллардан да теләнчеләр йөри. Бөтен җирдә шул хәл: ашарга юк. Булганын заем дип кырып-себереп алырга гына торалар. Сыер асраганнар ничек тә чыдарга тырыша...
– Шулайрак икән шул хәлләр... – Сәхабетдин башын игән килеш бер ноктага төбәлеп торды. – Бабай, син ничек тә минекеләрне ташлама. Үзең әйтмешли, сыер булгач, ачка тилмермәсләр анысы... Мин үзем белән нәрсә буласын белмим. Фронтка озатырлармы, шахтада калдырырлармы...
– Баш исән булсын, кияү. Сугышы да бетеп, дөньялар тынычлансын инде берүк. Бигрәк йончыды халык, бетәште. Мосаллия сөйләгәндер, ничек итеп Минзәлә глубинкасыннан симәнә алып кайтуларын... Ыкның бозлы суында чыланып, шакранлап кайтып егылды бит балакайлар. Мосаллия дә барды,
Гөлҗәннәт тә. Кайтып кергәндә, чыкмаган җаннары гына калган иде...
Сәхипгәрәй, күңеле йомшарып китүгә кыенсынгандай, маңгай һәм күз тирәсен кат-кат сыпыргалады.
Бер төркем хатын-кызларны орлык алып кайтырга дип, Минзәләгә
җибәргәндә, көннәр тәмам язга авышкан иде. Киткәннәрне дә, өйдә
калганнарны да шомга салганы – Ык елгасына су гына төшә күрмәсен дигән уй иде. Минзәлә ягында бүленеп калсалар, ни рәвешле кайтып җитәрләр дә бер-берсенең нурлы йөзләрен кайчан гына күрерләр... Юраган юш килә шул: кичен, ат арбасына капчык-капчык орлык төяп, Ык ярына җиткәч, боз өстенә су җәелгәнне күреп, кызларның йөрәге табанга йөгерде. Каршы ярга ничекләр
чыгарлар? Әгәр ат белән бер-бер хәл булса, барысын җыйнап, шунда ук төрмәгә озатачаклар. Капчыктагы симәнәгә су керсә дә, һәммәсен шул язмыш көтә... Кызларның кайсына унбиш, кайсына уналты яшь, араларында Мосаллия кебек аз-маз дөнья күргән бер-ике хатын бар. Кемгә таянырга, кемнән киңәш сорарга?.. Ахыр чиктә арбадагы капчыкларны һәрберсе үз иңнәренә күтәрде
дә, тәвәккәлләп, атны, каты эзне тояр дип, буш арба белән алдан чыгарып җибәрделәр, үзләре, тездән бозлы суны ера-ера, арба артыннан атладылар. Юешләнә күрмәсен дип, нәзек иңбашларга салган капчыкларда – колхоз кырларына дигән симәнә генә түгел, анда – үзләренең дә, өйдә дүрт күз белән аларны тилмереп көтеп торганнарның да язмышы иде шул.
Бозлы суда тәннәре генә түгел, җаннары, җелекләре куырылып катарга өлгергән кызлар капчыкларын арбага урнаштыргач, Качкынга кадәр арба янәшәсеннән йөгереп кайттылар. Аяктагы тула оек та, чабаталар да әүвәл лычма су булып, аннан шакраеп катарга өлгергән иде – еллар үткәч, буыннарга төшәчәк сызлау булып, чир булып каткан иде алар...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: