Дога (повестьның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

4

Әтинең бер сүзе бар. «Барырга телисең икән, артык уйлап торма – атла», – ди ул. Бу юлы да шул дөрескә чыкты. Мин тимер юл вокзалын әйләнеп килеп, автобуслар тукталышы янына җитүгә теге кыз үзе аваз бирде. «Әй!» – дидеме, тагын берәр нәрсә әйттеме, ул тавышка мин борылып карадым һәм икебез дә бер-беребезгә каршы атладык.

– Мин менә килеп җиттем инде, – дип елмайды ул. – Төшәр алдыннан сине эзләгән идем, табалмадым.

Мин иңемне генә сикерттем:

– Тамбурга чыккан идем шул...

Кыз күзләрен шаян елтыратып, миңа текәлде:

– Ә мин тамбурны да карадым. Ике якны да... – Һәм минем ни әйтергә белмичә торуымны күргәч, дәвам итте. – Ярый, менә күрештек бит... Мин Зөһрә булам...

– Таһир, – дидем мин һәм үзем дә аптырап калдым, ә Зөһрә күзләрен елтыратты:

– Шаяртасыңдыр?

– Юк. Чынлап та шулай.

Монда тагын нәрсәдер гаҗәп иде. Сәерме соң шунда? Белмим инде. Таһир- Зөһрә булуыбызмы, көтмәгәндә, кабат очрашуыбызмы, аның мине тамбурда күрмәдем, диюеме... Һәм бу сәерлек турында озак уйланып торырга чара да юк иде.

 – Безнекеләр килеп җитмәгән әле, – диде Зөһрә поезддагы өнсезлек башлануыннан курыккандай. – Тиздән җыелырлар. Ә син?.. Син бит башка урынга юлланган кебек идең?

– Әйе... – Һәм мин шунда сәерлекнең сәбәбен аңлаган кебек булдым. – Шайтан алгыры!..

Мин юллар ягына омтылып куйдым, тик безнең поезд киткән иде инде. Һәм кычкырып көлеп җибәрдем.

– Бүген көне буена аңгыраеп йөрим, – дип аңлаттым көлә-көлә. – Беренчедән... Беренчедән, синең белән ни турында сөйләшергә дә белми аптырап килдем.

Бу сүземне ул үзенең җанга ягыла торган елмаюы белән бүләкләде.

– Икенчедән, сумкамны урлаттым. Чемоданны.

– Чемоданны? – Аның йөзенә борчылу кунды, – Их, белгән булса-ам!

– Юк, – дип елмайдым мин тагын. – Белгән булсаң да, ул барыбер поездда китәр иде.

Зөһрә белән аралашу миңа шушы бөтен югалтулардан да кыйммәтрәк иде. Менә монысын әйтергә кыюлык җитеп бетмәде. Кызык инде дөнья, кайчагында иң якының кебек кабул иткән кешегә якын килергә дә куркасың, ә кайчагында... Хәзер мин курыкмый идем. Кәеф тә күтәренке иде. Бер дә юктан. Бер дә юктан гына микән...

– Хәзер нишлисең инде?

– Кичкәрәк берәр нәрсә бардыр әле.

– Юк, – Зөһрәнең тавышында кайгыртучанлык сыман нәрсә чагылып калды. – Иртәгә генә ул якка. Бүген берни дә юк.

Вокзалда куну бәхете күңелне артык назламады. Бу өтек станциядә кунакханә-фәлән дә юктыр әле. Шулай да мин битараф кыяфәт чыгарырга тырышып, иңнәрне генә сикертеп куйдым. Зөһрә бераз уйланып торды да:

– Болай итәргә мөмкин, – дип елмайды. – Безнең белән китеп, буровойда кунасың да, иртән монда вахта автобусы кабат килә. Шуның белән килерсең. Поездга җитешәсең.

Бу начар тәкъдим түгел иде. Шулай да эшкә килүче кешеләрнең кемлеген белмәгәч, бераз сагаеп калдым – алар ни сөйләр бит әле. Тик Зөһрәгә җавап кирәк иде:

– Ничек итәсең?

– Белмим шул, анда урын буламы?

– Табылыр, – дип елмайды ул. – Егетләр дә әйбәт безнең.

Без шулай чөкердәшеп торган арада Дядя Вова килеп җитте. Ул ике метр чамасы, таза гәүдәле кеше иде, авыр сумкасын эскәмиягә куйды да:

– О, Зоечка! Неужели замуж вышла? – дип аны кочаклап алды, аннан миңа кулын бирде. – Дядя Вова.

– Таһир, – дидем мин, аның учында югалып калган кулымның киләчәге өчен борчылып. – Очень приятно.

– Ничава егет! – дип, минем арканы шапылдатты Дядя Вова. – Молодец! Исемнәрегез дә килешеп тора...

Мин: «Бәтәч, син дә татармыни?!» – дип бетә торган анекдотны искә төшереп көлеп җибәрдем. Дядя Вова татар булып чыкты. Үз исеме Вафа икән, ниндидер мультфильмдагыча дядя Степа дип әйтмәкче булганнар да «Степа» берекмәгән, «дядя» белән «Вафа» дигәне генә калган, ахырдан ул «Вова»га әйләнгән. Монысын соңрак белдем. Әлегә сүз минем кияүлеккә кандидатурам турында иде.

– Юк, танышлар гына без... – дип кызарды Зөһрә. – Син бигрәк тагын...

Дядя Вова миңа күз кысты:

– Танышкансың икән, ычкындырма, бырат. Шулхәтле акыллы кыз бу, улым булса, үзем килен итәр идем.

– Ярый инде... – Һәм Зөһрәгә сүзне читкә юнәлтер сәбәп табылды. – Әнә, Клей дә килә...

Клей дигәннәре кыска гына буйлы уртача гәүдәле кеше иде. Ул килеп күрешеп чыгуга тагын кемдер күренде. Шул рәвешле эшчеләр санаулы вакыт эчендә җыелып бетте, һәм без егерме бишләп кеше автобуска кереп утырдык. Монда мин үземне бераз кыенсынулы тойдым, ят кешеләр арасында белмәгән-күрмәгән урынга китеп барганда, артык иркенәеп тә булмыйдыр, ләкин Зөһрә белән сөйләшәсе, ихлас итеп аралашасы килә иде. Ярый, вакыт булыр әле.

Ярты сәгать чамасы баргач, биш-алты кеше төшеп калды. Беркадәр баргач, тагын шулай һәм безгә дә чират җитте. Дядя Вова, Клей, Зөһрә белән мин һәм тагын өч ир әйберләрне күтәреп автобустан чыктык.

Нефть исен бик яман, дип сөйлиләр иде. Мин автобустан төшү белән шул искә юлыгырмын дип борынны җыердым, тик юкка гына икән. Май исе бар иде. Тагын ниндидер... кызган асфальт исе шикеллерәк тә... Машина-трактор төзәтә торган урындагыга охшашрак әчкелтем ис. Бары тик шул гына. Ул миңа хәтта ошый да икән әле.

Автобус тәрәзәсеннән бу як табигате бик матур күренсә дә, без керә торган җир оҗмахка артык охшамаган иде. Бульдозерлар белән тигезләнгән зур гына мәйданны тимер сетка белән уратып алганнар, кызгылт балчыктан булгач, ул тирә-яктагы матурлык фонында бик котсыз булып күренә. Уртадарак биек вышка, аның янында ниндидер корылмалар, бераз читтә дүрт-биш вагончык. Арырак бульдозер, экскаватор, Камаз машинасы һәм тагын мин танымаган нәрсәләрдер тезелгән. Вышканың  бер ягында бассейнга тартым ниндидер чокыр казып куйганнар, икенче ягында торбалар өеме. Бу торбаларның күплеген күргәч, минем йөрәк жу итеп куйды. Бабайларның авылында багана урынына торба куялар, менә шушыларның беркадәрен кайтарып биргәндә, әби белән бабайның авызлары колакларына җитәр иде. Шул уйдан башка якты нәрсә күренмәде. Янәшәмдә атлап барган Зөһрәнең елмаюын исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Ләкин ул елмаю да озын гомерле булмады. Безне күрү белән каршыга уртача буйлы, илле яшьләр тирәсендәге мыеклы кеше килеп чыкты:

– О, яңа көч, яңа тормыш килде монда! Ничек хәлләрегез, ару гына килеп җиттегезме?!

Ул бик кәефләнеп сәламли башлаган иде дә кинәт туктап калды:

– Ә Тарас кайда?

Тарасның кайдалыгын белүчеләр юк иде. Бер-беребезгә карашып алдык та иңнәрне генә сикертеп куйдык. Хәтта мин дә. Шунда мыеклы абзый миңа текәлде:

– Ә син кем?

– Таһир, – тагын иңнәрне җыерырга мәҗбүр булдым. – Ә сез?

Бу сорауны ул көтмәгән иде бугай, мине бик җентекләп өйрәнергә тотынды. Баштанаяк карап чыккач, сорап куйды:

– Монда нишләп йөрисең?

Мин үзем дә сизмәстән Зөһрәгә күз атып алдым. Бер генә мизгелгә. Тик ул моны күреп өлгерде.

– Ә-ә, кунаккамы? – ул елмайгандай итеп кулын бирде. – Хәсән абыең. Мастер.

– Мастер? – Бу сүз миңа бик җылы булып ишетелде, чөнки үземнең дә гомерем шушы сүз белән озак кына бәйле булды – мастерлыкка кандидат, мастер... – Нәрсә буенча?

Хәсән абзый беркадәр аптырап карап торды, аннан көлеп җибәрде:

– Нәрсә буенча?!. – дип кабатлады ул. – Менә шушы куст буенча. Монда минем рөхсәттән башка пес итәргә дә чыкмыйлар. Барысына да мин җавап бирәм. Шул исәптән, Тарасның юклыгы өчен дә...

Ул инде минем хакта онытып, калганнарга борылды:

– Берәү дә шалтыратмадымы?

– Алмый, – диде Клей, – ике, юк, өч көн инде.

– Шайтан алгыры! – Хәсән абзый Клейгә таба атлады. – Ник хәбәр итмәдең? Теге вахтадан берәрсен калдырган була идем. Хәзер нишлибез?

Шунда Дядя Вова алга чыкты:

– Хәзер урнашырга кирәк, Хәсән, – диде ул мастерның аркасыннан кагып. – Кухняда гәпләшербез.

– Анда үзегез гәпләшерсез, – диде мастер. – Ә мине чакырталар. Шайтан алгыры! Таң атса, бер проблема. Инде бу вахта белән адәмчә башларбыз дигән идем. Ярый, барыгыз. Калганнарыгыз әйбәтме?

– Әйбәт!

– Аллага шөкер.

– Яхшы...

Шундыйрак тавышлар ишетелде. Бу юлы мин дәшмәдем. Хәсән абзый каядыр атлады. Бераздан ул кире борылып, Зөһрәгә эндәште. Ләкин кызның сумкаларын миңа өйгәнен көтеп тормыйча, үзе безнең янга килеп җитте:

– Бишенче вагонга урнаштыр кунагыңны. – Хәсән абзыйның тавышында хәстәрлек чалымнары яңгырап китте. – Озаккамы?

– Иртәнгә кадәр.

– Һи, шулай азга гынамыни... – дип елмайды ул һәм Зөһрәгә борылды. – Сиңа, балам, утын ягарга туры килә инде. Теге вахта барысын җимереп китте.

– Ярый, Хәсән абый.

– Яхшы, ял итегез...

Хәсән абзый үз юлы белән атлады. Мин Зөһрәнең сумкаларын вагончик төбенә кадәр илтешеп куйдым да ачкычын алып, бишенче вагонга киттем. Тыштан җыйнак кына күренсә дә, вагон эче кечкенә бер йорт кебек иде. Түрдә зур өстәл, стенасында яссы экранлы телевизор. Бу яктарак ике як читтә – ике диван. Ике тумбочка өстендә ике ноутбук ята. Кыскасы, булыр-булмас кунакханә номерларына караганда, күпкә яхшырак та, уңайлырак та.

Урнаштырыр әйберем, алыштырыр киемем булмагач, миңа монда эш беткән иде. Шуңа ихатага чыктым. Берәр җирдән урап килерменме, дигән идем, тик тирә-якка күз салу белән бу теләк таралды. Тимер-томыр арасында селкенеп йөрүдән әллә ни ләззәт алалмамдыр кебек тоелды. Һәм мин вышка яныннан әйләндем дә кабат вагончыклар янына килдем. Ул арада Зөһрә чыкты:

– Урнашып беттеңме? – диде ул. – Әйдә, безнең ашханәне күрсәтәм.

Ашханәдә әллә нинди яңалык табылмады. Керү белән – юыну бүлмәсе, аннан – өстәл-утыргычлар, түрдә ашарга әзерләү өчен бүленгән бүлмә. Минем мондыйларны юл буйларындагы вагон-ашханәләрдә күргәнем бар иде.

– Кызык түгелме?

Мин каранып торган арада Зөһрә ике чынаяк күтәреп, яныма килеп тә басты:

– Кофе.

– Рәхмәт! – дип елмайдым мин дә. – Кай арада өлгерттең?

– Ә монда кайнаган судан өзелмибез.

Кофе тәмле иде. Өйдән чыкканнан бирле бер чынаяк та кофе эләкмәгән икән миңа. Ләззәтләнеп чөмердем дә:

– Эх! – дип куйдым.

Зөһрә елмайды.

– Син берүзең пешерәсеңме шушында?

– Төрлечә була. Әле моннан ун километрдагы участокта пешерәбез. Тирә-яктагы ашнакчылар барыбыз бергә җыелып пешеренәбез дә үзебезгә тиешлесен монда алып кайтып таратабыз. Вак-төяк нәрсәләрне монда әзерлим инде. Авыр түгел. Пешеренергә яратам мин.

Эшен яратуы Зөһрәнең сөйләү рәвешеннән үк күренеп тора иде. Мин андыйларга сокланып карыйм. Үз эшен яратып эшләгән кеше бәхетле ул. Дөресрәге, яратып эшләрлек эше булган кеше бәхетле. Ә мин...

– Ә утын ягу нәрсә? – дидем мин үземне үз сазлыгымнан сөйрәп чыгару өчен. – Нефть оясында утын ягасызмыни?

Кыз елмайды:

– Белмим, мин кайбер нәрсәләрне утын белән пешерергә яратам. Безнең бит тегендә мич тә бар. Он алып кайтып бирсәләр, икмәкне дә үзем салам. Егетләр дә шулай ярата.

– Ә утынны кем яра?

– Кемнең вакыты бар – шул инде.

– Балта кайда?

– Юк, Таһир, – дип елмайды кыз. – Син кунак. Ә егетләр... Яралар алар.

– Үзеңә кара.

Ул беркадәр уйлап торды да:

– Яхшы, әйдә, – дип ишеккә атлады. – Миңа чынлап та бер-ике кочак ярып куярга кирәк икән.

Без вагон артындагы сарайчык кебек нәрсәгә кердек. Бу утын сарае булып чыкты. Балталарның берничә төре стенага сөяп куелган иде.

– Алайса, син бер-ике кочак утын вакла. Мин тегендә үз эшләремне карый торам. Керерсең. Чәйләп алырбыз.

– Кофелап, – дип төзәттем мин.

Зөһрә тиз генә әйләнеп чыкса, күзе маңгаена менсен әле, дип ярсып эшләдем. Әллә ни кыенлыгы да юк иде инде. Ләкин кыз бик тиз генә чыкмады. Мин сарайдагы утынны ярып бетерүгә караңгы төште. Һәм Зөһрә янына үзем керергә булдым. Тик вагон бикле, ә тәрәзәсе караңгы иде.

Шулай аптырабрак торганда Дядя Вова килеп чыкты:

– Ә мин синең ишекне дөбердәтәм, – диде ул тәмәке суырып. – Йоклап китте микән, качып китте микән, дим. Ә син...

– Сарайда идем...

– Зөһрә әйтергә кушкан иде. – Ул тагын төтен өрде. – Кыскасы, күршедәге кустның ашнакчысы авырып киткән, Зөһрәне мастер килеп алды.

– Бүген кайтмыймы?

– Юктыр, мөгаен.

– Шайтан алгыры... – дип куйдым мин уйчан гына.

– Күңелеңә шик-фәлән кермәсен, – диде Дядя Вова. – Зөһрә бик акыллы кыз. Ә сиңа әйтергә теләгән иде ул, Хәсән әнә Вафа әйтер, борчылма, диде. Так што, кереп йокларга кала инде сиңа.

Мин бер чынаяк салкын су чүмердем дә үз вагоныма юнәлдем. Моңсу иде. Бүген төнлә йокы күрмәм, көтмәгәндә авыруга сабышкан ашнакчыны, аңа алмаш эзләгән мастер Хәсәнне, бер сүз дә әйтмичә китеп барган Зөһрәне сүгеп, рәнҗеп һәм шуңа да күңеле кырылган өчен үземне йолкып чыгармын сыман иде. Алай булмады. Башны мендәргә терәү белән мин ниндидер ләззәткә чумдым һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчтем. Колагыма таныш тавыш ишетелде:

– Әйдәгез әле, кунаклар, булганына җитешеп утырыгыз әле.

Табында авылның берничә ир-аты утыра иде. Алар рәхмәт әйтә-әйтә, кулларын сөртеп хуҗага карадылар:

– Амин тотарга да ярыйдыр инде...

 

* * *

– Тотарбыз, – дип сизелер-сизелмәс кенә елмайды Надир карт. – Сезгә бер үтенечем дә бар иде әле. Дога кылыр алдыннан...

Берничә яраны белән кисәк кенә җыенып юлга кузгалса да, Надирнең сәфәре уңышлы булды. Инде кирәге калмаган корылмаларын нәрсә эшләтергә белми аптыраган Твердышев сатып алучы табылуга бик сөенде, хәтта аларны алып кайту өчен үз олауларын да кызганмады. Шул рәвешле, Надир үзенә кирәкле корылмаларга бик җайлы ия булды. Дәртләнеп йөрүенә караганда, аны икенче көнгә үк җыя башлар шикелле иде.

Ләкин Надир завод төзү эшен бөтенләй башка нәрсәдән башлады. Белемгә сәләте булган һәм беркадәр вакыт руслар арасында яшәргә ризалашкан берничә кешегә чапкын җибәрде. Нигә икәнен алдан белдермәде, бары тик үз йортының табын артында сыйланып, дога кылырга җыелгач кына ачып салды:

– Белүегезчә, завод ачарга җыенабыз. Корылмалары да шәраб эшкәртү заводыннан калган кораллар. Аның белән эшләү өчен белемле кешеләр, осталар кирәк булачак. Мин завод хуҗалары белән сөйләшеп кайттым, алар сезне өйрәтергә әзер. Күпмедер вакыт шулар арасында яшәп, барысын күреп, белеп, бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп кайтырга кирәк булачак.

Табында тынлык урнашты. Еракка, урыс арасына китәргә атлыгып торучылар бик юк иде бугай.

– Мин сезне бик ашыктырмыйм. Уйлагыз, өегезгә кайтып хәл итегез. Җавапны иртәгә бирерсез.

Кунакларның берсе тамак кырып куйды да кыюсыз гына:

– Мин бара алмыйм...

– Яхшы, – диде Надир шуны гына көткән кебек. – Кем бара алмый, хәзер үк әйтсен. Сәбәбен белдерү мәҗбүри түгел. Бернинди гаепләү булмаячак.

Сүзен әйткәч, табынга күз йөгертеп чыкты. Араларында иң яше шундук күзен читкә алды. Һәм Надир сорамый булдыра алмады:

– Ә син?

– Мин ни... Барасы килми...

Кинәт табындагыларга җан керде. Егеткә карап көлешеп алдылар.

– Яңа гына өйләнде бит, – диде кемдер. – Яшь кәләшен калдырып китәргә теләмидер.

Бу сүздән соң, Надир да көлеп җибәрде.

– Ярый, монда калганнарга да эш җитәрлек, – диде ул җитдиләнеп. – Икегез бармый булып чыкты, ә башкаларның җавабын иртәгә көтәм.

Амин тоткач, урта яшьләрдәге Исмәгыйль исемле ир телгә килде:

– Иртәгәгә калдырмый да әйтә алам: мин риза.

– Мин дә... – дигән тавыш ишетелде табынның икенче башыннан.

Аңа тагын берничә кеше кушылды.

– Алайса, иртәгәгә калдырып торасы да булмады, – дип елмайды Надир. – Биш кеше булгач, җитә. Килгән барчагызга да рәхмәт. Ә риза булучылар сәфәргә әзерләнә торыгыз. Корылмаларны китергән олаулар белән юлга кузгалырсыз.

Балта осталары, ташчылар, чүлмәкчеләр... Болары билгеле иде инде. Алардан төркемнәр төзеп, тиешле күрсәтмәләр биреп, эшкә кушты да моңарчы булмаган гамәлгә тотынды. Монысы әле урыс заводчыларында да юк иде. Ләкин әледән-әле чыгып торган янгыннардан котылу өчен аны мотлак булдырырга кирәк иде.

Әлегә эшкә җәлеп ителмәгән ирләрнең егерме биш-утыз биш яшьләр тирәсендәгеләрен җыеп алды. Боларының теләген сорап тормады, тезеп бастырды да үзе белгән-күргән буенча «син... син...» дип кенә барлап чыкты. Шул рәвешле бер төркем туплагач, аларны тагын бер кат күздән кичерде. Таза-ныклы ир-егетләр. Болар белән сугышка да барырга мөмкин.

– Сез янгын сүндерүчеләр буласыз, – диде ул артык сүзгә бирелмичә генә. – Кайда, нинди янгын чыга, сезнең бурыч – аны сүндерү. Аңлашыламы?

Кемдер иңен генә җыерып куйды, кемдер баш какты, ә берсе елмайды:

– Ә янгын булмаганда, нәрсә эшлибез?

– Ял итәбез, – дип шаяртты икенчесе.

– Янгын булмаганда, күнекмәләр ясыйсыз. Сүндерергә өйрәнәсез.

Күнекмәләр авылда гадәти күренеш булса да, ул, нигездә, ат белән, ук-җәя, кылыч-сөңге кебек кораллар һәм кул сугышы алымнары белән бәйле иде. Аеруча үсмерләр, егет-җилән пыр туза, авылның бер як читендәге аланлык көн саен җыендагы сыман шау-гөр килеп тора иде. Ә менә янгын сүндерү... аның буенча күнекмәләр... монысы ишеткән дә нәрсә түгел. Шуңа ир-егетләр беркадәр аптырап калды, әмма сүз озайтмадылар.

– Үз арагыздан берәүне башлык итеп сайлагыз, – диде Надир. – Мин тиздән килеп җитәрмен.

 

* * *

Янгын сүндерүчеләрнең эше каты иде. Алар балта осталары белән бергәләп, ун-унбиш аршын биеклегендә манара төзеде. Аның башына зур мичкә күтәреп куйдылар. Аннан соң, ул мичкәне су белән тутырдылар. Суны елгадан ат белән китерсәләр дә, манара башына мендерү бик җиңел түгел иде. Баштарак һәркайсы чиләк күтәреп үрмәләде. Бераздан кемнеңдер башы эшләп китте, ул чиләкне бау белән мендерергә тәкъдим итте.

Өстәге мичкәне тутыргач, манара астына нефть түгеп, ут кабыздылар. Мизгел эчендә ялкын тирә-юньгә сикерде. Озакламый ул манара баганаларына да кабынып китәргә мөмкин. Ут көчәеп, тотанаклы итеп яна башлагач, югарыдагы мичкәгә бәйләнгән бауны тартып җибәрделәр. Биектән, көчле басым белән төшкән су янгын чыганагын шундук юкка чыгарды.

Ул арада канәгать елмаеп янгын сүндерүчеләрнең башлыгы Надир янына килеп җитте:

– Ничек?

– Яхшы, – диде Надир уйчан гына. – Тагын кабатлагыз.

Башлык төркем янына йөгереп китте дә әмерләр бирә башлады. Янгын сүндерүчеләр арасында ыгы-зыгы купты. Бу һөнәр яңа булгангамы, алар өчен кызык, һәркайсы дәртләнеп, чәмләнеп, ярышта катнашкан кебек итеп эшли иде. Күп тә үтми, су алып килделәр, аны бау белән өскә мендерә башладылар. Бу юлы дүрт яктан дүрт чиләк эшли иде, шуңа мичкә тиз тулды. Ул арада манара төбенә ут төртергә әзерләнделәр. Ләкин Надир кул гына селтәде:

– Бүгенгә җитеп торыр, – аннары янгынчыларның күзендәге дәртне күреп өстәп куйды. – Хәер, үзегез карарсыз. Әлегә башлыгыгызга сүзем бар...

Манара астына тагын ут ягып җибәрделәр. Астагы берничә кеше аңа су сипте, ялкын телләре ныграк үргә сикерде, янгынның мәйданы артты. Һәм шунда мичкәне капладылар... Тәртип...

– Манара астына иске мичне урнаштырып карарга кирәк булыр, – диде Надир башлыкны читкәрәк алып киткәч. – Теге вакыттагы янгынны хәтерлисең бит. Шуны кабатлап карыйбыз.

Башлык беркадәр уйланып торды:

– Дөрес аңласам, без заводны яңадан төзергә тиеш?

– Әйе. Бары тик стеналарын гына күтәрәсе түгел.

– Хәзер башлыйбыз.

Янгынчы иптәшләре янына йөгерде. Надир завод булачак урынга юнәлде. Амбар биләмәсен казып бетергәннәр, елга буеннан комлы таш ташыйлар иде. Бу ташны нефть белән бутап тигезләп җәйсәң, ис китәрлек матур да уңайлы да була. Якынайгач, Надир тагын бер тапкыр күз алдына китерде. Менә бу урында – мич бүлмәсе. Ул кирпечтән салынырга тиеш. Янгын-фәлән чыкса да, каза күрерлек булмасын. Ә суыткыч бүлмәсе... Анысын да кирпечтән күтәрергә мөмкин... Анысы артык мөһим түгел, нәрсә бар, шуннан ясалыр... Һәр бүлмәдә янгыннан саклау чаралары – ком, су, җәймә...

Әйбәт кенә эшләп китсә, янгын сүндерүчеләр төркеме бик яхшы нәрсә кебек әле ул. Моны һәр авылда, һәр төбәктә кулланылышка кертергә кирәк. Бигрәк тә нефть яткылыкларына бай җирләрдә янгын еш чыгучан. Вакытында күрелгән чара әллә күпме байлыкны саклап калырга мөмкин.

 

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: