Дога (повестьның дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

2

Күктә бөркет талгын гына йөзә. Ул бер дә читкә күз салмый, фәкать җирне генә күзәтәдер кебек, кайчак үз хуҗалыкларын барлап кайтырга чыккан патша сыманрак та тоелып китә. Ә хуҗалыгы ярыйсы...

Бормаланып елга ага, аның ярларын әле текә тау, әле куе урман алыштыра, шул рәвешле беркадәр баргач, агачлар бәләкәйләнә, куаклыкка әверелә һәм бераздан бөтенләй юкка чыгып, ялан җир башлана. Хәер, моны өстән караганда гына ялан дип әйтеп буладыр, чөнки түбәнгә төшсәң, бу урыннарның сазламык икәне күренә. Әле анда, әле монда хасил булган кечкенә күлләвекләр кояш нурында төрле төсләргә кереп ялтырый. Бу күлләвекләрдә гади генә су түгел, йә алтын, йә гәүһәр  йә әллә күпме төсләргә кереп балкый ала торган тагын ниндидер тылсымлы җисемдер сыман тоела.

Боларны күрү өчен кош булырга кирәкми. Якындагы текә таулар очына менеп карау да җитә. Санаулы чакрымнарга сыйган тар гына мәйданга елга да, таулар да, урман да, сазлык та кереп өлгергән.

Өлкән яшьтәге карт белән аның утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге улы тауга үрмәли. Читтән караганда, аларның ата белән ул икәне сизелми дә, авылның ике абруйлы узаманы төбәкнең алда торган эшләрен уртага салып сөйләшер өчен җайлырак урын карыйлардыр сыман тоела. Тирә-як уч төбендәгедәй күренеп торсын, «Менә монда моны эшлибез, тегендә – тегене», – дип билгеләрлек булсын. Алар артык ашыкмыйлар. Тауда үзләрен иркен тоялар. Һавадагы бөркет очышы белән боларның тауга үрмәләвендә ниндидер уртаклык чагыла.

Икесе дә озын киндер күлмәк өстеннән затлы камзул кигәннәр, ни теләсәң, шуны кылырга ирек бирерлек киң чалбар балагын читекләренә тыгып куйганнар. Надирның башында түбәтәй, ул хуҗасы белән бергә туган шикелле бик җайлы утыра һәм кием түгел, ә табигый бер әгъза кебек күренә. Йосыф яланбаш, һәм аның кара чәчләре дә әтисенеке кебек кыска итеп алдырылмаган, ә артка каратып тарап куелган, атлаганда ат ялы сыман дулкынланып ала.

Йосыф әтисенең тауга үрмәләвенә сокланып туя алмый, яше ару гына булса да, ник бер сулышы капсын да ник берәр хәрәкәтендә уңайсызлык сизелсен. Тау бит инде бу, текә бит. Казан тарафларындагы кебек сөзәк такыр тау да түгел, каен, нарат, имән, чыршы кебек агачлар, куаклар белән капланган, эре ташлы текә тау. Бөркетләр оялый торган. Хәтта Йосыф кебек яшь кешегә дә бик уңайлы түгел. Ә әтисе бар дип тә белми, аңа тау ни, тигез җир ни – барыбер.

Тау очына менеп җитү белән Надир улына борыла. Аның йөзе елмаюлы, күзендә дәртле очкыннар уйный.

– Әнә, карале, нинди хозурлык!

Уйсулык буйлап кешеләр сибелгән. Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән күлләвекләрдәге сыекчаны җыеп йөриләр. Бер кечкенә чиләк белән күлләвектән алып, аны зуррак чиләккә тутыралар. Шул рәвешле зур чиләк тулгач, аның авызын бәйләп куялар да ары китәләр. Озак та үтми, йөкчеләр килеп әлеге зур чиләкләрне күтәреп алып юл буена илтә. Авылга табан сузылган ат юлы такыраеп беткән, аның читенә буйдан-буйга диярлек әнә шундый чиләкләр тезелгән. Аларны җигүле атларга салып, авыл ягына алып китәләр.

Бу якларның хозурлыгына Йосыфның күзе өйрәнгән инде. Ул аны күрми дә диярлек. Ә менә кешеләр... Алары беркадәр яңалык. Моңа кадәр бөтен авыл халкы диярлек җыелып чыкканы юк иде әле.

– Җир мае ул кадәр күп кирәкми бит, әти, – дип елмая Йосыф. – Чит илгә генә чыгармасаң, аны үзебездә юньләп сатып та булмый.

Надир елмая. Улының иңеннән кагып куя:

– Беркатлы син, – кулы белән тирә-якка ишарә ясап ала. – Күрәсеңме, күпме җирдә ул? Җир өстендә... Үзе чыккан, безгә бары тик җыеп алырга да кулланырга гына кирәк.

– Ләкин аңа ихтыяҗ юк бит, сатып алучы юк.

– Дөнья бүгенге көн белән генә бетми, улым. Җир маеннан ягулык та, төзү кирәк-яраклары да, хәтта дару да ясарга була. Киләчәктә тагын әллә нинди мөмкинлекләре ачылыр. Без генә ул... әле генә... арба майлау өчен кулланабыз. Чөнки ул безнең аяк астында. Ә табан астындагы байлыкның кадере булмый.

Йосыф аста җәйрәп яткан җирләрне тагын бер кат күздән кичерде. Әтисе хаклы иде, әлбәттә, байлык аяк астында иде. Ләкин Россия эчендәге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен берничә пот та хәттин ашкан бүген. Һәм аны тәхеткә якынрак булганнар эшли.

– Син нәрсәдер эшләргә уйлыйсың бугай?

– Завод төзергә телим.

Йосыф бу кадәресен үк көтмәгән иде.

– Завод?!.

– Нефть аеру заводы.

Надир сабый бала кебек канәгать һәм дәртле иде. Аны тотып тыярлык түгел. Шуңа Йосыф әтисен бераз кызганып куйды.

– Әти, син бит Себердәге хәлне хәтерлисең, әйеме?

– Себер?

– Әйе, Ухтада завод ясаган кем әле... Фёдор купец... Прядунов... Ул да бит завод ясап, бурычка батып, төрмәдә җан биргән.

Әтисенең йөзендәге сабыйлыкны шундук кырыслык алыштырды.

– Мин – башка камырдан.

– Ул да...

– Минем Россия алдында хезмәтләрем чиксез. Хөкүмәт миңа ышанып карый. Һәм мин бик күп салымнардан азатмын. Хәерчелек, бурычка бату беркайчан да булмаячак.

Йосыф дәшмәде. Надир да ун адым чамасы читтәнрәк урап килде. Тынычланып килде бугай. Улына беркадәр көлемсерәп карап торды да иңеннән кагып куйды:

– Мин сине бәхәсләшү өчен түгел, ә заводны кайдарак урнаштырабыз, дип киңәш итү өчен монда алып мендем.

– Белмим, – диде Йосыф. – Бу шөгыльне мин хупламыйм. Ә инде бик тә телисең икән, аны әнә теге урында эшләү отышлы булыр.

– Елгадан да, авылдан да ерактамы?

– Әйе, әти. Беренчедән, куркынычсыз. Янгын-фәлән чыкса, авылга янамый. Икенчедән, калдыклар елгага агып төшми... Тагын бер мөһим нәрсә: анда чишмәләр күп, ә заводка су кирәк булачак. Урман да якын...

Надир бер мәлгә катып калды. Аннан соң кычкырып көлеп җибәрде:

– Ә син төпле егет, – дип аркасыннан какты аннан. – Мин салым турында гына уйлаган идем. Ә син барысын да исәпләп өлгердең.

Йосыф бертын уйланып торды да тәвәккәлләде:

– Синең игътибар иткәнең бармы икән, әти... Белмим, бәлки, миңа тоела гынадыр... Тик нинди дә булса өлкәдә табыш китерерлек мөмкинлекләр ачыла икән, шундук патша тирәсендәгеләрнең вәкилләре борын төртә башлый, аны ничек тә кулга төшерергә тырышалар. Алтын приискаларын да шулай иттеләр. Тимер, бакыр рудникларын да. Әгәр син төзегән җир маен аеру заводы да табыш китерә башласа, бу тирәдә ыгы-зыгы кубар, дип борчылам.

Надир аны игътибар белән тыңлады да көлемсерәп кенә куйды:

– Борчылма. Мин заманында патша хөкүмәтенә зур хезмәтләр башкардым. Алар миңа ышана, танышлыгым да җитәрлек.

– Үз ихтыярыңда, әти.

– Мин Елизавета Петровнага хат язам. Нефть үрнәкләрен дә җибәрергә уйлыйм. Рөхсәт бирерләр, дип өметләнәм.

– Рөхсәтен бирерләр...

Надир тагын, бәләкәй чагындагы шикелле итеп, улының иңеннән кагып куйды:

– Шулай булгач! Нәрсә, борыныңны салындырып торасың. Заводны төзибез. Ә нефть монда беркайчан да бетмәячәк. Мин кое казып җир астыннан чыгару ысулын да үзләштерәм. Өстәге күлләвекләрдә беткәч, җир астыннан ала башлаячакбыз. Заманалар үзгәреп китсә дә, безнең нәселнең бер шөгыле калачак. Телисеңме, коены күрсәтәм...

Әлеге сазлык урыннан хәтсез генә ара үткәч, елга үрендәге бер аланлыкта балчык өеме күренә, аның тирәсендә пыр тузып нәрсәдер эшләгән кешеләр күзгә чалына. Тиздән тау битләвендәге сукмак буйлап, ул кешеләр тәңгәленә ике җайдак килеп туктый. Кешеләр янына килмиләр, югарыдан гына күзәтәләр.

Утыз аршынга утыз аршын чамасы мәйданда баскыч ясап, аска казып төшкәннәр.

– Болай иткәндә, ким дигәндә дә 20-30 аршын тирәнлегенә ирешеп була, – ди Надир улына карап. – Ләкин әлеге коеда җир мае күпкә иртәрәк чыкты, шуңа ун аршыннан да тирән төшәргә туры килмәде.

Төптәге коега җыелган нефтьне чиләкләп өскә ташыйлар. Күмер, руда эзләүдә тәҗрибәсе булганнар өчен бу ысул әлләни катлаулы түгел, әмма...

– Бу авыр, әмма әлегә иң ышанычлы ысул, – ди Надир. – Борынгы гарәп китапларыннан эзләп таптым. Аларда ком булгач, казу җайлы булгандыр, ә безнең җирдә... Менә моның өчен генә айдан артык вакыт китте. Әле таш-фәләнгә очрамаган килеш. Ләкин бер казып куйсаң, елгадан су ташыган кебек җайлы.

Йосыф каршы төшә:

– Болай итеп бетерсәк, безнең биләмәдә казылмаган бер урын да калмаячак.

Надир елмая:

– Анысы да дөрес. Шуңа коены кечкенә итеп казу яхшырак булыр дип уйлыйм. Агач бура белән төшәбез.

Надир үкчәсе белән атының корсагына төртеп ала, улы аңа иярә. Бераздан якында гына урнашкан кое янына килеп туктыйлар.

Мондый кое аларның авылында юк. Ләкин Йосыфның моны судан ераграк урнашкан башка авылларда күргәне бар. Гади генә нәрсә. Ике аршын тирәсе киңлектәге бураны җиргә утырталар да эчен казып баралар. Шул рәвешле, казый торгач, бура җир белән тигезләнә. Аңа тагын берничә ниргә өстиләр. Тагын казыйлар да җир белән тигезләнгәч, тагын ниргә өстиләр... Шул рәвешле, су чыкканчы казыйлар. Кое хасил була.

Ә бу очракта аны җир маен чыгару өчен кулланганнар. Агач чиләкне бау белән коега төшерәләр дә тутырып кабат өскә күтәргәч, зур бурдюкка бушаталар. Барысы да гади генә.

– Әлегә билгеле ысулларның барысын да кулланып карадым, – ди Надир. – Бездә нефть күп. Завод үз-үзен аклаячак.

Йосыф елмая:

– Син, әти, боларны ни өчен миңа күрсәтәсең соң?

Надир дә елмая:

– Менә син үзеңә кара да, миңа кара... – Һәм көтмәгәндә җитдиләнә. – Мин патшага хат язарга булдым. Әгәр үземнең исемнән генә язсам, бу картлачның башы киткән, дияргә мөмкиннәр. Шуңа синең дә ризалыгың кирәк. Тагын берничә кеше булса, бигрәк тә әйбәт.

3

Мин төне буена әллә нинди чокыр-чакырлар, нефть тутырылган мичкәләр белән саташып, ниндидер патшаларга хат язып чыктым да таң алдыннан гына йокыга киттем. Ачы тавыш белән будильник чырылдауга бөтен нәрсәне онытып сикереп тордым һәм тиз генә җыенып өйдән чыгып сыпырттым. Әти нәрсәдер әйтеп, сабыр гына аркамнан какты, әни күз яшьләрен сөртеп алды. Бер мизгелгә күңелем тулып, нәрсә өчендер үземне кызганып куйдым. Шулай сәер генә хушлаштык та, мин тимер юл вокзалына элдерттем. Анда баргач, теге акчаны картага салдым – җиде йөз илле мең сум булып чыкты – юлга әни биргән җиде мең дә җитәргә тиеш иде.

Поездга кереп урнашу белән урын җәеп йокларга ятармын, дигән идем. Бәхетсезлеккә каршы, читтәге ике кешелек урын эләкте. Ә күршем – егерме өч яшьләр тирәсендәге чибәр бер кыз булып чыкты. Кергәндә үк белгән шикелле сумкаларын күтәрешеп алып кергән идем, аннан соң урнаштырырга да ярдәм итештем. Аның елмаюы матур иде. Ниндидер әйбәтлек эшләгән саен елмая, шул елмаю өчен генә гел яхшылык кылып торырга мәҗбүр булырсың.

Тик мин сүз бәйләп җибәрә алмадым. Белмим, теге эш табалмыйча каңгырап йөргән дәвердә беркемгә дә, бер җиргә дә кирәксезлегемнән үзбәям төшеп беткәнме, егетләрчә лаеклы итеп сөйләшә алмадым. Ара-тирә сүз алышкаладык инде. Ул үзенең вахта белән эшләвен, нефтянкада аш пешерүен әйтте. Мин – авылга кайтуымны. Тагын нәрсәдер әйтештек.

Нинди станция икәнен хәбәр иттеләр.

– О, миңа тиздән төшәргә... – дип куйды кыз.

– Кызганыч, – дидем мин.

– Ник? – Моны ул шулхәтле ихлас итеп, назлы итеп, гаҗәпләнеп әйтте. Мин елмайдым. Шундый ук назлы итеп, ихлас, рәхәт итеп. Тик бер сүз дә әйтә алмадым.

Бәхеткә каршы, бер станциядә бер көтү егетләр кереп тулды. Болар ниндидер училище балалары иде бугай, барысы да бер тирә, барысы шук – шаярышалар, көлешәләр, тирә-яктагыларга да кызык-кызык сүзләр әйтеп алалар. Теге кыз да аларга карап, берничә тапкыр елмаеп куйды, аннан соң миңа күз атып алды, мин дә елмайдым. Шул рәвешле сөйләшкән кебек  булдык. Аннан соң мин кәефем күтәрелеп китмәсме, дип, тамбурга чыгып бастым. Монда тәмәке исе катыш салкынча һава иде.

Ләкин тәрәзәгә күз салу белән... Ниндидер таныш күренешкә юлыккан сыман булдым... Һәм кичә балконда булган хәл келт итеп исемә төште. Юк, андый ук күренеш түгел иде тышта. Тик кайсы ягы беләндер... Һәм мин поезд тәгәрмәчләренең тигез тыкылдавын ишеттем. Дык-дык, дык-дык... Кинәт поезд тәрәзәсендә ниндидер яктылык хасил булды. Һәм мин бөтенләй башка дөньяга килеп эләктем...

Белмим, кем сыйфатында монда күчкәнмендер, әмма үземнең кул- аякларымны да, гәүдәмне дә күрә дә, тотып карый да алмый идем. Болыт идемме мин, әллә томанмы, һава, нур идемме – әйтә алмыйм. Әмма мин монда бар идем һәм барысын да күреп, белеп, ишетеп тора идем.

 

* * *

Надир мулла дога укып бетергәч, амбар янына җыелган утыз-кырыклап кеше «Аллаһу әкбәр!» дип битен сыпырып куйды. Аннан соң, унлабы җир мае, тагын берничәсе кызыл балчыктан ясалган боламык тутырылган чиләкләрен алып, Надирга иярделәр. Хуҗа казан алдына килеп баскач, эчтән генә тагын ниндидер дога укыды да:

– «Әгузе билләһи минәйш шайтан ирраҗим...» – дип, кулындагы чиләген казанга бушатты. Ул баскычтан төшүгә, нефть күтәреп керүчеләр бер-бер артлы килеп, аны казанга аударды. Һәркайсы эченнән генә дога укып, бисмилласын әйтте. Шул рәвешле тимер казанны тутыргач, аны тирән табакка охшаш капкач белән каплап куйдылар. Кызыл балчык тотып керүчеләр казан белән капкач тоташкан урыннарны яхшылап сыларга кереште. Тагын берничә кеше капкасыннан чыгып торган төребкәгә торба кидереп куйды. Аның төбен дә бик җентекләп сыладылар.

Бу торба түбәнгә табан салмак кына сузылып күрше бүлмәгә чыга һәм салкын су тутырылган шан аша узып, махсус чүлмәк өстендә туктап кала. Әлегә ул коры. Мичкә ныклабрак яккач, шушы торба эченнән аерылган нефть килеп чыгачак. Сыйфатына карап аны кызылга һәм акка бүләләр.

Читтән караганда, катлаулы кебек тоелмаса да, үз нечкәлекләре бар. Монда мичнең кызулыгын да, суның температурасын да дөрес билгеләргә кирәк. Шулай ук казанның һәм торбаның нинди матдәдән ясалуы да зур әһәмияткә ия. Беренче тәҗрибәдән Надир әлләни зур могҗиза көтмәде. Кул астында нәрсә бар – шуннан эшләнде барысы да. Бу әле сатуга чыгару өчен түгел, ә кимчелекләрен исәпкә алып, киләчәктә нәрсәләр кирәк булачагын билгеләү өчен иде.

– Балчык әзер! – дип сөрәнләде осталарның берсе, тагын бер тапкыр тикшереп чыккач. – Мичкә ягып җибәрергә мөмкин.

Мичкә ягылган иде инде, бары тик аңа утынны күбрәк өстәргә генә кирәк. Мич өчен җаваплы төркем шунда ук эшкә кереште. Аз-азлап кына утын өсти башладылар.

Надир беркадәр карап торды да улына борылды:

– Менә монда ташкүмер отышлырак булыр кебек. Син ничек уйлыйсың?

Йосыф иңнәрен генә сикертеп куйды:

– Шәраб эшкәртүчеләр шулай итә бугай...

Надир кинәт аңа борылды:

– Нәрсә? Шәраб эшкәртүчеләр?!.

– Әйе, мин бер мәлне Твердышевның заводында булган идем.

– Дөрес! Нәкъ менә шулай итәргә кирәк. Юкка булаштык бу корылма белән. Туктатырга да була.

Йосыф аның кыланышын аптырап күзәтте:

– Әти, ярамаган сүз әйтмәгәнмендер бит?

– Һе... Иң кирәкле сүзне әйттең син.

– Аңламадым.

– Нәрсәсен аңламыйсың?!. Сенат сәүдәгәрләрнең шәраб заводларын ябуны таләп иткән указ чыгарды. Хәзер алар корылмаларын кая куярга да белми. Шул исәптән синең Твердышевың да. Тиз генә барып сөйләшергә кирәк. Шуларның корылмаларын сатып алып, үзебезгә яраклаштырырга. Алар бит җиз корылмалар белән эшли. Беләсеңме, нинди сыйфатлы нефть чыгачак?!

Йосыф нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, Надир атын чакырып китерде дә атланып авыл ягына очты. Аңа тагын берничә яраны иярде. Калганнар яңа нефть заводының эшен күзәтте. Беркадәр вакыт үтүгә, торба очында торучы шатлыклы аваз салды:

– Нефть килә! Килә! Кызыл төстә!

Якындарак торучылар аның кулындагы чүмечкә иелде. Кемдер бармагын тыгып, ирененә тидереп карады, кемдер исен иснәп хушланды. Яңа заводтан чыккан нефтьнең беренче чүмече шул рәвешле кулдан кулга күчте. Аны күрү белән кешеләрнең кәефе күтәрелде, шатлыклы авазлар яңгырады. Бөтен халык күңелен гомум күтәренкелек биләде.

– Әй, туктагыз!

Шушы күтәренкелек тәэсирендәдер, мичкә ягучылар да дәртләнеп утын ыргыта иде. Башта Йосыф моны аңлап бетермичә торды, соңыннан үзе дә сизмәстән шунда ташланды:

– Әй, туктагыз! Нәрсә кыланасыз...

Мичкә ягучылар үзләренең артыгын эшләүләрен үзләре дә аңлаган иде инде. Тик ташлаган утынга ут сарылган, аны хәзер кире алып булмый, сүндерәм дип су сипсәң дә, начар булуы бар. Алар ни кылырга да белмичә, гаепле кыяфәт белән катып торуны белделәр. Йосыфның да мондый эшләрдә тәҗрибәсе юк иде, ул да нәрсә эшләргә кирәген күз алдына китерә алмады. Бары тик көтәргә һәм Ходайга ялварырга гына кала иде. Ләкин озак көтәргә туры килмәде, торба очында торучы кинәт кычкырып җибәрде:

– Болгана! Болгана! Утны сүрәнәйтегез!

Ягучыларның берсе мич ишеген ачып җибәрде дә бер чиләк су тондырды. Ләкин бу су булып чыкмады... Чиләктәге сыекча утка эләгү белән тирә-як ялкынга уралды. Ялкын бер мизгел эчендә мичченең чәчләрен өтеп алды да чиләккә оялады. Мичче куркуыннан чиләген төшереп җибәрде, ул сыекчаны түгә-түгә тәгәрәп китте. Сыекча түгелгән урыннарда ялкын хасил булды. Шулай да куркырлык нәрсә юк иде әлегә. Янгын бары тик мич алдында гына һәм аны сүндерергә мөмкин иде.

– Су сибә күрмәгез! – дип кычкырды Йосыф кемнәрнеңдер чиләк күтәреп килүен күреп, тик соң иде инде. Берничә чиләк су мич алдына сибелде һәм шундук су өстенә калкып ут таралды, күбрәк мәйданны яулады. Инде мич янында әзерләп куйган агачларга да, амбар коймаларына да ут капты. Бу утны су сибеп сүндерү мөмкинлеге дә юк иде.

Йосыф тиз арада яраннарын чакырды да халыкны читкә алып китәргә боерды. Бераздан кешеләр читкә китеп бетте. Һәм шуны гына көткәндәй, казан шартлаган тавыш ишетелде. Казан капкачы күккә күтәрелде, аның белән бергә кайнаган нефть тә тирә-якка чәчрәде һәм бөтен дөнья ялкынга уралды. Моны инде берничек тә тиз генә сүндерерлек түгел иде.

Йосыфның нефть аркасында чыккан янгыннарны күргәне бар иде. Аларны гадәттә тиз генә сүндереп булмый, кайберләре айлар буена пыскып ята. Андый очракларда, төтен артык борчый башласа, янгын урыннарына ком сибәләр иде. Бу җиңел эш түгел, ләкин шуннан да нәтиҗәлерәк башка ысул юк.

Баш күтәрүче крестьяннар да, завод хуҗаларының башбаштаклыгына рәнҗегән урындагы халык вәкилләре дә еш кына ут белән шаярырга ярата, заводларны, рудникларны утка үртәргә генә торалар. Мондый нәрсәләрдән, нигездә, руслар каза күрә, ләкин Йосыфларның рудникларын да берничә тапкыр яндырдылар. Бер мәлне нефтькә бай урында утырган авыл минут эчендә көлгә калды. Әгәр янгын чыгу мөмкинлеге бар икән, ул мотлак чыгачак. Теге сәбәп белән булмаса, бу сәбәп белән.

Шуңа да Йосыф заводны авылдан ераграк төзү ягында булды. Хәзер исә тагын беркадәр нәрсәгә ачыклык керде: нефть запасын заводтан ераграк сакларга кирәк, якын-тирәдә тиз генә алып сибәрлек күләмдә ком торырга тиеш, заводның тирә-ягын янгын узып чыкмаслык дәрәҗәдә итеп сөреп чыкканда да зыян итми. Һәм мичкә ягучылардан аерым бер төркем җыеп, аларны аерым рәвештә укытырга, өйрәтергә кирәк. Бу үзе бер һөнәр кебек ич, күпме ягарга, ничек ягарга, янгын чыга калса, иң башта нәрсә эшләргә – барсын да белеп торырга тиеш алар. Заводны төзеп кую бер нәрсә әле, ә аны нәтиҗәле итеп эшләтә алу, тирә-як өчен куркыныч тудырмау – бөтенләй бүтән.

Уйларына бирелеп, ул Надирның кай арада янына килеп басканын да сизмәде. Әле күптән түгел генә догалар укып, бик зур бер бәйрәм төсендә ачып җибәрелгән заводның соңгы такталары янып бетеп килә иде инде. Әмма әтисенең кәефе күтәренке иде:

– Нәрсә, сабак алып торасыңмы?

Йосыф баш какты.

– Уттан да яхшырак укытучы юк.

Йосыф әтисенең ни өчен шулай бер дә кайгырмавын аңлый алмады. Хәтсез чыгымнар тотып төзелгән завод берничә минут эчендә көлгә калды ич, ә ул һаман елмаеп йөри. Аның бу соравы йөзенә үк чыккан иде бугай, Надир аңа карап кычкырып көлеп җибәрде:

– Безнең хаталар яна, – диде ул завод ягына ымлап. – Хәзер барысын да өр-яңадан башлыйбыз.

– Бәлки, кирәк түгелдер...

Надир кинәт катып калды, улына беренче тапкыр күргән кебек бик игътибар белән текәлеп торды, аннан тыныч кына итеп:

– Нәрсә сөйлисең син?– диде.

Йосыф уңайсызланып куйды. Ләкин уйлаганын әйтерлек форсаттан файдаланырга кирәк иде, әтисе аны ишетергә әзер бугай.

– Вазгыятьне үзең дә күреп торасың бит, әти...

– Мин мөмкинлекләрне генә күрәм.

– Кайсы өлкәне генә алып карама, тимер, бакыр, алтын булсын, барысын да без башлап җибәрәбез дә аның табыш китерү мөмкинлеге ачыкланса, патша тирәсендә бөтерелүчеләр килеп җитә. Төрле юллар белән кысрыклап чыгарырга тырышалар. Һәм барысын да үз кулларына төшерәләр... Соң, үзеңнең дә әллә ничә руднигыңны тартып алдылар бит...

– Сатып алдылар.

– Ни бәягә?!. Син бит аларны сатарга теләми идең.

Надир дәшмәде, ачуын басарга теләпме, читтәнрәк әйләнеп килде дә:

– Мин иртәгә юлга кузгалам, – диде бөтенләй бүтән тавыш белән. – Шәраб заводларының корылмаларын алып кайтам. Алар сыйфатлы булачак.

 

* * *

Күз алдымда ут шарлары биешеп алды. Алар таралуга тирә-ягымда тамбур, каршы тәрәзә буенда үбешеп торган үсмер егет белән кыз пәйда булды. Болар унбиш-уналты яшьләр тирәсендәге ыбыр-чыбыр гына иде әле, шуңа мин кыенсынмадым. Елмайдым гына. Мине күрүгә кыз ни өчендер чинап җибәрде һәм алар каударланып күрше вагонга кереп йөгерде.

Аларга  әһәмият бирмәдем. Һәм әле генә күземә күренгән... яки төшемә кергән... белмим инде ничек аңлатырга да... әле генә булган нәрсәләрнең бик тә сәерлеген, гайре табигыйлеген тойсам да, ни өчендер аларга да артык игътибар итмәдем. Әйтерсең, кемдер минем аңымны чикләп куйган иде. Бәлки, алай да түгелдер инде, кешенең күзе бит башта аерым детальләрне генә күрә, соңыннан гына ниндидер этәргеч булса, аларны бер җепкә тезә, мантыйгын табарга тырыша. Ә бәлки, көтмәгәндә килеп туган ыгы-зыгы, поезд туктап кешеләрнең чыга башлавы да дикъкатемне алгандыр. Ә алар инде әйберләрен күтәреп, төшәргә, дип киләләр иде. Мин теге кызның сүзләрен искә төшердем: «Тиздән миңа да төшәргә». Һәм кыска гына вакыт эчендә черем итеп төш күреп алган сыман, уянып, үз вагоныма ашыктым.

Теге вакытта кергән шау-шулы үсмер егетләр юк иде инде. Кыз да урынында түгел. Әйберләре... Аның әйберләре турында уйлауга үземнең чемодан искә төште. Мин аны утыргыч артына терәп кенә куйган идем. Әни мәҗбүриләп төяп җибәргән тәмлүшкәләрен алып, теге гүзәлне сыйладым да кабат урынына күтәреп тормадым инде. Әле ул юк иде. Мин тирә-якка караштырып, чынлап та үз урыным янында торганымны чамаладым да ныклабрак эзләргә тотындым. Һәм тирә-юньдәге шүрлекләргә күз салып, утыргычларны күтәреп карагач туктап калдым. Чемодан юк иде. Юкның нәрсәсен эзлисең инде. Шуннан кечкенә сумкамны актарып документларны барладым. Алары да, акча да урынында. Һәм авыр йөктән котылгандай тынычланып калдым.

Кызның да әйберләре юк иде. Каршыга очрамады бит, күрәсең, вагонның теге ягыннан төшеп киткән. Ул эләктермәгәндер ич? Үзенекеләрне алып бетерәлсә дә ярый әле! Һәм мин үземне дөньяның иң ачык авыз кешесе итеп тойдым. Барасы җиргә барып та җитмәдем, ә әйберләрне урлаттым, үземә ошаган кыз белән таныша алмадым. Хәер, аягүрә төш күреп йөргән кешедән нәрсә өмет итәсең инде?!.

Көтмәгәндә, ниндидер уй ялтлап китте һәм мин ишеккә ташландым.

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: