Дога

1

Сорыкортның соры тормышын бик мул буяулар белән, төсләрен, исләрен, хисләрен тәфсилләп, җәелеп китеп сурәтләргә дә мөмкиндер, тик моның белән генә бернәрсә дә үзгәрми – соры тормыш үз төсендә, ә сорыкорт үз көчендә кала. Шуңа барысы да кыскача гына. Кинодагы кебек...

Чираттагы оешманың кадрлар бүлеге. Зур гына бүлмәнең түрендәге өстәл янында уртача яшьләрдәге ханым утыра, ул минем документларны актара, шул ук вакытта нәрсәдер яза һәм ара-тирә миңа сораулар бирә. Утырырга да, узарга да кушучы булмагач, мин ишек төбендә генә басып торам. Бераздан ул башын күтәреп, карашы белән мине бораулый башлый:

– Өйләнгәнме?

– Юк.

– Яшәр урының бармы?

Мин дәшмим. Баш кына кагам.

– Хезмәт стажың ничә ел?

Ул үзе бик ямьсез дә ханым түгел, башка урында очратсаң, мөлаем гына булып та күренә алыр иде. Ләкин өстәл  артында үзен бөтенләй әллә ничек тота. Сораулары белешмә алу теләге белән түгел, ә гаепләү исәбе белән бирелгән кебек яңгырый. Алар миңа бөтенләй башка төрле булып ишетелә:

– Нигә һаман өйләнмәдең? Ориентацияң дөресме?

– Хан сараенда яшәмәгәнең күренеп тора инде, вокзалда кунып йөрмисеңме соң хет?

– Нигә һаман да булса эшкә урнашмадың?

Мин канәгатьсезлегемне күрсәтмәскә тырышам.

– Стаж юк.

Миллион да беренче тапкыр ишетелгән таныш җавап яңгырый:

– Без стажсыз алмыйбыз.

– Бер елдан соң була. Сез алсагыз.

Бу сүзләремне шаяруга санап, елмайган булам. Ләкин теге ханым җитди. Җитди бүлмә эчендә елмаю ятим кала. Билләһи-валлаһи менә, ата-анасын җирләп, зираттан кайтып барган елмаюга әйләнә... Үзем дә үгигә әвереләм. Кәгазьгә ышкылган ручка тавышы да, тәрәзәдән кергән кояш нурлары да, кысып куелган форточкадан кергән һава да – барысы да мине бу бүлмәдән этеп чыгарырга тырышкан кебек тоела. Ишек тоткасына үреләм. Тик шундук гаепләү карары яңгырый:

– Ә документларыңны?!

Бу чынлап та гаепләү карары. Искә төшерми ул, хәстәрләми дә, ә җинаять урынында тоткан шикелле гаепли:

– Башсыз, документларыңны да алмый китәргә җыенасың бит! Шундый аңгыраларны җыеп ятарга юләрләр йорты бар, дип белдеңме әллә?!

– Ә-ә, гафу итегез...

Кире борылып документларымны алам.

– Рәхмәт!

* * *

Эш эзлим... Интернеттагы бөтен сайтларны карап чыктым, өметлерәк кебек күренгән белдерүләр буенча шалтыраттым, кайберләренә барып килдем. Анысы булса, монысы юк, монысы булса, анысы юк, диләрме әле? Мин дә шундыйрак хәлгә юлыктым. Кайдадыр хезмәт хакы аз, кайдадыр штрафы зур – ике-өч минутка соңласаң да, фәлән сумыңны сыдырып калырга торалар, кайда  эш графигы һушың китәрлек, кайсылары бөтенләй шикле булып тоелды. Кыскасы, беркая да урнаша алмадым. Бөтенләй үк файдасызга булды, димим инде. Шулай йөри торгач, бер нәрсәне яхшы аңладым – мин эш эзләмим икән, эш кирәкми миңа, ә акча табу урыны кирәк.

Көн саен диярлек нәрсәдер эзләп, нидер табарга маташуым да кайдадыр барып эшләргә атлыгып торганнан түгел. Бары тик әти белән әни алдында яхшатлану өчен генә. Эзлим, табалмыйм, янәсе. Көнозын телефонга карап, диванда аунап та булмый бит инде. Көн буена компьютер чокып та утыралмыйсың. Егерме биштән узган егет ич инде...

Минем яшьтә кешеләрнең гаиләсе, ике баласы, йорты, машинасы була. Минем бернәрсәм дә юк. Һәм булмавына артык исем дә китми. Әнә, әни белән әти таң атса, эләгешеп кенә торалар. Тавыш, гадәттә, акча җитмәүдән чыга. Урамнан берәр квитанция тотып керә дә, башта, тагын акча сораганнар, дип үзалдына чәйнәнеп ала, бераздан әтинең ачуын кабартырга тотына. Менә шуның хәтле түләргә кирәк, акча буламы, кайчан була, күпме була, әле тагын теге нәрсә өчен дә, монысы өчен дә түлисе бар, аннан соң, фәлән нәрсәне алырга да кирәк, үткән айда да алмыйча калдык, безгә мәңге акча җитми инде, әнә кешенең ирләре... Менә шул рәвешле баш катырып, аерылышалмый да, татулашалмый да яшәрлек булгач, гаилә ни пычагыма кирәк инде ир кешегә?

Баласы да кирәк түгел. Вәт менә мине тапканнар инде төнлә тик ята белмәгәч. Карап үстергәннәр инде. Шуннан? Егерме биш яшемә җитеп мин берәр рәхәт күрдемме дә берәр вакыт үземне чын кеше итеп тойдыммы? Белмим, артка борылып карасаң, ах, дип әйтерлек вакытлар бик булмагандыр кебек. Үзләренә дә рәхәт күрсәтмәдем. Кечкенә вакытта «укы», «дәрес хәзерлә», дип нервыларын бетерделәр, үсә төшкәч, хулиганга әйләнмәсен, дип дер калтырап тордылар, аннан соң армия, армиядән кайткач, өйләнер инде хәзер, туйга акча кайдан табарбыз, дип борчылыштылар. Ниһаять, бер кайгылары калды – мине эшкә урнаштыру. Шул да булдымы тормыш?!

Кешенең ниндидер яраткан эше булырга тиеш. Шул очракта гына ул шул һөнәре буенча хезмәт итәргә хаклы. Ә яраткан шөгыле юк икән, эшләмәсен. Яратмый эшләгән эштән дә каһәрлерәк нәрсә юк.

 

* * *

Шулай бер оешмадан икенчесенә сугылып йөри торгач, кич җитә. Мин бүген иртән булган күренешне искә төшереп елмаеп куям. Әнине искә төшереп: «Ата-бабамнар рухына дога кылам...» – дип кабатлыйм.

Гади генә нәрсә инде ул. Иртән торып, юынып ваннадан чыгуга, әни залдагы бүлмәдә мыштым гына намаз укып тора иде. Намазын укып бетергән бугай инде. Мин аның ише нәрсәне бик аңламыйм, әни үзе дә яңарак кына мавыга башлады әле. Дингә мәхәббәте ташып торганнан микән, әллә шулай итсәң, тормыш көйләнеп китмәсме, дип аптыраганнан гынамы – төгәл әйтә алмыйм. Мин күргәндә, әни намазлыгына тезләнеп утырып, кулларын алга сузып теләкләр тели иде. Тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә... Әти уянмасын дипме, башкалар ишетмәсен дипме, пышылдап кына укый ул догаларын. Без, гадәттә, аңа игътибар итмибез, борчып бүлдереп йөрмибез. Бу юлы да игътибарсыз калдырасы идем, үз исемемне ишетеп кенә туктап калдым, аннан соң тыңлап торырга мәҗбүр булдым. Әни минем эшләремнең җайланып китүен, күп акчалар килүен теләп дога укый иде.

– Ата-бабамнар рухына дога кылам... – дигән сүзләрен ишеткәч, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен читкәрәк киттем.

Башта кызык тоелды.

Соңыннан күзгә яшь тыгылды...

Ата-бабалар рухына бәйле көнгә калдыммыни?!.

Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк инде аның, тик мин күпмедер дәрәҗәдә өметләнгән идем, шулкадәр ихлас теләкләр кабул булыр да минем эшләрем җайланып китәр кебек тоелган иде.

* * *

Күз бәйләнсә дә, өйгә кайтасы килми. Күңелдә бераз үпкә дә бар кебек. Кемгә икәнен генә төгәл белмим. Әти белән әнигә. Әйе. Битәрлиләр, гаеплиләр... Күңеленә яткан эш таба алмаган өчен генә үз балаңны шулай читләтергә, гел боргычлап торырга ярыймыни инде?!. Үз-үземә үпкәм зур: тот та тәвәккәллә бит инде. Йөр шунда ит чабып. Алланың кашка тәкәсемени син? Кулыңнан башка нәрсә килми икән, булдыра алганыңны кыланырга кирәк. Ә син, имеш, һәркем үз вазифасы белән... Дөньяга. Ник икәнен төгәл генә белмәсәм дә, дөньяга да беркадәр үпкә бар. Үземне бар җирдә дә үги итеп тоям. Нәкъ менә кадрлар бүлегендәге теге ханымның бүлмәсендәге кебек. Бөтен нәрсә мине чит итә, кайдадыр этеп чыгарырга тели кебек.

Караңгылык буйлап атлап киләм. Төнге ишегалдында күзгә төртсәң, күренерлек түгел. Монда агачлар биек булып үскән, аннан-моннан таралган яктылыкны ерак җибәрмиләр. 

Кинәт якында гына хатын-кызның үзәк өзгеч тавышы ишетелде:

– Нишлисез сез?! Аһ!..

Аңа ир-ат тавышы мыгырдап җавап бирде. Хатын-кыз тавышы елауга әйләнде. Аны дөп-дөп ашыккан аяк тавышлары күмеп китте. Ни булганын ачык күрмәсәм дә, ханымның нәрсәсендер талап алганнарын чамаладым инде. Аяк тавышларыннан үсеп чыккан ике шәүлә тиздән йөгерә-атлый минем якка табан килүче ике ир-атка әверелде. Арырак ханымның ярсып елаганы ишетелә. Мин нишләргә икәнен уйлап өлгергәнче, үз тавышымны ишеттем:

– Тукта! Нишлисез сез?

Килүчеләрнең туктап, миңа үзләренең нәрсә эшләүләрен тәфсилләп сөйләп торырга исәпләре юк иде. Атлаган уңайга берсе кинәт өстемә сикерде, мин читкә тайпылдым, шулай да аның йодрыгы колак төбен сыдырып үтте. Мин икенчесенең кулындагы хатын-кыз сумкасын эләктердем дә кинәт кенә тартып җибәрдем. Сумка каешы нык булып чыкты, ул минем кулны да авырттырды, ирне дә тигезлеген югалтырга мәҗбүр итте, һәм мин аны саллы гына апперкот белән каршыладым. Карак  чайкалып китте, ләкин егылмады. Ул арада ирләрнең икенчесе ияк төбемә тондырды. Кинәт кояш чыккан кебек булды. Мин үземнең кайдадыр очуымны тойдым. Әмма шундук һушыма килдем. Исерек кеше кебек чайкала-чайкала кайдадыр атларга маташам. Ирләр инде юкка чыккан. Сул яктан ияк асты туңдыргыч укол кадагандагы кебек оеп тора.

Кинәт милиция машинасы килеп туктады, аннан чыккан өч кешенең берсе хатын янына юнәлде, калган икесе выжт итеп минем яннан йөгереп узып китте. Чайкалып атлагач, исереккә исәпләделәр бугай, миңа артык игътибар итеп тормадылар. Подъездлар алдына, яктырак урынга чыккач кына мин чайкалудан туктадым һәм шундук теге сумканың кулымда икәнен тойдым. Бу үзенә күрә бер куаныч кебек иде. Юкка гына өлеш эләктермәгәнмен ич, теге ханымның сумкасын саклап алып калганмын. Мин елмая биреп алар ягына атладым.

Ханым инде бераз тынычланган, кулларын болгый-болгый тәртип сакчысына ниләр булганын аңлата иде. Мине күрүгә бер мәлгә сөйләвеннән туктап катып калды һәм икенче мизгелдә кычкырып җибәрде:

– Минем сумкам! – Һәм ул миңа ташланды. – Карак! Менә ул карак!

Аз гына соңласам, тоткынга әйләнәсе идем. Наручник келтерәп ябылганчы, кулны алып өлгердем, ә моны көтмәгән полиция хезмәткәре һушына килгәнче, мин инде ун-унбиш метрны йөгереп узган идем. Ул минем якка ташланды һәм иптәшләренә сөрән салды. Үзем моннан ерак яшәмәгәч, бу тирәнең бормаларын яхшы беләм. Начар да йөгермим...

 

* * *

Юлны беләм, дисәң дә, тәртип сакчыларының кууыннан күз тонган бугай, әллә нинди урман сыман җиргә килеп чыкканмын. Мин башта каршыда торган текә генә тауга игътибар иттем һәм дертләп киттем – безнең шәһәрдә мондый тау булырга тиеш түгел иде бит, дип уйладым. Ә ул бар иде, әле мин тау түбәсенә үрмәләп баручы ике кешене дә абайлагандай булдым. Озын киндер күлмәк өстеннән камзул кигәннәр, аякларында – читек...

Юк, мондый хәлнең чынбарлык булуы мөмкин түгел дип түбәнгә бактым һәм... Мин үзем дә тауның бер өлешендә идем, ә түбәндә, мин торган урыннан әлләни ерак түгел җирдә елга ага, аның ярлары буйлап кешеләр сибелгән... Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән яр читендәге күлләвекләрдә ялтырап яткан сыекчаны җыеп йөриләр...

Шайтан алгыры!..

Мин күзләремне йомып, башымны селкеп алдым.

Файдасы тиде, тау да, елга да, кешеләр дә юкка чыкты. Үзебездән артык ерак булмаган бер исемсез паркка килеп җиткәнмен икән. Кышларын чаңгы шуарга гына йөрештерәбез, шуннан ары бу тирәгә аяк та баскан булмаган икән. Мин кайда икәнемне аңлагач та тирә-ягыма күз салып тордым. Теге тау да, елга да, кешеләр дә – гомумән, шундый күз адаштыруга сәбәпче булырдай бер күренеш тә сизелмәде.

Шуннан чалбарымны күтәреп, өс-башымны тәртипкә китереп куйдым. Монысы тынычлану өчен генә булды бугай, һәм ул чынлап та тынычландырды. Бары тик шунда гына игътибар иттем – теге сумка һаман миндә икән бит. Хәзер инде теләсәм-теләмәсәм дә, ул сумканы ташлап калдырырга кирәк иде. Ә ташлар алдыннан эчендә нәрсәләр барлыгын тикшереп карау һәрвакыт мәҗбүри.

Ләкин сумкада озаклап казынырга насыйп булмады. Аны-моны карамыйча гына, кулны тыгу белән тотарга уңайлы бер нәрсә сөйрәп чыгардым. Кәшилүк иде бу. Кулга тотуга ук саллы булып тоелган иде, ә ачып җибәргәч, бөтенләй катып калдым. Гаҗәпләнү! Шок! Бүтән бер сүз белән дә аңлатып булмый торган халәт инде. Бераздан аны курку тойгысы алыштырды. Үзем дә сизмәстән тирә-ягыма каранып алдым – хәвеф-хәтәр күренми. Күренергә дә тиеш түгел, чөнки хәвеф тирә-юньдә түгел, ул минем күңелдә.

Кулымдагы акчага карап күпме торганмындыр, белмим. Тик шуны әйтә алам, биш меңлекләрдән торган калын гына шушындый пачкага бик озак вакытлар буена карап торырга мөмкин икән.

Акчасын алгач, документларын ни җитте җиргә ташлап калдыру гаделсезлек кебек тоелды. Алар артыннан йөрү җиңел эш түгел, вакыт та акча да кирәк. Әле бер паспорт кына да түгел бугай бит монда, әллә никадәр документ... Якындагы киосктан пакет сатып алдым да сумканы шуның эченә тыктым. Бераз баргач, автобус тукталышындагы эскәмиягә утырып тирә-якны күзәттем. Хәер, күзәтерлек әлләни нәрсә юк иде. Кеше-кара күренмиме дип кенә күз салгаладым бугай. Һәм пакетны шунда «онытып» калдырдым. Бер-ике адым атлауга артымда музыка тавышы ишетелде. Мин борылып карамый булдыра алмадым. Тавыш мин калдырып киткән пакеттан килә иде. Димәк, анда телефон да булган.

Мин кире борылмадым. Юл аша чыгып каршыдагы тукталышка йөгердем. Бер автобус якынлашып килә иде, йөгергән уңайга шунда кереп бастым да тәрәзәдән үзем калдырып киткән пакетка карадым. Анда бер машина килеп туктаган, машинадан төшкән таза гәүдәле ир-егет теге пакетны эләктергән дә тирә-ягына каранып, кемнедер эзли иде. Бу инде полиция затыннан түгел... Димәк, нәкъ вакытында китеп котылганмын.

 

* * *

Өйгә кайтканда, әти йоклап киткән иде инде. Әни тагын намазлык өстендә утыра. Аның бер сәер гадәте бар, ниндидер эшкә тотындымы, төбенә төшмичә туктамый. Бер мәлне фатир тәрәзәләрен алыштыру өчен алдан акча түләп куйдык та тегеләр мошенниклар булып чыкты – әллә күпме кешенең акчасын шулай җыйганнар да югалганнар. Әти кул гына селтәп куйды, кайдан табасың инде хәзер аларны, юкка вакыт үткәргәнче, башка җирдән акча эшләү җайлырак. Ә әни башкача уйлый иде. Ул ничек итсә итеп, көн-төн чабып теге акчаны кире кайтаруга иреште. Менә шундыйрак гадәте бар аның. Бу кайчагында бик әйбәт, кайчак җанга тия. Чөнки ул бер нәрсәне теленә алса, өзми дә, куймый да. Ходай Тәгалә белән дә шулай үзенчә сөйләшергә булган, ахры. Әнә бит, көн дими, төн дими, намазлык өстендә утыра. Мин, әлбәттә, аңа бик ышанып җитмим. Дога гына ярдәм итсә, бөтен мулла да миллионер булып бетәр иде. Ә әни...

Кинәт минем уйларым тотлыгып калды. Бүген көн буе чабып йөреп тә бернинди уңай үзгәреш күрмәгәч, дога-фәләненә кул гына селтәгән идем.  Әле башкасын хәтерләдем... Минем кесәмдә бер пачка... Банк төргән пачка түгел инде бу, алар бит һәр купюраны йөзәр данә итеп, нәрсәгәдер әзерләп куя. Бу андый түгел. Кулдан төрелгән... Шуңа күрә күпме икәнен санап карамыйча әйтеп булмый, әллә йөз данә анда, әллә ике йөз... Акча тотып өйрәнмәгәч, каян беләсең... Ләкин шунысы хак: ул акчалар миндә. Күпмедер вакыт эчендә биш йөз мең тирәсе акча кулыма килеп керде. Хәтта минем теләгемне, ризалыгымны да сорап тормыйча. Һәм шул килеш тә мин әле әнинең догасына шик белдереп торган булам. Ә кем әйтә ала бу әнинең теләкләре тормышка ашудан түгел дип?

Мин әлеге вакыйгаларны тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрдем. Әйтеп, адәм ышанмаслык хәл иде бу. Бер уйламаган җирдән кулыма шулкадәр акча килеп керде һәм мин бар хәвефтән дә исән-аман котылдым. Ә тукталыштагы вакыйга. Берничә минутка гына соңласам да, яныма джип килеп туктаячак иде. Ә андыйлар күзенә чалынсаң, мондый очракта язмышың нәрсә белән бетәрен төгәл әйтеп булмый. Каян, ничек эзләп тапканнар? Мин шундук телефон тавышын искә төшердем. Шуның аша, әлбәттә. Тик аларның шулкадәр төгәллек белән эшләве һәм минем нәкъ үз вакытында китеп котылуым... Кинәт күңелне шик айкады. Котылуыммы? Алар эзлиләрдер бит инде һаман. Бәлки, минем кем булуымны да ачыклау мөмкинлекләре бардыр?

Мин шундук киемнәремне алыштырдым да өстемнән салганнарын бер пакетка тутырып урамга чыгып киттем. Подъезд алдында кемдер көтеп торадыр, күзәтәдер кебек тоелган иде. Беркем дә булмады. Пакетны күрше йорт алдындагы чүп контейнерына ташлап, өйгә кергәндә, әни кухняга чыккан иде инде.

– Ничек хәлләрең, балам?

– Синең хәер-фатихаңда, – дип елмайдым мин, аның намазлык өстендә утыруын күз алдына китереп. – Ата-бабалар рухы ярдәм итә...

Ул сынап карап торды да елмайды:

– Алай димә, балам, ярдәм итәр. Ата-баба рухы – зур нәрсә ул.

Әни бу темага озак сөйләргә мөмкин иде. Нәрсәдер турында сөйләү өчен аңа белем кирәк түгел, бер үк фикерне әллә күпмегә төрләндереп әйтә белә, ишеткән-күргәннәрен темага яраклаштырып мисал китерергә дә мөмкин. Шуңа мин сүзне икенчегә бордым:

– Әни, мин иртәгә китәм.

– Ничек китәсең? Кая китәсең?

Кая икәнен мин үзем дә белми идем. Ләкин әлеге хәлләрдән соң монда калу да бик отышлы түгел, каядыр китәргә, беркадәр вакытка булса да, югалып торырга кирәк.

– Авылга, – дидем мин үземнең шулай оста алдаша белүемә үзем дә сокланып. – Дәү әтиләрдә бер-ике көн торам да андагы иптәш малай белән Себергә китәбез. Эшкә урнашырга. Азаматны хәтерлисеңдер бит?

Бер карасаң, бу артык шыттыру да түгел, Азамат чынлап та миңа эш урыны табарга вәгъдә иткән иде. Ул сүзендә тора белүчән егет. Иртәме-соңмы нәрсәдер китереп чыгарачагына өметем бар иде. Азаматны әни дә яхшы белә. Һәм хөрмәт итә. Шалтыратырга кирәк әле аңа...

Әни моны ишетү белән рәхмәтле күзләрен күккә төбәп алды. Бер генә мизгелгә. Тик мин моны сиздем дә елмаеп куйдым. Ялваруларымны Ходай ишетте, Аллага шөкер, дип уйлады инде ул... Ләкин шундук өтәләнергә кереште:

– Бернәрсәм дә әзер түгел бит әле, ник аны алданрак әйтмәдең?

– Берни дә кирәкми, – дидем мин тыныч булырга тырышып. – Кием-салымнарны бүген тутырам.

– Ә акча? Акчаң да юктыр бит?

– Бар, әни. Бераз җыйдым мин.

– Күпме генә җыя аласың инде син... Туктале, менә монда бераз мая бар иде...

Ул ай-ваема карамыйча залга чыгып китте... Мин теге акчаларны чыгарып салудан, «менә, әни, бурычларыгызны түләгез, бераз иркен сулап алыгыз», – диюдән чак тыелып калдым. Акчаны күңелгә сыйдыру да кыен икән.

Һәм ялгыш сүз әйтеп ташламыйм, дип, балконга чыктым...

Күк йөзе чалт аяз иде. Кояш елмая, баш очында гына ак болытлар йөзә. Аларга күз салу белән мин үземнең дә талгын гына йөзеп баруымны тойдым. Шундый рәхәт халәт, канатларыңны җәеп, бөтен дөньяны куеныңа алырдай булып кинәнеп, талгын гына йөзәсең... Беркем комачау итми, бер хәсрәтең юк – күңелеңдә чиксез бер ләззәт, әйтеп бетергесез хозурлык...

Шул ук вакытта аңның кайсыдыр өлешендә әлеге халәтнең бик үк дөрес түгеллеген тоемлау да юк түгел иде. Һәм мин шигемә дәлил эзләгәндәй җиргә бактым.

Ләкин җир дә тоташ гүзәллектән тора. Түбәндә бормаланып елга ага, аның ярларын әле текә тау, әле куе урман алыштыра, шул рәвешле беркадәр баргач, агачлар бәләкәйләнә, куаклыкка әверелә һәм бераздан бөтенләй юкка чыгып, ялан җир башлана. Хәер, моны өстән караганда гына ялан дип әйтеп буладыр, чөнки түбәнгә төшсәң, бу урыннарның сазламык икәне күренә. Әле анда, әле монда хасил булган кечкенә күлләвекләр кояш нурында төрле төсләргә кереп ялтырый. Бу күлләвекләрдә гади генә су түгел, йә  алтын, йә гәүһәр, йә әллә күпме төсләргә кереп балкый ала торган тагын ниндидер тылсымлы җисемдер сыман тоела...

Уйсулык буйлап кешеләр сибелгән. Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән күлләвекләрдәге сыекчаны җыеп йөриләр...

– Улым!

Көтмәгәндә ишетелгән бу тавыштан мин сискәнеп киттем. Һәм ашыгып күккә күз аттым – төн. Җиргә карадым – шәһәрнең гадәти урамы буйлап машиналар агыла... Һәм бер мизгелгә аптырап калдым... Нәрсә булды соң бу? Акылдан шаша башлавым түгелдер бит? Куркуым чынлап булса да, мин баягы күренештән аерылырга теләми идем. Тик әнинең тавышы тагын ишетелде һәм мин өйгә керергә мәҗбүр булдым.

Ләкин эшләрне бетереп урынга яту белән ул дөньяга кабат әйләнеп кайттым. Төш идеме бу, чынбарлыкмы – мин шул дәвердә һәм барысын да күреп-белеп тора идем...

 

ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: