Депрессия (повесть)

Кәбир киштәдәге китапларны караштыргалап кич җиткерде. Тәрәзә артында караңгылык куера башлагач кына, бүген юньләп тамагына ашамаганы исенә төште. Хатыны Сабрина иртәдән Самарадагы ахирәтенә кунакка барам дип чыгып киткән иде. Берүзе калганына ир шатланып та куйды. Холкы-фигыле буенча ул ялгыз бүре иде. Гомере буе шау-шулы компанияләрне, җыелышып күңел ачуларны, дуслар дигән булып кемнәр беләндер өйлегешеп йөрүләрне яратмады. Тын бүлмәдә, йомшак диванда ялгызы булуны ул бар дөнья шатлыкларыннан артыграк күрә иде. Шуңа да бүгенге көн аның өчен үзенә күрә бер бәйрәм булды. Иртәнге якта урам аша урнашкан паркта озаклап киләп сарып йөрде, менә әле китаплары арасында онытылды. Артыгы кирәкми иде аңа. Күңел хушлану бер нәрсә, әмма организм үзенекен таләп итә, бүреләр улый башлаган иде эчтә. Аш бүлмәсенә чыгып, тартмаларны шап-шоп ачкалап япкалады ул, суыткычта чокчынды. Кыштыр капчыкка тутырылган пилмәннәрдән яхшырагын тапмады. Бу нигъмәтне әзерләүнең артык катлаулылыгы юк. Быкырдап кайнап утырган суга килога якын пилмән тондырасың да, биш минуттан патшалар ризыгы өстәлдә була. Шартына китереп, бер шешә сыра ачты, тәрилкәдә өелеп торган пилмәннәрне каймакка манып ялт иттереп куйды. Артыннан сыра белән юдыргач, изгәләнеп беткән диванына чыгып сузылды. Кулы, гадәт буенча, телевизор пультына үрелде. Әмма кабызмады шул сихер тартмасын Кәбир, ут алмый гына ята бирде өйрәнгән урынында. Тамагы тук, ләкин күңеле урынында түгел иде. Үткән атнада башланды бу йөрәк җилкенүләре. Сәбәбе дә юк кына нәрсә төсле иде. Таныш рәссамнары белән ул яшьләрнең күргәзмәсен ачуда катнашты. Мондый тантаналар, гадәттә, бер-берсенә игезәкләр сыман охшаш була. Мәдәният министрлыгы вәкиле баш сүз сөйли, олпат мэтрлар җилкенчәкләрнең иҗатына кагылышлы берничә җылы сүз әйтә. Аерым күзгә бәрелгән картиналар каршында тукталып фикер алышулар була. Иң соңыннан барысы җыелышып күршедә урнашкан кафеда бераз тамак чылаталар, үткәннәрне искә алалар, яшьләргә акыллы киңәшләр бирәләр. Шуның белән йомгаклана күргәзмәне ачу тантанасы. Рәссамнарның кайсылары соңгы өлешендә катышмый да. Кемнедер чирләре хәмер кабудан катгый тыя, кемнәрдер әхлаклы йөзләренә кафе ише нәрсәләрдә чиле-пешле котлет ашап, арзанлы аракы чөмереп тап кундырасылары килми, беришеләр, чынлап та, бик югары баскычта тора. Аларга инде кара халык арасында вакланып йөрү килешеп бетми. Шәхсән барды, кушсалар – басып сөйләде, салсалар – каплап куйды. Ә нигә үзеңне коллективка каршы куярга? Арада сөйләнгәннәрнең күбесе белән Кәбирнең бервакытта да күпчелектән аерылганы булмады, чакырсалар – ул риза булмый иде. Әмма һәрчак елмая төшеп, ипле генә баш кагып, уңай фикердә булганлыгын белдерә, җөпләп бер-ике сүз өсти. Эчеңдәгесен кем белсен, ә менә каршы төшә башласаң, дошманнарың артуын көт тә тор. Кирәкме андый тормыш Кәбиргә? Үткән атнада булган күргәзмә дә башкалардан аерылып тормый иде. Барысы да күнегелгән тәртиптә барды. Төркемгә ияреп йөргән Кәбир, эче пошып, һәр минутны этеп-төртеп үткәрде. Шулай да чыгып китүне яхшысынмады. Бар иде арада очлы күзләр, кырыкка төрләндерерләр иде гамәлен. Безне хөрмәт итми, үзен әллә кемгә куя, артык җире юк, сәнәктән көрәк булган, диярләр иде. Әле анда гына калсалар. Алдагы көннәрдә үч саклап, кара янып йөрмәсәләр. Иптәшләре елмайганда – елмайган булды, нидер сөйләсәләр, уйчан чырай чыгарып, игътибарлап тыңлагандай кыланды. Шулай тыныч кына үтеп китәр төсле иде барысы да. Әмма зал буйлап тагылышып йөри торгач, зур булмаган картина янында тукталдылар. Кәбир дә, кызыксынып, кемнеңдер иңбашы аша үрелеп, әлеге рәсемгә бакты. Картинаның композициясе гади генә иде: ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, күзләренең төсе уңып, йөзен сырлар баскан авыл карты бирчәйгән кулларын малай йоратының иңбашларына салган да зәңгәр офыкка текәлгән. Кыйгач канатлары белән бәрелә язып, кара карлыгач оча яннарында. Арткы фонда чак бөреләнгән каен җилдә тибрәлә. Карауга, яз сулышы кагылып калгандай булды Кәбиргә. Бабай да якын кешесе төсле таныш тоелды, бу сипкелле малайны да кайдадыр очратканы булды шикелле аның. Икенче мизгелдә, гадәт буенча, җитешсезлекләр эзләп күз йөгертте ул, күңелендә ниндидер каршылыклы тойгылар уянды. Тапкан язар нәрсә, нәрсәгә киндер, буяу әрәм иткән диген. Мондый бабакайлар чат саен, бер-берсеннән аермалары шулкадәр генә. Гомер буе изелеп-сытылып нужа йөге тарткандыр да хәзер түшәмгә төкереп пенсия акчасын ашап ята торгандыр карчыгы белән. Белгәне камыт, дирбия, тәртә дә арбадыр. Ат йөген, бәлки, килештереп төйидер анысы, балта эшенә маһирдыр, йә, шуннан? Казанны бер-ике тапкыр килеп күргәндер, район хастаханәсендә бүсерен кискәннәрдер. Менә аның тормыш юлындагы истәлекле вакыйгалар. Кат-кат район гәзитен укый торгандыр, хөкүмәт башлыкларын сүгеп кинәнәдер. Ике җөмләсенең берсе: «Менә без яшь чакларда...» – дип башланадыр. Үсеп таралышкан балаларының тормышлары белән мактанып ирәядер. Тегеләре йә тимер калдыклары җыеп, йә мунча миче эшләп акча суга торганнардыр. Елтыр күзле малай оныгыдыр, тәгаен. Гел берәр чатаклык чыгарып кына торадыр әле юеш танау. Әллә сугыш чукмарыдыр, йә барып чыккан әләкче. Укуга хирыслыгы шикле. Яхшы укыса, компьютерыннан аерыла алмыйдыр, уен уйнап үтәдер көннәре.
Ниндидер ярсу тойгысы үскәннән-үсә барды Кәбирнең күңелендә бу иҗат җимешенә карата. Тирә-яктагылар да беравык карап тордылар да дәррәү рәсемнең кимчелекләрен санарга тотындылар. Имеш тә, кулланылган төсләр артык кычкырып тора, колорит сакланмаган, динамика-статика бәйләнеше юк, перспектива законнары бозылган һәм башкалар, һәм башкалар. Соңыннан бердәм нәтиҗә ясадылар: бу рәсем китч мисалы, автор, популярлыкка омтылып, сәнгатьнең бар кануннарын аяк астына салып таптаган. Шуңа да бу рәсемне 
күргәзмәдән бөтенләй алып куйганда яхшырак буласы икән. Коллегаларының фикерләрен тыңлап торганда, ике төрле караш җанын җәфалады Кәбирнең. Бер яктан, рәсемне хурлап әйтелгән сүзләр аның күңеленә сары май булып ятты. Шул кирәк борын асты кипмәгән яшьләргә, дип, һәр әйткәнгә имза салып торды ул. Әле сәнгать белеменең әлифбасын да эстәмәгән, теоретик яктан аксаган, башларында җил уйнаган малай-шалай, бугаз ертып, мин-минлекләрен исбатларга алына. Ни тормыш тәҗрибәсе юк үзләренең, ни шәхес буларак җитлекмәгәннәр. Эт чаба дип бет чаба, кем әйтмешли... Икенче яктан, нигә үз- үзеңне алдарга, авторның таланты һәр штрихта, һәр чагу төстә ярылып ята иде. Кайдан килгәндер ул җитлекмәгән нәрсәгә шундый осталык, пумаласы кагылган урыннарга җан өргән диярсең... Яшь рәссамның картинасын хурладылар, ни гаҗәп, кафега кереп, субординацияне саклап (азау тешләре чыккан мастодонтлар, җитәкче урыннар биләгән иҗат әһелләре, дәүләт премияләренә лаек танылган рәссамнар, башкаларны терсәкләре белән төрткәләп кояш астына үрмәләгәннәр, төрле постау куштаннар, күренеклеләрнең туганнары, дус-ишләре түрне биләделәр), өстәл артына урнашканнан соң да сөйләшүләр әлеге картина хакында барды. Әлбәттә, бирелгән бәя уңай якка үзгәрмәде. Бер-ике чәркәдән кызып алган иҗатчылар, отыры кабынып, сүзләрне сайлап тормыйча, төкерекләрен чәчтеләр. Бәхетсезлегенә күрә, яшь автор үзе дә ишек төбендәге урындыкка артын төртергә батырчылык иткән, имеш. Полотнолары күрше өлкә музейларында эленеп торган Куптарайский никтер авторның кемлеге белән кызыксынасы итте. Арада булган яшьләр, бер-берсен уздырып, әлеге мескен егеткә төртеп күрсәттеләр. Куптарайский, арыслан ялы төсле чәчләрен артка ташлап, урыныннан күтәрелде, тишеп чыгарырдай булып, юка гына гәүдәле егеткә карап катты. Авыр карашны күтәрә алмый, теге дә торып басты, бите кара янып чыкты.
– Син кем? – дип залны яңгыратты Куптарайский, баскан урынында чыдап тора алмыйча. Бу тавыштан барысы дерт итеп төште. Егетнең тубык башлары дер-дер калтырыйдыр дип уйлап куйды кулындагы чәнечкесен авызына җиткерә алмый туктап калган Кәбир.
– Мин... Мәҗитов, – диде өзә-ерта егет. Тавышы шактый сыек яңгырады аның.
– Ма-җи-тофф, ха... – дип, артистларча кулын алга ташлады Куптарайский, – син кем булдың сәнгать даирәсенә шул шапшаклыкларыңны йөкләп керергә? Со свиным рылом в калашний ряд... Әзрәк өйрәтмәделәрмени соң сине остазларың хәреф танырга? Полутоннарның нәрсә икәнен беләсеңме син, киндер пычратучы? Кызыл төскә шәмәхәне ялгый бу малай, чем-кара белән сурикны аталандыра.
– Мин... мин... – дип акланырга теләде егет кисәге, әмма Куптарайский аңа нәрсәдер әйтергә ирек бирмәде.
– Вон! – дип бармак төртте ул ишек ягына. – Вон! Утырма һава бозып чын сәнгать әһелләре арасында...
Теге егеткә чыгып китүдән башка чара калмады. Бу ямьсез күренештән соң өстәл артында киеренке тынлык урнашты. Кемдер ашау белән мәшгуль булып кыланды, кемдер күршесенең колагына нидер шыбырдады, кайсысы кесәсенә шап-шоп суккалап, нидер эзләп маташты. Куптарайский үзе, ах-ух килеп, урындыгында кыбырсынды. Гадәттә, һәр оешкан төркемдә бер телгә беткән адәм табыла. Бу юлы туган киеренкелекне Машков таратып җибәрде.
– Иптәшләр, дуслар, коллегалар! – дип сикереп торды төче телле Анатолий.

– Сәнгать – үлемсез! Ләкин аны якларлык тарафдарлары булган чакта гына. Яшьләрне туры юлга салу – безнең бурыч. Шуңа күрә алар ачы дөреслекне кабул итә белсеннәр. Коллегабыз чын йөрәктән әйтә аларга хаклыкны, чөнки ул бөек сәнгать өчен гомерен сарыф итәргә әзер. Без барыбыз гүзәллекнең тугры коллары, әйдәгез әле, шуның өчен чәркәләрне тотыйк. Бөек Достоевский әйткәнчә: «Красота спасёт мир!»
Бу тостка барысы да ризалашып чәркәләргә үрелделәр. Әкренләп сөйләшүләр икенче агымга кереп китте. Кәбир нотык хуҗасын күзәтте. Теге, үз-үзеннән канәгать булып, алдындагы салатны киң авызына калаклап йөгертә иде. Машков чукындырылган татарлардан иде. Кайдадыр өлкәдә, мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, Казанга килеп урнашкан. Чыдамлы эш атына тиң иде ул. Гел кайдадыр ашыга, кемнәр беләндер элемтәгә керә, җыелышлардан калмый, югары даирә затлары арасында бутала, калым артыннан калым табып кына тора. Әле ул авылдагы урыс чиркәвен изгеләр сурәте белән бизи, йә берәр түрәнең автобиографик әсәрен рәсемнәр белән тулыландыра, милләттәшләребезнең халык костюмнарын яңартуда катнаша. Һич тик торганы юк. Шуңа да материаль авырлыклар кичерми, җитеш яши. Менә сәнгатькярләр арасында абруе түбән булганына эче поша, тиресеннән чыгардай булып, үзенең даһилыгын исбатларга тырыша. Берәр төрле конкурс игълан ителсә, катнашмый калмый. Нигә яшерергә, гадәттә, андый конкурсларда беренче урыннар билгеләү талант югарылыгына карап түгел, ә бөтенләй башка үлчәмнәрне исәпкә алып эшләнә. Монысының яше алтмышка җиткән, үз гомеренә бер тапкыр булса да бүләк алып карасын, күпме буяу исраф итте, диләр. Тегесенең баҗасы Министрлар Советында урынбасар, берәр файдасы чыгар дип фикер йөртәләр. Өченчесенең хатыны усал, көн дә идарәгә килеп, иренә дәрәҗә юллый, кемне очрата – шуның тетмәсен тетә, тыгылсын тамагы, дип кул селтиләр. Күптөрле сәбәпләр тәэсир итә урыннарны билгеләгәндә. Саный башласаң, кулдагы бармаклар җитмәс. Менә Машков та төрле юлларны табып (жюри әгъзаларын лыкынганчы сыйлау йә кыйммәтле бүләк төртү бик отышлы юл!), дипломга, премиягә ия булырга ашкына. Еш очрый андый дан өчен мөкиббән киткән адәмнәр. Түрәләрнең әйткән бер мактау сүзе аларга җегәр бирә, мадәт өсти. Алар өчен язган картиналары нинди югарылыкта булуы артык мөһим түгел, исемнәре яңгыравы кадерлерәк. Шулай инде, гади халык каян аешына төшенсен синең сурәтләреңнең, ул күбрәк матбугат битләрендә, радио-телевидениедә исемеңнең ни дәрәҗәдә яңгыраганына карап бәяли.
Табынның калган өлеше билгеле тәртиптә дәвам итте, гадәти тәмамланды да. Яшерәсе түгел, үзләрен югары көчләр тарафыннан сайланып алынган затларга санаган иҗат кешеләре иҗат итү өчен хәмерне иң кирәкле шәй дип исәпли. Тора-бара ныклап дуслаша шешә белән. Минем нечкә күңелемә тынычлык табар өчен йоткаларга туры килә, дип аклана. Өстәл артыннан кузгалганда, арада берничә йөгәнсез бәндә тәмам кондициягә килгән иде инде. Аларны яшьләр култыклап алып чыктылар, хөрмәт йөзеннән өйләренә кадәр илтеп куярга теләк белдерделәр. Кәбир Сәлимов артыгын эчмәде. Гомумән, эчсә – күрсәтми, тартса – ешламый иде ул, күбрәк кеше сөйләгәнне тыңларга гадәтләнгән иде, артыгын әйтеп ташлаудан үзенә күрә саклану чарасы бит ул. Күргәзмә ачу тантанасы үтеп китте, әмма Кәбирнең күңелендә төер калдырды. Әлеге дә баягы картина күңеленә тынгы бирми иде аның.
Бер-ике көн икеләнеп йөрде дә (берәрсе белеп калса!), вакыт табып, тагын барып керде ул телгә алынган күргәзмәгә. Әллә Куптарайскийның тәнкыйтен 
исәпкә алмаганнар, әллә куллары җитмәгән, теге рәсем һаман урынында эленеп тора иде әле. Бу юлы инде Кәбир озаклап тукталды картина каршында. Кереп-чыгып йөрүчеләр юк чамасы иде. Бүгенге авыр заманда рәсем карап йөрү кайгысымыни кешеләрдә? Дөресен әйткәндә, иң җитеш чакларда да халык тыгылышып йөрми күргәзмәләргә. Нәрсә аңа рамның читенә чыгарып ясалган аршин зурлык балык яисә яшелле-зәңгәрле тәрәзәле күпкатлы йорт рәсеме? Линейка белән үлчәп, туры сызып та эшләнмәгәннәр, аварга торган кыек-мыек тораклар. Хәзер һәр кешедә машина хакы торган фотоаппаратлар, күңеленә ошаган теләсә нинди күренешне төшереп ала да зурайтып стенасына элеп куя. Хаклары да нинди бит әле, шул киндер кисәкләренә оялмыйча илле мең дә алтмыш мең дип язып элгәннәр. Шулайрак фикер йөртәләр халык вәкилләре. Музей хезмәткәре дә, алтмышны узган карчык, ишек төбендәге урынында кымшанмый утыра бирде, үзенең күзаллауларын аңлатып башны миңгерәтмәде. Тәрәзәдән сузылган көзге кояшның сүрән нурлары рәсемне үзгәртеп җибәргән иде. Ниндидер шатлык тойгылары уятты бу төсләр, барысын кырка өзеп, әнә шул карт белән малай кырына барып басасы килде Кәбирнең. Зәңгәр офыкка карап тын каласы иде, бит алмаларына иркәләп кагылган язгы исерткеч җилне тоясы иде. Дөнья бит ул син уйлаганча түгел, ул бөтенләй икенче, ач күзеңне, уян, дип чаң суга иде сыман бу картина. «Мин анысын үзем дә беләм», – дип, ишетелер-ишетелмәс әйтеп куйды Кәбир. Үз сүзләреннән үзе куркып калып, тиз-тиз тирә-ягына каранып алды. Ярый ла, ялгызы басып тора икән. Бар залны тагын бер кат күз алдыннан үткәреп, сәгатьтән артык йөрде әле ул. Күргәзмәдән Кәбир бөтенләй икенче кеше булып чыкты.
** *
Әнә шул көннән башлап Кәбир Сәлимовта депрессия башланды. Бу тойгы бер иҗат кешесен дә урап үтми торгандыр. Язасың, язасың да табак-табак битләр тутырып, төшенкелеккә бирелеп туктап каласың. Нәрсә турында язам соң әле мин, кемгә кирәк минем язганнарым, ни мәгънә йөрәктән чыккан бу сүзләрдә? Берәрсе кызыксынып укырмы, фәһем алырмы, үзгәреп китәрме, шакшылыкны киметерме әсәрем, дип үз-үзеңне газапларга саласың. Моңа кадәр гениаль әсәрләр тудырган бөекләр кат-кат язганнар бит инде бу турыда, синең – бөҗәккә тиң затның, энә очы кадәрле булса да яңалыгың булырмы, хисләр тирәнлеге, уйлар балкышы күренерме, дип хәсрәткә каласың. Иҗат – мәкерле остаз. Ул синең күңелеңне яулый, йөрәгеңне буйсындыра, гомереңне сарыф итә, сәламәтлегеңне какшата, җелегеңне суыра. Бар булмышың белән буйсынганда гына нидер тудырырга мөмкинсең. Буш вакытларыңны, тормыш шатлыкларын, нәфесеңне, ихтыярыңны корбан итүеңне таләп итә. Һәм, беркөн килеп, син барысының да юкка гына булганын аңлыйсың, уйлаган уйларың сафсата гына, язган юлларың чүпкә тиң. Бу – авыр халәт. Яшә-яшә дә, эшлә-эшлә дә мәгънәсезлек өеме янында ялгызың басып кал. Әнә шундыйрак уйлар башын тинтерәтте Кәбир Сәлимовның да. Тыштан караганда, барысы да элеккечә иде. Бер журналда рәссам вазифасын башкаруны дәвам итте. Вакытында эшкә килде, вакытында өенә кайтты, иптәшләре белән аралашты, кибетләргә йөрде, срогы чыккан паспортын алыштырырга документлар җыештырды, оныгының ярышта катнашканын карарга барды. Эш урынында алда туган сорауларны редактор белән хәл итте. Барысына таныш булган, шул ук Сәлимов йөри иде кешеләр арасында, әмма автопилотта йөргән төсле хис итте ул үзен. Шулай да бер ял көнне күрше урамдагы подвалда урнашкан остаханәсенә барырга көч тапты. Табигый яктылык нуры үтеп кермәгән бу почмакны болганышлар чорында мең бәлаләр белән кулга төшергән иде Кәбир. Төрле фасон яктырткычлар җайлаштыргач, мастерскойга охшап китте тагын. Иң мөһиме – бүлмә җылытыла иде. Елның теләсә кайсы фасылында килеп, кулга пумала алырга мөмкинлек бар иде. Соңгы араларда онытылып китеп эшләгәне булмады аның. Йә күңелне кузгатырлык, төн йокыларын югалтырлык идея табылмады, тормыш мәшәкатьләре басты, ялкаулык форсат бирмәде. Керүгә, ишек катында тукталып калды ул. Пәрдәләр капланган, тузан сырган киндерләргә, моңаеп агач аякларында басып торган, үзе белән бергә картайган мольбертына күз йөгертте. Буяу исләре, тынчу һава борынына килеп бәрелде. Бүлмә уртасындагы урындыкка килеп утырып, тәмәкесен кабызды, шарт-шорт бармакларын шартлатты. Ниндидер фикер туып, ашкынып эшләргә килмәгән иде ул. Бары үз тормышының максатына әверелгән һөнәрне барлыйсы, ясаган картиналарын, сызгалаган эскизларын кабат күз алдыннан үткәрәсе килде. Без барыбыз да балачакта онытылып рәсем ясарга яратабыз. Кемнеңдер ипле генә килеп чыга төсле, кемдер ике сызыкны тоташтыра алмый. Әмма һәркемгә ләззәт бирә бу шөгыль, шатлык өләшә. Тора- бара бу һөнәрне үзләштерүчеләр сирәгәя, алар арасыннан иләктән иләнгәннәре генә рәссамлыкны гомерлек юлдашы итеп сайлый. Кәбир үз-үзен белештерә башлаганнан бирле рәсем ясап матавыкланды. Кулына нәрсә эләксә, шуның белән, кайда туры килсә, шунда рәсем төшерде, кулы кычытып кына торды. Мәктәптән чәлдергән акбур кисәге белән койма такталарына иптәшләрен кәкре борынлы, кап корсаклы итеп ясап көлдерә иде. Акшарланган мичкә күмер белән сызгалаганы өчен чыбык эләкте үзенә. Рәсем дәресләрен көтеп ала торган иде. Укытучысы да аны башкалардан аерып мактап бушый алмый иде. Стена гәзитләрен ул бизәде, иптәшләренә рәсемне ул ясап бирде, бәйрәмнәргә багышланган конкурсларда ул беренчелекне алды.
Үз һөнәрен яраткан укытучы, малайның осталыгын хәленнән килгән кадәр үстерергә тырышты, вакыт табып, өстәмә шөгыльләнде. Рәссамнар турында укырга китаплар бирде. Йотлыгып укыды андый китапларны Кәбир, могҗизага тиң язмышларын уйлап әсәрләнде. Шулай да буламы икәнни, дип шаклар катты авыл баласы. Мәсәлән, теге ике грек рәссамының үзара ярышы турында гыйбарә ташка басылгандай хәтеренә бикләнеп калды. Билгеле көнгә үз рәсемнәрен кешеләр хөкеменә китергән ул бөек затларны өнендә күргәндәй булды. Исемнәре хәтерендә калмады. Әмма беренче афиналы үз рәсемен күргәзмәгә куйгач, очар кошлар тукталып, киндердәге җимешләргә ябырылган. Хәтта кошларны саташтырган чын иҗат. Икенчесе үз рәсемен китергәч, иптәше, түземсезләнеп, аннан рәсемне каплап торган пәрдәне ачуын үтенгән. Баксаң, шул пәрдә буяулардан ясалган булган, имеш. Бу юлы инде рәссам тикле рәссам чынбарлыкны ясалмалык белән бутаган. Менә нинди рәссамнар булган дөньяда! Кәбирнең дә тизрәк үсеп җитеп, аларга тиң булмаса да, шулар төсле маһир буласы килә иде. Укыды ул, яхшы укыды, комсызланып үз һөнәренең серләрен үзләштерде. Әйтергә кирәк, урта куллылардан күпкә өстенрәк рәссам булып җитеште. Аерылып торган үз стиле, үз техникасы бар иде аның. Әмма, әмма...
Кәбир, авыр кузгалып, рәсемнәрен барлап китте. Еллар буе кузгатылмаган киндерләрнең тузанын җиңе белән сөрткәләп, озын бер тормыш юлын хәтерендә яңартты. Менә бу почмакта әле аның студент елларында көн белән төнне ялгап ясаган рәсемнәре. Яшь чакта без барыбыз да максималист булабыз шул. Йә күккә ашарга кирәк безгә, йә барысын кире кагып, иблиснең үзен 
илаһилаштырырга. Йа Хода, нинди чирләр белән генә чирләп бетмәде ул чакларда булачак рәссам? Берара төрле ...измнар саташтырды аны. Фовизм, кубизм, футуризм, экспрессионизм, абстракционизм юнәлешләрендә эшлим дип җенләнде. Малевич, Кандинский, Шагал, Дали исемнәрен теленнән төшермәде. Хәтта сирәкләр ишеткән реди-мейд, энвайромент, кинетизм, хеппенинг агымнарын да үз итте. Тормыш чагылышы төсләрдә, тапларда, сызыкларда, чынбарлыкны деформацияләүдә булырга тиеш, дип, очраган берсенә исбатларга тырышты. Менә бу киндерләрдәге өчпочмаклар, бишпочмаклар, хисапсыз түгәрәкләр, аркылы-торкылы сызыклар, гарип- горабага тартым адәм сыннары, зәңгәр куллы, яшел гәүдәле, йорт куяныныкы төсле кызыл күзле адәмнәр – шул чорның шаһитлары. Бераздан капма-каршы фикерләр өстенлек алды рәсемнәрендә. Анысы гиперреализм дип атала, имеш. Фотолардагы төгәллек белән портретларында тәфсилләп һәр чәч бөртеген, йөзендәге нечкә капиллярларны, күз алмасындагы сизелер-сизелмәс кан тамырларын ясау чын сәнгать була дип кабул итте. Романтизм, рококо, барокко, модерн, готика, наив сәнгать – барысы да күңелен кузгаттылар аның, үз артларыннан әйдәделәр. Вакытлар үтү белән, санап чыкканнарның барысыннан да ваз кичте Кәбир. Әмма бу хыялланулар зур мәктәп булды, күп нәрсәләргә өйрәттеләр аны. Кайчандыр ашкынып язган рәсемнәренә игътибар белән карап торды ул. Моннан күп еллар элек үз-үзен аямый тырышкан шул егеткә карата хөрмәт хисе иде күңелендә. Әйдә, эшләгән эшләре җитлекмәгән дә булсын, хаталары күзгә ташланып торсыннар, ләкин самими беркатлылык, язганына ышану, дәрт бөркелә иде рәсемнәрдән. Алгарак китеп, Ленин портреты янында тукталып калды. Әйе, әйе, кайчандыр үтә кызыл рәсемнәрне дә шактый ясады бит ул. Теге чакларда, илне пыран-заран китереп таркатканда, бар вөҗүде белән кабул итмәгән иде ул үзгәртеп коруларны. Кемнәрдер Горбачёвның һәр әйткән сүзен дога урынына кабатлап йөргәндә, яңа, бәхетле тормышка тиенәбез, дип сикереп төшеп шатланганда, бу эйфория аңа кагылмады, ул теше-тырнагы белән каршы торды. Яшьлеге белән, уендагы булганын ачыктан- ачык әйтеп бирә иде Кәбир. Тирә-яктагылар аны адым саен тотып сүктеләр, тиранлыкны яклыйсың, дип гаеп тактылар, юка баш, аңламыйсың яңа карашларны, дип көлделәр. Әмма кибет киштәләре бушап калгач, еллар буе кешеләргә эш хакы түләми башлагач, карточкалар көненә калгач, тындылар тагын. Үзгәрешләрнең материаль җирлеге (ә башкалар нәкъ шул ягын күзалладылар. Капиталистлар булып яши башлыйбыз, дип рәхәт кичерделәр. Чын-чынлап вөҗдан иреге һәм башкалар турында уйлаганнар бармак белән санарлык кына булгандыр), артык кузгатмады күңелен Кәбирнең. «Илдә чыпчык үлми, ничек тә җан асрарга булыр»ына иманы камил иде аның. Аннан соң, теләсә нинди гөнаһларны җилкәсенә йөкләргә әзер, тик байлыкка табыну ул чакларда юк иде аның хасиятендә. Ә менә кыска гына вакыт эчендә гасырлар буе бөртекләп җыелган, сакланган рухи кыйммәтләрне яңа реформаторларның аяк астына салып таптаулары җен ачуларын чыгарды. Шуңа да ул чакларда социалистик дәүләтнең чын-чынлап кыйммәтләре чагылыш тапты рәсемнәрендә. Ул, әлбәттә, совет чорының рәссамнарына ияреп иҗат итмәде, тапталган юл сайламады, үз сукмагын ярды. Палех юнәлешендә ясалган, совет тормышын данлаган рәсемнәре тиз арада тарала башлады. Кызык эзләп, тырым-тыракай килгән Рәсәйне иңләгән чит ил туристларының күңеленә бу картиналар хуш килде. Бай коллекционерлар, исәпләшеп тормый, күпләп алдылар серле, ят җәмгыятьне, кыргый милләтләрне чагылдырган ул рәсемнәрне. Модага кергән иде Рәсәй экзотикасы. Матрёшкалар, будённовкалар, пионер галстуклары, орден-медальләр йөкләп озатылды көнбатышка, океан артына. Ярый әле акчага кызыгып китеп, конвейер оештырудан вакытында тукталып кала алды Кәбир, читкә тайпылганын төшенде. Ил дефолт кичереп, кризиска чумса, яшь рәссам рухи төшенкелек чоңгылына тарыды. Ярты еллап ул кулына пумала ала алмады, күзенә ниндидер рәсем чалынып калса, күңеле болгана торган булды. Иҗат... иҗат, дип сөйләнгәннәрне ишетсә, тән температурасы күтәрелде, чирлегә әйләнде. Бушлык иде аның башында, котып салкынлыгы биләде күңелен, башка бервакытта да кулына каләм, сангина, пумала, күмер, стек алмас төсле иде. Кемнәр иҗатка якын – бу халәт аларга яхшы таныштыр. Гадәттә, бу тойгы яңа әсәреңне тәмамлаганнан соң туа. Башта әле тәмамлаганыңа сөенеп болытларда йөрисең, кемнәрдер белән шатлыгыңны уртаклашасың, аеруча уңышлы булган урыннарына кат-кат кайтасың, ниләрнедер төзәтәсең, өстисең, үзгәртәсең, сабый бала урынына күреп, кулыңнан төшермисең. Менә синең хезмәт җимешең башкалар кулына күчә, хушлашу мизгелләре уза. Син тагын ак кәгазь бите каршында ялгыз каласың. Атна үтә, ай тәмамлана, утырып язар фикерең юк, сюжет башыңа килми, сүзләр табылмый. Бераздан курку керә күңелгә, әллә янып көл булдымы хисләр, корыдымы илһам чишмәсе? «Язасыңмы әле? Нәрсә турыда язасың?» – дип кызыксына очраган берсе. Син көр тавыш белән: «Гөрләп бара эшләр», – дип җаваплыйсың, бар тешләреңне күрсәтеп елмаясың. Еллар үтү белән, әлбәттә, ул тешләрнең саны сирәгәя, күпләре тимер тешләргә алышына. Ни хәл итмәк кирәк, булганы белән бәйрәм, ә сер бирергә ярамый. Шуннан инде холыксызлык башлана, якыннарыңның теңкәсенә тияргә тотынасың. Йә ашка тозны әз (күп!) салганнар, йә кызың артык кыска итәк кигән, йә улың аркылыны буйга алып салмый икән. Беткәнмени сәбәп бәйләнәсе килгән кешегә. Төн йокылары кача, әллә нинди сәер уйлар килә башлый, кинәт булмаган чирләр баш калкыта. Югары көчләргә илһам сорап ялварасың, кырык төрле фикерләр арасында адашып, баш тубал була. Һәм менә бөтенләй уйламаган вакытта, йә мунчада аркаңны мунчала белән ышкыганда, йә булмаса түземсезләнеп кибеттә чиратта торганда, тайгак юлда таеп егылганда, ниндидер сүзләр тезмәсе ишетелеп калгандай була. Әлегә ул зәгыйфь, син әле бу сүзләр тезмәсенең мәгънәсен дә төшенеп бетермисең, башымы, азагымы икәне дә сер булып кала бирә. Күренер-күренмәс җепләр тоташа шулай башка үлчәмнәр белән. Бөтенләй ят күренешләр төсмерләнә, яныңдагы кешеләрне аптыратып, кем беләндер сөйләшә башлыйсың, акыл ягы чамалырак адәм сыман ихахайлап көлеп җибәрәсең. Кыскасы, дөньяга ямь керә, яшиселәр килә башлый.
Кәбир дә әкренләп язылып китте вакытлы чирләреннән, икенче омтылышлар туды, көненә кырык фигыльгә кереп үзгәргән тормыш үз эченә бөтерде аны. Хисапсыз картиналар арасында йөри бирде Кәбир. Соңрак язылганнары күпкә аерылып торалар иде яшьлек эшләреннән. Әлбәттә, осталыгы арткан, техникага сүз тидерерлек түгел, әмма бертөрле җансызлык, конъюнктурага ярарга тырышу, агым уңаена йөзү чагыла иде аларыннан. Ксилографияләрендә «лубок»ка иярү, шәрекъ алымнары, полихром рельеф өлешләре еш кулланылган. Күпчелеккә буйсынып, обоймада сакланып калыр өчен язылган картиналар иде болары. Берсүзсез буйсынганга, әйдәп баручы художниклар белән бер сүздә булганга, аның иҗатын кабул иттеләр, хәтта югары бәяләделәр дә. Берничә эшен музейлар сатып алды. Яхшы кәгазьдә саллы альбомы басылып чыкты, күргәзмәләрдә эшләре түрдә булды, заказлар табылып торды. Аны үз кеше 
итеп кабул иттеләр. Мондый карашны тыныч кичерде Кәбир. Күңеле белән эшләгән эшләреннән разый булмаса да, тыныч кына яшәргә, низаглардан читтә торырга, матди яктан авырлыклар кичермәскә мөмкинлек бирә иде бу халәт. Рәсемнәр арасында күңелен биреп, яратып язганнары да бар иде. Зур булмаган фанера кисәгенә майлы буяулар белән ясалган сукыр малайның портреты аңа якын иде. Җәмил исемле малайны яхшы танып белә иде ул. Ятим калган бала эт типкесендә, чыбык очы туганнарында көн күрде. Усаллыклары хәттин ашкан ир белән хатын бу ятимне бушка ашатып ятабыз дип, гомер һәр капкан кабымын санап тордылар. Авыл җире өчен шактый пенсия алалар иде үзләре сукыр гарипкә. Ләкин шул баланың бәбәкләрен түшәмгә терәп, көннәр буе өйдә утырганына шартлар чиккә җиттеләр ирле-хатынлы. Ниһаять, аждаһага тиң хуҗабикә шөгыль уйлап тапты мескен балага. Тау башында иде аларның өйләре. Сукыр малай тау астындагы чишмәдән су ташырга тиеш булды. Сыңар бидрә тотып, кулындагы таягы белән басар урынын кармалап, абына- сөртенә көннәр буе су ташый иде ул. Әллә кирәк булган ул су хуҗаларга, әллә юри мәҗбүр иткәннәр, ни булса да – коеп яңгыр яуса да, көрткә күмеп буран уласа да Җәмил һич туктамый тау төшеп, тау менә иде. Авыл халкы сабыйны жәлләп, хуҗаларны ипкә салырга тырышып карадылар. Аларның үз сүзләре сүз иде, төкереп тә бирмәделәр кемнеңдер үгетләренә. Кәбир шул тирәдәрәк туып-үскәнгә, авылга кайткан саен, су ташыган Җәмилгә юлыга иде. Кайткан саен малайга берәр күчтәнәч кыстырып кайтырга өйрәнде ул. Бидрәсен юлга куйдырып, күчтәнәчен тегенең кулына тоттыра, хәлләрен сораша иде. Ни гаҗәп, малай үзенең авыр хезмәтен гадәти бер хәл итеп тоя иде.
– Менә бүген тугызынчы чиләк менгезәм, – дигәндә, горурлык чаткылары чагылып кала иде сүзләрендә. – Ә өченче көн кирегә төшәргә туры килде. Яңгырдан соң иде бит, чатанлап китеп, тайдым да егылдым, ха-ха-ха... – дип көлә иде, мәрәкәгә алып. Малай атлаган адымнарын гел санап йөри иде. Якты дөньяда ни барын күрмәгәч, әллә бар кешеләр дә иртәдән кичкә кадәр су ташыйлар, яшәү шул була дип уйлагандыр, кем белә? Кәбир төрле сыйфатларда очраткалады аны һәм беркөнне никтер исенә төшереп, картинаны илһамланып өч сәгать эчендә язды. Чын-чынлап көчле картина иде ул. Йөрәкләрне тетрәтерлек, күңелләрдә мәрхәмәт, игелек, изге хисләр уятырлык. Язды да ерактарак почмакка алып та куйды. Кемгә кирәк синең гарипне чагылдырган картинаң? Сатып алучы табылмаячак. Берәр кеше үзенең кыйммәтле җиһазлар белән шыплап тутырылган затлы фатирының стенасына күзләренең агы синең тарафка төбәлгән малайның рәсемен элеп куярга теләрме? Җәмгыятебез дә элек-электән зәгыйфьләрне юкка санады, аларны исәптән төшереп куйды. Без үзебез дә аларны ким затлар итеп күрәбез, йөз-фигыльләреннән чирканабыз, каршы очрый калсалар, читкә тайпылабыз. Ядкарь итеп алып карарга гына. Ул малай үткән елны әлеге чишмәгә төшеп, тончыгып үлгән, дип сөйләделәр Кәбиргә.
Шул ук почмактан бер кочак картиналарны алгарак тартып чыгарды да рәссам, үзе дә сизмәстән ыңгырашып куйды. Бу рәсемнәрдә «ню» стилендә язылган шәрә хатын-кыз сыннары иде.
** *
Кәбир гомере буе «подкаблучник» булды. Өйләнүен соң гына өйләнде, әмма берәгәйле булды өйләнүе. Буйдак чакларында артык гүзәл затлар белән чабаланмады, дияргә була аның турыда. Үзе тудырган хыялый тормышта яшәде ул. Беркатлылыгы белән бар кешеләргә яхшы, әйләнә-тирәдәгеләр аны яраталар, хөрмәт итәләр, ярдәмгә әзер торалар дип уйлый иде. Кызлар турында әйтәсе дә түгел, очраган берсе Кәбир белән тормыш юлын бергә үтәргә әзер кебек тоелды. Ул чакларын искә алса, хәзер дә исе китә аның. Яши-яши генә төшенә башлады: башкалар өчен ул шулкадәр дә көлкеле булып күренгәндер. Читләр тарафыннан сиңа карата иң яхшы бәя – битарафлык, бармы-юкмы син алар өчен. Моңа шатланырга кирәк. Әгәр күзләренә чалына калсаң, игътибар итсәләр, шунда ук сине иң соңгылар рәтенә кертәләр, адым саен кимчелегеңне эзлиләр, авыз күтәреп көләргә әзер торалар, ялгыш адым ясый калсаң, рәхәтлек кичерәләр. Сине түбәнсетеп, үзләренең яхшырак, акыллырак, остарак икәнлекләрен исбатларга бар көчләрен салалар. Тыштан караганда җан дус булып, очраганда елмаеп күрешеп, тел яздырып, хәлеңә кергәндәй күренеп, син артыңа борылуга, даныңны чәчәргә тотыналар, пычракка аунаталар, гайбәтеңне саталар. Бу аерым кешеләрнең яхшылыгыннан яисә начарлыгыннан тормый, бу – объектив күренеш, адәм заты шундый булып яралган. Моңа каршы көрәшәсе дә, үзгәртергә тырышасы да түгел. Әлмисактан бирле дәвам итә адәм балаларының бер-берсен дошман күрүе, ахырзаманга кадәр барачак та. Бары тик үз кабиләңнең кануннарын дөрес аңлап, яраклашырга өйрәнергә кирәк. Кайчандыр теленә ни килә, шуны сөйләп, очраган берсенә күңелен ачып, кайгысын да, шатлыгын да яшерми, һәрберсен туганы урынына күреп йөргән теге егет күпләрнең кәефен күтәргәндер ачыгавызлыгы белән, бихисап тел чарлауларга сәбәп булгандыр, тәгаен. Кызлар белән дә аралашулары кешечә булмады Кәбирнең. Аның җилбашлыгын, йомшаклыгын белеп алган хәйләкәр чибәркәйләр орчык урынына бөтерәләр иде Кәбирне үз йомышларын йомышлатып. Елмайган-көлгән булып, «Кәбирчик» тә «Кәбирчик», дип юмалап, билгеле артистларның концертларына билет эзләттеләр, сөйгәннәре белән аралары бозылып китсә, егет дипломат ролен үтәде, бәйрәмнәрдә ул җыен җыйды, әле тиң таба алмаган кызларга вакытлыча кавалер миссиясен үтәде. Юка башлы Кәбир кызларның кыланышларын кайнар хисләр чагылышы төсле кабул итте, башлары әйләнде үз шәхесенә шулкадәр игътибардан, кайсысына тукталырга белми газап чикте. Әмма бер-икесен озата барып, йомшак кына кире кагуларга очрады. Мондый чишелеш аны гаҗәпләндерде, әлбәттә. Аның өчен җанын бирергә әзер сыман, очраша калсаң, шатлыгы ташып бара, сөйләшеп сүзләр бетми, ал да гөл барысы. Ә нигәдер Кәбир туры килми икән аңа. Йә күптән ошатып йөргән егете бар, йә аның көткәне чак кына башкарак булырга тиеш, йә холыклары төрле, имеш, аларның.
– Дус кына булып калыйк, яме, Кәбирчик, ачуланма, – дип, ташны эретерлек тавышлары белән егетне юхаладылар. Дус булып калырга Кәбир риза иде, әмма кайчандыр ул да үз гаиләсен корырга тиештер бит, кызларның кайнар кочагы ниндирәк икәнен белергә. Һәркемнең күрәчәге алдан язылып куела, диләр. Кәбиргә язган гүзәл зат янында гына йөргән икән лә.
Егерме алтысын тутырган ел иде. Сәнгать институтының кафедра җитәкчесе белән уртак эшкә алындылар алар. Эш гаять кызыклы иде, әмма күп вакыт сарыф итәргә туры килде. Ике айдан артык чиләнделәр. Иңгә иң терәп эшләгәч, әлбәттә, якынаеп киттеләр, аралашулары ешайды. Эштән соң кайчак юл буендагы кафега кереп утыргаладылар, төрле темаларга сөйләштеләр. Беркөнне кандидат аны үз өенә чакырды. Аны-моны уйламады Кәбир, чакырылган җиргә барырга гадәтләнгән иде ул. Бәлки, яңа танышы сый да чыгарыр дип өметләнеп, остазы артыннан иярде. Ямашев урамындагы күпкатлы өйләрнең берсе янында 
төшеп калдылар алар, җиденче катка күтәрелделәр. Ишекне күз явын алырлык матур күлмәк киеп куйган, төзәнгән-бизәнгән яшьрәк бер хатын-кыз ачты. Эш киеменнән булган Кәбир каршында өлтерәп торды бу гүзәлкәй.
– Рәхим итегез... менә тапочки элегез аягыгызга... түрдән узыгыз... әнә йомшак кәнәфигә урнашыгыз, – дип сандугач булып сайрады. Мондый каршылауны көтмәгән Кәбиргә уңайсыз булып китте. Кигән киеме дә түрләрдә, йомшак кәнәфиләрдә утырырлык түгел иде. Ул бит аш бүлмәсе өстәле артында берәр нәрсә капкалап, бер-ике чәркә тотып хушлашырга ният итеп килгән иде. Шулай да күрсәтелгән урынга артын төртте. Бүлмәләргә тәмле тәгам исе таралган иде. Кандидат күрше бүлмәдә гаип булды. Шым калып, Кәбир, килеп эләккән өйне күз алдыннан кичерде: тезелеп торган җиһазларның зәвыклыгы, идән тутырып җәелгән палас, чисталык-пөхтәлек исен китәрде гомум ятакның тимер караватында аунаган егетнең. Зур өстәлгә крахмалга катырылган, күз чагылдырырлык япма ябылды. Теге хатын-кыз, оча-куна, бәллүр чәркәләр, көмеш чәнечке-калаклар, авыз суларын китерерлек сый-нигъмәтләр ташыды. Менә өстен-башын яхшыга алыштырган кандидат чыгып, Кәбирне өстәл артына чакырды. Гәүдәгә таза гына хатын моңа кадәр кухняда мәш килгән икән. Дүртәүләшеп табын артына утырдылар. Кандидат үзенең гаилә әгъзалары белән таныштыруны кирәк тапты.
– Минем хәләл җефетем Зөләйхә, ә монысы – кызыбыз Сабрина. Ә бу егет, кызлар, Кәбир исемле. Бик өметле художник, ерак китәр, абынып егылмаса, – дип шаяртып куйды. Өстәл артында ниләр сөйләшкәннәре бик исендә калмады Кәбирнең. Бу купшы хатыннар арасында бик киеренке тотты ул үзен: берара башын күтәреп карарга да уңайсызланып утырды; тамакка-фәлән валчык капланып, төчкереп җибәрмәсәм иде, дип коты очты; нечкә генә аяклы исәпсез савытларның берәрсен аударып җибәрүдән курыкты. Авызын үлчәп кенә ачып, вак-вак кабып, нәрсәләрдер чәйнәгән булды, тәмен дә, ямен дә сизмәде. Кафеда чакларда чәркәләрне ярыйсы гына йөгерткән кандидат өендә йотымлап кына утырган булды, хатын-кызлар ирен генә тидереп алдылар савытларына. Эчемлек кандала тәме килеп торган коньяк иде. Аны гомер хөрмәт итмәде Кәбир, эчәкләрне яндырып төшеп китә торган аракыга ни җитә. Булганын бер күтәреп каплаганда, азрак җан кертер иде дә, әмма башкалардан уздырырга яхшысынмады егет. Өстәл артыннан кузгалганда да, бердәнбер шешә яртылаш та кимемәгән иде. Озак утыргандай тоелды Кәбиргә, кысылып утырып, гәүдәсе оеп бетте. Ә өй хуҗалары үзләрен иркен тоттылар. Кәбиргә кибеттәге әйбергә караган төсле, текәлеп-текәлеп карадылар, һәр борылышын күзәттеләр. Күбрәк хуҗабикә сөйләде. Һәр әйткән сүзенә: «Шулай бит?» – дип, йә иреннән, йә кызыннан раслатып утырды. Тәфсилләп Кәбирдән сорау алдылар: кайда яши, ниләр эшли, кемнәре бар, акча яклары ничегрәк? Ниһаять, газапка тиң табын артыннан кузгалгач, егет иркен сулап куйды. Тагын бер сюрприз көткән икән алда. Ишек катында саубуллашкан чакта Сабрина:
– Үлеп китәм опера тыңларга. Ленинградныкылар килгән шәһәребезгә. «Нибелунги»ны куялар. Сезнең, Кәбир, күрәсегез килмиме бар дөньяга билгеле опера җырчыларын? Миндә артык билет бар иде, – диде, серле елмаеп.
Кызның әти-әнисе дә күтәреп алдылар. Кәбиргә ризалашудан башка чара калмады. Икенче көнне бердәнбер костюмын ипкә-сапка китереп, билгеләнгән вакытка ул опера һәм балет театры каршына барып басты. Өч сәгатьтән артыкка сузылган, немец телендә яңгыраган арияларны тыңлый-тыңлый гаҗиз булды ул. Моның урынына лом алып таш каерса, күпкә җиңелрәк булыр иде, валлаһи.
Берара янында хушбуй исләрен аңкытып утырган Сабрина да бик ихласлап тыңламаган төсле тоелып калды. Әмма шунда ук бу көфер уеннан кире кайтты. Ничек инде, шулай тыңларга ашкынып килгән кыз битараф булсын ди яраткан җырчыларына? Вакытлар үтү белән генә, Сабрина өчен опера сәнгате ике тиен бер акча икәненә төшенде Кәбир. Хатын-кыз хәйләкәрлегенең чираттагы чагылышы гына иде дөньякүләм танылган опера. Менә без дә төшеп калганнардан түгел, югары сәнгать белән кызыксынабыз, дигән ишарә иде.
Егет белән яшь хатын күпчелек араны җәяү атладылар. Сабрина башка таныш кызларга охшамаган төсле тоелды Кәбиргә. Егетнең һәр әйткән сүзе кызыксындырды аны, күзләрен аерып ала алмады Кәбирдән. Кат-кат аның уй-фикерләре белән кызыксынды. Аның акылына, холкына, үткерлегенә, тәвәккәллегенә шаклар катты, сүз саен соклануын белдерде. Кыскача үзе турында да сөйләп алды. Ниндидер адәм актыгына ышанып кияүгә барган да, анысы подлец булып чыккан. Аерылырга мәҗбүр булган. Ул ирдән өч яшьлек кызы бар икән, теге көнне балалар бакчасында булып калган кызыкай.
– Ял көнне таныштырырмын әле үзе белән, – дип вәгъдә итте Кәбиргә. Бәндәне коллыкка төшерү өчен арканнар белән бәйләп кую кирәкми, тасма тел белән дә бер адым читкә атламастай итеп әүрәтергә була икән аны. Әнә шулай Кәбир үзе теләп зур тәҗрибәсе булган Сабринаның тоткынына әйләнде. Көн саен очрашуларга сәбәпләр табылып кына торды. Кино-концертларны калдырмадылар, паркларда йөрделәр, кафеларда утырдылар. Сабрина егетнең һәр теләген үтәргә әзер иде, өстәл артларында:
– Менә бу виноны тәмләп кара, текила эчкәнең бар идеме? Бренди, виски, саке, ром – ир-ат эчемлекләре, – дип көчләп-көчләп сыйлады. Гадәттә, хатын- кызлар эчкән ир-атны якын китерми, ә Сабрина Кәбирне үзе эчерде. Түшәккә дә кыз сөйрәп дигәндәй яткырды тәҗрибәсез егетне. Ул яктан комплекслары юк иде аның. Көн аша кандидатның өендә кунак булдылар. Тагылышып йөри торгач, бердәнбер көнне Сабринага өйләнгәнен сизми дә калды Кәбир. Бабай тиешле кеше, Алмаз Шәфиевич, ресторан тулы кунаклар каршында яшьләргә алар ягыннан туй бүләге – ике бүлмәле фатир икәнен игълан итте. Кемгә эләккән ди әле бер көндә үзең өчен җанын бирергә әзер булган кәләшкә, ике бүлмәле фатирга тиенү? Дөрес, шуңа өстәп, кәләшнең өч яшьлек кызы да бар иде, әмма бала – тормышның чәчкәсе, алар шатлык өстенә шатлык кына өсти.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк: Кәбирнең үз баласы булмады, кеше баласын үстереп аякка бастырырга язган икән аңа. Ширбәт ае шатлык эчендә үтте дияргә була. Өчәүләп диңгез буенда ял итеп кайттылар, яңа фатирны үзләренчә бизәп, вакыт үткәне сизелмәде. Тора-бара Кәбир сөекле хатынының, ясалма битлеген салып, бөтенләй башка фигыльгә керә барганын тойды. Беренче низаглар кемнең кем икәнен ачыклаудан башланды. Имеш тә, Кәбир гаилә тормышын бер кат күлмәк-ыштаннан башлаган, юньлегә кияр киеме дә булмаган, кесәсендә җилләр уйнаган, ыштыр хәерче була... Кыскасы, ярый ла изге күңелле Сабрина очраган икән юлына, адәм төсенә керткән аны, өстен бөтәйткән, фатирлы иткән, зыялы кешеләр арасына алып кергән. Шуңа да ирешкәннәре белән кемгә бурычлы икәнен яшь кияү бик яхшы белеп торырга тиеш икән. Хатынының табанын үбеп кенә торса да көн саен, таман гына буласы. Теге кьянти, ркацетели төслерәк шәраблар онытылды, табында булып, чәркәне бетереп капласа да, Сабрина талаш-ызгыш куптарды. Кәбир барып чыккан алкаш, имеш, дәваларга кирәк аны ябык хастаханәләргә салып. Бер тамагына хуҗа була алмаса, сары йортка озатырга вәгъдә итте сөекле кәләше.
Шуннан инде Кәбирнең һәр адымы ныклы контроль астына алынды. Нигә эштән ун минут соңлап кайткан, нинди җыелыш ул төнгә кадәр, ял көнендә өен ташлап кайда барырга җыена, бу эш өчен күпме түләделәр, яшереп калдырмаганмы? Өйдә чакта да тынгылык бирмәде Сабрина. Йә зур кабып ашавын килештермәде, йә кычкырып сөйләшүен ошатмады, анда утырма, монда утыр, кил, кит, дипләр зитына тиде. Өйдә булышмыйсың, дип, тавыш куптарды. Аның чәрелдек тавышын беразга ишетмәс өчен, савыт-саба да юды Кәбир, тузан да суыртты, бүлмәләрне дә сөрткәләде. Бабай тиешле кешенең дә карашы төптән үзгәрде кияүгә карата. Килеп-китеп йөргәндә, йөзеннән төче елмаю китмәгән булса, хәзер инде өстән карап, тавышын кайдандыр бөердән чыгарып сөйләшә торган булды. Һәрвакыт акыл сатты, кияүнең язган эшләрен тәнкыйтьләп бушамады.
– Дөнья базарында сорау белән кулланган, сатылырлык әйберләр җитештер. Аларга югары таләпләр юк. Беренче урынга гаиләне куй. Син акча табучы, – дип төрткәләп кенә торды. Ачылып китеп икәүдән-икәү генә сөйләшүләр онытылды. Хәзер инде Кәбир, бабай күзлегеннән, аның кызын, оныгын матди яктан тәэмин итүче иде. Җигелгән йөген тигез тартуына ирешү зарур. Һаман да көзге яныннан китә алмаган әбисе кияү белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Берәр нәрсә әйтә калса да, теш арасыннан кысып кына чыгарды. Аның каршында Кәбир тупас деревенщина иде. Ни сөйләшә белми, ни кулыннан эш килми, ни төсе-башы юк, кайсы яктан карасаң да – бер имгәк. Бу гаиләдә исемнәрне куша беләләр иде. Үз кызларын «Сабрина», дисәләр, оныкларын, чамадан чыгып, «Клеопатра», дип атаганнар. Иркә, холыксыз кызыкай тач патшабикә иде барысы өчен. Картатасын, картыйсын, әнисен утлы табаларда биетеп төшерә иде җен кызы. Әлбәттә, Кәбиргә дә шул тәмуг ялкыныннан яралган бала каршында табынырга куштылар. Баштарак Кәбир каршы торырга булашып карады. Яхшылап, барысын уртага салып аңлашырга адым ясады, чыдар хәл калмаганда, тавышын күтәрде, атна буе авызына су алгандай, сөйләшми-эндәшми йөреп карады. Берсенең дә файдасы тимәде.
Соңыннан Кәбир яраклашырга өйрәнде. Теләмәсә дә – көлде, хаклы булса да – мин ялгышканмын, диде, Сабринасының бар әйткәннәрен җөпләп, теләкләрен үтәп кенә торды. Алай да яшәргә була икән, бераз җиңеләйгән төсле булды әле тормышы. Әмма күңелендә хатынына карата күралмау хисе артканнан-арта гына барды. Ни гаҗәп, иренең ефәк төсле була баруына чын- чынлап ышанды Сабрина, чираттагы җиңүе итеп кабул кылды. Тирә-яктагылар, таныш-белешләр, дус-ишләр, бабай белән әби дә хәтта аларны үрнәк гаиләгә санадылар. Нинди җан газаплары кичергәнен ир кеше үзе генә белә иде. Бер юрган астына яткач, яратмаган яртысын яраткан булып кыланулары җелеген суыра иде Кәбирнең.
Иркә кыз да буй җиткергәнче шактый канын эчте үги әтисенең. Ярый әле кияүгә иртә чыкты, ире белән Петербургка барып төпләнделәр. Нәрсә бәйләп тота мине? Әллә барысын кырт өзеп, ташлап кына чыгып китимме бу ясалуы килмәгән нәрсәне? – дип укталганы булды. Әллә батырлыгы җитмәде, әллә артык өйрәнгән иде җитеш тормышка, әллә гадәтләрне үзгәртәсе килмәде, яңа тормыш башларга курыкты – тыелып калды. Яши бирде үз эченә бикләнеп. Еллар үткән саен, аралары суына барды. Тели белеп теләсәң, теләкләр тормышка аша, диләр. Еллар үтү белән, әкренләп Кәбир дә үз территориясен яулый барды. Акча эшләү сәбәбе белән, озаклап мастерскоенда бикләнеп ятты. Ялгызы булганда, күңеле урынына утыра иде ичмасам. Соңыннан, чиргә сылтап, аерым йокларга ирек алды. Анысы да зур уңыш иде. Ниндидер бәйрәм алдыннан зур гауга кубып, ташка басылган гадәт буенча, бабайларга атна саен барулардан котылды. Бу вакытларда аның хатыны үз тормышы белән яши иде инде. Аңа ахирәтләре белән аралашу, уртак танышларның тормышы белән кызыксыну, кемнәрнеңдер сәгатьләр буе гайбәтен сату, кибетләрдә чокчыну, тәмле ашау, югары даирә ханымнары белән аралашу, телевизорга капланып утыру җитә иде. Әйтергә кирәк, соңгы араларда икесенең аралары тигезләнә төшкән кебек тә булды әле. Кайчандыр ут чәчеп торган Сабрина басыла төште, ир кисәгенә битараф була башлады. Әмма озакка сузылган «бәхетле» гаилә тормышы тәмам чирле ясады Кәбирне. Беренче чиратта, физик яктан сизелде бу киеренкелек, үз-үзен мәҗбүр итеп, мәхәббәт уеннары уйнарга тырышулары бушка үтмәде. Мимылдап торган хатын-кызлар да шәһвәтен уятмый башладылар, төз аякларга, калку күкрәкләргә кызыгып караулар бетте. Шул ук вакытта Кәбирнең күңелендә бар гүзәл затларга карата фәлсәфи нәфрәт туды. Күз алдында чыбаланган һәр итәк аңа тәмуг кисәве булып күренде. «Шерше ля фам – ищите женщину!» тәгъбирен үзенчә аңлый башлады. Бозыклыкның башында һәрвакыт хатын-кыз тора! Алар – гөнаһ җыелмасы! Үтерешүләр-суешулар – шулар аркасында, алдашу, икейөзлелек, хаинлык, тәкәбберлек, кимсетү, үз тиңеңне хурлау, зәһәрлек – шуларда! Тыштан караганда, күктән төшкән фәрештәдәй кыланып, көн эчендә кырык шайтан фигыленә керәләр, дөнья болгаталар, фетнә тудыралар. Мескен ирләрне бәйдәге эт урынына җитәкләп йөртәләр. Ярый да бер гаиләдә шашынган хатын-кыз булып, калганнары изгедән-изге булса. Юк бит, барысы бер калыптан сугылган, берсен хурлап, берсен зурларлык түгел. Җир шары сыкрый алар кылган гөнаһлар авырлыгыннан. Беркатлы ир халкы шуларга ярарга тырышып алдашуга, урлашуга, илләр масштабында сугышуга бара. Тик аларның күңеле булсын, энҗегә тиң күз яшьләре таммасын. Хатын- кызның күңелен күрү өчен, хисапсыз завод-фабрикалар ислемайлар, хушбуйлар, әллә нинди нәрсәләрдән (бала ятагындагы матдәләрдән, ир-ат җисеменнән, кит- акулаларның, тагын йөзләрчә төр хайваннарның тән өлешеннән) ясаган кремнар тегеләрнең нәфис тәннәренә сыларга исраф ителә. Шулар өчен хатынша ирләр мода артыннан мода тудыралар, ә күпме материал, тукыма, төрле ясалма тауарлар сарыф ителә киендерергә, шартын китереп чишендерергә – санап кына очына чыгарлык түгел. Бүген теләсә кайсы дәүләт икътисадының уннан тугыз өлеше нәзберек хатын-кызны канәгатьләндерергә сарыф ителә.
Бер уйлады шундыйрак юнәлештә Кәбир, ике уйлады, күңеленең кайсыдыр өлеше белән хаксызлыгын чамалый иде үзе. Әмма кеше акылы гаҗәеп корылган, ешрак кабатлана башласа, ак та кара булып күренә. Баш түбәсе астында яшеренгән нейроннарда ниндидер үзгәрешләр булды ахрысы, кып итеп торган ир-ат һәр очраган хатын-кызны җен урынына күрә башлады. Әмма үз тойгыларын йөгәнли дә, үзгәртә дә алмады. Менә әле дә төрле кыяфәттә булган хатын-кыз рәсемнәре ачуын кабартты аның. Бу рәсемнәрне ясаганда, натураларга очлы күзләре белән ничек ымсынып караганын, кичергән хисләреннән тәннәре кызышып чыкканын тойды ул. Ә бит кайчандыр үзе торган мольберт артында. Булды микәнни аның да кайнар чаклары?..
** *
Кәбир йокларга әзерләнеп йөргәндә, телефон шалтырады. Газиз яртысы шалтырата, имеш, Самарадан. Тавышына күңелендә кузгалган хисләрне чыгармаска тырышып, ипле генә сөйләште ир, хәл-әхвәл сорашкан булды.

Сабринаның шалтыратуына сәбәп бар икән. Температурасы күтәрелеп, урын өстенә яткан.
– Бронхларга салкын тигән ахрысы. Өч-дүрт көнсез кайта алмам, – диде хатыны, хәлсез генә тавыш белән.
– Давай, яхшылап дәвалан. Монда барысы да тәртиптә, – диде көр тавыш белән Кәбир.
Вакыйгаларның бу борылышына шатланды гына ул. Озаграк кайтмый торса да риза иде. Ялгызына тынычрак булса да, барыбер кош баласы төсле бәргәләнә иде йөрәге күкрәк читлегендә. Юк иде тынгылык күңелендә, кайчан да булса уңай якка үзгәрер кичерешләр дип ышанмый башлаган иде инде. Карап торуга үз җаена тәгәри иде тормыш арбасы. Чыгырдан чыгарырлык кайгы-хәсрәт күзалланмады, чәчләрне йолыккаларлык авыр югалтуларга тарымады, булганыннан колак кагып, хәерче көненә калып, тормыш төбенә төшмәде яисә кичермәс гөнаһлар кылмады, дүрт саны төгәл, сау-сәламәт. Ниемә газаплый үз җанын, нәрсә тели, кая ашкына? Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, тыныч кына яшәп ятасы иде дә бит... Мендәргә башын салгач та, йоклап китә алмый, әнә шулай уңга-сулга бәргәләнде ул. Озак кына күзләрен шар ачып яткач, тәки торып йокы даруы эчте. Таңга таба төшләнеп уянып китте. Манма су булган иде өстенә кигән майкасы. Төше төш кебек идемени әле аның? Имеш тә, хатыны белән Кызылъяр болынына кымызлык җыярга килгәннәр алар. Икесе дә яшь, берсеннән-берсе чибәрләр. Сабринасы ниндидер өрфия ак күлмәк киеп куйган. Көннең матурлыгы шаккатырлык. Зәп-зәңгәр күктә болыт әсәре юк, һава чип-чиста, күрше авылның урамында йөргән кешеләрне төсмерләргә була хәтта. Сабрина, шәһәр баласы, җыярга да, ашарга да белми табигать нигъмәтен. Ә Кәбир аны нечкә биленнән алып җиргә ия, куе үләннәр арасыннан кымызлыклар күрсәтә. Тегесе шаркылдап көлеп, кечкенә куллары белән үләнгә үрелә, Кәбирнең колак яфрагын иреннәре белән кытыклап:
– Мин синеке – син минеке, җаным, – дип пышылдый. Шулчак кайдандыр усал этләр өере чабып килеп чыга, һау-һаулап өреп, боларга таба чабарга тотыналар. Котлары очкан яшьләр, җитәкләшеп, очы-кырые булмаган болын буйлап йөгерәләр. Берара хәле беткән Сабрина, кулын ычкындырып, үләннәр арасына ава.
– Калдырма мине, Кәби-ир. Якла, арала, зинһар, – дип кычкыра ул Кәбир артыннан. Каты чабып барган җиреннән Кәбир туктап кала. Кире борыласымы, әллә үз җанын саклап калсынмы?.. Шул төштә уянып китте ул.
Лычма су булган майкасын салып атып, тагын юрган астына чумды. Иртә иде әле, тәрәзә артында караңгылык та таралып өлгермәгән. Төшләрдә шулай инде ул, чынбарлыкта булмастай нәрсәләр күзаллана. Сабринасын кара син аның, өндә җәфалаганы җитмәгән, төшләренә кереп тинтерәтә. Гомер иренә фамилиясе белән, «Сәлимов» дип кенә эндәшкән хатыны авызыннан һичкайчан иркә сүзләр ишеткәне булмады бит. «Җаным», имеш, бәлки, башкаларга әйткәндер ул сүзне. Юк, ул яктан да шиге юк Кәбирнең, артык горур хатыны берәр ир-атка ошарга тырышып, якынаюга бармагандыр, болай да суык ул ир-ат нәселенә. Төштә Кәбир үзе дә Сабринасына сыланып кына торды лабаса. Тормышта булдымы икән андый минутлар? Бәлки, яшьрәк чакта, төрлечә булгандыр хатыны да, гел убырлы карчык кыяфәтендә сынланмагандыр ич. Әнә шулай инде ул, озак еллар бер кыек астында яшисең-яшисең дә, төшләрдә дә аерыла алмыйсың икән бер-береңнән. Кызык мизгелдә өзелеп калды бит әле тарих, кире борылдымы ул хатынын аралап, әллә кул селтәп, юлын дәвам иттеме? Тормышта кабатлана калса бу вакыйга, нәрсә эшләр иде?.. Тәгаен, килер иде ярдәмгә, гомер иткән хатынына гына түгел, җиде ят өчен дә гомерен куркыныч астына куяр иде. Холкы-фигыле буенча ул бит яхшылыкка тартылган адәм заты. Үз уйларыннан үзе елмаеп, Кәбир, урыныннан торды: бүген эш көне. Юынып-киенеп, бер чынаяк чәй эчеп алды да ишек катына җиткәч туктап калды. Машина кабызасымы, әллә автобус тукталышына чыгып басаргамы? Шәһәр буйлап үз машинаңда йөрү – үзе бер мәшәкать. Иртәләрен пробкаларда нервыларың таушала, куяр урын эзләп вакытың үтә. Икенче яктан, шыплап тутырылган автобус салонында кысылып барулары да күңелле түгел. Иң соңгы минутта ишек төбендә торган тумбочка өстендәге машина ачкычларын эләктерде. Тышта җил чыккан икән, пыскаклап вак яңгыр яварга тотынган. Кара көздә шул инде: җил дә яңгыр, яңгыр да кар. Бу эшенә урнашканына ел да тулмаган иде әле Кәбирнең. Дөресен генә әйткәндә, артык өнәми дә иде яңа урынын. Зур бүлмәдә өстәл артында чыр-чу килгән редакция хезмәткәрләре, кереп-чыгып йөргән кешеләр, барысының мәңге кайдадыр, нидер эшләргә каударлану, ашыгулары, туктаусыз шалтыраган телефон аппаратлары, һәр адымының күзәтү астында булуы – чыгырыннан чыгара иде Кәбирне. Тынычлыкка өйрәнгән рәссам бар сәләтен салып эшли алмый иде мондый шартларда. Әмма эшләгән кадәресеннән җитәкчеләр канәгать булгач, артык хафаланмады. Тора-бара бер җае чыгар әле, дип йөри бирде. Бергә эшләгән коллегалары белән артык якынаеп китә алмады ул. Әллә табигый йомыклыгы комачаулады, әллә хезмәткәрләр үз итмәде, аралар җылынмады. Хәер, Кәбир үзе дә якынаерга атлыгып тормады, бу кабиләдә аның күңеле тартылырлык зат юк иде. Кемнең кем икәнлеген коллектив белән Яңа ел каршылаганда бераз чамалаган иде ул. Әле ул чакта яңа килгән кешегә караш икенчерәк иде, кызыксыну бар иде. Бәйрәм хөрмәтенә шактый кызып алгач, кемнәрнеңдер сөйләшәсе килеп китте Кәбир белән. Телләр ачыла бит ул хәрәм ризык авызга керсә. Сатып алынган кафеның гирляндалар белән бизәлгән ишегалдында тәмәке төтене суырганда, бер хезмәткәр килеп җилкәсеннән какты.
– Бергә-бергә эшләргә язсын, кулың оста синең, – дип сүз башлады. – Бәйрәмдә икеләтә шатлык минем өчен. Тәки басыла ел башында яңа романым. Төгәл ике ел чиләндем шуның белән. Күпме күз нурларымны түктем, вакытымны салдым, тазалыгымны бетердем. Җәй көне больницага эләктем, «прединфарктное состояние» диделәр. Чак аякка бастым. Сезгә – художникларга рәхәтрәк, өч-дүрт сәгать пумала селтисез дә – картинагыз әзер. Хаклары да күңел шатландырырлык. Ә монда хәреф чүпләп чекерәеп утырасың, кәгазь бәясен капларлык кына гонорары. Әле шуны да бастырмас өчен аяк терәп карыштылар. Фәлән-төгән, имеш, суы артык, геройлар җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән, теле аксый. Үзем дә беләм мин аларын. Ифрат авыр эш бит ул. Язасың, язасың дәфтәрләр тутырып, әллә һәр язган сүзең мәрҗәннән коела, бар битләре талантлы була дип уйлыйсыңмы? Теләсә кайсы язу-сызу белән булашкан кешедән сора, очрый барысының уңышсыз урыннары, күңеле кабул итмәгән бүлекләре. Язган кадәресен юкка чыгарып, чүплеккә атып булмый бит кулъязманы. Тешеңне кысып дәвам итәсең, бер көн килеп соңгы җөмләгә нокта куярга талпынасың. Язылып беткәч, әлбәттә, шомартырга көч саласың кытыршы урыннарын, тик барысы да син дигәнчә булмый. Бассыннар, күпләргә таныш исемем бар минем, билгеле урыным бар әдәбиятта. Ичмасам, 
уч тутырып акча бирсәләр икән. Хәерче акчалары өчен шедевр таләп итәләр. Алай булмый ул, иптәш...
Кайсысыдыр җырчылар янына чыгып, үз шигырьләрен дә укып булашты әле. Бик үк мәгънәсен аңлап җитә алмады Кәбир, гел мәхәббәт хакында иде ахрысы тормыш көзенә кергән ханымның гөлләмәләре. Ир уртасы берәү, ялланган тамаданы уздырып, мәзәкләр сөйләде, коллективның күңелен күтәрергә тиресеннән чыгардай булып тырмашты. Кайбер тарихлар көлкеле генә яңгырады кебек. Шул журналда эшләгәч, Кәбир һәр санын караштырып бара иде журналның. Әлеге көлке капчыгының язмаларына да юлыкканы булды. Шома гына тел белән язылган кызыклы вакыйгалар бәян ителә иде язмаларда. Әмма бу анекдотлар һәм әдәбият арасында нинди уртаклык барын һич төшенә алмады яңа хезмәткәр. Эш эш белән, ләкин һәр яңа көн яңалыклар бүлешүдән башлана иде коллективта. Алларындагы материалларны эшкәрткәндә, бер-берсе белән гәп куертырга да форсат табалар иде барысы. Бу сөйләшүләрнең ирексез шаһиты булган Кәбир колак салырга мәҗбүр иде сөйләшүләргә. Хатын-кызлар, гадәттә, дөнья мәшәкатьләренә күбрәк игътибар бүлә: кемгә кем килгән, баласы мәктәптән нинди билгеләр төяп кайткан, тәртип бозганмы, мактанырлык гамәл кылганмы, нәрсә пешергәннәр, онын-тозын күпме салганнар – энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Гадәт буенча, ирләрен телгә алалар, анысы ни майтарган, ничек караган, иркә сүзләр әйткәнме, тавыш башлаганмы... Кием мәсьәләсенә юлыксалар, анысы инде сәгатьләргә сузыла. Телевизордагы бар сериалларны чутлыйлар, геройларның биографияләрен яттан беләләр, алда булачагын фаразлап бәхәскә керәләр.
Бүген исә ир-атлар тавышы өстенлек итте. Дөньядагы яңалыкларны уртаклашып, сәясәтчеләрнең тетмәсен теттеләр, сугыш хәрәкәтләренә үз карашларын белдерделәр. Бер төркем, кызып-кызып, Украина милләтчеләрен черетеп түкте. Һәркемнең үз карашы, адәм баласы җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Болар – һәр шәхеснең бер өлеше. Әмма Кәбир өчен бу бәхәсләр күтәрә алмаслык сынау булды. Түзеп-түзеп утыра алмагач, ул редактор урынбасарына барып, китәргә рөхсәт сорады. Теге сәбәпләрен дә сорашып тормады, рәхмәт төшкере, рөхсәт бирде. Саф һавага чыккач кына, күз аллары яктырып киткәндәй булды Кәбирнең.
Яңгыр туктаган иде, шулай да кара болытлар куера иде әле баш өстендә. Ашыгып-ашыгып, машинасына таба атлады ул, юлда кискен мизгелләр тудырып, бетереп газ педаленә басты. Өе янына килеп туктагач кына уянып киткәндәй булды. Кая чаба болай – күзенә ак-кара күренми? Кем көтеп тора аны, кая ашкына? Буш фатирга кереп, почмактан почмакка бәргәләнсенме яисә телевизор экранына кадалсынмы? Авызларын әчеттереп, сигарет артыннан сигарет кабызды, берәр төпле карарга килә алмый интекте. Өйдә табак-савыт шалтыратканчы, берәр урынга барып тамак туйдырырга булды. Өйлә җитмәгәнгәдер, кафеның залы ярым буш иде. Тәрәзә кырындагы читлекләрдә төрле-төрле кошлар чыркылдый, аквариумнарда симез балыклар зур күзләре белән сине күзәтә. Тәкъдим иткән ризыклары да ярыйсы иде. Бераз язылып чыкты бу ноктадан Кәбир. Бер максатсыз тротуар буйлап атлады ул, очраган кешеләргә караш салды, тирә-яктагы корылмаларга күз йөгертте. Бу халәттә эзәрлекләгән уйлары басыла төшкәндәй булды, йөрәк тибеше тигезләнде. Бераз кәефен күтәрергә теләп, «Чәчәкләр» дип язылган киоскка сугыласы итте. Урта яшьләрдәге ике хатын-кыз, чәчәкләр арасына күмелеп, букетлар тезә иде. Кәбир кергәнне күргәч, берсе прилавка артына чыгып басты. Безнең сатучылар аерым балчыктан ясалганнар ахрысы. Сиңа алар сөмсерләрен коеп, үзләренең дошманына караган төсле карыйлар. Бу сатучы да авыз ачып сүз әйтми, Кәбирнең беренче сүз башлаганын көтеп тора иде.
– Сездә роза чәчкәләре бармы? – дип сорады Кәбир, мөмкин кадәр мөлаемрәк күренергә тырышып.
– Бар. Бер данәсе алтмыш сум, – диде сатучы, кымшанмый да. «Менә, рәхим итегез, ошаганын сайлагыз, сезнең өчен генә берсен алтмыш сумга төшерергә ризабыз», – дисә, эреп китәр идең дә соң...
– Ә сезгә нинди төс ошый төшә? – дип ныкышты Кәбир.
– Анысы нәрсәгә тагы? Сез алырга уйлыйсызмы? – дип, тавышын күтәрә төште сатучы. Чәчәкләр арасында утырганы, көлеп:
– Серо-буро-малиновый, – дип җаваплады.
– Ярый, ике ак төстәге роза бирегез миңа.
Чәчәкләрне алып, акча түләгәч, Кәбир хатыннарга берәр чәчәк сузды.
– Бүген минем шатлыклы көнем. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашып,
сезгә чәчәкләр бүләк итәсем килә.
Аптырап калган хатыннарның йөзе әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетте.
Елмаеп урам буйлап атлаганда, аларны кабат-кабат күзаллап, рәхәт кичерде Кәбир. Әлбәттә, хатыннар ул чәчәкләрне аның артыннан кергән клиентка сатып җибәрәчәкләр, акча – беренче урында. Ләкин чәчәк алганда кичергән тойгылары да баштан ашкан, әллә моңа кадәр чәчәк бүләк иткәннәр аларга, әллә юк. Тагын яңгыр сибәли башлагач, экспресс-барга кереп яшеренде. Стойка артындагы, урысчалап әйткәндә, вышколенный егет сүзсез генә аның алдына чәркә белән эчемлек, лимон кисәге куйды. Магнитофон тасмасыннан Эдита Пиафның сагышлы тавышы яңгырый иде. «Әллә исергәнче эчәргәме?» дигән уй килде башына Кәбирнең. Аракыны ничек кенә хурламасыннар, аның бер уңай ягы бар – бәндәгә онытылырга ярдәм итә ул. Тынычлап йоклар идем саташулы төшләр күрми, баш күзәнәкләре хәл алыр иде кыска вакытка булса да, дип, һаман үгетләргә тырышты нәфесен. Шунда таныш шагыйренең юллары исенә төште.
Эч, диделәр, көчләп-көчләп эчерделәр... Дөнья яктырып киткәндәй булды. Икенче көн булган хәсрәтләрем Икеләтә артып тынны буды.
Озакка бармый шул шаукымы хәмернең, бераз җилкетеп ала да эреп югала. Йөри-йөри тәмам аяклары талгач, күптән булмаган музей ишеген ачып керде. Тантаналы тынлык хөкем иткән залларда ул, шым гына басып, экспонатлар сакланган киштәләр буйлап китте. Менә йөзләрчә мең еллар элек җирне таптаган ниндидер динозавр, ихтиозаврларның кочак җитмәс сөякләре. Бер кеше генә күтәрә алмас моны, шулай дәү, коточкыч. Чынлап та булдылар микәнни алар җирдә, акыл җитмәс вакыт үлчәме аерганмы аларны? Безгә, адәм баласына, андый төшенчәләр ят. Без үз казаныбызда гына кайныйбыз. Күзаллаган чорыбыз да – туу белән үлем арасы. Уйлап китсәң, бар бит ниндидер бәйлелек менә монда танау тартып басып торган Кәбир белән җир тетрәтеп йөргән таудай җанварлар арасында. Ниләр булып, ниләр юкка чыкмаган бу 
чал тарихта?! Таш диварларга арка терәп, кяферләргә каршы торган татарлар арасында берәрсе кайчандыр дөньяга аваз салачак Кәбирнең дә хромосомасын үзендә йөрткәндер. Дошман угыннан йә булмаса ерткыч җанварлар һөҗүменнән һәлак булган ерак бабасы чамалаганмы икән киләчәкне? Менә шул тереклекнең бүгенге көнгә кадәр саклануы юкка гына түгелдер бит. Йөзәр еллар элек яшәгән кешеләр җан сакларга тырышканнар, яратышканнар, җан кыйганнар, шулай да безнең көнгә кадәр эзләре сакланып калган. Нинди осталык белән ясалган менә бу көбә күлмәк. Кемдер акылын җиккән, күңелен салган моны эшләр өчен. Оста үзе күптән балчыкка әйләнгәндер, ә менә аның кул җылысы күчкән комарткы гасырлар аша узып килеп җиткән. Кеше үз эзен калдырырга тиеш фани дөньяда. Нәсел дәвамын, сәнгать әсәрләрен. Сокландырырлык биналар, таң калдырырлык картиналар. Мәсәлән, Кол Гали чорында яшәгәннәр арасында байлыкларына мактанган каруннар, тиран хөкемдарлар, ярты Җир шарын буйсындырган җиһангирлар яшәгәндер, тәгаен. Алар хакында кем хәтерли? Тарихны җентекләп өйрәнгән галим-голамәләр белсә беләдер. Ә менә шагыйрьнең җан тетрәтерлек әсәре бүген дә халык телендә. Украина, дибез бүген, Америка, Польша, дип искә алабыз. Бәлки, ике-өч гасырдан соң җуелыр халык хәтереннән бу атамалар. Бүгенге көннең уй-кайгылары сакланып калмаячак, монысы – факт. Вак-төяккә чәчелеп, тамак кайгыртып, нәфес колы булып яшәү, чын мәгънәсендә, яшәү түгел. Чал тарих синнән тамагың тукмы, өстең бөтенме, күңелең тынычмы, дип сорамый. Бөек Рембрандтның «Төнге каравыл» картинасыннан соң кичергән газаплары сирәкләргә мәгълүм. Леонардо да Винчиның да шәхси тормышы кызыксындырмый, ә «Мона Лиза»сы күз яшьләрен китерә, таң калдыра. Әлбәттә, адәм балалары бу хакта уйлап та карамыйлар, аларга бүгенге көн кыйммәт. Ничек кенә боргаласаң да, җәмгыять күндәм сарык көтүенә тиң. Әйтсәләр – ышана, кусалар – китә, чакырсалар – бара, куркытсалар – тынын да исәпләп ала. Көчле шәхес көтүгә кушылган сарык булырга тиеш түгел. Аның үз юлы, үз инанулары, үз фәлсәфәсе. Күпчелек һәрвакыт битараф, уртак фон ролен генә уйный. Сирәкләр, төркем өстеннән күтәрелеп, үз сукмакларын яра. Әнә шул сайлап алынганнар әйләндерәләр Җир шарының күчәрен. «Мин дә монда булдым», – дип култамгаңны гына калдырып китәргә килгән булсаң, әйдә, аларның кануннарын кабул ит, алар кубызына бие, алар җырлаган җырларны җырла. Теге һәвәскәр шагыйрьнең мондый юллары да бар иде:
Әлегә мин сезнең арагызда, Җигелгәнмен сезнең арбагызга... Ләкин
Сез йөрегән юллар миңа тар. Мин бит әкияттән,
Мин – тулпар!..
Шагыйрь кеше ни әкият иленә тартылгандыр инде. Әмма тарих җирдә языла, аның битләрен көчле шәхесләр яза...
– Сезгә начар булып киттеме әллә? – дигән тавышка дерт итте Кәбир. Очып китәрдәй, юка гына карчык, иңендәге шәлен тота төшеп, аңа таба иелгән иде. Кәбир, аяклары талгач, бер сырлы урындык янында хәл алырга тукталган иде. Йөгерек уйларына чумып, онытылып киткән икән. Үзен гаепле сизеп, сикереп торды ул, күзлекле карчыктан кат-кат гафу үтенде. Экспонатларга кул белән дә кагылырга ярамый, ә ул җәелгән йомшак кәнәфигә. Әллә монда кайчандыр Һади Атласи яисә Гафур Колахмәтов утырган булгандыр?

– Зарар юк, – диде теге карчык, – барыбер күргән кеше юк, утырыгыз иркенләп. Мин хәлегез начарланып киткәнме әллә дип торам? Күптәннән бирле кымшанмыйсыз да.
Йөреп-йөреп арган-талган иде Кәбир. Тукталышка чыгып, үз маршрутына утырды. Син үзгәртә торган дөньямы? Кайчандыр Тютчев бик тә акыллы киңәш әйткән:
Не рассуждай, не хлопочи! Безумство ищет, глупость судит; Дневные раны сном лечи,
А завтра быть чему, то будет.
Акыллы шагыйрьнең киңәшен тотып, Кәбир көпә-көндез саташулы йокыда онытылды.
** *
Кесә телефоны шалтыравы уятты аны. Йокы аралаш янындагы аппаратны кармалап, күзләрен ачмый гына колагына терәде.
– Әйе, – диде карлыкканрак тавыш белән. Линиянең икенче очында дусты Фатихның тавышы ишетелде.
– Кәбир дускай, син тиз генә минем янга килеп җитә алмассыңмы икән? – дип кычкырды иптәше трубкага. Тавышы танымаслык булып үзгәргән иде аның, нидәндер бик каты курыккан иде булса кирәк. Кырык төрле уй үтте Кәбирнең башыннан, йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты.
– Нәрсә, юл бастылармы әллә? – дип сорады, кулын күлмәгенең җиңенә туры китерә алмый азапланып.
– Алай гына булса... Кеше таптаттым мин, Кәбир.
Бу сүзләрне ишеткәч, киенүеннән туктап калды, трубканы чытырдатып кысып, сорашырга тотынды.
– Тереме, үлгәнме? Кайда булды? Төгәл адресыңны әйт, хәзер килеп җитәм. Калганын урында хәл итәрбез...
Ярый әле Фатих дусты әйткән урам якында гына иде. Кәбир барып җиткәндә, мәхшәр иде ул урында. Кешеләр төркеме җыелган, Фатихны полиция машинасы эченә кертеп утыртканнар, колакларын плеер наушниклары белән томалаган яшүсмернең гәүдәсе тротуарга күчерелгән иде. Хокук сакчыларының берсе төркем арасындагы шаһитларның җавапларын блокнотына терки иде.
– Үзе барып керде машина астына, – дип, барысын уздырып сөйләп китте Чапай мыеклы бер ир. – Хәзерге яшьләр уңга-сулга карап тормый алар. Барган җиреннән кырт юлга борылды, аша чыгарга уйлагандыр. Мин какраз артыннан килә идем. Чукынып, күрәчәген эзли, дип уйлап кына өлгердем. И шулай булып чыкты да. Бу иптәш машинасын туктатып өлгерә алмады. И очып кына китте теге шалапай, бамперга бәрелгәч. Һавада әйләнеп чыкты, валлаһи. Асфальтка каты төшкәндер инде. Хәзерге яшьләр алар...
– Шофёрлар да күз тондырып чабалар, – дип каршы төште анысына таякка таянган карт. – Светофор яшелне янганда да, өстеңә менеп баралар. Өлгерсәң өлгереп кал, өлгермәсәң тәпәләп узарга да күп сорап тормыйлар. Эчкән булгандыр әле, көпә-көндез кеше кадәр кешене күрмәскә. Җәяү йөрергә хут калмады бөтенләй, дөньяны машина басты. Маңка малае да машинада җилдерә, ә дукаменты сатып алынган. Байлыкларына чыдаша алмыйлар. Бер-бер чара күрергә кирәк үзләренә. Менә бу хакта мин хөкүмәткә язарга уйлыйм: бер 
көндә соңгы саны так булганнар йөрсеннәр, икенче көнне җөп санлыларына рөхсәт бирергә. Бераз һава чистарыр иде.
– Тәк, иптәшләр, әйдәгез, бу авариягә кагылышлы детальләрне генә күрсәтик. Вакыт чикләнгән, – дип тәртип урнаштырырга тырышты хокук сакчысы. Кәбир полиция машинасы кырына килеп тәрәзәдән күз салды. Анда бер лейтенант ашыгып бланклар тутыра иде. Киндердәй агарып калган Фатих дустына карап баш селекте, сүрән генә елмайгандай итте. Күзләренең нуры качкан иде үзенең.
дә:Теге лейтенант, Кәбирне шәйләп алып, тәрәзә пыяласын төшергәндәй итте
– Гражданин, не мешайте работать! – дип кисәтү ясады. Ачы кычкыртып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Таза-таза санитар егетләр чыгып, мәетне носилкага салдылар. Яшүсмернең кем икәнлеге ачыкланмаган иде әле. Халык төркеме дә тарала төште. Хокук сакчылары юлны ябып, рулеткалар белән ниләрдер үлчәргә, схемалар сызгаларга тотындылар. Фатих та машинадан чыгып басты. Кәбир, кара янып чыккан дусты янына килеп, фаҗиганең ничек булганын сорашты.
– Сизми дә калдым, – дип акланды Фатих, – әкрен генә бара идем. Бу вакытта артык хәрәкәт булмый ич. Көтмәгәндә юлга килеп чыкты малай. Монда переход-фәлән дә юк, ни уйлап борылгандыр. Мин аны күрүгә, әлбәттә, бетергәнче тормозга бастым. Әмма... Ну сиңа гына әйткәндә, мизгел арасы югалып калдым анысы. Көтмәгәндә бит... Исән-сау котылсам, сатам машинаны. Автобуска утырып йөрүгә ни җитә. Карыйсы-җайлыйсы түгел, керәсең дә утырасың. Кирәкле урында төшеп, ике кулыңны селтәп китәсең дә барасың. Төнлә ишеген ачмыйлармы, аккумуляторын салдырмыйлармы дип кайгырасы түгел. Әле кредиты да түләнеп бетмәгән дә соң. Нигә кирәк иде миңа ул машина?.. – дип, башына тотынды дусты. – Тыныч тормышым челпәрәмә килде шуны алу белән. Утыртып куярлармы икән инде? – дип, Кәбиргә карады ул.
– Әгәр гаепле тапмасалар, акча түләп кенә котылырсың. Сиңа бик яхшы адвокат ялларга кирәк, акчасыннан торма. Ата-анасы кемдер әле, анысы да мөһим.
– Вәт бәхетсез баш, кайдан килеп тарыдым бу бәлагә? Нигә кирәк иде миңа машина? Хатын сүзен тыңлап кем уңган? Белми дә әле үзе бу турыда, – дип такмаклады Фатих. Шактый озак юанганнан соң, хокук сакчылары гаепләнүчене полиция бүлегенә алып киттеләр. Кәбир дә алар артыннан калмады, дустын ташлап китә алмый иде ул. Мигалкалар яндырып чапкан машинадан калмаска тырышып, эченнән генә аты-юлы белән дустын сүкте. Яше кырыктан узгач, руль артына утырган кеше барыбер шома йөртергә өйрәнә алмый, күңелендә курку хисе сакланып кала. Фатих та рәтләп өйрәнеп китә алмады. Туктаса, урнаштыра алмый азапланды машинасын, кузгалса, калтырап кына йөрде. Күрер күз белән чамалаганда да, таба кебек ялтырап яткан юлда үсмерне алдан шәйләп, тукталып кала алыр иде оста шофёр. Бу өйрәнчек куркып калып, соңрак баскан инде тормозга. Ярый да аның файдасына булса хөкем карары. Ә бит кеше гомере өзелгән бер юктан... Полиция бүлегендә кичкә кадәр исәңгерәттеләр әле Фатихны. Коридор буйлап йөри-йөри, тәмам кешелектән чыкты Кәбир дә. Авыз ачып сүз әйтерлек хәле калмаган, ярты картайган дустын, үз машинасына утыртып, фатирына илтеп куйды. Фатихның елый-елый шешенеп беткән хатыны, ишек ачылуга очып чыгып, йодрыклары белән иренең күкрәген төяргә тотынды.
– Нәрсә эшләдең син, җирбит? Кеше башына җиттеңме инде, адәм актыгы? Азынуның чигенә чыктыңмы? – дип шар елап сөйләнде үзе. Ишек яңагында коты очкан бөдрә чәчле кызыкайның башы күренде. Артыгын күтәрә алмады Кәбир, тизрәк китү ягын карады. Үз өе янына килеп туктагач, икеләнеп тормады, күршедәге гастрономга юнәлде. Хәзер алып кереп берәр стакан каплый да бу каһәрле тормыштан беразга булса да югалып тора. Әмма ялгызың чәркә күтәрү күңелле шөгыль түгел. Сәгатеңә карап, кайчан дәвасы урынына барып җитә дип өметләнү – күңел кайтаргыч күренеш. Борылып чыгып, тирә- якка музыкасы яңгырап торган кафега юл тотты. Кафе яшьләр белән шыгрым тулы иде. Стена буендагы ике-өч өстәлдә буш урын күренмәде. Ярым ялангач кызлар, карачкыдай киенгән егетләр, төрле кыяфәтләргә кереп, шашынып бииләр иде. Кәбир, стойка артына тукталып, эчемлеккә заказ бирде. Адрес буенча кермәгән икән, монда сүз кушарлык кеше тапмассың. Үҗәтләнеп, чәркә артыннан чәркә бушатты ул. Бармен егет тә моны сизде.
– Проблемагыз бармы? – диде ул, чираттагы савытны Кәбиргә шудырып. – Авария... – диде Кәбир, бер сүз белән генә.
– Аңлыйм хәлегезне, үземнең баштан үткән, – дип кушылып китте теге. –
Өр-яңа «Логан» коймак булды. Аны ремонтлыйм дип күпме акча чыгардым, чутлап беткесез.
Кәбир бу очракта сүз машина хакында түгел икәнен ачыклап тормады. Ачыклаган хәлдә дә бу ишеләргә машина кеше гомереннән кыйммәтрәк икәне көн кебек ачык иде. Янындагы тумбага килеп утырган егет игътибарын җәлеп итте аның. Киеп куйган футболкасы аша да тимер мускуллары ташып чыгып килә иде егетнең, муен-фәләне бөтенләй юк төсле.
– Әйдә берәрне минем исәптән, – диде аңа Кәбир, аралашасы килеп.
– Юк, – дип, утыз ике тешен күрсәтеп елмайды алып, – мин сөт эчәм. Йә менә апельсин согы. Эчмим, тартмыйм, кызлар белән дә онытканда бер аралашам.
– Кайдан шулкадәр мускуллар синдә? – диде Кәбир, соклануын яшерә алмыйча. Егет, ирәеп китеп, беләкләрен уйнатып куйды, канәгать елмайды.
– Качок мин, көннәр буе тимер күтәрәм, ничә тонналар җыела. Анаболикларны да куллангалыйм. Мускуллар массасын белеп үстерергә кирәк.
– Ә нигә? – диде гаҗиз калган Кәбир.
– Ә бу минем тормышымның фишкасы. Кемдер аракы чөмерә, кемдер кызлар артыннан чаба. Мин мускуллар үстерәм. Менә сез дә бер күрүгә игътибар иттегез. Башкалар да соклана, хатын-кызлар күзләрен ала алмый. Үз тиңнәремнән аерылып тору миңа наркотик төсле тәэсир итә. Шәп нәрсә ул һәр баскан адымыңны санасалар, мөкиббән китсәләр. Миңа, мәсәлән, ошый.
– Ә болай нәрсә белән шөгыльләнәсең? Кәсебең бармы, эшлисеңме? – дип төпченде Кәбир, төбенә тоз коярга теләп.
– Фитнес клубта культуролог исәпләнәм. Алда күз күрер, тагын торсларны арттыру өстендә эшлисе бар әле...
Алып батырга тиң егет залга кереп китте, Кәбир хәйран калып чәркәсенә үрелде. Болай тору эчен пошырды аның, ни эчкән аракысы башына бәрмәде. Исәп-хисап үткәреп, төнге караңгылыкка атлады.
Яктылыктан ике-өч адым читкә атлап өлгермәде, куаклар янында торган берсе:
– Абзый, тартырга булмасмы? – дип туктатты. Бәйләнүләр, гадәттә, шул 
сүздән башлана. Башта тартырга сораган булалар, аннан ипи шүрлегеңә менеп төшәләр, кесәләреңне бушаталар. Бу карачкы да шулар исәбеннәнме икән дип уйлап куйды Кәбир, әмма кесәсеннән пачка чыгарып тегеңә сузды.
– Рәхмәт инде, абый, ярты көн тарткан юк иде. Өйрәнелгән шул нәрсәгә, – дип тәмәке кабызды теге. Шырпы яктысында аның култык таякларына таянып торган яшь кенә ир икәне төсмерләнде. Кәбир дә иптәшкә авызына тәмәке капты.
– Нәрсә, тәмәкелек тә акча калмадымыни? – дип, юри төртмә эндәште ул. Тагын күңеле кайный башлаган иде аның бүген күргәннәрдән. Теге егет ачуланырга уйламады да, киресенчә, ризалашып кат-кат башын какты.
– Тартырга гына түгел, ашарга валчык та калмады өйдә.
Менә, тормышка аяк басып өлгермәгән, алкашлар исемлегенә язылган. Аягы берәү генә булганга, тигезлек саклап кала алмагандыр. Берәр хәрби бәрелештә югалткандыр инде йә минага шартлагандыр. Миналарны шулай җитештерәләр, диләр, гомерне кыймасын, гарип ясасын. Әйдә, хөкүмәт расходлар чыгарып туйдырсын аны үлгәнче. Кайсы акыллысының башына килгән икән мондый мәкерле уй? Еш күрергә була хәзер урамда аяксыз-кулсыз яшьләрне. Хәер, бәрелешләре дә чутсыз булып тора бит.
– Эчәсеңдер? – диде турыдан Кәбир.
– Бар андый гөнаһ, – диде егет, төтен пошкытып. – Ничек эчмисең? Хатын малайны алып ташлап чыгып китте. Ятам ялгыз күке булып бүлмәмдә...
– Чечняда булдыңмы? – дип сорады Кәбир, төпчеген куаклыкларга чиерт- тереп.
– Юк, мин Плесецкида хезмәт иттем. Ә аякны юләрлек белән заводта югалттым. Авылдан килдек без. Эш юк авылда, өйләнештек тә шәһәргә юлландык хатын белән. Мине заводка алдылар. Хатын яслегә тәрбияче булып урнашты. Ул педучилище бетергән. Бар ягы яхшы шәһәрнең, торыр урын табулары үлем. Бер фатир табып, яши башладык. Беребезнең зарплатасы шул эт оясы кебек нәрсәгә түләргә китеп тора. Аякны өздергәч, завод шунда ук фатир бирде. Әнә теге ятакханәдә малосемейка.
Егет, култык таягы аша кулын сузып, тезелеп киткән күпкатлы йортларга таба ымлады. Үз сиксәне сиксән булса да, Кәбир авызына бер кабым ризык кермәгән мескенне ташлап китә алмады. Кулына акча тоттырсаң, хәзер эчемлеккә әйләндерә инде бу. Иртәгә тагын чыгып баса юл чатына.
– Әйдә әле, әнә теге кибеткә кереп чыгыйк, – дип, егетне үз артыннан ияртте. – Исемең кем синең?
– Габдулла. Урыслар Гаврош дип йөртәләр, ачулары чыкса, Гадик дип тә җиффәрәләр шунда. Ну мин күнеккән...
Кибеттән ике пакет шыплап тутырып, ашамлыклар җыйды Кәбир: ярмалар, токмачлар, көнбагыш мае, консервалар, икмәк...
– Менә, атнага җитәрлек ризык булды сиңа монда. Пенсияңә кадәр суза алырсың.
– Ну рәхмәт, абый. Үз татарың хәлгә керә барыбер. Ә күпләр авыз күтәреп көләргә генә торалар. Бүген үк консервадан аш пешереп ашыйм әле мин. Тирләгәнче шулпа чөмерәм. Ятыр корсак ятыр, ярты икмәкне тартыр, диләр бит...
Кассага акча түләгәч, тагын икеләнеп калды Кәбир. Бу кадәр әйберләрне гарип бәндә ничек йөкләп кайтыр?
– Берәр ничек җайлашам мин, абый. Куллар көчле минем, гел гәүдәне 
күтәреп йөреп. Болай да ярдәмегез чутсыз булды, – дип, егет озатуга карышып булашты. Аның сүзләренә карамый, Кәбир алдан төште. Тротуар асфальтына тык-тык таякларын бәреп, егет арттан титаклады.
– Ә хатының нигә ташлап китте? Эчкәнгәдер инде, – дип, өзелгән сүзне ялгады Кәбир, тегенең адымнарына яраклашырга тырышып.
– Шту син, ул чакларда әле мин бәйрәмнән бәйрәмгә генә йоткалый идем. Ну бит айдан ашу больницада ятып чыктым. Иртән өйдә, кич өйдә, гел бәреләсең хатын күзенә. Эш эзләп, тегендә-монда сугылып карадым, кемгә кирәк ярымаксак адәм? Түләгән пенсияләре исемлек кенә. Шуннан башланды инде гаугалар. Урамнан гарип ир янәшәсеннән атларга гарьләнә, берәр ахирәте күренә калса, минем өчен оялып, комачтай кызара. Сикергәләп йөргәнгә җене кузгала. Үзенә якын китерми башлады. Соңыннан малайны күтәреп чыгып китте ахирәтенә. Әле шунда яшиләр ди. Аңлыйм да мин аны, биеп кенә торган хатынның гарип ир белән яшисе килмидер. Бик чибәр дә ул төскә-биткә.
Ятакханә каршындагы кечкенә мәйдан шау-гөр килә иде. Магнитофон кабызып куйганнар, берничә пар вальс әйләнә, шунда ук бала-чага чабып уйный. Яшь балаларын күтәргән әниләр чыгып баскан, кызарып-бүртеп алган ирләр тәмәке пыскыта, нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр. Рәт табылса, арадан берәрсе, җитез генә беренче катта урнашкан кибеткә кереп, сыра күтәреп чыга. Анысы түгәрәк буйлап китә. Монда яшәгәннәр өчен тәгаен мәдәният чыганагы, аралашыр урын булып торадыр ахрысы ишегалды. Ирләргә бераз кәеф күтәрергә мөмкинлек туган. Каядыр барып, шактый акча чыгарып йөрисе түгел, дуслар һәрчак синең белән. Хатыннар да канәгать. Өйдән чыгалмый яңа туган бала бакканнары ичмасам бераз саф һава сулый, кешеләр белән аралаша. Ире дә күз алдында, арт борганын да күреп торасың. Гомерләре күпчелекнең өйдән эшкә, эштән өйгә йөреп үтә. Иртәнге биштә-алтыда күз тырнап торалар да тукталышка ашыгалар. Берәр сәгатьне юлга салып куеп, көне буе болт боралар, тегү тегәләр, бетон изәләр. Соң гына өйгә кайтып, ашарга хәстәрләп, тамакны туйдырганчы, төн җитә. Әле аның арасында йомры башлы малайның дәресен әзерләшәсе бар, садикка алып барырга кызчыкның киемнәрен юып-үтүклисе, ваннадагы тамып торган кранны рәтлисе. Табылып тора мәшәкатьләр. Бераз кул бушагач, телевизор каршына килеп утырасың да, күзләр йомыла башлаганчы, шуңа текәлеп утырасың. Эчпошыргыч бертөрлелек җанны җәфалый, җелекне суыра. Кеше арасына чыгып, бераз язылып керү – бердәнбер шатлык. Подъезд ишегенә үткәндә, кемнәрдер Габдулланың җилкәсеннән какты. Кул биреп күрештеләр, хәл-әхвәл сорашып озаттылар. Мондагы халыкның бер-берсен белеп-танып, аралашып яшәгәне күренеп тора иде. Габдулланың фатиры беренче катта икән. Гарипләргә шулай каралган. Пакетларны кухня өстәленә урнаштыргач, Кәбир алгы якка күз салды. Обойлары ертылып беткән, ишек яңакларында, идәнендә буяулары купшаклаган, чүп баскан бүлмә күңел кайтаргыч иде.
– Монда әзрәк тәртип урнаштырып булмый микән? Чучка абзары да чистарак яхшы хуҗаның, – диде Кәбир, әрнеп. – Шул тиклем үзеңне хөрмәт итмәскә ярыймы соң...
– Кирәкми, – дип, битараф кул селтәде Габдулла, – бүген җыештырсаң, иртәгә тагын шул хәлгә килә ул. Минем фатир бит постоялый двор. Кемдер, хатыныннан яшереп кенә, берәр шешә сындырырга уйласа, кая бара? Туры монда керә. Кунаклар өзелми миннән. Җыйнаулашып китәбез, утырыр урын табып булмый. Хатыны белән тиргәшсә, ишекне кага, йоклап чыгарга сорый. Берәр кыз эләктерсә, миндә төн үткәрә. Эчкән хатыннар еш кунак була.

Андыйлар да җитәрлек бездә. Гупчым, галәмәт инде. Мин каршы түгел, буш кул белән кермиләр бит алар. Күңелне күтәрәләр, тамакны туйдыралар, әйдә, ятып йокласыннар, жәлмени. Минем үземнең пенсиям, күп дигәндә, өч көнгә бара. Шуннан авызны чөйгә эләм. Ярый подъезддагылар ярдәм иткәләп тора. Пример, хатын-кыз, чиста зат, алып куйган дөгесендә бөҗәккә охшаган берәр нәрсә шәйләп ала. Йөгертеп миңа төшереп бирә. Суга салып кайнатсаң, фил кадәр фил пешеп чыгар иде, ә монда энә очы зурлык бөҗәк. Ашны гына тәмләтеп җибәрә ул. Чүпкә ташламыйлар, каткан-коткан икмәкләрен, искергән ризыкларын минем ишек төбендә калдыралар. Таман гына була миңа. Тамак – бер нәрсә, эшсезлек җанны талый. Барысы да таралып беткәч, чыгып сөяләм шулай подъезд алдына, уңга карыйм, сулга карыйм. Барыр җир юк, гариплек ирек бирми, эт тә чабып үтми ичмасам. Кереп яткандай итәм дә тагын чыгып басам. Урамга чыгып хәер эстәргә хәлемнән килми, нәрсәдер җибәрми эчтә.
– Шулай күпме дәвам итәр? – дип кызыксынды Кәбир.
– Озак калмады инде, – диде Габдулла, туктап калып. Бу адәм бер-бер карарга килгәнме, үзенә кул салырга уйлыймы, дигән уй килеп калды Кәбирнең башына. Бата-калка рәхимсез язмыш дулкыннарында тирбәлгән бу егет жәл иде аңа.
– Фатирны хатынга калдырам да авылга кайтып китәм, – диде Габдулла. – Малай адәм рәтле урында үссен, мәктәпкә йөрергә кирәк әле аңа, бәлки, берәр түгәрәккә урнаштырыр әнисе. Монда якында гына спорт сарае бар. Кеше тупсасында үсмәсен. Түлке ныгытып куям, улыбыз тормыш аешына төшенә башлаганчы, әнисе кияүгә чыкмый торсын. Үги әтисе рәнҗеткәндә, мин ничек түзәргә тиеш? Үзем дә ятимлекне беләм мин.
– Ә нигә сузасың? – диде Кәбир.
– Сәбәбе бар аның, – диде дә Габдулла, тын калды. Тырышып-тырмашып балык консервасының калаен ачарга тотынды. Шулай да түзмәде, өстәп куйды: – Минем әти гомер буе умарта тотты. Мин бәләкәйдән үк бар нечкәлекләрен беләм ул эшнең. Кайтам да бал кортлары карый башлыйм. Ул эшне бер аяк белән дә эшләп була. Күз алдыңа китер, агачлар арасында, яшел үләнгә басып йөрисең, тирә-якта кошлар сайрый. Түтәлләрдән йә суганын, йә кыярын алып кабасың. Безнең умарталар бакчада утыра, җәннәт инде, җәннәт. Акчалы да ул шөгыль. Гарип икәнлегем дә онытылыр, кайтсам. Әмма бүгеннән кузгалып кайтып китеп булмый.
Габдулла, әйтергәме, әйтмәскәме икән дигәндәй, икеләнеп калды, аннан соң шыбырдап кына:
– Мин әти үлгәнне көтәм, – диде.
– Аңламыйм, – диде Кәбир, баш чайкап.
– Аңласы-нитәсе түгел, әти үлгәч кенә кайта алам мин төп йортка. Безнең
әни иртә үлде. Әти бер аждаһа алып кайтты хатынлыкка. Мине күрә алмый, кайтып керсәң, күзләре акая шул тәмуг кисәвенең. Ялгыз калгач та, әтидән кайтырга рөхсәт сораган идем, сафура бураннары купты өйдә. Әти аның сүзеннән чыкмый. Тизрәк китү ягын карадым. Ну әти үлә калса, кайтып куып чыгарам мин аны өйдән. Үзем хуҗа булып яши башлыйм. Быел кышны үткәрсәм, кайтырмын дип уйлыйм. Бәлки, иртәрәк тә булыр әле.
– Әтиеңнең сәламәтлеге начармыни? – дип кызыксынды Кәбир.
– Имән кебек таза карт. Ну әкренләп какшый. Соңгы шалтыратканда тавышы карлыкканрак төсле тоелды, – диде Габдулла.
– Юкка өметләнәсеңдер, авыл картлары озын гомерле була, – дип, кирегә саплады Кәбир.
– Юк, кыштан да калмас. Мин серен беләм аның, – диде Габдулла, мәгънәле 
карап. – Миңа бер апа өйрәтте. Кибеттән өр-яңа пычак сатып аласың һәм дә шул пычакны көн дә үткерләргә кирәк. Каршыңа ниятләгән кешеңнең фоторәсемен куясың, шул рәсемгә карап игисең дә игисең корычны. Эчтән генә: «Менә шул тимер ашалгандай тазалыгың кимесен», – дип юрыйсың. Күптәннән булашам инде мин бу эш белән, пычак җитәрлек кенә ашалды. Вакыт күп, миңа нәрсә, утырам да үткерлим. Күрсәтер идем, кешегә күрсәтергә ярамый. Әйтәм бит, кышны чыга алмас. Ну аннан соң ничек яшәргә белермен дә.
Кинәт кенә икенчегә борды сүзне Габдулла:
– Ә менә скумбрия нәрсә дигәнне аңлата икән?
– Шундый балык исеме, – диде Кәбир, китәргә җыенып.
– Балык икәнен беләм мин. Башка мәгънәсе дә бардыр бит. Татарча өй,
дисәң, өелгән, значит, бүлмә бүленгән дигәннән килеп чыккандыр, утын – ут сүзенә бәйледер. «Скумбрия» сүзенә дә берәр мәгънә салынгандыр, тәгаен. Мин шулай еш уйлыйм, үземчә фаразлыйм сүзләрне.
– Анысын мин белмим, энекәш. Соң инде, мин китим, – дип, урыныннан кузгалды Кәбир, Габдулланың тел төбен белергә теләми иде ул.
– Чәй эчеп китәр идегез, хәзер ашны өлгертәм, – дип өтәләнде Габдулла.
Кәбир сыйдан баш тартты. Болай да баштан ашкан иде бүгенге ишеткәннәре- күргәннәре. Аруы җиткән булган, күрәсең, кайтып, мендәренә башын төртүгә, ул йоклап та китте.
** *
Иртән уянганда, җеп өзәрлек тә хәле юк иде Кәбирнең. Авыз эче кибеп, теле аңкавына ябышкан, күз алларында яшелле-кызыллы боҗралар бөтерелә, һәр сөяге кузгалырга да ирек бирми сызлый иде. Ничек итсә итеп, башын күтәрә төшеп, сәгатькә күз салды. Эшкә соңга калган болай булгач, хәер, мондый хәлдә эшкә бару турында уйлыйсы да юк. Юрап китердеме чирне, әллә яңгыр астында юешләнеп йөрүләреннән салкын суккандыр, эчкән хәмеренең шаукымы йокларга ятканчы ук чыгып беткән иде бит инде. Авыртулардан битәр, чамадан тыш хәлсезлек аптыратты, әз генә борылса, сул як арка өлеше, сул беләге чәнчергә тотынды, сулуы капты. Мондый хәл булганы юк иде әле аның белән. Бераз исәңгерәп яткач, сакланып кына торырга булашты. Күкрәк турысына меңнәрчә энә кадалгандай булды, сыны катты. Тешен кысып булса да аякланды, тотынгалап, аш бүлмәсенә табаннарын шудырды. Кухнядагы өске шкафта саклана иде бар дарулар, берәрсе файда бирмәсме дип уйлады. Каты чәй дә кан тамырларын киңәйтеп җибәрә, кипкән тамагын җебетергә иде исәбе. Калтыранган куллары белән чәй куеп, дару сәдәфләре эзләп әллә күпме булашты. Даруларны да кайсысын кабарга белми сайланды, танымый да иде ул аларны. Шулай да валидол алып тел астына салды. Куе итеп ясалган чәй дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Хәле мөшкелләнгән төсле генә тоелды. Ялгыз башың шытып калырсың монда, дип куркуга төште ул. Табигый уңайсызлануын җиңеп, телефоннан «Скорый» чакыртты. Ни гаҗәп, якын- тирәдә булгандырмы машина, ишектә кыңгырау шалтырады. Сакаллы-мыеклы берәү аны диванга сузып салып, кан басымын үлчәде, күз кабакларын кайтарып карады, ихласлап йөрәк тирәсен тыңлады.
– Без сине үзебез белән алып китәбез, батенька. Давлениегез сикергән, йөрәк тибеше дә тигез түгел, приступ булу куркынычы бар кебек, – дип, мобильнигына тотынды. Бу хәбәрдән Кәбир югалып калды. Ничек инде, фатирны бикләп куеп, больницага кереп ятсынмы? Хатыны да өйдә юк, эш 
урынында югалтырлар. Гомумән, җене сөйми аның хлор иснәп, палатада зарыгып ятуны. Аягын каймыктырып бер эләккән иде, исенә төшкән саен сырт йоннары кабара.
– Юк, юк, бу мөмкин түгел, мин каршы, – дип карышты ул. – Сез, доктор, хәлегездән килгән кадәресе ярдәм күрсәтегез дә, тернәкләнеп китәрмен әле. Зинһар, шулай килешик.
– Һем, һем, ут белән уйныйсыз, иптәш. Йөрәк белән шаярмыйлар. Болай килешик без: чак кына начаррак сизсәгез үзегезне, туры безгә шалтыратыгыз. Ә хәзергә мин сезгә йөрәккә көч бирә торган бер-ике укол кадармын, таблеткалар калдырырмын. Әлбәттә, ятып кына торырга, начар уйларны читкә куаларга. Беренче урында – тынычлык. Йоклый алсагыз, тагы да яхшырак булыр. Ялгызыгыз гынамы өйдә? Шулай да мин рецепт язып калдырам, берәр танышыгыз аша алдырыгыз даруларны.
Врач үз эшләрен эшләде дә саубуллашып чыгып китте. Уколлардан соң бераз җиңеллек тойган Кәбир тагын йокы бүлмәсенә кереп ятты. Уйларын читкә юнәлтер өчен, китап ачып карады. Әмма хәрефләр күз алдында биеште, муены талгандай тоелды. Китабын да белми сайлаган икән. Фейхтвангермы инде күңел тынычландыра торган китап?! Кулларын баш астына кыстырып, акшарланган түшәмгә төбәлде. Менә шундый ул тормыш. Кичә генә урам буйлап чабып йөри иде Кәбир, бүген аягына басарга хәле юк. Чир дә якында гына йөри, әҗәле дә ерак түгелдер. Галәм масштабындагы уйлар белән күңелен җилкендергән була. Нәрсәдән башланды соң әле барысы? Ә-ә, әлеге юеш танауның картинасына юлыкканнан соң. Дөресен әйтергә кирәк, талантлы егет, илһамын түкми-чәчми сакласа, игътибарга лаек картиналар иҗат итәр, әйтер әле сүзен. Үзеннән соң калыр ташка баскан исеме. Кулын йөрәгенә куеп әйтә ала Кәбир, бар иде кайчандыр анда да илһам очкыны, бар иде. Тырышлыгы да, үз карашы да, яңа идеяләре дә бар иде. Кайда алар? «Умный в гору не пойдёт, умный гору обойдёт», – дип, акыллы кыланып, әйләнә-тирә мохиткә яраклашып, юкка чыкты алсу хыяллары, кыю уй-фикерләре. Дөнья артыннан куды, мактаулы исемнәр аласы килде, югары даирәдәге мастодонтлар белән аралашырга теләде, хатынына ярап, акча сукты. Бер алтын тәңкәне йөз бакыр тиенгә алыштырды. Уйлап карасаң, шул тиеннәрдән сум җыелган төсле, ә юк – бакыр бакыр инде ул, йөз булса да, мең булса да, алтын тәңкәгә тиңләшә алмый. Әнә шулай вакланды Кәбир дә. Әле соң да түгел кебек, ялган кыйммәтләр белән араны шарт өзеп, яңадан тотынса, телгә алырлык иҗат җимеше тудыра алган булыр төсле ул. Тик чишмәсе саеккан, буяулары корыган, – ник бер юньле фикер килсен башына. Бүгенге гарасатта киндергә төшерерлек хәл- вакыйгалар табарсыңмы? Нигә алынсаң – барысы кыска гомерле, бер көнлек тема, ширпотреб. Чын картинада рәссамның осталыгы тирән фикерне чагылдырган булырга тиеш бит. Фотоаппарат әнә күпкә төгәлрәк рәсемнәрен бирә кешеләрнең дә, табигатьнең дә. Рәссам җанының бер өлеше картинага күчкән булса гына, ул – сәнгать. Мәсәлән, бер рәссам тарафыннан ясалган ипи кыйпылчыгы, озак яткач, күгәрек белән каплана башлаган. Чынбарлыкта шулай бит, икмәк кисәге дымлырак урында күгәрә башлый. Ә монда – киндердә кырып алырдай күгәрек. Чистарталар, бераздан тагын шул ук хәл кабатлана. Мистикамы? Юк, бу – сәнгать әсәре. Ул синең реаль тормышыңа, физика, химия законнарына буйсынмый. Перов үзенең «Тройка» картинасын язганда, уртага җигелгән малай образын Вася исемле крестьян улына карап яза. Картина күргәзмәгә эленә, Васяның әнисе, елап, художникның аягына килеп егыла. Зинһар өчен, миңа да улымның портретын яса, көтмәгәндә үлде Вася, ди. Очраклы хәлме? Һич түгел! Сәнгать сихерләрен белгән рәссам малайның җанын үз картинасына күчерә. Башка сәнгать төрләрендә дә моңа мисаллар җитәрлек. Әйтик, һәркемгә дә билгеле Эдгар По, ачылмаган җинаять хакында үз фаразлары теркәлгән хикәясен яза. Берничә елдан соң, җинаятьчене кулга алгач, язучының фаразлары бермә-бер тәңгәл килгәнлеге ачыклана. «Титаник» лайнерын алыйк. Кораб төзелә башламас борын, аның айсбергка бәрелеп су төбенә китәчәге хакында китап басылып чыга. Сәләт кешегә югары көчләр тарафыннан бирелә торгандыр. Шуның кадерен белми, тәгаенләнгән тәкъдирне кире кагып, үзең өчен генә яшәсәң, замиры була аның. Тагын бер ягы бар иҗат итүнең. Рәссамның үз карашы булырга тиеш дөньяга. Ә Кәбир – инкубатор баласы. Үзләрен зыялылар исемлегенә кертеп йөргән меңнәрчә замандашларыннан бер ягы белән дә аерылып тормый. Балалар бакчасы, урта мәктәп, институт һәм ул – сәнгать әһеле! Нәрсә күргән дә ни белгән ул, нинди тормыш вакыйгаларында кайнаган? Тормыш тәҗрибәсе юк дәрәҗәсендә, тетрәндерерлек хисләр кичергәне булмады, яшәү белән үлем арасында калып, рухи яктан чиркану алмады. Ә күкрәк киерә, рәсүлгә тиңли үзен, кемнәргәдер туры юл күрсәтеп булаша. Аңа бит күпләрдән артыграк бирелгән мөмкинлекләр. Кичә очраткан яңа танышы Габдулла хәлендә калмаган, иртәгә нәрсә ашармын дигән уйлар кыйнамый җанын. Белеме дә, акыл кимәле дә, таланты да өстен. Яисә бахыр Фатихны искә алсак. Бәлки, гадәти тормышыннан аерылып, иртәгә төрмә ишекләрен ачып керер дусты. Анда инде кирәкми синең фәлсәфәләрең, югары материялар хакында фикерләрең, күккә ашкан хыялларың. Параша яныннан нарга күчәр өчен, тешең-тырнагың белән тырышачаксың. Тулуз – Лотрек, Шагал, Пикассолар башыңа да кереп чыкмаячак. Ярый, анысын калдырыйк, ни дисәң дә, аннан да кешелеген югалтмый чыккан адәмнәр очрый. Юл буенда аунаган яшүсмер мәете – кисәтү түгелме? Яшисе дә яшисе генә иде бит аңа. Үлем беркемне дә аямый, синең яшеңне сорап тормый. Якаңнан бөтереп ала да, килеп җиттең – синең тукталыш, дип, фанилыктан исемеңне сыза, җаныңны билгесезлеккә озата. Анда ни барын кем белгән? Яшәргә ашыгырга кирәк. Иртәгә ни көткәнен беребез дә белми. Үҗәтләнеп, күңел салып тотынырга чын иҗатка...
Шулчак коридорда ниндидер тавышлар ишетелеп калгандай булды. Ишекне бикләргә онытканмынмы икәнни, кайсысы йөри тагын, дип, Кәбир урыныннан калкынгандай итте. Чүәген аягына элеп өлгермәде, бүлмә ишегендә хатыны Сабрина күренде.
– Син нишләп эштә түгел? – дип, гаҗәпкә калды хатыны. – Сәгать унбер тулган, ә бу иркә һаман урын өстендә ауный...
– Менә чир басты мине дә, – дип, гаепле елмайды Кәбир, ничек итсә итеп, караватына торып утырды.
– Әйтәм аны, бар өйгә дару исе таралган, – дип борынын җыерды Сабрина. Өстәл янына килеп, таблеткаларга игътибар итте. – Ә болары нинди дару? Каян алдың? Рецепт язганнар. Эринит, метронидазол, анаприлин... Йөрәк дарулары ла болар. Нәрсә, врач чакырттыңмыни? Моңа кадәр зарланганың юк иде лә йөрәгеңә? Ят, ят, постельный режим, диелгән бит. Һич үзеңне генә калдырып китеп булмый. Берәр мөгез чыгарырга гына торасың. Мин чиргә тарыгач, калышмаска, сиңа да урын өстенә ятарга кирәк инде...
Сабринаның үзенең дә чирләгәне йөзенә чыккан иде, күз кабаклары асылынып төшкән, йөзе акшарлаган төсле. Шулай да кәефе күтәренке күренде. – Кеше почмагында «ках-ках» йөткереп, борын сеңгереп ятканчы, кайтыйм
дип уйладым. Үз өеңнең һавасы да икенчерәк. Бераз ютәл дә басыла төште. Ясап куйган үлән төнәтмәләрем бар иде, шуларны эчәрмен. Кая, чәй куйыйм әле.

Аш бүлмәсендә кечкенә радиоалгыч эленгән иде Кәбирләрнең, Сабрина кабызып куйды ахрысы, татар моңы яңгырады. Ялгызлык чама белән генә әйбәт. Әле менә кырында тере җан булуы күңелен урынына утыртып җибәрде Кәбирнең. Акмы, карамы, үз яртың, шуның белән чирек гасыр яшәлгән. Ят ятып карар, үзеңнеке торып карар, дигәннәр борынгылар. Тамагың кипкәндә су алып эчерсә дә, күңелең була. Хатыны юраганнан да арттырды, лимонлап чәй китереп куйды алдына, күчтәнәчләрен тезде. Локма ризык кабарга теләми иде Кәбир, ә кайнар чәйне йотлыгып чөмерде.
– Хәзер аш куям да аптекага барып килермен. Үземә дә дарулар алырга кирәк, – дип тә сөендерде Сабринасы. Адәм баласы бит ул, бар вөҗүде белән врач язган даруларга ышана, шул төймәләр аның гомерен саклап калыр төсле тоя. Тәкъдиргә язылганына артык ышанып бармый.
Каз итеннән майлы шулпа эчеп куйгач, аштан соң шифалы дару төймәләрен дә йоткач, ару гына шәпләнеп китте Кәбир. Әмма хәлсезлек баскан иде бар халәтен. Хатыны үз эшләре белән зур якта мәш килде, Кәбир сиртмәле караватын саклады. Өн белән төш арасында күпме шулай яткандыр, кесә телефонының чәрелдәвенә сискәнеп китте. Рәссамнар берләшмәсеннән шалтыраталар икән.
– Сәлимов, без сезне Кырымга барачак төркем исемлегенә керттек, – дип гөрелдәде рәис урынбасары. – Тыгыз элемтәдә бит без хәзер милләттәшләр белән. Билгеле вакыйгалардан соң, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Тарихи комарткыларга реставрация башлап җибәргәннәр икән. Сез, танылган рәссам буларак, үз киңәшләрегезне бирерсез, өйрәтерсез, гомумән, җитәкчелек итәрсез. Союз әгъзалары сезгә ышана.
– Мин чирләп киттем бит әле. Урыннан тора алмыйм, дарулар йотып кына җан асрыйм, – дип карышырга булашты Кәбир. Көтелмәгән тәкъдим уйларын чыбалтып җибәрде аның.
– Зарар юк, чирләми тормый адәм баласы. Тәмам терелгәч, соңлабрак барырсыз. Файдага гына булыр, так сказать, реабилитация. Анда бит җәй, кипарислар, диңгез һавасы, җиләк-җимеш, чибәр кызлар, ха-ха-ха, – дип рәхәт кичерде урынбасар. – Командировканы шартына китереп төзербез, эш урынында хезмәт хакың сакланыр, берләшмәдән дә әзме-күпме материаль ярдәм булыр, Кырымдагы иптәшләр дә буш итмәсләр. Давай, алын, синнән башка яраклы кандидат юк. Соңыннан рәхмәтләр укырсың...
Иртәгә төпле җавап бирү шарты белән, хушлаштылар. Кырым әйбәт анысы. Атна-ун көн үтәр, монда кар бөртекләре күренә башлар, ялыктыргыч кышны әз генә булса да кыскарту мөмкинлеге чыгып тора. Озакка сузылырмы икән ул командировка? Матди яктан шактый отышлы эш булырга охшаган. Кәбир күптәннән машинасын алыштырырга уйлап йөри. Шәһәр читендә җир бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Кешеләр төсле дачалы буласы килә аның да. Картайган көнендә җирдә казыныр, бакча үстерер. Табигать кочагында яшәүгә ни җитә! Сәламәтлегенә файда булыр, бушлай курортка җибәрәләр ич. Соңгы араларда мактанырлык түгел сәламәтлеге, нервылары какшады. Кырык төрле уй килеп тинтерәтә, кысыр хыяллар җанны җәфалый. Гадирәк яшәргә кирәк, булганына шөкер итеп. Үзе дә инде, башына берәр уй килә калса, күтәрелеп бәрелә, барысын кара төсләрдә күрә башлый. Ни әйтсәң дә, адәм баласына яшәр өчен иң мөһиме – җан тынычлыгы һәм дә күңел күтәренкелеге кирәк!..

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: