Депрессия (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Иртән уянганда, җеп өзәрлек тә хәле юк иде Кәбирнең. Авыз эче кибеп, теле аңкавына ябышкан, күз алларында яшелле-кызыллы боҗралар бөтерелә, һәр сөяге кузгалырга да ирек бирми сызлый иде. Ничек итсә итеп, башын күтәрә төшеп, сәгатькә күз салды. Эшкә соңга калган болай булгач, хәер, мондый хәлдә эшкә бару турында уйлыйсы да юк. Юрап китердеме чирне, әллә яңгыр астында юешләнеп йөрүләреннән салкын суккандыр, эчкән хәмеренең шаукымы йокларга ятканчы ук чыгып беткән иде бит инде. Авыртулардан битәр, чамадан тыш хәлсезлек аптыратты, әз генә борылса, сул як арка өлеше, сул беләге чәнчергә тотынды, сулуы капты. Мондый хәл булганы юк иде әле аның белән. Бераз исәңгерәп яткач, сакланып кына торырга булашты. Күкрәк турысына меңнәрчә энә кадалгандай булды, сыны катты. Тешен кысып булса да аякланды, тотынгалап, аш бүлмәсенә табаннарын шудырды. Кухнядагы өске шкафта саклана иде бар дарулар, берәрсе файда бирмәсме дип уйлады. Каты чәй дә кан тамырларын киңәйтеп җибәрә, кипкән тамагын җебетергә иде исәбе. Калтыранган куллары белән чәй куеп, дару сәдәфләре эзләп әллә күпме булашты. Даруларны да кайсысын кабарга белми сайланды, танымый да иде ул аларны. Шулай да валидол алып тел астына салды. Куе итеп ясалган чәй дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Хәле мөшкелләнгән төсле генә тоелды. Ялгыз башың шытып калырсың монда, дип куркуга төште ул. Табигый уңайсызлануын җиңеп, телефоннан «Скорый» чакыртты. Ни гаҗәп, якынтирәдә булгандырмы машина, ишектә кыңгырау шалтырады. Сакаллы-мыеклы берәү аны диванга сузып салып, кан басымын үлчәде, күз кабакларын кайтарып карады, ихласлап йөрәк тирәсен тыңлады.

– Без сине үзебез белән алып китәбез, батенька. Давлениегез сикергән, йөрәк тибеше дә тигез түгел, приступ булу куркынычы бар кебек, – дип, мобильнигына тотынды. Бу хәбәрдән Кәбир югалып калды. Ничек инде, фатирны бикләп куеп, больницага кереп ятсынмы? Хатыны да өйдә юк, эш урынында югалтырлар. Гомумән, җене сөйми аның хлор иснәп, палатада зарыгып ятуны. Аягын каймыктырып бер эләккән иде, исенә төшкән саен сырт йоннары кабара.

– Юк, юк, бу мөмкин түгел, мин каршы, – дип карышты ул. – Сез, доктор, хәлегездән килгән кадәресе ярдәм күрсәтегез дә, тернәкләнеп китәрмен әле. Зинһар, шулай килешик.

– Һем, һем, ут белән уйныйсыз, иптәш. Йөрәк белән шаярмыйлар. Болай килешик без: чак кына начаррак сизсәгез үзегезне, туры безгә шалтыратыгыз. Ә хәзергә мин сезгә йөрәккә көч бирә торган бер-ике укол кадармын, таблеткалар калдырырмын. Әлбәттә, ятып кына торырга, начар уйларны читкә куаларга. Беренче урында – тынычлык. Йоклый алсагыз, тагы да яхшырак булыр. Ялгызыгыз гынамы өйдә? Шулай да мин рецепт язып калдырам, берәр танышыгыз аша алдырыгыз даруларны.

Врач үз эшләрен эшләде дә саубуллашып чыгып китте. Уколлардан соң бераз җиңеллек тойган Кәбир тагын йокы бүлмәсенә кереп ятты. Уйларын читкә юнәлтер өчен, китап ачып карады. Әмма хәрефләр күз алдында биеште, муены талгандай тоелды. Китабын да белми сайлаган икән. Фейхтвангермы инде күңел тынычландыра торган китап?! Кулларын баш астына кыстырып, акшарланган түшәмгә төбәлде. Менә шундый ул тормыш. Кичә генә урам буйлап чабып йөри иде Кәбир, бүген аягына басарга хәле юк. Чир дә якында гына йөри, әҗәле дә ерак түгелдер. Галәм масштабындагы уйлар белән күңелен җилкендергән була. Нәрсәдән башланды соң әле барысы? Ә-ә, әлеге юеш танауның картинасына юлыкканнан соң. Дөресен әйтергә кирәк, талантлы егет, илһамын түкми-чәчми сакласа, игътибарга лаек картиналар иҗат итәр, әйтер әле сүзен. Үзеннән соң калыр ташка баскан исеме. Кулын йөрәгенә куеп әйтә ала Кәбир, бар иде кайчандыр анда да илһам очкыны, бар иде. Тырышлыгы да, үз карашы да, яңа идеяләре дә бар иде. Кайда алар? «Умный в гору не пойдёт, умный гору обойдёт», – дип, акыллы кыланып, әйләнә-тирә мохиткә яраклашып, юкка чыкты алсу хыяллары, кыю уй-фикерләре. Дөнья артыннан куды, мактаулы исемнәр аласы килде, югары даирәдәге мастодонтлар белән аралашырга теләде, хатынына ярап, акча сукты. Бер алтын тәңкәне йөз бакыр тиенгә алыштырды. Уйлап карасаң, шул тиеннәрдән сум җыелган төсле, ә юк – бакыр бакыр инде ул, йөз булса да, мең булса да, алтын тәңкәгә тиңләшә алмый. Әнә шулай вакланды Кәбир дә. Әле соң да түгел кебек, ялган кыйммәтләр белән араны шарт өзеп, яңадан тотынса, телгә алырлык иҗат җимеше тудыра алган булыр төсле ул. Тик чишмәсе саеккан, буяулары корыган, – ник бер юньле фикер килсен башына. Бүгенге гарасатта киндергә төшерерлек хәлвакыйгалар табарсыңмы? Нигә алынсаң – барысы кыска гомерле, бер көнлек тема, ширпотреб. Чын картинада рәссамның осталыгы тирән фикерне чагылдырган булырга тиеш бит. Фотоаппарат әнә күпкә төгәлрәк рәсемнәрен бирә кешеләрнең дә, табигатьнең дә. Рәссам җанының бер өлеше картинага күчкән булса гына, ул – сәнгать. Мәсәлән, бер рәссам тарафыннан ясалган ипи кыйпылчыгы, озак яткач, күгәрек белән каплана башлаган. Чынбарлыкта шулай бит, икмәк кисәге дымлырак урында күгәрә башлый. Ә монда – киндердә кырып алырдай күгәрек. Чистарталар, бераздан тагын шул ук хәл кабатлана. Мистикамы? Юк, бу – сәнгать әсәре. Ул синең реаль тормышыңа, физика, химия законнарына буйсынмый. Перов үзенең «Тройка» картинасын язганда, уртага җигелгән малай образын Вася исемле крестьян улына карап яза. Картина күргәзмәгә эленә, Васяның әнисе, елап, художникның аягына килеп егыла. Зинһар өчен, миңа да улымның портретын яса, көтмәгәндә үлде Вася, ди. Очраклы хәлме? Һич түгел! Сәнгать сихерләрен белгән рәссам малайның җанын үз картинасына күчерә. Башка сәнгать төрләрендә дә моңа мисаллар җитәрлек. Әйтик, һәркемгә дә билгеле Эдгар По, ачылмаган җинаять хакында үз фаразлары теркәлгән хикәясен яза. Берничә елдан соң, җинаятьчене кулга алгач, язучының фаразлары бермә-бер тәңгәл килгәнлеге ачыклана. «Титаник» лайнерын алыйк. Кораб төзелә башламас борын, аның айсбергка бәрелеп су төбенә китәчәге хакында китап басылып чыга. Сәләт кешегә югары көчләр тарафыннан бирелә торгандыр. Шуның кадерен белми, тәгаенләнгән тәкъдирне кире кагып, үзең өчен генә яшәсәң, замиры була аның. Тагын бер ягы бар иҗат итүнең. Рәссамның үз карашы булырга тиеш дөньяга. Ә Кәбир – инкубатор баласы. Үзләрен зыялылар исемлегенә кертеп йөргән меңнәрчә замандашларыннан бер ягы белән дә аерылып тормый. Балалар бакчасы, урта мәктәп, институт һәм ул – сәнгать әһеле! Нәрсә күргән дә ни белгән ул, нинди тормыш вакыйгаларында кайнаган? Тормыш тәҗрибәсе юк дәрәҗәсендә, тетрәндерерлек хисләр кичергәне булмады, яшәү белән үлем арасында калып, рухи яктан чиркану алмады. Ә күкрәк киерә, рәсүлгә тиңли үзен, кемнәргәдер туры юл күрсәтеп булаша. Аңа бит күпләрдән артыграк бирелгән мөмкинлекләр. Кичә очраткан яңа танышы Габдулла хәлендә калмаган, иртәгә нәрсә ашармын дигән уйлар кыйнамый җанын. Белеме дә, акыл кимәле дә, таланты да өстен. Яисә бахыр Фатихны искә алсак. Бәлки, гадәти тормышыннан аерылып, иртәгә төрмә ишекләрен ачып керер дусты. Анда инде кирәкми синең фәлсәфәләрең, югары материялар хакында фикерләрең, күккә ашкан хыялларың. Параша яныннан нарга күчәр өчен, тешең-тырнагың белән тырышачаксың. Тулуз – Лотрек, Шагал, Пикассолар башыңа да кереп чыкмаячак. Ярый, анысын калдырыйк, ни дисәң дә, аннан да кешелеген югалтмый чыккан адәмнәр очрый. Юл буенда аунаган яшүсмер мәете – кисәтү түгелме? Яшисе дә яшисе генә иде бит аңа. Үлем беркемне дә аямый, синең яшеңне сорап тормый. Якаңнан бөтереп ала да, килеп җиттең – синең тукталыш, дип, фанилыктан исемеңне сыза, җаныңны билгесезлеккә озата. Анда ни барын кем белгән? Яшәргә ашыгырга кирәк. Иртәгә ни көткәнен беребез дә белми. Үҗәтләнеп, күңел салып тотынырга чын иҗатка...

Шулчак коридорда ниндидер тавышлар ишетелеп калгандай булды. Ишекне бикләргә онытканмынмы икәнни, кайсысы йөри тагын, дип, Кәбир урыныннан калкынгандай итте. Чүәген аягына элеп өлгермәде, бүлмә ишегендә хатыны Сабрина күренде.

– Син нишләп эштә түгел? – дип, гаҗәпкә калды хатыны. – Сәгать унбер тулган, ә бу иркә һаман урын өстендә ауный...

– Менә чир басты мине дә, – дип, гаепле елмайды Кәбир, ничек итсә итеп, караватына торып утырды.

– Әйтәм аны, бар өйгә дару исе таралган, – дип борынын җыерды Сабрина. Өстәл янына килеп, таблеткаларга игътибар итте.

– Ә болары нинди дару? Каян алдың? Рецепт язганнар. Эринит, метронидазол, анаприлин… Йөрәк дарулары ла болар. Нәрсә, врач чакырттыңмыни? Моңа кадәр зарланганың юк иде лә йөрәгеңә? Ят, ят, постельный режим, диелгән бит. Һич үзеңне генә калдырып китеп булмый. Берәр мөгез чыгарырга гына торасың. Мин чиргә тарыгач, калышмаска, сиңа да урын өстенә ятарга кирәк инде...

Сабринаның үзенең дә чирләгәне йөзенә чыккан иде, күз кабаклары асылынып төшкән, йөзе акшарлаган төсле. Шулай да кәефе күтәренке күренде.

– Кеше почмагында «ках-ках» йөткереп, борын сеңгереп ятканчы, кайтыйм дип уйладым. Үз өеңнең һавасы да икенчерәк. Бераз ютәл дә басыла төште. Ясап куйган үлән төнәтмәләрем бар иде, шуларны эчәрмен. Кая, чәй куйыйм әле. 

Аш бүлмәсендә кечкенә радиоалгыч эленгән иде Кәбирләрнең, Сабрина кабызып куйды ахрысы, татар моңы яңгырады. Ялгызлык чама белән генә әйбәт. Әле менә кырында тере җан булуы күңелен урынына утыртып җибәрде Кәбирнең. Акмы, карамы, үз яртың, шуның белән чирек гасыр яшәлгән. Ят ятып карар, үзеңнеке торып карар, дигәннәр борынгылар. Тамагың кипкәндә су алып эчерсә дә, күңелең була. Хатыны юраганнан да арттырды, лимонлап чәй китереп куйды алдына, күчтәнәчләрен тезде. Локма ризык кабарга теләми иде Кәбир, ә кайнар чәйне йотлыгып чөмерде.

– Хәзер аш куям да аптекага барып килермен. Үземә дә дарулар алырга кирәк, – дип тә сөендерде Сабринасы. Адәм баласы бит ул, бар вөҗүде белән врач язган даруларга ышана, шул төймәләр аның гомерен саклап калыр төсле тоя. Тәкъдиргә язылганына артык ышанып бармый.

Каз итеннән майлы шулпа эчеп куйгач, аштан соң шифалы дару төймәләрен дә йоткач, ару гына шәпләнеп китте Кәбир. Әмма хәлсезлек баскан иде бар халәтен. Хатыны үз эшләре белән зур якта мәш килде, Кәбир сиртмәле караватын саклады. Өн белән төш арасында күпме шулай яткандыр, кесә телефонының чәрелдәвенә сискәнеп китте. Рәссамнар берләшмәсеннән шалтыраталар икән.

– Сәлимов, без сезне Кырымга барачак төркем исемлегенә керттек, – дип гөрелдәде рәис урынбасары. – Тыгыз элемтәдә бит без хәзер милләттәшләр белән. Билгеле вакыйгалардан соң, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Тарихи комарткыларга реставрация башлап җибәргәннәр икән. Сез, танылган рәссам буларак, үз киңәшләрегезне бирерсез, өйрәтерсез, гомумән, җитәкчелек итәрсез. Союз әгъзалары сезгә ышана.

– Мин чирләп киттем бит әле. Урыннан тора алмыйм, дарулар йотып кына җан асрыйм, – дип карышырга булашты Кәбир. Көтелмәгән тәкъдим уйларын чыбалтып җибәрде аның.

– Зарар юк, чирләми тормый адәм баласы. Тәмам терелгәч, соңлабрак барырсыз. Файдага гына булыр, так сказать, реабилитация. Анда бит җәй, кипарислар, диңгез һавасы, җиләк-җимеш, чибәр кызлар, ха-ха-ха, – дип рәхәт кичерде урынбасар. – Командировканы шартына китереп төзербез, эш урынында хезмәт хакың сакланыр, берләшмәдән дә әзме-күпме материаль ярдәм булыр, Кырымдагы иптәшләр дә буш итмәсләр. Давай, алын, синнән башка яраклы кандидат юк. Соңыннан рәхмәтләр укырсың...

Иртәгә төпле җавап бирү шарты белән, хушлаштылар. Кырым әйбәт анысы. Атна-ун көн үтәр, монда кар бөртекләре күренә башлар, ялыктыргыч кышны әз генә булса да кыскарту мөмкинлеге чыгып тора. Озакка сузылырмы икән ул командировка? Матди яктан шактый отышлы эш булырга охшаган. Кәбир күптәннән машинасын алыштырырга уйлап йөри. Шәһәр читендә җир бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Кешеләр төсле дачалы буласы килә аның да. Картайган көнендә җирдә казыныр, бакча үстерер. Табигать кочагында яшәүгә ни җитә! Сәламәтлегенә файда булыр, бушлай курортка җибәрәләр ич. Соңгы араларда мактанырлык түгел сәламәтлеге, нервылары какшады. Кырык төрле уй килеп тинтерәтә, кысыр хыяллар җанны җәфалый. Гадирәк яшәргә кирәк, булганына шөкер итеп. Үзе дә инде, башына берәр уй килә калса, күтәрелеп бәрелә, барысын кара төсләрдә күрә башлый. Ни әйтсәң дә, адәм баласына яшәр өчен иң мөһиме – җан тынычлыгы һәм дә күңел күтәренкелеге кирәк!..

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: