Депрессия (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Кесә телефоны шалтыравы уятты аны. Йокы аралаш янындагы аппаратны кармалап, күзләрен ачмый гына колагына терәде.

– Әйе, – диде карлыкканрак тавыш белән. Линиянең икенче очында дусты Фатихның тавышы ишетелде.

– Кәбир дускай, син тиз генә минем янга килеп җитә алмассыңмы икән? – дип кычкырды иптәше трубкага. Тавышы танымаслык булып үзгәргән иде аның, нидәндер бик каты курыккан иде булса кирәк. Кырык төрле уй үтте Кәбирнең башыннан, йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты.

– Нәрсә, юл бастылармы әллә? – дип сорады, кулын күлмәгенең җиңенә туры китерә алмый азапланып.

– Алай гына булса... Кеше таптаттым мин, Кәбир.

Бу сүзләрне ишеткәч, киенүеннән туктап калды, трубканы чытырдатып кысып, сорашырга тотынды.

– Тереме, үлгәнме? Кайда булды? Төгәл адресыңны әйт, хәзер килеп җитәм. Калганын урында хәл итәрбез...

Ярый әле Фатих дусты әйткән урам якында гына иде. Кәбир барып җиткәндә, мәхшәр иде ул урында. Кешеләр төркеме җыелган, Фатихны полиция машинасы эченә кертеп утыртканнар, колакларын плеер наушниклары белән томалаган яшүсмернең гәүдәсе тротуарга күчерелгән иде. Хокук сакчыларының берсе төркем арасындагы шаһитларның җавапларын блокнотына терки иде.

– Үзе барып керде машина астына, – дип, барысын уздырып сөйләп китте Чапай мыеклы бер ир. – Хәзерге яшьләр уңга-сулга карап тормый алар. Барган җиреннән кырт юлга борылды, аша чыгарга уйлагандыр. Мин какраз артыннан килә идем. Чукынып, күрәчәген эзли, дип уйлап кына өлгердем. И шулай булып чыкты да. Бу иптәш машинасын туктатып өлгерә алмады. И очып кына китте теге шалапай, бамперга бәрелгәч. Һавада әйләнеп чыкты, валлаһи. Асфальтка каты төшкәндер инде. Хәзерге яшьләр алар... – Шофёрлар да күз тондырып чабалар, – дип каршы төште анысына таякка таянган карт. – Светофор яшелне янганда да, өстеңә менеп баралар. Өлгерсәң өлгереп кал, өлгермәсәң тәпәләп узарга да күп сорап тормыйлар. Эчкән булгандыр әле, көпә-көндез кеше кадәр кешене күрмәскә. Җәяү йөрергә хут калмады бөтенләй, дөньяны машина басты. Маңка малае да машинада җилдерә, ә дукаменты сатып алынган. Байлыкларына чыдаша алмыйлар. Бер-бер чара күрергә кирәк үзләренә. Менә бу хакта мин хөкүмәткә язарга уйлыйм: бер көндә соңгы саны так булганнар йөрсеннәр, икенче көнне җөп санлыларына рөхсәт бирергә. Бераз һава чистарыр иде.

– Тәк, иптәшләр, әйдәгез, бу авариягә кагылышлы детальләрне генә күрсәтик. Вакыт чикләнгән, – дип тәртип урнаштырырга тырышты хокук сакчысы. Кәбир полиция машинасы кырына килеп тәрәзәдән күз салды. Анда бер лейтенант ашыгып бланклар тутыра иде. Киндердәй агарып калган Фатих дустына карап баш селекте, сүрән генә елмайгандай итте. Күзләренең нуры качкан иде үзенең.

Теге лейтенант, Кәбирне шәйләп алып, тәрәзә пыяласын төшергәндәй итте дә:

– Гражданин, не мешайте работать! – дип кисәтү ясады. Ачы кычкыртып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Таза-таза санитар егетләр чыгып, мәетне носилкага салдылар. Яшүсмернең кем икәнлеге ачыкланмаган иде әле. Халык төркеме дә тарала төште. Хокук сакчылары юлны ябып, рулеткалар белән ниләрдер үлчәргә, схемалар сызгаларга тотындылар. Фатих та машинадан чыгып басты. Кәбир, кара янып чыккан дусты янына килеп, фаҗиганең ничек булганын сорашты.

– Сизми дә калдым, – дип акланды Фатих, – әкрен генә бара идем. Бу вакытта артык хәрәкәт булмый ич. Көтмәгәндә юлга килеп чыкты малай. Монда переход-фәлән дә юк, ни уйлап борылгандыр. Мин аны күрүгә, әлбәттә, бетергәнче тормозга бастым. Әмма... Ну сиңа гына әйткәндә, мизгел арасы югалып калдым анысы. Көтмәгәндә бит... Исән-сау котылсам, сатам машинаны. Автобуска утырып йөрүгә ни җитә. Карыйсы-җайлыйсы түгел, керәсең дә утырасың. Кирәкле урында төшеп, ике кулыңны селтәп китәсең дә барасың. Төнлә ишеген ачмыйлармы, аккумуляторын салдырмыйлармы дип кайгырасы түгел. Әле кредиты да түләнеп бетмәгән дә соң. Нигә кирәк иде миңа ул машина?.. – дип, башына тотынды дусты. – Тыныч тормышым челпәрәмә килде шуны алу белән. Утыртып куярлармы икән инде? – дип, Кәбиргә карады ул.

– Әгәр гаепле тапмасалар, акча түләп кенә котылырсың. Сиңа бик яхшы адвокат ялларга кирәк, акчасыннан торма. Ата-анасы кемдер әле, анысы да мөһим.

– Вәт бәхетсез баш, кайдан килеп тарыдым бу бәлагә? Нигә кирәк иде миңа машина? Хатын сүзен тыңлап кем уңган? Белми дә әле үзе бу турыда, – дип такмаклады Фатих. Шактый озак юанганнан соң, хокук сакчылары гаепләнүчене полиция бүлегенә алып киттеләр. Кәбир дә алар артыннан калмады, дустын ташлап китә алмый иде ул. Мигалкалар яндырып чапкан машинадан калмаска тырышып, эченнән генә аты-юлы белән дустын сүкте. Яше кырыктан узгач, руль артына утырган кеше барыбер шома йөртергә өйрәнә алмый, күңелендә курку хисе сакланып кала. Фатих та рәтләп өйрәнеп китә алмады. Туктаса, урнаштыра алмый азапланды машинасын, кузгалса, калтырап кына йөрде. Күрер күз белән чамалаганда да, таба кебек ялтырап яткан юлда үсмерне алдан шәйләп, тукталып кала алыр иде оста шофёр. Бу өйрәнчек куркып калып, соңрак баскан инде тормозга. Ярый да аның файдасына булса хөкем карары. Ә бит кеше гомере өзелгән бер юктан... Полиция бүлегендә кичкә кадәр исәңгерәттеләр әле Фатихны. Коридор буйлап йөри-йөри, тәмам кешелектән чыкты Кәбир дә. Авыз ачып сүз әйтерлек хәле калмаган, ярты картайган дустын, үз машинасына утыртып, фатирына илтеп куйды. Фатихның елый-елый шешенеп беткән хатыны, ишек ачылуга очып чыгып, йодрыклары белән иренең күкрәген төяргә тотынды. 

– Нәрсә эшләдең син, җирбит? Кеше башына җиттеңме инде, адәм актыгы? Азынуның чигенә чыктыңмы? – дип шар елап сөйләнде үзе. Ишек яңагында коты очкан бөдрә чәчле кызыкайның башы күренде. Артыгын күтәрә алмады Кәбир, тизрәк китү ягын карады. Үз өе янына килеп туктагач, икеләнеп тормады, күршедәге гастрономга юнәлде. Хәзер алып кереп берәр стакан каплый да бу каһәрле тормыштан беразга булса да югалып тора. Әмма ялгызың чәркә күтәрү күңелле шөгыль түгел. Сәгатеңә карап, кайчан дәвасы урынына барып җитә дип өметләнү – күңел кайтаргыч күренеш. Борылып чыгып, тирә-якка музыкасы яңгырап торган кафега юл тотты. Кафе яшьләр белән шыгрым тулы иде. Стена буендагы ике-өч өстәлдә буш урын күренмәде. Ярым ялангач кызлар, карачкыдай киенгән егетләр, төрле кыяфәтләргә кереп, шашынып бииләр иде. Кәбир, стойка артына тукталып, эчемлеккә заказ бирде. Адрес буенча кермәгән икән, монда сүз кушарлык кеше тапмассың. Үҗәтләнеп, чәркә артыннан чәркә бушатты ул. Бармен егет тә моны сизде.

– Проблемагыз бармы? – диде ул, чираттагы савытны Кәбиргә шудырып.

– Авария... – диде Кәбир, бер сүз белән генә.

– Аңлыйм хәлегезне, үземнең баштан үткән, – дип кушылып китте теге. – Өр-яңа «Логан» коймак булды. Аны ремонтлыйм дип күпме акча чыгардым, чутлап беткесез.

Кәбир бу очракта сүз машина хакында түгел икәнен ачыклап тормады. Ачыклаган хәлдә дә бу ишеләргә машина кеше гомереннән кыйммәтрәк икәне көн кебек ачык иде. Янындагы тумбага килеп утырган егет игътибарын җәлеп итте аның. Киеп куйган футболкасы аша да тимер мускуллары ташып чыгып килә иде егетнең, муен-фәләне бөтенләй юк төсле.

– Әйдә берәрне минем исәптән, – диде аңа Кәбир, аралашасы килеп.

– Юк, – дип, утыз ике тешен күрсәтеп елмайды алып, – мин сөт эчәм. Йә менә апельсин согы. Эчмим, тартмыйм, кызлар белән дә онытканда бер аралашам.

– Кайдан шулкадәр мускуллар синдә? – диде Кәбир, соклануын яшерә алмыйча. Егет, ирәеп китеп, беләкләрен уйнатып куйды, канәгать елмайды.

– Качок мин, көннәр буе тимер күтәрәм, ничә тонналар җыела. Анаболикларны да куллангалыйм. Мускуллар массасын белеп үстерергә кирәк.

– Ә нигә? – диде гаҗиз калган Кәбир.

– Ә бу минем тормышымның фишкасы. Кемдер аракы чөмерә, кемдер кызлар артыннан чаба. Мин мускуллар үстерәм. Менә сез дә бер күрүгә игътибар иттегез. Башкалар да соклана, хатын-кызлар күзләрен ала алмый. Үз тиңнәремнән аерылып тору миңа наркотик төсле тәэсир итә. Шәп нәрсә ул һәр баскан адымыңны санасалар, мөкиббән китсәләр. Миңа, мәсәлән, ошый.

– Ә болай нәрсә белән шөгыльләнәсең? Кәсебең бармы, эшлисеңме? – дип төпченде Кәбир, төбенә тоз коярга теләп.

– Фитнес клубта культуролог исәпләнәм. Алда күз күрер, тагын торсларны арттыру өстендә эшлисе бар әле...

Алып батырга тиң егет залга кереп китте, Кәбир хәйран калып чәркәсенә үрелде. Болай тору эчен пошырды аның, ни эчкән аракысы башына бәрмәде. Исәп-хисап үткәреп, төнге караңгылыкка атлады. Яктылыктан ике-өч адым читкә атлап өлгермәде, куаклар янында торган берсе:

– Абзый, тартырга булмасмы? – дип туктатты. Бәйләнүләр, гадәттә, шул сүздән башлана. Башта тартырга сораган булалар, аннан ипи шүрлегеңә менеп төшәләр, кесәләреңне бушаталар. Бу карачкы да шулар исәбеннәнме икән дип уйлап куйды Кәбир, әмма кесәсеннән пачка чыгарып тегеңә сузды.

– Рәхмәт инде, абый, ярты көн тарткан юк иде. Өйрәнелгән шул нәрсәгә, – дип тәмәке кабызды теге. Шырпы яктысында аның култык таякларына таянып торган яшь кенә ир икәне төсмерләнде. Кәбир дә иптәшкә авызына тәмәке капты.

– Нәрсә, тәмәкелек тә акча калмадымыни? – дип, юри төртмә эндәште ул. Тагын күңеле кайный башлаган иде аның бүген күргәннәрдән. Теге егет ачуланырга уйламады да, киресенчә, ризалашып кат-кат башын какты.

– Тартырга гына түгел, ашарга валчык та калмады өйдә.

Менә, тормышка аяк басып өлгермәгән, алкашлар исемлегенә язылган. Аягы берәү генә булганга, тигезлек саклап кала алмагандыр. Берәр хәрби бәрелештә югалткандыр инде йә минага шартлагандыр. Миналарны шулай җитештерәләр, диләр, гомерне кыймасын, гарип ясасын. Әйдә, хөкүмәт расходлар чыгарып туйдырсын аны үлгәнче. Кайсы акыллысының башына килгән икән мондый мәкерле уй? Еш күрергә була хәзер урамда аяксыз-кулсыз яшьләрне. Хәер, бәрелешләре дә чутсыз булып тора бит.

– Эчәсеңдер? – диде турыдан Кәбир.

– Бар андый гөнаһ, – диде егет, төтен пошкытып.

– Ничек эчмисең? Хатын малайны алып ташлап чыгып китте. Ятам ялгыз күке булып бүлмәмдә...

– Чечняда булдыңмы? – дип сорады Кәбир, төпчеген куаклыкларга чиерттереп.

– Юк, мин Плесецкида хезмәт иттем. Ә аякны юләрлек белән заводта югалттым. Авылдан килдек без. Эш юк авылда, өйләнештек тә шәһәргә юлландык хатын белән. Мине заводка алдылар. Хатын яслегә тәрбияче булып урнашты. Ул педучилище бетергән. Бар ягы яхшы шәһәрнең, торыр урын табулары үлем. Бер фатир табып, яши башладык. Беребезнең зарплатасы шул эт оясы кебек нәрсәгә түләргә китеп тора. Аякны өздергәч, завод шунда ук фатир бирде. Әнә теге ятакханәдә малосемейка.

Егет, култык таягы аша кулын сузып, тезелеп киткән күпкатлы йортларга таба ымлады. Үз сиксәне сиксән булса да, Кәбир авызына бер кабым ризык кермәгән мескенне ташлап китә алмады. Кулына акча тоттырсаң, хәзер эчемлеккә әйләндерә инде бу. Иртәгә тагын чыгып баса юл чатына.

– Әйдә әле, әнә теге кибеткә кереп чыгыйк, – дип, егетне үз артыннан ияртте.

– Исемең кем синең?

– Габдулла. Урыслар Гаврош дип йөртәләр, ачулары чыкса, Гадик дип тә җиффәрәләр шунда. Ну мин күнеккән...

Кибеттән ике пакет шыплап тутырып, ашамлыклар җыйды Кәбир: ярмалар, токмачлар, көнбагыш мае, консервалар, икмәк...

– Менә, атнага җитәрлек ризык булды сиңа монда. Пенсияңә кадәр суза алырсың.

– Ну рәхмәт, абый. Үз татарың хәлгә керә барыбер. Ә күпләр авыз күтәреп көләргә генә торалар. Бүген үк консервадан аш пешереп ашыйм әле мин. Тирләгәнче шулпа чөмерәм. Ятыр корсак ятыр, ярты икмәкне тартыр, диләр бит...

Кассага акча түләгәч, тагын икеләнеп калды Кәбир. Бу кадәр әйберләрне гарип бәндә ничек йөкләп кайтыр?

– Берәр ничек җайлашам мин, абый. Куллар көчле минем, гел гәүдәне күтәреп йөреп. Болай да ярдәмегез чутсыз булды, – дип, егет озатуга карышып булашты. Аның сүзләренә карамый, Кәбир алдан төште. Тротуар асфальтына тык-тык таякларын бәреп, егет арттан титаклады.

– Ә хатының нигә ташлап китте? Эчкәнгәдер инде, – дип, өзелгән сүзне ялгады Кәбир, тегенең адымнарына яраклашырга тырышып. – Шту син, ул чакларда әле мин бәйрәмнән бәйрәмгә генә йоткалый идем. Ну бит айдан ашу больницада ятып чыктым. Иртән өйдә, кич өйдә, гел бәреләсең хатын күзенә. Эш эзләп, тегендә-монда сугылып карадым, кемгә кирәк ярымаксак адәм? Түләгән пенсияләре исемлек кенә. Шуннан башланды инде гаугалар. Урамнан гарип ир янәшәсеннән атларга гарьләнә, берәр ахирәте күренә калса, минем өчен оялып, комачтай кызара. Сикергәләп йөргәнгә җене кузгала. Үзенә якын китерми башлады. Соңыннан малайны күтәреп чыгып китте ахирәтенә. Әле шунда яшиләр ди. Аңлыйм да мин аны, биеп кенә торган хатынның гарип ир белән яшисе килмидер. Бик чибәр дә ул төскә-биткә.

Ятакханә каршындагы кечкенә мәйдан шау-гөр килә иде. Магнитофон кабызып куйганнар, берничә пар вальс әйләнә, шунда ук бала-чага чабып уйный. Яшь балаларын күтәргән әниләр чыгып баскан, кызарып-бүртеп алган ирләр тәмәке пыскыта, нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр. Рәт табылса, арадан берәрсе, җитез генә беренче катта урнашкан кибеткә кереп, сыра күтәреп чыга. Анысы түгәрәк буйлап китә. Монда яшәгәннәр өчен тәгаен мәдәният чыганагы, аралашыр урын булып торадыр ахрысы ишегалды. Ирләргә бераз кәеф күтәрергә мөмкинлек туган. Каядыр барып, шактый акча чыгарып йөрисе түгел, дуслар һәрчак синең белән. Хатыннар да канәгать. Өйдән чыгалмый яңа туган бала бакканнары ичмасам бераз саф һава сулый, кешеләр белән аралаша. Ире дә күз алдында, арт борганын да күреп торасың. Гомерләре күпчелекнең өйдән эшкә, эштән өйгә йөреп үтә. Иртәнге биштә-алтыда күз тырнап торалар да тукталышка ашыгалар. Берәр сәгатьне юлга салып куеп, көне буе болт боралар, тегү тегәләр, бетон изәләр. Соң гына өйгә кайтып, ашарга хәстәрләп, тамакны туйдырганчы, төн җитә. Әле аның арасында йомры башлы малайның дәресен әзерләшәсе бар, садикка алып барырга кызчыкның киемнәрен юып-үтүклисе, ваннадагы тамып торган кранны рәтлисе. Табылып тора мәшәкатьләр. Бераз кул бушагач, телевизор каршына килеп утырасың да, күзләр йомыла башлаганчы, шуңа текәлеп утырасың. Эчпошыргыч бертөрлелек җанны җәфалый, җелекне суыра. Кеше арасына чыгып, бераз язылып керү – бердәнбер шатлык. Подъезд ишегенә үткәндә, кемнәрдер Габдулланың җилкәсеннән какты. Кул биреп күрештеләр, хәл-әхвәл сорашып озаттылар. Мондагы халыкның бер-берсен белеп-танып, аралашып яшәгәне күренеп тора иде. Габдулланың фатиры беренче катта икән. Гарипләргә шулай каралган. Пакетларны кухня өстәленә урнаштыргач, Кәбир алгы якка күз салды. Обойлары ертылып беткән, ишек яңакларында, идәнендә буяулары купшаклаган, чүп баскан бүлмә күңел кайтаргыч иде.

– Монда әзрәк тәртип урнаштырып булмый микән? Чучка абзары да чистарак яхшы хуҗаның, – диде Кәбир, әрнеп. – Шул тиклем үзеңне хөрмәт итмәскә ярыймы соң...

– Кирәкми, – дип, битараф кул селтәде Габдулла, – бүген җыештырсаң, иртәгә тагын шул хәлгә килә ул. Минем фатир бит постоялый двор. Кемдер, хатыныннан яшереп кенә, берәр шешә сындырырга уйласа, кая бара? Туры монда керә. Кунаклар өзелми миннән. Җыйнаулашып китәбез, утырыр урын табып булмый. Хатыны белән тиргәшсә, ишекне кага, йоклап чыгарга сорый. Берәр кыз эләктерсә, миндә төн үткәрә. Эчкән хатыннар еш кунак була. Андыйлар да җитәрлек бездә. Гупчым, галәмәт инде. Мин каршы түгел, буш кул белән кермиләр бит алар. Күңелне күтәрәләр, тамакны туйдыралар, әйдә, ятып йокласыннар, жәлмени. Минем үземнең пенсиям, күп дигәндә, өч көнгә бара. Шуннан авызны чөйгә эләм. Ярый подъезддагылар ярдәм иткәләп тора. Пример, хатын-кыз, чиста зат, алып куйган дөгесендә бөҗәккә охшаган берәр нәрсә шәйләп ала. Йөгертеп миңа төшереп бирә. Суга салып кайнатсаң, фил кадәр фил пешеп чыгар иде, ә монда энә очы зурлык бөҗәк. Ашны гына тәмләтеп җибәрә ул. Чүпкә ташламыйлар, каткан-коткан икмәкләрен, искергән ризыкларын минем ишек төбендә калдыралар. Таман гына була миңа. Тамак – бер нәрсә, эшсезлек җанны талый. Барысы да таралып беткәч, чыгып сөяләм шулай подъезд алдына, уңга карыйм, сулга карыйм. Барыр җир юк, гариплек ирек бирми, эт тә чабып үтми ичмасам. Кереп яткандай итәм дә тагын чыгып басам. Урамга чыгып хәер эстәргә хәлемнән килми, нәрсәдер җибәрми эчтә.

– Шулай күпме дәвам итәр? – дип кызыксынды Кәбир.

– Озак калмады инде, – диде Габдулла, туктап калып. Бу адәм бер-бер карарга килгәнме, үзенә кул салырга уйлыймы, дигән уй килеп калды Кәбирнең башына. Бата-калка рәхимсез язмыш дулкыннарында тирбәлгән бу егет жәл иде аңа.

– Фатирны хатынга калдырам да авылга кайтып китәм, – диде Габдулла. – Малай адәм рәтле урында үссен, мәктәпкә йөрергә кирәк әле аңа, бәлки, берәр түгәрәккә урнаштырыр әнисе. Монда якында гына спорт сарае бар. Кеше тупсасында үсмәсен. Түлке ныгытып куям, улыбыз тормыш аешына төшенә башлаганчы, әнисе кияүгә чыкмый торсын. Үги әтисе рәнҗеткәндә, мин ничек түзәргә тиеш? Үзем дә ятимлекне беләм мин.

– Ә нигә сузасың? – диде Кәбир.

– Сәбәбе бар аның, – диде дә Габдулла, тын калды. Тырышып-тырмашып балык консервасының калаен ачарга тотынды. Шулай да түзмәде, өстәп куйды: – Минем әти гомер буе умарта тотты. Мин бәләкәйдән үк бар нечкәлекләрен беләм ул эшнең. Кайтам да бал кортлары карый башлыйм. Ул эшне бер аяк белән дә эшләп була. Күз алдыңа китер, агачлар арасында, яшел үләнгә басып йөрисең, тирә-якта кошлар сайрый. Түтәлләрдән йә суганын, йә кыярын алып кабасың. Безнең умарталар бакчада утыра, җәннәт инде, җәннәт. Акчалы да ул шөгыль. Гарип икәнлегем дә онытылыр, кайтсам. Әмма бүгеннән кузгалып кайтып китеп булмый.

Габдулла, әйтергәме, әйтмәскәме икән дигәндәй, икеләнеп калды, аннан соң шыбырдап кына:

– Мин әти үлгәнне көтәм, – диде.

– Аңламыйм, – диде Кәбир, баш чайкап.

– Аңласы-нитәсе түгел, әти үлгәч кенә кайта алам мин төп йортка. Безнең әни иртә үлде. Әти бер аждаһа алып кайтты хатынлыкка. Мине күрә алмый, кайтып керсәң, күзләре акая шул тәмуг кисәвенең. Ялгыз калгач та, әтидән кайтырга рөхсәт сораган идем, сафура бураннары купты өйдә. Әти аның сүзеннән чыкмый. Тизрәк китү ягын карадым. Ну әти үлә калса, кайтып куып чыгарам мин аны өйдән. Үзем хуҗа булып яши башлыйм. Быел кышны үткәрсәм, кайтырмын дип уйлыйм. Бәлки, иртәрәк тә булыр әле.

– Әтиеңнең сәламәтлеге начармыни? – дип кызыксынды Кәбир.

– Имән кебек таза карт. Ну әкренләп какшый. Соңгы шалтыратканда тавышы карлыкканрак төсле тоелды, – диде Габдулла.

– Юкка өметләнәсеңдер, авыл картлары озын гомерле була, – дип, кирегә саплады Кәбир.

– Юк, кыштан да калмас. Мин серен беләм аның, – диде Габдулла, мәгънәле карап. – Миңа бер апа өйрәтте. Кибеттән өр-яңа пычак сатып аласың һәм дә шул пычакны көн дә үткерләргә кирәк. Каршыңа ниятләгән кешеңнең фоторәсемен куясың, шул рәсемгә карап игисең дә игисең корычны. Эчтән генә: «Менә шул тимер ашалгандай тазалыгың кимесен», – дип юрыйсың. Күптәннән булашам инде мин бу эш белән, пычак җитәрлек кенә ашалды. Вакыт күп, миңа нәрсә, утырам да үткерлим. Күрсәтер идем, кешегә күрсәтергә ярамый. Әйтәм бит, кышны чыга алмас. Ну аннан соң ничек яшәргә белермен дә. Кинәт кенә икенчегә борды сүзне Габдулла:

– Ә менә скумбрия нәрсә дигәнне аңлата икән?

– Шундый балык исеме, – диде Кәбир, китәргә җыенып.

– Балык икәнен беләм мин. Башка мәгънәсе дә бардыр бит. Татарча өй, дисәң, өелгән, значит, бүлмә бүленгән дигәннән килеп чыккандыр, утын – ут сүзенә бәйледер. «Скумбрия» сүзенә дә берәр мәгънә салынгандыр, тәгаен. Мин шулай еш уйлыйм, үземчә фаразлыйм сүзләрне.

– Анысын мин белмим, энекәш. Соң инде, мин китим, – дип, урыныннан кузгалды Кәбир, Габдулланың тел төбен белергә теләми иде ул.

– Чәй эчеп китәр идегез, хәзер ашны өлгертәм, – дип өтәләнде Габдулла. Кәбир сыйдан баш тартты. Болай да баштан ашкан иде бүгенге ишеткәннәре -күргәннәре. Аруы җиткән булган, күрәсең, кайтып, мендәренә башын төртүгә, ул йоклап та китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: