Депрессия (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Кәбир йокларга әзерләнеп йөргәндә, телефон шалтырады. Газиз яртысы шалтырата, имеш, Самарадан. Тавышына күңелендә кузгалган хисләрне чыгармаска тырышып, ипле генә сөйләште ир, хәл-әхвәл сорашкан булды. Сабринаның шалтыратуына сәбәп бар икән. Температурасы күтәрелеп, урын өстенә яткан.

– Бронхларга салкын тигән ахрысы. Өч-дүрт көнсез кайта алмам, – диде хатыны, хәлсез генә тавыш белән.

– Давай, яхшылап дәвалан. Монда барысы да тәртиптә, – диде көр тавыш белән Кәбир.

Вакыйгаларның бу борылышына шатланды гына ул. Озаграк кайтмый торса да риза иде. Ялгызына тынычрак булса да, барыбер кош баласы төсле бәргәләнә иде йөрәге күкрәк читлегендә. Юк иде тынгылык күңелендә, кайчан да булса уңай якка үзгәрер кичерешләр дип ышанмый башлаган иде инде. Карап торуга үз җаена тәгәри иде тормыш арбасы. Чыгырдан чыгарырлык кайгы-хәсрәт күзалланмады, чәчләрне йолыккаларлык авыр югалтуларга тарымады, булганыннан колак кагып, хәерче көненә калып, тормыш төбенә төшмәде яисә кичермәс гөнаһлар кылмады, дүрт саны төгәл, сау-сәламәт. Ниемә газаплый үз җанын, нәрсә тели, кая ашкына? Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, тыныч кына яшәп ятасы иде дә бит... Мендәргә башын салгач та, йоклап китә алмый, әнә шулай уңга-сулга бәргәләнде ул. Озак кына күзләрен шар ачып яткач, тәки торып йокы даруы эчте. Таңга таба төшләнеп уянып китте. Манма су булган иде өстенә кигән майкасы. Төше төш кебек идемени әле аның? Имеш тә, хатыны белән Кызылъяр болынына кымызлык җыярга килгәннәр алар. Икесе дә яшь, берсеннән-берсе чибәрләр. Сабринасы ниндидер өрфия ак күлмәк киеп куйган. Көннең матурлыгы шаккатырлык. Зәп-зәңгәр күктә болыт әсәре юк, һава чип-чиста, күрше авылның урамында йөргән кешеләрне төсмерләргә була хәтта. Сабрина, шәһәр баласы, җыярга да, ашарга да белми табигать нигъмәтен. Ә Кәбир аны нечкә биленнән алып җиргә ия, куе үләннәр арасыннан кымызлыклар күрсәтә. Тегесе шаркылдап көлеп, кечкенә куллары белән үләнгә үрелә, Кәбирнең колак яфрагын иреннәре белән кытыклап:

– Мин синеке – син минеке, җаным, – дип пышылдый. Шулчак кайдандыр усал этләр өере чабып килеп чыга, һау-һаулап өреп, боларга таба чабарга тотыналар. Котлары очкан яшьләр, җитәкләшеп, очы-кырые булмаган болын буйлап йөгерәләр. Берара хәле беткән Сабрина, кулын ычкындырып, үләннәр арасына ава.

– Калдырма мине, Кәби-ир. Якла, арала, зинһар, – дип кычкыра ул Кәбир артыннан. Каты чабып барган җиреннән Кәбир туктап кала. Кире борыласымы, әллә үз җанын саклап калсынмы?.. Шул төштә уянып китте ул.

Лычма су булган майкасын салып атып, тагын юрган астына чумды. Иртә иде әле, тәрәзә артында караңгылык та таралып өлгермәгән. Төшләрдә шулай инде ул, чынбарлыкта булмастай нәрсәләр күзаллана. Сабринасын кара син аның, өндә җәфалаганы җитмәгән, төшләренә кереп тинтерәтә. Гомер иренә фамилиясе белән, «Сәлимов» дип кенә эндәшкән хатыны авызыннан һичкайчан иркә сүзләр ишеткәне булмады бит. «Җаным», имеш, бәлки, башкаларга әйткәндер ул сүзне. Юк, ул яктан да шиге юк Кәбирнең, артык горур хатыны берәр ир-атка ошарга тырышып, якынаюга бармагандыр, болай да суык ул ир-ат нәселенә. Төштә Кәбир үзе дә Сабринасына сыланып кына торды лабаса. Тормышта булдымы икән андый минутлар? Бәлки, яшьрәк чакта, төрлечә булгандыр хатыны да, гел убырлы карчык кыяфәтендә сынланмагандыр ич. Әнә шулай инде ул, озак еллар бер кыек астында яшисең-яшисең дә, төшләрдә дә аерыла алмыйсың икән бер-береңнән. Кызык мизгелдә өзелеп калды бит әле тарих, кире борылдымы ул хатынын аралап, әллә кул селтәп, юлын дәвам иттеме? Тормышта кабатлана калса бу вакыйга, нәрсә эшләр иде?.. Тәгаен, килер иде ярдәмгә, гомер иткән хатынына гына түгел, җиде ят өчен дә гомерен куркыныч астына куяр иде. Холкы-фигыле буенча ул бит яхшылыкка тартылган адәм заты. Үз уйларыннан үзе елмаеп, Кәбир, урыныннан торды: бүген эш көне. Юынып-киенеп, бер чынаяк чәй эчеп алды да ишек катына җиткәч туктап калды. Машина кабызасымы, әллә автобус тукталышына чыгып басаргамы? Шәһәр буйлап үз машинаңда йөрү – үзе бер мәшәкать. Иртәләрен пробкаларда нервыларың таушала, куяр урын эзләп вакытың үтә. Икенче яктан, шыплап тутырылган автобус салонында кысылып барулары да күңелле түгел. Иң соңгы минутта ишек төбендә торган тумбочка өстендәге машина ачкычларын эләктерде. Тышта җил чыккан икән, пыскаклап вак яңгыр яварга тотынган. Кара көздә шул инде: җил дә яңгыр, яңгыр да кар. Бу эшенә урнашканына ел да тулмаган иде әле Кәбирнең. Дөресен генә әйткәндә, артык өнәми дә иде яңа урынын. Зур бүлмәдә өстәл артында чыр-чу килгән редакция хезмәткәрләре, кереп-чыгып йөргән кешеләр, барысының мәңге кайдадыр, нидер эшләргә каударлану, ашыгулары, туктаусыз шалтыраган телефон аппаратлары, һәр адымының күзәтү астында булуы – чыгырыннан чыгара иде Кәбирне. Тынычлыкка өйрәнгән рәссам бар сәләтен салып эшли алмый иде мондый шартларда. Әмма эшләгән кадәресеннән җитәкчеләр канәгать булгач, артык хафаланмады. Тора-бара бер җае чыгар әле, дип йөри бирде. Бергә эшләгән коллегалары белән артык якынаеп китә алмады ул. Әллә табигый йомыклыгы комачаулады, әллә хезмәткәрләр үз итмәде, аралар җылынмады. Хәер, Кәбир үзе дә якынаерга атлыгып тормады, бу кабиләдә аның күңеле тартылырлык зат юк иде. Кемнең кем икәнлеген коллектив белән Яңа ел каршылаганда бераз чамалаган иде ул. Әле ул чакта яңа килгән кешегә караш икенчерәк иде, кызыксыну бар иде. Бәйрәм хөрмәтенә шактый кызып алгач, кемнәрнеңдер сөйләшәсе килеп китте Кәбир белән. Телләр ачыла бит ул хәрәм ризык авызга керсә. Сатып алынган кафеның гирляндалар белән бизәлгән ишегалдында тәмәке төтене суырганда, бер хезмәткәр килеп җилкәсеннән какты.

– Бергә-бергә эшләргә язсын, кулың оста синең, – дип сүз башлады. – Бәйрәмдә икеләтә шатлык минем өчен. Тәки басыла ел башында яңа романым. Төгәл ике ел чиләндем шуның белән. Күпме күз нурларымны түктем, вакытымны салдым, тазалыгымны бетердем. Җәй көне больницага эләктем, «прединфарктное состояние» диделәр. Чак аякка бастым. Сезгә – художникларга рәхәтрәк, өч-дүрт сәгать пумала селтисез дә – картинагыз әзер. Хаклары да күңел шатландырырлык. Ә монда хәреф чүпләп чекерәеп утырасың, кәгазь бәясен капларлык кына гонорары. Әле шуны да бастырмас өчен аяк терәп карыштылар. Фәлән-төгән, имеш, суы артык, геройлар җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән, теле аксый. Үзем дә беләм мин аларын. Ифрат авыр эш бит ул. Язасың, язасың дәфтәрләр тутырып, әллә һәр язган сүзең мәрҗәннән коела, бар битләре талантлы була дип уйлыйсыңмы? Теләсә кайсы язу-сызу белән булашкан кешедән сора, очрый барысының уңышсыз урыннары, күңеле кабул итмәгән бүлекләре. Язган кадәресен юкка чыгарып, чүплеккә атып булмый бит кулъязманы. Тешеңне кысып дәвам итәсең, бер көн килеп соңгы җөмләгә нокта куярга талпынасың. Язылып беткәч, әлбәттә, шомартырга көч саласың кытыршы урыннарын, тик барысы да син дигәнчә булмый. Бассыннар, күпләргә таныш исемем бар минем, билгеле урыным бар әдәбиятта. Ичмасам, уч тутырып акча бирсәләр икән. Хәерче акчалары өчен шедевр таләп итәләр. Алай булмый ул, иптәш...

Кайсысыдыр җырчылар янына чыгып, үз шигырьләрен дә укып булашты әле. Бик үк мәгънәсен аңлап җитә алмады Кәбир, гел мәхәббәт хакында иде ахрысы тормыш көзенә кергән ханымның гөлләмәләре. Ир уртасы берәү, ялланган тамаданы уздырып, мәзәкләр сөйләде, коллективның күңелен күтәрергә тиресеннән чыгардай булып тырмашты. Кайбер тарихлар көлкеле генә яңгырады кебек. Шул журналда эшләгәч, Кәбир һәр санын караштырып бара иде журналның. Әлеге көлке капчыгының язмаларына да юлыкканы булды. Шома гына тел белән язылган кызыклы вакыйгалар бәян ителә иде язмаларда. Әмма бу анекдотлар һәм әдәбият арасында нинди уртаклык барын һич төшенә алмады яңа хезмәткәр. Эш эш белән, ләкин һәр яңа көн яңалыклар бүлешүдән башлана иде коллективта. Алларындагы материалларны эшкәрткәндә, бер-берсе белән гәп куертырга да форсат табалар иде барысы. Бу сөйләшүләрнең ирексез шаһиты булган Кәбир колак салырга мәҗбүр иде сөйләшүләргә. Хатын-кызлар, гадәттә, дөнья мәшәкатьләренә күбрәк игътибар бүлә: кемгә кем килгән, баласы мәктәптән нинди билгеләр төяп кайткан, тәртип бозганмы, мактанырлык гамәл кылганмы, нәрсә пешергәннәр, онын-тозын күпме салганнар – энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Гадәт буенча, ирләрен телгә алалар, анысы ни майтарган, ничек караган, иркә сүзләр әйткәнме, тавыш башлаганмы... Кием мәсьәләсенә юлыксалар, анысы инде сәгатьләргә сузыла. Телевизордагы бар сериалларны чутлыйлар, геройларның биографияләрен яттан беләләр, алда булачагын фаразлап бәхәскә керәләр.

Бүген исә ир-атлар тавышы өстенлек итте. Дөньядагы яңалыкларны уртаклашып, сәясәтчеләрнең тетмәсен теттеләр, сугыш хәрәкәтләренә үз карашларын белдерделәр. Бер төркем, кызып-кызып, Украина милләтчеләрен черетеп түкте. Һәркемнең үз карашы, адәм баласы җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Болар – һәр шәхеснең бер өлеше. Әмма Кәбир өчен бу бәхәсләр күтәрә алмаслык сынау булды. Түзеп-түзеп утыра алмагач, ул редактор урынбасарына барып, китәргә рөхсәт сорады. Теге сәбәпләрен дә сорашып тормады, рәхмәт төшкере, рөхсәт бирде. Саф һавага чыккач кына, күз аллары яктырып киткәндәй булды Кәбирнең.

Яңгыр туктаган иде, шулай да кара болытлар куера иде әле баш өстендә. Ашыгып-ашыгып, машинасына таба атлады ул, юлда кискен мизгелләр тудырып, бетереп газ педаленә басты. Өе янына килеп туктагач кына уянып киткәндәй булды. Кая чаба болай – күзенә ак-кара күренми? Кем көтеп тора аны, кая ашкына? Буш фатирга кереп, почмактан почмакка бәргәләнсенме яисә телевизор экранына кадалсынмы? Авызларын әчеттереп, сигарет артыннан сигарет кабызды, берәр төпле карарга килә алмый интекте. Өйдә табак-савыт шалтыратканчы, берәр урынга барып тамак туйдырырга булды. Өйлә җитмәгәнгәдер, кафеның залы ярым буш иде. Тәрәзә кырындагы читлекләрдә төрле-төрле кошлар чыркылдый, аквариумнарда симез балыклар зур күзләре белән сине күзәтә. Тәкъдим иткән ризыклары да ярыйсы иде. Бераз язылып чыкты бу ноктадан Кәбир. Бер максатсыз тротуар буйлап атлады ул, очраган кешеләргә караш салды, тирә-яктагы корылмаларга күз йөгертте. Бу халәттә эзәрлекләгән уйлары басыла төшкәндәй булды, йөрәк тибеше тигезләнде. Бераз кәефен күтәрергә теләп, «Чәчәкләр» дип язылган киоскка сугыласы итте. Урта яшьләрдәге ике хатын-кыз, чәчәкләр арасына күмелеп, букетлар тезә иде. Кәбир кергәнне күргәч, берсе прилавка артына чыгып басты. Безнең сатучылар аерым балчыктан ясалганнар ахрысы. Сиңа алар сөмсерләрен коеп, үзләренең дошманына караган төсле карыйлар. Бу сатучы да авыз ачып сүз әйтми, Кәбирнең беренче сүз башлаганын көтеп тора иде.

– Сездә роза чәчкәләре бармы? – дип сорады Кәбир, мөмкин кадәр мөлаемрәк күренергә тырышып.

– Бар. Бер данәсе алтмыш сум, – диде сатучы, кымшанмый да. «Менә, рәхим итегез, ошаганын сайлагыз, сезнең өчен генә берсен алтмыш сумга төшерергә ризабыз», – дисә, эреп китәр идең дә соң...

– Ә сезгә нинди төс ошый төшә? – дип ныкышты Кәбир.

– Анысы нәрсәгә тагы? Сез алырга уйлыйсызмы? – дип, тавышын күтәрә төште сатучы. Чәчәкләр арасында утырганы, көлеп:

– Серо-буро-малиновый, – дип җаваплады.

– Ярый, ике ак төстәге роза бирегез миңа. Чәчәкләрне алып, акча түләгәч, Кәбир хатыннарга берәр чәчәк сузды.

– Бүген минем шатлыклы көнем. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашып, сезгә чәчәкләр бүләк итәсем килә.

Аптырап калган хатыннарның йөзе әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетте. Елмаеп урам буйлап атлаганда, аларны кабат-кабат күзаллап, рәхәт кичерде Кәбир. Әлбәттә, хатыннар ул чәчәкләрне аның артыннан кергән клиентка сатып җибәрәчәкләр, акча – беренче урында. Ләкин чәчәк алганда кичергән тойгылары да баштан ашкан, әллә моңа кадәр чәчәк бүләк иткәннәр аларга, әллә юк. Тагын яңгыр сибәли башлагач, экспресс-барга кереп яшеренде. Стойка артындагы, урысчалап әйткәндә, вышколенный егет сүзсез генә аның алдына чәркә белән эчемлек, лимон кисәге куйды. Магнитофон тасмасыннан Эдита Пиафның сагышлы тавышы яңгырый иде. «Әллә исергәнче эчәргәме?» дигән уй килде башына Кәбирнең. Аракыны ничек кенә хурламасыннар, аның бер уңай ягы бар – бәндәгә онытылырга ярдәм итә ул. Тынычлап йоклар идем саташулы төшләр күрми, баш күзәнәкләре хәл алыр иде кыска вакытка булса да, дип, һаман үгетләргә тырышты нәфесен. Шунда таныш шагыйренең юллары исенә төште.

Эч, диделәр, көчләп-көчләп эчерделәр...

Дөнья яктырып киткәндәй булды.

Икенче көн булган хәсрәтләрем

Икеләтә артып тынны буды.

Озакка бармый шул шаукымы хәмернең, бераз җилкетеп ала да эреп югала. Йөри-йөри тәмам аяклары талгач, күптән булмаган музей ишеген ачып керде. Тантаналы тынлык хөкем иткән залларда ул, шым гына басып, экспонатлар сакланган киштәләр буйлап китте. Менә йөзләрчә мең еллар элек җирне таптаган ниндидер динозавр, ихтиозаврларның кочак җитмәс сөякләре. Бер кеше генә күтәрә алмас моны, шулай дәү, коточкыч. Чынлап та булдылар микәнни алар җирдә, акыл җитмәс вакыт үлчәме аерганмы аларны? Безгә, адәм баласына, андый төшенчәләр ят. Без үз казаныбызда гына кайныйбыз. Күзаллаган чорыбыз да – туу белән үлем арасы. Уйлап китсәң, бар бит ниндидер бәйлелек менә монда танау тартып басып торган Кәбир белән җир тетрәтеп йөргән таудай җанварлар арасында. Ниләр булып, ниләр юкка чыкмаган бу чал тарихта?! Таш диварларга арка терәп, кяферләргә каршы торган татарлар арасында берәрсе кайчандыр дөньяга аваз салачак Кәбирнең дә хромосомасын үзендә йөрткәндер. Дошман угыннан йә булмаса ерткыч җанварлар һөҗүменнән һәлак булган ерак бабасы чамалаганмы икән киләчәкне? Менә шул тереклекнең бүгенге көнгә кадәр саклануы юкка гына түгелдер бит. Йөзәр еллар элек яшәгән кешеләр җан сакларга тырышканнар, яратышканнар, җан кыйганнар, шулай да безнең көнгә кадәр эзләре сакланып калган. Нинди осталык белән ясалган менә бу көбә күлмәк. Кемдер акылын җиккән, күңелен салган моны эшләр өчен. Оста үзе күптән балчыкка әйләнгәндер, ә менә аның кул җылысы күчкән комарткы гасырлар аша узып килеп җиткән. Кеше үз эзен калдырырга тиеш фани дөньяда. Нәсел дәвамын, сәнгать әсәрләрен. Сокландырырлык биналар, таң калдырырлык картиналар. Мәсәлән, Кол Гали чорында яшәгәннәр арасында байлыкларына мактанган каруннар, тиран хөкемдарлар, ярты Җир шарын буйсындырган җиһангирлар яшәгәндер, тәгаен. Алар хакында кем хәтерли? Тарихны җентекләп өйрәнгән галим-голамәләр белсә беләдер. Ә менә шагыйрьнең җан тетрәтерлек әсәре бүген дә халык телендә. Украина, дибез бүген, Америка, Польша, дип искә алабыз. Бәлки, ике-өч гасырдан соң җуелыр халык хәтереннән бу атамалар. Бүгенге көннең уй-кайгылары сакланып калмаячак, монысы – факт. Вак-төяккә чәчелеп, тамак кайгыртып, нәфес колы булып яшәү, чын мәгънәсендә, яшәү түгел. Чал тарих синнән тамагың тукмы, өстең бөтенме, күңелең тынычмы, дип сорамый. Бөек Рембрандтның «Төнге каравыл» картинасыннан соң кичергән газаплары сирәкләргә мәгълүм. Леонардо да Винчиның да шәхси тормышы кызыксындырмый, ә «Мона Лиза»сы күз яшьләрен китерә, таң калдыра. Әлбәттә, адәм балалары бу хакта уйлап та карамыйлар, аларга бүгенге көн кыйммәт. Ничек кенә боргаласаң да, җәмгыять күндәм сарык көтүенә тиң. Әйтсәләр – ышана, кусалар – китә, чакырсалар – бара, куркытсалар – тынын да исәпләп ала. Көчле шәхес көтүгә кушылган сарык булырга тиеш түгел. Аның үз юлы, үз инанулары, үз фәлсәфәсе. Күпчелек һәрвакыт битараф, уртак фон ролен генә уйный. Сирәкләр, төркем өстеннән күтәрелеп, үз сукмакларын яра. Әнә шул сайлап алынганнар әйләндерәләр Җир шарының күчәрен. «Мин дә монда булдым», – дип култамгаңны гына калдырып китәргә килгән булсаң, әйдә, аларның кануннарын кабул ит, алар кубызына бие, алар җырлаган җырларны җырла. Теге һәвәскәр шагыйрьнең мондый юллары да бар иде:

Әлегә мин сезнең арагызда,

Җигелгәнмен сезнең арбагызга...

Ләкин

Сез йөрегән юллар миңа тар.

Мин бит әкияттән,

Мин – тулпар!..

Шагыйрь кеше ни әкият иленә тартылгандыр инде. Әмма тарих җирдә языла, аның битләрен көчле шәхесләр яза...

– Сезгә начар булып киттеме әллә? – дигән тавышка дерт итте Кәбир. Очып китәрдәй, юка гына карчык, иңендәге шәлен тота төшеп, аңа таба иелгән иде. Кәбир, аяклары талгач, бер сырлы урындык янында хәл алырга тукталган иде. Йөгерек уйларына чумып, онытылып киткән икән. Үзен гаепле сизеп, сикереп торды ул, күзлекле карчыктан кат-кат гафу үтенде. Экспонатларга кул белән дә кагылырга ярамый, ә ул җәелгән йомшак кәнәфигә. Әллә монда кайчандыр Һади Атласи яисә Гафур Колахмәтов утырган булгандыр? 

– Зарар юк, – диде теге карчык, – барыбер күргән кеше юк, утырыгыз иркенләп. Мин хәлегез начарланып киткәнме әллә дип торам? Күптәннән бирле кымшанмыйсыз да.

Йөреп-йөреп арган-талган иде Кәбир. Тукталышка чыгып, үз маршрутына утырды. Син үзгәртә торган дөньямы? Кайчандыр Тютчев бик тә акыллы киңәш әйткән:

Не рассуждай, не хлопочи!

Безумство ищет, глупость судит;

Дневные раны сном лечи,

А завтра быть чему, то будет.

Акыллы шагыйрьнең киңәшен тотып, Кәбир көпә-көндез саташулы йокыда онытылды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: