Адаштырма, буран… (повестьның дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Марат авылда әбисе биргән хәер акчаларына мәчет кибетеннән «Аятелкөрси» дә сатып алды. Туңдырма алырсың, дип биргән иде дә... Доганы

караватының баш ягына элеп куйды. Ул – тынычлык билгесе, иман куәте

икәнен аңлады. Йокысын курку-шом бүлдерми башлады.

Ул арык, сөякчел кулларына иелеп алып, кар йомарлады. Аны ерак итеп

атты. Кар йомарламы рельска тиеп таралып чәчелде. Исерткеч саф һава шактый

изрәткән, бөтен гәүдәсен тетеп салган, инде йоклыйсы килә башлаганын сизде.

«Менә кар ата-ата атлагач, йокы да ачылып китәр», – дип фикерләде һәм тизрәк

барып җитәр өчен йөгерә башлады. Шул мәлдә әллә нәрсә булды: малайның

йөрәге жу итте, зиһене таралып китте. Каршысындагы юл икегә тармакланган

иде. Инде нишләргә? «Кайсыннан китсәм, дөрес булыр икән?» – дип, ул поездга

утырып йөргән чакларын исенә төшерергә тырышты. Тик бер тапкыр да моңа

игътибар ителмәгән икән шул. Ничекләр шулай күзсез, тоемсыз булган соң

моңарчы? Менә ни өчен аны укытучы апасы «игътибарсыз» дип ачулана икән.

Ул әле уңга, әле сулга күз йөгертеп, туң рельска сыңар аягын куеп, исәңгерәп

басып торды. Ничек була инде бу? Кем аерып куйган юлларны шулай?

Малай үзен җир өстендә япа-ялгызы калгандай тойды. Артына борылып

карады. Анда шпалларга салган буранлы юлда итек эзләре генә сузылган

иде. Аларны да ак буран тырыша-тырмаша күмеп маташа. «Әллә кире китим

микән?» – дип уйлады Марат. Шунда янә Маһинур карчык күз алдына килеп

басты. Вакыт-вакыт ачуланыштырса да, йомшак күңелле шул ул. Нигәдер

малай үзен әбисе янында бик бәхетле тоя, гүя ул бала түгел, һәм беркайчан да

бала булмагандыр кебек тоела иде. Маһинур карчыкның бар йомышын үти.

Әле соңгы кайтуында да уң яктагы күршеләрдән аңа тоз алып чыгып бирде.

Карчык та аны чиксез ярата, коймак, кабартмалар пешереп көтеп тора. Телеңне

йотарлык мондый ризыкны аның башкача бер җирдә дә ашаганы юк әле. Аннан

Маһинур карчык Мәликәсе рухына һәр җомгада намаздан соң дога кыла.

Шул көнне әнисе күбәләк булып җиргә иңә дә тәрәзәдән карап китә, имеш.

Менә, кичен, аның җаны кайтып тәрәзәгә кунар да улын күрмәс... Малайның

күзләренә яшь тулды, ирен читләре кыймыл-кыймыл килде. Ә мәктәптә аны

югалтырлар инде. Әнә укытучысы сөйләде бит беркөнне. Һиндстан дигән ил

бар, диде. Имеш, шунда, әгәр укучы сәбәпсез дәрес калдырса, мәктәпкә аның

урынына гаиләдән кем дә булса килеп укып китәргә тиеш икән. Әтисе барыр

иде микән шулай кирәктә? Мөгаен, бармас иде, аның җыелышларга да йөргәне

юк ласа. Әбисе менә барыр иде дә... ул авылда яши шул.

Марат, бар әрнүен тешләренә кысып, күзләрен кул аркасы белән сыпырып

алды. Шунда качышлы уйнаганда гел дә телдән төшми торган санамыш

хәтеренә килде. Бияләен салды, ике бармагын өскә таба тырпайтып куйды да:

Алгадан, болгадан,

Песи йөри елгадан.

Алдат, булдат,

Здоровый солдат,

– дип кычкырып торып санады.

Бармаклар сулга китәргә куша иде...

Маһинур карчыкның: «Уңга барсаң – юлың уңар», – дигәне хәтерендә

яңарды. Тик санамыштан соң беркайчан да хәрәмләшмиләр, шуңа күңелле

һәм дөрес була иде бит уен. Сулга икән сулга... Димәк, әбекәе сул якта

яшидер.

Малай, әбисенә бәйле вакыйгаларны исенә төшерә-төшерә, беркавем басып

торды да тармакланган юлның бармагы кушкан сул яктагысына борылды.

«Бик күп ара үттем бит инде, җитеп тә киләмдер», – дип уйлады. Һәм сулга

каерылган рельслар буйлап атлап китте. «Камыр батыр» әкияте исенә төште.

Әбисе әкият капчыгы аның. Күпчелек әкиятләре «Борын-борын заманда, кәҗә

– команда, саескан – сутник, үрдәк – үрәтник, бака дисәтник булганда...» дип

башлана. Ә «Камырбатыр» алай түгел. Иптәшләре җир астында калдыргач та

чыгар юл таба ул, җир астында да яхшылык кыла, Сәмруг кошның балаларын

аждаһадан коткара. Яхшылыгы яхшылык булып үзенә әйләнеп кайта.

– И адәм баласы, миннән ни телисең? – ди аңа Сәмруг кош.

– Мине җир өстенә чыгарып, тора торган урыныма илтеп куйсаңчы, – ди

егет.

– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма, –

ди дәү кош.

Сәмруг кош аны очыртып алып киткән. Өч көн, өч төн очканнар. Сәмруг

җиргә килеп кунган да:

– Инде күзеңне ач, – дигән.

Камыр батыр күзен ачып җибәрсә, үзләренең урмандагы өйләре янында

тора икән.

Авырлыкларга дучар булса да, ахырда барыбер җиңгән бит ул.

Малай, бер могҗиза көтеп, күкләргә төбәлде. Нигәдер көтмәгәндә Сәмруг

кош килеп чыгар кебек тоелды. Тик сыртына утыртып очарлык дәү кош

күренмәде. Шулай да әлеге әкиятне искә төшерү аңа көч өстәгәндәй булды.

«Әкиятләр тормыштан алынган, балам», – дияргә ярата әбисе. Димәк, бүгенге

көн генә могҗизасыз түгелдер...

Тукта, нишләп әле бу әкиятләрне, җырларны әнисе бер дә телгә алмады

икән? Әбисен тыңламады микәнни бер дә? Хәер, әбисе: «Таңнан төнгәчә колхоз

дуңгызларын карап гомерем үтте, әниеңнең ничек үскәнен күрми дә калдым,

балам, без бит илгә яхшы булсын дип яшәдек, көн димәдек, төн димәдек, эшне

генә белдек», – дип сөйләп утырганы исендә. «Минем бөтен ялгышым шушы

булды, ахрысы. Бисмилланы да өйрәтә алмадым шул», – дип тә өстәде.

– Кы-з-ы-ы-к, – дип куйды малай үзалдына. Чынлап та, алар авылында

бисмилла әйткән кешеләр, мәчеткә үк бармасалар да, аракы эчмиләр бит...

– Әниемнең өйрәнәсе килмәдеме әллә? – дип сорады ул.

– Юк ла. Адаштык шул без, балам... – дип куйды әбисе, тирән көрсенеп.

– Кем адаштырды? Буран мәллә? – дип елмайды малай.

– Ил... – диде дә карчык, нидер көтеп, оныгына төбәлеп торды.

«Ил бит ул мин дә, башка малайлар да, әбием үзе дә», – дип уйлаган иде

Марат шул чакта, сүзнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйча.

Әбисе адашкач, әнисе дә адашкан булып чыгамы инде хәзер?

Әтисе белән әнисе дә кай арада үзләре туып-үскән авылдан кайтып җитә

алмаслык ерак китәргә өлгергәннәр соң? Әллә адашып барып чыкканнармы

алар да шәһәргә? Маратны адаштырыр өчен микән соң әллә?

Ә әтисен Мәликә үзе дә томанлы гына хәтерли иде кебек. Авылга

мәчет-мәдрәсәләр салдырган, эшчән, намуслы Елкычура нәселеннән булуын да

белмәгәндер, бәлки. Бу хакта сөйләргә ярамаган чөнки. Колхозга идарә

төзегән чорда, шушы төзелеш өчен урман кискәндә, агач баскан аны. Колхозга

ышанычы зур булган. Колхозсыз илнең киләчәген дә күз алдына китерә

алмаган Алпамша Сәлим. Тик нишлисең... Язмыштан узып булмый, диләр

бит. Кызык, ә Сәлим бабасы кемгә охшаган булды икән, бер фоторәсеме дә

калмаган, ичмасам?

Югыйсә Маратның үзен кешеләр әнисенә охшаталар. «Тач Мәликә инде

бу», – диләр. Ә әнисе тач Маһинур карчык инде. Малайга кайчак әбисе янына

түгел, әнисе янына кайткандай тоелып китә. Шуңа атна үткәнне көчкә көтеп

бетерә дә ул.

Кайчакта әбисе, янына утыртып, малайның киләчәккә булган хыялларын

кымшатып карый:

– Улым, үскәч кем булырсың икән син? – ди.

– Юрист булам, – ди малай, ике дә уйламыйча.

Әбисенең йөзе нурсызлана төшкәндәй тоела, кашлары җыерыла.

– Абау, кирәкмәс, балам, кара күзлек киеп, гел караңгылык аша карарсың

микәнни дөньяга? – дип куя.

– Карамам, җир өстендәге барлык аракы кибетләрен яптырып бетерермен,

– ди дә тынып кала малай.

– Алайса, ярап та куяр, – дип килешә карчык. – Закуннарны яхшы белми

торып, бу эшне эшләп булмас шул. Әнә бит «аракы саттырмый торган авыллар

да бар», дип язалар гәзитләргә. Анда бер кеше дә юкка чыкмыйдыр, мөгаен. Ә

бәлки, агронум булып куярсың, авылга кайтырсың, улым. Үз яныма. Яшәрбез

шунда икәү. Инвестор булсаң да ярар... Аннан өйләнеп тә җибәрерсең.

Оныкларны үзем карашырмын, Алла боерса.

Әбисе өйләнү турында сүз сөйли башласа, Маратның бит алмалары кызарып

чыга. Оялудан канәгатьсез генә авызын чалшайтып куя. Рәйсә исенә төшә...

Маһинур карчыкның һаман кабатлый торган фикерен яхшы белә Марат, ул

һаман: «Иман булса, кешегә белем бик кирәк тә түгел бугай. Белем тормышта

мишәйт тә итми микән әле?» – дияргә ярата. Мондый шиге аның тикмәгә

түгел, әнә Мәликәсе дә, кияве дә укымышлы кешеләр иде. Иде. Дөнья хурына

калдылар. Иман ныклыгы җитмәү аркасында бит. Иманлы кеше яман юлга

тартыламы? Иблискә иярәме? Булмаганны!

Марат аның бу уйларын карашларыннан укый.

Маһинур карчык исә үзалдына елмаеп утыра бирә. Заманага да элеккечә

артыгын ышанып түгел, шулай елмаю ашарак карый инде ул хәзер. Инвестор

дигән затларга баштарак күңеле белән булса да каршылык күрсәтмәкче иде

дә, тик өлкән кешене кем генә тыңласын икән?

Әнә ире гомерен биргән колхоз да, аның идарәсе дә юк инде хәзер. «Бетәсе

әйбер бетәргә тиештер инде, күрәсең», – дип тынычландырды үзен ахырдан.

Хәер, колхозга чын-чынлап ышанды микән соң Сәлиме? Ышанды шул. Ул

бит муллалар нәселеннән иде. Аталары белән бергә сөргенгә сөрелде. Ишле

нәсел иде алар. Мәчет-мәдрәсәләр салдырган, кибетләр тоткан, көтүе белән ат

асраган эшчән нәсел иде. Һәммәсе пыран-заран килде. Әтисе, дөньялар бераз

тынычлангач, аңардан туган якка кайтып төпләнүен үтенде. Кайтты. Җиңел

булмады аңа. Төптән нык, көчле, ихтыярлы нәсел белән гөрләтеп тормыш

алып барасы урынга тирә-күршене таяныч итеп яшәргә туры килде. Капка

ачып кереп, сүз катардай чыбык очы туганнары да калмаган иде. Тимерче

Рәүф кызы Маһинурга өйләнеп җибәргәч, колхозга чат ябышып яши башлагач

кына, тормышы бераз көйләнеп киткәндәй булды. Һай ул еллар! Иртән колхозга

керергә гариза яздылар да кичке якта бөтенесе кире уйлады. Ышанмады

халык колхозга. Сәлим ышанды. Бердәнбер гаризаны ул берүзе генә язды

кебек. «Яңалыкка, заманга таянып, кабат тернәкләнеп китеп булмасмы», – дип

фикерләде. Балаларны яратты. Маһинуры да итәк тутырып балалар үстерергә

хыялланган иде. Ярый әле Аллаһ кызлары Мәликә дөньяга килү куанычын

бергәләп кичерү бәхетен бирде. Тик бергә озак яшәргә язмаган икән шул.

Шунысы аянычлы: колхоз идарәсе Сәлименең бөтен авылны бәйләп торган

бердәнбер истәлеге иде бит. Ә ул янды да көлгә әйләнде, имеш. Хәер, тагын

бер истәлеге бар икән. Җәй буена өйгә кайтмыйча, ат урынына эшләгәннәре

өчен, бригаданың тырыш егетләренә колхоз кул сәгатьләре өләшкән иде. Бүләк

итеп инде. Урман басар алдыннан ул һич көтмәгәндә туктап калды. Сәлиме бер

дә хәерлегә юрамады бу хәлне. Сәгатькә озак итеп текәлеп утырды. Укларын

кымшатып, боргалап та карамады хәтта. Шул чакта Маһинур аны кулъяулыкка

төрде дә сандык төбенә салып куйды.

– Сәгать төзәтүче килсә, көйләп бирер, бер дә борчылма, – дип юатты ирен.

Тик сәгать төзәтүче килмәде, аннан сәгатьнең дә кирәге чыкмады. Гүя,

Маһинур өчен вакыт төшенчәсе, гомумән, әһәмиятен югалтты, вакыт туктап

калды...

Ә идарә тора иде бит әле.

Бүрәнәне ут алганга бик борчылмас та иде, хатирәләр янды, кеше гомерләре

янды бит... Кадерле иде ләса алар. Чиксез кадерле иде.

Шулай да әле Маһинур карчыкның яшәүгә ышанычы какшамаган. Ул

замананың искелекне таптый-таптый алга баруына әллә ияләшкән, әллә күз

йомарга күнеккән. Еш кына:

– Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, балалар, – дия дә тирән итеп көрсенеп

куештыра. Үзе, бер рәтләнер әле дөньялар, дип яши, өметен өзми.

Малай янә әбисенең тавышын ишеткәндәй булды. Дөресрәге, гүя, аның

белән сөйләшә үк башлады.

– Тракторчылар да кирәк авылга, улым. Күпме бәрәңге бакчасы буш ята.

Әнә Иршат абыең кебек сука элеп җибәрәсең дә бәрәңге бакчаларын эшкәртеп

бирәсең.

Малайның куанычтан авызы ерылып китте. Күрче, нинди акыллы аның

әбисе! Бу хыял шул минутта ук инде, тере орлыктай, аның күңел кырына

төшеп, шытарга, тамыр җибәрергә дә өлгерде кебек. Никадәрле һөнәргә хуҗа

калмаган. Бу болай булырга тиеш түгел ләбаса.

– Аннары яңа йорт салырбыз, – дип куйды ул, якты киләчәген күзаллап.

– Ярап та куяр шул, балам. Оныкларга иркенрәк булса әйбәт инде.

Малай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Бераз оялудан янә бит алмалары

алсуланып китте. Рәйсәнең күз карашлары өтеп алгандай тоелды.

– Син әллә нәрсәләр сөйлисең инде, әбекәем, – дип куйды.

– Их, Мәликәм ишетсен иде безнең бу хыялларны!

Марат, әнисе хакындагы уйларыннан арына алмыйча, битендәге миңен

капшап карады. Тач әнисенеке кебек шул ул. Тик беркайчан да, беркемнән дә

кул тидертмәс аңа. Әнисе хатасын кабатламас. Беркайчан да кабатламас. Ул

нәни башы белән зурларча уйлаганына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Әле бит аңа

унике яшь кенә. Бала гына бит әле, әбисе әйтмешли.

Яшәгән гомере бик аз, күргән кайгы-хәсрәтләр баштан ашкан. Моны әбисе

генә белә шул.

Буран вакыт-вакыт ак чабышкыдай дулап-дулап китә. Малайның битенә,

күзләренә, гүя, койрыгы белән суга да алга ыргыла. Марат янәшәсендә

ниндидер тере җан иясен тоемлагандай була. Куллары белән битен уып җибәрә.

Як-ягына карана. Хәрәкәттә алар икәү икән: буран һәм үзе. Юк-юк. Өмет тә

янәшәсеннән атлый икән. «Әке, бәке..» – дип кабатлагандай итә ул янәдән һәм

әбисенең авылын инде бик-бик якында итеп күз алдына китерергә тырыша...

Малай, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, янә бер җыр

җырламакчы булды:

Сандугач баласы микән

Бакчаларда сайраган.

Нинди кайгыларым икән

Йөрәгемдә кайнаган?

Нигәдер бу юлысы ул аны күңеленнән генә кабатлады кебек. Җыр да тәмам

куркынган, малайның күңел төпкеленә үк яшеренгән иде.

Җыр – кешенең юлдашы, ди әбисе. Җыр җырламый күңел басылмый, дип

тә өстәргә ярата аннары. Менә кирәге чыкты бит аларның да. Кайберләрен

хәтта ике кат та җырлады бугай инде. Тик юл гына һаман озая бара сыман.

Бер тукталыш шулкадәрле озак була ала микәнни? Марат яман уйлардан

куырылып куйды. Алай-болай барып җитә алмаса, әбисе нишләр? Әтисенә

ничек хәбәр итәрләр икән соң? Әтисе белән яши башлаганнарына да әле

бер ел да юк бит.

Әнисен җирләгәч тә, вакытлар үтү белән, кинәт кайтып төште ул. Кызу

холыклы, дуамал зат шул әтисе. Шулай булмаса, бер дигән улын ташлап китәр

идемени? Әбисе әйтүенчә, дуамаллыгының да сәбәпләре бар, имеш. Марат әле

нарасый бала чагында әнисе белән әтисе бик каты үпкәләшкәннәр, ди. Ачудан

әтисе, берәр кайнар ноктага җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка барып

гариза язган. Шуннан алар әнисе белән дуслашып та киткәннәр. Ачу уты да

сүнгән. Гариза да онытылган. Берзаман тегеннән җавап хаты килеп төшкән:

«Сезнең үтенечегез канәгатьләндерелде, «кайнар нокта»га җибәрәбез», – дип

язганнар ди. Сугышның иң куркыныч мәлендә, әтисе, никләр язганына үкенәүкенә,

өйдән чыгып киткән шулай. Аннан контузия алып, саңгырауланып,

холкы танымаслык бозылып кайткан. Әнисе дә үкенгән: «Исән-сау кайтса,

авызымны да ачмас идем», – дип сүз биргән. Тик бергә яшәргә язмаган шул

барыбер.

Ташлап китсә дә, Марат әтисен яратудан туктамады. Күбрәк сагынды,

күбрәк юксынды ул аны. Хәзер дә ярата. Малайлар: «Әти алып бирде», – дип

мактанышканда телен тешләп торса да, әтисе хакында бер начар уй да уйлыйсы

килми. Ташлаганы өчен дә гафу итте инде ул аны. Дөрес, үги әни алып кайтуын

күңеле бик үк хупламады хуплавын. Үзе иреннәрен тешләре белән кысса да,

күңеле көнләшә. Әнисе яткан урынга да яткырасы килми... Аның киемнәрен

актара башласа да эче поша. Табын янында утыруы да, ашавы да ошамый. Инде

менә үги әнигә дә чыдар күк хәзер. Адаштырмасын гына бу буран... Әтисе үзе

белән алып кайткан апаны «әниең булыр», дип таныштырды да соң... Ул үзе дә

Маратны әнисе кебек яраталмас барыбер. Марат күңелендәге көрәшне аларга

күрсәтергә теләми, тик язмышка каршы барып булмасын Маһинур карчык

әллә кайчан төшендерде инде. «Үлгән артыннан үлеп булмый, балам», – диде.

Барыбер дә әтисенең Маратка компьютер аласы килү теләгенә каршы төшмәде

бит әле үгие. Хәтта аның куануын күреп, үзе дә сөенде кебек. «Түлке озак

утырма, алайса башың авыртыр», – дип, кызганулы җөмлә дә әйтте. Ә баш

авыртуның ни икәнен Марат бик яхшы чамалый. Бик олы бәла ул. Фаҗига ул.

Шуңа да, бик кызыкса да, аны кирәк чакта гына кабыза.

Компьютерда бик күп кызыклар, гыйбрәтләр, уеннар, акыл-фәлсәфә булса

да, болар аңа әбекәен алыштыра алмады шул. Малайга Маһинур карчык кирәк

иде. Әнисе, аның хатирәсе кирәк иде.

Сыйныфтагы кызлар да яратмыйлар сыман аны. «Тырпайган колак, сары

керфек», – дип үртиләр. Хәтта Рәйсә дә шулай ди. Тырпайса соң! Барыбер ул

аны «кәкре борын», дип хурламас. Үги әнисе дә шулай дидер әле. Үзе алдында

әйткәне юк югын да. Малай бер дә әнисе итеп күз алдына китерә алмый шул чит

апаны. Һаман аның тирәсендә бөтерелгәне өчен әтисенә дә ачуы чыга. Шуңа

атнаны көчкә уздырып бетерә. Ә авылда аны җанының яртысы – әбисе көтә.

«Бураны да басылырга җыенмый», дип уйлады малай.

Башта күбәләк-күбәләк иде, инде ябалак-ябалак кар оча. Әбисе аңа шундый табышмак әйтә

иде... Тукта, ничек иде әле ул?

«Ак кына, чеметеп ала чак кына».

Ни булыр икән, дисезме? Кар, әлбәттә.

«Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына».

Монысы – буран, әлбәттә. Бүгенге әле тыныч, әле уйнак буран хакындадыр

инде.

Малай, атлый торгач, тәмам йончыды, аркасы лач тир булды. Рельска

утырып ял итеп аласы итте. Тик тимер суыгы бик тиз тәненә үтеп керде. Бер

читкәрәк чыкты да йомшак карга чалкан ятты. Ак кар тауларыдай болытлар

биеккәрәк күтәрелде. Һавада, гүя, бер ялгыз кош очып үтте. «Минем кебек

берьялгызы!» дип уйларга өлгерде малай. Шул чакта йөрәгеннән ниндидер

җылы дулкын узгандай булды. Кош очты-очты да күздән югалды. «Кай

тарафка юл тотты икән соң бу җан иясе? Их, очар кошка әвереләсе иде менә

хәзер. Бәлки, биектән Ак Алан авылы да күренәдер аңа. Бәлки, ул бик-бик

якындадыр. Кошкай... Адашудан курыкмый микәнни бер дә?» Күктә ничектер

тыныч, буран уйнаганы да сизелмидер кебек тоелды. Маратның, кайтыр юл

таба алмаганы өчен, үз-үзенә ачуы килә башлады. Никләр чыкты икән ул бу

юлга? Поезд бик тиз барып җитә иде бит. Әллә адаштымы соң? Икегә аерылган

чатта дөрес юнәлешне бутадымы? Малайның эчен курку алды. Хәлсез йөрәге,

үз уеннан куркынып, ешрак тибә башлады. Куллары калтырануны күреп,

күзләре каушап калды. Әйтерсең, һава кызу дулкын булып битләренә бәрелә,

вакыт-вакыт бөтен тәненә ут капкандай тоела иде. Әллә кире китәсе микән?

Йә, нишләргә инде хәзер? «Нишләргә?» дигән сорау аның баш эченә тулды,

миен тыгызлады. Малай янә торып атлап китте. Әле генә буран басылгандай

тоелган иде, янә күбәләкләр төсле кар оча башлады. Янә җилнең көчәйгәне

сизелде. Юк, ярамый болай бирешергә. Әбисе: «Гөнаһлы кешеләргә

бәла-казаны Аллаһы үзе җибәрә», – ди иде. Малай ашыкмыйча гына гөнаһларын

барлый башлады. Алгы партада утыручы Рәйсәнең чәченнән тартканы исенә

төште. Яратып кына тарткан иде бит югыйсә.

Ул Рәйсәнең солы саламыдай сап-сары чәч толымнары очында уйнаклаган

ак бантикларны, кызның төймәдәй зәңгәр күзләрен, озын керфекләрен

күңеленнән үткәрде. Бик матур кыз шул. Алар сыйныфында озын толымлы

кызлар башка юк та бугай. Толым очындагы ак бантиклар да аңарда гына.

Тик Маратны күрде исә, иреннәрен турсайтып куюны гына белә. Гәүдәсен

алгарак сузып, телен чыгарып, «үә» дип үртәгән чаклары да булмады түгел,

 барыбер күңеле аңа ачу сакламый. Үртәшкәндә дә сөйкемле итеп үртәшә чөнки.

Малайның: «Иреннәрең синең алсу күбәләктәй, үзең дә бик матурсың», – диясе

килә, тик нигәдер сүзләрен тел очында тота-тота да, гүя, йотып җибәрә.

Рәйсә бит Маратның әнисе үзен югалткан чорны күреп белә. Еш кына,

кызга сүз катарга җыенгач кына, әнисе күз алдына килеп баса да, малайның

битләре кызара, бөтен тәне кызыша, ут булып яна башлый. Үзе аны чиксез

ярата, үзе ояла. Моны ничек кешегә аңлатып булсын? Китек күңеленә юлдаш

гәүдәсен корыштырып, кырт борыла да китеп бара.

Дәресләргә класста Рәйсә утырганы өчен бик тырышып әзерләнә. Гел

«бишле»гә укый. Шуңа сыйныфтагы кызлар аны бик якын итмәсәләр дә, ерак

та тотмыйлар. Өйгә бирелгән эшләрне аңардан күчергән чаклары да юк түгел.

Күчереп, укытучыларны алдарга тырышканнарын яхшы белсә дә, ул берсенә

дә каршы төшеп сүз әйтми. Дөресрәге, саран, авыр чакта булыша белмәүче,

җансыз зат булып күренәсе килми. «Берзаман өйдә әзерләнергә үзләре дә вакыт

табарлар әле», дип ышана.

Аннан шунысы да бар: әгәр дә сыйныфташлары Ханга ит-май җыеп

бирмәсәләр, ни ашатыр соң ул тугры дустына? Мәктәпкә кадәр килеп ала бит

әнә. Подъезд төбенәчә кайтарып куя.

Рәйсәне мәктәпкә әле әбисе, йә әтисе, йә әнисе китерә. Хәтта, таякка

таянып, дәү бабасы да озатыштыра. Аны җитәкләп китерүләрен дә, җитәкләп

алып китүләрен дә малай күреп кала. Иркә кызның тиңсез бәхетенә кызыга.

Маратны беркем дә озатмый шул.

Малайның янә гөнаһларын барлаганы исенә төште.

Ралифның битенә суккан иде. «Синең бит әтиең дә юк», – дигәне өчен

инде. Нишләп булмасын аның әтисе! Әйе, әнисе юк. Әнисез малай дөньяда

әллә ул гынамы?

Авылда малайларга ияреп тәмәке суырып карады. Әбисе бу яман хәлне

шунда ук чамалады. «Нинди ис килә синнән, улым?» – дип сорады. «Күрше

Хәлим бабай янында басып тордым», – дип җавап кайтарды. Алдашты. Дөресен

әйтеп, әбисен борчуга салсынмы инде? Шуннан соң тәмәкене авызына да

алмады. Маһинур карчыкны чиксез ярата бит ул. Ә яраткан кешене рәнҗетергә

ярамый. Әтисе ягыннан дәү әтисе белән дәү әнисен күрү насыйп булмады шул,

ул туганчы ук бакыйлыкка күченеп куйганнар, югыйсә аларны да яратыр иде

Марат. Җанында җылылык тагын да артыр иде.

Әнисе белән бакча басарга барды. Ярамаганын белә иде бит ул чакта. Аһ,

бу күңелсез төнне исенә дә төшерәсе килмәс иде аның.

Хәер, бер тапкыр, әле мәктәпкә кергәнче үк, шундый хәлгә дучар булды ул.

Алмазның әниләре, икесен бергә, аргы очтагы Тайфә әбиләргә коймак илтергә

җибәрделәр. Уңга-сулга каранып бара торгач, гаҗәеп бакчага юлыктылар алар.

Алмалары тамып-тамып тора. Үзләре күзнең явын алырлык кып-кызыллар,

үзләре эреләр. Кызыктыра иде ул алмалар. Малайлар коштабакны койма

буена куеп калдырдылар да, рәшәткә тишегеннән көчкә сыеп, бакчага кереп

киттеләр. Алсу алмага буйлары җитмәгәнне аңлап, авыз ачып алмагачка карап

торган арада, өй ишегеннән хуҗабикә килеп чыкты. Малайлар баскан урында

катып калдылар.

– Йә, кем малайлары бу караклар? – дип сорады карчык, йөзен тәмам

җыерып.

– Мин... мин Гафиулланыкы... – дип еламсырап җавап бирде Алмаз.

– Бусы кемнеке? – дип, имән бармагын Маратка төбәде ул.

– Анысы кунак малае, – диде дә Алмаз авызын дәү ачып елап җибәрде.

Карчык, һич кызгану белмичә, келәсен күтәреп, ян капкасын ачты:

– Мин сезне авыл советына төшеп әйтәм хәзер. Аталарыгызны чакыртып

штраф салсыннар, – дип такмаклый-такмаклый, аларны озатып калды.

Инде «барысыннан котылдык», дип, малайлар, үзләренең капка төпләренә

кайтып, уенга бирелеп киттеләр. Берзаман карап җибәрсәләр... таягын куалап

аргы очтан теге карчык төшеп килә. Кулында – коштабак. Их, коштабакны

онытып калдырганнар икән бит... Кушкан йомыш та үтәлмәгәнме? Шулай

да, карчыкны күрүгә, икәүләп бүрәнәләр артына постылар. Карчык туп-туры

Алмазларга кереп китте.

Бик озак торды ул. Бүрәнә артында утыра-утыра, малайларның аяклары

оешып бетте. «Һай юньсезләр! Кеше бакчасына керәләр бит. Үз алмалары

җитмәгән боларга», – дип такмаклый-такмаклый китеп барганын күрсәләр

дә, тынычлыклары качып, куркышып, чүмәшкән җирләреннән шактый озак

кузгалмадылар.

Берзаман, капканы ачып, Алмазның әтисе килеп чыкты. Әнисе булмаганга

Алмаз чиксез шатланды кебек, чөнки әтисе йомшаграк холыклы аның. Аннан

Алмазны ярата да. Шуңа малай, яклау эзләп, аның каршысына атылды.

– Әти, бу әби ник килгән безгә? – дип сорады.

– Всё, утырталар сезне! – диде әтисе, кырыс кына.

– Кая утырталар? – Бу сорауны Марат бирде.

Әтисе, әле Алмазга, әле Маратка карап, ике бармагына янә икесен аркылы

куйды да, тагын да кырысрак итеп:

– Өтермәнгә! – дип өстәде.

И шул чактагы куркуның ни икәнен белсә иде бу җир өстендәге кешеләр!

Өйгә керергә өннәре алынып, кичкә кадәр ят күзләрдән качып йөрделәр алар.

«Бурның бүреге яна», – дип белми әйтми икән лә Маһинур әбекәе. Хәер, бу

хәлне ул да белми калды. Күршеләре сертотмас үрдәк түгел икән шулай да...

Теге чакта әнисенә дә шунда кичергәннәрен сөйләп аңлата алмады шул

Марат.

Өйгә кергәч белде Алмаз: карчык, тирләп-пешеп чәй эчкәндә, түкми-чәчми

бөтенесен сөйләп биргән. Ә ике малайга, коштабактагы коймаклар янына

салып, ике кып-кызыл, эре алма алып төшкән иде... Тик ул алмаларны икесенең

дә ашыйсы килмәде шул нигәдер...

Шушы гөнаһысы өчен мәллә соң бу юл табалмавы? Бала гына иде бит әле

ул чакта. Нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны аерырга тагын ничек өйрәнәсең ди?

Урлашудан ваз кичте шуннан соң. Шүрләп яшәүләре, һай, куркыныч икән!

Аллаһ үзе бу юлга якынайтмасын.

Аның башыннан «Әллә соң Раббым җир өстендәге барча кешеләрнең

гөнаһларын миннән түләтәме?» дигән уй йөгереп үтте. Юк-юк, алай булмас,

«Аллаһ мәрхәмәтле», дияргә ярата бит әбисе дә. Малайның гөнаһларыннан

ерагаясы килеп китте. Башкаларын эзләп, тирәнгәрәк керүдән тыелып

калды. Их, Алпамша булсаң иде дә соң хәзер! Малай, куркуыннан арыну

өчен, теләсә нәрсәне исенә төшерергә, хәтта буран сөйләгән әкиятне

дә тыңларга әзер иде. «Ә Алпамша», – дип кабатлады ул эчтән генә.

Бабасының кушаматы да Алпамша Сәлим ич! Әбисе сөйләвенчә, элек

җирдә Алпамшалар яшәгән, ди. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан

тауга атлап кына йөргәннәр, ди. Шундый берәүнең улы тау итәгенә ял

итәргә утырган икән. Ул кечкенә генә җан иясен күргән. Җан иясе сука

белән җир сөрә, имеш. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да

алып кайтып әтисенә күрсәткән.

– Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем, – дигән.

– Җибәр аны,– дигән әтисе, уч төбендәге җан иясенә карап, – алар бездән

соң яшәячәк кешеләр...

Бу хикәятне исенә төшергәч, малайга тагын да куркынычрак булып китте.

Кечкенә кеше ул үзе булып чыгамы инде? Бәлки, кешеләр, җир өстендә гөнаһлы

гамәлләр кыла-кыла, һаман кечерәя барганнардыр? Әбисе шулай ди бит, яман

эшләр кешене зур итми, ди. Бәлки, бу юл да Алпамшалар гына җәяү йөрсен

өчен төзелгәндер?

Маратның атлавы авырлашканнан-авырлашты, артык арыганлыктанмы,

күз алдында күләгәләр биешкәндәй тоелды. Ул, тынлыкны тыңлап, бик озак

басып торды. Һәм шәүләләр уйнаклаган якка карап бара башлады.

Малай буран аша күзенә бераз сәеррәк йортлар чалымлануын сизеп алды.

Менә ич әбисенең авылы! Ә ул куркып калды тагын. Ир-ат кеше куркырга

тиешме инде, җә? Булмаганны! Малай сөенеченнән нишләргә белмәде. Тик

бер әйбер генә аны борчуга салды: авылга керә торган юлны буран каплаган

иде. Ничекләр каплап бетерә алган соң аны? Ник бер эз булсын, ичмасам.

Әллә кешеләр, бүгенге бураннан куркып, өйләрендә бикләнеп яталармы икән?

Маратның иреннәре кипшерде, үтереп эчәсе килгәнен тойды. Рельслардан

янә сулга каерылып, йомшак карга бияләен батырды. Аны тәмам көрәп алып,

иреннәренә тидерде. Карны күп тапкырлар ашаганы бар югыйсә. Әллә ничә

кат тамагы шешеп авырып та ятты шуннан соң. Тик әлегәчә, «карның тәме

бар», дисәләр, тамчы да ышанмас иде. Көне килде: тойды менә. Ап-ак сөт

өстеннән ясалган туңдырма гына шушылай татлы була торгандыр, мөгаен...

Ашыйсы да килә икән. Марат пар чыгып торган куллары белән сыпырып

алган карны чәйнәгәндәй итте, аннан ашыга-ашыга йотты. Бәлки, ачыгуны да

басар әле. Бу гамәленең чарасызлыктан, үз-үзен юату икәнен яхшы белсә дә,

хәзерге минутта суга батучының ябышыр саламы сыман иде бер йомарлам кар.

Әбекәе тегендә майда кабартмалар да кыздырып куйгандыр инде. Йомырканы

күбрәк кушып, кетердәп торган коймаклар да пешергәндер. Тик нигәдер кайтып

җитеп кенә булмый. «Нигә икән соң?» – дип, үз-үзенә сорау бирде Марат.

«Тукта, әллә кайтып җиттемме?» – дип пышылдады ул, сөенеч катыш еракка

төбәлеп. Алда, буран эчендә, ниләрдер ачыграк шәйләнгәнне күреп, малай

җиңел сулап куйды. Бик арыган булса да, бөтен тәнен ут ялмагандай тоелса

да, соң көчен җыеп, адымнарын кызулата төште.

Буран эчендә йокымсырап утырган йортлар аңа якынлашкан саен

кечкенәрәк күренде. Нилектән бу? Әллә күзләре дә арыдымы соң? Тик курчак

өедәй бәләкәй йортлар аңа беркавем тынычлык өстәделәр кебек. Авыл икән,

барыбер кемдер булырга тиеш ич анда. Малай иркен сулап куйды. Үпкәсенә

генә түгел, бөтен тәненә һава тулды, гүя, көне буе кайта торгач, бар гәүдәсе

һавадан тора кебек тоелды. Рельслар артта калды. Малай, атлаган саен, кар

көртенә чумды. Бер аягын алса, икенчесе батып китә. Ничек барып җитәсе

соң болай? Бүген генә күмде микәнни буран авылга юлны?

Салкын һава аның гәүдәсенә сарылып, нибар авырлыгын малай иңенә

салырга тырышадыр сыман тоелды. Җилкә башлары да авырта мәллә соң?

Бүреген күтәреп, тир белән маңгаена ябышкан чәчләрен артка сыпырып

тарады. Башыннан пар күтәрелүен куркып күзәтте. Авылда артык каты эшләгән

атлардан шулай пар күтәрелгәнне күргәне бар иде аның. Берәр вертолёт та

очып үтми, ичмасам, бүреген болгар иде. Бәлки, янына да төшәрләр, ялгызын

калдырмаслар иде... Малай тәмам батып бетте.

Ул авылның шушындый юлсыз чакларын исенә төшерергә тырышты.

Хәтерли алмады.

Элек аларның авыллары урынында бик матур алан булган, ди, имеш.

Бөтен дөньяны аклыгы белән яктыртып утырган, ди, ул. Иртә язда ап-ак энҗе

чәчәкләр күзен ачкан, җәй уртасында ромашкалар, тузганаклар күтәрелгән.

Шунда ял итәргә тукталган бер мосафир бу матурлыкка хәйраннар калып

торган, ди. Аның яуда шәһит киткән Изгеләр тавына баруы булган. Бу

аланны күңеленнән чыгара алмаган, җәйләр җиткәч, тагын килгән. Алан

тулы ромашкалар җемелдәшеп утыра, һавада берән-сәрән ап-ак тузганаклар

оча, йомры башларын күккә чөеп тирбәлешкәннәрен ул аеруча яраткан, ди.

Тирә-юньдә урман шаулый, таулар горур сулый, чишмәләр челтери, ди. Һәм

мосафир шунда калкурак урынны сайлап төпләнергә, нигез корырга уйлаган.

Аңа Ак Алан дип исем дә биргән.

Маратның әтисе дә чиксез яратты бит урман-таулар чолганышындагы

бу авылны. Әнисенә: «Син бит тау башында үскән кыз, яле, күтәр әле

борыныңны!» – дип искәртеп кенә торды баштарак. Ах, тагын әнисе искә

төшәме?..

Ә чишмәләр... Алары үзе бер кыйсса. Мосафирларның таяклары тиеп

киткән бер урында чишмә тибеп чыккан, имеш. Сулары мул, үзләре тәмле,

ди. Тик шушы тау башыннан типкән чишмәләр үзеннән-үзе корыды да бетте

менә. Бердәнбер Суык чишмә генә торып калды. «Атларга су эчертергә кирәк

булганы өчен, көтүчеләр карап торганга гына исән-имин ул», – ди Маһинур

карчык. Аның моңа җаны әрни, күңеле сыкрана шул. Авылның моңы корыды,

ди. Моңсыз авыл – җансыз авыл, ди. Замана кешеләре дә башка шул, ди. Тик

кешеләрнең өйләренә су кергәч, моңа исләре дә китми кебек. Әнә, компьютерда

чишмәләрнең ниндиләре генә юк, күзең туйганчы кара, имеш...

Авылга кергәндә, уңда күл кала торган иде. Җәйләрен ул көмеш кебек

ялтырап ята, кышларын хоккей уйнар өчен бер дигән мәйданчыкка әверелә.

Өлкәннәр, кояш баегач, анда төшәргә рөхсәт итмиләр. Зәхмәт кагылудан

куркалар. Тик малайларның сүзне тыңламаган чаклары да була иде. Төннәрен

ул күлдә көмеш ай коена. Нурларын чәчә-чәчә йөзә. Дөресрәге, бергәләп

йөзәләр инде... Аннан ул малайларга ияреп, аларны капка төбенәчә озата кайта.

Күктә дә ай, бар дөньяны яктыртырга теләгәндәй, җиргә якынаеп йөзә. Йөзә

дә йөзә... Суда да йөзә, күктә дә йөзә белә шул.

– Ай, пока, – дип хушлашмакчы иде малай берчакны.

– Нинди ямьсез сүз әйтәсең, улым? Үзебезчә сүз белмисең мәллә? – дип

сорау алды әбисе.

– Беләм...

– Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең...

Әбисенең борчылганын шунда ук чамалады Марат. Ул аны эзли чыккан иде.

Күзләренең күлне таба алмавыннан янә шомланып куйды малай. Ул әбисе

яшәгән авылдагы бөтен кешеләрне дә таный. Куакларны да таный хәтта.

Сыерларны да исемләп белә. Чөнки баштарак, сыер асраганда, әбисенә көтү

чираты җиткәч, алар икәүләп көтүгә чыгалар. Дөрес, көтү артыннан күтәрелгән

тузан болыты бераз ачуын китерә иде башта. Аннары ияләште. Хәтта аны ярата

да башлады, чөнки тузаннан да авыл исе килә иде. Әбисе дә аны мактап кына

тора: «Булышчым син минем, – ди. – Тиздән печән чабарга да өйрәнерсең әле»,

– ди. Ярата шул ул оныгын. Маратны яраткандай, үз гомеренә бер генә җан

иясен дә яратмагандыр кебек тоела. Кызы өчен хәзер әрни генә инде. Киявен

кызгана. Ирен сөйгәндер дә, бәлки. Ләкин анысы бөтенләй башка сөюдер...

Повестьның ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: