Адаштырма, буран… (повестьның дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Этләр язын, җәен үлән ашасалар яки суга керсәләр дә, яңгырга юрый

Маһинур карчык. Мәче төчкерсә дә, яңгыр явачагын белә.

«Их, кар көртләре түгел, яңгыр булсын иде ул хәзер», дип күңелсезләнеп

алды малай. Юк-юк, күңелсезләнергә ярамый! Нигә юкка кәефне төшереп

торырга әле?! Дөнья бетмәгән: юл алга бара. Башы күренмәгән кебек азагы

да чалымланмый. Бик тиздән авылга да җитәр, бәлки.

Авылда бөтенесен алдан хәбәр итеп торырга кечкенә җан ияләре бар,

ичмасам.

– Кам-кам-камилә... – дип кабатлады малай, бияләе белән кар бөртеген

куып. Ә монда бураннан ни сорарга мөмкин соң? Шпаллары да җансыз булып

чыкты, ичмасам.

Марат, үз-үзенә юаныч эзләп, тагын хәтер кузларын актарып алды.

Күңелсезләнгәнен сизенсә, әбекәе тиз-тиз генә такмазаның мондыен да

сөйли иде бит аңа:

Яшәгән, ди, бер Давыт,

Җиккән, ди, сукыр тавык.

Төягән, ди, табак-савыт,

Салган, ди, ярма,

Җиккән, ди, кабык арба.

Барадыр иде, ди, чабып.

Китте, ди, Давыт

Арба белән авып...

Малай көлеп җибәрде. Авызына буран тулды хәтта. Әтисе белән әнисенә

дә ошый иде бу такмаза. Әле тагын да дәвам итә бит ул...

Ап-ак буран, шаяргандай, малайның пар бөркелеп торган бүрегеннән

сыпырып куйды. Дәвамы онытылды. Әнисен исенә төшерде. Әтисен хәтерләде.

Әнисеннән бер генә минутка да аерыласы килми иде шул аның. Тик әтисе

белән әнисе шулай хәл итте: аллергияне дәвалап, авылда шактый торып

килгәч тә, яңадан, алты яше тулганда, кабат малайны җәен авылга кайтарып

куйдылар. Менә шунда көтү, сагыну дигән хисләр бимазалады аны. Һай каты

бимазаладылар да соң... Берзаман ул әтисе белән әнисенең кайтуын төшләрендә

күрә башлады. Ә кайтсалар, өйдә аларны кысып кочаклау тиңсез бәхеткә

әйләнде. Юк, юк, Марат кысып кочаклау бәхетенә ирешкәнче, әле шактый

каршылыклы хисләр кичерә. Ул хисләрдә бераз гына үпкә дә, ачу да, юксыну

да, сагыш та бар сыман тоела иде.

Авыл башыннан нокта кебек кенә чалымланган ике газиз шәүләне аның

күңел күзе бик тиз таный. Авыллары аска – уйсулыкка утырган, шуңа олы юл

да өстән аска таба шуыша төсле. Марат әти-әнисе кайтып керәчәк вакытны

секундына кадәр белә. Һич ялгышмыйча, һәр атнаның җомгасында, кичке якта

аларны каршыларга авыл очына кадәрле йөгереп бара. Маһинур карчыкның

йон йомгагы ничек тәгәрәсә, шулай тәгәри, гүя. Җил өертеп чаба ул. Юк-юк,

җил үзе дә аңа иярәдер. Күлмәк җиңенә ябыша. Кайчакта арттан этеп шаяра.

Әйтерсең, алар җилнең дә әти-әнисе.

Шәүләләр якыная, якынайган саен, шул яктан ниндидер җылы яктылык

агыла. Моны малай үзе генә тоя. Маратны тегеләр дә ерактан ук күреп ала.

Куллары өскә үк күтәрелә. Димәк, кул болгыйлар, дип фаразлый нәни җаны.

Тизлекне тагын да арттыра төшә. Сулуы каба, йөрәк тибеше ешайганнан-ешая.

Инде аларның киң-киң алдырып, тиз-тиз атлаганнары күренә, йөзләрендә

серле яктылык уйнаклавын чамалый. Мөгаен, сумкаларында берәр машина

яки пистолет та бардыр әле... Ара якынайганнан-якыная. Йөрәк тә, урын

тарсынгандай, тагын да ныграк тыпырчына. Менә ул тып итеп әтисе белән

әнисенең каршысына ук килеп баса да башын аска ия.

– Балам минем! – ди әнисе, кочакларга кулларын сузып.

– Улым! – Монысын әтисе эндәшә. – Йә, кочакла, сагынмадыңмыни бер

дә? Әллә үпкәләдеңме? Егет кешегә үпкәләү килешми. Йәле, күтәр башыңны!

«Үпкәләдем шул», – диясе килә аның. Тик бу сүзне әйтергә теле әйләнми,

башын аска иеп басып торуын белә. Ә күңеле барыбер куана. Әтисе күтәреп

ала да муенына ук атландырып куя. Һәм әйтерсең лә ачу-үпкәне аңардан сабыр

гына иңеп барган кояш нурлары үзенә тартып ала. Әйләнә-тирәдә бөтен галәмгә

сыймаслык шатлык кына торып кала.

Әти-әнисе белән очрашкан мәлдә бөтен табигать җанлана: каеннар да

куанычлы шаулаша, юкәләр дә серле лепердәшә.

Ул сөенечнең иге-чиге юк, исәбе-хисабы юк. Моны әти-әнисеннән аерылу

газабы һәм очрашу куанычы кичергән затлар гына чамалыйдыр, мөгаен.

Тик ике көн вакыт сизелми дә үтеп китә. Күз ачып йомган ара, гүяки.

Маратның әле күзләре күреп туймаган, күңеле тынычланмаган, рәхәтлектән дә

арымаган була. «Китәләр дәме инде?» – дип пышылдый кәефсезләнеп. Үзләре

белән алмыйлар шул һаман да. Аерылышулар булмаса, бу газапларны һич тә

кичермәс иде кебек. Бер дә шәһәргә җибәрәсе килми аның әтисе белән әнисен.

«Ул шәһәрдә ни калган аларга?» – дип фикер йөртә еш кына. Әбекәе белән

яшәсәләр ярамас идеме? Әнә күршедә генә Алмазның әтисе тракторчы булып

эшләп ята авылда. Мактап кына торалар үзен.Тракторны гына йөгәнләми, ат

та асрый. Район Сабан туена бер арба бала төяп алып бара. Металл тәңкәләр

белән камыт-йөгәннәрне бизи. Дугасына кыңгыраулар тага. Әмма дә күңелле

була балаларга. Авылда атлар әзәйсә дә, күпләр өчен ул бер мәшәкать тудыручы

кебегрәк тоелса да, Алмазның әтисе атка булган ихтирамына хилафлык

китерми. «Ата-бабам атсыз яшәмәде, шуның өчен башлары себер китте, мин

ничек үз нәселемә хыянәт итим соң?» – ди. Маһинур карчык аны: «Булган

кеше, баһадирлар затыннан Гарифулла абыең», – дип мактый.

– Син дә, югыйсә, Елкычура нәселеннән, улкаем, – ди, – Елкычура –

бабаңның атасы, токымлы атлар үрчеткән. Тирә-як сабантуйларында ул атлар

беренчелекне бирмәгән. Елкычура атларын күрер өчен бәйрәмгә килгән халык,

Сабантуйның көрәш мәйданы тирәсеннән чабышкылар ягына күчкән. Аларны

әле дә авыл якты бер хатирә итеп саклый, дәрәҗәсен күтәрәсе килгәндә,

Елкычура чабышкыларын искә төшерә. Нишлисең, Елкычура да үз нәселенең

шулай тиз генә таркалып, чит-ят җирләргә таралып юкка чыгасын башына да

китермәгәндер. Юкса шулкадәрле хәләл көчен исраф итәр идеме соң атларга?

«Нәселнең ир-егетләре кеше арасында төшеп калмасын, үзләренең эшчән,

тырыш ата-бабалары юлыннан тайпылмаганнарын һәрдаим белеп торсыннар»,

дип фикерләгәндер. Тик заманалар, даулы, яулы чорлар, кеше хисләре, аның

яшәеше белән исәпләшмәгән шул. Һәммәсен болгатып бетергән, тараткан,

яндырган... Маһинур карчыкның нәсел турында сөйләве дә тикмәгә түгел:

ихтыяр көчен, сабырлык үрнәген оныгында да тәрбиялисе килә аның. Ихтыяр

көче ирләрдә була. Алар тота нәселне.

Югыйсә, ул афәтләр Алмазныкыларга да тигәннәрдер. Әнә бит әтисе йортны

атсыз тотмый барыбер. Әнисе дә мәктәптә эшләп йөри. Күрше-күлән аны да

хөрмәт итә. Тик Алмазныкылар шул алар.

Авылда яшәү турында Маратның әтисе белән әнисе уйламый да, мондый

мөмкинлек барын башларына да кертеп карамыйлар хәтта. Менә шуңа

күңелсезләнә ул. Качып кына елап та ала.

Бер тапкыр әнисеннән:

– Елыйсым да килми бит, ә күздән яшь нигә чыга икән соң? – дип сорап

куйды. Дөресрәге, озаталмый газаплана Марат аларны. Күрче, әнисе шуны

тиз тоеп алды ласа.

– И улкаем минем, бәгырькәем, киләсе атнага без тагын кайтабыз бит.

Кая, бармакларыңны күрсәт әле, бер, ике, өч, дүрт... Йә, йә, бөклә монысын

да... Менә бишәү булды. Биш тапкыр йокларга ятасың да... син уянганчы, без

кайтып та җитәрбез. Тиз була ул. Бик тиз, – дип тынычландырырга тырышты.

Еш кына Марат, әтисе белән әнисе китәргә дип капкага таба атлаганда,

бакча якка ук чыгып йөгерә. Чия куагы астына кереп утыра. Куак, яшел

ябалдашлары һәм дә ян-якларындагы куедан-куе яфраклары белән малайны

ефәк шәлгә урагандай, дулкынлана-дулкынлана томалап тора. Әтисе белән

әнисен үзеннән аерган минутны һич тә кичерә алмый ул. Мәликә дә моны

чамалый: улын елатып калдырудан курка, болай гына да түгел, аны егет итеп

күрәсе килә. Маратны чакырып ала да:

– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш

минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да

Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен

да булмас үзеңә, – ди.

Тыңлый Марат әнисен. Сумкаларын тутырып, ишек төбенә тезә башлагач та,

яңа уенчыкларын – йомшак аю белән машинасын күкрәгенә кысып сөя, аннан

кире урыннарына куя да ишегалдына юнәлә. Сәпитенә атланып, Алмазларга

юнәлә. Тик ничек кенә читкә каерырга теләсә дә, әтисе белән әнисе китеп

барган юлга төшелә шул...

Күзләрен тутырып тагын бер карап ала да Марат кирегә борыла. Сәпитенең

педальләрен тиз-тиз әйләндерә. Үзе һаман саный:

– Бер, ике, өч, дүрт көн йоклыйсың да, бер генә төн йоклыйсы кала...

Ни генә әйтсәң дә, әтисе белән әнисе киткән көн аларны каршылаган көн

түгел инде. Аның төсе башка, болытлары да еламсырап түбәннән агыла. Җиле

дә салмак, исәр-исмәс кенә кымшана, кояш исә бөтенләй болытлар артына

ук кереп качкан. Әниләрен каршылаган көндәге нурларын көлтәләп коеп,

юмартлыгын күрсәтеп, бөтен җиһанны шаккатырган кояшны бүген алыштырып

куйганнар диярсең...

Бар иде бит шундый бәхетле чаклары!

Маратның әнисе белән яшисе килү теләге зур иде шул. Аның өчен җаны

да жәл түгел иде.

Малайның башы аска иелде, шулай да рельслар буйлап тиз-тиз атлавын

белде. Ап-ак буран кар бөртекләрен өертеп уйный; ул нигәдер тузганаклар

очкан якты җәйне күз алдына китерде. Җиләк ишелеп уңган иде җылы яңгырлы

җәйдә. Әнисенә ул каен җиләгенең иң эреләрен сайлап җыйды. Миңе исенә

төшеп, чигә турысын кашып торды. Әнисенең дә башында нәкъ шундый ук

бер учма җиләк сурәте бар иде. Имеш, әбекәе, авырлы чакта бер күршесенең,

савытка салып, кар базыннан җиләкләре бер дә изрәмәгән кайнатма алып

кергәнен күргән. Бер генә җиләген булса да сорап кабып карарга батырчылык

итмәгән. Алсу җиләк, тәлгәшләнеп, Мәликәсенең башына килеп чыккан, ди,

шуннан...

Көннәрдән бер көнне Мәликә аны, хастаханәгә барып, лазер белән яндыртты.

Һәм миңеннән арынган көннән башын түзеп булмаслык авырту басып алды.

Шуннан башланды барысы да. Тып-тыныч тормышның асты өскә килде.

Кемнәрдәндер ул әрнүне ачы су гына баса икән дип ишетеп кайтты. Әтисе нигәдер

бу хәбәрне шатланып кабул итте. Аннан авыртуны икәүләп бастылар кебек...

Ә теге чакта бер учма җиләк тәлгәшен ул әнисен сөендерер өчен җыйды.

«Бәлки, шуннан баш авыртуы да төзәлеп китәр» дигән сагышлы гөман җанын

җылытып торды.

– Каян таптың моны? – дип гаҗәпләнде күрше кызы. – Үзләреннән бал

тамгандай тоела, үзләре эре дә. Миңа бу кадәрле эре бер генә җиләк тә

очрамады никтер.

Марат, җитдиләнеп, Маһинур карчык өйрәткәнчә:

– Аллаһ бирде, – дип җаваплады. – Балы эчендә аның, чык тама шулай

аңардан. Әниемә җыйдым мин...

Атап җыймаса, һичшиксез, күрше кызына бирер иде дә... Әнисе авырый

шул...

Әбекәе, хуплагандай, күз кысып куйды. Барыбер дә яратып бетерми кебек

Мәликәсен. Үз кызы булса да, һаман яманлап сөйләргә генә тора. Эчә, имеш...

Эчсә соң! Малайның да бу гамәлен һич тә хуплыйсы килми, тик ул аның

җан ярасы. Кагылдыңмы, әрни дә сызлый. Марат әбисенең үз кызы турында

ахирәтләренә сөйләвен бөтенләй кичерә алмый:

– Әни бит ул, һаман шуны сөйләмә инде, – ди дә кырт кына борылып чыгып

китә. Ничекләр аңламый, ничекләр күрми Маһинур карчык Маратның йөрәк

җәрәхәтен, һаман тоз сибәргә генә тора. Кеше җәрәхәтенә тоз сибү җиңелдер,

күрәсең...

Әнисенең мондый хәлгә төшүенә әтисе дә гаепледер. Иңен куярга

курыктымы ул, әллә башка берәр сәбәп булдымы икән – Маратның хәзер

артыгын кызыксынасы да килми инде.

Ә җиләкне әнисе ничекләр яратты бит! «Мәрхәмәтлем син минем», – дия-дия, кочагына алып сөйде. Әнкә назыннан малайның түбәләре күккә тиде.

Тагын да болынга барсалар, бер учма түгел, җиләкне чиләкләп тә җыярга

ризалашыр иде шикелле. Әнисе генә бәхетле булсын! Яман чиреннән генә

терелсен иде.

Их, белсә иде Маһинур әбисе Маратның әнисе өчен ничекләр өзгәләнгәнен!

Көн саен Марат мәктәп ашханәсеннән иң соңгы кеше булып чыга. Төшке

ашка кергән балалардан, гадәттә, өстәлдә ипи кисәкләре кала. Малай шуларны

җыеп тиз-тиз сумкасына сала. Чөнки дежур торучы балалар өстәлне бик тиз

җыештырып алалар. Гаиләнең туендыручысы шул ул. Әнисе беркайда да

эшләми һаман да.

...Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип

көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы

кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды. Төсе киткән тукыма

гына булса да, әллә ничә еллар шулай тәрәзәне чит күзләрдән каплады ул. Яңа

фатирның бөтен бәхете шул булды. Малай үзе дә, шәһәргә килгән чагында,

урамга ертык одеал тишегеннән карап торырга гадәтләнде.

Бер кайтуында:

– Иреңне кая күмдең? – дип сорады әбисе кызыннан.

– Күммәдем, күмсәм, бу кадәр еламас та идем. Югалды ул, – дип җавап

– Нинди көнгә төштең бит, хәерсез, – дип тиргәде карчык аннары. –

Киләчәгең яман буласын чамалыйсыңмы икән син?

– Һәрнәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган әле бу дөньяда, – дип җавап

бирде Мәликә.

Ул авылга яхшы хәбәр әйтергә дип кайткан иде.

Беркөнне дәресләрдән соң Маратны мәктәп директоры үзенә дәшеп алды.

Әнисен сораштырды. Беркайда да эшләмәвен белде.

– Мин аны үзебезгә, ашханәдә савыт-саба юарга чакырыр идем, – диде

сак кына.

Малай өйгә кош тоткандай кайтты. Мәликә дә кинәт айнып киткәндәй

булды. Авылдагы карт әнисен исенә төшерде. Кечкенә булса да куанычы бар

иде: аны әле кеше арасына кертәләр икән бит. Бөтенләй үк югалмаган әле ул.

Аннан алар икәүләп юлга чыктылар. Поездга чак өлгерделәр.

Менә шул хакта әйтеп, Маһинур карчыкны юатырга кайткан иде бит

Мәликәсе. Ә монда аның ире югалганны хәбәр итәргә җитешкәннәр...

Шуннан Мәликә, ишектән кергән салкын җил кебек, ишекле-түрле йөрде.

Кызмача халәттә күршеләргә кереп китте. Малай да артыннан калмады. Әллә

нинди шомлы кич иде. Урамда, угрыны тоткан сыман, этләр өрә, болытлар

арасыннан тонык кына ай йөзә, йолдызлар да качып беткән иде кебек. Тик

әнисен тыярлык түгел иде шул:

– Кем кушкан сезгә минем тормышны үземнән алда ирештереп, кортканы

борчырга! Ут төртәм, авылыгызны яндырам, белегез аны, – дип янады.

Күршеләре Гөлнара апаның коты алынды. Малай да курыкты. Авылда су

юк бит... «Пужардан Алла үзе сакласын», – дип кенә торалар. Ярый Гөлнара

апаның хәбәр ташучы кызы шәһәргә китеп өлгергән иде.

Әбисе һаман үз кызын орышты:

– Беркемгә дә бишек асып куймаганнар, селкетеп тормыйлар, – диде, теш

арасыннан гына сүзләрен сыгып. Әнисе аны тыңламады да сыман.

Шулай да, оныгын юатырга теләпме:

– Бер дә аптырама, улым, кеше аралары гына түгел, заманалар болганган

чак, – дип башыннан сыйпады.

– Күңелсез шулай да... – диде малай, карашын аска төбәп.

Аннан Мәликә, шәһәргә килгәч, бер-ике атна эшкә йөреп карады. Тик...

төннәр буена ыңгырашып чыкты, башына чыдый алмады. Аллаһ аңа чиксез

зур сынау биргән иде...

 Малай, бураннарның салмак сызгыруына кушылып, учларын авызына

якын китереп:

– Әнием! – дип кычкырды. Әнисенең тавышы ишетелүдән үзе үк шүрләп

куйды. Аннары:

– Әбием! – дип сөрән салды. Битләренә җылы карлар гына бәрелде.

Ул озаклап, нидер күрергә теләгәндәй, буран эченнән карашын алмады.

Хәтерендә әбисе сөйләгән бер гыйбрәтле хәл яңарды. Имеш, бер кызның

әнисе үлеп киткән. Әтисе үги әни алып кайткан. Үги әни кызны яратмаган.

Баланы поезд юлына илтеп куйган. Менә берчакны юлдан ыжгырып поезд

килә икән. Машинист карап җибәрсә, ни күрсен, бер хатын кызыл яулык

болгый, ди. Поезд туктаган. Машинист баланы алырга дип төшкән, теге

хатынны эзләп ары каранган, бире каранган – баладан башка һичбер җан

иясе күрмәгән. Ахырдан гына белгәннәр: теге хатын баланың үлгән әнисе

булган икән...

Улының бу газапларын Маратның әнисе дә, мөгаен, күреп торадыр. Юк-юк,

газаплануын теләмәс иде ул аның.

Малай, икәүләп, соңгы кат шәһәргә килгән көнне исенә төшерде. Әнисе

әллә авыртудан, әллә эчендәге ялкыннан күп сөйләшмәскә тырыша иде. Улы

табып биргән эшкә йөрмәс булды. «Сукыр кычыткан төнәтмәсе эчкән идем,

чистый похмельгә әверелде», – дип акланды. Үзе малайга аркасы белән

баскан көенчә елады да елады. Нигә елаганын малай аңламады. Кулын әллә

эт тешләгән, ул юанаеп шешкән иде. Ниндидер өрәкләрдәй билгесез затларга

иярде, алар һаман ишәя барды. «Чирлегә чебен ияләнә, балам», – дип авыр

сулады беркөнне әбисе. – Иблис үзенә иярткән инде аларны. Бер басып алса,

ычкындырмый инде, явыз. Шайтанга иярүдән дә олырак бәхетсезлек юк җир

өстендә. Адаштыра ул, юлдан яздыра адәм баласын. Харап итә.

Иблис чебен генә түгелдер, мөгаен, дип фикер йөртте Марат шул чакта.

Ул нишләргә белмәде: берчакны, төнлә торып, аракы кибетенең тәрәзәсен

ватарга уйлады. Сатмасыннар аның әнисенә ачы агуны. Күрмиләрме алар

нишләгәннәрен? Анда бит олы-олы апалар эшли. Тик ул уянганда, кояш инде

сөңге буе күтәрелгән иде. Малай, тукыма ертыгы аша төшкән кояшка карап,

янә бер кат сәер уйлар кичерде. Алар урамында кибетләр берәү генә түгел ич!

Берәү... икәү... өчәү... дүртәү... Күп икән лә. Ул аларны күз алдыннан үткәргән

саен пошаманга төште һәм: «Ватарга ташың җитмәс!» – дип, эчтән борчылып,

тартылып-киерелеп куйды. Аннан вату-җимерүнең дә иблис шөгыле икәнен ул

әбисеннән ишетеп белә иде. Бу юлга басарга ярамый. Төзү-торгызу – монысы

егетләр һөнәре.

Һәм беркөнне малай, мәктәптән кайтышлый, әнисенең фатирлары ишеге

төбендә ятуын күрде. Ул аны, гадәттәгечә, исерек дип уйлады. Тик әнисе

суламый иде инде...

Малай авыр уйлардан куырылып куйды. Уйларын ниндидер бер куанычлы

хәлгә күчерергә тырышты. Бүгенге көндә шәһәрдә аның бердәнбер куанычы

Хан иде. Урамдагы тугры дустына – кара чутыр эткә ул шулай дип исем кушты.

Баштарак эт бу исемне бар дип тә белмәде. Соңрак, авырлык белән булса да,

бераз ияләшә башлады шикелле. Дөресрәге, подъезд тирәсендә һаман нидер

эзләнеп, кемнедер көтеп йөргән сукбай эт, һич көтмәгәндә, аның якын дустына

әверелде. Шулай итеп, Марат ашханәдән ипидер, калган котлет-ит кисәкләрен

дәфтәр битенә төреп җыеп чыгу язмышыннан котыла алмады.

Алар сыйныфындагы иркә кызларның күпчелеге ашханәдә тавык итенең

майлы җирен яки тиресен йолкып, аерым савытка – өстәл почмагына өеп

куялар. Маратның эткә алып кайтуын белгәнгә, шулай итәргә сөйләштеләр

алар. Рәйсә бигрәк тә сайлана. Аңа еш кына мае гына түгел, ите дә ошап бетми.

Чемченеп бер-ике телем каба да калганын өстәл почмагындагы тәлинкәгә

китереп сала.

Эт үзенә тәм-том тутырып кайткан малайны мәктәп ишеге төбеннән үк

каршы килеп ала. Койрыгын болгый-болгый ашап туйгач, майлы авызларын

ялый-ялый, рәхмәт әйткәндәй, моңсу күзләрен тутырып, Маратка төбәлеп тора.

Шуннан ике тәпиен малайның иңнәренә куеп, битен ялый. Маратка рәхәт була.

Аны шәһәрдә бер генә җан иясе дә бу тиклем яратмый ласа.

Колакларын салындырып, телен чыгарып, подъезд төбендә утырган чемкара этнең гади генә җан иясе түгеллеген өлкәнрәкләр һаман әйтеп торалар.

– Җүнле эт тә шундый язмышка дучар булсын инде! Адашкандыр ла,

бичара, – дип кызганып та куештыралар. Кайберәүләр:

– Мөгаен, вокзалларда яман, ташландык әйберләрне табып бирүче

булгандыр бу, – диләр.

Артыгын хәрәкәтчән шул ул, уйнак та. Шуңа әйтәләр микән кешеләр,

белмәссең? Мондый этләрне җиде-сигез ел эшләтәләр дә аннары хуҗалары

өйләренә алып китәләр, имеш. Ә этләр белән эшләүче ул хуҗалар кинологлар

дип атала, ди.

Күптән түгел әбисенә кайтканда, тимер юл вокзалында Марат үзе дә

шундый хәлгә тап булды. Аулак почмакта яткан бер пакет кешеләрне тәмам

пошаманга төшергән иде. Барып ачып карарга берәү дә батырчылык итмәде.

Тыгыз әйләнә ясап, ерактан гына карап тордылар. Берзаман эт җитәкләгән

кинологлар килеп керде. Берсе эткә: «Эзлә!» – дип әмер бирде. Эт пакетны

әле бер яктан, әле икенче яктан якынаеп иснәп карады да янына ук сузылып

ятты. Шуннан аны теге кешеләр ачып карадылар. Аннан бер малайның иске

бүреге генә килеп чыкты. «Минем кебек, авылга әбисенә кайтканда, мөгаен,

берәүсе онытып калдыргандыр инде», – дип уйлады Марат. Кешеләр дә

көлешә-көлешә таралышты.

Әйе шул, Ханга охшаган иде ул эт тә. Ә Хан ул эт ише генә дә түгел. Әбисе

әйтмешли, дөнья бәһасе торырлык!

Берзаманны менә нинди хәл булды бит әле. Ничектер ул көнне дәресләре дә

соң бетте, аннан соң футбол секциясенә дә керделәр. Мәктәптән малай яктыда

да, караңгыда да берүзе кайта. Бу юлысы да аның юлдашлары юк иде. Сизми

дә калды: көтмәгәндә үзен ниндидер ят малайлар әйләндереп алды.

– Акчаңны минем учка куй! – дип боерды олы гәүдәле, туң йөзлесе.

– Акчам юк минем, – дияргә генә өлгереп калды Марат, Ханның улыйулый өргәнен ишетте. Тавыш килгән якка күз ташласа, ни күрсен, Хан, уктай

атылып, аңа якынлашып килә иде. Яман кәсепкә керешкән малайларны чалбар

балакларыннан эләктерердәй булып куды Хан. Кая басканнарын да белмәделәр

тегеләр! «Итәге яманны эт кабар», – дияргә ярата Маһинур әбисе. Кайчакта:

«Кешенең түгел, этнең дә кирәк чаклары була», – дип тә җибәрә. Дөрес әйтә

икән шул. Башкача, Марат яшәгән тирәгә килеп тә йөрмәсләр алар.

Шуннан Хан аны мәктәптән үзе каршы ала башлады.

Шулай итеп, яп-якты зәңгәр күзле Рәйсәдән кала, Маратны шәһәргә бәйләп

тоткан тагын бер җеп пәйда булды.

Әнисе юк, әтисе бу хакта уйлап та карамый хәтта. Үги әнисе дә зур кешегә

саныйдыр. Үсеп җиткән егетне ничек озатып йөрсен инде ул? Хәер, үзе дә моңа

ризалашмас иде. Япа-ялгызы йөрергә өйрәнгән бит инде ничә еллар буена...

Буранның йөзе дә, күзләре дә ак икән, дип уйлады малай эчтән генә. Гүя,

ул аларны күрә иде. Ул күзләрдән, гүя, хатирәләр коела, юк, юк, буран аларны

әйтерсең лә биектән торып аның җанына сибә. Сибә дә, еландай боргаланасыргалана ап-ак сыртын кабартып, шуышып аяк астыннан үтә. Тагын шул

күренеш кабатлана... Тагын хатирәләр куера...

Йортка аракы дигән афәт кергәнче матур яшәделәр кебек әтисе белән әнисе.

Дөресрәге, малай күңеле ул чакларның рәхәт мизгелләрен ташламый. Әтисе

дә әнисенә «йомрыкаем, йомшаккаем», дип кенә торды. Кайбер вакыйгаларны

ул әле дә аермачык хәтерли. Яңа ел кичендә шәһәрнең үзәк чыршысы янына

алып баралар иде Маратны. Ап-ак күбәләкләр уйнагандай, яп-якты кар ява

иде. Шунда әтисе, шаярып, әнисен җиргә екмакчы булды.

– Җир шарын селкетәсең бит, җүләр, монда яшәгән халыкка нинди үчең

бар синең, ә? – дип тартышты әнисе, егылмаска тырышып. Рәхәтләнеп көлде

малай әнисенең тапкырлыгыннан. Аннан үзе әтисен аударырга теләп этте.

Әтисе, чынлап та, улын кочып, кар көртенә чумды. Мәликә икесен дә тартып

торгызды да өс-башларын какты. И рәхәт тә булган иде соң шул чакта! Малай

тоя: әтисе Мәликәсен ярата. Алар яшерен хисләрен күз карашлары аша гына

сиздерсәләр дә, моны җир йөзендәге бөтен кеше, хәтта агачлар, чәчкәләр дә

күрер иде, мөгаен.

Аннан алар икесе дә Маратны да яраталар иде бит. Бер Яңа елда Кыш бабайны

өйгә дә чакырдылар хәтта. Ә Кыш бабай үзе генә түгел, янәшәсендә Кар кызы

да бар иде. Бүләкләре дә капчыклап! Дәү кызыл капчыкны хәтерләмәскәме?!.

Маратның аны шул мәлдә үк, вакытны бер дә сузып тормыйча күрәсе килде.

Югыйсә төлке итеп киендереп тә куйдылар үзен. Кыш бабайга бүләккә әллә

ничә шигырь дә әзерләде. Аларын балалар бакчасындагы чыршы бәйрәмен

каршылаганда ятлады. Берсе – үзенеке, икенчесе – Таһирныкы, аннан соңгысы

– Камиләнеке. Әле тагын да күп иде исендә калган шигырьләр.

– Күрәм, монда төлкеләр яши икән, – диде Кыш бабай, өйгә килеп кергәч

тә. – Минем урманымнан качып килгәннәрдер инде...

– Сезнең урманнан түгел мин, – диде Марат. Аның, дөресрәге, урманныкы

буласы килмәде. Әбисенә кайткач та, урманда еш була бит ул. Караңгы,

куркыныч, үзе гел күңелгә шом салып, шаулап тора.

– Алайса, башка урманныкы инде бу төлке. Йә, ничек яши икән анда

төлкеләр? Үзара дусмы?

– Дус, – диде малай, төркемдәшләрен күз алдына китереп.

Тик әтисе ашыгып ташлады. Кыш бабай капчыгын ачканны да көтмәде,

горурлана төшеп:

– Безнең улыбыз сезгә әллә күпме бүләк әзерләде бит әле, – дип куйды.

– Монысына без бик шат булырбыз, – диде Кыш бабай. – Йәле, нинди бүләк

икән ул Кыш бабайга?

– Шигырьләр, әлбәттә, – дип елмайды әнисе.

Шунда Маратның күз алдыннан шигырьләр тезелешеп үтте. Ай-һай,

боларны сөйли башласаң, Кыш бабайның бүләген бирергә онытып чыгып китүе

дә бар. Һәм малай хәйләләргә җыенды. Ике кулы белән ике яңагын тотты да:

– Сөйли алмыйм, Кыш бабай, тешем сызлый минем, – дип, күзен читкә

алды. Шуннан әтисенең әзмәвердәй гәүдәсенә ышыкланып качып торды.

Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаештылар.

– Алай икән, төлкеләрнең теше сызлавы бер дә гаҗәп түгел, шулай да,

сызламасын өчен, иртә-кич чистартырга кирәк аларны, – дип, капчыгына

үрелде Кыш бабай. Ә аннан бер кап тәм-томнар, бер зур машина килеп чыкты.

Нәкъ шундыйны көткән дә иде Марат.

Ә аннары тормыш чәлпәрәмә килде. Кулдан бәллүр савыт шуып төшкән

кебек кенә булды. Барысы да уалды да бетте.

Әти-әниләр баланың тормышын оҗмахка да әверелдерә алалар, тәмуг

белән тәңгәлләштерү дә көчләреннән килә икән шул. Нигә шулай ярдан

ярга бәргәләнәләр алар? Ничек шулай ихтыярсыз, чарасыз калалар? Нигә

уйламыйлар алар уллары турында? Мөгаен, олыгайсалар да, күңелләре белән

бала булып яшиләрдер. Алданалардыр аннары. Кемнәргәдер, ниләргәдер

ышаналардыр. Менә тимер юл да алдады түгел микән? Ышанды бит югыйсә

Марат аңа. Югыйсә, бу юлдан еллар буена күпме кеше үткәндер. Арада берәү

булса да тәпиләп баручы очрады микән? Ничекләр сагынган иде бит әбекәен!

Кичә генә телефоннан сөйләштеләр ләбаса. «Кайт, балам», – диде. «Көтәм», –

диде. Их, элек булсамы ул телефоннар! Хәер, кешеләр, хәзергеләр кебек, хат

язарга да өйрәнә алмый калырлар иде.

Малайның әллә ничек кенә әбисе язган хатлар хәтереннән сызылып үтте.

Әнисе аларны һаман саклап, башта китап киштәсенә куеп торды. Ул чакта

хат язышу дигән бик матур гадәт бар иде. Кешеләр бөтен уй-фикерләрен,

теләкләрен, хәтта хисләрен дә хат аша белдерделәр.

Марат укырга кергәнче үк хәрефләрне шушы хатларга карап күчереп язарга

өйрәнде.

Малайның күз алдыннан таныш җөмләләр йөгереште:

«Кадерле балаларым! Кайнар сәлам барыгызга да. Бик сагынам, очып барып

кайтыр идем. Ике атна элек әллә күрдем сезне, әллә юк, күз алдыма да китерә

алмыйм, төштәге кебек кенә булды.

Әле Нәгыйм артыннан күчтәнәчләр җибәрдем, керткәндер.

Улымны карап кына үстерегез, ир бала бик кирәк бит дөнья көтәргә.

Бәрәңгегез дә беткәндер инде, кызым. Бәлки, кияү кайтып алып китәр.

Бик көчле буран булды бит әле бездә, бөтен ишегалдын тутырды, телевизор

да күрсәтми башлады, антеннаны борды, ахрысы. Аны да карап китәр иде.

Өем җылы. Минем өчен кайгырмагыз, ашарыма, ягарга бар, тыныч. Матур

гына үсегез генә. Кызым, бу ай пенсиясе килгәч, акча бирәм үзеңә, теге матур

чуклы шәлне алырсың. Акча кирәкми миңа. Бу айда бер капчык он алдым,

киртәлекләр алдым, бөтен әйберем бар, Аллага шөкер.

Ураза җитә, алты-җиде кеше чакырып авыз ачтырырмын дип торам. Алла

кушсын иде.

Кызым, ваучерны миңа җибәрмә, Марат улыма сакла, зур мөлкәт, дип сөйли

бит халык. Амин, шулай була күрсен. Безнең хәләл көчебезне дә бәяләрләр

икән, дип сөендем әле.

Кызым, кибет тирәсенә барып, бала калдырып кереп китә күрмәгез,

саклагыз улымны. Авырмагыз, зур үсегез».

Әле бу хатта Маратка язылган өлеше дә бар. Авылга хат язарга утырса, әнисе

аңа да карандаш тоттырып куя торган иде. Марат әбисенә язылган хатның кай

җиренә эләксә, шунда сызгалап, үзенчә ниндидер әйләнәләр төшереп җибәрә.

Маһинур карчык аны да игътибарсыз калдырмаган: «Улым, зу-у-у-р үскәнсең

икән инде, миңа хат та язгансың бит, рәхмәт үзеңә», – дип үсендергән. Аннан:

«Мин сиңа ап-ак оекбашлар бәйләдем, балам, тәпиләрең җылынып йөрер»,

– дип тә өстәгән.

Марат әбисенең резинка-керешкә бәйләнгән күзлеген яулыгы өстеннән киеп

куюын күз алдына китерде. Аны, кигәнче, алъяпкычы итәгенә сөртештереп

тә җибәрә торган иде. Керешкә бәйләнгән иске күзлек булса да, килешеп тора

ул аңа. Ә менә Рәйсәгә килешмәс иде...

Малай үзалдына елмаеп куйды. Рәхәтлек сибеп, бер мизгелгә буран көчәеп

алды да янә тына төште.

Әнә шулай ничә еллар буена Маһинур карчыктан алар тарафына серле

җылылык агылды. Күбрәк авылда, әбисе янында яшәсә дә, хатлар нигәдер

Марат шәһәргә килгәч ешая торган иде. Хат алган көнне әнисе дә йомшаграк,

кәефлерәк булды. Болар барысы да Марат нәни чакта иде шул. Әле анда

тормыш түгәрәк, хыяллар күбәләк иде. Иде...

Ул хатлар, йортка рәхәт хисләр таратып, кадерле урында, өстәл өстенә

җәелгән эскәтер астында, озак еллар яшәде. Беркөнне Мәликә исереп кайтты.

Хатларны кычкырып укыды да кычкырып елады. Аннан, бөтенесен җыеп алып,

вак-вак кисәкләргә ерткалап, идәнгә сипте. Шуннан чыгып китте дә кунарга

да кайтмады. Марат төне буена бер хатны җыеп дәфтәр битенә ябыштырды

һәм аны сумкасындагы көндәлеге эченә качырып куйды. Бу хәлдән соң әнисе

үзе дә борчылудан ябыгып киткәндәй тоелды. Тик ул аңа бер сүз дә әйтмәде.

Инде менә Маһинур карчыкның да арык гәүдәсе тагын да җыйнакланды,

буе бәләкәйләнде, дөресрәге, чүгә төште, бит-күз тирәләрен тирән җыерчыклар

каплады, соңгы араларда колакка да катылана башлады. Малайның бөтен

курыкканы шул: әбисе кинәт кенә бөтенләй ишетми башламасын тагын. Алла

сакласын! Дөнья йөзендә бер сөйләшер кешең дә калмас бит аннары. Болай әле

ул көнгә бер-ике кат шалтыратып хәл белешә. Икесе ике якта ихлас сөенешеп,

бәхетле мизгелләр кичерәләр. Аннан атна азагы, кайтыр вакыт та җитә.

Хәзер кешеләр хат яза белмиләр дә бугай. Кесә телефоныннан, акчаларын

кызгануларын сиздереп, арлы-бирле берәр җөмлә әйтешәләр дә, бөтенесен

шунда ук онытып, ары китеп баралар. Хискә урын юк шул хәзер шәһәрдә.

Хисләр, бәлки, авылда яшидер.

Малай күңелсез уйлардан куырылып куйды. Искә төшермәскә кирәк иде

аңа бу хәлләрне. Менә йөрәге дә еш-еш тибә башлады. Ямансу булып китте.

Бар җиһан аклыкка чумган, буран тагын көчәя төшкән сыман тоела.

– Адаштырма, буран! – дип эндәште Марат, үзе ишетерлек итеп кенә. Чөнки

адашудан ул бик курка иде.

Малай, яратып, ак буранны ялларыннан сыйпагандай итте, ерак офыклардан,

шәһәр ягыннанмы шуышып килгән салкынлык аның битләренә бәрелеп, борын

очларын чеметеп-чеметеп алды. Маһинур карчык мондый көннәрдә: «ХозырИльяс үзе юлга ак җәймәләр җәеп куйган», – ди торган иде дә... Әллә нишләп,

малай авыл урамында пәри туе биегәнен хәтерләде. Җәйнең бер көнендә,

уралып-уралып, тузан юлы күкләргә сузылды. Үзе биек багана булып йөгереп

каршыга килде.

– Тукта, улым, үтеп китсен, аңа кушылырга ярамый, – диде әбисе.

– Нишли бу тузан өермәсе? – дип сорады малай.

– Өермә түгел ул, пәри өйләнә, якын барма. Аларның үз дөньясы, безнең

– үзебезнеке... Китсен үз юлы белән...

Малай, нәрсәдән икәнен дә чамаламыйча, шүрләп куйды. Әле көчәя, әле

тына төшкән бүгенге буранны да пәри туена охшатты. Үзен шуның үзәгендә

калгандай хис итте.

Биек-биек күкләргә караган саен, ул үзен кечерәя баргандай тойды.

Әллә шуннан тәмам хәле китте. Исерткеч һава сулыш юлларын ярып керә,

буыннарны йомшата, ул итекләре авырая башлаганны чамалады. Алай ук

якын түгел икән шул газиз авылы. Үз-үзе белән сөйләшеп шактый юл үтте.

Һаман барып җитә алганы юк әле. Шпаллар, сез җансыз мәллә соң? Әйтегез,

поездда атна саен юл үткән малайга күпме ара калганын? Юл борылдымы,

буранмы, аны җил инде арттан этә башлады. Юк, юк, юл туп-туры бара да

бара. Кемдер төзегән бит аны шулай. Бу шпалларны кемнәрдер җилкәләренә

күтәреп йөргәндер. Ә буран Аллаһыныкы. Шул мәлдә әбисе өйрәткән дога

исенә төште. Күкләр күренмәсә дә, карашларын чиксезлеккә төбәп, иреннәрен

кыймылдатып, шыпырт кына кабатлады: «Колһу Аллаһу әхәде Аллаһу самәде

ләм йәлиде үә ләм йүүләде, үәләм йәкүлләхү күфүән әхәде». Доганы авылда

шыпырт кына укыйлар, ул монысын белә иде. «Авыр чакта укысаң, Аллаһ үзе

ярдәм итәр», – ди бит әбисе.

Малай:

– Аллаһы Тәгаләм, кайда син? Аллаһым! – дип пышылдады...

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: