Адаштырма, буран… (повестьның ахыры)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Әнисе белән кайталар иде алар ул исән чагында. Мондыйда үзен генә

чыгарып җибәрмәс иде шул хәзер дә. Адашты мәллә соң? «Әнисе адашканның

баласы да адашучан, тик мин алай булмавын телим, улым», – ди әбисе. Әнисе

бит аның авыртуга түзә алмады. Бәлки, аны гаеплисе дә түгелдер. Әтисе

авырлыкка чыдамады. Ул да адашканын белми түгел. Улыннан елый-елый гафу

үтенде, бер кызмача кайткач. Әле дә үзен гаепле кешедәй тота. Гаепле дисәң дә

инде. Сугыштан шулай үзгәреп кайтты ласа. Төннәрен «Смирно! Атам!» дип,

бар көчкә кычкырып җибәреп, Маратны куркытканын хәтерләмидер дә инде

хәзер. Әнисе әйтә башлагач та: «Алдашмасана!» – дип, кул гына селти иде.

Аннан әнисе Маратны авылга кайтарып куйды. Әбисе янында тыныч булса

да, иртә таңнан балалар бакчасына йөрисе булмаса да, әтисе белән әнисен

чиксез сагынды Марат. «Күренмиләр микән?» дип, йөгереп чыгып, урамны тиз

генә әллә ничә кат әйләнеп керә иде бит. Хәтта төнлә уянып китеп, урамдагы

эскәмиягә чыгып утырганы да булды. Күк йөзе шау йолдызлар белән тулган

иде. Җем-җем итеп яналар иде алар. Йолдызлар да аңа әтисе белән әнисен

хәтерләтте нигәдер. Шәһәрдә күк йөзе болай түгел. Утлар йолдызларны һаман

тоныкландыралар да торалар. Шәһәр утлары авыл йолдызларын санга сукмый

шул... Аһ, ул тагын сагыну турында уйлыймы?

Малай башын селеккәләп алды, яман уйларын шулай куып җибәрергә

тырышты. Юк-юк, ул бит әбисенә кайтып бара. Адашырга тиешле юл түгел

бу. Авылга илтәсе юл туп-туры иде ләбаса. Нигәдер бүген генә тармакланды да

куйды, һич көтмәгәндә. «Сулга китсәң – атың үләр...» Сулга китүдән куркасы

булгандыр да... Әбисе белми әйтмәгәндер. Әнисе дә әбисен тыңламыйча харап

булды бит. «Докторга бар, берәр дару тапмый калмаслар», – диде. Мәликәсе

ишетмәде дә, гүя. Дару урынына агу эзләп тапты. Хәтта ваучерларны бер шешә

аракыга алмаштырды. Бала гына булса да, аларның дөнья бәһасе тормавын

малай шуннан чамалады.

Инде монысы кайлардан башка килеп керде тагын? Буталчык уйлар аны

тәмам бимазалап бетерде түгелме? Кайсы вакыйга артыннан кайсысы килүен

ул, ни тырышса да, тәртипкә сала алмас иде шикелле. Хәтернең үз кануны. Ни

рәвешле теләсә, шулай терелтә алу сәләте бар шул аңарда.

Марат күзалдында ачыла барган йортларга якынлашып килә, битләре уттай

яна, артык арыганлыктанмы, куркуданмы, күзләре дә кызара төшкән, алар чүп

кергәндәй әчеттерәләр иде. Менә иң кырыйдагы йортка бер-ике генә адым

калды. Тәрәзәләрдә ут алмаганнар икән әле. Малай, ниндидер чит планетага

эләккәндәй тәмам аптырап, күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Әбисе

яшәгән авылдагы бөтен йортларны да белә кебек бит. Авылда үсте диярлек.

Укырга кергәч тә, атна саен диярлек кайтып йөрде. Шуңа авыл аның да туган

җире дә, ватаны да иде. Ә ул кинәт юкка чыкканмы? Ник бер таныш йорт

булсын, ичмасам. Үзләре берсеннән-берсе кечкенә, үзләрен кар баскан. Абау,

дача йортлары ич болар! Малайның йөрәге урыныннан кубарылды. Кайчандыр

әнисе белән шәһәрдән шушындый дачаларга барганнар иде алар. Малай,

күңелсез уйлардан качарга теләп, буранлы битләрен сыпырып куйды. Күрәсе

түгел, искә төшерәсе дә килми иде аның әлеге кечкенә йортларны, бу йортларга

бәйле вакыйгаларны...

Юк, ашамады ул әнисе белән урлаган помидорларны. Әнисе дә ашамады

шикелле. Өстәлдә яттылар-яттылар да череп беттеләр... Шул чакта әнисе

кешеләрнең анда җәен генә яшәүләре турында әйтеп алган иде.

Малайның эчке күңеле моңа ышанырга теләми, бу хәл белән килешергә

җыенмый иде, күрәсең, ул, бата-чума, кырый йортның тәрәзә төбенә үк килеп

җитте. «Кешеләр көн иткән хәяттә өметкә ут үрләтерлек бер очкын булса да

бардыр», – дип фикер йөртте. Эчтәге караңгылык шомлы тоелса да, ул, бар

куркуын басып, тәрәзәгә шакып карады. Җавап бирүче булмады. Тирә-ягына

күз ташлады. Тып-тын. Һәм бу тынлык тагын да куркыныч иде. Ничек кенә

качарга теләсә дә, теге вакытта әнисе белән урлашырга килгән төн хәтерендә

яңаргандай булды. Ай-һай шомлы иде ул төн дә. Коточкыч иде бит! Әйтерсең,

бу йортлар эчендә дә курку яши, алар үз төшләренә йомылып, җыерылып

утыралар, шуңа тагын да бәләкәйләнебрәк күренәләр кебек тоелды.

Ул, бар көчен җыеп, теге кайтуында гына әбисе бәйләп биргән йон бияләен

авызына якын китерде:

– Әй, кешеләр, сез кайда? – дип кычкырды.

Ап-ак калкулыклар арасыннан аңа тынлык җавап бирде.

Малайның һаман кеше юклыгына ышанасы килмәде.

– Әй, берәр җан иясе бармы монда?

Янә тынлык чыңлап алды. Маратның борын яфраклары киерелә төште,

ярсуын тыя алмыйча, бу юлысы бар көченә:

– Ачыгыз! – дип кычкырды.

Ишекләр ачылмады. Алар яртылаш кар көртенә чумган иде.

– Әбекәем! – дип сөрән салды малай, эчке дулкынлануын басар көч

тапкандай һәм карга сеңеп үк утырган кечкенә генә йортның тәрәзә пыяласын

сыпыра-сыпыра үкереп елап җибәрде.

Шул мәлдә Марат артыннан атлап-йөгереп килгән ап-ак буран эченнән,

тимер тәпиләрен рельсларга кыйный-кыйный, поезд үтеп китте. Малай аның

вагоннарына язылган «Мәскәү – Казан» дигән язуны гына укый алды. Һәм

үзенең чынлап та адашканын аңлады. Поезд үтеп киткәч тә, ак буранны аралый-аралый алга ыргылган көпчәкләр гөрелтесе әле бик озак ишетелеп торды.

Әбиләренең ягында Мәскәү поездлары йөрми. Һаман авылга алып кайта

торганнары электричкалар дип атала иде. Малай, канаты сынган кошчыктай,

карга килеп төшкәнен сизми дә калды.

***

Ул, әле кар көртенә чалкан төшкән көенчә дә, төтенле мунча морҗаларын

табарга теләп, күзләрен йөгертте. Әйләнә-тирәсендәге куакларның энҗе

сипкәндәй ялт-йолт килүен чамалады. Кар көртләре арасыннан салкын җил

йөгереп үткәнне тойды. Малай янына килеп җитүгә, ничектер сызгырып

куйгандай булды. Юк, сызгырмый икән, әнисе бишек җырын көйли икән бит:

Әлли-бәлли итәем,

Йөрәгеңнән үтәем.

Түшем – түшәк, беләгем – ястык,

Чәчем юрган итәем...

Малайны, гүя, кыш ак бишеккә салган да әнисе булып әкрен генә тирбәтә

иде. Юк, әбисе булып мәллә соң? Тукта, бер кат та исенә төшеп карамаган

җырның салмак агышы ничек кинәт кенә хәтерендә яңарды соң әле? Малайның

ми күзәнәкләре, гүя, җавап эзләде. Тик җырлы уйлары тиз таралды. Аның

керфекләре авырайды, авырайды... Вакыт та, курку да кинәт юкка чыкты.

Күккә төбәлгән йөзеннән салкын буран үпте. Бураннан авыл исе килә, апак карлардан авыл исе аңкый иде. Ул көтмәгәндә әбисенең йөз чалымын

тоемлагандай булды. Буран аша аңа ак бантиклы кыз шәүләсе, өр-яңа трактор,

нарат бүрәнәләрдән төзелгән биек йорт чалымланып китте. Хәтта Ханның

бар көчкә үзенә каршы йөгергәнен күрде сыман... Чү! Ул аның битләрен ялый

мәллә соң? Малай елмаеп куйды.

Шул мәлдә буран әллә нишләде: тотты да кап-карага әверелде.

– Кара буран... – дип пышылдарга өлгерде малай. Ә калганын ул хәтерләми

иде...

***

– Кесәсен карыйк без аның... – дип боерды кырыс ир-ат тавышы.

– Машинистка рәхмәт, вакытында шалтыратты, сүнеп бара ласа, күр инде...

– Йә, исемеңне әйт, кем син? – Каты куллы зат аның битләрен чәбәкләде.

Малай исемен оныткан иде. Ул күзләрен ачарга теләде, тыңлата алмады, зәңгәр

күк җирлегендә шәфкать фәрештәләредәй ниндидер затларның үзе янында

әвәрә килүләрен генә тоемлады.

– Таптым, кесәсендә язу бар! – Марат тавышның тантаналы төсмерләрен

сиземләгәндәй булды. Ул язу – адрес иде. Малайның бер кайтуында әбисе,

язып, эчке кесәсенә урнаштырып җибәрде. Алып ташламаска, аңа бөтенләй

дә кагылмаска кушты.

– Уян, әйдә, – дип, битләрен чәбәкләде кемдер.

Малай уяна алмады, күзәнәкләренә кадәр тынычланган иде. Әллә йоклый

ул, әллә...

Тукта, ул шул мәлдә Камыр батырга әверелде түгелме? Янына Сәмруг кош

та очып төште әнә.

– Мине әбием яши торган авылга илтеп куйчы! – диде, ышаныр-ышанмас

кына.

– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма! –

диде кебек мәрхәмәтле кош.

Малайның, Сәмругның чынлап янында икәнлегенә ышаныр өчен, күзләрен

ачып карыйсы килде, тик керфекләре бозга катканмы, әллә, киресенчә, ялкын

өткәнме, ул битенә ниндидер кайнарлык бәрелгәнне тойды, ләкин хәтере белән

әкияткәчә барып җитә алмаганын чамалады. Гүя, әбекәе башыннан ук ап-ак

юрган япты...

– Кем чыгарып җибәргән моны күз ачкысыз буранда? – Кайсыдыр шулай

гаҗәпләнеп сорау бирде.

Марат баш очында кәгазь кыштырдаганны ишетте.

– Укы, җә!

– Ак Алан авылы. Маһинур оныгы... – дип укып биргән агай кәгазьне

малайның куртка кесәсенә кире бөкләп тыкты да, ару-талчыгудан мамыктай

тетелгән нәни җылы гәүдәне кардан күтәреп алып, җил-җил атлап китте...

Тәмам.

"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: