Салдат мәхәббәте (новелла)

Гашыйкларга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми. 
“Әйдә, йөгердек!” – ди Салдатның карашы. 
“Юу-ук...” 
“Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!”
“Ю-ук. Мин үпкәләдем!” 
“Нигәәә?” 
“Ә менә шулай! Куып җитеп кара!” – ди дә көязләнеп Божа, юыртып чабып китә. 
Салдат аның артыннан йөгерә. Кара син ул наянны! 
Җайдакларны егет дип әйтерлек булсалар да, барыбер күңелләре белән малайлар әле. Җилдерәп ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып кычкыралар:
- Салдат! Әйдә, куып җит! 
- Божа! Божа! Син беренче!!!
Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып буага килеп керүгә су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Буаның тирән урынында аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның күңел түрләреннән  әче авазлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып чыкты. “Миһаһай!!!” 
“Мин сине яратам!” дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең. Сөйгәне дә ялындырмады: “Мин дә сине яратам!”
“Мин дә сине яратам” дигән сүзләрне ишетү гашыйклар өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде “яратам” сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам! 
Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга “мин бәхетле” дип кешнисе килә. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?
- Миһаһаһай!
Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә “Фәттер бабай” - ике сөлек кебек атны малайларга ышанып тапшырды. Аларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне җирәбә тотып билгеләнгән. Бер малай йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калганнары чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар! 
Салдат белән Божа – малайларның иң яраткан атлары. Берсе кып-кызыл, икенчесе ап-ак атлар икесе дә авыл күрке. Алар янында булу борын асты кипмәгәннәрдән алып үзләрен инде егет дип санала башлаганнар өчен дә зур бәхет. Ә су коендыру! Монысы инде күкнең җиденче катына менүгә тиң. Алай гынамы? Бөтен авыл соклана бу ике сөлек кебек атка. Алар урамнан узганда, әбиләргә кадәр соклана: 
-    Сөбханалла! Булса да булыр икән мал!
Һәр атны яраталар авылда, әмма болары – үзгә. Тәртә астына кереп басылган түгел болары. Салдат авыл бае Хәйдәр Орел якларыннан алып кайткан ат нәселеннән. Хәйдәрнең ат караучылары ул нәселне карап-саклап кына килгән диләр, хәзер бу нәселне Фәттер бабайлары карап тора. Бөтен тирә якка бер генә ул шундый кызыл ат! Ә Божаны әйтәсе-сөйләсе юк. Авыл аты түгел ул – әкияттәге кебек ерак җирләрдән, хыялда гына булган ниндидер ерак Карпат тауларынннан кайткан ат Божа. 

Божа урман эчендә урнашкан “Кызыл партизан” әртиленә эшкә килгән Җемилә биясенең тае. Җемилә -  бик усал кыяфәтле агай. Ул беренче тапкырларда авылга килгәндә, әниләре пәрдәләрне кора, үзләре шул пәрдә ярыгыннан гына күзәтә.

-    Ябрәй килде! Җемилә килде! Урамга чыкмагыз!

Кап-кара Җемиләнең йөрешенә кадәр үзгә. “Җен килә, Җен!” – дип малайлар бер-берсен куркыта. Әмма барыбер кызык. Кем соң ябрәй? Нигә ул килгәч, урамга чыгарга ярамый? Нигә ул хатын-кызныкы кебек исемле? Моны Фәттер бабайлары гына белә. Ул гына Җемиләнең исемен башка төрле итеп әйтә. 
-    Җемилә түгел ул. Емельян! 
Малайлар аның кебек итеп әйтеп карый, барып чыкмый. Җемилә җайлырак. “Җен”гә балалар бик тиз ияләште. Җемилә агай белән бергә пилорамда эшләгән кешеләр дә аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтү дә сәбәп булгандыр. Әртил оештырыр өчен җибәрелгән иде ул авылга. Җемилә кул астында пилорамда такта ярып, аз булса да акча эшли башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, ул авыл агайлары өчен ул бөтенләй “безнең Җемилә”гә әйләнде. Менә шул Җемилә әртилгә үз аты белән килде. Гади генә түгел – гарәп чабышкысы нәселеннән. Шушы чабышкының үзе кебек үк ап-ак колыны тугач, Җемилә агайлары исем кушуны балаларга йөкләде. Әртил яныннан аккан инешне борын-борыннан Божа суы дип атыйлар, шуның хөрмәтенә күрә ап-ак күлмәкле тайга “Божа” исеме куштылар. 
Шул ук көннәрдә авыл “егете” дә туды – авылдагы Хәйдәр бай нәселеннән калган бия колынлады. Күз явын алырлык кызыл егеткә “Салдат” диделәр. “Кызыл армия солдаты булам”, - дип хыялланмаган авыл малае юк иде ул заманда...

-    Сәвит армиясе сагында торачак безнең Салдат! – диде Фәттер бабайлары да. 

Сугышның ни икәнен дә белмәгән малайлар өчен ул вакытта бу горурлык иде... Адәм балаларына гына хис бирелгәнмени? Салдат та Божаны күрде дә капланды. Гарәп чабышкысы да шушы кызыл авыл егетенә гашыйк булды да куйды. Төптән юан чыккан, тояк астында җир тетри торган авыл айгырының баласы бит Салдат! Дөлдөл атлары кебек бу ике пар урамннан үтеп киткәндә икенче бер дөньяга пәрдә ачылган кебек була иде. Бу ике гашыйк та гел бер тирәдә булдылар. 

Менә шушы сөлек кебек ике атны коендырып, балалар мәш килә. Җәйге авыл буасының суы шулкадәр болганган – каләмгә тутырып язарга яраклы кара диярсең. 
Вак-төяк, әле мәктәпкә бармаган бала-чаганы атка атландырып су коендырмыйлар. Алары, зурларның ат коендырганын карап, тау шуып рәхәт күрә. Тау шуыр өчен кыш кирәкмени? Буаның кызыл балчыгы бар бит. Вак булгач, рәхәт – оят дигән нәрсә юк. Малае-кызы, башта шугалак әзерли – сөзәк ярдагы кызыл балчыкка су сибә. Аннары шунда утырып, буага шуып төшәләр. Ике-өч малай ялангач артлары белән “юл ярып” биргәч, кызыл балчыкта адәм баласының арт санын хәтерләткән эз барлыкка килә. Ике чокыр, уртасында бер сызык. Шунда утыралар да, выж гына итеп шуып, буа суына чумасың. Аннары судан чыгып, кабат ярга үрмәлисең. Шуа торгач, кызыл балчык пыяла кебек ялтырап тора башлый, һәр баланың артына яраклы универсаль шугычка әйләнә. Яшен тизлегендә шуып төшәсең дә, җилне уздырып сызгыртып буа суына килеп керәсең. Рәхәт!!! Кызыл балчыкка буялгач, индеецлар кебек тәннәре дә боларның.
Атны коендыру никадәр рәхәт булса да, кайтырга да кирәк. Малайларның командиры Әхмәт:
-    Малайлар, китәргә кирәк, Фәттер бабай сүгәр! – дигән әче тавыш белән кычкырды. 
Атлар авыл малайларының телен белә. Ярга борылдылар. Тәмле әйбер күп булмый ул! Салдат алданрак иде, Божа аның артыннан бара. Судан чыгып бетәбез генә дигәндә генә атның аягы яр буендагы кызыл балчыкка таеп китте. Аны-моны көтмәгән, ат өстендә кыланып утырган Гафур тотынып кала алмады, башы белән суга кадалды. Салдат, суга төшкән малайдан өркеп, читкә тайчанып китте. Сыны каткан Гафур, башы белән кадалган килеш бераз су астында торды, аннары, тыпырчынып, терсәкләренә таянып күтәрелә башлады. Башын бәргәндә кычкырырга дип авызын ачкан иде, сулыш юлына су китте, шуңа да башы судан чыгуга үзәк өзгеч аваз белән йөткерә башлады. Су эчендә утырган канлы башлы малай бик куркыныч рәвешле иде. Малайлар аның янына йөгерде, кулларыннан тотып, ярга алып чыгарга тырыша башладылар. Вак-төяк тә, судан шуудан туктап, болар янына йөгерешеп килде. 
Гафур тал тамырына бәрелгән иде. Ике куллап башын кысып тоткан малайның бармаклары арасыннан кан ага иде. Аның кулларын алмакчы булдылар, әмма ул: “Тимәгез-тимәгез” дип башын алырга тырышты. Ай-ваена карамыйча, кулын каердылар, буа суы белән башын юдырдылар. Яра зур түгел кебек тоелды... Кызыл балчыкта шуудан индеецлар кебек кып-кызыл булган вак балаларны күргәч, алар каршында сынатасы килмәде егет, торып басты.
-    Гафур, ничек соң син?
-    Авыртамы? – дигән сорауларга бирешәсе килмичә, яшь аралаш елмайды:
-    Баш белән кадалдым!
Гафурның шулай шат булуы барысын да шатландырды, бар да көлеште. “Гафур ташбаш ул!” 
- Ну Салдат, ектың син мине!
 
Салдат, гаепле җан иясе буларак, пошкырынып тора иде. Башын әле күтәрә, ле төшерә, аякларына да урын таба алмый. Божа аның янына килеп, сөйгәненә башын төртте. Малай егылып төшкән мизгелдә биянең күңелен әйтеп бетергесез хафа баскан иде: гүя ниндидер бер кадерле әйбере өзелгән кебек булды аның. “Сиңа ни булды?” – дигән  Салдат сер бирмәде, пошкырынып, читкә карады. Гафур инде берни булмагандай тотарга тырыша үзен. Божа күңеленә килгән хафаның сәбәбен аңлый алмады. Ул бу сәер егылуның  үзенә катнашы барлыгын бөтен барлыгы белән тойды. Юк! Бу малайның егылуы ниндидер кайгы китерәчәк иде. Нәрсә икәнен дә белми иде ул, әмма малайның егылуын сәбәпче итеп, аларны аерырлар кебек тоелды... 
- Салдат!
Гафур белән Әхмәт Салдат өстенә утырырга маташа башлады. Атка шушындый хәлгә калуы, малайны егуы өчен бик оят иде. Сөйгәнең каршында тигез җирдә егыл, җайдагыңны төшереп җибәр инде! Шуңа да ул дәшмәде, Божага астан гына карады. 
“Салдат! Утыртма аларны. Бар, йөгереп кит үзең генә. Тагын егылуың бар”.
Кызларның сак булырга дигән киңәшләрен егетләр курку билгесе итеп кабул итә. Бу юлы да шулай булып чыкты. Салдат, ачуланып башын болгады, малайларның утырып бетереп,“әйдә” дип куалаганын да көтмичә, кызга борылып та карамый авылга таба юыртып китте. 
Оят! Хурлык! Тигез җирдә егылып ят инде! Бу кызлар бигрәк әллә нинди инде, өйрәтергә генә торалар... Егетнең берни әйтми йөгереп китүен күргән Божа да үпкәләде, бөтен кәефе кырылды. Менә инде. Ничек итеп башланган матур көн шулай тәмамлансын. Ул бит аны бөтенләй үпкәләтергә теләмәгән иде. Гарьләнде Божа. Егеткә дә бик ачуы килде. Хәл сораган өчен шулай үпкәлиләрме инде? Ул бит чын күңелдән...  Ике малай - Әхәт белән Фазлый өстенә атлануга, шулай ук “әйдә”не дә көтеп тормыйча, егет артыннан авылга йөгерде. “Салдат, тукта!” Божаның кабат-кабат кисәтүе Салдатны бигрәк тә ачуландырды. Үз буасында, өстендә яраткан малайлары, үз авылына кайта бит. Ялгыш кына төшеп китте аның җайдагы!  Юыртып барган Салдат, кызның бу кисәтүен яратмавын белдереп, бөтен авылны яңгыратып кешнәп җибәрде: “Ми-хаха-хай!” Тояклары белән авыл тузаннарын туздырып, Салдат авылга чаба. Малайларга кызык, юл читендәге булмаган “солдатларга” бармакларын пистолет итеп төбәп ата-ата авылга чабалар. Божа аннан күзен алмады. Әнә ул, аның яраткан Салдаты. Өстендә ертык күлмәкле малайлар. Салдат юыртып авылга кереп бара. Әмма... бетерәчәкләр бит аны авылда! “Тукта! Тукта!” – дип кычкырды ул Салдатына. Әмма, әсәрләнгән батыр егет, ялларын җилдә уйнатып йөгерүен белде. Аның артыннан йөгергән Божа коточкыч күренешне күреп алды. Авыл өстен караңгы кызыл томан сарган сыман иде. Йорт өсләрендә кызыл-кара болытлар эленеп тора. Юк-юк, төтен түгел, ниндидер куркыныч томан – үзгә әйбер бу, куркыныч хәвеф килгән иде авылга... Әмма моны Салдат та, малай-шалайлар да күрми! Моны ана йөрәге бирелгән Божа гына күрде. Күрде дә, басу капкасына җитәрәк күренмәс стенага терәлгән кебек, шып туктап калды, пошкырынып, артка тайчанды. Өстендәге малайлар сәерләнделәр: 
-    Нәрсә булды?
-    Әллә нәрсә күрде бугай! 
Авылда ниндедер куркыныч бар... Һавада караңгы кызыл аждаһа эленеп тора, ул монда яшәгән кешеләргә, аларга гына түгел – зур хәсрәт алып килгән! Ул кан елатачак, ул кешеләрне бәхетсез итәчәк, ул кемнәрнеңдер җаннарын алып китәргә килгән! Авыл ягыннан килгән кара болытның куркыныч нурлары Божаның тәннәрен чиркандырып җибәрде. Баш миенең бер читеннән: “Әллә малайларны монда төшереп калдырып, качаргамы?” дигән уй да сызылып үткән сыман булды... Ул качса, Салдаты кала! Ул, бөтен батырлыгын җыеп, Салдат артыннан йөгерде. Тизрәк, тизрәк! Барып җитәргә һәм авылдагы ниндидер явыз кешеләр кулыннан коткарырга кирәк иде Салдатны!!!
-    Бетте!

Нәрсә бетте икәнен дә белмәде ул. Әмма ике малай утырткан кызыл ат тузан туздырып авыл капкасына кергәндә, әҗәл ишегеннән кереп югалган кебек тоелды аңа. Аякларының җегәре калмады. 
“Туктаааа...” 
Малайлар, Божа кабат туктап калгач, инде куркыша ук башладылар:
-    Нишләде ул? Нәрсә күрде?
Божа үзенә нәрсәләрдер әйтеп куалаган җайдакларга игътибар да итмәде. Аның белән күңеле генә идарә итә иде. Ул кабат авылга таба ыргылды. Туктатырга кирәк Салдатны! Нигә китте ул авылга! Нигә тыңламый ул аны? 
Ике малайны утырткан Божа авыл капкасыннан килеп кергәндә, урамда Салдат юк иде инде – тыкрыктан борылып, ат абзарына таба киткәннәрме, әллә инде малайлар өйләренә - югары урамга юнәлгәнме? Салдатның кая киткәнен исеннән сизәрлек түгел – авыл урамына ят ис чыккан... Әче су исе иде бу. Былтыр, ул әле колын вакытта базга егылып төшеп аягын сындырган айгырны суйган чирмеш Питыр шушындый әче су алып килгән иде... Божа өчен бу ис – үлем китерүче әйбер. “Тукта!!!” Божа өстендә утырган малайлар аздан гына ат өстеннән мәтәлешеп төшмәделәр. Әмма ат аны-моны карап тормыйча чабуын белде. Ә кайда Салдат? Нигә ул күренми? Кая куялар аның сөйгәнен??? Кемнәр аңа пычак суза? Божа пошкырып, башын болгап кешнәде. Малайлар куркышып кычкырды:
-    Божа, нишлисең, тынычлан!

 

Дәвамын "Казан утлары" журналының ИЮЛЬ санында укый аласыз.

фото:http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: