Әгәр дә бу кеше вафат булса...

Ул кичтә аның кәефе юк иде. Әмма почта тартмасы хатларга ифрат та бай булып чыкты, шуларны барларга тотынды. Берьюлы җиде хат килгән. Алтысы – Лерон түләргә тиешле хисаплар. Әмма ул аларны якын көннәрдә генә түләргә әзер түгел иде. Шуңа күрә боларын да шкафта өелеп яткан, түләнмәгән счётлар өстенә ыргытты. Җиденче хатта счёт та, «бурычыгызны вакытында түләмәсәгез, җавап бирергә туры килер» дигән шелтә сүзләре дә юк иде. Бары тик аның урта бер җиренә генә эре хәрефләр белән ниндидер фамилия язып куелган: «Җәмил әфәнде Сабир». Шушы ук биттә бер юл астарак болай дип тә өстәлгән: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... сез илле мең тәңкә акча алачаксыз». Лерон башта шикләнеп калды. Коллектор хезмәткәрләренең шаяртуы түгел микән дип уйлады. Аннары, тынычлана төшкәч, хатны тагын бер кат әйләндерде дә конвертына текәлде: шикләнерлек нәрсә юк кебек. Тик кем җибәргәне генә күрсәтелмәгән. Бары аның фамилиясе, исеме һәм адресы гына куелган һәм шәһәр почтасының мөһере сугылган... Лерон, авыз эченнән генә нәрсәдер сөйләнде дә, конвертны ертып, чүп савытына ыргытты. Икенче көнне Лерон бу хакта тагын бер исенә төшереп алды. Башка проблемалары да җитәрлек иде. Ул бит Җәмил әфәнде Сабирны бөтенләй белми, аның турында ишеткәне дә юк. Шуңа күрә илле мең сум алырмын дип уена да китермәде. Бу турыда беркемгә дә, хәтта хатынына да әйтмәде. Банктан, түләнмәгән кредитын түләүне таләп итеп шалтыраткан ханымга да сиздермәде. Югыйсә, «Җәмил әфәндедән алачагым бар, якын көннәрдә бурычымны түләячәкмен», дип әйтә ала иде бит. Шуннан соң ул, гадәттәгечә, «акча уйнау» йортына ашыкты. Бәхетенә дигәндәй, башта 900 сум отты. Аннан 800не оттырды. Акча уены белән мавыгып, әлеге сәер хат турында онытып та җибәргән иде инде. Өенә кайтса, яңа бер хатка тап булды. Ул монысын ертмады. Конвертны, балаларча аптырап, кулында әйләндерде-әйләндерде дә, аннан тышындагы имзаны абайлап, саклык белән генә ачты һәм шулчак дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь эченнән өстәлгә ун данә бишәр мең сумлык купюра коелып төште. Бу минутларда ул үзен әлеге хат җибәрүче затка бурычлы итеп тойды, ниндидер җаваплылык кичерде, уйланды: әлеге яхшылыгы өчен нинди дә булса таләп куйса, дигән шик тә уянды... Озак уйланды. Аннары кулын селтәп, машинкада басылган биттәге язуга күз төшерде. Анда: «Бераз гына рәхмәтлемен Сезгә», дип язылган, әмма бернинди таләп тә куелмаган. Бары тик битнең нәкъ урта бер җирендә бу юлы башка исем – «Гарифулла әфәнде Хәким» диелгән. Ә аз гына түбәндәрәк: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... Сезгә 75 мең тәңкә акча киләчәк», – дип тә өстәлгән иде. Шуннан соң Лерон, үз-үзен тынычландырып, Гарифулла әфәндегә бернинди дә зыян китерергә теләмәвен тәкрарларга кереште. Әмма бит 75 мең тәңкә аз акча түгел. Җибәрсәләр, аны файдаланыр урын табар иде. Юк, Гарифулланың үлемен тизләтүне уена да кертеп караганы юк. Шулай да аның белән ни дә булса килеп чыкса... нәрсә эшләргә? Нәрсәдер килеп чыкса... Биш көн үткәч, газеталарны кулына алса, күзенә кайгы уртаклашкан хәбәрләр чалынды: Гарифулланың вафаты турында язылган иде аның берсендә. Ул инде яшь түгел, шактый ук өлкән кеше икән. Озак авырудан соң, картлар йортында үзенең караватында җан биргән. Газетада чыккан белдерүне укыгач, Леронның бөтен тәне буйлап ниндидер тетрәнү йөгереп үтте. Гарифулланың үлемендә ничектер бу юлы ул үзен гаепле кебек сизде. Шулай да аның ни катнашы бар соң? Ул бит аны үлемгә китерердәй бернинди гамәл дә кылмады. Картайган һәм авыру Гарифуллага, димәк, үз үлеме килгән. Шулай да бу карт, авыру затның үлеме уңаеннан Леронга ни өчен акча җибәрергә тиешләр? Ни өчен? Күпме генә уйласа да, кемнәрнеңдер, кайчан да булса, аның кулы белән бик мөһим затны юлдан алырга әзерләнүләрен аңлый алмады. Шулай да бу гамәлне кемдер эшли бит. Леронны болар, акча алырга өйрәтеп, хәлиткеч көнгә әзерлиләр иде. Ул көнне иртән иртүк Леронга өч хат кертеп бирделәр. Аның икесендә процент өчен бурычларын түләмәгәнгә кисәтү ясалган, аларны ул шунда ук кәрзингә ыргытты. Ә ак конвертны саклык белән генә ачты. Аннан соң ул, әлеге яшерен хатның хикмәтенә төшенергә теләгәндәй, селкенмичә, тып-тын уйланып утырды. Сәер! Каян ява соң бу кадәр акча? Аның бит эшләп-эшләп тә мондый ук тәңкәләр алганы булмады. Фирмада эшләгәндә, атнасына 40-45 сәгать өчен нибары биш-алты мең түлиләр иде. Аена 20-25 мең сум чамасы чыга иде. Ә аноним хат авторы инде аңа айлык хезмәт хакыннан күбрәк түләде... Шулчак конверт эченнән өстәлгә тагын унбиш данә бишәр меңлек купюра коелып төште. Ә хатның эчтәлеге алдагыларыннан әллә ни аерылмый диярлек. Иң аста, әүвәлгечә: «Бераз гына рәхмәтлемен Сезгә!» диелгән иде. Бары тик чираттагы үлем көтүченең фамилиясе генә үзгә. Бу юлы «Мирфатыйх әфәнде Исхаков» дип куелган. Тагын да астарак: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... 100 мең тәңкә алачаксыз», – диелгән. Леронның куллары калтырады. Бу аның өчен бик зур сумма иде. Ул җәһәт кенә телефон кенәгәсенә үрелде һәм ашыга-ашыга белешмәне актара башлады: «Әһә, исеме бар икән. Мирфатыйх әфәнде... Фучик урамында яши икән...» Шуннан ул белешмәне шап итеп япты да әлеге хикмәтле хәлне башыннан чыгарып ташларга теләде... Әмма ул моны эшли алмады. Моңа ул инде сәләтле түгел иде. Ул бирелде. Белешмәне кабат кулына алды да фаразлый башлады: «Бу кеше тагын нәрсәдән үләр икән? Бу бит котылгысыз, шулай түгелме?» Кемдер аңа вафат буласы затның исемен җиткерде. Димәк, ул кеше дә бакыйлыкка күчәчәк. Һәм шуның өчен Леронга акча түлиләр, чөнки Мирфатыйх инде үлемгә хөкем ителгән. Ул белешмәдә күрсәтелгән телефон номерын җыйды. Трубканы бер ханым алды. Лерон аннан: «Мирфатыйх әфәнде белән сөйләшеп булмасмы?» – дип сорады. – Мирфатыйх әфәнде хастаханәдә, – диде әлеге ханым. – Ә кем сорый аны? – Рәхмәт сезгә, – диде Лерон, – рәхмәт. – «Аңлашылды», дип уйлап алгач, трубканы куйды. Болар кемнәр генә булмасын, якын арада вафат булырга тиешле затны ачыклыйлар. Ә инде үлеме котылгысызлыгын белгәч, Леронга хат һәм акча юллыйлар! Әмма ни өчен?! Аңлашылмый! Бу акчаны җибәрүче үз акылындамы? Леронга шунысы ачык түгел. Әмма ул үзе беркайчан да акчадан баш тартырга җыенмый, асылын ачыкларга да теләми. Әлегә үзен хәлиткеч көнгә әзерләүләрен дә төшенми. Җибәрәләр икән, җибәрсеннәр... Төштән соң Лерон хастаханәгә шалтыратты. «Моннан ике көн элек Мирфатыйх катлаулы операция кичерде», – диде аңа медсестра, хәзер реанимациядә, хәле уңайлана. «Димәк, рецидив булырга мөмкин, – дип уйлады Лерон, – югыйсә, бу зат бит үлемгә хөкем ителгән, аның үлемен хат авторы алдан билгеләгән бит». Мирфатыйх әфәндене Лерон үзенчә кызганды һәм шунда ук «акча уйнау» йортын исенә төшерде. Һәм янә шунда юнәлде. Биредә бу юлы да аның теләге акланмады. Башта биш йөз сум откан иде, соңыннан булган барлык акчасын оттырып бетерде. Уйнау өчен «сәмән» бик кирәк иде аңа. Берничә көн үткәннән соң, ул кабат хастаханәгә шалтыратты. Шул ук шәфкать туташы аңа Мирфатыйх әфәнденең сәламәтләнеп килүен җиткерде. Шуннан соң да Лерон берничә көн рәттән авыруның хәлен белешеп торды. Беркөнне исә медсестра авыруның хәле начараеп китүен, аңын югалтуын әйтте. Әмма икенче көнне шул ук ханым, куанычлы тавыш белән, авыруның терелүен һәм хастаханәдән өенә чыгып китүен җиткерде. Лерон исә, моны ишеткәч, әллә нишләп калды, бүртенде, ачуы чыкты. Ниндидер көтелмәгән хәл булгандыр, югыйсә терелмәс иде, дип нәтиҗә ясады ул. Әгәр дә Мирфатыйх әфәнде вафат булса, бүген бит кулына өстәмә рәвештә 100 мең тәңкә кергән булыр иде. Әйе, Мирфатыйх әфәнде үлем алдында иде, әмма ул терелде, һәм Лерон керемнән мәхрүм калды. Алдагы көннәрдә дә Лерон яңа хат көтте. Әмма нишләптер хат килмәде. Нәтиҗәдә, ул чираттагы взносын да түли алмады. Фатир өчен дә ике-өч ай түләнгәне юк. Бурычын бирмәгән өчен, аңа берничә кисәтү хаты килсә дә, көткән конверт күренмәде. Леронның кабат ачуы кабарды. Алдагы хатта бит: «Әгәр дә бу кеше вафат булса...» – диелгән иде. Башка бернинди шартлар да, түләү сроклары да күрсәтелмәгән. Үлемсез зат түгел бит инде бу Мирфатыйх әфәнде югыйсә! Барыбер ул соңгы сулышын алачак. Һәм Леронга үзенең 100 меңе киләчәк. Әйтик, Мирфатыйх әфәнде фани дөньядан китсә, яисә бу эш турыдан-туры Леронның катнашы белән эшләнсә (ул сискәнеп китте: «Аллам сакласын!»). Ул үтерүче түгел бит. Мондый нәрсәне башына китереп карарга да ярамый. Ул бит 100 мең тәңкәдән башка да яши алачак. Әлбәттә... Дөрес, ул бу акчаларга күңеле белән күнеккән иде. Дөресрәге, чираттагы керемне дә инде үз кесәсендә дип хис итә башлаган иде. Нинди хөсетле кара уйлар! Әмма икенче көнне Мирфатыйх әфәнденең исеме күпчелек газеталарның беренче битендә үк дөнья күрде. Үткән төндә аның Фучик урамындагы фатирына кемдер үтеп кергән дә Мирфатыйх әфәндене ятагында чәнчеп үтергән. Мотивлары да әлегә билгеле түгел, ди. Дөресрәге, ачыклый алмаганнар, иминлекне саклау вәкилләре шул тарафта әлегә эш алып баралар, ди...
ДӘВАМЫН "Казан утлары" журналының 9 нчы санында (2018) укыгыз.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: