Синең күзләреңдә

Синең күзләреңдә Йолдызлар күрдем, Диңгезләр күрдем, Болытлар күрдем, Яшел-яшел урманнар, Гүзәл балкышлар күрдем. Күрмәгән булсам әгәр, Яшәмәс идем, Куанмас идем, Язалмас идем...

Синең күзләреңдә Хәсрәтләр күрдем, Тамчы-тамчы күз яшьләре, Сорау-ялвару күрдем. Тагын — Кояшны, Тагын мин Айны күрдем. Күрмәгән булсам, Еламас идем, Кояшка, Айга Куанмас идем.

Синең күзләреңдә Сине күрәм, Ана. Кирәк түгел сүзләр, Күзләрең булганда.

Кырым-татар теленнән Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе


"Казан утлары" журналының 9нчы (сентябрь, 2015) санында басылды.

Фото:liveinternet.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: