Озату сые (хикәя)

Кеше якыннарыннан, әйтик, атасыннан озакка аерылганда шатлана диме? Ә мин шатланган идем. Хәзер уйланам да, «балалык инде» дип кенә аңлатып та булмый кебек. Шатланыр өчен сәбәпләре бар иде чөнки.

Бер дә исемнән чыкмый: ул көнне әтине авыл янындагы клевер басуына су сиптерергә киткән җиреннән чакыртып кайтардылар. Район үзәгеннән чакыру кәгазе килгән, гаскәргә китәргә тиеш икән. Чакыру кәгазе алданрак килгән булып та, ул көн — китәргә тиешле соңгы көне идеме, әллә кәгазь шул көнне килеп, ашыгыч рәвештә барып җитәргә кирәк идеме, аларын белмим. Аннан соңгы елларны Мәрьям анамнан сорарга да башыма килмәгән. Ни булса да булган, шулай итеп, әтием басудан кайтты, аның өчен хәзерләнгән табын түренә утырды.

Әтием урта буйлы, авыр эш эшләүдән мускуллары тыгызланып киерелгән, Анадолуда «караягыз» дип йөртелә торган ялтыр кара тәнле кеше, гадәттә үзенә нык ышанып сөйләшә, тавышы кырыс чыга торган иде. Әмма ул көнне бар кешегә дә йомшак итеп эндәште, бигрәк тә минем белән, әнием һәм Мәрьям анам белән дә бик ягымлы сөйләште.

— Улыма чалбар кидерегез дә, бер карыйм әле үзенә, — диде бераздан.

Дөресен әйткәндә, ул вакытларда чалбар сүзен бик белмибез, ыштан, ирләр ыштаны, дия идек. Ыштан кию — малай кеше өчен зур үскәнлекнең билгесе, ир-егет булдым дигән сүз иде. Минем дә ул көнгә кадәр озын балаклы ирләр ыштаны кигәнем булмады, дүрт яшемә җитә язсам да, бер генә чалбарым да юк иде. Кечкенә ир балалар да, кыз балалар кебек, «әнтари» дип йөртелгән озын киң күлмәк кияләр иде.

Мин генә белмәгәнмен, Мәрьям анам белән әнием инде күптән миңа дип күк бәздән чалбар тегеп, сандыкка салып куйганнар икән. Күк бәз дигән тупас калын бер тукыма бар иде ул заманнарда. Шунда ук чалбарны китереп миңа кидерделәр.

Шатлыгымнан нишләргә белмәдем.

Әтием, идәндәге тәбәнәк сәкегә корылган табын янында утырган килеш башын миңа таба боруга, күкрәген киереп җибәрде дә берничә тапкыр баштан-аяк миңа күз йөртеп алды. Чалбар кигән улын күреп, билгеле инде, бик горурланган иде. Аның карашыннан мин дә горурландым. Шатлыктан һәм горурланудан башым түшәмгә тиярлек булды: мин дә чалбар кидем!

Өебезнең ишегалдына бераздан туган-тумача, дус-иш җыела башлады.

Әтием, үзен озату сые итеп әзерләнгән ризыкларга кагылмыйча да диярлек, урыныннан купты. Табында йөзем кайнатмасы да, йомырка тәбәсе дә бар иде: башка тәгам турында инде әйткән дә юк, боларын да ашап бетермәде.

Тамагы туйган идеме, юкмы, бик ашыгыч эше бар шикелле кабаланып, ишегалдына чыгып китте. Анда ниләр булды, анысын мин күрмәдем, чөнки мин бик теләп әтиемә табын әзерләнгән бүлмәдә калдым.

Мәрьям анам чакырганнан соң гына өйдән чыктым. Әтием мине, күтәреп, маңгаемнан үпте, кире җиргә бастырды да китеп барды. Мәрьям анам, әнием, дәү бабам Исмаиль — барысы бергә елый-елый артыннан дога укып калдылар. Әтиемнең авылны чыкканын, күренми башлаганга кадәр олы юлдан атлавын бөтен гаиләбез белән карап тордык. Мәрьям анам — мине, дәү бабам энем Йосыфны кочагына кысып нидер такмаклыйлар. Әниемнең кочагында исә — биләүдә яткан сеңлебез Фатыйма. Мәрьям анам бу аерылуны иң авыр кичергән кеше дәү бабам Исмаиль булганын сөйли иде.

Исмаиль бабам Мәрьям анамның каенатасы иде. Ул көннәрдә алтмыш яшен узган булырга тиеш. Тик үз яшеннән күпкә олырак күренә торган ябык гәүдәле карт иде. Мин Мәрьям анам дип атаган кеше исә — минем әбием — әтиемнең әнисе. Буе озын, адымнары нык, хатыннар белән дә, ирләр белән дә кыю сөйләшә торган, аз сүзле, үзе дә, сүзе дә абруйлы хатын иде. Инде картаеп бара торган дәү бабамнан кала өйдә башка ир заты юк. Шулай булса да, Мәрьям хатын (авылда аны шулай дип атап йөртәләр иде) безне мохтаҗлыкта яшәтмәде. Истикълял сугышы елларында да Мәрьям анам ничек кенә булса да безгә авырлык китермәскә тырышты. Авылда кайберәүләрнең амбарында оны бетә, ашарга икмәкләре калмый торган иде, тик безнеке беркайчан да бетмәде.

Бары тик истикълял сугышы гынамы соң? Чанаккалә, Балканнар, тагын әллә нинди сугышлар… Ирләр китәләр дә китәләр, кире кайтмыйлар иде. Иң әүвәл Исмаиль дәү бабамның атасы киткән, кайтмаган. Аннан соң ул үзе унбиш ел гаскәри хезмәттә булган. Ул кайтып керер-кермәс, улы Хәсән — Мәрьям анамның ире гаскәргә алынган. Аның турында, Балкан сугышында шәһит булды, диләр иде. Инде менә дәү бабамның оныгы Мостафа чыгып китте. Бу авыр елларда гаиләне җыеп тотучылар хатыннар булды. Хәзер уйланам да: сугыштагы ирләрнең каһарманлыгы олырак идеме, әллә бу хатыннарныкымы, белмәссең.

Соңгы вакытларда яшьләрне, бик иртә дип, 13-15 яшьтә өйләндерү яки кияүгә бирүгә каршы чыгалар. Ләкин мин тәнкыйтьләргә ашыкмас идем. Әлбәттә, заман үз хөкемен чыгарачак. Тик без иртә өйләнү дигән мондый өйләнүләр ул заманнарда да булмаган булса?! 13-15 яшендә егет өйләнә, бер-ике баласы дөньяга килә, 20 яшен тутыруга, гаскәргә алына да кире кайтмый. Ятимнәр дә ата-аналары башлы-күзле булган яшькә җитүгә өйләнәләр, бер-ике балалары туа, яшь ата сугышка китә дә әйләнеп кайтмый. Безнең гаиләдә дә ничә буын нәкъ шул рәвешле дәвам итеп килгән. Иртә өйләнмәгән булсалар, буыннар дип сөйли алыр идекме?!

Сугыш беткәнгә берничә ай булды дигәндә, әтиемнән беренче тапкыр хәбәр алдык. Авырып, Анкарадагы Җәбәче гаскәре хастаханәсендә ята икән. Шәһит булды, дигән хәбәр түгел әле, дидек, шуңа да шатландык. Мәрьям анам Анкарага, әтием янына барырга җыена башлады. «Сиңа Анкарадан уенчык алып кайтырбыз», — дип башымнан сыйпап ала, шатлыгым эчемә сыймый.

Шул көнне үк бер тавык суйдылар, Мәрьям анам күп итеп йомырка пешерде, бер савытка йөзем кайнатмасы тутырды. Безнең авылның йөземе һәм йөзем кайнатмасы бик тәмле була торган иде. Әнием белән күп итеп юка, берничә тәбикмәк пешерделәр, шулар янына суган куйдылар.

«Тәбикмәк белән суган — юлда ашарга. Юка белән йөзем кайнатмасы — Мостафага, ул аларны бик ярата», — диде Мәрьям анам.

Тик Анкарага кем белән барырга соң? Моңа кадәр бер дә барганы булмады. Бара белсә дә, җәяүле өчен ике көнлек юлга хатын кеше бер ялгызы ничек чыксын? Тиз генә уйлап алды да Һидаять ага өенә йөгерде. Ялынып-ялварып, аны бергә Анкарага барырга күндерде. Һидаять ага безгә туган тиешле, Анкараны да бик яхшы белә иде.

Мин инде биш яшемне тутыра язганга, ул көннәрне әтиемне гаскәргә озаткан көннәрдән яхшырак хәтерлим.

Без түземсезлек белән көтәбез. Сөенечтән әниемнең аяк атлаулары ук үзгәрде. Исмаиль дәү бабам да шатлыгыннан яшәреп киткәндәй булды. Ул көннәрдә, әгәр Фатыйма да авырып тормаган булса, бәхетебез түгәрәкләнер иде. Сеңлемнең тән кызуы бик көчәйгән күрәсең, әниемнең аны серкә белән уганын хәтерлим. «Ашына серкә кулланмаган кешедә кырык еллык серкә булыр», — ди иде Мәрьям анам. Безнең өйдә дә һәрвакыт бик сыйфатлы серкә була торган иде. Әнием Фатыйманың тәненә серкәне сөртә дә сөртә, исе белән бөтен өй эче тулды. Ул мизгелләр, бәлки нәкъ менә шул борынны ярып керә торган серкә исе аркасындадыр, аермачык исемдә.

Мәрьям анамның Анкарага киткәненә биш көн булды дигәндә, кайтып килүләрен иң беренче булып мин күреп алдым. Барып аны кочаклап алыргамы, әллә йөгереп кайтып, өйдәгеләргә хәбәр итәргәме икәнен белмичә аптырадым. Вәгъдә ителгән уенчык исемә төшүгә, йөгереп барып, Мәрьям анама сарылдым.

Ул миңа бик йончыган, бетеренгән булып күренде. Эндәшми-нитми, сабыр гына кочаклап, башымнан үпте. Һидаять агадан да бер сүз дә чыкмады. Мәрьям анам кулымнан җитәкләде дә, өчәүләшеп безнең өйгә юнәлдек. Башымны горурлык белән югары тотып эре-эре атлыйм: кайтучыларны иң беренче булып мин күрдем!

Әнием безне ишегалдына кергәч абайлап алды да йөгерә-атлый яныбызга килде. Шул вакытка кадәр тавыш-тынсыз атлаган Мәрьям анам инде үзен тотып тора алмады, елап җибәрде. Әнием дә елый башлады. Бу тавышны ишетеп, яныбызга энем Йосыф килде. Без ни булганын белмәсәк тә, алар елый дип, икәүләшеп шыңшырга тотындык. Һидаять ага аяк басып атка атлана торган таш өстендә, иелгән башын куллары белән кысып тоткан килеш тын гына утыра.

Күп тә үтмәде, ишегалды кеше белән тула башлады. Туганнар, дуслар, хәбәрне ишеткән бөтен авыл кешесе безгә агыла иде. Килгән берсе мине һәм Йосыфны кочагына алып, башыбыздан сыйпап елый.

Аннан соңгы елларда Мәрьям анам Анкара сәфәре турында берни дә сөйләмәде. Һидаять агадан ишетеп белгәнемчә, ике көнлек юлны алар көн ярымда узганнар. Мәрьям хатын атка да кайбер ирләргә караганда остарак атланып йөри ала икән. Анкарага килеп кергәч, туктап ял да итмичә, туры Җәбәче хастаханәсенә барганнар. Аларга әтиемнең әле бер сәгать элек кенә җан биргәнен хәбәр иткәннәр. Әле палатадан да чыгармаган булганнар. Мәрьям анамны әтиемнең мәете яткан карават янына китергәннәр. Шуңа кадәр үзен нык тоткан ана улына сарылып елый башлаган. Шулкадәр ачыргаланып, такмаклый-такмаклый елый икән, табибларның берсе: «Чыгарып җибәрегез бу хатынны тизрәк моннан, бөтен хастаханәне аякка бастырды», — дип ачулангач, Мәрьям анам белән Һидаять аганы чыгарга мәҗбүр иткәннәр. Шул ук көнне өйләдән соң әтиемне Гасрый зиратына күмгәннәр дә безнекеләр кайтыр юлга чыккан.

Бик ачык исемдә: ул көнне Исмаиль дәү бабам һич еламады, йөзендә ник бер тамыры селкенсен, таш булып каткан диярсең. Килгән кешеләр, «башың сау булсын» дип, аның кулын үбәләр, ул бер сүз дәшми утыра. Кулын үпкәннәрен сизә идеме, килгән кешеләрне таный идеме, белмим. Әллә үлем хәбәрләренә инде тәмам күнеккән идеме? Башта атасы, аннары улы, инде менә оныгы. Унбиш еллык гаскәр хезмәтендә ничә тапкыр үлем хәбәре ишеткәндер, кем белә? Карт берни дәшмичә, сөйләшмичә, кыя ташы кебек тора иде.

Әтиемнең матәме ничә көн дәвам иткәнен хәтерләмим. Ул көннәрдә яши идекме, сулый идекме, йоклап уяна идекме — аңламыйча аңкы-миңке йөри идек. Төнлә елый-елый шешенеп бетәбез, утырган йә яткан җиребездә йоклап китәбез. Уянып киткән саен, берәребезнең сулкылдавы ишетелә торган иде дә, тагын елаша башлый идек.

Бу кайгы гаиләбезне шактый какшатты. Шуның аркасында тиешле игътибар кимегән идеме, әллә авыруы көчәйдеме, белмим, беркөнне иртән иртүк әниемнең үксеп елавына уянып, сикереп тордык: Фатыйма да үлгән иде.

Ул көнгә кадәр һәрвакыт каядыр еракларга карап, селкенмичә дә утырган дәү бабам урынына утырып тормас булды. Үзалдына нәрсәләрдер сөйләнеп, гел арлы-бирле йөри иде. Кайчак үзенең гаскәрдә хезмәт иткән елларын, кайчак балачак хатирәләрен искә төшереп сөйли. Тавышы бик көчле түгел, сөйләгәннәрен, янына якынрак килсәң генә, аңлап була иде. Берәр хәл турында кабаттан сөйләвен сорасаң, һич исенә төшерә алмый. Шуның белән бергә инде ачы кайгыларны да хәтерләмәс булды.

Ах, минем Мәрьям анам! Фатыйманы җирләгәннән соң, ничектер аңа рух ныклыгы кире кайткан кебек булды. Елау-сыктауны да онытты, гаиләне тупларга тырыша иде. Чөй чөйне кагып чыгара, диләрме әле? Нәкъ шулай кайгы кайгыны юып төшергән иде, ахрысы. Тик шул көннән башлап аның көлгәнен дә бик аз күрдек. Бары тик кайчакларда, авыл хатыннары җыелышып, юк-бар сөйләшеп, шаярышканда гына беразга йөзе яктыра торган иде. Хәсән бабамның шәһит булу хәбәре генә килгән, рәсми кәгазе юк иде. Авылдаш хатыннар кайчак шаярып: «Мәрьям хатын, Хәсән ага Истанбулда икән лә. Күрүчеләр булган», — дигәндә, «Чынлапмы?!» — ди, күзләре нурланып китә иде. Хатыннарның бу сүзгә нинди мәгънә салганнарын аңласа да, һәр ишеткәнендә йөзенә ниндидер бер моңсу куаныч җәелә иде.

Әтием сугыштан кайтмагач, әнием башка берәүгә кияүгә китте. Безгә әти дә, әни дә булып Мәрьям анам калды. Улының ятимнәрен генә түгел, гаскәрдән кайтмаган энесенең ятимнәрен дә янына алдырды, барыбызны бергә үстерә, тәрбия итә башлады. Әнием кайбер көннәрне килеп безне караша, тик төн кунарга калмавы эчемә сызлау булып төшә. Мәрьям анам әниемне дә аңлый иде, тәгаен.

Әтием турында берни дә сөйләмәде. Шуңа күрә әтиемне гаскәргә озату белән бәйле үз хатирәләрем миңа бик кадерле. Чалбар кидерттерүен һәм «егет булдың» дип, горурланып миңа карап торуын искә төшерсәм, әле бүген дә үземне ниндидер сихри көч иңгәндәй хис итәм. Тагын бер нәрсә бар: ризыкларын ашамыйча, ул калдырып киткән табын. Әтием ашамады, тәбә белән йөзем кайнатмасы миңа калды, дип бик сөенгән һәм аларны тәмләп ашаган идем.

Мәрьям анам Анкарадан әтиемнең үлем хәбәрен алып кайткан көннән бирле бер генә тапкыр да йомырка тәбәсе дә, йөзем кайнатмасы да ашамадым. Мин инде зур үстем дип, аларны әтием өчен калдыра идем. Ул елны, аннан соңгы елларны да һаман шулай булды, бүген дә бу ризыкларны әтиемә калдырам.

Якуп Өмәруглы

Төрек теленнән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе

 "КУ" 9 (сентябрь), 2015
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: