Күңелем дәрьясы (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Өч көнләп вакыт үтте, машинасыз калуның бөтен «матурлыгын» күрергә өлгердем. Кулымда – җыен вак-төяк эш язылган кәгазь кисәге. Туп-тулы! Бу хакта сез яхшы беләсез, баш миендә чүп-чар проблемалар кайнаша, әмма аларны чишү өчен иң кирәкле әйбер – машина юк. Һәр эштә иң зур ярдәмчем машина булган икән. Нәтиҗәсе дә күренә башлады. Атна үтмәде, исемлек ике мәртәбә артты. Хатын мыгырдана, нервым котыра... Нишлисең, өлгермим! Көнкүреш – ләхет, дип юкка әйтмиләр икән. Югыйсә без өйдә дүрт кенә кеше, бөтенебез дә йолкыш чебеш хәлендә йөрибез, шул дүрткә кирәк әйберләрнең исәбе-хисабы юк икән. Укытучылар бәйрәменә балаларга белем биргән һәммә мөгаллимгә бүләкләр алып куясы бар, бәйрәм кичәсенә балаларга өр-яңа кием-салым сайлап аласы бар, аның өчен базардан әйләнеп кайтырга кирәк. Әниемнең туган көне якынлаша, үткән ел да эш-мәшәкать дигән булып, җүнле-башлы котлый алмадык, быел алай кылану ярамас. Хатын өйдә утыра – сәламәтлеге какшады, документларын эш урынына кертеп чыгасым бар, аннан үземнең эшкә йөгерәсе... Кайтышлый аптекага кереп дарулар аласы була... Барысын да хисапласаң, башлар әйләнеп бетә, күз аллары караңгылана. Кайчакларда теге каһәр төшкән дәрья турында уйлап та карыйсым килми. Шуның аркасында башыма күпме проблема ишелеп төште. Әгәр аңа исем китеп карап утырмаган булсам, боларның берсе дә булмый иде бит. Булмый иде! Мавыгып китеп, харап булдым. Әле, кыен булса да, үземә тиешле эшләрне вакытында башкарып бара идем. Һәммәсенә өлгердем бит! Әти-әниләр дә, хатыным да, дус-туганнар, мине чолгап алган ерак һәм якын таныш-белешләр дә рәхмәт әйтеп туймыйлар иде. Дәрьяга тап булдым да, барысы да асты-өскә килде. Нәкъ шулай!..

 

***

Тиздән әлеге тышкы интегүләр эчке халәтемә күчтеләр: мин саташулы төшләр күрә башладым. Аеруча теге инспекторның ачы сыбызгы тавышы баш миен бораулый иде. Шуңа күрә йоклаганда да, уяу чакта да сак йөри башладым. Уяу чакта ярый әле ул, төштә чактагысы... бусы сәер иде. Баймы син, шыр хәерчеме, йоклаганда һәммәсе тигез бит. Йокы белән идарә итеп булмый, анысын да яхшы беләм. Ә мин... Уяу чак кына җитеп бетмәгән, төшемдә дә теге дәрьяны күреп, куркып уянып китәм, күземне йомам – янә елга ярына табан китеп барганымны күреп, дертләп куям... Инде яр буена килеп җиттем дигәндә генә, сәер тынгысызлык башлана: каяндыр килгән ачы сыбызгы тавышын ишетәм дә, шыбыр тиргә батып, күзләремне шар ачам. Аннан таң атканчы күзләремә йокы керми. Көн туса, тырышып, абына-сөртенә ныклап эшкә тотынам, ничек тә күбрәк эшләп өлгерәсем килә. Кичкә кадәр шулай чапкач, чынлап арыйм, ул чакта төш кайгысы калмый. Ярый, бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге бар. Күп вакытларда артка борылып карарга да җай чыкмый. Ни гаҗәп, нәкъ шундый тыгыз чакларда башымны уй көйдереп ала: кеше дөньяга нигә дип килә, ни өчен яши, нәрсәгә дип җәфалана? Җавап таба алмыйм. Кешене хезмәт бизи! Акылы булган кеше бу сүзләргә беркайчан да шик белдермәс. Тик эш белән эш арасында аерма зур шул. Бу арада шушы хакта уйлана башладым әле. Хәзерге кеше шул кадәрле болгавыр тормыш кичерә, артка борылып карарга да вакыты юк. Уйландыра торган хәл. Кешелек – үз тирәсендә гаять катлаулы мохит тудырган һәм үзе шушы вазгыятьнең колына әйләнеп куйган. Аллегорик тел белән әйткәндә, бу заман кешесе алдагы көннәрендә рәхәт кичерермен дигән уй белән шәптин-шәп йорт сала башлаган да, аны төзеп бетерә алмыйча җәфа чигә. Гомере буе шушы йорт тирәсендә кайнаша: әле измә болгата, әле кирпеч, таш сала, әле диварын сылап маташа... Эшнең генә ахыры күренми. Озакка сузылган төзелешнең шундый хикмәте бар – бер яктан төзи барасың, икенче яктан җимерелә тора ул. Әйтерсең, нигезен салганда ук бер күрәзәче, бөтен якны да уйлаганнан соң, катгый итеп: «Бу йорт беркайчан да төзелеп бетмәячәк!» – дип, тамга салып куйган. Әмма адәм балалары бу хакта белмиләр, һаман да төзелеш тирәсендә кайнашып интегәләр, тырышыпмы тырышалар. Сизиф турындагы мифны искә төшерик. Онытмагансыздыр бит? Теге, авыр ташны тау түбәсенә тәгәрәтеп менгерергә дип җан тартышкан Сизиф инде, аны кем генә белми! Бөтен дөньяны шаулатып кычкырасым килә: «Безнең һәркайсыбызда Сизиф яши, без – Сизифлар!» Тик кычкырып әйтергә ярамый, үзалдыма гына шулай уйлап йөрим. Әгәр шулай сөйләнә башласам, җүләргә санап, миннән кычкырып көләчәкләр. Адәм көлкесенә калу фаҗига ук булмаса да, турысын әйтүдән бер мәгънә дә күрмим. Дөньяның асылын миннән башка да танып белүчеләр күп булгандыр анысы. Барысы да таныйлар, аңа игътибар итүче генә юк. Их, дәрья янында тукталмасам, ак сакаллы карт була идем дә... Туктыйсым калмаган! Ни өчен дигәндә, һәркемнең күкрәк тирәсендә бер сыбызгысы бар. Сыбызгы игътибарны башка якка юнәлтергә ирек бирми, барысы да бертөсле яшәсен дип тырыша, сызгырткан саен, безне башкалар тарафыннан таптап бетерелгән эзгә төшерә: чур, чур-р-р!..

***

ГАИ инспекторы белән бәйле вакыйгадан соң күп сулар акты. Көч-хәл белән имтихан биреп, йөртүче таныклыгымны кире алу бәхетенә ирештем. Тормыш үз җаена ага бирде, гадәттәгечә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә чумдым: машинада чабам, кесәдә исемлек, иңсәмдә гражданлык, малайлык, аталык, ирлек, дус-туганлык һәм башка бурычлар өелгән. Болар танып-белүнең үзәген тәшкил итәләр... Бу тиклем эштән арынып, дәрья турында ничекләр искә алыйм да, ничек кенә вакыт табып, су буена төшеп утырыйм, ди?! Бер мәртәбә тугарылып китеп карадым инде, башыма күпме бәла алдым ул чакта! Күпме вакыт сарыф иттем, күпме чишелмәгән проблемалар өелде, якыннарым, кардәшләремә күпме борчулар салдым. Нигә дип үземне дә, башкаларны да тагын хафага салыйм? Дәрья... күпме мәшәкать тудырдың син, синең ярыңа килеп басуга онытылган хәсрәтләр тагын өскә ишелеп кенә төшәр сыман. Әгәр дә, юлым шушы якка төшеп, дәрья өстенә килеп чыксам да, туктап тормаячакмын. Сабакны шәп алдым!

Туктыйсым килсә дә, туктап булмастыр – һәр адымда инспектор тора бит. Йә Аллам, башка җирләрдә алай ук күзгә чалынмыйлар бит. Ни пычагыма монда җыелышканнар алар? Бер метр җир киткәнче, ике тапкыр сызгыртырга, өч-дүрт мәртәбә кызыллы-аклы таякларын болгап алырга өлгерәләр. Кая монда дәрья белән хозурлану! Бу сыбызгылы һәм кызыл таяклы җирдән тизрәк ычкыну ягын карыйсың.

Хәзер инде, өйдән чыгуга, иң беренче итеп дәрья ягына күз ташлыйм. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: кайчан карама, елга тирәсендә инспекторлар бөтерелә. Башка этле җан да күреми. «Аңлашылды, шуңа да бу елганы моңарчы күрмәгәнмен, – дип уйладым мин. – Кызыл таякны шәйләүгә, үзең дә сизмәстән, сихеренә буйсынып, башка якка борылып китәсең икән бит... мөгаен, шулай булгандыр. Йә Ходаем, теге чакта тәгәрмәч тишелгәч, ник монда туктыйсы иткәнмен инде? Су күреп, исәңгерәп тордым бит әле. Яр буенда рәхәт чигеп утырдым, кулымны юып мәшәләндем, учларыма су алып чәчрәтеп уйнадым, баеп барган кояш нурларыннан тукылган салават күперен күреп хозурландым, никадәр күңелле иде миңа ул мәлдә. Кызык, кызыл таяклар кая китеп беткәннәр иде микән әлеге мизгелдә? Һәрчак уяу инспекторлар кая китеп югалганнар? Ни өчен бер генә мәртәбә дә йөрәк өшеткеч сызгырту ишетмәдем?»

Ярый, ул чакта ни булгандыр, хәзер кызыл таякларда эшем юк, дәрья да мине кызыксындырмый. Нигә анда урамнарын ябып куймыйлар! Күпме җәфа чиктем! Бөтен тормышым асты өскә килде. Иң мөһиме, өемә кайтып керә алсам һәм кирәк чагында чыгып китәргә җай булса, башкасы кирәкми... Менә шул...

Үзбәкчәдән Факил Сафин тәрҗемәсе

 

ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫРГА МӨМКИН.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: