Җыр да җанны саклап кала икән

Халыктан чыккан җыручылар элекке заманнарда күчмә тормыш алып барганнар – аластан аласка күчеп йөргәннәр, шул рәвешле үзләренә ипи-тозлык хезмәт хакы тапканнар. Җыручыны һәркайда күптән көтелгән бәйрәм кебек шатланып каршы алганнар. Ул, чыннан да, халыкның күңелен ачкан, кайгы-хәсрәтен тараткан. Җыручы килеп туктаган бәхетле кешенең өенә бизәнгән-ясанган якын һәм ерак күршеләр җыелган; тантана төсе булып кечкенә учакта иң коры утын гына дөрләгән, табаларда тау-тау майлы коймак чыжлап утырган, казаннарда иң симез ит кайнаган. Ачык чырай, такта чәй белән кабул итүләрен тоеп, җыручының күңеле канатланган, хуҗаларга, аларның кунакларына җыры белән ул бетмәс-төкәнмәс рәхмәтен җиткергән. Ә кайчакта аны тыелгысыз шундый бер дәрт биләп алгалаган: җыручының тавышыннан диварлар калтыранган, әлегәчә тик кенә торган савыт-саба шылтырый башлаган, күктә яшәүчеләрнең исләре китеп хәйран калган тавышлары, сокланулы аһлары учак морҗасы аша ишетелер сыман тоелган. Җыручылар шулай яшәгәннәр-күченгәннәр, кайчакта моңарчы таныш булмаган, кыргый төбәкләргә дә барып чыккалаганнар, анда исә әлеге бахырларны, хуҗаларның сокланып каршы алуы урынына, хәтәр сынаулар да көткән. Бервакыт менә шундый йөремсәк җыручыларның берсе кояш батканда гына үзенә таныш түгел утарга килеп җитә. Утарны күрү белән, куркудан, аты пошкырса да, җыручы моңа һичнинди игътибар бирми, матур итеп сырлап бизәлгән баганага малкаен бәйләп, йөрәгеннән тулып ашкан сөенеч белән иркен җылы тирмә бусагасыннан атлый. Анда учак дөрләп яна, шуңа күрә якты, җылы була, әмма бер адәм заты күренми. Җыручы, хуҗалар абзарга сыерларын ашатырга һәм саварга чыкканнардыр дип уйлый, тыныч кына чишенә дә ут янына җылынырга утыра. Аны әкренләп йокы баса, өйгә берәү дә кайтып кермәгәч, җыручы, әлбәттә, күңелсезләнә, ялыктыргыч-зарыктыргыч көтеп торуыннан бизәр өчен, учлары белән яңагына таянып, әкрен генә җыр суза башлый. Шаман озак камламый торса, үзендә ниндидер тынычсызлык сизә, авырый, диләр бит. Җыручы да шулай – озак дәшми тора алмый, җыр сузып җибәрә. Ул инде ут янында җылынган, аның җаны рәхәтлектән ойый, шуңа күрә беренче җыры дә яшь атның җирән ялына охшаган күңелле ут яши торган уйнак учак турында булуы бик табигый. Җыр учак иясен – утны саклаучы рухны данлый, аны иң ягымлы, ихтирамлы сүзләр белән илһамланып мактый. Шулчак кинәт учак чатыр-чотыр итә башлый, – әйтерсең лә пүләннәрдән кызган күмерләр оча. Әмма карап торышка ут тигез, тыныч яна. Җыручы моның кадәр гадәти булмаган чатырдауга гаҗәпсенә, хәтта, бу юкка гына түгелдер, дип уйлап куя, шулай да сер бирми, җырын тыныч кына дәвам итә. Ә инде егет ут иясен атасының атасы дип атагач һәм: «Мине дикъкать белән тыңла да минем ягыма күз сал», дигән сүзләрне җырлагач, учак янә шарт-шорт итә, бу юлы инде ул тагын да катырак була. Шунда җыручы аңлап ала – учактагы чатырдау очраклы гына булмаган, аның, һичшиксез, берәр мәгънәсе бардыр. Бер җырын җырлап бетерүгә, ул икенчесен башлый, үзе исә күзен уттан алмый. Ул болай дип җырлый: Урман, картаеп, агачлары ава-сирәкләнә торган, Саф сулы елгалар корылыктан сусап кибә торган, Көзендә үләннәр саргаеп корый-шиңә торган, Таң күзендә салкын чыклар тибә торган Гүзәл Урта Дөньяда Яшәгән-булган, ди, сөлек кебек бер егет. Табаннары белән үбеп, Ул аңа җиңел генә кагылган, Ягымлы карашы белән йөрәкләргә ягылган. Гомере буе көчен саклап калыр өчен, Кеше булып атала алган иргә Кайчак тал чыбыгыдай үрелергә, Кайчак тимер сөймәндәй үткенләнергә туры килгән. Шуннан соң учакта яңадан колак тондыргыч шартлау ишетелә. Яна торган пүләннәр кинәт таралып китә дә алар арасыннан кызыл чырайлы, утлы-җирән чәчле, комач тузгак сакаллы баш күренә һәм утлы күмер кебек күзләрен җыручыга теки. Гаҗәпләнүдән, куркудан егет коелып төшә, авызын ачып өнсез кала. Учактагы утлы кисәүбаш исә күкләр күкрәтеп кычкыра: – Ай-яй, таң калырлык тавышлы бу уранхай8 безгә кайдан килде икән?! Утлы чырай, көтмәгәндә пәйда булган кебек, көтмәгәндә юкка да чыга, ә учакта, элеккечә тигез гүләп, гадәти коры утыннар яна. Җыручы, көтелмәгән очрашудан баягыча шүрләп калса да, аңа әле генә Ут Рухы Быржа Бытык үзе күренгәнен төшенә. Егетне шәп тавышы өчен һәрвакыт мактаганнар, ул инде мондый юмарт мактауларга күнеккән, әмма аның бу кадәр шатланганы әле беркайчан да булмаган – бар кешенең котын алган Ут Иясе үзе соклануын белдергәч, җыручының күңеле күккә аша, ул, үзендә илаһи көч тоеп, дөньяны яңгыратып, тагын бер җыр суза. Җыр тынуга, учакта нәрсәдер шарт та шорт килә, шул арада яңадан утлы чырай күренә, күмер-күзләре белән егеткә хуплап карый һәм: – Гаҗәеп тавышлы уранхай-җыручы, син кая килеп эләккәнеңне беләсеңме соң? – дип сорый. Бу юлы җыручы Ут Иясенең туп-туры үзенә эндәшүеннән каушамый, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй җавап бирә: – Кайдан белим? Белмим. – Шул-шул, белмәвең күренеп тора. Ә син тирә-юньдәге шактый адәмнең башына җиткән убыр-дэрэтик өненә килеп кергәнсең. Җыручы, дэрэтиктан аңа рәхим-шәфкать булмасын аңлап, бик курка һәм, тормышын саклап калырга соңгы өмет белән, Ут Иясенә ялварып дәшә: – Әфәндем минем, атам һәм атамның атасы! Ничек исән калыйм – киңәшеңне бир! Минем өчен Кояшка һәм Айга әйлән. Син бит ул озын кышларда кешеләрне зәмһәрир суыклардан коткарасың, якутлар ыруын яман күзләрдән, хәтәр хәлләрдән яклыйсың. Халкыбыз бик борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә синең сулышың белән җылытылганга гына исән бит. Бу юлы да ялгыз уранхайга ярдәм итче, җеннәр нәселеннән булган каһәр суккыры шайтан токымына улыңны харап итәргә бирмә. Җыручы учакка туп-туры карап шулай дигән, ә үзе эченнән калтырый икән: ул бит теләсә кем белән түгел, галиҗәнап Ут Иясе белән сөйләшә! Ут Рухы тыңлый-тыңлый да, зәңгәр ут агымына җилле сулышын өреп әйтә: – Гаҗәеп тавышлы уранхай! Тавышың, җырларың өчен мин, мөгаен, сине коткарырлык киңәш бирермен. Дикъкать белән тыңла һәм исеңдә калдыр. Дэрэтик кайткач, – ә ул бик тиздән кайтачак, – бөтен кыюлыгыңны, тапкырлыгыңны, тел тегермәнеңне эшкә җик, әмма дэрэтикны алдый ал. Кыска гына вакытка булса да ишегалдына чык. Шуны булдыра алмасаң – сине әҗәлең көтә. Әгәр инде чыксаң, чанаңда яткан спиртны алып кер дә учакка сип. Аннары ни булганын күрерсең. – Алайса, мин спиртка хәзер үк йөгерәм, – дип кычкыра җыручы. <...>

Якут теленнән Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе
8 Уранхай – якутларның борынгы үзатамасы.
"КУ" 4 (апрель), 2018
Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: