Әтәч (хикәя)

Әтәчләр мине кечкенә чагымнан ук яратмадылар. Ничек шулай башлануын

хәтерләмим дә инде, ләкин, күршеләрдә сугышчан рухлы берәр әтәч барлыкка

килсә, безнең үзара мөнәсәбәтләр кан коюсыз гына тәмамланмый иде.

Ул җәйдә мин Абхазия тауларындагы бер авылда, туганнарымда яшәп

алдым. Апамның буй җиткергән ике кызы, балигъ булган ике улы бар.

Алар һәммәсе кояш күтәрелүгә үк эшкә китеп баралар: кайсылары кукуруз

эшкәртәчәк, кайсылары тәмәке яфракларын өзәчәк икән. Өйдә үзем генә калам.

Миңа йөкләнгән эшләр бик җиңел һәм күңелгә рәхәт. Кәҗә бәтиләрен ашатырга

(яфраклары кыштырдап торган чикләвекле ботаклар белән сыйлыйм аларны),

төш турында чишмәдән чиста салкын су алып кайтырга, кыскасы, йортка

күз-колак булырга тиешмен. Каралты-курада күзләрне чекерәйтеп сакларлык

әллә ни мөлкәт юк анысы, әмма ара-тирә баш очымда әйләнүче тилгәннәргә

кычкыргалап куярга туры килгәли, чөнки алар хуҗаның чебешләренә күз

кыздыра. Аннары ишегалдында адәм заты барлыгын да күреп-белеп торсыннар.

Әлеге хезмәтләрем өчен миңа, шәһәр кабиләсенең ябык бер вәкиле буларак,

тавыклар астыннан алып, ике чи йомырка эчәргә рөхсәт ителә. Мин, әлбәттә,

моны бик теләп һәм намуслы рәвештә башкарам.

Кухняның арткы ягында үрелгән кәрзиннәр эленеп тора һәм тавыклар

шунда күкәй сала иде. Ничек алар нәкъ менә шул кәрзиннәргә күкәй салырга

җөрьәт итәләрдер, монысы инде мин аңламаслык сер. Аяк очларыма гына

басып, ояга үреләм дә, капшанып, күкәйне учыма кысам. Бу мәлдә мин үземне

багдад карагы һәм мәрҗәннәр табучыдай хис итәм. Табышымны стенага

бәреп чертләтәм дә шундук тәмләп эчеп тә куям. Янәшәмдә һәлакәткә дучар

булган тавыклар кытаклаша. Җирдә яшәүләре гаҗәеп дәрәҗәдә нурлы тоела.

Чиста һава, химиясез азык-төлек гәүдәмне шифалы сүле белән тутыргач, мин

яхшылап эшкәртелгән түтәлдәге кабакка охшап китәм.

Әле өйдә актарынганда, ике китап та табып алдым: Майн Ридның «Башсыз

җайдак», Вильям Шекспирның «Трагедияләре һәм комедияләре» иде алар.

Беренче китап тәмам таң калдырды. Геройларының исемнәре колагымда татлы

музыка булып яңгырады; Морис-мустангер, Луиза Поиндекстер, капи-Кассий

Колхаун, Эль-Койот, һәм, ниһаять, испан зиннәтлелеге белән нурланып балкучы

Исидора Коваруби де Лос-Льянос.

– Кичерүемне үтенегез, капитан, – диде Морис-мустангер һәм пистолетын

аның чигәсенә терәде.

– Коточкыч хәл! Ул башсыз лабаса! – Мираж бу! – дип кычкырып җибәрде

капитан.

Китапны мин баштан азагынача, аннан азагыннан башына кадәрле һәм ике

мәртәбә диагональ буенча укып чыктым.

Шекспир трагедияләре томанлы һәм мәгънәсез нәрсәләр булып тоелды.

Ә менә комедияләре язучының язу-сызу белән шөгыльләнүен тулысынча

акладылар. Король сарайларында яшәүче шамакайлар халыкны көлдерү

өчен махсус чакырып китерелгән кешеләр түгел, ә capaй хуҗалары үзләре

шамакайлар икән. Мин менә шуны ачыкладым.

Без яшәгән йорт калкулыкка салынган һәм аны төрле яклап җилләр сыйпап

уза, ә йорт үзе чып-чын тау кешесе сыман чыдам һәм коры иде.

Террасаның кечкенәрәк кәрнизе астында карлыгач оялары күренә.

Карлыгачлар террасага ук кебек атылып керәләр дә, кинәт кенә акрынаеп,

оялары тирәсендә кайнашалар. Ә оялардан тамаклары ачкан кошчыкларның

томшыклары сузылган, бераз гына саксыз кылансалар, аска мәтәлешеп

төшәрләр кебек. Аларның комсызлыгы аналарының ару-талу белмәс холкы

белән көндәшлек итәргә мөмкин. Кайчакларда, баласының томшыгына җим

каптыргач, карлыгач, бераз гына артка авышып, оя читендә үк утыра. Гәүдәсе

хәрәкәтсез, башы гына әле бер, әле икенче якка борыла. Бер мизгелдә ул оядан

аска мәтәлә һәм, талгын гына тигезләнеп, террасадан очып чыгып китә.

Ишегалдында тавыклар чүпләнә, чыпчыклар, чебиләр чыркылдаша. Ләкин

фетнә иблисләре йокламый. Минем кисәтүле кычкыруларыма карамастан, баш

очымда көн саен диярлек явыз карчыга әйләнгәли.

Ул кинәт кенә аска томырыла да бер чебине эләктереп ала һәм, авырайган

канатларын талгын гына җилпи-җилпи, өскә күтәрелә. Салмак кына урман

ягына очып китә. Шушы искиткеч күренешне тәмләп күзәтү өчен мин

кайвакытта карчыгага тулы ирек бирәм, ул чебине тырнакларына эләктереп

һавага күтерелгәч кенә, күңелемне тынычландыру өчен, каты итеп кычкырып

куям. Карчыга тырнагындагы чебине күрсәгез иде сез: аның коты очкан, шул

ук вакытта ул карчыгага сүзсез буйсынган кыяфәттә була. Мин шул мизгелдә

тавышлана башласам, карчыга тырнагындагы чебине төшереп калдыра. Андый

очракларда куркудан контузия алган һәм күзләре пыялаланган чебине куаклар

арасыннан табып ала идек.

– Озак яшәмәс бу барыбер, – ди абыйларымның берсе, һәм, чебинең башын

кискәч, сызгырына-сызгырына, кухняга кереп китә.

Тавыклар патшалыгының башлыгы зур кызгылт сары әтәч иде. Үз-үзеннән

канәгать, купшы, көнчыгыш деспоты сыман мәкерле ул. Мин ишегалдында

пәйда булып, берничә көн узгач, шул ачыкланды: әтәч мине күралмый

һәм ачыктан-ачык бәрелеш өчен сәбәп эзли иде. Бәлки, ул минем йомырка

ашамавымны күргәндер һәм бу хәл аның ирлек горурлыгына тигәндер. Яисә,

чебиләргә карчыга һөҗүм иткәндә, минем тарафтан күрсәтелгән гамьсезлек

ачуын чыгаргандыр? Уйлавымча, тегесе дә, монысы да тәэсир иткәндер,

һәм, иң мөһиме, аның карашынча, ишегалдында тавыклар өстеннән власть

бүлешүче барлыкка килде, һәртөрле деспот холкына хас булганча, ул моңа

түзеп торалмый иде. Мин ике властьлылыкның озак дәвам итмәячәген аңладым

һәм, алдагы сугышларга әзерләнеп, әтәчкә ешрак күз сала башладым.

Бик батыр әтәч иде ул. Тилгән күренгәч, тавыклар һәм чебиләр, кытаклашып

һәм чыркылдашып, төрлесе төрле якка очкан чакта, ул ишегалдында ялгызы

басып кала һәм, туздырылган гаремында тәртип урнаштырырга теләп, күкрәген

гырылдатып, ачулы кыяфәттә әрле-бирле йөренә. Хәтта карчыгага каршы да

үчле берничә адым ясый, әмма атлап баручы очучыны куып җитә алмый шул,

шунлыктан аның бу кәпрәюләре ясалма бер кыланмыш кына иде. Ул, гадәттә,

бакчада яисә ишегалдында ике-өч сөяркәсе уртасында йөренә, шул ук вакытта

башка тавыкларны да күз уңыннан ычкындырмый. Ара-тирә муенын сузып,

куркыныч-мазар юкмы дигәндәй, күккә дә күз салгалап ала.

Кинәт кенә ишегалдыннан күктә очучы кошның шәүләсе шуып узса, яисә

карга каркылдавы ишетелсә, ул башын горур гына өскә чөя, тирә-юненә карана

һәм тавыкларын сак булырга чакырып гырылдап куя. Тавыклар куркынып тып-

тын кала, кайчакларда яшеренер урын эзләп, төрле якка чабыша. Еш кына бу

ялган тревога булып чыга, ләкин әтәч, сөяркәләрен киеренке халәттә тотып,

аларны тәмам үз ихтыярына буйсындыра.

Сеңерле көчле тәпиләре белән тырмана торгач, ниндидер бер тәмле җим-

ризык табып ала һәм тавыкларны сыйланырга чакыра.

Янына ашыгып чабып килгән тавык әлеге табылдыкка томшыгын сузган

мәлдә, ул, сокланудан тынсыз калып, канатларын салындырып, кукрайган

кыяфәттә тавык тирәли берничә тапкыр әйләнеп чыга. Әлеге ният, гадәттә,

көч куллану белән тәмамлана. Көтелмәгән хәлдән миңгерәүләнеп калган тавык

аңга килергә һәм әлеге мәлгә нәтиҗә ясарга теләп канат кагынганда, ул, җиңүче

буларак, горур гына тирә-ягына карана.

Әгәр дә күзе төшкән тавыгы янына килмәсә, табылдыгын тиз генә яшереп

куя яисә тавыкны читкә куып җибәрә, шул ук вакытта, чурлый-чурлый, яңа

сөяркәсен үз янына чакыра. Еш кына бу ябык, чебигә охшаган, җыйнак ак

тавык була. Ул сак кына башлык янына килә, муенын суза һәм, җимне җитез

генә эләктереп, рәхмәтсез-нисез чабып та китә.

Авыр тәпиләрен алпан-тилпән китереп, әтәч тавык артыннан ашыга.

Җитдилеген сакларга тырышып, үз хәленнән гарьләнеп чабуын белә. Тавыкны,

гадәттә, куып җитә алмый, авыр сулый-сулый туктап кала, минем якка карап,

ис китәрлек берни дә булмады, бу чабуның үзенә күрә мөстәкыйль әһәмияте

бар, дигәндәй, бер урында басып тора бирә.

Кайчакларда сыйланырга чакыру чып-чын алдауга гына кайтып кала,

тавыклар чүпләнер нәрсә югын да беләләр югыйсә, әмма аларны хатын-кыз

кызыксынуы харап итә.

Әтәч көннән-көн ныграк оятсызланды. Ишегалдында күренсәм, мине

батырлыкта сынарга теләгәндәй, беркадәр артымнан ияреп килә. Аркама

салкын тир бәреп чыккач, алга таба ни көтә икән дип, тукталырга мәҗбүр

булам. Ул да бер урынга кадакланып нидер көтә. Инде көннәрдән бер көнне

яшен яшьнәргә тиеш иде һәм ул яшьнәде дә...

Мин кухняда ашап утыра идем, ул өйгә керде дә ишек төбендә тукталып

калды. Аңа берничә кисәк мамалыга ташладым, буш шөгыль иде бу, мөгаен. Ул

мамалыганы йотып куйды да, дуслашу-килешү турында авыз чайкау файдасыз

дигән сыман, тәпиләрен чалыш-чолыш китереп, башын өскә чөйде.

Берни дә эшләр хәл юк иде. Мин аңа кисәү белән кизәндем, тик ул

сикеренгәләп кенә алды да, ата каз сыман муенын сузып, нәфрәт тулы күзләрен

текәде. Шунда мин кисәүне аңа томырдым. Кисәү әтәч янәшәсенә, идәнгә килеп

бәрелде. Ул янә биеккәрәк сикерде, аннары, әтәч телендә мине каһәрли-каһәрли,

кызгылт сары нәфрәт йомгагы өстемә очты. Мин табурет- кага ышыкланып

өлгердем. Ул, табуреткага бәрелеп, яраланган аждаһаны хәтерләтеп, аяк очыма

килеп төште.

Канатлары шап-шоп җир идәнне кыйнады. Тузан күтәрелде, сугыш җиленең

салкыны тәнемә сыланды.

Ул арада мин, позициямне үзгәртеп, рим сугышчысы калкан артына

яшеренгән сыман, табуреткага ышыкланып, ишек төбенә чигендем.

Ишегалдында да ул берничә тапкыр миңа ташланды әле. Күзләремне

чукырга җыена иде төсле. Мине янә табуретка коткарып калды, ул, шуңа

бәрелеп, шапылдап җиргә мәтәлде. Тырналган кулларымнан кан саркыгангамы,

авыр табуретканы күтәреп тору да уңайсыз иде. Нишлим соң, авыр булса да

күтәрәсең инде, чөнки ул минем бердәнбер саклану чарам лабаса.

Тагын менә бер атака – канатларын җәеп очып киткән әтәч минем калканыма

кунып калды. Табуретканы атып бәрдем дә берничә сикерүдә террасага, аннан

бүлмәгә очып кердем, әле ярый, ишекне ябарга өлгердем.

Күкрәгем телеграф баганасы күк гүли, кулларымнан кан саркый иде. Ишек

ягына колак салдым, каһәр суккан әтәч, минем чыкканны сагалап, теге якта

торадыр сыман. Шулай булып чыкты да. Бераздан ул ишек төбеннән китте

һәм, тимер тырнаклары белән чык-чык килеп, терраса буйлап йөренергә

кереште. Әлбәттә, дошманын сугыш кырына чакыра иде. Ә мин үз крепостемда

ятуны кулайрак күрдем. Ниһаять дошманын көтү аны тәмам туйдырды һәм

ул, култыксага очып менеп, җиңүчегә хас тантаналы тавыш белән сузып

кычкырып җибәрде.

Абыйларым, әтәч белән сугышуымны белгәч, көн саен ишегалдында

турнир оештыра башладылар. Беребез дә хәлиткеч өстенлеккә ирешмәде, кул-

аякларым сыдырылып кара янып чыкты, әтәчнең дә йоны шактый йолкынды.

Дошманымның, помидор кисәгенә охшаш итләч кикригендә таяк эзләрен

күрергә мөмкин иде; аның купшы, фонтандай койрыгы шактый кибеп, кечерәеп

калды, әмма үз-үзенә ышанычы оятсызларча нык иде. Ул иртәләрен мин йоклаган

өйнең тәрәзә каршындагы терраса култыксасына кунып кычкырырга гадәтләнде.

Инде үзен оккупацияләнгән территориядәге хуҗа сыман хис итә иде.

Сугышлар төрле урыннарда дәвам итте: ишегалдында, яшелчә бакчасында,

җимеш бакчасында. Әгәр дә мин инжир яисә алма агачына үрмәләсәм, ул мине

агач башында сагалап тора.

Түземлегенә искитмәле. Аның тәкәбберлеген киметү максатыннан,

төрле хәйләләр уйлап табарга тырыштым. Тавыкларга җим сибеп, үз яныма

чакырсам, ул ачудан шартлар дәрәҗәгә җитә, чөнки тавыклар аны хыянәтчеләр

сыман ташлап китә, бернинди үгетләүләр дә ярдәм итми. Мин тәрәзәдән аткан

кукуруз чәкәннәре гайрәтле күкәй салучыларның нәсел бәйләнешләрен һәм

гаилә традицияләрен җиңде. Соңрак патша үзе дә күренде. Ул тавыкларны

пыр туздырып ачуланып ташлады, тавыклар үзләренең йомшаклыкларыннан

оялган кыяфәт чыгарып, кукуруз чәкәннәрен чукуларын белделәр.

Көннәрдән бер көнне апам уллары белән яшелчә бакчасында кайнашканда, без

кабат эләгешеп киттек. Ул вакытта инде мин тәҗрибәле һәм салкын канлы сугышчы

идем. Аерчалы таякны кысып тотып, өч япьле таяктан файдаланган кебек, берничә

уңышсыз омтылыштан соң әтәчне җиргә кыстым. Аның көчле тәне бирешмәскә

теләп тартышты, калтыранулары таяктан электр тогы сыман миңа күчте.

Кыюларның дуамаллыгы рухландырды мине. Мин аның муенына ябыштым.

Ә ул пружина сыман кысылды да, кинәт ыргылып, канатлары белән битемә

китереп сукты һәм бер колагымны тондырды. Курку хисе кыюлыгымны ун

мәртәбә көчәйтеп җибәрде бугай, әтәчнең муенын ныграк кыстым. Сеңерле

тыгыз муены дер-дер килеп кулымда тартышты, әйтерсең лә мин елан тотка

идем. Буш кулым белән аның тәпиләрен кыстым, ә ул үткен тырнакларын

минем тәнемә батырырга теләп тыпырчынды.

Әмма эш эшләнгән иде инде. Мин тураеп бастым һәм әтәч, тонык авазлар

чыгарып, хәлсезләнгән кулымда асылынып калды.

Яшелчә бакчасындагы апам һәм абыйларым, миңа төртеп күрсәтә-күрсәтә,

эчләре катып, шырык-шырык көлешәләр иде.

Ярар соң, көлсеннәр! Көчле шатлык дулкыннары мине тәмам изрәтте.

Дөрес, бераздан каушап калуымны тойдым. Җиңелүче бу хәл белән килешмәде,

бөтен ачуын тышка чыгарып, үч алырга теләп, гырылдап алгалады, ул тәмам

ярсыган иде. Ычкындырсам – өстемә сикерәчәк, җибәрмәсәм – кулым бөтенләй

берни сизми башлаячак.

– Бакчага ат син аны, – дип кычкырды апам. Койма буена килдем дә әтәчне

бакчага томырдым. Оеган кулым язылып китте.

Каһәр төшкере! Ул, әлбәттә, бакчага очып төшмәде, авырайган канатларын

җәеп, коймага кунып калды. Тагын бер мизгелдән ул миңа ыргылды. Бу инде

чаманы узу иде. Алдымны-артымны белми, ут капкандай чабып киттем,

күкрәгемнән бердәнбер котылу авазы очып чыкты:

– Ә-ни!

Дошманыңа аркан тору өчен йә бик ахмак, йә бик батыр булу кирәк. Бу

минем батырлык күрсәтүем түгел иде, шунлыктан көлкегә калдым.

Мин чапкан арада, ул мине берничә тапкыр куып җитте. Ниһаять,

нәрсәгәдер сөртенеп, үләннәр арасына тәгәрәп киттем. Әтәч сыртыма сикереп

кунды, тырнакларын тәнемә батырып, әрле-бирле йөренде, умыртка баганамны

чукыды, әгәр дә абыем йөгереп килеп, кәтмәне белән селтәнеп, аны куаклар

арасына атып бәрмәсә, хәлләрнең ничегрәк тәмамланасын беркем дә күзаллый

алмас иде. Әтәч инде үлгәндер дип уйлаган идек, әмма кичке якта ул бик

йончыган һәм кайгылы кыяфәттә куаклар астыннан исән-сау килеп чыкты.

Яраларымны чистартып, юып маташкан апам әйтеп куйды:

– Сез тыныша алмассыз, мөгаен. Ярар, иртәгә без аны кыздырып ашарбыз...

Икенче көнне без абый белән әтәчне тоталмый тирләп беттек. Хәленең

мөшкел икәнен сизенде бугай ул. Әтәч страустан да шәбрәк чаба иде. Яшелчә

бакчасын да очып кына чыкты, куаклар арасына кереп яшеренде, соңыннан

подвалга кереп посты. Без аны шунда эләктердек. Кыяфәте эзәрлекләүдән

җәфаланып беткән җан иясен хәтерләтә иде, күзләре тулы шелтә. Әйтерсең

лә ул миңа: «Әйе, без синең белән дошманлаштык, бу ир-атлар арасында була

торган намуслы сугыш. Ләкин мин синнән хыянәт көтмәгән идем», – дия иде.

Йөрәгем кинәт чәнчеп куйды, мин читкә борылдым. Берничә минуттан абый

аны суйды, Әтәчнең гәүдәсе сикергәләп тартышты, ә канатлары кан сиптергән

муенны каплап куярга теләгәндәй бөгелә-сыгыла иде. Куркыныч бетте... һәм

миңа бик моңсу булып китте.

Кыскасы шул: көндезге аш бик тәмле булды, әче чикләвек соусы кинәт

килгән кайгымның ачылыгын бераз киметте.

Хәзер мин шуны бик ачык аңлыйм инде: ул искиткеч шәп сугышчан әтәч

иде, ләкин үз вакытында туа гына белмәгән...

Әтәч сугыштыра торган заманнар артта калды, ә кешеләр белән сугышу

– харап эш ул.

 

Фазыл Искәндәр

Рәшит БӘШӘР тәрҗемәсе

"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: