***

һич тә золым түгел тәүге хата,

Тәүге үпкәләү дә онытыла.

Тәүге курку бары шүрләүгә тиң.

Бик тә мөмкин: әгәр берәр көнне

Кыерсыта калса дустың сине —

Гаепләмә, кичер дустыңны син.

Бер тапкыр да юлдан язмаганны,

Күңеле бер тапкыр да азмаганны

Табып булмас җирдә, без эзләмик.

Әгәр дусның томаланса күзе,

Ишетелсә сиңа яман сүзе —

Бу хыянәт түгел, бер хата тик.

Сыңар ялгышымны сүгә-сүгә

Йөз чөергән дуслар! Минем өйгә

Ишек ачык һәрчак. Йә, керегез!

Бергә-бергә күпме еллар үткән,

һәммәгезне мин кичердем күптән.

Сез дә мине, зинһар, кичерегез.

Рәсүл ГАМЗАТОВ

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе

 

"КУ" 9 (сентябрь), 2013

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: