"Каләм белән җиңдек дошманны"

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан “Казан утлары” журналы “Каләм белән җиңдек дошманны” флешмобын уздыра.

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары илебезгә бәреп кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе (аларның дүртесе Язучылар берлегенең идарә әгъзасы) фронтка китә: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Бәян, Әхмәт Исхак, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри, Нури Арсланов, Гали Хуҗин, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури, Зыя Мансур...

1943 елны Мәскәүдә Совет язучылары берлеге президиумы утырышы була. Көн тәртибендә төп мәсьәләләренең берсе – татар язучылары хисабы. ТАССР Язучылар берлеге җитәкчесе Гази Кашшаф доклад белән чыгыш ясый. Шунда Советлар Союзы Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев гаҗәпкә кала. Татарстан Язучылар берлеге үзенең әгъзаларының 20 процентын сугышта югалткан да бит инде!

Ватан сугышында 100дән артык татар язучысы катнаша. Шушы дәһшәтле елларда 31 язучыбыз, 22 журналистыбыз мәңгелеккә яу кырында ятып кала. СССРда бу кадәр югалту кичергән Язучылар берлеге бүтән юк!

Бөек җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан каһарман әдипләребезне дә искә алыйк. 2020 елның 22 июненә кадәр үзегезнең якташ фронтовик язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганны видеога төшереп “Казан утлары” электрон адресына юллагыз: kazanutlari@yandex.ru

Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлагыз.

Видеолар “Казан утлары” инстаграмм битенә (#Җиңү75казанутлары хештегы белән), ютуб каналына һәм сайтына куелачак.

Бу изге эштә һәркем катнаша ала.

Сугыш хакында онытырга хакыбыз юк! Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: