Серле күгәрчен

Ачык купе ишегеннән Казанның төп кызыл вокзалы күренеп тора. Вагоннар тирәсендә анда-монда озатучылар йөргәлиләр. Китүчеләр поездларга утыра бирәләр, кайсылары тыныч чырай белән, ә кайберәүләр ашыгып, алсуланган, аз гына каушаган төс күрсәтеп билетларын проводникка сузалар.

Кичке вакыт. Сигезенче ярты тирәсе. Бер күренеш минем илтифатны юнәлтә. Кызгылт-җирән кара тимгелле күбәләк киң канатлары белән җилпенә-җилпенә әледән-әле тәрәзә пыяласына килеп бәрелә дә бәрелә, газаплана, әмма, ни кызганыч, очып китә алмый. Тәмам хәлсезләнеп калын рамлы пыяла буйлап шуыша-шуыша үрмәли һәм кисәк кенә тораташ сыман катып кала. Һич ни дә барып чыкмагач, бу җан иясе бөтен бүлмә буенча ачыргаланып борсалана, купшы, өрфә канатларын сузып йә стенага, йә түшәмгә орынып утыра. Түзмим, тәрәзәне ачам: җылы җәйге җил битемә йөгерә, купега ургыла. Шундук күбәләк канатларын җәеп соңгы тапкыр талпына, иреккә, яктылыкка, йомшак җил искән турыга очып күтәрелә һәм күз ачып йомганчы юк була.

- Игътибар! Хөрмәтле пассажирлар! ... номерлы поезд “Казан-Мәскәү” 19.45 беренче юлдан китә. Дикторның каты тавышы тирә-юньне яңгыратып вагон эченә ярып үтте.

Бер минутта узмады купега өлкән яшьтәге кеше килеп керде.

- Аллага шөкер, ... чактан .... гына калмадым, - еш кына сулыш алып дәште дә каршыдагы урынга гәүдәсе белән иңде.

Поезд кузгалып китте. Тимераяклы ат башта әкрен, аннан кызуырак һаман тизләтүен арттыра-арттыра һәм тулысынча көчен җыеп, ерак араларны йота-йота алга таба чапты.

Минем янәшәмдә утырган әфәнде абзый да Мәскәүгә юл тота иде.

Тышкы кыяфәте белән юлдашым башкалардан әллә ни аерылып та тормый диярлек: ак бәс кунган кайчандыр коңгырт-кара чәчләргә нур яктылыгында көмеш су төс тарала, чәч арасына кергән шаян кояш уйнауында вакыт-вакыт күзгә күренеп кардай чал елкылдап ала, озынрак, янтык, грек формасындагы борын игътибарны җәлеп итә, артык киң булмаган маңгай үз гомеренә хәтсез күп җыерчыклар тупларга өлгергән, билгеле, очлырак яңак битләрдә бер-ике буразна, хуҗасының тормыш юлы турында сөйләгәндәй, тирән сузылган эз салган, юка иреннәр, кара калын ук сыман сызылган кашлар тәвәккәллек һәм кырыслык күрсәтәләр кебек, әмма шомырттай күзләрдә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, ачылмаган сер чагылып киткән шомырттай күзләрдә ниндидер мәхәббәт, иләм балкый иде.

Бәхеткә, ул аралашучан, әңгәмә корырга бик һәвәс булып чыкты.

- Гафу итегез, белергә буламы, сез укырга я эшләргәме?

- Кунакка.

- Мин дә кунакка. Балаларны күрергә теләдем сәяхәткә чыктым, әйе, - дип кушып куйды яңа танышым.

Шул чак ишек ачылды һәм проводница пәйда булды.

- Чәй эчәргә теләк белдертсәгез миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - дәште ягымлы тавыш барлыкка килә башлаган тынлыкны бетереп.

- Сеңлем, сез чәй эчәргә каршы түгелдер?

- Каршы түгел, - ризалаштым мин.

- Мә, әле, сеңлем, өстәлгә алып куй бу сый-нигъмәтләрне, - дип, букчасында капшана-кармана, ризыклар алып сузды.

Миңа ничектер уңайсыз булып алды. Танышымнан калышмыйча кабымны кыштыр-кыштыр иттереп юлга тыккан ашамлыкларны куям.

Сүзгә сүз без сөйләшеп киттек, дөресрәге Габдрахман абый сөйләде, ә мин аны бүлдерергә кыймыйча тыңларга керештем.

- Моннан 40 ел элек, нәкъ тә шушындый җәйге көн дә (бүгенгедәй хәтеремдә) поездга утырдым, туган ягымны калдырып читкә, еракка юл алдым.

Зур калага килеп төшкәч эшкә урнаштым, бер урнашкач шунда калдым, гаилә кордым. Тик лаеклы ялга чыккач (бәлки, гомер буе йөрәк түрендәге төпкел тирәнлектә өмет чаткысыдай ялкынланып янган ул изге хис миннән   шушы адымны күптән көткәндер) күңелем кире туган авылыма тартты: рәхәт, иркен болыннары, хәтфә йомшак үзәннәре, җырлы-моңлы елгыр чишмәләре, моңсу салмак иңешләре, җанга-тәнгә  дәрман биргән шау-шу урманнары, икмәк тапкан басу-игеннәре – бөтенесе үзенә чакырды. Мин нигез йортыма китмәскә дип кайттым, бүгенге көндә атам-бабаларым дәфенләнгән, рухы искән туган җиремдә яшим.

Габдрахман абый тирән сулыш алып куйды. Карашын тәрәзәгә борды һәм каядыр читкә юнәлтте. Шомырттай күзләрдә сагыш чаткылары, тагында көчлерәк  булып, хәзер инде ачыктан-ачык агылды.

- Әйе, кич, кич... Көн дә сүнә, үткән көннең соңгы алтын балкышы. Дөнья шулай көйләнгәндер. Йокларга иде дә, тик йоклыйсы килми.

Юлдашымның карашын тотып тәрәзәгә күз салдым: ерактагы офык очына шәфәкъ утлары сирпелеп таралган, әйтерсең лә билгесез рәссам чиксез-кырыйсыз күк битенә кучкыл кызыл буяу очраклы рәвештә түккән. Искиткеч сихри манзара!

- Сеңлем, рөхсәт итсәгез үзем белән күптән булган выкыйга турында сөйлисем килә. Шушы көнгә кадәр бер кемгә дә базмадым серемне ачарга, ахры, вакыты җиткәндер.

- Сөйләгез, тыңлыйм, - дидем.

- Узган гасырның 70-нче еллар башы. Табигатьнең чәчәккә күмелгән айларының берсе – май. Мин күптән түгел генә өйләнгән. Бакча казу эшләре белән мәш киләм.

Табигать-ана ниндидер сихри хәрәкәткә кергән: уянган, елмая, яңа гомер бирергә җыена. Исемдә калган: искиткеч ямьле көн, кояшлы, җылы, әмма эссе түгел. Тик күңелемдә төшенкелек идарә итә, моңсу-кайгыга чумган вакытлар:

- Менә мәһабәт, мәгърур кыш та үтте, бар җиһанны ак чатмага, ак тылсымга биләгән, көмеш, энҗе яудырган; ялкынлы йөрәктәй дәртле, яшь айгырдай уенчак, көләч яз килде; күптә узмас җир йөзен гүзәллеккә каплап, сусылланып өлгергән, йомшак, мәрхәмәтле җәйләр дә җитешер исән кешегә, Аллаһы бирсә. Кызык та нәрсә инде бу дөнья дигәннәре: кеше балачагыннан алып картаеп-кәкрәеп, чүгеп беткәнгә чикле шушы җирдә казына, чиләнә һәм үз гомер юлының актык чигендә шул җиргә кереп тә ята, каты, салкын җиргә. Нәкъ тә менә шушы кыштан калган суык, таштай сыман туфракка. Җиңел булсын, авыр туфракларың... Соңгы сүз авыр, зур төер кебек тамакта кысылып калды. Күз эчен томан биләп алды һәм зәррә-зәррә яшьләр атылып, ташып чыкты. Казыган урыннан тукталып калдым. Габдрахман, үз-үзеңне кулга алырга кирәк. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең -  каберен”, - әйтә татар халык мәкале. Әйе, кадерен һәм каберен – нинди мәгънәле сүзләр!

Шундук көрәкне ташлап зиратка юнәлдем. Көчсезлектән, ачы үкенүдән күкрәгемдә еш-еш типкән тынгысыз кайнар көянәк кырыенда яшеренгән янартау дерләп тетри иде, моңарчы тынып яткан, зәһәр утлы агуын агыза-агыза, үзәкне өтте, көйдерде һәм ахырда күңелдә җансыз кара бушлык калдыра килде.

- Тынычлан, йөрәгем! Әйтелмәгән сүзем калды. Гафу ит, мине...

Якындагы карт наратлар шаулавымы, әллә инде йомшак кына җил биткә сырпаланып исүе сәбәплеме, дөньядагы иң газиз кешеләрнең берсен – әтинең сулышын, тавышын тойган төсле булдым. Аның барлыгын янымда сиздем сыман.

Кайткач, бакчага чыгып эшкә янә тотындым. Төшке аштан соң кояш гаять кыздыра башлагач, мин кызуырак чокый башладым. Кинәт сискәнеп киттем. Һич көтмәгәндә ак күгәрчен уң як җилкәмә очып кунды. Гаҗәеп матур күгәрчен! Үз гомеремдә андый күгәрчен күргәнем булмады. Сөттәй ап-ак, ә башында җилпәзәдәй күперенке бүрек калка.

Мин тукталып, бераз каушап калдым. Ә бу илаһи, күктән төшкән кош җилкәмдә утыра бирде. Күп тә узмады очып бакчадагы иң карт, калын алмагачының югары очы ботагына кунды да мине күзәтә торды.

Икенче көнне бакчага чыгып күгәрченне эзләдем, әмма ул юк иде. Эсселектән, кояш нурларыннан качып, күләгәгә, ишегалды эскамиясенә килеп утырдым. Алда әйтеп үтелгәнчә минем боегып, төшенкелеккә, кайгыга  батып йөргән вакытлар. Әти белән соңгы сөйләшү күз алдыма килеп басты. Әти гади колхозчы, гадел һәм туры сүзле иде. Гомере буе үз эшен җиренә җиткереп намус белән хезмәт итте. Бердәнбер баласы диплом алып, югары уку йортын тәмамлап, авылга кайткач, ул бик шатланып зур хыялларын улына баглаган.

- Хәзер син, улым, квалификацияле төзүче. Авылда калырсың, монда матур-матур йортлар, биналар салырсың. Үз өеңне дә булдырырсың, өйләнерсең, гайлә корырсың. Җыйнаулашып, бер семья булып сөенеп яшәрбез.

- Әмма минем башка планнар, әти, - кыюсыз гына пышылдап башлап җибәрдем сүземне. - Мин авылда калмаячакмын.

- Ничек инде калмыйсың? Бу нинди сүз, Габдрахман? – гаҗәпләнде әти, сорауында гарьләнү сизелә иде.

- Әйе, әти, калмыйм.

- Ни өчен?

- Чөнки авылда карьера баскычы үсә алмый.

- Ничек дидең, кар ера?

- Алга таба үсеш, әти.

- Мин гади колхозчы, улым, андый сүзләр белмим. Аңлаешлы итеп сөйлә.

- Авылда аз акчага утырасым килми. Улыңны шәһәр шартлары күбрәк кызыксындыра. Минем алдында күпме мөмкинлекләр ачыла.

- Әмма, син гади колхозчы түгел бит, син укымышлы кеше. Синең хезмәт хакың шәһәрнекеннән кимрәк булмаячак.

- Әти, әйткәнемчә анда мөмкинлекләр күбрәк.

- Мөмкинлекләр, имеш, - мөгаен, үртәләп кабатлады әти.

- Хезмәт сөйгән кешегә авылда да бар ул мөмкинлекләр. Шәһәргә киткәнче, башта үзебездә эшләп кара, аннары күз күрер.

- Юк, әти, мин шушы карардан баш тартмыйм.

- Менә сиңа, вәт, үз дигәне үз, кире беткән малай.

- Кирегә сукалама, балам, әткәң кушканны үтә, - мышкылдап кушылды Оркыя карчык.

Тик әтинең ачуы ялкынсынып биек - сабыр ярларыннан ташып чыккан иде инде.

- Китәсең килсә – кит! Хәзер ук кит! Әмма шуны исеңдә тот: китәсең икән - монда кайтасы булма!

Тәмам ярсып, ачы тавыш белән әйткән соңгы шушы сүзләре, әлледә колак түрендә чыңлый кебек.

Өч атна узгач, утырткан бәрәңге борнап тишелгәч, киң, болын шикелле җәйрәп яткан, авыл бакчасын әйләнеп, карап чыгарга теләдем.

- Чүпләрен утасы, бәрәңгене өясе булыр инде, - дип уйлап йөргәндә, баш очымда теге ак күгәрчен янә пәйда булды. Минем бит яныннан гына үтеп, бер агачтан икенче агачка кунгалады. Ничә яшемә җитеп мондый күгәрчен күргәнем юк иде әле. Элекеге таныш сыман очкалады бу минем янәшәдә. Ак күгәрчен бакчада яши башлады: иң карт, юан алмагачының куе яфраклар белән капланган иң югары ботаклары арасында төпләнде. Көн саен диярлек  аны күрдем. Нәрсә генә эшләмә – су сибәсеңме, чүп утыйсыңмы, кошчыгым әллә кайдан чыга да синең тирәдә әйләнә.

Көн артыннан көн акты, сәгать телләре йөгерде, вакыт тиз барды – җәйнең беренче ае да сиздермичә генә узып китте. Без күгәрчен белән бер-беребездән аерылмас дусларга әверелдек. Кошчыгымның аягына тимер боҗра ясап кидердем.

Иртән торып бакчага керәм:

- Гуль, гуль!- диеп дәшәм һәм уч төбенә сибелгән җимне аңа таба сузып үзен сыйлыйм. Ә ул, канатлы дустым, беренче булып җилкәмә куна да, нәрсәдер күгәрчен телендә колак янында гөрли дә, шуннан гына зур, киң үч төбенә утырып бодай, тары ярмасын чүпли.

Күгәрчен бакчада өч ай яшәде. Ә бервакыт сәер хәл булды. Җәйнең соңгы көне. Кошчыгым үзен ничектер тынычсыз, тынгысыз тотты. Сарай эченә кереп, бер урыннан икенче урынга канатларын кагып тыпырчынды һәм утыннар арасында кадакта эленеп торган әтинең иске, соры кәчтүменә очып кунды да, үткен, нык томшыкларын ошбу киемгә ышкып, әтинең кәчтүмен чукый бирде. Озак кына һаман шул урында чуалды, бөтерелде, минем үгетләүгә, хәтта боерыкка да игътибар итмичә. Ничәмә-ничә тапкыр кудым, ләкин ул әрдәнәләр арасыннан китәргә теләмәде.

- Ярый, соң,- сарайга таба кул селтәдем.

Күз ачып йомганчы озын, салкын кышлар җитәр. Шуның өчендә канатлы дустыма җылы оя ясау ниятен карадым.

Гадәттәгечә, иртән торып бакчага чыктым һәм күгәрченне чакырдым. Берничә тапкыр дәштем, ләкин кошчыгым барлыгын белдертмәде.

- Әллә үпкәләде микән Аппагым?

Тагын әйдәдем үзен.

- Гуль! Гуль! Аппагым, дустым! Кил минем янга, - хәйран гына өндәдем. Әмма минем үтенечкә тынлык кына җавап бирде. Ничектер моңсу булып китте, шулай да Аппагымның кире кайтачагын белә идем.

Мин чамалаганча булды да. Сентябрь аеның уннары тирәсе. Әбиләр чуагы башланган вакыт. Төшкә кадәр мунча артына утыннар өеп йөргәндә, кошчыгымның якында гына гөрләгән тавышы ишетелде. Тавыш яңгыраган якка борылдым. Ни күрим: Аппагым берүзе генә түгел. Ул үзе кебек ап-ак күгәрчен ияртеп кайткан. Алар икесе дә тәңгәл килгән, бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар, бары тик минем дустым эрерәк, гәүдәлерәк һәм канатлары киңерәк, койрыгы  йомшакланып күперенгән. Элеке сыман иңемә очып кунды да, колак катында нидер гөрләде. Аппагымны назлы гына алып, уч төбенә утырттым. Кечкенә йомшак башын бит янына китереп җиңелчә үптем. Кошчыгымны актык тапкыр сөю, җылылыгын тою иде. Күп тә үтмәде Аппагым ашкынып кулымнан очты. Күңелем нидер сизенде. Уч төбен юешләтеп тамчы-тамчы кайнар яшьләр тамып калды. Ниндидер мизгел эчендә үтте бу актык аралашу, хушлашу. Соңгы хушлашу. Күгәрченем әкренләп һаман югарыга, киң, баш өстендә җәймә сыман чайрап яткан, фирәзә күккә таба омтылды. Ә мин, карашымны ала алмыйча, хәйран калып карап тордым. Менә Аппагым биек аксыл зәңгәрсу һава киңлегенә күтәрелде. Диңгездәге җилбердәгән җилкән төсле, җиләс күгелҗемдә, канат- каурыйларын өрпәйтеп, кагылып тибрәнде. Янәшәсенә кошчыгымның пары – кечкенә гүзәл ак күгәрчен кушылды. Хәзер алар биеклектә икәү иде. Баш өстеннән искиткеч матур ак пар бер әйләнде дә юк булды.

Ә иң гаҗәбе шул: иртәгесен иске-сәләмә әйберләрне юкка чыгару мәеле белән барлаганда, кулга сарайда эленеп торган соры кәчтүм килеп керде. Аны әти озак вакыт яратып, хәтта соңгы сулышына кадәр кигән. Анда әледә сыман әтинең исе, гайрәте, җылылыгы саклана иде. Тузган, терсәк, яка турылары кыршылып, урыны-урыны белән юкарып беткән, кайчандыр соры таза тукымадан тегелгән кәчтүм. Мин тиз генә аерыла алмадым аннан: кием хатирәләр белән тулы иде. Үзем сизмәстән кулым һәр төймә, һәр кесә буйлап йөрергә ашкынды. Бармакларым  кәчтүмнең эчке кесәсенә тиеп киттеләр һәм ниндидер каты кәгазь кебек нәрсә тойдылар. Мин кесәне ачып карарга теләдем. Карасам: кат-кат бөкләнгән дәфтәр битенә тап булдым. Кәгазь битендә хат язылганын күрдем, шушындый эчтәлекле:

Газиз, бердәнбер балам!

Бу хатның язу сәбәбе – актык сөйләшү. Соңгы сөйләшү миңа тынычлык бирми. Мин күп мәртәбәләр ул хакта уйладым. Караңгы төннәрдә уянып, безнең арада килеп чыккан ызгыш-низаг көненә кайтып искә төшереп утыра идем. Башымнан кабат-кабат үткән вакыйганы яңадан алып, күз алдыма китерәм. Кем гаепле соң, улым, безнең арада киртә барлыкка килгәнгә? Безнең мөнәсәбәтләр начарланганга? Аңлашылмаучылык кергәнгә, кем? Җавабым шул улым – мин, мин генә. Чөнки олы кеше буларак, сине аңларга тиеш идем, юк, үземне кискен һәм акылсыз тоттым. Сиңа карата мәрхәмәтсез булдым. Ә мин бит сине көтәм, кайтырсың дип. Көн саен капка төбенә чыгып юлны күзлим. Юксынам, улым, балам, бәгырькисәгем үзеңне. Әледән-әле сагыну, ачыну хисләре эчендә янам, вөҗдан утларын кичерәм. Менә капканы ачырсың да: күкрәгемә кочармын сыман.

Үтенәм, гафу ит мине, улым, акылсыз картны. Ә миңа килгәндә, әтиең күптән инде, балам, сине гафу итте.

Вакыт, вакыт... Мин өлгерергә тиеш. Күңелем сизә, улым, без бүтән якты дөньяда күрешә алмабыз, ахры. Елама, бәгырькисәгем, елама. Һичкемгә дә нечкә кыллы йөрәкне бушата алмаганнан ак кагәзь битенә язарга булдым, исән чагымда.

Ә йөрәк әрни, сыкрый тора. Насыйп булса шушы хат синең кулга килеп керер дип өметләнеп калам. Беләм, хәзер син бу юлларны укыйсың, әгәр шулай икән, димәк минем иң зур теләгем, үтенечем чынга ашты. Синең белән татулашырга бары бер адым гына җитмәде, улым. Тәкәбберлек, кырыслык, киребеткәнлек каршы чыкты, рөхсәт итмәде.

Бит, һәр кешенең үз дөньясы бар һәм аны җимерергә һич тә ярамый,  хөрмәт итәргә кирәклеген ахырдан гына аңладым.

Бу тормыш дигәннәре катлаулы да һәм бер үк вакытта гап-гади дә: җиһан белән мәхәббәт идарә итә, улым, яраткан кешеләрне озакка сузмыйча гафу итәргә, яралы йөрәктә ачу, үпкә хисләрен сакламаска иде, шул.

Вәгъдә бир, улым, минем хаталарны кабатламаска, ашык-пошык, кискен карар кылмаска. Миннән соңгы үгет-нәсыйхәт: намус белән яшә, хезмәт ит, үз сүзеңә, эшеңә тугры кал, нигезне, туган җирне беркайчанда онытма.

Фатыйхамны бирәм.

Мәңгегә, сине яраткан әтиең.   

Үкереп елыйсым килде, әмма күз яшьләре атылып чыгарга ашыкмадылар. Бары тик ыңгырашу гына өзгәләнгән күкрәктән бәрелеп, әрнеп ычкынды.

- Әти! Мин яратам сине. Йөрәгемнең бер өлеше гомерлеккә синең белән булыр. Күптән, күптән кичергән булгансың. Тик улыңның кыюлыгы, кызганычка, җуелды: уңайсызлану, оялу хисләренә бирелеп ничектер батырчылык итмәде туган йортка кайтырга. Әйе, очрашырга бер адым җитмәде...

- Хатны саклыйсызмы? – уйларыннан бүлдереп, сорау бирдем Габдрахман абыйга.

- Саклыйм, сеңлем, йөрәк түрендә, - җавап кайтарды юлдашым.

- Ә күгәрченне чынлап та башка күрмәдегезме?

- Аппагымны башка очратмадым.

- Димәк...,- мин фикеремне әйтеп бетерергә өлгермәдем.

- Димәк,- дәвам итте Габдрахман абый, - очраклы хәл  түгел бу күренеш.

*   *   *

Җилләр куып-кудыртып, җилкенеп чапкан тимераяклы ат, актык станциягә җитеп, тынып туктап кала. Төшерелгән поезд баскычыннан перронга аяк басам.

Мин Мәскәүдә. Үз карынына миллионлаган адәм баласын сыйдырган шәһәр шау-шу тавыш, беткесез хәрәкәт, тынгы белмәс меңләгән кеше белән каршылый.

- Сау бул, сеңлем, монда безнең юллар аерылышадыр. Рәхмәт моң-зарымны ахырына кадәр тыңлаганың өчен. Ә бу, сиңа, күчтәнәчем, - кечерәк банкага агызылган сыекча үтә-күренмәле ачык-алтынсу төсендәге бал кулга тоттырды. - Күчтәнәчемнән авыз иткәндә, Габдрахман абыеңны исеңә төшерерсең.

Габдрахман абый зур-зур атлый-атлый, умарта оясыдай кайнап торган, шәһәр эченә кереп чумды да күздән югалды.

Кичекмәстән эре яңгыр бөртекләре бер-бер артлы, бер-берсеннән калышмыйча дәррәү, бердәм сибелеп тигез асфальт буйлап кызу көйгә бәрә башладылар. Мин вокзал эченә керергә ашыктым.

Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле, бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый һәм ул вакытта нечкә йөрәк кенә аның асыл мәгънәсенә төшенә аладыр. Кайберәүләр ышанмас та инде. Аларның моңа тулы хакы бардыр.

Мин шуны беләм: мәхәббәт, мәхәббәт безне яшәтә, мәхәббәттә һәм мәхәббәттән тора бу дөнья. Ә күгәрченгә килгәндә, кошны серле иткән, сере нигезендә яткан, газиз баласына мәңгелек аша омтылган, ата хисе, олы, бөек хис – мәхәббәт түгелме?

Уйларымны бүлдереп, җәйге чая кыска яңгыр да узды. Кояш чыкты, бөтен җир йөзе елмайды, һавада исә – гөмбәз зәңгәрсуда алтын, зөмрә, комач, күк төсләрен таратып салават күпере хасил булды.

Ә шулайда, кинәт кенә, һич көтмәгәндә, соклангыч матур серле күгәрчен юлыгызда очраса, туктатмагыз аны, тотарга да тырышмагыз, ашыгып үтеп тә китмәгез, тик кошның  гадәти түгел икәненә, аклыгына, сафлыгына, җиңеллегенә таң калып күзәтегез. Тормышта эшләнеп бетмәгән эшләре бардыр аның яки якын кешесе янына очадыр әлеге илаһи кош.

Вәлишина Лилия Рәисовна

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: