Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сагындыра икән

Сагындыра икән читкә киткәч Капка төбе, ишегаллары, Су буенда үскән бөдрә таллар, Кичләрендә талгын утлары. Сагындыра икән һәрбер сукмак, Шау-гөр килеп үскән урамнар. Сандугачлар моңына кушылып, Алсуланып аткан ал таңнар. Сагындыра икән язларында Ярга ташып аккан ташулар, Печән чабып, бергә көтү көткән, Яшел уҗым, кырлар, басулар. Сагындыра икән, сагындыра Туган авылым, туган нигезем. Сагындыра уйнап үскән дуслар, Сагындыра әни-әтием.
Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Теләче районы

Картина авторы: Дмитрий Лёвин; adme.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев