Көзге җыр

Алтын таҗлы көз елмая, Аңа каршы мин елмаям. Куаклыкта җил шаяра - Яфрак коя. Яфрак җыям. Тирә-юньгә ямьнәр өстәп, Кояш көлә, нурлар сибә. Алтын җепкә энә күзләп, Коңгырт-яшел япма чигә. Кошлар сайрый, юллар сайлый - Саубуллашыр көннәр җитә... Ерак юллар, җылы яклар Кошкайларны өзелеп көтә. Сулап туймас бәллүр һава - Күңелләргә татлы дәва. Туктал мизгел бер минутка, Каршы килче миңа таба! Алтын хәтфә сихри сукмак, Учларыма куна яфрак. Хозурлыкка хәйран калам! Шигырь туа - язып алам…

Гөлсинә Ханәфи Хайретдинова-Сафина,

Димитровград

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: