Дүрт мизгел

Кеше гомерен тиңлим мин Елның дүрт мизгеленә. Хәзер инде шул мизгелнең Кердем алтын көзенә. Язым - минем балачагым Әйтерсең бер төш кенә. Ямьле җәем - чор яшьлегем Инде килеп төшенәм. Шул мизгелләрнең кадерен Белмәгәнмен - мин мәнсез. Еллар бик тиз үтә икән, Алар икән йөгәнсез. Табигатьнең дүрт мизгелен Тиңлим кеше гомеренә. Тик кыштан соң язлар килә. Кеше гомере бер генә...

Фларида Мәхмүтова. Дүртөйле районы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: