"Менә шундый Зәйнәб инде мин…"

Идән юучы чиләгендәге каеннар

Класстагы Костя исемле бер малай белән борчак пешмәде безнең, укуның беренче көннәреннән үк. Әтисе кибет мөдире дә булып эшли иде шикелле, шуңадырмы, бик ирәеп беренче сыйныфтан ук үзен әллә кемгә куймакчы. Русчасы бик яхшы булса да, башка фәннәрдән әллә ни алдыра алмый, язарга, укырга бик озак өйрәнә алмый интекте. Ә үзе русча яхшы сөйләшмәгәннәрдән көлгән була. Тәнәфесләрдә мин булып кыланып та җанны ашый, имеш, мин «бедная татарочка». Минем моның кыланмышларына бер дә «исем китми», башкалар кебек җавапка үртәшмим, ишетмәмешкә, күрмәмешкә сабышам – туган апаның ире, җизнәй шулай өйрәтте. Шуңадырмы, Костяның ачуы тагы да ныграк чыга, һич тә тынычлана алмый, койма ярыгыннан бар узганга өреп торучы эт кебек тота үзен. Әтисе улына кыйммәтле ручкалар, каләмнәр, пеналлар алып бирә – безнең андыйларны күргән дә юк. Чираттагы рәсем дәресенә бик затлы буяулар белән килде бу. Дәрес башланыр алдыннан барчабыз рәсем дәфтәрләрен парта өстенә куйдык. Партадаш кыз минем альбомны ачып, өйгә бирем итеп бирелгән рәсемемне ачып карап, «Здорово, как красиво!» – дип кычкырып җибәрмәсенме. Рәсемнәрне чыннан да матур ясый идем, бу юлы да агачлар чын булып күренсеннәр дип, кич буе бик тырышып утырган идем. Башкалар да безнең парта янына җыелышып минем каеннарымны карый башладылар. Шунда кешеләрне этә-төртә бу да борынын тыгып маташа. Шул арада «Дай, посмотрю!» – дип, минем рәсем дәфтәрен тартып алды да, без аңышканчы, идән юучы онытып калдырган, класс бүлмәсенең почмагында торучы чиләктәге пычрак суга илтеп ыргытты. Аннары: «Извините, не хотел, кто сюда вообще ведро поставил?» – дип, безгә карап авыз ерды. Мин дә аптырап калмадым, ачуымнан атылып барып өстәлендәге өр-яңа буяуларын кабы белән идәнгә төртеп төшереп җибәрдем дә рәхәтләнеп өстенә басып таптадым. Аннары, аңа телемне күрсәтеп, «И я не хотела, извини», – дип, тыныч кына урыныма барып утырдым. Нигә кайгырырга, мин рәсемемне кабаттан да ясый алам бит, дәфтәрем дә биш тиенлек кенә. Ә бунтарь малайга әтисеннән шәп кенә эләкте булса кирәк, миңа бәйләнүеннән туктады. Төрле авырлыкларга каршы торырга өйрәткән тормыш университетының тәүге беренче баскычларыннан ук менә шундый чирканчыклар ала-ала, төрле чыныгулар кичеп менәргә туры килде миңа.

Озын колаклы шатлык

Биредәге балачагым шатлыклы мизгелләргә дә бай иде. Дус-ишләр, туганнан туган абыйларым, апаларым белән чыр-чу килеп, бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп уйнаулар, рәсем ясаулар бары да нәкъ балачактагыча булды. Кечкенә чак хайваннарга, җанварларга да мәхәббәтсез булмый. Җылы якларда гына яши торган бик тә комик кызык хайваннар – ишәкләрнең кыланмышлары искә төшеп, балачак хатирәләрен яңартып, әле бүген дә ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Вак-вак атлап килүләре, озын колаклары, төп-төгәл сәгать саен кычкырып вакытны белдерүләре – барсы, барсы да без сабыйлар өчен, әлбәттә, бик кызык иде. Ни өчен кычкыралар икән алар дигән сорау да гел баштан китмәде, шул сорауга, күпме эзләсәм дә, җавап таба алмадым... Минем «ахирәт ишәгем» дә бар иде. Уйламаган җирдән дуслашып киттек без аның белән. Мәктәптән кайтып барам, карыйм, өрек агачына ышыкланыбрак кечкенә генә ишәк баласы басып тора, башын аска игән, колаклары шәлперәйгән. Узып барышлый күзендә яшь күреп янына килдем. Тибә күрмәсә ярар иде дип, курка-курка гына муеныннан сыйпыйм. Ә ул, киресенчә, миңа табарак борылып, башта башын иңемә куйды, аннары, кочакла инде дигәндәй, гел бөтенләй елышты. «Ярар, елама, тукта... Әниеңне югалттыңмы әллә? Әйдә, тынычлан...» кебегрәк сүзләр белән аны үземчә юатам, ә ул балаларча иркәләнә, күзләрен мөлдерәтеп туп-туры минем күзләремә бага. Аны күпме генә жәлләсәм дә, гел янында басып торып булмый бит инде, өйгә дә кайтырга кирәк, ашыйсы да килә. Агач кәүсәсенә сөяп куйган букчамны алып, моның белән саубуллаштым да өйгә таба кузгалдым. Карыйм, бу да миңа иярде. Шулай бергәләп сөйләшә-сөйләшә апаларга кайтып җиттек, алар үз йортлары белән торалар. Тиз генә өйгә кереп, ишәк малаеның да карыны ачкандыр дип, сөткә манчылган бер телем ипи алып чыгып ашаттым. Икенче, өченче көнне дә очраттым мин моны, әллә махсус көтеп тора иде инде ул мине шул агач янында көн саен, аңламадым. Мин аны төрлечә сыйлыйм, үз артымнан барырга рөхсәт бирәм, ә ул кайчакта авыр букчамны җилкәсенә дә куйдырттырып бара – миңа «булыша». Мин аңа «Матур» дип исем дә куштым, ишәк булса да ниндидер сөйкемлелеге бар. Беркөнне мәктәптән кайтканда күрәм, ике малай моның янында мәш киләләр. Бәләкәйлегеннән файдаланыпмы, моңа атланырга чамалыйлар, чөнки олырак ишәкләр утыртмыйлар бит, чөеп кенә аталар. Мин бу хәлне күрүгә ачыргаланып, ерактан ук: «Что вы делаете, он же ещё маленький!» – дип кычкырам. Таныш тавышны ишетеп, «Матур» да батыраеп китте, малайларның берсенә арт аягы белән нык итеп типте, теге авыртуына түзә алмыйча кычкырып җибәрде. Миннән арттарак бер апа килә икән, ул да кечкенә ишәкне җәберләүчеләргә «Бессовестные!» дип кычкыргач, бу тәртипсезләр тизрәк таю ягын карадылар. <...>



САЙТЫБЫЗДА ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН БАШКА ӨЗЕКЛӘРНЕ ДӘ УКЫРГА МӨМКИН.

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: