"Төернең иң авыры, йөрәккә, күңел түренә гомергә җуелмаслык булып уелып калганы – усал язмышның кадерледән дә кадерлерәк газиз кешем, әнием белән иң кирәк чагында аерылып торырга мәҗбүр итүе" - Зәйнәб

Сагындым әниемне

Урысчасы әлләни булмаган татар баласының рус мәктәбендә тәүге елы, татарлыгым өчен биредә күргәннәрем, кичергәннәрем... Җитмәсә, күземнең начар күрүе, күзлек кирәклеге дә уку елы башлангач кына сиздерде үзен. Рус телендә алып барылучы дәресләр бер хәл, анысына, ягъни телгә өйрәнәсең ул. Ә менә кайбер тәрбиясезләрнең төрлечә мыскыллаулары, кимсетүләренә һич кенә дә күнегә дә, ризалаша да алмадым. Болай да китек күңел гаделсез җәберләүләргә ничек түзсен, йөрәк әрнеп аз еламадым, ләкин бирешмәдем, тимер янында калай түгел, ә корыч булырга кирәклеген шул чакта ук аңлатты миңа язмыш абзый. Төернең иң авыры, йөрәккә, күңел түренә гомергә җуелмаслык булып уелып калганы – усал язмышның кадерледән дә кадерлерәк газиз кешем, әнием белән иң кирәк чагында аерылып торырга мәҗбүр итүе. Мин бит ул чакта әле әнкәсе канаты астында булырга тиешле бер нәни кошчык кына. Ике мең биш йөз чакрым, төгәл бер ел, 365 көн һәм төн озынлыгындагы юл аерды безне әнием белән. Әнисез тормыш мине, кечкенә кызны күп нәрсәгә өйрәтте, көтүнең газап, сабырлыкның төбе бик тирән икәнлеген аңлатты, берничә яшькә олыгайтты. Әче миләштән дә әчерәк тормыш чорым бу минем. Әниемне шулкадәр өзелеп сагына идем ки, төннәрен төштә күреп юанам да таңнарын кабаттан әче чынбарлыкка әйләнеп кайтам. Иртән чәйләп алгач, тизрәк мәктәпкә йөгерәм. Юк, мин мәктәпкә генә түгел, сагышлы уйларымнан мөмкин кадәр ераккарак йөгерәм. Парта артында, сыйныфташлар, дуслар белән беразга булса да онытылып торам, монда вакыт та тизрәк үтә. Дәресләр тәмамлангач, мәктәп-өй арасын иртәнге кебек йөгереп узмыйм. Юл өстендәге үзәнлекләрдәге чәчәкләргә күз яшьләремне сибәм, агачларга тәүге моңнарымны, җырларымны тыңлатам: – Зәңгәр күктә очкан кошлар Ыкка китәдер кебек; Алсу йөзем, нечкә билем Сагынып көтәдер кебек... Моңнарыма сарылып тау өсләренә, калкулыкларга менәм дә, күземне йомып, хыял дәрьясына чумам. Менә мин иңнәремә канатлар куям, кошка әверелеп әнием янына – Ык буендагы Сарлыга очам. Әни мин кайтасын сизеп, көтеп(!) йорт тәрәзәсен ачып калдырган, өстәл тутырып мин яраткан ризыкларны пешергән. Мин сиздерми генә тәрәзәдән очып керәм дә, моңланып утырган әниемнең тезенә кунам һәм кабаттан аның кечкенә кызына әвереләм. Әни мине кочагына ала, битләремнән үбә, чәчемнән сыйпый. Ә мин аның матур, озын, йомшак кара толымнарын билемә, муеныма урыйм. Рәхәәәт! Таңга кадәр йоклау юк, сөйләшеп сүзләр, серләшеп серләр бетми. Кояш беренче нурларын сузганда, мин, нәни кошчык, янә күктә. Көтү куарга чыккан әнием миңа күздән югалганчы кул изи. Сау бууул, әниии, мин тагы кайтыыырмыыын, кайтыыырмыыын... Балачагымның иң зур һәм иң матур бу хыялын гомерем буена оныта алмамдыр, мөгаен. Мине бүген, ике бала анасы Зәйнәбне, алты яшьлек кыз (Зәйнәб) хыялындагы бер нәрсә гаҗәпләндерә, аптырашта калдыра: кайткач, нигә кабат очып китәргә инде?! Укуның, мәктәпнең никадәр кирәклеген, мөһимлеген аңлау, үз язмышыңның киләчәге өчен җаваплылык, димәк, миндә шул чакта ук бөреләнгән. Үҗәтлек, тырышлык чынлап та нык булгандыр, күрәсең, берничә айдан русчам яхшы гына китте, икенче чирекне яхшы билгеләргә генә тәмамладым, сыйныфташларым арасында дусларым тагы да күбәйде...


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: