"Менә шундый Зәйнәб инде мин…"

Сарлыма кайттым әле мин

Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, әти килеп мине Сарлыга алып китте. Самолёт белән очсак та, юл бигрәкләр дә ерак, вакыт озак уза тоелды. Тизрәк урам капкасын ачып кереп, ишегалдына мине каршыларга йөгереп чыккан әниемнең чәчемнән сыйпауларыннан эреп китәсе иде... Кайтып җиткәч, әниемнең кочагына чумып, сыенып утыруларым, төш кенә түгел микән бу дип үземне чеметеп карауларым, бергәләп елашканнарыбыз, көлешкәннәребез әле дә хәтеремдә. Мин кайтканчы әти йорт та күтәртеп куйган. Колхоз рәисе эшкә батыр механизаторга җирне дә бик тә гүзәл, матур урыннан – Ык буеннан биргән. Йорт җыйнак кына, гади бер авыл өе булса да, минем өчен аңардан да кадерлерәк, матуррак нигез юк: аның түбәсе астында без бөтенебез бергә! Бергәләшеп мүклисен мүкләп, сылыйсын сылап көзгә кергәнче эшләнәсе эшләрен бетердек. Утын ягын да хәстәрләргә кирәк бит – авыл янында урман юк. Ат белән Ыкны кичеп, Башкортстан ягыннан кыш чыгарлык агач ташыйбыз. Җәйнең җылы көннәре инде артта калган, караңгы да тиз төшә, кире юлга кузгалганчы кояш баткан була. Ә кичен су да салкын. Елга агымының зәһәрлеге бөтен күзәнәкләреңә кадәр үтеп кереп өшетә, бер җебеңне дә калдырмый чылата, юешләтә. Авыр, ләкин барыбер күңелле. Бергәләп печән әзерләүләр, көтү көтүләр, бәрәңге бакчаларында эшләүләр – барысы да нык алҗытсалар да, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирәләр иде. Мин эшкә ярарга тырышам, әни яныннан китмим, ул нәрсә эшли, шуңа тотынган булам...

Таулар иле яки коммунизм утраучыгы

Красногорск Ташкенттан ерак түгел, нибары илле чакрым ераклыкта. Тянь-Шань тауларының көнбатыш өлешендәге Чаткал сыртлары битендә, ике тау елгасы кушылган, диңгез тигезлегеннән 700 метр биеклектәге җирдә төзегәннәр аны. Таулар зур, кызыл төстәге ташлардан тора. Без биредә яшәгән чакта ул – әле яшь, Мәскәү тәэминатындагы шәһәр тибындагы шахтёрлар бистәсе иде. Уран һәм башка табигый хәзинәләргә бай, статусы буенча ябык бу торак пунктны ул чакта «коммунизм утраучыгы» дип йөртәләр иде. Чөнки монда баштан ук, аңа нигез салганда ук, шахтёрлар, илнең төрле почмагыннан килеп төпләнүче кешеләр өчен барлык уңайлыклар тудырганнар. Яши торган халкы күп түгел, бары ун меңнән артыграк. Ләкин, кечкенәлегенә карамастан, зур кинотеатры, бихисап кеше сыйдырышлы Мәдәният йорты, төрле спорт, мәдәният, медицина корылмалары бар. Мәктәпләре генә дә унга якын, дөрес, шул исәпкә сәнгать, музыка белемнәрен бирү юнәлештәгеләрен дә кертеп. Кыскасы, заманына күрә ул бик тә уңайлы, төзек шәһәрчек булган. Бистәне чыгуга ясалган күлдә халык рәхәтләнеп ял итә. Кибетләр саны да монда ул чакта ук аз түгел иде, кешеләрнең товарга кытлык кичергәннәрен, чират торып интеккәннәрен хәтерләмим. Киресенчә, башка җирдә юк әйбер монда һәрчак бар иде. Без Сарлыга, әби янына, Башкортстанга туганнарга кунакка кайтканда күчтәнәчкә нәрсә генә алып кайтмыйбыз. Бистә халкы, әйткәнемчә, нигездә күчмә – шахталарда эшләр өчен, бәхет эзләп килгән кешеләр: руслар, татарлар, немецлар, үзбәкләр. Мәктәпнең икесе генә милли, башкаларында уку рус телендә бара иде. Истәлекләремне бистәнең, аның тирәлегенең искиткеч матур табигатен сурәтләми, тасвирламый дәвам итсәм, туган ягым һәм балачагым мине дөрес аңламаслар, гафу итмәсләр. Красногорск, язганымча, таулар арасында, дөресрәге, таулыкларда урнашкан. Шул кечкенә тауларга, калкулыкларга менә-төшә йөрдем дә инде мин мәктәпкә. Сине һәр урамда, үзәнлекләрдә өрек, персик, гранат, биек чия – черешня агачлары, куаклары каршылый, озатып кала. Безнең якта үсүче агачлар да шактый монда, әлбәттә. Әллә кайлардан сәлам биреп, елмаеп кәефне күтәрүче, бөтен дөньяны, үзәнлекләрне, болыннарны тутырып үсүче, бу якларны искиткеч гүзәллеккә күмүче лалә-кызалак, мәк чәчәкләре исә бай, юмарт табигатьнең үзгә бүләкләре. Тоташ кызылга «буялган» болыннар әле дә күз алдымда, күзләрне камаштыручы, зиһеннәрне чуалдыручы бу күренеш хәтерләрдән мәңге җуелмас, юылмас. Офыкта күкләр белән тоташучы, үзе бер серле галәм – биек, мәгърур, бар дөньяга билгеле Тянь-Шань таулары. Аннан инде Кытай чигенә дә ерак калмый. Очы кырые күренмәгән мамык басуларында кечкенә балалардан алып олы яшьтәге апаларга кадәр зур осталык белән бу якларның ак алтынын – йомшак хәзинәне җыялар. Аны күзәтеп тору үзе бер хозурлык! Хәтер төпкелләремә менә шундый искиткеч гүзәл җир булып уелып калган балачагымның тәүге елларын үз сандыгында саклаучы бистә бу. Студент елларымда, әле ул вакыт совет чоры, Красногорскка барып, балачагым калган урамнарны, болыннарны, күл тирәләрен кабаттан урадым. Хәзер, белүемчә, бистәдә хәлләр шәптән түгел икән, шахта ябылган, кешеләргә эш юк. Кем ничек көн күрә ала инде. Ирләрнең күбесе таулардагы кызыл ташларны кисеп, сатып яши икән – ягъни легальләштерелмәгән шөгыль белән мәшгуль. Бүген анда башлыча үзбәкләр генә яши, башка милләтнекеләр туксанынчы елларда кайсы кая таралышкан, теге әйтемдәге кебек: «Русские – в Рязань, татары – в Казань!»
САЙТЫБЫЗДА ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН БАШКА ӨЗЕКЛӘРНЕ ДӘ УКЫРГА МӨМКИН: http://kazanutlary.ru/?cat=201

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: