Безнең язмыш

Бу истәлекләремне мәрхүм әтиемә һәм мәрхүмә әниемә  багышлыйм

Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар, Күзләрең күреме җиткәнче. Үтелгән гомерне язып бар, Күңелнең карасы беткәнче, Күзләрнең яшьләре кипкәнче...

Гамил Афзал

«Аерылабызмыни, Мәрзия?»

...Әлегә җиңнәребезне сызганып, укуга һәм клиникаларда эшләргә җигелдек. Субординатор вазифасын тырышып үтибез. Көндәлекләр язып барабыз һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелеп баргандай, без тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.

Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк голланка мичле, тимер сәке белән нәни өстәлле, сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.

Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә марҗаны да утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән хуҗабикәгә минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узуыннан курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.

Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал.

Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат. Ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда вә кеше фатирларында бүлмә-почмаклар яллап яшиләр. Бигрәк тә академияләргә, югары курсларга килеп тулганнары. Ә алардан гайре башка югары вә урта уку йорты шәкертләре һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле!

Димәк, тагын ничәнче тапкыр вакытыңны вә өстәмә акчаңны сарыф итәргә кирәк. Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калдылар, чөнки икенче сыйныфтан соң аларны гаиләле тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфыйга да шунда бүлмәләр бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни дүрт йөз сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!

Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында, Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә ялладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тиеп бетә. Анысына чыдар идең дә әле, тик бүлмә кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канэчкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген! Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Бөтен кат-кат ябыштырылган обой аслары аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сибеләләр!

Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары — графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыннары тора. Иң кызыгы — Гамлет сыны. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп карап тора. Бөек В.Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны вә Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрен шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус вә Суворов һәм медицина музейларына да барып кайттык.

Хуҗа — җиткән кызлы тол хатын. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба инде. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә... Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит! Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Ходай күрсәтмәсен! Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала — ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керә. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары вә зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк бит. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?

Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана! Җитешмәүлек эшләтә.

Тузан өермәсендә тирләп эшләгәнгәдер, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, яман, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде... Кала акча сөя. Ләкин кайда нечкә, шунда өзелә бит ул. Авырлы, әкрен хәрәкәтчән Мәрзия сменачы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп бәрдерткән! Һаман да шул этлек галәмәте... Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр! Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның белән генә эш тәмамланса икән! Теге арбаның эчкә орынуы зарарсыз узмый. Таң алдыннан эченнән кан саркый башлый! Бер килсә, килә бит ул. Кара кайгыга батып, Академиянең гинекология клиникасына киттек. Анда исә, өметебезне өзеп, баласын төшерәләр! Бер бәхетсезгә гел бәхет юк. Олы каза, ахыры ни булыр... Безнең, гаепсез-гаеплеләрнең, арабыз киеренкеләнә. Таягының чукмарлы башын язмыш иң әүвәл Мәрзиягә орса, икенче очы миңа да тими калмый. «Бер уңмасаң, гел уңмассың!» — дигән мәкаль исемә төште. «Бусыннан да уңмадым, ахры!» — дип эчемнән сызам инде.

Күңел сүрелеп, Мәрзиядән дә әкренләп күңел кайта башлый. Кинәт кабынып киткән мәхәббәт шуның белән сүнәр микәнни? Бер уйласаң, эчкерсез Мәрзиянең монда ни гаебе бар инде? Ләкин үземне дә гаепли алмыйм. Хискә бирелүчән шул мин. Адәм психикасы бигрәк нечкә һәм үтә катлаулы нәрсә ич. Бигрәк кызганыч, саулык ягыннан хатынымнан уңмадым. Ятим үскән баланың нинди саулыгы булсын ди? Мин аны да, үземне дә жәллим. Үземне бәхетсез дип саныйм. Аһ, барча кешеләр бәхетле булсалар икән! Гөнаһ шомлыгы сыман, берсеннән-берсе килеп чыга бит! Мәрзиядән күңелем кайта башлагач, кайбер гадәтләре дә ошамый башлады. Атасыз-анасыз, тиешле тәрбия алмый үскән кызның, билгеле, кимчелекләрен табарга мөмкин. Бердәнбер кояш хәтле кояшта да таплар бар ич. Аннары кешегә яраклашу да ансат түгел. Мин моны үзем кичереп беләм. Ә Мәрзия исә минем зәвыкларымны да белеп бетермәгән, күнегеп тә өлгермәгән, тәҗрибәсе дә юк. Шулай булгач, арабызның бозылуы табигый инде. Очкыннан янгын кабына. Моның өчен нәни генә сәбәп тә җитә кала. Ә сәбәпләр бар инде. Миңа, максималистка, алар саллы һәм бик җитди булып күренәләр. Килешмәгән гадәтләре гомер азагынача төзәтелмәслек булып тоелалар. Тормыш күрмәгән япь-яшь кызны үзем белән чагыштырып, үз аршыным белән үземә тиңләштереп маташам... Һәрхәлдә, тырышса да, Мәрзия минем кебек була алмый инде. Әлегә мин менә шуны аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Без, ирләр, эгоистлар инде. Мәрзиянең тере җан буларак ни кичерүен исәпкә дә алмыйм!.. «Сукыр булдым микәнни, ничек боларның берсен дә күрмәгәнмен?» — дип, үземне үзем битәрлим. Ихласың кайтып, бизә башласаң, чебен хәтле кимчелек-җитешсезлек тә филгә хәтле күперергә мөмкин ул!..

Югыйсә, миңа белергә кирәк иде: бер адәм дә фәрештә түгел. Берәү дә бөтен яктан камил адәм була алмый, булмый да. Шулай да тырышып карыйсы иде... Ләкин холык дигән үҗәт нәрсә гел үзенекен итә. Аңарга, «тыел», дип артык боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык диярлек. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы (тройничный нерв) үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам инде. Беләм: әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсәләр, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелделәр: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы... Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомер буе миңа ялгышырга язылган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар... Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!

Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына... Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит... Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да бергә гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән эчле ятимә түгел иде.

Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан ашка пешкән дип белеп әйткәннәр шул!.. Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде... Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган. Ул бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» — дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: «И, минем беренче ирем исән булса!» — дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: «И, минем беренче хатыным исән булган булса!» — дип көям. Менә шулай бер ятакта дүртәү булып куябыз!» — диде. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк! Менә хәзер үзем дә Сабир абый халәтенә төштем. Инде бер урында «өчәү» ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер...

Үзен сагына башлагангамы, бер көнне «Гостиный двор» ягына барганда кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. «Менә үземә нутрий якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!» — ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: «Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп, егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?» Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Өнебезгә соңга калыбрак, эш узгач кына киләбез шул.

Үкенү һәм кызгану хисләре укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!

Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керәләр. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый...

Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аякларын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар искеләрнең иңбашларына менеп югарыга (алга) таба омтылалар, дип борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу — гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер... Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул!

Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә... Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бирә. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз, үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч киреләнеп үзенекен кыла бирә! Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үзенә-үзе дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик ул үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, үземә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: «Табиб, башта үзең савык!» — дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгәннәр, әмма «кеше» атлы җан иясенең серләрен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән, Джонатан Свифтның сатирик Лапу «галимнәре» искә төшә. Без теләгәнчә ми серләре ачылмаса да, кешедәй акыллы роботлар уйлап чыгарылсалар да, кешене алар беркайчан да бөтенләй алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл — җансыз нәрсә ул.

Кеше — Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. Йә, Кеше бул инде, дим, була алырмынмы? — дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә. «Көчем җитсә», дигәч, үз-үземә бөтенләй ышанып бетмим, ахры...

Мәрзия савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы «Светлана» фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте — диплом алды, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым... Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.

Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып булмый ул. Бер-береңә баш бирмәгәндә нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.

Бер ятакта «өчәү» ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: «Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!» — дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. «Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!» — диделәр.

Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда, клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. «Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!» — дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташканнар. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар — тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем! Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. «Зыяны тимәс микән?» — дип берничә тапкыр сорады. Әнине операция залына хәтле үзем озаттым һәм операциясе тәмамланганчы ишек төбендә көтеп тордым. Операция уңышлы узды. Әнине мөмкин хәтле тынычландырырга тырыштым. Соңрак үземә дә операция ясадылар. Анысы авыр узды, чөнки бизләр җөйләнеп беткәннәр. Тамагымнан төне буе кан саркыды.

Кан агуы туктамагач, янымдагы тумбочкага бөерсыман стериль тазчыкка эскәк һәм тампон китереп куюларын күргәч, котым очты. Җәрәхәткә тампон салып, эскәк кыстырып куймакчылар икән бит. Авырткан җәрәхәткә! Шүрләвемнән кан тамырлары спазмланып, кан саркуы үзеннән-үзе туктады тагы! Элек тә яралардан каным озаграк агучан иде. Атна буе ризык ашый алмадым. Сыекчаларын гына көчкә-көчкә йота идем. Ярый әле ул-бу булмады. Тамак бигрәк четерекле җир. Юан кан тамырлары вә үтә мөһим нервлар янәшәдә генә!..

Көтмәгәндә тавык шулпасы китереп, Мәрзия бераз күңелне күтәрде тагын. Шул көннән бирле күп кенә вакыйгалар онытылган, ә бусы һаман хәтеремдә әле!

Изгелек онытылмый ул!

ЛОР клиникасында ятканда, акылга сыймаслык зур вакыйга булып алды. Бөтен дөньяны гаҗәпләндереп, дәүләтебез Галәмгә кешене — Ю.Гагаринны очырган! Бу хакта шапырынып бертуктаусыз радио сөйләп тора. Телевидение ду куптарып шатлыклы җыеннарны күрсәтә. Палатада шуның турында гына кызу гәп бара. Халык масаеп дулкынлана. Әйтерсең, үзебезне күк гөмбәзенә очырганнар! Бар икән, диләр, илебезнең куәте һәм маһирлыгы! «Болай булгач, АКШы торып торсын әле!» —диешәләр. Безгә әллә ни булды. Менә шушы мәлдән соң өзлексез Космос шаукымы башланды да инде. Бөтен кычкырып торган проблемалар кинәт... юкка чыкты! Бары тик Космос белән генә башларны әйләндерергә тотындылар. Миллиардлаган сумнарны берөзлексез җилгә очыра тордылар!

Күкрәкләренә Алтын Йолдызлар тагучыларның саны хәттин ашты. Космонавтларны әзерләүче үзәкне «каһарманнар мәктәбе» дия башладылар. Тора-бара Космос белән мавыгып уйнашулар халыкның бәласенә әверелде. Ә без — мәнсез алданучылар моңарга башта белештерми куана идек... Юктан Космос белән шөгыльләнеп һәм бөтен җирнең булдыксыз әрәмтамакларына, хакимият вә дан-шөһрәт сөючеләргә халкыбызның мал-мөлкәтен сарыф итеп, «тәмгысыз-риясыз» ярдәм итә-итә, коры сөяккә калдык та инде. Бу да совпартократларның җинаяте. Әлегә алар сафсаталаналар, тик без аларның кем икәннәрен инде беләбез. Мохит һәм авыл хуҗалыгы җимерелеп бара, халык бөлгәннән бөлә, ә болар, Космос дигән булып һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!

Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман авыртып йотарга комачаулый. Әни: «Минем өчен генә кереп, операцияне юкка эшләттең!» — диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. «Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!» — диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. «Әнә Хәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!» — дип тә өстәде әле.

Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә «чыпчык хокуклы» буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган «кунаклар» комачаулап йөрмәсеннәр иде! Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар иде!..

Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле... Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми...

Сыйныфташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта «рядовойларыбыз» да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр! Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. «Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?» — дип сорагач, — «Җыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! Алар сиңа җыеннарында юк-барлар өчен тел теш тидереп, тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем каезлап тәнкыйтьләрмен!» — ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаларында исә барысы да бертөрле язалар: «Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!» — дип.

Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый!

Хәер, партиялеләр дә моңарчы аны төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар? Ә ул «коммунизм» дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде... Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын...

Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде, ай алды! Борчылуымнан тәмам аптырап киттем. Ни булган соң, берәр бәлагә тарымагандыр бит? Алла сакласын, мондый ыгы-зыгылы зур калада!.. Ни әйтсәң дә, мин аның өчен җаваплы ич. Берничә көн белешеп, хәтта «скорый»ларга шалтыратып йөргәннән соң гына мин аның хуҗа хатын бүлмәсеннән исән-сау чыкканын күрдем. Шунда гына кунып йөри икән бит ул! Ә мин шул тәүлекләрдә ниләр генә уйлап бетермәдем, башым түнде хәтта! Ичмасам, бер сүз дә әйтмәгән! Шушы микәнни аерылуыбыз? Минем җаваплы чорымны да исәпкә алмаган, тапкан вакытын! Хәер, ул югары уку йортының ни икәнен дә белми. Ә академия югары уку йорты гына да түгел, үтә катлаулы нәрсә. Анда вакытны әрәм-шәрәм итәр өчен генә алмыйлар. Кәҗә маена хәтле сыгалар. Җаның-тәнең белән бирелеп укуың һәм хезмәт итүең таләп ителә ич! Андагы фәннәрнең очына хәтле ерып чыгар өчен, җан тынычлыгы һәм баш кирәк. Инде менә шушы тәмсезләнүебез генә җитмәгән икән — фән имтиханнарына тормыш имтиханы өстәлә!..

Икенче мәртәбә бит! Оят та, хурлык та...

Үз кешең белән дә тора алмагач, ни әйтергә?

«Болай булгач, гаеп Мәрзиядә генә түгел, үзем яраксыз, киребеткән бәндә, ахры!» — дип, әрнеп уйлап куйдым. Мондый ямьсез хәлне һич яшереп булмый. Туганнарыма, дус-ишләремә һәм командованиегә ничек аңлатырга? Ятлар исә, авызларын ерып, кеше керендә таплар эзләп актарынырга әзер. Беләм ич, сәбәпсез тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Мәрзия, аптырагач, «яхшы» кешеләр өйрәтүенчә, академиянең парткомиссия рәисе полковник Төхфәтуллинга мөрәҗәгать иткән. Болай, икебезгә генә кагылышлы серләребезне әллә кемгә ачып-зарланып, тормышыбызны тагы да катлауландырмаска иде. Партия гаилә хәлләренә кысылса да, аларны төзәткәне юк әле. Чөнки мәхәббәт һәм гаилә тормышы партия кодрәтенә буйсынмый алар!..

Төхфәтуллин сыйныф начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакырта. Бу «җылы» урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле, базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный, кызып миңа җикерә. Татарча түгел, урысча инде. «Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!» — ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: «Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!» — дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер «җаваплы» эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы «галочкасын» сызып куйды инде. «Болай булгач, инде миңа юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!» — дип уйлыйм, парткомның кара дермантин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге «запаркасы»... Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан «партия әгъзасы булырга телим» дигән күк, алар академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә карашымны тагы бер ташлап: «Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!» — дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште. Тагы ачуым купты. Шуннан соң шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхфәтуллинның «өшкерүеннән» соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.

Инде күңелсез хәл турында атама-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: «Мәрзия белән аерылабыз бугай!» — дип өйгә хат яздым.

Бу хәбәрне алуга, минем халәтемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыга. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: «Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!» — дигәндер... «Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!» — дип уйлаганнардыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә! Күңелләре сизгән, белеп килгән икән! Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. «Менә әниең борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш дигәч, тагын килдем!» — ди ул акланган кебек. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, авырлыгы тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. «Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач, булмый икән!» — дип зарланды әти. «Ярар, хаҗәтебез беткәндер!» — дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.

Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсихәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:

— Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! — диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча «әти» дип ягымлы итеп эндәшә иде... Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә: кызыксыну хисе сүрелә башлаган... Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы? — Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! — диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга бер килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр...

Әти белән вокзалда хушлашканда ул:

— Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, — диде. — Моннан да авыррак сынаулар була ул, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә, картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!

— Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! — дим.

— Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә! Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын» — дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде. Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: «Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!» — дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп, кайтып китте. Тагын да исән-сау күрешергә насыйп булса иде!..

Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда кара җиргә кереп ятмассың ич!

Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар елыйлар инде. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренмиләр. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач... Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм. Үзенең сөйдереп яраклаша алмавын җиде ят Төхфәтуллин гына булдыра алмас! Анда барганчы уйлыйсы иде!..

Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык! Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан — медицина генералы Павловский. Гаять тә усал нәмәстә!

Байтак тыңлаучыларыбыз имтиханнарга әзерләнер өчен Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе генә! Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне җыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарын атна саен берсен тотасы:

  1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта «кандидатлык минимумына» да керәләр!
  1. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.
  2. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.
  3. Йогышлы чирләр вә эпидемиология.
  4. ОТМС (Организация и тактика мед.службы).

Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт, бу юлы да җиренә җиткерермен!

Имтиханнарның теория якларыннан тыш, бүтән җитди яклары да бар. Билет вә өстәмә сорауларына җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк!

Хәстәрләнә торгач, «кыямәт» көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. «Газраилләр» янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен, әйткәнемчә, ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Бигрәк кырыс зат. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы, берсеннән гайре, гел «бишле»гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә. Бу инде бөер өсте бизләренең йончыгу галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г.Сельеның «стресс» дигәне.

 

Əнәс ХƏСƏН.

Кырым

 
Хикәя "КУ" журналының 4нче (апрель, 2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: