Тирән яшеренгән сер (хикәянең дәвамы)

- Озакламый авылга Совет солдатлары килеп керә. Бу турыда ишеткән Зинаида командирга дөресен сөйләп бирә. Галимне госпитальгә озаталар. Ләкин ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгерә. Очкын гына булмый шул ул, дөрләп янган ут була – ярты гасырдан соң сезне эзләп йөрүнең дә сәбәбе нәкъ шул.

Бу мәгънәле сүзләрне Камил әфәнде шундый итеп әйтте, Суфия ханымның йөрәге чак өзелеп төшмәде. Бу мәхәббәт тарихының үзенә тоташканын ачык чамаласа да, әлегә күп нәрсә - томан эчендә. 43-нче елны булган хәл белән ул туган 52нче ел арасында нинди уртаклык булсын?

Суфия ханымның уйларын ачык чамалагандай, Камил әфәнде сөйләвен ашыгып дәвам итте:

- Сугыш беткәч, 8 елдан соң алар... шифаханәдә очраша. Зинаида авылыннан чыгып киткән, шәфкать туташлары әзерли торган курслар тәмамлап, шунда эшкә урнаша. Инде 30га якынлашып килсә дә, матурлыгы һич җуелмаган кызны ял итүчеләр дә, ир-ат табиблар да игътибардан һич ычкындырмый. Тик ни гаҗәп: үз насыйбы килеп чыкмагач, ул берәүне дә күрми, ишетми.

Менә бүген дә ул көндәгечә эшенә ашыкты. Шифаханә биләмәсе скәмьяләренең берсендә утырган берәүгә игътибары юнәлде. Тукта, бигрәк таныш сыман түгелме? Таныш кына да түгел, дөньяда иң кадерле, мәңгегә хәтеренә уелган кешесе - татар егете Галим ич! Озак вакыт икесе дә, кабат очраштырган язмышка ышанмый, бер-берләренә текәлеп тордылар. Шул мизгелдә ике йөрәк бергә типте диярсең! Кайчандыр кабынган мәхәббәт очкыны тагын дөрләп кабынды. Ләкин саналган көннәр сизелми дә үтеп китте. Киләсе елда очрашырга сүз куештылар! Күпме тапкыр кабатланды икән мондый очрашулар? Нәни генә кызчыклары тугач, тагы да ныгыды аралары. Тик бергә булу гына мөмкин түгел иде шул... Башкортстанда Галимне гаиләсе, тагы 3 кызы ялдан кайтканын өзелеп көтә. Очрашулар дәвам итте... Соңгы баруында көтмәде аны Зинаидасы. Кичтән каты авырып киткән дә, иртән тора алмаган. Ярый әле кызчыгы елаган тавышны ишетеп, күршеләре милиция чакырта. Ә хатын инде җан биргән була. Киләсе елны Галим барганда кызчыкны балалар йортына урнаштырган булалар инде. Көчкә генә, хәрби комиссариат аша баланы үзенә алып, туган ягына юнәлә ир...

Шушы урында Камил әфәнде кисәк кенә туктап калды. “Башкасын инде үзегез тикшереп белә аласыз”, - ди иде аның күз карашы. Суфия ханым аны сүзсез дә аңлады. Ләкин кемнән белешергә соң? Бу турыда башка туганнардан сорап булмый. Иң олы апасы да бит берни хәтерләми. “Үзем хәл итәселәр дә күп икән”, - дип уйлады ул. Ә Камил әфәнде белән элемтәдә торырга, яңа мәгълүматлар эзләргә сүз куештылар. Аны озаткач, Суфия ханым тынычлыгын тәмам җуйды. “Бераз хәл алганнан соң, яңадан эшкә тотынырмын,” – дип уйласа да, булдыра алмады. Кая ул! Алты дистәлек гомерең узып киткәч, үзең турында шундый гыйбрәтле тарих ишет әле...

Икенче көнне үк дәү әниләре яшәгән авылга - әткәсенең исән калган бердәнбер бертуган сеңлесе янына юл алды. Ләкин бу турыда кинәт сорап, сиксән яшен тутырган түткәсенең котын алудан курыкты. Кич кенә сүз башлады.

- Зәбирә апа, син безгә еш бара идеңме ул? Мин туган чакларны яхшы хәтерлисеңме?

- И сеңлем, авыр сорау бирдең. Вәсимә җиңгәм белән минем әткәй сүзгә килгән чорда тудың син. Күп кенә еллар сезне дә безгә җибәрмәделәр, без дә сезгә бара алмадык. Еллар үткәч кенә үпкәләр онытылды бугай. Авыл җирендә эш күп, ялгызым булгач, Галим абый авыр чакларда гел килеп ярдәм итә иде, рәхмәт төшкере. Бергәләп кунакка йөрергә вакыт та булмады ахры. Бер-бер артлы туганымның балалары дөньяга килде, һәрберегез тугач, эшне, балаларны, әткәй-әнкәйне ташлап, барып та булмады, - дип сүзен төгәлләде түтәсе.

Ярый әле берни сизмәде ул. Югыйсә, җаны кебек күреп яраткан бердәнбер абыйсы турында мондый хатирәләр аны бик рәнҗетер иде. Безнең татарда читтә балаң булу – гадәттән тыш хәл санала түгелме? Сугыш дигән зәхмәт язмышларны пыран-заран китереп, үзгәртеп, яңадан язып бетсә дә!

Суфиянең күңеле төште. Үзен әллә кайсы чит җирдә туган бала итеп күз алдына китерәсе килмәсә дә, серне тизрәк чишәсе килә иде аның. Әнисе яклап туганнары ерак шәһәрләрдә яшәгәнлектән, алар белән телефон аша сөйләште. Сак кына сүз башлады, сабыр гына тыңлады. Сер берничек чишелергә теләмәде! Берәү дә шикләнерлек сүз катмады, киресенчә, сүз куешкандай, аның балачагында аптырарлык бер вакыйга да тапмады. Шулай исәңгерәп йөргәндә авылдан Зәбирә апасы шалтыратты.

- Сеңлем, гел уйлап йөрим. Бик борчулы күрендең. Абый турында берәр сәер нәрсә белдеңме әллә? – дип сорыйсы итте ул.

- Зәбирә апакаем, шулайрак шул, берәр шигең булса, әйтми калма, мин берни белә алмыйм әле. Безнең гаилә тарихын яхшы белгән берәр кешене белмисеңме? – дип сорады борчылудан гаҗиз була башлаган Суфия.

- Бар бит, сеңлем, андый кеше. Авылыгызда Кәшифә Моратова дигән карчык исән булырга тиеш, ул ара-тирә сезгә килеп йөри иде. Вак-төяк эшләрегезне эшләшеп, тамак ялына йөрде ул. Әнкәңнең ерак кардәше дип беләм аны. Эзләп кара.

Икенче көнне авыл Советы аша тапты ул әбине. Кызында яши, нык кына күренә. Үзен күргәч, “Хәтере генә чуалып бетмәгән булса ярар иде!” – дип теләде. Бәхетенә каршы, Кәшифә карчык үз аңында, ушында булып чыкты. Суфиянең ачыктан-ачык сорауларына ул курыкмый-яшерми җавап бирде. Серне Кәшифә карчык бөтенләе белән ачып салды.

- Галим абыйның ерактан бер яшьләр чамасындагы кызчык ияртеп кайтуын мин үз күзем белән күрдем. Шундый нәни бала белән ничек поездда кайткандыр? Вәсимә шуңа да мине ул көннәрдә өйләренә якын китермәде. Мин моны бөтен күңелем белән аңласам да, беркемгә сөйләмәдем. Бераздан ул үзе мине эзләп килде. “Кәшифә, чордаш, берни төпченмә, күп күрмә, ишетмә. Балаларны үстерешергә ярдәм ит, буш итмәм үзеңне”, - диде. Беркем үзләре турында гайбәт сөйләмәгәнне аңлагач, минем белән серен бүлеште. Иң курыкканы шул булган атаңның: кайткач, Вәсимәсенә ни дияр соң. “Таптым”, дияргә - кеше баласы көчек түгел лә! Дөресен сөйләп бирергә туры килгән аңа. Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: “Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык”. Башка төпченүче булмады. Хәер, сугыштан соңгы чорларда кинәт кенә вафат булган кардәшләренең сабыйларын үстерү – гадәти хәл иде. Моңа берәү дә аптырамагандыр.

...Суфия боларны шаккатып тыңлады. Ышанып та бетмәде, бала чагындагы кайбер сәер тоелган нәрсәләрне уйлап, җавап тапкан сыман тойды.

Ә Камил Сафин әфәнде аша соңгы сүзне көткән Белоруссия кешесе (ул Зинаиданың бертуган абыйсының улы) белән Суфия ханым телефоннан сөйләште. Рус телендә җиңел аралаша булып чыкты. Свирид исемле икән. Әтисе Наум исемле, ул исән, аңа 94 яшь. Свирид әфәнде үзенең Россиягә килергә теләген белдерде. Ләкин Суфия ханым катгый тавыш белән: “Әгәр минем якыннарымның серне чишәселәре килмәгән икән, минем тикшеренүләрем аларның рухын кимсетәчәк. Бар да ничек булган, шулай калсын”, - дип җавап бирде.

Чынлап та, соңгы сулышларына кадәр серне Суфияга булса да чишмәгән икән әти-әнисе, димәк, шулай тиеш, дип тапканнар. Ярый, тыныч йокласын сөеклеләре...

Тәмам.

Әлфия Шәйхлисламова, Башкортстан, Туймазы районы, Кандра авылы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: