Алман мордары (бәянның дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Адольф тыны чыгарылган куыкка охшап калган иде. Унбиш яшьлек үсмер

егет, димәссең, җилкәләре салынып төшкән, йөрүе дә атлар-атламас кына,

әйтерсең лә, зәгыйфь бер карт адәм. Чыраена да карарлык түгел, саргаеп

каткан. Күзләре генә, ниндидер дуамал курку катыш шөбһәлек шаукымы эчендә

тозакка эләккән әрлән сыман, үз орбитасында бәргәләнә иде.

Чынында ул үзен кулга алуларын көтә иде. Тик, советлардан аермалы

буларак, янкилар нигәдер ашыкмыйлар, автоматларын аркаларына асканнар

да, хәрабәле Берлин урамнарын таптап-изеп йөриләр.

Берлинга Америка кул астындагы союздаш илләр һәм Россия хуҗа.

Алманның кояшы сүнде. 8нче май көнне Германия җиңелүен танып,

капитуляция договорына имза салды. Һитлер үзе казыган базга мәтәлде, немец

халкының ышанычын акламады, ярык тагарак алдында калдырып, дөньядан

китеп барды.

Адольфның әтисе Мартин Борман да эзсез-хәбәрсез, мөгаен, тотып

япканнардыр. Әнисе белән сеңлесе ниндидер авылда качып яталар булса кирәк,

шундыйрак сүз ишеттерделәр.

Хәзер аның ЗАГСтан кайтып килүе. Ни гаҗәп, шәһәр дошман кулында, ә

ЗАГС эшли. Бу инде немец төгәллеге.

– Мин Адольф исеменнән баш тартам, – диде ул, – шуны рәсмиләштерергә

килдем.

– Гариза языгыз, – диде хезмәткәр калын күзлеге аша текәлеп, – менә ручка.

– Минем үземнеке бар.

– Гариза кара төстәге кара белән язылган очракта гына кабул ителә, – диде

хезмәткәр, – пошлина да түләргә кирәк булачак.

Бу шартлар да үтәлде.

Ул хәзер Мартин Борман. Яңа паспортка шулай теркәлде.

Ниндидер сәер көч аны чиркәү янына тартып китерде. Пастор да, гүя көтеп

кенә торган, ишекне киереп ачып каршы алды.

– Рәхим ит, лютеран кавемем, хәзер немецларның бөтен юанычы Аллаһыга

табыну, – диде, чал сакалын сыпыргалый-сыпыргалый. – Нишләмәк кирәк,

алгарышыбызны тәүбәдән башларга мәҗбүрбез, чөнки гөнаһларыбыз хәттин

ашкан.

Дөрестән дә, Мартин чиркәүдә үзенә таяныч тапты, җитди рәвештә дин

тәгълиматын өйрәнә башлады. Шулай да, аның дине үз мәнфәгатьләрен генә

күздә тотучы шәхси дин иде. Гыйбадәтләр дулкынында ул үз эченә бикләнде,

йомырка сарысы хәленә калып, дөнья мәшәкатьләреннән тәмам читләште.

Тик ил өстенә төшкән кара афәт сөременнән тәвә кошы кебек башыңны комга

чумдырып кына котылып буламы соң?

Көннәрдән бер көнне чиркәүгә озын торыклы, аксыл йөзле, кисек кашлы,

чәче коела башлаган бер кеше килеп керде. Шәүлә дә – шәүлә, ул да – шәүлә,

яныңнан китүгә онытыла торган төссез кемсә.

Мартинның карашы да аның өслегендә тукталып тормады, йөгереп кенә

узды, чөнки чиркәү – ул җыен гарип-гораба, тормышта таянычларын югалткан

мескен вә бәхетсез бәндәләрнең, Ходай акыл өләшкәндә, читтә калган исәр

затларның сыену урыны. Алар монда шактыйга җыела.

Ул аның килеш-килбәтен дә үзе сүз кушкач кына абайлап алды.

– Мин элекке вермахт солдаты Курт Мейер буламын, – дип тәкъдим итте

керүче үзен, – сезнең ярдәм кирәк, яклауга мохтаҗмын.

Мартин: «Үзем дә сезнең хәлдә», – дияргә авызын ачкан иде дә, тегенең

шакаюлы әфә карашы әлеге ниятеннән көчлерәк булып чыкты. Һәм ошбу караш

тора-бара аның язмыш карашына әверелде. Ә хәзерендә:

– Сәбәбе нинди, шәрехләгез! – дип әйтергә мәҗбүр булды.

– Польшадагы Варшава восстаниесе вакытында безгә бункерларны

дошманнан чистарту бурычы йөкләнде, – дип сөйләп китте Курт. – Шунда

сыену урыныннан биш-алты яшьләр тирәсендәге бер кыз бала атылып чыкты.

Тик ерак китә алмады, абынып егылды.

– Штыгың белән чәнче, нәрсә катып калдың, – дип акырды ефрейтор. – Һәм

мин әмерне үтәдем.

Ул баланың коңгырт-кара күзләрендәге ялварулы карашы әле дә күз

алдымда. Көне-төне тынгы бирми. Яшәвем яшәү түгел, өйләнмәдем дә, чөнки

балаларга күтәрелеп тә карый алмыйм. Бу явызлыгымны Ходай кичермәстер,

мөгаен, ярдәм итегез...

Мартин солдатны юатырдай сүз әйтә алмады. Ә атна узгач, Куртның үле

гәүдәсен ул асылынган агач ботагыннан кисеп төшерделәр.

Солдатның фаҗигасе Мартинга авыр тәэсир итте, әмма бу немец халкы үзе

сайлаган язмыш иде. Фюрер булып фюрер да үзенә кул салган. Әтисе өлкән

Борман да ут булды да су булды.

Беркөнне Курт аның төшенә керде. Ниндидер шыксыз болытлы көн. Күктә

сөңге башлы очлы болытлар йөзә, җир җебешкәктәй сазланган, гүя боламык,

аяк атлармын, димә. Алар ашъяулык кадәрле генә таш өстендә басып торалар.

– Менә бу алман халкының хак язмышы инде, – диде ул нигәдер хихылдап,

– һәр күсе үз койрыгын үзе сөйри, без дә кылган гамәлләребезгә бәрабәр җәза

алырга тиеш...

– Бар халык турында сөйләү урынсыз, – дип бүлде аны Мартин, – мин,

шәхсән, сугышта катнашмадым...

– Ха-ха, ә атаң, наци-№2?

– Атам Борман партбосс...

– Ха-ха, канлы куллы партбосс, – дип бүлде аны үз чиратында Курт, – атаң

җинаяте – синең дә җинаять!

Мартин тирләп-пешеп, шушы урында уянып китте. Аннан әле ярый төш

кенә дип, тынычланып, дога укыды да, янә йокыга талды.

Әлеге төш очраклы гына кермәгән иде, күрәсең. Чөнки шуннан соң күп

тә үтми, аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен

концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде.

Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә

алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган

биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр.

Немецларга гына хас төгәллек белән, тип-тигез итеп, җентекләп, тәртипләп...

Зурлар аерым, балалар аерым...

Йа Ходай!

Аңлатмасы да бар. Анда: «Түбән раса» дип мөһер сугылган бу әсирләр

партгеноссе Мартин Борман фәрманы нигезендә һәм үзенең күзәтчелеге белән

яндырылды», диелгән.

Ошбу мәгълүматтан Мартинның йөрәге козгын томшыгына эләккән кошчыкныкы

сыман санаусыз тәртиптә өзгәләнеп алды да аяк табанына төшеп чатнады. Шул

халәттә мәрткә киткән кебек каккан баганадай кымшанмыйча да төн чыкты.

Кешелеге калмаган Мартинны күргәч, пастор да куркуга төште.

– Бер-бер зур кайгыга юлыктыңмы әллә? – дип, кулларыннан тотып алды.

– Уртаклаш кайгыңны, җиңелрәк булыр.

Ир көченнән килгәнчә хәлен аңлатты. Сүзен: «Мин монда яши алмыйм,

монда миңа бик авыр, киңәш бирегез», – дип төгәлләде.

– Ходайның рәхмәте киң, юлы да табылырга тора, – диде пастор. – Африкага

миссионерлар җыю бара, бәлкем, сиңа да тәвәккәлләргәдер?

Өч айдан Мартин Конго дигән экзотик ил җиренә аяк басты. Биниһая зур

Африка юрганы картасында Конго дип исемләнгән бу ил кечкенә генә бер

ямаулыкны хәтерләтә иде. Халкы нибары миллион ярым чамасы кеше тәшкил

итә, әлеге кыйтга өчен бик аз, әлбәттә. Әмма урыны, табигате, байлыгы –

искиткеч. Аңлашыладыр, теш кайраучылары да шул байлыкка тиң булган. Алай

да, французлар алданрак җитешкән. Шуңа күрә Мартин ана теле дәрәҗәсендә

белгән француз теле – монда дәүләт һәм дә аралашу теле дә иде.

Дин касәфәтендә исә вазгыять катлаулырак икән. Халкының күбесе

җирле гореф-гадәтләр нигезендә яшәүне өстен күрә. Динне күнегелгән рухи

кыйммәтләрдән тыелу, үз-үзеңә тышау салу ысулы рәвешендә кабул итәләр.

Шуңа күрә дин камыты кияргә атлыгып тормыйлар. Бу җөмләдән Мартинның

хәле кулайрак иде. Ник дисәң, ул – протестант. Католиклар, православлар

белән чагыштырганда, протестантизм күпкә либералрак. Ул катлаулы чиркәү

иерархиясен танымый. Шулай ук дин әһелләрен никахтан тыю да юк.

Тылсымлы йола – фәкать чукыну гына.

Мартин Африка кояшына гына авырлык белән ияләште. Ул туган Алман

илендә кояш – романтик символ. Игелеклелек, мөкатдәс биеклек, эчкерсез

мәрхәмәтлелек билгесе. Ә Африка кояшы – иләмсез казалы вә котсыз һәм дә

искиткеч мәрхәмәтсез җисем.

Тәүге сәфәрендә үк бу җисем үзенең тәмуг кисәве икәнен күрсәтте.

Ихтималдан ихтираз халәтендә эссе сугып, аңын югалтты.

Күпме яткандыр, монысы мәгълүм түгел, айнып киткәндә, аңа таш

җамыяктай түгәрәк, корым шүреседәй чем-кара ике күз төбәлгән иде.

– Кай җиреңә аттылар? – дип сорады күз иясе саф француз телендә. Ул сигез-тугыз яшьләрдәге туптай тыгыз гәүдәле, табак битле, шома иренле негр малае иде.

– Башым...

– Башыңда җәрәхәт юк, – диде малай аны җентекле карашы аша үткәреп,

– каны күренми.

– Авырта, косасы килә...

– Акчаң бармы? – дип малай сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде.

– Бар...

– Алайса, әйдә, киттек, безнең маман фельдшер, – диде. – Яралылар аңа

килеп тезләнә. Мин үзем Мугаба булам, синең исемең ничек?

– Мартин.

Мартин шулай да әлеге халәтеннән риза иде. Шөкер, Ходай минем

мөрәҗәгатемне ишетте, менә тәүге сынавын да ирештерде дип, күңеленнән

догага оеды. Африкага ул Тәңренең сынаулары аша әтисенең гөнаһларын

ярлыкау өчен килде бит.

Конгоны да шушы мәсләктән сайлады. Бу илдә менә ничәнче ел инде

гражданнар сугышы бара иде, сыналуларга мәйдан киң.

Мугаба аны өйләренә алып кайтты. Тик әнисе якты чырай күрсәтмәде.

– Йомби кайтты, вакытым юк, – диде.

– Аның кесәсе калын, европеец...

– Кем ул калын кесәле европеец?

Ишек уемында алып гәүдәле, нык бәдәнле, типсә, тимер өзәрдәй баһадир

негр күренде.

– Аның исеме Мартин, – диде малай. – Башы авырта.

– Миссионер, димәк ки?

– Әйе, миссионер, – диде Мартин. – Кояш сукты, хәлем начар...

Баһадир аның зарын колак очыннан гына үткәреп җибәрде, игътибарга алмады.

– Менә нәрсә, миссионер, – дип якасыннан тотып, үзенә таба тартып китерде

дә хәмер исе аңкыган тынын өрде. – Мин командир Йомби буламын, ферштейн?

Без сатлык җан Нгуабиның марксистик революциясен кире кагабыз. Шуңа күрә

үзен дөмектердек тә. Тиздән, бик тиздән хакимиятен дә туздырып ташлаячакбыз.

Безгә алданган халыкны үз ягыбызга аудару кирәк. Менә бу эштә миссионерларга

да өмет тотабыз. Чөнки бер Аллалы дин халыкны берләштерү, аны дәүләт

кысаларына тарту максатында сыналган алым, үтемле гамәл.

Командир ат башыдай алагаем зур йодрыгын Мартинның борын төбенә

китереп терәде.

– Тик шуны колагыңа киртлә, вәгазьләрен без кушканча алып барган

миссионерлар гына исән калачак. Ферштейн?

– Ферштейн.

– Алайса, әйдә, уз, кунак булырсың.

– Рәхмәт, командор, сезнең үз юлыгыз, минем үз юлым, рөхсәт итсәгез,

китәр идем, – дип, Мартин тизрәк бу йорттан таю ягын карады. – Башым да

рәтләнеп килә...

– Ихтыярың, тик мин әйткәнне генә исеңнән чыгарма, безнең куллар озын,

бик озын!

Хак, баш күтәрүчеләрнең куллары озын иде.

Шулай бервакыт хәтта үзләренә теләктәш миссионерларны да кулга алдылар.

Аякларына тышау салдылар да эштән чыгарганчы тукмый-тукмый ундүрт

чакрымдагы җыелу урынына бездәй очлы вак таш өстеннән ялантәпи кудылар.

Сүгенү, кычкырыш-бакырыш, ахылдау, ялвару, күз яшьләре...

Бәгъзеләр бу газапларга чыдый алмыйча тузан эчендә аунап калды.

Мартин да егылыр хәлгә җитте. Җәза менә кайда сагалап торган икән аны. Ул

күңеленнән туктаусыз догада иде.

– Ходаем, мин синең тугрылыклы вә эчкерсез холыклы колың, атамның

кылган гөнаһлары өчен саф һәм пакь җанымны ал...

Ходай Мартинның җанын кабул итмәде, иртәрәк иде әле, күрәсең. Нәкъ

шушы вакытта саф каршына үзенең отряды белән командор Йомби килеп басты.

– Миссионерларның гаебе юк, араларындагы бер провокатор агент

өсләреннән торган, – диде, – ул сатлык җанны без тотып алдык, хәзер

барыгызның да күз алдында җәзасын да күрер.

Әлеге коткы таратучы яшерен агентны читкә тибеп чыгардылар да маңгаена

пуля чәпеделәр.

Исәннәр исән калды.

***

Бу хәлләрдән соң бик күп сулар акты, бик күп җилләр исте, бик күп

фаҗигаләр булып узды. Тик инсаният кенә үткәннәрдән сабак алырга

ашыкмый, галәм белән чагыштырганда, тузан бөртеге кадәр генә Җир дигән

илаһи йортыбызда әле һаман туплар шартлый, гомерләр өзелә.

Ә дөньяны Ходай шулай яраткан ки, ул бернинди хәвеф-хәтәрләргә карамый,

яшәвен дәвам итә, аны Раббәнәбездән гайре туктап алырдай көч юк.

Сәнәи милади ел хисабы белән исәпләгәндә, менә тарих ике мең дә унөченче

ел сәгате дә сукты. Ошбу бәяныбызның әһле каһарманнары, шөкер, сиксән

өчне ваклап, әле дә көн күреп киләләр. Айназар да, Мартин да. Тиздән, мөгаен,

очрашырлар да. Чөнки язмыш җиле Айназар мөгаллимне очыртып кына Алман

иленә, Хердекке шәһәренә китереп төшерде. Әлеге шәһәрдә аның Айдар атлы

оныгы яши. Ул тумыштан йөрәк хасталы иде. Буй җиткергәндә, хәле бик

авырлашты, операция зарурлыгы туды. Андый операцияне исә Германиядә

генә ясыйлар иде. Көч-хәл белән акча җыеп, Айдарны Германиягә озаттылар.

Шул китүдән ул инде әйләнеп кайтмады. Шунда медицина институтында

укыды. Хәзер үзе танылган кардиолог.

Бабасын ул: «Күреп тә китәрсең, дәваланырсың да», – дип, күптәннән чакыра иде.

Айназарның исә Германиягә күңеле ятмый. Бу юлы, ниһаять, уртак тел таптылар.

Хердекке зур түгел, әмма бик күркәм, яшеллеккә чумып утыра. Диварлары

да төзек, уңайлы, матур. Айдар клиникасы урнашкан бина да игътибарны

җәлеп итеп тора. Нәфис шәфталу төсенә буялган. Балконы тәүге кардай ап-ак.

Читтән караганда, ул җилкәнле корабны хәтерләтә иде, менә җил кузгалыр да

йөзеп китәр төсле.

Хәлбуки, 1945 елда Англия самолётлары шәһәргә өч көн буе бомба койган.

Тернәкләнгәннәр.

Германиядә татарлар да күп яши икән. Муса Җәлил исемендәге Татар милли

үзәген оештырганнар. Айдар әлеге Үзәкнең җитәкчесе вазифасын да алып бара.

– Күптән түгел генә Казаннан килгән яшь галим, тарихчы Искәндәр Аяз улы

белән очрашу кичәсе уздырдык, – диде. – Бик мәгънәле, эчкерсез очрашу булды.

– Чакырдыгызмы, үзе килдеме? – дип кызыксынды Айназар.

– Искәндәр әфәнде монда киң күләмле гыйльми эшләр алып бара. Ул

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән татар солдатларының

яшәү рәвешен өйрәнә.

– Әсир әсир инде, – дип кулын селтәде Айназар. – Аларда нинди рәвеш

булсын?

– Алай кистереп әйтмә, мөгаллим, – диде Айдар. – Алар тулы иректә яшәгән,

үзләренең театры булган, газет-журналлар чыгарганнар, гаилә дә корганнар.

Немецлар миһербанлы халык.

– Немецның миһербанлыгы сугыш инде аның, айть-два!

Айдарның фикерен тәфсилләбрәк аңлатасы килде, күрәсең, сөйләп китте:

– Сугыш-орышларны, бабакай, сәясәтчеләр башлый, – диде. – Син әйткән

айть-двалар фәрман гына үти. Гомумән, сәясәт – бөек алман философы

Иммануил Кант билгеләп үткәнчә – кешелек уйлап тапкан иң шакшы, иң сатлык

гамәл ул. Билгеле, бу гаделсезлекләрдә халыкның да гаебе бар. Күпләр сарык

бәрәннәре мисалында алны-артны уйламыйча шуларга иярәләр, шулар сүзен

сөйлиләр. Аңга киләләр, анысы хак, ләкин бу акыл бик соңлап килә. Немецлар

хәзер менә шул халәттә. Безнең үзебезнең дә хәлләр ташка үлчим. Сталинны,

әнә, Һитлер белән тәңгәл куя башладылар...

– Болар чәйнәлгән хакыйкать инде, оныккай, – дип бүлдерде аны бабасы.

– мине бөтенләй башка нәрсә борчый. Хәтереңдәдер, без синең белән мин

килүгә үк Кормашлар, Җәлилләр, Алишлар эзеннән аларның гомере өзелгән

Плетцензее төрмәсенә барырга сүз куешкан идек...

– Хәтеремдә, хәтеремдә, – дип, бабасының сүз арасына керде Айдар. – Тик

аңа кадәр анализлар ясап, кирәге чыкса, дәваланып та алырга кирәк булыр,

дигән фикердә торам.

– Мин риза, – диде Айназар. – Шулай кулайрак булыр, мөгаен.

 – Клиникада сине бер сюрприз да көтә, – дип дәвам итте Айдар. – Яшьтәшең

алманлы Мартин Борман белән бер палатада булачаксың. Сез икегез дә 1930

елның 22 июнендә дөньяга аваз салган кешеләр.

– Мартин Борман?

– Һитлерның уң кулы рейхсляйтер Борманның улы, кече Мартин.

 

Бәянның ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: