Алман мордары (бәянның ахыры)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

Усал яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас дигәндәй, Айназар бу очрашуны

зур кызыксыну, шул ук вакытта ниндидер дуамал җирәнгеч шом һәм нәфрәт

хисе белән көтте. Немец – фашист. Бу аның канына балачактан сеңеп, артта

калган дистәләгән еллар да, дәүләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барлыкка килгән

глобаль тәрәккый яңалыклар да әллә ни үзгәртә алмаган тотрыклы тойгысы иде.

Борман – ата фашист, әһле хәйләкәр бәндә. Нюренберг халыкара суды аны

үлем җәзасына хөкем иткән иде бит. Дөнья матбугаты Латин Америкасында

яши дип шауласа да, койрыгын барыбер тоттырмады. Улы да шул каннан

оешкан бит инде аның.

Ә үзе җил дә очыртып алып китәрдәй салам торыклы, ябык йөзендә ыргаклы

зур борыны гына эленеп торган килбәтсез дин әһелен күргәч, аптырабрак калды.

Тегесе дә «русиш» бүлмәдәше турында хәбәрдар иде, әлбәттә. Беренче

булып:

– Сдрастфуйте, – дип сәлам бирде.

Күр, урысча да пупалый бу, дип уйлап куйды Айназар, әмма сәламенә

җавап кайтарырга ашыкмады. Паузаны үзенчә шәрехләде булса кирәк: «Йа

снай русиш плуха, – дип акланды тегесе, – франке карошо, а вый как?»

Мартин тутыклы зур зәңгәр күзләре белән бүлмәдәшенә текәлде. Карашы

әсәрүле, сүрән һәм юаш иде.

Бу Айназарның туңын бераз эретеп җибәрде. Институтта француз телен өйрәнгән

иде ул. Шуңа күрә яңа танышы алдында ким-хур түгеллеген күрсәтәсе килеп:

– Бонжур, мсье, – диде.

Мартинның какча ябык чыраенда елмаюга тартым чаткылар күренеп куйды.

Айназарның сугыш еллары хәтере барыбер ташыган сөттәй өскә кабарып

чыкты.

– Безнең авылда сугышка киткән ике йөз утыз кешенең йөз туксаны фронтта

һәлак булды, – диде. – Шәхсән үземнең дә әткәем, аның өч туганы сугыш

кырында ятып калды... фашист...

Ярым-йорты французча-урысча гәп шушы урында өзелде, динамикта

Мартинны процедурага чакырган тавыш яңгырады.

Аның артыннан ук ишек уемында Айдар пәйда булды.

– Фашист пубын чеметеп алырга иде исәп, бүлделәр, – дип зарланды

Айназар. – Канына тоз салам әле мин аның...

Оныгы керфек очлары белән генә көлемсерәп, кунагына күз тегеп торды

да әйтте:

– Бабакай, пасторга кара да, сиңа кара, җир белән күк аермасы бит, ул үз

яшеннән дә картрак күренә, ә синең, тьфү-тьфү, күз тимәсен, битең тавык

йомыркасыдай шоп-шома, чәчләрең дә үз урынында, көмеш төс нәзыйг

күркәмлек, зыялылык кына өсти. Тот та кәләш катына керт, һич тә ким-хур

булмассың.

Мартин исә – үлем эзләп, шул хәлгә төшкән инсан. Алай гынамы, ул Өченче

рейхның Гесс, Геринг, Гиммлер кебек вәхши лидерлары токымнарыннан

аермалы буларак, атасын акламый, киресенчә, ачыктан-ачык фаш итә.

– Ничек?

Айдар бабасын партайгеноссе улының тәрҗемәи хәле белән таныштырды.

Айназар аны зур, якты тәрәзә янына басып тыңлады. Тынып калгач та, сүз

әйтергә ашыкмады, үз уена батып, тышкы якка күз салды.

Анда төтен алкалары сибә-сибә машиналар тыз-быз чаба иде. Урам тулы

халык, йөзләре кояштай балкый, әйтерсең лә, дөнья шатлык-куанычлардан

гына үрелгән. Сугышлар да үтмәгән баштан, миллионлаган кешеләр дә

кырылмаган, ач-ялангач ятимнәр дә булмаган.

Менә мин – шундый үксезләрнең берсе – фашист илбасарларының оясында,

Германиядә кәеф-сафа корып йөрим. Оныгым шушында яши, эшли. Һәм

тормышыннан бик канәгать.

Яу кырында гомерләре өзелгән утызы да тулмаган әткәем Әбелгас,

Әмирҗан, Галимҗан, Әбелхан абыйларым хуплар иде микән бу хәлләрне?

Мөгаен, хупламаслар иде. Чөнки алар – немецлар белән бугазга-бугаз килгән

иң авыр чакта фашист зобанилары кулыннан шәһид киткән гаскәриләр. Моны

гафу итеп була, димени?

Ә ул үзе якыннары хәтеренә хыянәт итмиме соң?

– Йә, нигә авызыңны йомдың? – дип шаярткандай итте оныгы. Ул бабасының

күңелендә нинди тойгы бураннары уйнаганын белми иде, әлбәттә.

– Бик үлем эзли торгач, ни пычагыма сырхауханәдә дәваланып ята соң ул

Мартин дигән поп фәрештәсе? – диде Айназар.

– Мартин дәваланмый, дару эчми, укол кадатмый, физтерапияләргә дә йөрми,

– диде Айдар. – Бердәнбер процедура – массаж. Анысы да форма өчен генә.

– Алай, юкәдә икән чикләвек...

– Шулай, бабакай, – дип, оныгы кулын Айназарның җилкәсенә салды, –

кешеләр генә түгел, дөньясы да бөтенләй башка хәзер, глобальләштерү бара,

дәүләтләр, милләтләр шуңа ярашып, зур үзгәрешләр кичерә. Көн тәртибендә

– толерантлык.

– Толерантлык?!

Айназар ачу белән оныгының кулын читкә этәрде дә йодрыкларын төйнәде.

– Тартар илен: Алтын Урда мәмләкәтен, соңыннан Казан, Әстерхан, Касыйм,

Себер, Кырым ханлыкларын шул син телгә алган толерантлык харап иткән

дә инде. Татар – беркатлы, ышанучан, гадел халык. Ул вакытлы дан белән

мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйламаган,

толерантлык күрсәткән. Башкалар шуннан бик оста файдаланган...

– Бабакай, бу бит...

– Бүлдермә, тыңла! – дип, кулы белән һаваны ярды Айназар, – Сарай,

Кырым, Дәште Кыпчак кануни ханы Олуг Мөхәммәд, Казанны башкала ясап,

аның мөстәкыйльлеген һәм татарлар, һәм фин-угор халыклары, һәм урыслар,

вә дә Ауропа, Азия кыйтгалары таныган дәүләт үзәгенә әверелдергән.

Әлеге дә баягы, модага кергән толерантлык шаукымы белән саташып,

тарихны яңадан язу омтылышлары белән яшәүче бәгъзе кайнар башлар инде

хәзер үк Казан ханлыгының яулануын уңай күренеш дип саный башладылар,

әнәтрәк, прогресс, янәсе.

– Бабакай...

– Үзең башладың, инде тыңлап бетер!

Айназар яңа алгарыш белән дәвам итте.

– Ләкин мөстәкыйль дәүләтен югалтса да, татар милләт буларак барыбер

сакланып калачак. Ул Феникс кошы кебек үз көленнән дә ярала ала торган

халык. Татарның үз-үзен саклау инстинкты – канында. Әле сез үзегез дә, чит

илдә яшәсәгез дә, әнә, ни-нәрсәләр майтарып куандырасыз...

– Болар турында иркенләп гәпләшербез әле, – диде Айдар, – шуны гына

исеңә төшерәм, татар дәүләте дигәндә, аның четерекле яклары да шактый,

әйтик, немецлар Идел-Урал штатын яклаганнар бит...

Айназар туп шикелле тәгәрәп, оныгы өстенә килде.

– Фашист ирегеме?!

– Гаяз Исхакый фашист түгел...

– Тукта, тукта...

– Дөрес, бабакай, – дип кәнәфиеннән кузгалды Айдар, – шушы урында

туктыйбыз, безне процедурныйда көтәләр.

Адәм белән адәм бер түгел инде анысы, дип уйланып ятты Айназар

процедурадан соң, һәркемнең үз тараканы. Хәтта бүлмәдәшенә киңәш бирүдән

дә тартынмады.

– Мсье, – диде белдекле кыяфәттә, – безнең Ислам динендә шулай

ассызыкланган: әгәр бәндә зур гөнаһ кылган икән, үзе тәүбәгә килергә тиеш.

Вафат икән инде, аның дөньялыктагы белеп тә, белмичә дә кылган гөнаһлары

өчен якын кешесе гафу сорарга бурычлы.

– Христиан динендә дә шундый ук кагыйдә, – диде Мартин. – Истигъфартәүбә – фарыз гамәл. Тик моның өчен әүвәл Ходайдан гафу үтенү зарур.

– Хак, ак тәүбә барысыннан да өстен.

– Менә-менә, – дип элеп алды Мартин, – атамның гаебе белән үлемгә дучар

ителгән яһүдләр, урыслар, полякларның рухы өчен мин, фаразан, һәр көнне

гыйбадәткә ойыйм. Беләм, бу гамәл генә аз...

Система куярга дип, шәфкать туташы килеп керде. Бал кашыгына гына

салып йотардай чибәр, кылгандай аксыл-сары чәчле бу чын алман сылуы,

өстәвенә, шук-шаян, авызына саескан төкергән такылдык та иде.

– Господин чакырылмаган кунак, рәхим итеп, урыныгызга ятыгыз, – дип,

Айназар алдында артистларча тез чүгеп алды.

Мартинның чырае сытылды.

– Ай-һай, телегез, туташ, нинди чакырылмаган кунак ул, – дип кызны

битәрләп алды, – хәзер үк гафу үтенегез.

Тегесе иреннәрен турсайтып, җилкәләрен җыерып куйды да әйтте:

– Бу минем җөмлә түгел, мөхтәрәм пастор. Пушкин атлы урыс әдибенең

«Капитан кызы» әсәрендә акка кара белән «чакырылмаган кунак татардан

хәтәррәк» дип куйган эпиграф бар. Аннан болай, мөхтәрәм пастор, шаярмагач

та көлмәгәч, бу дөнья нәмәрсәгә? Шулай бит, фон Айназар?

Айназар шәфкать туташына күз очтан гына карап алды да кылын тартмак

итте.

– Сеңлем, синең Икенче бөтендөнья сугышы сабакларына мөнәсәбәтең

нинди? – дип сорады.

Кызның рәвеше дә, үз-үзен тотышы да үзгәрмәде.

– Карагыз, фон Айназар, көн нинди матур, җылы, якты, кояшлы, – дип күз

атты, – ә сезнең телдә сугыш, сабак, бр-р-р, аларны онытыгыз, зинһар, яшәү

нинди күңелле!

Ул арада Мартинга табиб язуларын керттеләр.

– Машина сезне көтеп тора, – диде администратор. – Киләсе елга да көтеп

калабыз. Хушыгыз.

Мартин тиз-тиз генә җыенды да, бүлмәдәшенең ятагы янына килеп басты.

– Айназар фон Әбелгас, сезнең белән аралашу миңа әйтеп бетергесез

дәрәҗәдә файдалы булды, – диде. – Ни өчен Ходай минем җанымны кабул

итмәгәнен, ниһаять, аңладым. Совет халкыннан гафу үтенми торып, Хак

Тәгалә үз катында мин фәкыйренә урын бирмәячәк. Шуңа күрә миңа ашыгыч

рәвештә Мәскәүгә барып, Кызыл мәйданда догага оерга, атамның гөнаһлары

өчен халык алдында гафу үтенергә, истигъфар-тәүбәгә килергә кирәк.

– Ля лихөб-би Гали – ин биллибогзый Могавия1

, – дип пышылдады

Айназар.

1. Галине яратудан түгел, бәлки, Могавиягә дошманлыктан.

 

***

 Айназар уяну белән тәрәзәгә карады. Әле таң атып кына килә. Җиһан эңгер-меңгер кочагында назлана. Көн матур булырга охшый. Болытлар, әнә, кыйбла

тарафына шуыша. Димәк, явым-төшем көтелми. Яхшыгамы-начаргамы, быел

үктәбер коры килде. Халык әле һаман җәй җылысын тоеп яши.

Шушы галиҗәнап манзарага илаһи азан тавышы килеп ялганды.

– Алла-а-а-һу әкбәр! Алла-а-а-һу әкбәр!

Айназар тәһарәтләнеп, намазга басты. Аннан соң динебез вә мәмләкәтебез

хакын хаклап, 1552 елда шәһид киткән милләттәшләребез рухына озаклап һәм

тәфсилләп, дога кылды.

– Раббым Аллаһ, бу эчкерсез каһарманнарыбызның рухларын рәхмәт

дәрьясына шәфәгать белән хөрмәтлә!..

Бүген Хәтер көне. Ул шунда җыена. «Жигули»ен кичтән үк карап-чистартып

куйган иде инде. Юл шактый ерак, шуңа күрә машинаның ышанычлы булуы

шарт.

Китәргә җыенганда гына, хат ташучы килеп керде.

– Рәхмәт, Айназар абый, синең аркада гына Муса Җәлил дан җырлаган

почтальоннар арасында районда бер мин «Хат ташучы» дигән онытылып

барган исемне аклап йөрим, – дип җорланып алды.

Тимербулат хат ташучы,

Бригадир кыз Фәйрүзә...

Аннан: «Хәзер бит смска җибәреп кенә аралашалар», – дип сөйләнә-сөйләнә

хуҗага зәңгәр тышлы конверт тоттырды.

– Смска дигәннәре – мәгълүмат ул, ә хат – документ, – диде Айназар, –

аерма бик зур.

Әйе, алар оныгы Айдар белән хат алышып яшиләр.

Бу хаты шактый озын иде. Ул иң әүвәл: «Пастор Мартин Борман иртәгә

Россиягә сәфәргә чыгасы төнне ишегалларындагы олы ябалдашлы агач

ботагына асылынып, җан тәслим кылган», – дигән хәбәргә килеп төртелде.

Бу хәбәр шактый уйландырды аны. Моңарчы Мартин аның өчен фашист

көчеге генә иде. Югыйсә бөтен гомерен атасының гөнаһларын ярлыкауга

багышлаган кеше башка, йомшаграк мөнәсәбәткә лаек лабаса. Аннан соң,

пасторның үз-үзенә кул салуы да бик үк ышандырмый. Ник дисәң, бер әңгәмә

вакытында Мартин: «Бәндәгә гомерне Ходай бирә, алуын да ул үзе ала,

инсанның бу вазифага катнашуы зур гөнаһ», – дигән иде.

Тик нишләмәк кирәк, адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Ул да, һич көтмәгәндә,

шушындый гайре табигый хәлгә дучар булды.

Бу ант оруы идеме, атасы кул салган шәһидләр бәддогасы идеме – билгесез.

Ә тарихы болай.

Мартинны гомере буе бала үтерү хәсрәт-фаҗигасен күтәрә алмыйча

асылынып үлгән солдат эзәрлекләде. Йокыга китүгә, каршысына шул солдат

килеп баса. Башта акай күзләрен җәядәй киереп, керфекләрен дә җилпемичә

бик озак сөзеп карап тора. Аннан сөрән сала:

– Кайчан минем үчне кайтарасың?

– Тиздән, – ди Мартин, – тиздән!

– Иисус Христос белән ант ит!

Мартин бу таләпне дә үти. Ләкин нинди үч, аны кемнән кайтарырга – ул

аны белми, тегесе әйтми.

Фаҗига буласы төнне, антыңны бозасың дип, солдат аны буа башлады...

Мартин боргаланды-сыргаланды, бастырылды, саташты. Шулай шактый ара

азапланганнан соң, үзен-үзе белешмичә, күптәннән омтылган бакый дөньяга

аяк басты.

***

Айназар Казанга килеп җиткәндә, кала читендә Хәтер көненә багышланган

митинг башланырга тора иде. Елдагыча шул ук таныш йөзләр, күбесе үзе кебек

пенсия яшендәге өлкәннәр.

Ерак та түгел, төркем-төркем булып, тук йөзле, нык бәдәнле ОМОН

гаскәриләре тезелешкән. Бер катнашучыга – ике-өч гаскәри.

Менә ярым буш мәйданда туксанынчы еллардан ук күңелгә якын таныш

өндәмә яңгырады:

– Азатлык! Азатлык! Азатлык!

27.11.2019.

Тәмам.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: