Алман мордары (бәян)

Айназар – чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы. Немец яу чапкан көнне,

ягъни 1941 елның 22 июнендә аңа нәкъ унбер яшь тулган иде.

Малайның кендек каны тамган Күзкәй авылы Татарстанның иң читендә,

Урал тау итәгендә, ике гүзәл елга – Сөн белән Агыйдел кушылган искиткеч

матур төбәктә урнашкан.

Сугыш башланганга инде айдан артык вакыт үтте, тик монда дары исе

әллә ни сизелми. Ул кайдадыр еракта, бик еракта булса кирәк, андагы хәлләр

турындагы хәбәрләр дә ифрат дәрәҗәдә соңарып килә.

Әтисе Әбелгас та:

– Борчылмагыз, ике-өч айдан урап кайтырмын, дөньяда Кызыл Армиягә

тиң гаскәр юк, – дип, күршегә йомышка кергән кебек кенә чыгып киткән иде.

Ә көннәрдән бер көнне, өй борынча йөреп, ут алуга тәрәзәләрне капларга

боердылар. Дошман самолётлары шуларга карап, бомбага тотарга мөмкин икән.

Менә шунда авыл чын-чынлап пошаманга төште дә инде. Сугыш дигән

каһәрле сүз шушы көннән ныклап телгә керде.

Самолёт дигәннән, бу җәһәттән бер шау-шу да булып алды. Оятына, аны

кузгатып җибәрүче Айназар иде.

Әлеге хәл кырга башак җыярга чыккач булды.

Көзге күркәм көн. Тыныч. Яфрак селкетерлек тә җил исми. Җиһанны гүя

алтынсу төскә манып алганнар, тирә-як гөлт итеп тора. Күк кенә үз дөньясында

хозурлана, көзме-җәйме-язмы – ул һаман зәңгәрлеген җуймый. Бүген ашлырак

та, пакь күренә иде.

Бервакыт бал корты безелдәвенә охшаш гүелдек тавыш ишетелгәндәй

булды. Башта игътибарга алмаганнар иде дә, тора-бара безелдәү көчәеп,

ниндидер хәвефле төсмергә керде.

Айназар шомланып, күккә күтәрелеп карады. Анда исә чиксез зәңгәр галәм

бушлыгы, таяныр урын юк. Ә гүләү көчәйгәннән-көчәя, шуңа бәрабәр шом да арта...

Шунда ул Имәнлек тавы ягында көймә шикеллерәк очлы борынлы бер

җисемне күреп алды. Самавырдай ялтырый үзе, артыннан ак тасма сузылып

кала. Аннан төтендәй таралып, түбәнгә җәелә...

Ул үзен-үзе белештермичә:

– Газ! Га-а-аз! – дип сөрән салды.

Сугыш психозына төренгән балаларга шул җитә калды. Капчык-чиләкләрен

җиргә томырдылар да кычкырыша-кычкырыша, салам эскертенә таба йөгерешә

башладылар.

– Газ! Газ! Газ!

Озын сүзнең кыскасы, бу – яңа төр реактив самолётларның сынау очышлары

икән.

Алай да, Айназарга тел-теш тигезүче булмады, военрук хәтта уяулыгы

өчен мактады да.

Фронт – еракта, ә фаҗигасе авылны инде баштанаяк чорнап алды. Һәр

сулыш сугыш сөреме белән тулышкан. Дөньяда Кызыл Армиягә каршы

торырлык көч юк, ике-өч айдан сугыш тәмамланачак, дип шапырынулар

да онытылды. Немец, әнә, Мәскәү капкасын кага. Кайгы – һәр өйдә. Ул

Айназарларны да уратып узмады.

Әбелгас солдатның үле хәбәре теркәлгән пичәтле конвертны аның үз хаты белән

бергә китерделәр. Айназар өйдә үзе генә иде. Әнисе – эштә, сеңлесе – мәктәптә.

Почтальон улы Шәмси озын-озак юанып тормады, ниндидер кәгазьгә имза

салдырды да ишекне киереп ачып чыгып та китте. Артыннан бөтерелеп калган

бер көлтә салкын һава эченнән: «Пичәтлесенә тимә, әнкәң ачар», – дигән

кисәтүе генә яңгырап калды.

Айназар шуңа күрә анысын кучкарга куеп, моңарчы килеп тора торган

таныш өчпочмак рәвешендәге хатны сүтте.

Гадәти хат. Әлбәттә, элеккечә үк башта сәлам сүзләре тезелешкән. Әбелгас

аларны һәркемгә атап, исемләп яза, кардәш-ыруга, кода-кодагыйларга, күршекүләнгә, таныш-белешләргә, барысына-барысына да өлеш чыгара – ярты авыл. Җор

телле, уен-көлкегә маһир, бик тә аралашучан аның әтисе. Моннан алдагы хатында

кәгазьгә кул сурәтен төшереп җибәрүен сораган иде. Инде шуңа җавап та язган.

«Сөендердең, улым, – дигән, – унбер яшьтә үк өй хуҗасы булгансың лабаса,

маладис, йодрыгың минеке сыңар, түмәрдәй. Борынгылар хак әйткән – атадан

ул туса иге, ата юлын куса иге, биленә садак буса иге; битенә килер оятны үзе

белеп юса иге. Бозауны кышлатырга да әмәлен табарсың, шәт».

Соңгы җөмлә әнисенең, азык чамалы, бозауны сатарга туры килер, ахры,

дигән зарына читләтеп кенә белдергән мөнәсәбәте иде. Янә дә, кар базын иртә

ачмагыз, баллы бәрәңгедән саруым кайный дип тә өстәгән.

Үзенең хәле турында ләм-мим, фәкать җыры гына фронтка ишарәле:

Алмачуар бизәк төшкән

Мәскәү батисларына;

Бирмәбез Совет властен

Герман фашистларына.

Авылда хәбәр җилдән дә тизрәк йөри бит ул. Йөгерә-атлый әнисе дә кайтып

җитте. Калтырана-калтырана пичәтле конвертны ачты да андагы уч төбе чаклы

гына кызгылт кәгазь кисәгенә текәлде.

Шул килеш, каккан казыктай, селкенмичә дә бик озак утырды. Яшьләре

тып-тып кәгазьгә тама, тавышсыз гына, бәгыре белән генә елый, ара-тирә генә

тыны кысылып, үксештереп алгалый иде. Аннан айнып китеп, өннәре качкан

балаларын кочагына кертте дә:

– Җан кисәкләрем, мин сезне ятим итәргә тырышмам, – диде. – Әтиегез...

Ишек уемында Шәмсебәдәр карчык пәйда булды. Ул шулай өй борынча

кереп, шәһид киткән авылдаш солдатлар рухына дога укып йөри.

– Аллаһу ләә иләәһә илләә һүвәл...

***

Нәкъ шушы көнне, ягъни 1941 елның 25 декабрендә, Айназар шикелле

1930 елның 22 июнендә дөньяга аваз салган Адольф исемле алман малаен

ялык-йолык килеп торучы затлы лимузинда Берлинның иң мәшһүр бинасында

урнашкан рейхстагка алып килделәр.

Каршы алучы офицер – мәһабәт гәүдәле яшь обер-лейтенант – машинаның

ишеген ачып, аны төзгә каткан хәлдә сәламләде.

Малай да:

– Һайл Һитлер! – дип җаваплады.

Адольфның тавышы көр, йөрәге, капкынга эләккән кош кебек талпыныпталпынып тибә иде. Әмма йөзе җитди, болай да юка иреннәре җептәй

кысылган. Шулай булмыйча, ул бүген фюрерга чакырулы.

Фюрер әнә шулай һәр елны Раштуа бәйрәме уңаеннан рейхның югары

катлам түрәләре балаларын кабул итә, бүләкләр өләшә, алар белән фотога төшә.

Адъютант ым кагып кына келәмгә ишарә итте. Артык дулкынланудан булса

кирәк, ул читкәрәк тайпылган иде. Алай да сер бирмәде.

– Беләм, өйрәтмә, – дип ысылдады.

Зал күз явын алырдай купшы һәм матур итеп җиһазландырылган. Тузан

бөртеге дә посып кала алмастай якты. Чөнки фюрер, барлык үтә шикчел

кешеләргә хас булганча, тирә-юньне, үз чолганышындагы кешеләрне генә

түгел, хәтта утырган урындыгын да үтәдән-үтә күрергә күнеккән, шул чакта

гына үзен тыныч һәм ышанычлы хис итә иде.

Балаларның да, ата-аналарның да күзе түр ишек өстендәге сәгатькә төбәлгән.

Һәммәсе тирән бер дулкынлану белән сәгать телен күзәтә, кулларыннан килсә,

тын өреп тизләтерләр дә иде, шәт.

Фюрер төгәллекне дә яктылык кебек үк бик мөһим фал дип саный иде.

Ниһаять, сәгать телләре унике саны өстендә очрашты.

– Зең-зең...

Шул ук мизгелдә ишекләр ачылды һәм пружинадан ычкынган шардай

атылып, фюрер килеп чыкты да кунакларны сәламләде...

– Һайл!

Зал бер тында кубарылды һәм диварларны яңгыратып, җавап кайтарды.

– Һайл Һитлер! Һайл Һитлер! Һайл Һитлер!

Фюрер әүвәл нотык тотты.

– Безне, немецларны, Тәңре иң югары раса вәкилләре итеп яраткан, – диде,

меңәрләгән теләктәшләре алдында чыгыш ясагандай төкерекләрен чәчә-чәчә. –

Безнең тамырларда саф зәңгәр кан ургыла. Димәк, дөнья белән без, аксыл йөзле

ариецлар идарә итәргә тиеш. Шул максаттан бу көннәрдә җиңүле орышлар

алып барабыз. Русия инде табада. Килер бер көн, без бу дәрәҗәле эстафетаны

сезнең кулларга тапшырырбыз. Шуңа лаек булып үсегез! Һайл!

– Һайл Һитлер!

Табын янында фюрер һәр бала янына килеп, әңгәмә корды, башларыннан

сыйпады, бүләкләр тапшырды. Аны Адольфның әтисе, Һитлер оештырган

национал-социалистлар фиркасенең канцелярия җитәкчесе, Мартин Борман

озатып йөрде. Чират кече Борманга да җитте.

– Җә, ничек, адаш, яңа исемеңә күнегәсеңме инде? – дип сорады фюрер.

– Ничек кенә әле, бу аның өчен горурлык кына түгел, фюрер, зур җаваплылык

та, – дип, улыннан алда әтисе җавап тотты.

Малаена әүвәл ул үз исемен – Мартин дип куштырган иде. Һитлер даирәсенә

кергәч, үзеннән рөхсәт алып, фюрер исеменә – Адольфка рәсмиләштерде.

Борман үзе дин тотмый, динне, гомумән, кире кага иде. Бервакыт кызы

Маргаританың уен барышында башына тәре сурәте төшерелгән яулык

бәйләгәнен күргәч, шашар хәлгә җитеп:

– Бу тәреле яулыгыңны күземә күрсәтәсе булма, – дип акырды.

Шулай да аның Алласы бар иде. Бу Алла – Һитлер! Ул Һитлерга табынып,

һәр кылган гамәлен хуплап, нинди генә хәлдә дә аның хаклыгына ышаныч

белдереп яши иде.

Улының: «Национал-социализм ни ул?» – дигән соравына да дәресен

ятлаган укучыдай:

– Национал-социализм фюрер теләкләренең тормышка ашырылуы ул, –

дип җавап бирде.

Бәйрәм ура-патриотизм, фюрерга мәдхия җырлау, югары арий расасын

күккә чөю шаукымында узды. Очрашу соңында Борман, хуҗасы кушуы буенча,

чакырылган балаларга «Һитлер-югенд» оешмасы таныклыкларын тапшырды.

Фюрерның бу бүләге аны чиксез дәрәҗәдә канатландырган иде. Мәһабәт буйсыны тагын да тураебрак китте, чибәр йөзе нурланып балкыды. Үзе погонсыз

булса да, энәдән-җептән генә чыккан хәрби киемнән, тузан да кунарга өлгермәгән

итекләре шоп-шома, китель төймәләренә чаклы ялык-йолык килеп тора.

Сүз дә юк, әлеге затлы залның бизәге иде Борман. Кипкән балыктай

юка гәүдәле кәтәнә фюрер аның янында хаста чебеш кенә булып күренә.

Әмма хикмәт буй-сында түгел шул, хикмәт – хакимлектә. Хаким алдында

боргаланасың да, сыргаланасың да.

– Һитлер оныклары, сез фюрер өчен корбан булырга әзерме? – диде ул,

балаларга карап.

Югендлар һәрвакыттагыча, яшелле-зәңгәрле тавышлары белән беравыздан

тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп.

– Һайл Һитлер! Без һәрвакыт әзер! – дип җавап бирделәр.

Шунда Борманның үзен дә шаккатырып, Һитлер алдына СС гаскәрләре

башлыгы, гестапо шефы генерал Һиммлерның улы Гудрун килеп ауды.

– Фюрер, шушы минутта ук алыгыз җанымны! – дип оран салды.

Һитлергә бу ошады булса кирәк, малайны кочаклап, урыныннан торгызды

да:

–– Рәхмәт, югенд, мин сиңа ышанам, – дип, башыннан сыйпады. Аннан

әтисенә мөрәҗәгать итте: «Молодец, Генрих, Германиягә тиң малай үстерәсең»,

– диде.

Борманның чырае, күзгә күренеп көл төсенә керде. Соңыннан: «Ул малай

урынында син булырга тиеш идең», – дип, улын да битәрләде.

Бу хәл Адольфның күңеленә тиде, билгеле. Ул, һичшиксез, хатасын төзәтәчәк,

фюрер теленә барыбер керәчәк. Әтисенә дә вәгъдәсен җиткерде:

– Борчылма, әтием, – диде бәбәкләрен очкынландырып, – улың коры сүз

белән түгел, кылган гамәлләре аша фюрерга тугрылыгын исбат итәчәк.

Һитлер хакимиятне үз кулына алгач та, башкаланы яһүдләрдән,

коммунистлардан арындырып, аны саф алман шәһәре, арийлар бишегенә

әверелдерү бурычын куйган иде. Нигездә, бу бурыч үтәлде инде, ләкин

идән ярыгына поскан кандалалардай берән-сәрән генә булса да, әле барыбер

табылгалап торалар. Адольф таныш югендлардан махсус «Үч» төркеме

оештырып, игътибарын шул өлкәгә юнәлдерергә карар итте.

Шәһәр ишегалларына таралып, югендлар балаларны күзәтү астына

алдылар. Чөнки кемнең кем икәнлеген нәкъ менә балалар аша ачыклау күпкә

отышлырак.

Тик ничек кенә өзгәләнмәсеннәр, яһүдләргә юлыгу бәхете тәтемәде.

Күрәсең, аларның тамырын, чыннан да корытып өлгергәннәр иде инде.

Ә бер көнне эшчеләр бистәсендә бер малай әтиең кем, дип сорагач, Маркс,

дип җавап бирде. Дөрес, ата коммунист үзе күптән вафат, тик иярченнәре

әле күп, рейхстагка шулар ут төртте ич. Әлеге адәм Маркс исеменнән баш

тартмаган икән, димәк, ул аның җанатары.

Адольф табышын ашыгыч рәвештә гестапога җиткерде.

Инвалид слесарьны шул ук төнне кулга да алдылар.

Борманның да авызы ерылды.

– Уяулыгыңны фюрер да хуп күрә, – дип, улының башыннан сыйпады, –

рәхмәт.

– Һайл Һитлер!

***

Айназарның хәлләре дә әлеге алман слесаре хәлләренә тиң иде. Дөрес,

бюргер агай бернинди гаеп гамәлләр дә кылмаган. Фәкать ата-анасы кушкан

сансыз исеме өчен генә төрмә кошына әверелгән бәндә.

Ә Айназар баштанаяк гаепле. Әле ничек кенә?!

Тәнәфес вакытында кәгазь йомарламнары атышып уйнаганда, аныкы

Сталин портретына барып тимәсенме! Нәкъ күз төбенә. Кылыйланды да калды

юлбашчы. Кашы да киселде.

Класс аһ итте. Барысы да шомга калды. Дусты Илгиз генә:

– Исең китмәсен иске чикмәнгә, кәгазь портрет ертыла инде ул, – дип

пышылдады.

Ул арада укытучы керде. Артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, иң алгы

партада утыручы кычыткан чыпчыгыдай тиктормас Мияссәмә яңалыкны

очыртып та җибәрде.

– Апа, Айназар Ысталинның күзен чыгарды, – диде.

Ошбу хәвефле хәбәрдән мөгаллимәнең дә аяклары атламас булды, ахры,

ярты юлда туктап калды.

– Пәртриткә кара, апа, – дип ярдәмгә ашыкты әләкче бетчә. – Иптәш

Ысталин югары оч Әбелмәлих исәргә охшап калды бит, ыстырам...

– Әйдә, директорга! – диде мөгаллимә үтә бер кискенлек белән,

җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкты.

Юлбашчы аларны исән күзе белән сөзеп карап озатып калды.

Директор кечерәк кенә буйлы, мул гәүдәле ирдәүкә ханым иде. Башында

һәрвакыт – кубанка. Кавалерист булган дип сөйлиләр иде аның турында. Булса

булгандыр, теле кылычтан да үткен. Мәктәпне генә түгел, бөтен авылны дер

селкетеп тота.

Ул укытучының аңлатып бетерүен дә көтмәде, кыска кулын һавада уйнатып

алды да өстәлгә китереп сукты. Бу шулай көтелмәгәндә булды ки, хәтта кара

савытлары да сикерешеп, идәнгә тәгәрәште.

– Аһ, син, кулак көчеге!

Директор кабат йодрыгын йомарлады. Тик бу юлы өстәлне тынычлыкта

калдырды, кулын авырттырган иде булса кирәк.

– Син бит, көчек, бу җинаятьне Әкрәм кулак коткысы буенча башкардың,

шулаймы?

Ул яшькелт күзләреннән ут чәчеп, Айназарга текәлде.

Бу зәһәрле карашны күтәрү мөмкин түгел иде, башы үзеннән-үзе күкрәгенә

салынып төште.

– Әкрәм кулак – әле хак җәзасын алачак, бу минем сүз, парторг сүзе,

төшендеңме, көчек?

Әкрәм кулак – Айназарның картәтисе. Аның башка колхозчылардан бер

генә аермасы бар – авылда алардан ары берәү дә мунчада яшәми. Элек бай

булган анысы, әнә, капма-каршы салынган алты почмаклы ике зур өендә «Яңа

тормыш» күмәк хуҗалыгы идарәсе, авыл Советы, агроүзәк урнашкан. Ләфкәсе

дә исән-сау, тик ул хәзер совет карамагында.

Директор дошманга чыгарса да, халык Әкрәм картны үз итә. «Юмарт,

хөсетсез, ярдәмчел ул, – ди картыйсы, – бөтен авылны бөтәйтеп яшәде».

Шуңа күрә булса кирәк, халык Әкрәм кулакны сөргенгә сөрүдән саклап

калган, дәррәү яклаган.

Өстәвенә, фронтка гөрнәдирдәй дүрт улын биргән ата да әле ул.

Әлеге хәлләрнең шаукымы шактый озакка барды.

– Үзеңне түгел, ил өстендә абруйлы әткәңнең данлы Заһретдиннар ыруын

хур итәсең бит, шунлык та акылың юкмыни соң синең? – дип орышты әнисе

Айназарны.

Ул ирен һаман исән итеп күрә иде, хәлбуки, кара язуны былтыр ук алган

булса да.

Кара язулар Әкрәм кулакның башка улларына да килде. Үзе дә, директор

әйткәнчә, җәзасын алды, төрмәдә вафат булды. Заготзернога ашлык

тапшырганда, җилләткәннән соң, кило ярым бодае өстенә чыккан, имеш.

Хакимияткә, шулай итеп, теге вакытта җибәргән хатасын төзәтергә җай чыкты.

Кайгы багана башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Ә Ходай, шөкер,

бәндәгә түземлек вә сабырлык насыйп иткән. Әйтәләр бит, газапны әүвәл

тауга биргәннәр – күтәрә алмаган, ишелгән, аннары кешегә чиратлаганнар –

күтәргән, сыгылмаган адәми зат.

Сугыш чоры кайгысы күмәк кайгы иде. Ул бер капканы да урап узмады.

Кайгыны да кайгы баса иде. Шуңа күрә аны хәл кадәр җиңелрәк үткәргәннәр.

Сталинга бәйле теге хәвефле гамәлнең файдасы да тиде, шуннан соң,

мәктәптә барлык портретларны да пыялалы рамкаларга куйдылар.

Тормыш елгасы бернигә карамый, ага бирә. Аңа кайгы-хәсрәт тә, шатлыккуанычлар да киртә куя алмый. Көннәр көннәрне саный, атналар – атналарны,

айларга айлар алмашка килә, елларга – еллар...

Менә 1945 елның 9 нчы май таңы да атты. Көн искиткеч матур, нәкъ оҗмах

көне. Кояш җиһанны җылы, мәрхәмәтле, илаһи нурлары белән иркә кочагына

алган, балкыпмы-балкый!

Быел яз иртәрәк аваз салды шул. Әнә, инде алмагачлар да шау чәчәктә

куанышып утыра. Тирә-як хуш искә төренгән, гүя табигать балга манчылган.

Дәрес башланырга күптән вакыт, тик нигәдер кыңгырау һаман шалтырамый.

– Күрегез дә торыгыз, эшкә алып китәчәкләр, – диде Илгиз белдекле

кыяфәттә. – Директорның идарәгә кереп киткәнен үз күзләрем белән күрдем,

атлы эш булмаса, ике аягымның берсен дә атламыйм.

– Мактанчык, әле дә телең бар...

– Малайлар, карагыз әле: директор апа, – дип әңгәмәне өзде Харис. – Ни

булган аңа, әллә?..

Башлар урам якка борылды.

Чыннан да, директорның кыска юантык гәүдәсе тук ана үрдәк сыны шикелле

як-якка чайкала, үзе ашыга да кебек, тик алдыра гына алмый.

Шулай да җаен тапты, тавышы үзеннән алданрак килеп иреште.

– Сугыш беткән, сугыш бет-кә-ә-н!

Бу куанычлы вакыйга уңаеннан укучылар, укытучылар сафларга тезелеп,

әләмнәр күтәреп, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, урам әйләнделәр.

Уттай эш өсте, шуңа күрә авыл буп-буш иде, ашкын колоннаны урам

тузанында хозурланган тавыклардан, ишегалларындагы бәйле этләрдән гайре

күрүче булмаса да, директор әледән-әле карлыккан тавышын өзгәли-өзгәли

өндәмә-лозунглар очырды:

– Иптәш Сталинга дан!

– Ура-а-а!

– Кызыл Армиягә дан!

– Ура-а-а!

Кичен болында сыер суеп, бөтен авылны итле аш белән сыйладылар.

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2020

Картина авторы: Б.М. Неменский; culture-art.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: