Ышанырга гына кирәк (хикәя)

Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы ике теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем, айлар, еллар буе да буталып яшәр әле ул.

Рафил әти-әнисенә бердәнбер бала иде. Башта мәктәпне, аннары югары уку йортын «яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, эшли дә башлады. Инженер булу аның кечкенәдән килгән хыялы иде. Сөйгәне Сания белән дә яратышып өйләнештеләр. Тупырдап торган уллары тугач, гаиләләре дә тулыланып китте. Әйе, барысы да Рафил теләгәнчә, ул уйлаганча әйбәт кенә бара иде. Кичке караңгы юлдан ашкынып гаиләсе янына кайтып килгәндә, көтмәгәндә каршыга килеп чыккан машина шушы матур тормышны бер мизгелдә юкка чыгарды. Рафилне авыр хәлдә реанимациягә кертеп салдылар. Көннәр, атналар буе Рафил яшәү өчен көрәште. Аякларына зыян килгән иде. Врачларның: «Аякка баса алмыйсың», — дигән сүзләре Рафилнең колагында әле дә чыңлап тора.

Сания башта ирен кадерләп кенә йөртте. Аны төрлечә юатырга тырышты, тереләчәгенә ышандырды. Әмма әллә ярату хисе сүрелде, әллә тәмам ышанычы бетте, көннәрдән бер көнне ул киемнәрен бер чемоданга тутырды да улын алып чыгып китте. Гаепләмәде аны Рафил, бары тик бәхет теләде сөйгәненә.

Рафил көннәр буе тәрәзәдән урамдагы ыгы-зыгылы тормышны күзәтте. Кешеләрнең каядыр ашыгуларына, ишегалдында балаларның шау-гөр килеп уйнауларына кызыгып карый иде ул. Ә кичләрен, тәрәзә аша гына булса да, йолдызларны күзәтергә ярата иде. Йолдыз атылганда теләгең кабул була, диләр. Терелеп аягына басу һәм яңадан элеккеге матур тормышына кайтып, улын үзе үстерү иде аның теләге. Тик йолдызлар гына никтер атылмый... Чү! Чынмы соң бу? Атылды бит, күктән йолдыз атылды! Рафил теләгенең кайсын беренче әйтергә белми азапланды. Ул кызу-кызу теләк теләде. Көннәр буе кабатлап йөргән ике теләк кабул булырмы икән? Була, һичшиксез, кабул була, ышанырга гына кирәк...  

Гөлфия Габдрахманова

директор урынбасары

"КУ" 1 (гыйнвар), 2015
Фото: fhm

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: