Атасыз бала (хикәя)

Ул аны йөрәгеннән мәңгегә алып атарга, ә баласын саклап калырга ант итте.

Язның ярсулы бер көне иде ул...

Язмышны алдан фаразлап булмый, ә тормыш итәргә берәү дә әзер булып тумый! Күз яшьләре белән мендәр чылатып ятып кына баланы үстереп булмаячак! Кызының хәлен әнисе аңлар. Ана белән бала җаны бер-берсенә өзелми торган тылсымлы җепләр белән бәйләнгәнен әнисенең аңа әйткәне дә бар. «Ана булу бәхетеннән дә олырак бәхет юк!» — дип әйтә килде бит ул кызына. Ә бәхет күктән төшми! Ак белән кара төсләр аралашканда, матур һәм ямьсез күренешләр чиратлашканда, югалтудан соң гына табу бәхетен аңларга була торгандыр.

Атасыз бала табасы килү ниятен үзен бик нык яратучы, күрсәткән бөтен фокусларына да күз йомып, түзеп торучы һәм акча белән тәэмин итүче, ара-тирә күз карашы белән өтә алу сәләтенә ия әтисенә ничек белдерергә?! Бу көнгә кадәр ул әле Аллаһы Тәгаләне әтисеннән дә югарырак биеклеккә менгереп карарга кирәклекне аңламый иде шул! 28 яше тулса да, әтисен алыштырырлык кияү булырдай ир заты офыкта күренми әле. Гөлчәчәк исемен дә аңа әтисе куштырган. Күз явын алырлык чибәрлеге дә әтисеннән күчкән. Холкына чәнечкеле кайбер сыйфатлар өстәлү исемгә яраклашып Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелмәдеме икән, дип үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

Әтисе аның кияүгә чыгып, ир бала табып куандыруын көтә. Ул бит тана түгел! Тананы үгез белән очраштырганда, бозау туарга да мөмкин. Ә кешеләр өчен язылган һәм язылмаган аерым кануннар төзелгән. Тормыш итү өчен «ярый» һәм «ярамый» төшенчәләрен бөтен күзәнәкләренә сеңдергәнче ныклап өйрәнергә, әбисе әйткәнчә, «бер пот тоз ашарга кирәк!» Ялгыш атланган һәр адым кешеләр язмышының икенче юнәлешкә борылуы өчен сәбәп булып тора. «Татар акылы төштән соң» дигән гыйбарәнең үзен аңлау өчен дә акыл кирәк! Төш күрелгән, аны дөрес юрап, акыл гына керәсе калган дип аңларгамы, әллә вакыт узып, эшлисе хатаны эшләгәч, төштән соң, икенче төрле итеп әйткәндә, өйләдән соңгына керәчәк акылны көтәргәме?!

Узган тугыз ай Гөлчәчәк өчен тугыз елны алыштырган кебек тоелды. Бу вакыт эчендә нинди генә уйлар уйланмады! Ананың һәр кичерешен тоеп яту туачак баланың холык-фигылен дә билгели торгандыр. Йөрәк астында йөрткән баласын тау-тау алтыннарга да алыштыра алмаячагын йокысыз төннәре арткан саен ныграк төшенде ул. Дөрестән дә, авырлы булу хәбәрен әтисенә белдергән көне хәтердән уелмаслык көн булып исендә калды аның. Тулгак тоту һәм бала табу бу сынау белән чагыштырганда күп мәртәбә җиңелрәк булып тоелды аңа. Ул бу авырлыкларга тешләрен кысып булса да чыдады. Шушы сынауларны узгач кына бәхет елмайды аңа. Беренче мәртәбә улына күкрәк сөтен имезгән көнне Гөлчәчәк үзенең җан җимешен инде берәү белән дә бүлешә алмаячагын аңлады. Ә уртак җимешне яраткан кешең белән бүлешеп ашаганда авызда тәме озаграк сакланачагын аңларлык халәттә түгел иде әле ул.

 


Флёра МӘРДАНОВА.

Тукай районы Күзкәй авылы

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: