Зәйтүнәкәй туташ (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укыгыз.

 

Иртәнге матбугатта Тукайның тагын бер мәхәббәт шигыре басылып чыкты.

Ике ахирәт туташ икәвесе тиң шигырьне яттан бикләделәр.

Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю,

Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!

Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,

Мондый хәлгә сабыр итәлмас, булса да адәм дию.

Үлде рух яшрен мәхәббәттән, җәфа юк, үлсә дә,

Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

***

Бервакыт Тукай бер кичәдә үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Халык бик

күп иде. Тукай сәхнәчеккә менде. Шагыйрь костюмнан, галстуктан иде, башында

кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсе дә калфактан. Шагыйрь кесәсеннән

бөгәрләнеп беткән ниндидер кәгазь чыгарды. Ләкин ни өчендер ул шигырен

кәгазьдән укымады, яттан сөйли башлады. Фатыйма ахирәте Зәйтүнәгә:

— Бу сиңа багышланган шигырь, — дип пышылдады.

Габдуллаҗан залга карамыйча, каядыр янга, сәхнә кырыена карап сөйли,

ни өчендер ул кыенсына, ояладыр сыман тоелды.

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы

Матур берлә утырамын кара-каршы;

Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп,

Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Һәр сүзенә: чын, чын, димичә калмагач,

Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде,

Кадап куйган һәйкәл төсле, кузгалмагач.

Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм,

Ишетмим дә, тыңламыйм да санламыйм, —

Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр

Иде, ләкин тугрысы шул, ялганламыйм.

Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша,

Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;

Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп

Гаклым берлә шул вакытта кул талаша.

Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә,

«Ул» да торып, үз урныннан чыгып китә;

Белмәс хәлне, яшь нәрсә бит, аңлый алмас,

Кычкырсам да: кочаклашыйк, тукта, тукта!

Шигырь укыгач, Тукай башта беравык тораташ кебек төз торды, аннан соң

кыюсыз, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Зал гөрли, зал котырып кул чаба.

— Тагын! Тагын, Габдулла әфәнде! — дип кычкыралар.

Зәйтүнә туташ кына кул чапмый, алкышламый иде. Бу кичәдә Тукайның

шигырь укыйсын ул алдан ук белә иде һәм Тукайга бүләк итәрмен дип

конфетти алып килгән иде, сәхнәдән чыкканын көтеп торып, Зәйтүнәкәй туташ

кулындагы күп кенә конфеттины Тукай өстенә сипте. Бөтен чәч, кәләпүш өсте

матур конфетти белән бизәлде. Тукай бик шат иде. Ике туташ тамашачыларның

ни кылганын читкәрәк китеп, бераз сөйләшеп тордылар. Шулчак Тукай,

башкаларны аралап, туташлар янына килде.

— Кичә сезгә ошадымы? — диде Тукай Зәйтүнәгә.

— Искиткеч, Габдулла әфәнде, — диде туташ.

— Мин бик шат, туташ, — диде Тукай.

Фатыйма түзмәде:

— Әйтегез әле, Тукай әфәнде, «Утырышу» шигырегез кемгә багышланган

ул? — дип сорады.

Тукай каушап калмады:

— «...гә» шигырем кемгә багышланган булса, шуңар, — диде.

— Димәк, Зәйтүнәгә! — диде Фатыйма.

Тукай сагышлы елмайды, ләкин җавап бирмәде, тамашачы арасына кереп

китте.

Кыз-кыркын бәхәс куптарганнар, имеш, Тукайның бу шигыре кемгә

багышланган?

Бай киенгән, кыйммәтле асылташлар таккан бер ханым әйтә:

— Тукай әфәнденең ул шигыре миңа багышланган. «З»гә дигән яшерен

тамгасы да бар. «З» — Зөләйхага дип аңлавыгызны үтенәм.

Бәхәскә икенче яшь хатын килеп катнаша:

— Нигә соң Тукай әфәнде «...гә» дип куйган. Зөләйхага булмый бит,

«Зәйтүнәгә», «Залиягә» була ала. Димәк, шигырь йә миңа — Залиәгә, яки

Зәйтүнәгә багышланган.

Өченче туташ анысына каршы төшә:

— Ә нигә «Зәмирәгә» түгел? Бу шигырь миңа — Зәмирәгә аталган!

Ике ахирәт туташ кичәдән соң Тукай белән бергә кайтырга өметләнгән

иде. Тукайны тамашачы өере ахирәтләрдән аерып алып китте. Тукайны

алкышлыйлар, рәхмәт яудыралар, сөальләргә күмәләр иде.

Алар урам почмагында Тукайны көтәргә тиеш иде. Ләкин Тукай алдан

кайтып киттеме, әллә юри туташлар кайтып киткәнне көттеме, килешенгән

вакытта Тукай күренмәде. Халык таралып бетте. Зәйтүнә үзен кая куярга белми

йөренә. Бу Тукайның мине инкарь итүе, мине сөймәве, дип уйлый.

Фатыйма да Тукайны зарыгып көтә иде, дулкынлануын басар өчен, ул

сөйләнә башлады:

— Исең киткән! Тукай сиңа карыймы? Аның сөяркәләре муеннан, диләр...

Хәер, Тукайның беркеме дә юк. Ул, гомумән, хатын-кыздан кача икән. Качып

кайтып киткәндер ул!

Зәйтүнәкәй ахирәтенең сүз югыннан гына сөйләнүенә илтифат итмәде. Аның

хәсрәте чиксез иде: Тукай аны инкарь итте!

***

Зәйтүнәкәй туташ белән Фатыйма ахирәте Казаннан Чистайга кайтып

китәргә ниятләде. Усия пристанена төшеп, алар «Меркурий»га ике билет алып

чыкты. Пароход менә-менә кузгалырга тиеш.

Зәйтүнәкәй каерыла да карый, каерыла да карый, кемнедер көтә, озатырга

төшүче булмаса, китүе бигрәк тә ямансу, моңсу була. Бәлки, Тукай аларның кайчан

китәсен белгәндер, бәлки, ул аларны озатырга Усия пристанена төшәр?

Дебаркадерда бары ике туташ белән бер-ике озата төшүче генә. Пассажирлар

пароходка кереп беткән. Пароход кычкыртты. Идел өстендә күңелләрне

телгәләрдәй моңсу аваз — пароход гудогы яңгырады. Зәйтүнә туташ һаман

каерылып кемнедер көтә иде.

— Берне кычкыртты. Керик, — диде Фатыйма.

— Бераз гына, ахирәтем, — диде Зәйтүнәкәй туташ.

— Син кемнедер көтәсең, ахирәт... — диде Фатыйма.

— Йа Аллам! - диде Зәйтүнә!

— Килә! — диде Фатыйма.

— Тукаймы?

— Юк, ул түгел! Кадыйр!

— Кадыйр?

Ашыга-пошыга Кадыйр килеп җитте.

— Уф, көчкә өлгердем... — диде егет. — Саумысез, туташлар!

Кадыйр Зәйтүнәгә чәчәк сузды. Туташ теләр-теләмәс кенә чәчәкне алды.

— Рәхмәт! — диде Зәйтүнә.

— Пароход Чистайга чаклы ничә сәгать бара икән ул, туташлар? — дип

сорады Кадыйр.

— Тәүлеккә якындыр, — диде Фатыйма.

— Алайса, мин юлда ашарыгызга берәр нәрсә алыйм.

— Юк-юк, Кадыйр әфәнде. Пароходта буфет бар, аннан соң без юлга

әзерләнеп чыктык. Ашханәдә ун йомырка пешерттереп алдык, бер бөтен ипи,

аннан ары сун — әйрән, кабыклы бәрәңге. Җитәрлек.

Зәйтүнә бу сөйләшүләргә игътибарсыз иде, ул һаман:

— Йа Аллам! — дип кабатлый.

Пароход икенчесен кычкыртты.

— Керик, урнашыйк, — диде Фатыйма.

— Зәйтүнә туташ, — диде Кадыйр. — Кайтып җиткәч, хат языгыз. Мин

көтәрмен. Җавап язармын.

— Үзегез языгыз, Кадыйр әфәнде, — диде Фатыйма.

— Адресыгызны белмим шул.

— Камская, 33.

— Мин язармын, Зәйтүнә туташ, һичшиксез, язармын, сез җавап бирерсез,

иншалла.

Зәйтүнә өчен Фатыйма җавап бирде:

— Иншалла, — диде ул.

Пароход өченчесен кычкыртты. Басманы ала башладылар.

— Киттек, ахирәтем!

Кызлар күперчек аша кереп китте. Кадыйр аларга кул болгый, кыска кычкыртып,

пароход кузгалды. Ул елга уртасына җитәрәк агымга каршы борылды.

— Хат языгыз, Зәйтүнә-әү! — дип кычкырды Кадыйр.

Дебаркадерда Тукай күренде. Ул йөгергән, мышнаган, кулында чәчәк.

— Пароход Чистайга хәтле ничә сәгать бара икән, белмисезме? — диде Тукай.

— Минемчә, егерме сәгать чамасы, — диде Кадыйр.

— Аңлашылды, рәхмәт. Печать проклятия! — диде Тукай, ачынып.

Тукай өзлегеп йөткерә башлады, тиз-тиз генә дару йотты.

— Соңга калдым, өч минутка...

— Сез кемнедер озатырга төшкән идегезме? — диде Кадыйр.

— Әйе, бер туташны. — диде Тукай.

— Сөйгәнегезнеме?

— Әйе, шулайрак.

— Беләсезме, әфәндем, Аллаһы Тәгалә бар кешене дә мәхәббәттә сыный.

Сезне дә, мине дә. Ярый, хушыгыз!

Кадыйр китә башлады.

— Сез, күргәнемчә, — диде Тукай, — шулай ук кемнедер озата төшкәнсез?

— Әйе. Мин дә бер гүзәл туташны озата төштем! Ләкин минем мәхәббәтем

җавапсыз. Алла бирсә, Аллаһы Тәгалә теләсә, без барыбер бергә булачакбыз.

— Сез бик кыю, әфәндем! — диде шагыйрь. — Ә менә миндә ул кыюлык

юк. Ул туташ мине үзенең чибәрлеге, сөйкемлелеге белән әсир итте. Менә

бүген бер адым калгач, китеп барды. Җебеки мин, аңгыра балык! Кыюлык

бирмәгән шул Алла, юк бит, юк. Нидер тыя мине, нидер ята арабызда. Әгәр

мин шул киртәне сикереп чыксам, фаҗигагә дучар булыр минем сөеклем дә,

дип уйладым.

Кадыйрның үзенә текәлеп карап торганын сизеп, Тукай әйтте:

— Гафу итегез. Хушыгыз! — дип китеп барды.

— Хушыгыз. Алла ярдәм бирсен сезгә, Тукай әфәнде!

***

Фатих Әмирхан Урта Кабан буенда җәйлек йорт алып, ял вакытларын шунда

узгара иде. Җәйлек өйгә Фатихның дуслары: Тукай, Рәмиләр, Вафалар килә.

Алар анда әхтәри сугалар, балык тоталар, иҗат итәләр.

Чираттагы шигырь кичәсеннән соң гына Фатих белән Габдулла Урта Кабанга

кайттылар. Хуҗабикә аларга кичке аш тәкъдим итте, Тукай баш тартты, аның

ни өчендер кәефе юк иде. Фатихның юк-бар сораулар биреп аны йөдәтәсе

килмәде, сораштырсаң, Тукай тәртәгә тибәр иде, бераздан соң ул үзе сүз

башлаячак. Һәм шулай булды да, ятагында биш-алты тапкыр пошыргаланып

әйләнгәннән соң, Тукай сүз башлады:

— Мин бәхетсез бит, дустым.

— Сафсата, Апуш! — диде Фатих. — Иҗатың гөрләп бара. Син — татарның

җаны. Син әйткән сүз туп-туры халык күңеленә керә. Ничек була инде ул

бәхетсез кеше? Аңлат!

— Иҗатым гөрләп бара, шөкер. Әмма күңелемдә бушлык. Шик, шөбһә...

— Син гыйшык утында янасың, шуңа күрә синең күңелең тыныч түгел.

Син үзеңне мәхәббәт утында ялгыз гына янарга дучар иттең. Икәүләп яныгыз,

җиңелрәк булыр.

— Их, Фатих! Яңадан туасы иде, туасы иде дә сәламәт буласы иде. Сәламәт

булып, синең кебек кызлар арасында һич тарсынмыйча йөзәсе иде.

— Син болай да кызлар арасында йөзә аласың. Сине читтән генә сөючеләр

бар, мин беләм.

— Мин берәүсен генә сөям, Фатих. Миңа аннан башкасы кирәкмәс. Кыюлык

бирмәгән, юк бит, аны очратуга ишеләм дә төшәм. Юашлатты мине яшьрен сөю.

Хыялымда, төшләремдә мин аны кочам, сөям, хыялымда мин бәхетле. Уйганам

да салкын ястыгымда ялгызым ятам. Очраштык без ул фәрештә белән, очрашуга

ук арабызда күренмәс киртә пәйда була. Тотлыгам, аңар туры карый алмыйм.

— Ә ул сине сөя, сине тели, синең иҗатыңа табына, ул синең ачылуыңны

тели, ә син ябыласың да куясың.

— Ул хәзер Чистаена китте ташлап мине.

— Ташламады! Син аны озата төшмәдең. Ул сиңа үпкәләп китте, Тукайҗан.

Син аның өметен өздең, син аны җан җәзасына салдың. Икегез ике якта

янасыз. Күкләр сезнең кавышуны тели, Тукай! Ә син качасың. Бәхетеңнән

качасың. Кайда усал Тукай? Кайда туры Тукай? Кайда упкынга ташланырга

әзер каһарман Тукай? Нигә син җебеки үз гыйшкыңда?

— Мин аңламыйм үземне, Фатих. Күрәсең, тәкъдир мине шулай карарсыз

ясаган. Бәлки, тәкъдир хаклыдыр? Нидер тыя мине тәвәккәллектән, дустым.

Әнә шул «нидер» ята арабызда. Әгәр дә мин шул киртәне сикереп чыксам,

фаҗигагә дучар булыр сөеклем дә. Янып, көл булырмын мин дә. Һич ни калмас

зәминдә. Туфрак корыр, орлык кибәр, үкенермен мин бу тәвәккәллегемә.

— Алла ярдәм бирсен сиңа, Тукай!

***

Ике ахирәт, эзли чыккан мәхәббәтләрен табалмыйча, исән-сау гына Чистайга

ата-ана йортына кайтып төште. Юлда салкынча су өсте җиле кагылдымы,

Зәйтүнәкәй туташ хасталанып урынга ятты.

— Чистайга кайтканыбызга күпме вакыт узды, Зәйтүнәбез һаман хаста...

— дип сөйләнә Фатыйма туташ, үзе дару хәстәрли. — Син тилердең, кызый.

Хаста түгел син. Гыйшык чире белән авырыйсың син. Әйттем бит, Тукай сиңа

борылып та карамас, дидем.

— Карамаса да, мин аны сөям, Фатыйма тәтәм.

— Сөям дип кара көймиләр инде аны ул кадәр. Сөям дип ашаудан кал,

эчүдән кал. Моны тилелек дими, ни дисең?

Ишек ачылып китте, Кадыйр әфәнде килеп керде.

— Керимме, кызлар? — диде Кадыйр.

— Әстәгъфирулла! Кадыйр, син түгелме соң бу? — диде Фатыйма.

— Сез Казаннан киткәннән бирле җүнле көн юк, — диде Кадыйр. — Бушап

калды Казан.

Фатыйма тиз генә табын әзерләде, чәйләп алдылар.

— Ни йомышлар белән Чистайда? — дип сорады Фатыйма.

— Мин яңа эшкә Чистайга күчтем, хәзер сәүдә итәм.

— Табышлар бармы соң? — дип сорады Фатыйма туташ.

— Аз-маз шунда, ие... Минем Чистайга кайтуым сәүдә эше дә түгел, туташлар.

Минем Зәйтүнәне күрәсем килде. Тәкатем калмады. Зинһар, сүземне тыңлап

багыгыз, Зәйтүнә туташ. Миңа сездән башка тормыш юк. Инде сез Тукай белән

дә арагызны өзеп кайткансыз икән. Саулыгыгыз да какшау, күрәм, чыгыгыз сез

миңа кияүгә, мин сезне савыктырырмын. Без матур гаилә корырбыз.

— Тот та чык шушы Кадыйр бәйгә, үкенмәссең, валлаһи, — диде Фатыйма,

түземсезләнеп. — Хәер, яшьләр арасына кермим.

Һәм ул, йомыш тапкан булып, читкәрәк китте.

— Тукайны күрмәдегезме, Кадыйр әфәнде? — дип сорады Зәйтүнәкәй.

— Күрдем... — диде Кадыйр.

— Ничек? Кайда? — дип, туташ ятагыннан калыкты.

— «Болгар» ашханәсендә, кем беләндер сөйләшә иде.

— Ни диде, ниләр әйтте Тукай?

— Иптәше әйтте: тиз генә сине хастаханәгә салырга кирәк, диде.

— Хастаханәгә?..

— Минемчә, ул инде хастаханәдә! — диде егет.

Зәйтүнә өстендәге юрганын атып бәрде дә киенү бүлмәсенә кереп китте.

— Кая барасың, нигә тордың? — дип кычкырды Фатыйма туташ.

— Мин Казанда булырга тиеш! — дип кычкырды Зәйтүнә эчкәридән. — Мин

Тукай янында булырга тиеш!

Кай арада киенеп өлгергәндер, Зәйтүнәкәй тилергәндәй эчкәридән бу якка

атылып чыкты. Туташны тыеп булмый иде.

***

Атасы пар ат җиктерде, алар Чулман өстендәге юлдан чанага утырып китте.

Ат чанасында олаучыдан башка Зәйтүнәкәй туташ, Фатыйма туташ белән

Кадыйр әфәнде иде.

Карлы-буранлы юлда арып килгән булсалар да, Зәйтүнә туп-туры хастаханәгә

Тукай белән күрешергә китте. Ләкин шагыйрь хастаханәдә булып чыкмады, ул

кырыгынчы бүлмәсендә һәм аягөсте иде. Тукай туташны күрүгә аптырап, каушап

калды. Эш бик җитди иде. Керә-керешли туташ Тукайга таба атлады да:

— Исән-амансызмы! — диде.

— Узыгыз, утырыгыз! — диде Тукай.

— Сезне хастаханәгә салганнар икән, дигәннәр иде...

— Мин сау-сәламәт.

— Сөендем, рәхмәт.

— Ни өчен?

— Сез сәламәт булган өчен...

Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы

да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул:

— Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә,

сау-сәламәт. Шөкер.

Туташ, кулындагы бер савыт балны кая куярга белмичә, күзе белән эзләнә иде:

— Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу бал сезгә, үзебезнең умарта балы.

Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә,

каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде.

Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар

иде, бер-берсенә кома чаулаганнарын сизенеп, шып туктадылар.

— Э-э...

Бу юлы Тукай өлгеррәк булып чыкты:

— Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт?

— Тукай ни әйтергә сүз табалмаганнан гына әйтте бу сүзне. — Күпме шагыйрь

гомерен баглаган шуңа җавап эзләп! Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең

ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый.

— Бәлки, төгәл җавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл җавап әйтелсә,

мәхәббәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше

үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер

төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг

мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел!

— Туташ!.. Сез арттырасыз!

— Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде!

— диде Зәйтүнә.

— Рәхмәт инде, туташ.

— Сез уенга алмагыз, Габдуллаҗан әфәнде. Мин дөресен әйтәм һәм төгәл

белгән кешеләрне күз алдында тотып сөйлим.

— Ни өчендер моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады.

— Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз

мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә

сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне

күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен

гашыйк булганнарның кайберәүләре... сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый

хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердән бер

җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата,

йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.

Тукайга бу сөйләшү авыр ләззәт бирә. Һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле,

астарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул

Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул

тәэсир көче. Тукай шушы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан

курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай:

— Туташ! Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөҗүдемне, эчке халәтемне берәү

дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге дустым Фатих Әмирхан да белми...

Туташ, мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар,

минем тупас, гади сүзләрем сезне рәнҗетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кешеләр

дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз...

Шагыйрь тынып калды. Ике арада бары тик хисләр, өмет дулкыннары гына

йөри иде. Шулчак туташ салмак кына сүз башлады:

— Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакларга ярата идем. Күзем гел күктә була

торган иде. Оныгым тилгән күзли дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән

битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары.

Шул таулар күз алдын да әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап

кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак

болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын.

Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп җыладым. Төнлә саташып уяна торган

идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч

килмәгәе дип курыкканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас дип әткәй

Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһир абыйның кулына ябышканымны

белештермәдем дә. Җыладым, сугыштым, тәки чалдырмадым бәбкәмне. Аягын

бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия

кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем — барыбер терелттем. Шуннан бирле

ярдәмгә мохтаҗларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем...

Тукай да Зәйтүнәгә түгел, бушлыкка, үзалдына сөйләнгәндәй, ишеттереп

уйлый иде:

— Кырлай урманында еш була идем мин, — дип башлады ул сүзен. —

Урманга баргач, җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын

дип малайлар: «Габдулла-ау», — дип кычкыралар. Мин бер урында сәгатьләр буе

утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә,

пәрәвезләр дә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар

тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем

шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда, шундый халәт барлыкка килә.

Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела.

Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды.

Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды.

Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асыл ташлар

мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым...

Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул

Тукай хыялындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны

да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның

моңлы тавышы ишетелде:

— Икенче бервакыт, сабын күбеге кабартып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым.

Сабын күбеге һавада очканда, гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават

күпере төсле кәкре йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы

килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы

дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары

җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да

рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур

шарым да булды дип сөенечемнән кычкырам да уянып китәм...

Тукай сөйләгән саен җитдиләнә, сагышлырак була бара, хәтта, аның сөйләнүе

фаҗигале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул

фаҗигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде

кебек, хәзер инде йомгак кына ясыйсы калды:

— Бар шундый кул җитмәс, кеше акылы җитмәс нәрсәләр... Бая сез әйткәнчә,

мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу

ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокланырга гына кирәктер?

Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары

хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырак тадыр. Ихтимал...

Шагыйрь сулкылдаган тавыш ишетте. Зәйтүнә тыйлыгып җылый иде.

— Туташ, сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь!

— Болай гына... Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер

сагышлы итеп әйтәсез.

— Кичерегез, туташ.

Зәйтүнә китәргә дип урыннан торды:

— Мин бик озак утырдым. Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай

әфәнде... Без әле Казанда бераз торачакбыз...

— Ихтыярыгыз, туташ, — диде бүлмә хуҗасы.

— Тәшәккүрдән гаҗизмен! — диде дә туташ бүлмәдән чыкты.

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 4, 2016

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: