Яңгырдан соң (хикәянең ахыры)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да Гайнияне урамга куып чыгарды... Бусы инде авылда гына түгел, дөньясында да сирәк очрый торган, бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде.

Бигрәк яклаучысыз иде шул Гайния. Яшьли әтисез калган, ялгыз анасына бердәнбер бала иде. Ятимә хатыннар белән санашучы булмады. Дөрес, качапоса көндәше килде, алдына тезләнеп:

— Апа, кичерә күр, бала көтәм, бармый чарам калмады бит, — дип зар елады. 

Кичерде, каргамады аны Гайния. Ир бирмәк — җан бирмәк, дисәләр дә, Нургата өчен дә өзгәләнмәде алай. Бары тик:

— Баламны бирегез! — дип кенә ялварды.

Сабые үз янында булса, бу кадәр әрнемәс, утлы күмер йоткандай янмаскөймәс иде. 

Ләкин бирмәделәр... Рәхәтләнеп сөяргә түгел, хәтта күрергә дә  рөхсәт булмады. Максатлары баланы үз анасыннан биздерү, аның барлыгын оныттыру иде.

Ире дә, каенанасы белән каенатасы да нык торды. Бу йортның ишекләре Гайния өчен мәңгегә ябылды. Йөрәк өзгәләнүләренә түзә алмый, оланын ерактан булса да бер күрер өчен, килен булып төшкән йортның коймаларына ябышып, капка төпләрендә ауный-ауный еласа да, ананың җан әрнүләренә колак салучы булмады. Хатын сабыен сагынудан чиргә сабышты, ашау-эчүдән калды.

Аны Казанга акылы җиңеләйгәннәрне дәвалый торган больницага илтеп салдылар. Савыгып авылга кайтканда, Нургата, аның бәгырь җимешен дә ияртеп, гаиләсе белән читкә күчеп киткән иде... 

Гайния өчен тормыш мәгънәсе югалды. Үзенә бикләнеп, кайгысына уралып җан асраган булды. Күзенә кояш та, ай да күренмәде.

— Болай булмый, кызым, — диде әнисе. — Гомерең заяга үтә. Яшь чакта тормышыңны көйләргә кирәк. Сине урнаштырмыйча, бу хәлдә калдырып, ни күңел белән китим?  Минем дә тынычлап үләсем килә ләбаса.

— Миңа барыбер, — диде Гайния. 

Шуңа күрә Түбән авылдан үзен хатынлыкка сорап килгән ике балалы тол иргә кияүгә чыгарга берсүзсез ризалык бирде. Күңеленә юаныч, зур шатлык булып кызы туды. Баш өстендәге авыр болытлар акрын-акрын таралгандай булды, күзенә дөнья яктысы күренә башлады. Юк, онытмады ул беренче нарасыен. Йөрәгеннән өзелеп төшкән, күкрәк сөтләрен имезеп үстергән сабые мәңгелек җан әрнүе булып аңа ияргән иде. Кызын сөйгәндә дә, аны уйлады.

Авылга кайткан саен, кардәшләреннән баласы турында сорашты, тик күңел юатырлык сүзләр ишетмәде.

— Ул атасы янында түгел, имеш. Каядыр читтә кайтмый йөри ди. Үзләре дә белми икән кайдалыгын. Чыккан да югалган, — диделәр.

Ә аннары, бурлыкта йөргән, шуның өчен төрмәгә япканнар, дигән бик тә авыр, күңелсез хәбәр килеп иреште... 

Бер утка икенчесе өстәлде. Түзсәң —түз, түзмәсәң — ела.

Еламый Гайния, яшьләренә төелә-төелә җырлый гына:
 

— Идел буйларына барсам,

Əйтер идем Иделгә, шул;

Минем кайгыларымны да

Илтеп сал, дип, диңгезгә.

Кем елап, кем җырлап юана...

Авыл очына килеп җиткәч, ир юлдашларына таба беренче тапкыр борылып эндәште:

— Зыятдин абыйлар кай тирәдә тора? 

— Беренче урамга кергәч тә, уң якка борыласы. Без дә шул якка кайтабыз, абый. Килеп җиткәч әйтербез, — диде кызларның берсе.

Икенчесе, мәхәббәтеннән кояш булып балкыганы, дустына төртеп куркып кына пышылдады:

— Кем бу? Мин бу абыйны белмим.

Дусты исә, кем белгән инде аны дигәндәй, иңнәрен генә сикертте. 

Алар бу кешене танымый иде.

Урамның болай да пычрак юлын тагы бер кат актарып бара торгач, кирәкле капка турына килеп җиттеләр.

Иң башта арбадан көләч кыз сикереп төште...

Шулчак Минҗиан астайның капкасы шыгырдап ачылды да, аннан әкрен генә басып, тулган айдай түгәрәк йөзле, ягымлы карашлы олы яшьләрдәге бер хатын-кыз килеп чыкты.
 

— Әни! — дип аңа таба йөгерде Гөлфия. — Мин имтиханны «бишле»гә бирдем!

— Яхшы булган, кызым, бик әйбәт булган.

Гап-гади билге өчен дә шулчаклы сөенер, коштай очыныр икән баласы. Яшьлекнең шатлыклары да бөтенләй үзгә шул... 

— Әни, бу абый безгә килде, — диде Гөлфия, арбадагы кешегә ишарәләп.

Гайния апа кызыксынып, ул күрсәткән якка төбәлде. Арбадагы кешене танырга тырышып, күзләрен кыса-кыса, игътибар белән карады. Йөзендәге тыныч шатлык әллә куркуга, әллә аптырауга әйләнде. Күзләре тулы сорау иде. Шулай байтак кына һушсыз калып, аңгы-миңге торганнан соң, бар йөрәге белән иңрәп-пышылдап бары бер сүз әйтә алды:

— Улым?!  Улым... Улым!!!

Ул бу сүзне бәгырь яшьләренә төелеп, мең-мең тапкыр пышылдады!

Ул бу сүзне ничә еллар буе җан авазы белән бушлыкка кычкырды!!!

Ләкин аны бары бүген ишеттеләр... 

"КУ" 7 (июль), 2015

Фото: liveinternet

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: