Ул югалмады (дәвамы)

Хикәянең башы монда.

Ат чабышы башланыр алдыннан, Сабантуй мәйданындагы халык төркем-

төркем булып тау астындагы үзәнлеккә агылды. Берәүләр тау битен, икенчеләр

каенлык тирәсен сырып алды. Кемдер үләнгә кырын ятып урнашты, кемдер,

бәйрәм киемнәре тапланмасын өчен, үлән өстенә олы җәймә йә кәгазь җәеп

утыруны хуп күрде. Көн кояшның үзе кебек көлеп торгач, район Сабан туена

күрше-тирә авыллардан гына түгел, әллә кайлардан әллә кемнәр җыелган иде.

Тик җайдаклар өчен җан атучылар арасында әллә кемнәр, әллә кемнәр, әллә

кемнәр булса да, малайның әтисе белән әнисе юк иде. «Бармагыз!» – диде малай.

Кистереп әйтте, каршы килмәслек итеп әйтте. Гаҗәп, әтисе дә, әнисе дә артык

сорау бирмәделәр. Карлыгачны, елдагыча, колхозның хуҗалык атлары, юртаклары

белән бергә, йөк машинасының калын такталар белән әйләндереп алынган

әрҗәсенә менгергәч, малай кабинага, шофёр агай янына чүмәште. Урыннарыннан

кымшанмыйча, тагын нидер көткәндәй басып калган әтисе белән әнисенә кул

изәде дә, карашын алардан аерып, башын икенче якка борды.

— Быел да җиңеп кайтыргамы исәп? – Чигә чәчләренә мул булып чал йөгергән

күрше агай, мыек чолгыйларына кадәр балкытып, йөзен тутырып елмайды.

– Маладис син, пар-рин, ма-ла-дис! Беркемгә дә сер бирмисең, әй... Авыл гөж

килә, Карлыгачны кем урларга җыенганын авыз тутырып сөйли. Атаң гына...

«Каракны күзем белән күрмәдем», дип, киресенә катып тора. Шулай, өстәгеләрдән

курку канга сеңгән инде безнең... Иң өстәгедән куркуны гына белмиләр...

Малай, агайның ни әйтергә теләгәнен аңлап ук бетермәсә дә, бик батыр

кыяфәттә борынын чөйде:

— Мин дә курыкмыйм, ул карак прсидән дә, өстәгеләрдән дә курыкмыйм.

Карлыгачны алам да Җиләктау чокырына качам да китәм, берәү дә табалмый

аннан! Карлыгачка тиеп кенә карасыннар!..

Тигән очракта нишләргә җыенганын анык белми иде, шуңа да малай кинәт

кенә тынып калды. Агай да тиз генә эндәшмәде. Юл чатында уңнан килүче

машиналарны үткәреп торды да машинаны сулга борды.

— Сабантуйлар синең кебек малайларныкы инде ул, әйе... – Агай мәзәк

кенә итеп борынын җыерды. – Мин үзем көрәшә торган идем, билсез калганчы

тырыштым. – Аның йөзенә бик тә сагышлы, үкенечле, сагынулы өрфия пәрдә

сарылды. – Иртәгә Сабантуй дигән кичне әби янына тезләнеп, намазга хәтле

укый торган идем. Укыйм да и сорыйм Ходайдан, и сорыйм... Сорыйм дип,

әби әйткәннәрне кычкырып кабатлап барам инде: «Илаһым, кодрәтле Аллаһы

Тәгаләм, үзең көч бир, үзең зиһен бир, үзең җиңүләр насыйп ит»... Әбинең

«бу балага» дигән сүзләрен дә төшереп калдырмыйча кабатлап утырганмын

икән, әби, башымнан сыйпый-сыйпый, рәхәтләнеп кеткелди торган иде...

«Һәр адәм баласы адашып йөри-йөри дә, иртәме-соңмы, барыбер Аллаһка

кайта. Фанилыкта ук кайтырга тиеш, иманга килергә тиеш», ди торган иде

әби. Авырлык килгәндә генә искә төшерәбез шул...

Малай җанланып китте. Юл читенә тезелгән нәзек каеннарның үзләренә таба

йөгерүләренә шаккатып төбәлгән җиреннән шофёр ягына борылып ук утырды.

Агайның соңгы сүзләре зиһененә барып җитмәде, үз борчуы борчу иде:

— Җиңә идеңме?

— Җиңә идем. Билемә сөлге салган мәлдә дә эчемнән генә Ходайга ялварып

алам да, пар-рин, әйләндереп кенә барам көндәшләрне...

— Һы... – Малай беразга аптырап калды. Ул кемнән, ничек, ни рәвешле

ялварып сорарга кирәклеген белми иде.

Санаулы минутлар тиз үтә, ә менә көтеп торганда сәгать телләрен тотып

күчерердәй буласың – вакыт дигәнең урынында катып калган сыман тоела.

Чиста токымлы чабышкыларны быел нишләптер иң азакта ярыштырасы иттеләр.

Әле хуҗалык атлары йөгереп үтәсе бар, ярышка кергән җигүле атларны, берсе

дуамалланып китеп, арбасын әйләндереп каплагач, өр-яңадан ярыштырырга

булдылар; юртаклар да чират көтеп тилмерә... Малай, күкрәк читлегеннән

чәчрәп чыгарга җыенган йөрәген ничек тыярга белмичә, Карлыгачның

муеныннан кочып, аның тирәсендә бөтерелеп йөри-йөри, тәмам тинтерәп бетте.

Колакларын томалап бәйләгән яулыгы, артык дулкынлануданмы, манма суга

әйләнгән иде – бер сүтеп, бер җыя торгач, ул да кибеп өлгерде. Ә уйлары...

уйлары чәбәләнүдән туктамады... Юлда килгәндә агайның әйткән сүзләре аны

тәмам әсәрләндергән иде. Малай, атының ялын сыйпый-сыйпый: «Тырыш

инде, Карлыгачкаем, без быел икенче дә, өченче дә түгел, беренче килергә

тиеш», – дип кабатлаган мәлендә, кисәк кенә сискәнеп китте. «Ходайдан

сорадым», дидеме шофёр агай?.. Малай, үзе дә сизмәстән, иреннәрен ачар-ачмас

тибрәндереп: «Илаһым, Карлыгач беренче килсә иде, әнигә үзе юа торган кер

машинасы алып кайтсак иде», дип тәкрарларга кереште. Кабатлаган шәйгә

кинәт бу теләкнең чынга ашасына шулкадәр ышаныч пәйда булды, ул теләк

белән бергә ни өчендер күз алмасын кап-кайнар яшь элпәсе каплады, тора-бара

әлеге элпә тозлы тамчы булып бит очына тәгәрәде. Малай ул яшьләрне тыя

алмады, йөзен атның кайнар муенына терәп, үзалдына һаман бер үк сүзләрне

пышылдый бирде. Әйтерсең, яшәешнең бөтен әһәмияте бүген Карлыгачның

чабышта беренче килүенә һәм нәкъ менә кер машинасы белән бүләкләнүенә

генә кайтып калган – малайның бар вөҗүден шушы теләк кенә биләп алган

иде. Күз алдыннан, хыялый бер сурәт рәвешендә, Карлыгачның иң алдан

ыргылып, финиш сызыгы аша үтүе күренеп китте, малай ул сызыкны гына

түгел, җир белән күкнең бербөтенгә әверелеп, офык читендә очрашкан мәлен

дә күреп алды...

Ярышларны игълан итүченең микрофоны әле кыштырдап, әле тотлыгып,

әле кирәгеннән артык сызгырып куйды, сүзләре җил иркенә таралды. Тау

битенә сибелгән халык, сүз берләшкәндәй, бертавыштан: «Ишетелми!!!» дип

сөрән салды. Ул арада микрофонны көйләделәр: «Иптәшләр, хәзер колхоз

югыртаклары ярышка чыга, аннан чиста токымлы атларны кертәбез», – дигән

хәбәр аермачык яңгырады. Нәкъ шулай – югыртаклар, диде микрофон хуҗасы,

юртаклар димәде. «Чиста токымлылар чабышында егерме бер ат катнашачак,

үзебезнең район җирлегеннән дә, күрше районнардан, күрше республикалардан

да килүчеләр бар. Җиңүчеләргә бүләкләр саллы, спонсорларга рәхмәт әйтеп,

аларның исемнәрен санап китик...» Калган сүзләр малайның колагына

эленмәде. Чөнки ул үзен сәер бер халәт биләп алганны тойды. «Һы...» дип

үзе яратканча кабатлап куйды. Гаҗәп, йөрәгенең тыпырчынуы тына төште,

гәүдәсенә ниндидер тынычлык таралды. Әле генә бәгырен өзеп теләгән теләге

шул мизгелдә үк нишләптер кисәк кенә кечерәеп, томанланып калды. Әгәр...

әгәр... теләгәннәр, сораганнар чынга аша икән... Күз яшьләрен беркемнән

яшермичә, беркемнән оялмыйча, кыенсынмыйча, ялына-ялвара, инәлә-инәлә

башка теләкне ирештерергә кирәк бит: әнисе... эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен

һәм... һәрчак янәшәдә булсын. Әнисез өй – кояшы урланган көн, йолдызлары

сүнгән төн, сусыз кипкән гөл, утсыз учак. Әнисез тормыш – тоташ моң, тоташ

сагыш, тоташ караңгылык. Анда елмаюга урын юк. Анда яктылыкка урын

юк. Анда – сарылык белән өртелгән сагыш кына хакимлек итә. Әти кеше

ялгызы гына үрләтергә маташкан учакның җылысы туңган бармак очларын

да җылыта алмый шул. Ә бит әни кеше бар, ул исән, ул тере, ул бар, бар, бар!

«Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә...»

Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады. Әйе, ул чыннан да ашыга, алай гына

да түгел, ашкына, кабалана иде. Гүя, менә хәзер, шушы минутта – җанының

тәмам тулышкан мәлендә сорап өлгермәсә, теләгенең бар мәгънәсе җуелып

төшәчәк... «Безне беркайчан да ташлап китмәсен иде...» Баягы кайнар тамчылар

янә күзгә килеп сарылды, нәзек-нәзек гөрләвек булып, ирен читләренә кадәр

сузылып төште. «Беренче килүем дә кирәкми, үзе юа торган кер машинасы да

кирәкми... Әни генә... эчмәсен иде!» Малай иңсәләрен дерелдәтеп, ихтыярсыз

үксеп җибәрде, тик, ни гаҗәп, бу юлы башын ат муенына яшермәде, кемнедер

эзләгәндәй, яшь пәрдәсе каплаган күзләре белән әле күккә, әле җиргә, әле кул

сузымы арада җәйрәп яткан елгага, әле зәңгәр офыкка төбәлде.

— Мәйданга чиста токымлы атларны кертәбез! – Тау итәкләрен, үзәнлекне

иңләп, микрофоннан кат-кат яңгыраган сүзләр малайның аңына соңлап кына

барып җитте. Үзенең кайдалыгын, нишләргә тиешлеген әле генә аңлагандай,

ялт итеп Карлыгачына борылды. Сабантуй да, ат чабышы да, җиңү дәрте дә

кинәт кенә әллә кая китеп югалган, бөтенләй әһәмиятсезгә әйләнеп калган

иде. Барсам бардым, бармасам юк дигәндәй генә атлап, инде тезелеп маташкан

аргамаклар янына Карлыгачны әйдәкләде. Хәер, малайдан аермалы буларак,

Карлыгач баскан урынында биеп-ыргылып тора, хуҗасының көтмәгәндә әллә

нишләп болай сүлпәнләнеп калуына гаҗәпсенеп, муенын каерып, борыла да

карый, борыла да карый. Малай елмаерга итте, уч төбе белән атның корсагын

сыйпап куйды. Көндәшләре арасында элгәре елларда күренгәннәре дә, бөтенләй

чит-ятлары да бар иде – аларга битараф кына күз ташлады. Гомумән, аның

бар булмышын сәер бер битарафлык били башлаган иде. Ат, шуны сизеп,

пошынып-пошкырып куйды, «нишләвең бу синең, уян әле, дустым» дигән

шикелле, малайның тезген бавы тоткан кулына борыны белән орынып алды.

Түгәрәк эчендә әрле-бирле йөренгән ак кепкалы ир-егетләр, мәйданга

җәелгән комны тигезләп чыккач, кайсы кая таралышты, бәйге башланырга

санаулы минутлар гына калган иде.

...«Әни, син эчмә! Әни, син эчмә! Әни, китмә! Китмә!» Малай баягы

халәтеннән айнымаган иде. Уктай томырылган Карлыгачның һәр адымына

шушы теләк кушылып бара диярсең. Малай ярыш турында түгел, әле дә булса

әнисе турында уйланды. Үкчәләре белән атның корсагына бәреп-бәреп алганда

да күңеленнән ярсып-ярсып шулай дип кабатлады. Күз алдыннан берәм-берәм

ат тояклары ялтырап үтте; башкалардан шактый калышып барганын малай

гүя тау битеннән торып кына күзәтә иде, акылы белән барысын да аңласа да,

җанын үзенә буйсындыра алмады. Аның алдында бары тик әнисенең сыны гына

шәйләнә иде... Менә әнисе – шундый көләч, шундый ягымлы, шундый җылы

әнисе – малайны алдына утыртып сөя, «тиздән сиңа кыз бәби алып кайтып

бирәбез, аның яклаучысы, саклаучысы булырсың, улым», дип, чәч бөдрәләре

белән малайның муенын кытыклап, чуп-чуп итеп битеннән үбә. Малай аның

юанаеп киткән корсагына оялып кына карап куя. Өйдә өчесенең дә сөйләшкән

сүзе тиздән кайтып җитәргә тиешле курчак кебек кыз бәби турында гына. Ә ул

кайтмады. Аны алырга дип киткән көләч әнисе сулып-суырылып, канатлары

каерылган кош кыяфәтендә кайтып керде. Әти кешенең дә йөзеннән нур качты.

Әнисе мендәренә сарылып бик еш елый торганга әйләнде. Хәл белергә кергән

күрше хатыннары белән аш бүлмәсендә башта елашып, аннан көлешеп утыра

башладылар. Малай башта шомраеп калса да, кулына тәмле кәнфит йә прәннек

тоттырып урамга озаткач, сабыйлык гамьсезлеге белән, барысын да оныта иде.

Шул рәвешле айлар, айларга ялганып еллар үтте, ул айлар-еллар исә малайны

күпкә иртә олыгайтты – ул әниле һәм әнисезгә бүленгән капма-каршы ике

дөньяда яши башлаганын аңлады...

Малай кинәт кенә уйларыннан арынып китте. Колак төбендә сызгырган

җил тавышына кушылып, әнисенең: «Син безне куркытма әле, улым!» — дигән

сүзләре яңгырады. Шулай диде бит әнисе, аның өчен борчылып, кайгырып

әйтте. Аның әнисе! Яратып әйтте!.. Малай кинәт кенә тезген бавын калгытып

җибәрде. Карлыгачка көч өстәргә теләгәндәй генә, камчысы белән селтәнеп

алды, аяклары белән атның сыртына бәргәләде. Ат та, «күптән шулай кирәк

иде», дигәндәй, алга ыргылды, менә ул башта бер, аннан икенче, өченче,

дүртенче атны узды, беркадәр ара калдырып, йөзеп кенә барган күгелҗем

аргамакны куып тотарга да күп калмады. Тау итәгенә сибелгән халык гөж

килә иде; кычкырган, сызгырган, улаган, чыелдаган тавышлар арасыннан

тагын: «Син безне куркытма әле, улым»,— дигән кайгыртучан, җылы сүзләр

ишетелгән кебек тоелды. Малай тыелгысыз дәрт белән: «Һә-ә-әй!»— дип сузып,

янә тезгенне калгытты...

Малайның кечкенә йөрәге бөтен шатлыкны берьюлы күтәрергә әзер

түгел иде. Ул шул мәлдә үзенең бөтенләй дә куана белмәвен аңлап, тагын

да җыерылыбрак, бөрешебрәк калды. Югыйсә, җырлый-җырлый, бии-бии

бөтерелергә генә кирәк бит: Карлыгачның беренче килүе, бүләкнең нәкъ менә

кер машинасы булуы (үзе юа торган!) могҗизаның да могҗизасы иде! Ул гына

да түгел, «бармагыз!» дип кистереп әйтүенә карамастан, әти-әнисенең парлап

Сабантуйга килүе, ат чабышын җан атып күзәтеп утыруы үзе бер шатлык икән

бит! Әнисенең ап-айнык булуы... Монысы, чыннан да, нәзек иңнәр генә күтәрә

алырлык куаныч түгел иде...

— Маладис, егет икәнсең, улым! Тәки үз дигәнеңне иттең, ә... – Әти кешенең

тавышында таулар горурлыгы яңгырады. – Без дә түзмәдек менә...

— Шушымы әле ул безнең киребеткән егет? – Сүзне бүлеп, малайның

колак төбендә бераз карлыкканрак төче тавыш яңгырады. Малай ялт кына

артына борылды. Көн кызу булуга карамастан, озын җиңле ак күлмәк кигән,

муенына көлсу төстәге галстук таккан түгәрәк корсаклы ир заты, күмәч кебек

кабарыбрак торган кул аркасын чалбарына сөрткәләгән булып кылангач,

күрешергә сузылды. Әтисенең шул мизгелдә караңгыланып киткән йөзен күргәч

үк, малай бу кешенең кемлеген чамалады. Ялгышмаган икән.

— Шәп, шәп... Атыңны әйтәм. Бәлки синең белән килешеп булыр, ә?

– Күмәч куллы ир, төче телләнеп, малайның колагына иелде. – Алайса,

атаң белән анаң киреләренә катканнар, синең сүзне өстен чыгармакчылар...

Сатасыңмы миңа Карлыгачны? Үз бәяңне әйт. Күпме булса да түлим. Акчасына

иң крутой компьютер да, планшет та, телефон да алаласың. Бүтәннәр арасында

иң шәбе синеке булачак! Әле-е-е! Аннан соң да, беләсеңме, әллә нәрсәләр

алырга җитәчәк! Нәрсә, килешәбезме?

Малай күзен тутырып башта әтисенә, аннан әнисенә текәлде. Чәчен баш

түбәсенә тәгәрмәч итеп җыйнап куйган, күзләрен кара күзлек астына яшергән

әнисе малай янына килеп, кулыннан җитәкләде. Теге адәмнең кырыйда

барлыгын бөтенләй күрмәгән сыман:

— Кузгалыйк, улым, – диде җылы тавыш белән.

— Ярлы тәкәбберләр! – Күмәч кулның тешен кысып әйткән мыскыллы

сүзләре гүя үзенең ике катлы иягенә сыланып калды – учы белән ияк астын

кат-кат сыпырып, ир заты шулай дип кабатлады. – Карар-бызззз...

Аның бал корты кебек бызылдап торуына исе китепме, малай, әнисеннән

кулын ычкындырып атлаган шәйгә, муены каерылганчы әллә ничә тапкыр

артына борылып карады. Күмәч кул мыскыллы караш белән алар артыннан

текәлеп калган иде.

...Күкрәк киереп утырган таулар тезмәсе ягыннан сулышны иркәләп талгын

җил исте. Үзе белән сусыл үлән, күкчәчәк, җир җиләге исе генә түгел, иркенлек,

хөрлек исе дә алып килә иде җил. Карлыгач, ялкау гына үлән чемченгән

җиреннән, башын күтәреп, таулар ягына текәлде. Чабышка әзерләнгәндәй,

бер урында биеп алгандай итте. Аннан, гәүдәсен кылтык кызлар урынына

уйнаклатып, тыелгысыз дәрт белән шул тарафка томырылды. Тик бераздан,

болай ыргылуның файдасыз икәнен искәртеп, аягына бәйләнгән аркан тартылып

куйды. Ат, җан ачысы белән иһаһайлап, әле бер, әле икенче якка ташланды,

тик ничек кенә ашкынмасын, каты кул белән бәйләнгән тышауны өзү мөмкин

түгел иде. Якындагы таш юлдан бертуктамый агылган машина тавышы һәм

төтен исенә күмелеп, тагын яңа көн башланды. Карлыгач нәүмиз кыяфәттә

башын иде. Ул үзенә-үзе хуҗа түгел иде шул. Адәм балалары кебек үк, ул да

күзгә күренгән һәм күренмәгән арканнар белән тышауланып куелган иде. Эх,

бәйдән ычкынасы иде дә таш юл читендә болын исеме күтәреп яткан шушы

биләмәдән мөмкин кадәр ераккарак китеп югаласы иде. Кешеләрнең саташулы

дөньясыннан, күз яшьләреннән азат булган башка дөньяга...

— Карлыгач, ул тагын эчкән! Ул тагын эчкән!

Яшь дустының күзләренә яшеренгән бетмәс моң бу юлы ниндидер сын

рәвешендә күз алмасында катып калган иде.

— Безнең җиңүне юган, имеш... Әз генә, имеш... Әз генә дигәне тагын атна

буена җитәчәк...

Хикәянең дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: