Ул югалмады (дәвамы)

Хикәянең башы монда.

Бүген башкачарак. Ата кешенең ике каш арасына иртәрәк сарылган

буразналарында туфрак катыш тир тамчылары җемелди. Күзләрендә исә... сүрән

генә булса да яктылык шәйләнә кебек. Әллә малайга гына шулай тоелдымы?

Хәер, үз күңелендә дә ниндидер аңлашылмаган хисләр өермәсе: яулыгын

кашларына төшереп, арттан чөеп бәйләгән, кара трикосын тез буена кадәр бөкләп

менгергән, озын футболкасының итәген исә кендек тирәсеннән төйнәп куйган

әнисенә яшертен генә күз ташлаган саен, ул өермә отыры көчәя, әле давылга,

әле буранга, әле дуамалланып яуган яңгырга әйләнә. Күңеле шулай дулый, шулай

елый малайның: давыл булып, яңгыр булып... Әнә бит, нинди яшь, нинди сылу

аның әнисе... янәшәдә чагында, эчмәгән чагында. Ул шундый газиз, шундый үз,

шундый якын һәм... шундый ерак. Малай, керфекләренә яшь бөялүдән куркып,

күзләрен челт-мелт йомып, болытларга текәлде. Болытлар ак иде, бөдрә иде,

гөнаһсыз һәм гамьсез иде. Элекке чак булса, малай барысын-барысын онытып,

әнисенә барып сарылыр иде, йомры башын аның бил буена терәп, рәхәтләнеп

елап та алыр иде. Ә хәзер... Йодрык кадәрле генә йөрәгенең бозга әйләнеп баруы

түгелме?.. Чөнки белә: бу – алдавыч матурлык һәм алдавыч тынлык. Теге чакта,

үзләренең яшелчә бакчасындагы иске кар базы авызына карап телсез калган

мизгелдә, ул балачагын бөтенләйгә җуйды. Капка төбендәге чирәмдә уйнаган

җирләреннән туп койма аша бакчага очып төшмәсә... Аның артыннан малай

да койма аша гына бакчага сикермәсә... Чия куаклары артындагы иске базның

капкачы ачык калып, тупны эзләгән малай тап шунда килеп чыкмаса... Малайның

күзләре ул мәлдә аптыраудан түгел, куркудан чытырдап йомылды. Баздан аңа

буш шешәләр ыржаеп карап тора иде. Пычрак иде, котсыз иде, бик күп иде

алар. Аларда әнисенең атналар буе шеше кайтмаган нурсыз йөзе дә, әтисенең

караңгылык иңгән күзләре дә, малайның кимсенү һәм әрнү яшеренгән яралы

йөрәге дә чагыла иде. Малай калтыранып кына керфекләрен күтәрде. Янә баз

авызына төбәлде. Бу хәтле шешәнең хәмерен җыеп түксәң, шушы баз мөлдерәмә

булыр иде. Күз алдына ямьсез күренеш килеп басты: әнисе баз кырыена сузылып

яткан да, чәч-башын тузгытып, йотлыгып-йотлыгып аракы чөмерә... Малайның

күңеле болганып китте, укшымас өчен тирән итеп сулыш алды, аякларын сузып,

чия куагы астына чүмәште. Кинәт сулкылдап елап җибәрде. Урам яктан аны эзләп

кычкырулары, сызгырулары ишетелде. Малай урыныннан кузгалмады. Үксеп-

үксеп, сулкылдап-сулкылдап, башын тезләренә салып, елады да елады ул.

— Әйтмәм дигән идем... Кичә Карлыгачны сорап килделәр.

Малай дертләп китте. Теге чактагы чия куагы төбеннән бәрәңге бакчасына

кайтып төште. Әтисе башын күтәрми генә әллә үзалдына сөйләнә, әллә әнисенә,

әллә аңа дәшә икән.

— Тагын кем? – Малайның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Тирә-якта гына

түгел, район сабантуйларында алдынгылыкны бирмәгән аргамакка күпләрнең күзе

кыза, башкорт ягыннан да, Ижау каласыннан да сорап килүчеләр байтак булды.

Җанын бирергә әзер, тик колын чагыннан ук күз карасы кебек кадерләп үстергән,

бөтен эч-серен уртаклашып килгән Карлыгачка гына кагылмасыннар.

— Күрше хуҗалыктан, рәисе. «Күпме сорасагыз да бирәм, сатыгыз», ди.

— Үзләренә булсын акчалары!

— Әй, улым... – Ата кеше артык сүз әйтмәде. Аның көрсенүе «акча дигәнең

безгә дә комачауламас иде» дигәндәй яңгырады.

— Гел шул ат дип инде... Акча булса, үзе юа торган кер машинасы алып кайтыр

идең... – Буразна башына чыгып җиткән әни кеше дә сүзгә кушыласы итте.

Аңа дигән җавап һәр икесенең тел очында йомарланып калды. «Мин өйдә юкта

ярты хакына сатып җибәрер өченме?» – Ирнең йөрәк түрен шушы уй телеп үтте.

Малайның исә күз алдына күршеләрнеке кебек, үзе ап-ак, уртасында пыяла ишеге

булган кер машинасы килеп басты. Юыласы керне шунда тутырып куялар да

төймәсенә генә басалар. Бераздан инде юылып, сыгылып, кибеп диярлек өлгергән

керне ишегалдындагы бауга элеп, җилләтеп кенә алалар... Тик малай хыялындагы

кер машинасы нигәдер теге иске базга ботарлап ыргытылган иде...

— Малай риза түгел, дидем. – Әтисенең баягы сүзен дәвам итүе икән.

– Башта тасма телләнеп маташкан иде, яңадан яный ук башлады. Кулларында

влач дигәч тә, бигрәк азындылар. Авызлары ни әйткәнне колаклары ишетми.

— Тоттырам ди мин аларга Карлыгачның койрыгын! – Әтисенең сүзләрендә

калкан күреп, малай батыраеп китте. – Әти, быел район Сабан туенда безнең

Карлыгач беренчелекне бирмәячәк, мин әйтте диярсең...

Әтисенең мыек очына тыенкы гына горурлык йөгерде.

Давыл озак көттермәде. Караңгы төшкәндә генә бакчада эшне төгәлләп,

ишегалдында юынып алдылар, өйгә кереп, арыган кыяфәттә идәнгә сузылып

яттылар. Әни кеше исә, аш бүлмәсендә җил-җил басып, табада йомырка

кыздырып алды, кәбестә белән кишерне уып, салат әзерләп куйды, ул арада

күңелле сызгырып, чәй дә кайнап чыкты. Өчәүләп өстәл артына утырдылар да тел

тибрәтеп сүз катмый гына табага үрелделәр. Әни кешенең нигәдер кыбырсынуы

йөзенә чыккан иде, ир бу кыбырсынуның нигә, ни өчен икәнен бик яхшы

аңлаганга, авыр сулады, зәңгәрсу каймалы ак чынаяктагы чәен болгатырга

тотынды. Малайның колагына кашык чыңы түгел, әнисенең юхаланып та,

ялварып та, үтенеп тә, ыңгырашып та дәшкән тавышы гына ишетелде:

— Авыр эштән соң... Бәләкәй генә... Хәл алыр өчен генә... Артыгы кирәкми...

Сорамыйм... – дигән өзек-өзек сүзләр, ачык ярага тоз сипкәндәй, малайның

тәнен калтырап куярга мәҗбүр итте. Ул кулындагы кашыгын өстәлгә ташлап,

олы якка чыгып китте. Әтисенең дә чынаягын шап итеп куюы булды бугай.

— Авызыңны яп! Ант иткән була бит әле... бөкрене кабер генә төзәтә шул...

— Минем эчем яна... менә бер генә йотым булса...

— Чәеңне эч!

— Тамагымнан үтми... әйтәм бит, эчем яна...

— Иртәгә үк булнискә алып барам, бәйләп булса да алып китәм мин

сине.

— Барам ди... Сиңа ышансаң, психбольницага да илтеп тыгарсың... Бер

йотым дим бит, бер генә...

Аш бүлмәсендәге тавыштан качарга теләп, малай кулы белән колакларын

томалады, алай да әтисе белән әнисенең авызыннан яңгыраган ямьсез сүзләр

колак пәрдәсен ертып керде. Алар кычкырышу гына түгел, бер-берсенә эт

булып өрә иде кебек: һау-һау, һау-һау... Малай тешләрен кысып, йодрыкларын

йомарлап, диванга менеп утырды. Өзгәләнеп тә, ачыргаланып та һаулаган эт

тавышы байтак ишетелеп торды, аннары тынгандай булды. Аш бүлмәсе ягыннан

янә өзек-өзек авазлар ишетелде:

— Син мине кызгана да белмисең бит ичмаса!

— Кызганганга күрә шушы хәлгә төшеп беттек. Әллә кайчан чи каеш белән

тотып ярасы калган.

Сузып-сузып эт улаган тавыш яңгырады, бераздан аны чинау алыштырды...

Малай чәчрәнләп диваннан төште: ишегалдында Актүш өзгәләнә ләбаса! Ишекне

шәрран ачык калдырып, баскычка атылып чыкты, утны яндырды, аякларына кәлүш

тә элеп тормастан, ишегалдына томырылды. Малай яхшы белә: күрше-тирә керсә,

чирәмдә наратлыктан төшкән керпе йөргәләсә, Актүш ялкау гына, иренчәкләнеп

кенә, мин хуҗаларны кисәтергә тиеш шул, дигән кебек, кыенсынып кына өрә. Ә

бу юлы... Малай аптырап урам яктагы капкага карады. Ул ябык, келәсе төшерелгән,

тавыш-мазар ишетелми иде. Малай эт оясы янына килде. Актүш, җылы эзләп

сыенгандай, бар гәүдәсе белән ояга терәлеп яткан иде. Кемгәдер рәнҗегән кыяфәттә

башын күтәреп малайга текәлде дә шул мизгелдә башы салынып та төште. Өнсез

калган малай бер – Актүшкә, бер – аның тәлинкәсе янында яткан казылык

кисәкләренә карады, аннары кисәк кенә өйгә йөгерде.

— Әт-ти-и-и! Актүшне агулаганнар!

Өйдәге гауга шул мизгелдә өзелде. Әтисе дә майкачан килеш йөгереп чыкты,

тик ул эт оясы янына түгел, ат абзарына таба атылды, тиз генә утны кабызды.

Малайның йөрәген икенче кат шом басты: «Карлыгач!»

Абзарның ишегенә кагылмаганнар – бакча яклап арткы такталарын кубара

башлаганнар, мөгаен, эттән инде котылдык, дип уйлаганнардыр. Актүш соңгы

көчен җыеп хәбәр салмаса, Карлыгачны йә харап итәргә, йә урлап чыгарга да

өлгергән булырлар иде. Малай шушы коточкыч уйдан тетрәнеп китте, гәүдәсен

тыелгысыз бер калтырау биләп алды, бизгәк тотамыни, ул калтырау бөтен тәненә

таралды, тешләре тешкә бәрелеп, шык-шык килә башлады. Әтисе Карлыгач

тирәсендә булашып, улының үз-үзен кочаклап дерелдәвен тиз генә искәрмәде, ат

тирәли әйләнгәләп, үзалдына кемнедер сүгә бирде: «Вәт кабих, ә, берәрсенә акча

төрткән дә монда җибәргән инде бу...» Шулай дип берничә тапкыр кабатлады да,

малайның бер аваз-өн салмавына аптырапмы, башын күтәреп, аңа карады.

— Улым!

Сүрән ут яктысында малайның ак күбек тибеп чыккан, күгәргән иреннәрен,

калайланган күзләрен, калтыр-колтыр килгән гәүдәсен күреп, ата кешенең коты

очты. Ат кайгысы мизгел эчендә онытылды, ир, ук кебек томырылып, улы

янына атылды, тәненә ябышып калган тораташ кулларын кубарырга тырышып,

бар көченә аны селкетергә тотынды.

— Син нәрсә, улым, курыктыңмыни? Тимәгәннәр, Карлыгач исән-сау, менә

бит... Улым, улым дим, тынычлан әле...

Малай сүз дәшәрлек хәлдә түгел, ул әле дә булса көзге ачы җилдә туңып

калтыранган яфрак кебек, дер-дер килә иде. Әтисе үзе дә шашынган кыяфәттә

аны җәһәт кенә күтәреп алды, абына-сөртенә өйгә йөгерде.

Бу вакытта әни кеше, бер йотым су эзләп тилмергән юха елан шикелле,

бөтен шкафларның астын-өскә китереп, үзенә хәмер юллый иде. Ир, ишекне

аягы белән генә тибеп ачты да малайны диванга кертеп салды, аннан берни

аңышмыйча үзенә борылган хатынны чәченнән эләктереп алды:

— Син гаепле, син аны шушы хәлгә китереп җиткердең, нервысын бозып

бетердең... Фельдшерга чап, бала үлә!

Әни кешенең күзе зураеп ачылды, ул, чәче тартылып авыртуданмы,

малайның сәер йөзен күрепме, аһылдаган аваз чыгарды. Ишеккә ташланмады,

гаҗиз кыяфәттә улы өстенә иелде.

— Нәрсә булды, нишләде? Улым!

— Нишләде, нишләде... Бала үлә дим! – Ата кеше гасабиланып кычкыра

бирде.

Малай шул мәлдә керфекләрен күтәрде, әнисенең үзенә иелгән йөзен,

куркудан киерелеп ачылган күзләрен күреп алды. Тәненең калтыравы кимегән

иде, бу карашны күргәч, бөтенләй тынычланып калды. Нинди генә булса да,

ул аның әнисе, бердәнбер, җанга бик якын да, ерак та әнисе иде шул...

— Нәрсә каккан казыктай торасың? Фельдшерны алып кил! Шуннан соң

чыгып ычкынсаң да була! Бөтенләйгә! Бусагага аяк басма! Аракы күленә төшеп

йөзсәң дә, бер сүзем юк... Ант эчкән була бит... Улым гына исән-сау булсын...

Икебез ничек тә җан асрарбыз. Син генә аның җанын бимазалап, күзгә күренеп

йөрмә башка... – Малайның халәтеннән коты алынган әтисе инде үзе дерелди

башлаган иде, бик озак тынычлана алмыйча, ишекле-түрле йөренә бирде. Нәрсәгә

тотынырга, ни кылырга белмәде, малайның кытыгын китереп, әле улының аяк

табанын тотып карады, әле кул беләзеген эләктереп, тамыр тибешен тикшерде.

Әнисе исә башта улының кан качкан йөзенә селкенми дә текәлеп торды, аннан

корт чагып аңына килгәндәй сискәнеп китте, тиз генә сөлге юешләп, тир бәреп

чыккан маңгайга япты, тагын аш бүлмәсенә торып чапты, касә төбендә калган

бал өстенә чәй агызды. Касәне малай янына алып чыккач, бер кулы белән аның

башын күтәрә төште дә, җылы, йомшак, назлы итеп:

— Син безне куркытма әле, улым! – диде, чәйне аның иреннәренә якын китерде.

Малайга рәхәт иде. Тәненә кисәк иңгән җиңеллектән битәр, аны кайгыртучы, аның

өчен борылучы әнисенең янәшәдә икәнлеген тою рәхәт иде. Бу рәхәтлекнең бик

кыска гомерле, вакытлыча икәнен аңлау гына бәгырен кимерә, ашый иде. Малай

күгәреп каткан иреннәрен ачар-ачмас, үзенә сузылган касәдән ике-өч йотым чәй

уртлады. Моны күреп, әтисенең йөзенә беркадәр яктылык кунды. Ул малайның

аяк очына килеп утырды. Үзе бертуктаусыз аның нәзек аякларын сыпырды, үзе,

инде бу юлы тыныч тавыш белән, ана кешегә эндәште:

— Кит син, зинһар, бөтенләйгә кит. Малайны авыруга сабыштырып

туктыйсың алайса. Кайтмаска дип кит, җәһәннәм читенә китеп олак. Безне

генә тынычлыкта калдыр...

Әнисе эндәшмәде. Касәне кулына тоткан килеш, карашын төн пәрдәсе сырып

килгән тәрәзәгә төбәде. Малайның күңеле янә урыныннан купты. Аның башланып

кына килгән тормышы тоташ югалтулардан гына торыр микәнни? Аргамакның

җитез аякларына кызыккан бәндәләр аны Карлыгачсыз калдырырга маташалар,

нәни йомгак чагыннан ук ишегалды чирәмендә тәгәрәп үскән Актүшне дә югалтты,

хәзер менә әнисе... шулай ук бөтенләйгә китеп югалырмы?.. Бөтенләйгә, мәңгегә...

Болай, ул төссез-нурсыз кыяфәттә чыгып югалганда, аның янәшәдә булуына

караганда булмавы мең артык тоелса да, иртәме-соңмы әйләнеп кайтасын, берара

бөтен тирә-якны тынычлык, ниндидер сәер яктылык, җылылык, газ мичендә

пешкән ипи исе, бау тутырып юылган кер исе биләп алачагын белү күңелнең бер

почмагын юатып, тынычландырып тора иде. Әтисенең дә сабыр савыты тулгандыр

шул, түземлекнең дә бер чиге буладыр... Малай үзе генә ишетерлек итеп аһылдап

сулыш алды. Күз алдыннан көндез бәрәңге утыртып йөргән мизгеле, кулындагы

кисек яркага шаккатып карап торган мәле сызылып үтте. Шул могҗизага –

киселгәнне ялгарга, өр-яңадан яшәү көче бирергә кодрәте җиткән зат аның әнисен

генә терелтә аладыр бит. Бу үтенечне кемнәргә, ничекләр җиткерергә, ни рәвешле

ялварып сорарга соң? Артыгы кирәкми, бар булганыннан да баш тартырга әзер

малай – тик әтисе белән әнисе гел балкып-елмаеп яшәсен, өйләрендә татулык

булсын, әнисе эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... беркайчан да китеп югалмасын...

Шушы теләге тормышка ашсын өчен әллә нинди алыш-бирешкә дә әзер булыр иде

ул. Укытучысы аны дәрес саен: «Йөзеңдә нур юк, авыз ачып җавап бирә белмисең,

беркем белән дуслашмыйсың»,— дип әрли. Сөйләшер иде, авылның бөтен бала-

чагасы белән дуслашыр иде, укытучыга да елмаеп кына торыр иде. Әнисе, әнисе

генә беркайчан да... эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде... Хәтта җаннан артык

күргән Карлыгачын да... Башына килгән бу уйдан малай тагын баягы кебек дертләп

китте... Карлыгачын да рәхимле берәүнең кулларына тапшырырга риза булыр иде

ул... Керфекләрне ачыттырып, пешереп, иреннәренә кадәр кап-кайнар тамчылар

тәгәрәште... Карлыгач... Малайның бердәнбер сөйләшер сердәше, тугры дусты.

Сабантуйларда икенче, өченче урыннарны яулап, өйгә алып кайткан суыткыч,

тузан суырткыч, телевизор, келәмнәр – барысы да Карлыгач бүләге. Әнисе аракыга

алмашкан юрганнар, чәй чынаяклары, радиоалгычлар да Карлыгачныкы иде...

Кер юу машинасы, ди әнисе, үзе юа торган, ди...

— Быел Карлыгач беренче булачак, әти. Кер юу машинасы апкайтабыз әнигә...

Малайның кинәт кенә шулай дип куюын ишеткәч, саташа дип уйладылар,

ахры – әтисе белән әнисе ялт борылып бер-берсенә караштылар. Әнисе,

сөлгене идәнгә ташлап, кулын малайның маңгаена куйды. Кайнар тоелмагач,

бераз тынычланып, улының кыл кебек каты чәченнән сыйпады. Әллә кайчан

онытылган татлы да, әрнүле дә бер хис малайның йөрәген телеп үтте.

— Безне генә ташлама, улым, барырсың, Сабантуйга да барырсың, беренче

дә булырсың...

— Мин сиңа... үзе юа торган... кер машинасы... Тик син дә безне ташлама,

әни. Эчмә генә, әни... – Малайның күзләре йомык иде. Керфекләр пәрдәсе

аша да ул әтисенең авыр көрсенеп тәрәзәгә таба борылганын, әнисенең, башын

иеп, артсыз урындыкка барып утырганын аермачык күрде.

Хикәянең дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: