Тугрылык (хикәя)

Йортка кергән кара хәсрәткә аклык өстәп җибәрде кебек Тайфун. Ак кәҗә мамыгыннан эрләнгән йомры йомгакка охшаган яп-якты җан иясе иде ул. Почык борынлы, салынкы койрыгы да чәнти бармак кадәрле генә. Ачылыр-ачылмас күзләре карандаш белән сызып куйгандай, итләч битләре дә үзенә бик килешеп тора тагын.

...Әниләре янына район хастаханәсенә баргач, әтисе белән алар базарга кагылдылар. Менә шунда күрделәр аны. Күрде дә һич күзен алалмады Туфан.

– Әти, безнеке булсын ул! – дип, баскан урынында сикерә-сикерә кычкырып ук җибәрде.

Әтисе дә каршы төшмәде. Бүреген салып, елмая-елмая, маэмайны җылыга урнаштырды, үзе капюшонын башына каплады.

«Яхшы кулларга тапшырам!» дигән элмә язуны муенына таккан иске эшләпәле агай алар күздән югалганчы, каерыла-каерыла, артларыннан карап калды.

– Үкенмәссез, – дип кабатлады ул. – Анасына охшаган, тугрылыклы булыр...

– Хуҗага этнең тугры булуы кирәк тә... Хак, шулай... – диде әтисе.

Туфан монысын аңлап бетермәде, әлбәттә. Көчек аңа каты борынлы, йомшак тәпиле затлы уенчыкка охшап торганы өчен кирәк иде. Аннан әтисе өчен дә кирәк иде. Әтисенең елмайганын малайның күптәннән күргәне юк инде. Һаман күңелсезләнеп йөреп, әниләре кебек чирләп китүен теләми иде ул аның да... Көчек өйдәге бөтен кешегә күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип уйлады Туфан... Әнисе генә менә... Күрәсе дә килмәс инде маэмайны... Бигрәкләр дә хәле авыр шул аның...

Базар капкасын чыгып барганда, алар янәшәсенә кара джибын туктатып, руль артыннан бер ир сикереп төште. Арткы салоннан 5–6 яшьлек малай атылып чыкты.

– Көчек! Ак көчек! Әти, әйт аларга, бу маэмайны безгә бирсеннәр! – диде малай, бүреккә үрелеп.

Туфан аңа арты белән борылып басты, бүрекне күкрәгенә кыса төшеп кочаклады.

– О, шәп көчек! – диде ир. – Йоннары да урман мүгенә охшап тора... Әйдә, сатыгыз сез моны безгә, ни хак сорасагыз шуңа ризамын...

– Әти, сатмыйбыз! Минем көчек ул! Тайфун ул, минеке! – дип үҗәтләнеп җавап кайтарды Туфан. «Тайфун» дигән исем кинәт башына килгәнгә үзе дә аптырап китте. Әтисе дә улына карап елмаеп куйды. Малай беркөнне аңардан: «Туфан ни дигән сүз соң ул?» – дип сорады. «Тайфун дигән сүз», – дип җавап бирде әтисе. Менә кирәк чакта искә төште бит әле, әй!

– Тайфун – минем көчек! – дип сулкылдады ул, ки­нәт йомшап.

Теге малай да елады. Аны әтисе җитәкләп ары алып китте.

– Нигә көйсезләнәсең, синеке түгел ич ул. Әйдә, базарда тагын бардыр әле анда, – диде.

Башка мондый көчек юк иде шул... Монысын Ту­фан гына белә иде...

* * *

Хуҗаларының мәхәббәтен тоеп, ай үсәсен көн үс­те Тайфун. Дөрес, башта һич туктаусыз елады... Аннан Туфан артыннан шыңшый-шыңшый йөгереп йө­ри башлады. Тешләргә өйрәнде. Ә беркөнне ул баскыч төбендәге галош, итекләрне, тешләре белән эләктереп, лапас астына ташып бетерде. Шул хәлдән соң исәеп тә китте бугай: башка шыңшымас булды. Үз дәрәҗәсен белеп кенә, башын югары тотып, горур басып йөри торган эткә әверелде. Ә койрыгы! Анысы бигрәк тә кәпрәйде... Ул аны кирәкле йөк алып баргандай, кадерләп кенә йөртә иде.

Аның койрыгы үзеннән өстә әйләнә хасил итеп, җир йөзендә әле аклык, яктылык барын искәртеп тора кебек тоела...

...Еш кына алар – малайлар-кызлар – бергәләп, саламдай нәзек тәпиле, әлегә тәбәнәк кукуруз басуын­нан чүп үләне җыярга баралар. Кукуруз арасына ки­леп керүгә, Тайфун үз юлы белән элдертә. Этне адашыр дип

куркудан малайның коты оча. Башын күтәреп караса, кукуруз яфраклары өстеннән офыкка табан ап-ак тәгәрмәч тәгәри... Малайга кызык та була соң!

– Тайфун, кил монда, ерак йөрмә! – дип кычкыра ул, ак койрыкка төбәлеп.

Эшлекле эт булып чыкты Тайфун. Һәр иртәдә ул үзенең биләмәсен билгели башта... Чит-ят этләр аяк басып карасын аның биләмәсенә, хәзер эзләрен суы­тачак!

Ул моңа һәрчак әзер торуын сиздерде, тавышын тамак төбеннән чыгарып өрде. Чит кешеләргә дә шулай. Хәер, Туфанның ишеткәне дә бар: имеш, эт үзен­нән өреккәнне бик тиз тоеп ала икән. Курыккан кеше­нең баш түбәсеннән һавага төтен күтәрелә, ди, имеш... Ә менә тирә-күршеләр капкага якынлашса, аның тавышы әкрен генә, чинаган кебек кенә ишетелә. Авазларны ирен очларында гына тибрәтеп тора ул. Койрыгын болгый-болгый, хуҗаларга алдан хәбәр бирә шулай: «Безгә күрше кереп бара бит әле менә, сез әзерме анда?» – ди...

Ә көннәрдән бер көнне Тайфун чит этләр белән сугышып, бик каты яраланып кайтты. Әтисенең аны Туфанга күрсәтәсе килмәде, абзарга ук ябып куйды. Сыер сауган саен сөт эчерде, яңа пешкән аш ашатты. Терелеп, абзардан чыкканда, аның йомры гәүдәсе сузыла төшкән, тавышы тагын да көрәйгән, итләч муены шактый ук калынайган, гел тырпаеп торган колаклары тәмам ныгыган, койрыгы тагын да өскәрәк күтәрелгән иде.

– Бәйгә өйрәтергә кирәк моны, – диде әтисе Туфан­га, иртән чәй эчеп утырганда.

Шул ук көнне ул сап-сары такталардан оя әтмәллә­де, каяндыр чиста күннән эшләнеп чылбырга берке­телгән бәй алып кайтты. Тик Тайфун бәйне яратмады. Аңа эләкмәскә тырышып, качып китмәкче булды. Әтисе яңадан сөяк белән алдап кына оя янына китерде. Шунда тиз генә каеш муенчакны башына киертер­гә өлгерде. Тайфун күтәрелеп бәрелде. Башта чинады, аннан

улады. Тәпиләре белән аяк астындагы җирне тырмап һавага очырды. Туктаусыз тартылудан ояның такталары шыгыр-шыгыр килде.

– Гел бала-чага кебек борыныңны чөеп урамда йө­гереп йөрмәссең бит инде, – диде хуҗасы. – Йортны сакларга да өйрәнергә кирәк... Һаман өйдә тормабыз бит без. Яз җитте әнә... Тиздән чәчүгә төшәсе...

Яз турында ишеткәч, эт, чылбырлы авыр башын күтәреп, һавага карады. Исләрне сизеп яшәде Тайфун. Яздан яшь үлән исе, җир исе аңкый иде. Ирек исе килә иде... Тәпиләренә яшел үлән суты сыланудан бөтен тәненә сихәт җыя, сузылып ятып ауный-ауный, җир җылысында иркәләнә иде. Үлән кыякларын иреннәре белән чеметеп кенә өзә дә сәгатьләр буена шуны тел өстенә салып йөртә. Аның юка иреннәре читеннән чыгып калган ямь-яшел үлән исә аермачык, яп-якты булып күренә. Һәр күзәнәгенә язлар тәме, язлар ярсуы тула. Аннан ике алгы тәпиен алга сузып ята да ерак офыкларга карап тора.

Ул офыклар аны каядыр ирекнең чиксезенә, бәхет­нең чып-чынына чакыралар иде. Шул офыклардан нидер көтә иде ул...

Тайфун ап-ак йоннарына бер бөртек тузан кунганны да яратмады. Ачуы килгәндә җирне тырмый торган гадәте бар иде барлыгын... Йомшак ак тунына тузан-туфрак ябышмый калмый. Тик ул аны бөтен тәнен дерелдәтеп мизгел эчендә коеп төшерә иде. Бәйгә эләккәч, кагынмады да менә... Шайтандай каралып бетсә дә, һаман тартылды да тартылды. Тартылган саен каеш бәй аның муен йоннарын йолкыды. Җил аралап кералмаслык тиресен ярып җибәрде һәм ул эздән кан саркып чыкты. Шулай итеп, бәйдәге тормышка әрнү дә өстәлде. Әчетеп торган яраның тирәнәюен сизенепме, ул тартылудан туктады. Әрнү башын аска табан салындырып торганда гына басыла төшә иде.

Тик иелгән көенчә басып тору аның өчен тәмуг газап­ларына тиң иде шул. Һава җитмәгәнгә микән, һаман тартылгангамы, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, тыны кысылды... Аның бер тапкыр да болай басып торганы булмады бит... Ул авыр һәм әрнүле башын күтә­рә дә моңсуланып ерак офыкларга

төбәлә, аннан яңадан җиргә иелә, гүя шулай хыялына барыр юл табалмаган өчен үз-үзен битәрли иде...

Хуҗасына да бәйдәге халәте охшап бетмәгәнне эт сизеп тора, ул сизгерлеге аның җанындагы каршылыклы караңгы хисләр өермәсен һаман куерта бара, шуңа аптырап, әледән-әле башын бора-бора гел өскә күтәрелгән ак йомры койрыгына төбәлеп берничә әйләнеш ясый, гүя шулай бөтенләй үк үз-үзен югалтмавына ышанасы килә иде. Сизмәслекмени, горур этләрне ярата шул аның хуҗасы!

...Тайфун бәйгә беркайчан да ияләшә алмады. Хуҗасы коллыктан ычкындыруга, ул йорт алдындагы мәйданны ике-өч тапкыр зур тизлек белән йөгереп әйләнә, җиленнән Туфанның тыны буыла хәтта, аннан сикерә-сикерә тагын бер кат урап килә, аннан капка астындагы тактаны алгы тәпие белән йомшак кына этеп аудара да урамга чыгып чаба. Арып, хәлдән тайгач кына оясы янына кайтып егыла. Аннары аны тагын бәйгә эләктерәләр...

* * *

Туфанның әнисенең хәле көннән-көн авырайды. Ничә айлар буена хастаханәдә дәвалануның да файдасы тимәде. Ул инде хәзер өйдә ята, сөйләшми дә, ашамый да, эчми дә. Малай, әнисенә күрсәтергә дип, Тайфунны өйгә алып керде.

– Әнием, кара, менә нинди көчегебез бар бит безнең! Ул да сине бик ярата! Терел генә син, әнием! – диде.

Әнисе бер сүз дә дәшмәде. Шулай да малайга ул хәлсез генә елмайгандай тоелды...

Бал кашыгы белән әтисе авызына су салганда гына керфекләре тибрәнеп алды. Малай аның сүнеп барган күзләрен күрде. Ул карашлар аның бөтен гәүдәсен токка тоташтыргандай калтыратып хәлсезләндерде. Кинәт аңа әллә нәрсә булды...

– Мине дә, улыбызны да ташларга җыенуың нигә инде? Терел инде син, гөлкәем, – диде әтисе. Аның сулы кашыгы кулы калтыраудан әнисенең эчке күлмәгенә түгелде. Ул суны кул сырты белән генә сыпырып төшерде дә әниләренең юрганын җайлабрак япты.

Туфанга үзе генә түгел, әтисе дә бик кызганыч булып күренде. Ялгыз калабызмы инде хәзер, дип уйлады һәм, әнисез йортны күз алдына китереп, йөгереп ишегалдына чыкты. Тайфунны муеныннан кочаклап үзенә якынайтты… Беркем күрмәгәнне белеп сулкылдый-сулкылдый, эч серен түкте:

– Тайфун, әниемне мин шундый яратам. Ә ул авырый... Терелсен иде ул... – диде.

Тайфун күзләрен мөлдерәтеп аңа карап торды һәм малайның юеш күз төпләрен ялап-ялап алды.

Аннан, онытылып китеп, алар җирдә шактый әүмәкләштеләр. Өс-башы туфракка, үлән сутына буялып бетте...

Төнгә кергәч, Тайфунга әллә нәрсә булды: улады да улады. Күршеләр уянып тәрәзәләрен ябып куйдылар хәтта. Аптырагач, әтисе, торып, аны бәеннән ычкындырды...

Кояшлы, яп-якты иртәдә малай, гадәтенчә, ишегалдына йөгереп чыкты:

– Тайфун! Тайфун! Син кайда? – дип эндәште ул. Тик эте күренмәде. Малай лапас асларын күзләп әйләнде, бакча якны урап керде. Тайфун юк иде. Кич җитте. Эте кайтмады. Калган көннәр Тайфунны эзләп үтте.

– Җүнлегә түгелдер инде бу. Этләр сизгер җан шул...  –  диде әтисе сабыр гына, үртәлеп. – Аллага тапшырдык, улым ...

Әтисе хаклы булып чыкты: Тайфун югалганның дүртенче көнендә, әбисе әйткәнчә, «әниләренең җаны күбәләк булып очты». Авыл башындагы зиратка Туфанны да алып бардылар. Куерып үскән куак-агачлар арасыннан малайга һаман әнисе белән бергә Тайфун да килеп чыгар кебек тоелды.

Кулын булса да тырмар иде ул аның, борынын булса да ялар иде. Шулай күкрәгенең сызлавы бетеп китәр иде...

Ул да юк шул инде. Берьюлы ике югалту гүя малайның аяк астындагы җирне какшатты. Әнисен эзләп табып та, кире кайтарып та булмасын малай аңлаган иде инде. Бәлки, Тайфун исәндер, бәлки, адашып йөридер... Аңа җир-күкләр күтәреп торалмаслык авырлыктан котылу чарасын табарга кирәк, ул – Тайфун иде! Аның ерак офыкларга табан китеп барганын малай белә иде. Тик офыкларның адресы юк шул... Малай сулга карады  –  анда кояш көлә. Уң ягына борылды – анда болыт таулары артында көләч офык елмая. Туфан, Тайфунны сагынып, ерак-еракларга төбәлеп торды. Күк гөмбәзенең җиргә тоташкан җөендә бәллүр рәшәләр тибрәлә иде.

Малай кыр юлы буйлап күрше авылга төшеп китте. Кайчандыр алар бу авылга әнисе белән бал алырга барганнар иде. Юлны шуннан хәтерләп калды ул.

Туфан, йорт саен кереп, ак тәгәрмәч койрыклы елгыр һәм шук этен эзләп йөрде. Тик бу тирәдә чит-ят эт күзгә чалынганын хәтерләүче кеше табылмады. Еракта тагын төтенле таулар күренде. Ул авылга да барып әйләнде малай. Анысыннан да нәтиҗәсез кайтты...

Шулай күңелсез бертөрлелектә айлар үтте.

Малай һаман иртүк торып чыга да:

– Тайфун! Тайфун! – дип эндәшеп карый һәм күңел­сезләнеп өйгә кереп китә.

Бу бертөрле көтү сагышында изрәгән иртәләр аны тәмам туйдырды. Шулай бер иртәдә ул ишегалдына чыкмаска булды. Тәрәзә янына килеп басты да, зират ягыннан күтәрелеп килгән дәү кояшка карап, әнисен уйлап торды.

– Әни дә юк, – диде ул. – Тайфун да... Нигәдер әтисе белән базардан маэмайны алып кайткан көнне исенә төшерде. Көн елады көчек, төн елады. Малай әлегәчә бу хәлне, берәр җире авырткан булгандыр, дип уйлап йөрде... Менә хәзер аңлады инде: әнисеннән аерылу газабына чыдый алмаган икән бит ул... Күкрәге әрнегәндер аның да... Кайткан көнне сөт тә эчмәде бит хәтта. Газаплы да, күңелсез дә икән шул әнисез...

* * *

Тайфун югалганга ярты еллап вакыт үтеп тә китте шулай. Беркөнне алар әтисе белән йортка кайтарып җәйгән печәнне әйләндерергә чыктылар. Әтисе Туфанга да кыскарак саплы сәнәк тоттырды. Печәнне кузгаткалап йөри торгач, Туфан капка астындагы тактаның кыйшайганын күрде. Аннан ул тик торганда авып та төште... Малай, тораташтай катып, капка астына төбәлде, чөнки бу тактаны Тайфун гына шулай оста итеп аудара белә иде. Ни гаҗәп: такта астыннан Тайфун кереп килә! Үзе генә дә түгел, аның артыннан нәкъ үзенә охшаган ике нәни йомры ак йомгак тәгәри иде.

Әтисе дә баскан урынында катып калды. Тайфун, сөенечен сиздереп, йомшак кына тавыш белән чиный-чиный, көлтә койрыгын болгап, Туфан янына килеп туктады. Малайның үзенә сузылган кулын ялады. Шуннан туп-туры хуҗасы янына китте. Аның тузанлы галош башына борынын тидерде. Күзләрендә моңсулык аша куаныч очкыннары яна иде.

Әтисе дә, Туфан да ул күзләрдән бер үк мәгънәне укыдылар: «Мин беләм, минем хуҗабикәм юк инде... Менә мин сезгә өр-яңа куанычлар алып кайттым. Сезнең әниегезне дә, мине яратканыгызны да беләм. Ул мәхәббәтне хәзер инде минем почык борыннарыма да бүлерсез... Шулай сезгә җиңелрәк булыр... Миңа да рәхәт булыр...»

Туфан әтисе хакында «инде елмаерга да онытты» дип уйлап йөри иде, аның ирен читләренә елмаю чаткылары кунгач, әйтерсең лә түбәсе күккә тиде. Гүя үзе дә элекке бәхетле дөньяга кайткан иде ул.

Малай көне буе Тайфун янында әвәрә килде. Тайфун аңа көчекләрен сыйпатып та каратты хәтта. Катырак кагыла башласа, иреннәре белән генә кулыннан кабып алды. Гүя: «Ни кыланасың син, җә? Авырттырасың бит», – ди иде. Туфан аның нәниләренә сөт эчерде. Әтисе күрмәгәндә, маэмайга коштабактан эре-эре майлы калҗалар эләктереп чыгыштырды. Малайның аны сагынуы чиктән ашкан иде.

Әтисе дә сагынган иде шул... Ул да аның башка югалуын теләми иде. Әйтерсең лә эт аларга әниле тормышларының бер кисәген алып кайткан, шуны тою әтисенең дә көзгә талпынган рухын, моңсу дөньясын ямьләгән иде...

Кичкырын әтисе Тайфунның ике йомры йомгагына тукранбашлы, кыңгырау чәчкәле печәнне сайлап җыеп урын әзерләде, ә этне оясына беркеткән күн бәенә бәйләп куйды.

Тайфун монысын ошатмады. Хуҗасының кулын кан чыгарлык итеп тешләп алды. Үзе канәгатьсезлек сиздереп ырлады. Катырак кыланып нәниләрен куркытасы килми иде бугай аның. Шуңа күндәм генә печәнлектә яткан балаларына карап басып торды. Нигәдер күзләреннән яшь ага иде...

Ялгышкан икән шул әтисе. Ул әни булып яшәгән җан иясендә коллыкка баш ия алмас йөрәк типкәнен чамаламаган икән...

Төнен тавыш-тын ишетелмәде. Иртән Туфан ишегалдына йөгереп чыкса, ни күрсен – Тайфун, күн бәйне чәйнәп өзеп, балаларын ияртеп, ерак офыкларга табан китеп барган иде...

Тайфун тагын югалды. Малай тагын аны эзләп күрше авылларны урап кайтты. Табылсын гына менә, әтисенә ул аны бәйгә эләктерергә үзе үк рөхсәт итмәс, балалары янына печәннең хуш ислесен, тукранбаш чәчәклесен салып урын әзерләр... Табылсын гына...

Тик Тайфун табылмады. Аны бер генә күргән кеше дә очрамады. Өйдә янә күңелсез тормыш башланды. Көннәр дә ямьсез, җәй үзе дә авыру кеше сыман, тик өмет кенә исән иде...

Шулай көзләр җитте. Халык сентябрь урталарында ук бәрәңгеләрне алып бетерсә дә, Туфанның әтисенең бер дә кәефе булмады, эшне октябрьга калдырды.

Октябрь коры килде. Салкынча иртәдә ялтырап кояш чыкты. Әтисе бер-берсенә кидерткән, яньчелгән тимер чиләкләрне бакчаның аргы башына илтеп куйды. Көрәк-сәнәкләрне дә абзар артына күчерде.

Шул көннән әбиләр чуагы башланды. Җылы һава агымы килеп бәрелгән саен, тигәнәкләр әкрен генә авыр башларын тибрәтеп куялар. Үтә күренмәле өрфия һавада тибрәлә-тибрәлә көмеш пәрәвезләр йөзә, алар межа буендагы коргаксып беткән тигәнәкләргә төшеп уралалар. Соры көздә сөйкемсез тереклеккә нур шулай иңә... Туфан, серле гүзәллеккә төбәлеп, нидер аңларга тырышып, аларның төпләрендә шактый уйланып утырды...

Бакча башындагы каеннардан шыпырт кына гәрә­бәдәй сап-сары яфраклар коела. Тирә-як тып-тын. Күр­шедәге инде буш бакчаларның да туфрагы тын гына күпереп ята. Ниндидер серле һәм якты тынлык бу... Бар тарафта колакларны иркәләп тынлык зеңләп тора, күзләрне тынлык әсир итә. Бары тик төнге суыктан куркынган эре-эре чебеннәр генә кояш нурында җылынып безелдәшәләр. Көзге моңнарга кушылып, бауларыннан тоткан саен иске чиләкләр чыел-чыел килә. Эре-эре бәрәңгеләр дөбердәшеп төшкәндә, аларның тавышы тагын да ныграк ишетелә. Шунда малай әтисеннән: «Ник шулай чыелдашалар алар?» – дип сорады. «Без намуслы хезмәттә картайдык инде, тишелеп беттек, диләр»,  –  диде әтисе. Әнә бит межа кырыйларында озын муенлы, сары эшләпәле көнбагышлар да кара күзләрен җемелдәтеп, бәрәңге бакчасына төбәлеп елмаеп торалар.

– Алар да, картайдык, диләрме? – дип сорады малай.

– Күзләребез кара булган өчен безне дә кешеләр көз җимеше итеп җыеп алырлар, диләр...

Көнбагышларны да ишетә белә әтисе. Ничек Тай­фунның ни теләгәнен чамаламады икән соң ул?

Туфан өчен әтисе үзе дә карт шул инде. Хәер, әниләре исән чакта карт түгел иде әле ул. Шулай кинәт үзгәрде дә куйды менә. Сөйләшмәскә әверелде. Йөреше дә салмакланды. Йөзе дә моңсуланды...

Бәрәңге чүпләшергә тирә-күршеләр дә керде. Бергә-бергә эшне тиз тоттылар. Бәрәңгеләрнең язгача ашарга дигәнен идән астына салдылар.

Орлыкка дигәнен базга төшерделәр. Идән асты да, баз да шыплап тулды. Икенче көнгә дип, бер почмактагы ике-өч буразна башын гына калдырдылар.

Туфан инде капка янындагы юынгычта бит-кул­ларын сабынлап ята иде. Кинәт капка асты тактасы авып киткәнне күреп, малай имәнеп китте. Аннан, шуышып, Тайфун кереп килә иде. Әтисе дә аптырап калды. Этнең һәрчак тәгәрмәчләнеп торган койрыгы салынып төшкән, исерек җан ияседәй ышанычсыз, алпан-тилпән атлый иде ул.

– Тайфун! Әти, Т-т-тайфун кайтты! – дип сөрән салды малай, сулышына буыла-буыла.

Әтисе барысын да күреп тора иде...

Тайфун малай янына тукталмыйча да туп-туры Туфанның әтисе янына юнәлде. Бер мизгелгә башын югары күтәреп күзләренә төбәлеп карады да хуҗасының аякларына егылды ул. Күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь акты... Сап-сары керфекләре бер-берсенә ябышып бетте хәтта.

– Тор, Тайфун, – диде хуҗасы, беркавым сүзсез торгач. – Син үзең мине гафу ит! Мин сине башка бәйгә бәйләмәм... Ә йөрәк яраң төзәлер... Балалар ташлап китә инде ул шулай... Мәрхәмәтсезләр димә инде син аларны...

Шуннан Тайфун малай янына йөгереп килде. Ике аягына басып, битләрен ялады. Туфан тәмам җебеп төште.

– Китмә, Тайфун! Бүтән китмә син бездән! – диде ул, сулкылдый-сулкылдый.

Шул кичтә әтисе чын каеш бауны тегештереп авылның аргы очындагы хуҗаларына кире илтеп тапшырды. Җил-давылдан ышыкланырга, бәлки, кирәге чыгар дип, ояны сүтмәскә булдылар.

Тайфун китмәде.

Икенче көнне алар бергәләп, калган бәрәңгеләрне алып-җыештырып керергә дип, бакчага чыктылар. Эт бакчаның бер башыннан бер башынача йөгереп урап-урап кайтты. Ул тизлек алып кузгалып киткән саен биткә җиләс җил генә бәрелеп калды. Арып туктагач, бәрәңге чүпләгәнне күзәтеп торды. Үзе дә бер бәрәңгене, авызына кабып, Туфанның чиләге янына китереп куйды. Аннан Тайфун гел Туфанның әтисе тирәсендә бөтерелде. Ул сизә: горурлыкны бәяли белгән хуҗалар бик сирәк була... Бу мәшәкатьле җир йөзендә эт күңелен кем аңласын? Әнә йорт саен бәйдәге этләрнең өрүе ишетелә. Кузгалган саен авыр чылбырлары шалтор-шолтыр килә... Шул тавышларны ишетеп, ул хәлсез койрыгын янә өскә үк күтәреп куйды. Койрыгы – аның горурлыгы шул!.. Ә бәйдәге этләрнең кайчан горур булганы бар соң?

Менә Туфанның әтисе арыгангадыр, бераз хәл алыйм дип, җиргә үк утырды. «Уф!» дип авыр сулады. Хәлсезләнгән кешедәй чайкалып-чайкалып куйды. Тайфун башта аңларга тырышып аны күзәтте. Аннан арка ягына чыкты да бөтен гәүдәсе белән хуҗасын терәтеп тора башлады. «Егылма, бирешмә әйдә, мин синең ярдәмчең булырмын, үзең генә түгел, без бергә бит әле», – ди иде аның күзләре... Куанычы карашларыннан ташыды. Туфан этнең башыннан сыйпый-сыйпый рәхәтләнеп көлде. Әтисенең дә йөзенә нур кунды, чәчләренә өрфия һавада йөзеп йөргән көмеш пәрәвез төшеп ятты. Туфан аннан эте янына чүмәште, аны муеныннан кочаклап, җиргә үк тәгәрәп китте. Туган туфрак Туфан белән әтисе өчен генә түгел, Тайфун өчен дә чиксез җылы тоелды... һәм аннан ирек исе бөркелә иде... Ә зәңгәр күктә сүрән кояш елмая, зәңгәр офыкларда бәллүр рәшәләр тибрәлә – алар көзне ... һәм дә малайны каядыр ерак-еракларга чакыралар иде...

Тәмам.

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: