Татлы гыйшык җимеше (хикәя)

Ай бу гыйшык хәлләре! Нигә ул гөлбакчаларда сандугач сайрауларын тыңлап, кочаклашып үбешүдән генә тормый икән? Каян килә газаплану, әрнү, үкенечләр?

Әйләнеп үтеп тә булмый бит ичмасам, кирәкме-кирәк түгелме, яшьлегеңдә гыйшык сине таба, йөрәгеңә ут булып каба. Зәрияне дә яндырды, көйдерде, көл итте бу афәт.

Урта мәктәпне тәмамлагач, институтка документларын биреп караган иде дә керә алмады. Авылда сыер савучы булып эшләде, аннары шәһәргә китеп барды. Соңрак, ник киттең, дип сораганнарга, гомеремне абзарда үткәрәсем килмәде, дип җавап бирә торган иде. Очраган бер кешегә йөрәгеңне ачып, андагы төзәлмәс яраны күрсәтеп булмый бит инде! Ә яраны яшьли сөйгән яр ясады, җырларда җырланган, кыйссаларда нурга төреп тасвирланган беренче мәхәббәт аны ялкын теледәй булып ялмады.

Сөю учагы, күпләргә хас булганча, мәктәптә укыганда кабынды. Авылда балаларның саны кимеп барган чак, яңа мәктәптә класслар яртылаш буш иде. Аларның сыйныфында сигез укучы – биш кыз, өч малай. Нәфкать шул өчнең иң кәттәсе иде. Муен текә, баш югары, ияк чыгынкы, туры кашлар астыннан соры күзләр кистереп карый. Гомумән, ул үзен егетләрчә тота, һәрхәлдә Зәриягә шулай тоела иде. Гашыйк булыр чак җиткән, табигать шуны таләп итә, Нәфкатьтән узып кемне сөясең? Дөрес, малай тәнәфесләрдә командир булса да, дәресләрдә мыштым утыра, укытучыларның соравына чәчрәп торып җавап бирми иде. Мәктәпне тәмамлагач, кая да булса укырга керергә ашкынмады, колхозда калды, механизатор булды. «К-700»ы белән урамны дер селкетеп узса, Зәриянең йөрәге дөпелдәп тибүгә чыдарлык булмый иде. Шундый биектә утыра, шундый кодрәтле булып күренә иде егет аның күзенә... Нәрсәсе бар инде югыйсә? Авылда егетләрнең күбесе тракторда-комбайнда эшли. Гадәти һөнәр алар өчен!

Егетнең борынына күптән ис кергән, Зәриянең мөлдерәп караганын шундук сизеп алды. Һәм, табигатенә хас гадәтенчә, малайларга гына түгел, аңа да баш булды. Клубтан кайтканда озатып куйгалый. Тик назлы сүзләр сөйләп, нечкәләп маташмый. Кочаклап үбә дә шуның белән вәссәлам.

Кызганычка каршы, Зәрия класстагы биш кыз арасында беренче түгел иде шул. Уку ягыннан да, чибәрлек ягыннан да. Көзгегә күз салса, бөтенләй күңеле төшә. Болай караганда кешедән ким җире дә юк үзе: уртача буй, нык бәдән. Томрап торган түгәрәк битендә бетчә-фәлән дә, калкып торган миң дә юк. Тик менә борын! Каян килгәндер, кайсы әби-бабасы мирас итеп калдыргандыр аңа шундыйны! Уртада бөкресен чыгарып дигәндәй калкып тора, ирен өстенә таба очлаеп, сузылып килә. Борын яфраклары икесе ике киңлектә. Шул сәбәпле, кызның алтынсу керфекләре арасыннан мөлдерәп караган зәңгәр күзләрен дә, тулышып торган иреннәрен дә, тыгыз ак тешләрен дә күрмиләр. Шул борын аркасында аңа «Торма» кушаматы тактылар. Аңа «ачы» сүзен өстәделәр. «Ачы торма» дип аны беренче булып шул Нәфкать атады да бугай инде.

Торма начар нәрсә түгел дә бит үзе, әмма кыз балага аны ишетү рәхәтме? Җитмәсә бу кушамат бик ябышып та тора, чөнки гәүдәсе тулы, тыгыз. Кайсы кызның шундый буласы килсен! Җырларда, китапларда биле кушучка сыярлык кызларны мактыйлар, торма-шалкан кебекләрне түгел!

Нәфкать авылдагы егетләрнең иң кәттәсе булса да, иң мактаулысы түгел иде. Үзсүзле, башбирмәс, бик иртә тәмәкегә ияләште, салгалаганы да сизелә. Күзеңне ачыбрак карасаң, акыл белән уйласаң, аңа күз салырга кирәкми иде дә бит. Гыйшык акылны җиңә шул! Нәфкать никадәр өстәнрәк караса, Зәриянең башы шулкадәр түбәнрәк иелде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел алар әйле-шәйле очраштыргалап йөрделәр. Инде авылда, болар йөриләр, дигән сүз дә таралып, Нәфкатьнең әнисе Саҗидә моңа бик канәгать икәнен сиздереп куйгалый иде.

– Ими баласы чакта ук колакларын тешләштеләр! Без аларны кайчакта бер арбага сала идек, – дип көлеп сөйли иде.

Икенче көзне Нәфкатьне армиягә алдылар. Солдатка китәр алдыннан кунак җыеп, үзенә бер бәйрәм ясыйлар бит инде. Саҗидә табынга улының классташларын да чакырды.

Зәриянең башын томан сарган иде, ризыкның тәмен тоймады, сүзләрнең мәгънәсен аңламады, йөрәге бер сүзне кабатлап тибә иде: «ки-тә, ки-тә, ки-тә». Ашны-бәлешне ашап, чәй эчкәннән соң таралыша башладылар. Зәрия соңгы кеше булып калганын үзе дә сизмәде. Моның бер гаҗәбе дә юк – башкалар аның хәлен сизеп, күреп торалар, кайсы-берсе мәгънәле елмаеп, башын чайкап куя иде. Ә Зәриядә кеше кайгысы идемени соң! Баш селкүләре генә түгел, үзләре дә күзгә күренми иде!

Нәфкать капка төбенә кунакларны озата чыкты. Егетләр тәмәке кабызып җибәрде, Нәфкатьнең иңнәреннән кагып, андый чакта әйтелә торган изге теләкләрен әйттеләр. Зәрия исә тоткарланды, егет кире кергәндә, ул ишектән чыгып кына килә иде әле. Табигый ки, Нәфкать аны озата китте.

Шыксыз төн иде, күкне болыт каплаган, күшектергеч ачы җил исә. Егет кеше кыз баланы ачы җилдән ышыкламый димени? Нәфкать курткасының изүен ычкындырды, Зәриянең иңенә кайнар кулын салды, бөтен тәнен сары майдай эреткәндәй итте. Тик менә юл гына бик кыска булды, кайтып җиткәннәрен дә сизмәделәр. Аларның өе тыкрык кырыенда, ә тыкрыкта печән кибәне. Нәфкать шул кибән турында туктап калды да, Зәрияне кысып кочаклап, шашып-шашып үбәргә кереште. Аһ, нинди татлы иде аның иреннәре, хәмер катыш тәмәке исе дә хушбуй булып тоелды!

Калганын тәфсилләп сөйләп тормасаң да буладыр. Хисләр ялкыны уйларны көйдергән, тән пешеп изрәгән. Салкын сүзләр белән аңлатырлык түгел, үзе кичергән кеше генә белә. Аның шунысы да бар бит әле: бу – соңгы кич, ике ел буе күрешү мөмкин булмаячак. Зәриянең исә аны үзенә беркетәсе килде... Печән кибәне генә серне сакласын иде.

Печәннең теле юк, гайбәт таратмас. Серне Зәрия үзе, дөресрәге тәне саклый алмады. Ай ярымнан аның күңеле уйнаклый башлады. Баштарак, аш ачыган булган, күрәсең, эремчекнең тәме киткән кебек иде, дип үзен юатырга тырышты. Әмма тора-бара аңлады: сәбәп ризыкта түгел, печән кибәнендә кичергән ләззәттә иде... Ата-анаңа хурлык, күрше-күләннән оят. Их, шул тыкрыкта, аулакта тагын очрашсаң иде... Сөйгән ярыңның саллы, үзенә бер исерткеч хуш ис килеп торган җылы курткасына төренеп, башыңны таза күкрәгенә салсаң иде... Татлы күз яшьләреңә уралып, сереңне ачсаң иде!..

Аралар бигрәк ерагайды шул, йөгереп кенә барып җитәрлек түгел! Хәлеңне аңлатырга бердәнбер чара – хатлар гына кала...

Байкал күле артыннан килде аның беренче хаты. Сүзгә осталыгы юк, «службага күнегәбез инде, дуслар да табыла» кебектән узмаган. Дүрт-биш хаты атна саен килеп торды, аннары сирәгәеп китте. Беркөнне Саҗидә Зәрияне урамда очратып, авызын ерып: «Нәфкатьнең хатлары килеп торадыр бит? – дип сорады. – Җавабыңда бездән дә сәлам кыстырып куй, нишләптер сирәк яза», – диде. Кызарынып башын иде Зәрия, дәшмәде. Сөйгән егете турында аның анасы белән урам уртасында авыз күтәреп гәп сатып торырлык кыю түгел иде ул. «Корсакка уздым бугай мин», – дисенме әллә тагын! «Миңа да сирәк яза башлады әле Нәфкать...» – дип тә зарланып булмый...

Кайсы гына егетнең анасыннан мондый очракта ярдәм көтеп буладыр... Әнисе нәрсә, егетнең үзеннән дә кызгану, мәрхәмәт өмет итеп булмас шикелле. Һәрхәлдә соңгы хатында, Зәриянең үз хәлен аңлатырга тырышып язганына каршы бер генә җөмлә бар иде. «Очрашкач сөйләшербез», – дигән. Кайчан очрашкач?.. Ул хезмәтен тәмамлап кайткачмы? Тагын бер ел да ун ай үткәчме? Аңарчы бит... аңарчы Зәриянең башы бетәчәк! Бу хәлен атасы белеп алсамы? Әллә соң поездга утырып, янына үзең барыргамы? Буага килеп туктаган поездларның берәрсе ала да китә!

Ләкин... бу хәлеңдә ничек барасың? Билетына каян акча табасың?.. Көтеп тә булмый, очрашып киңәшергә мөмкинлек тә юк. Бары бер нәрсә ап-ачык: ничек тә булса тиз арада өйдән чыгып китәргә кирәк!..

Зәрия анасына, бер-ике көнгә Казанга барып кайтам әле, диде. Гомеремне абзарда үткәрмәм бит инде, рәтлерәк эш табып булмас микән, дип күптәннән әйткәләп килә иде, шунлыктан кызының мондый нияте ана кешегә сәер тоелмады. Казанда туган-тумача, таныш-белешләр бар. Берничәсен күздән үткәргәннән соң, туп-туры барып керер өчен Резидә кулай булыр, дигән фикергә килделәр. Туган ук булмаса да, кодача. Ике бүлмәле фатирда ялгызы яши, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, пенсия яшенә җиткәч тә эшен ташламаган. Сирәк күрешәләр күрешүен, алай да очрашканда бик ачык сөйләшә, кунакка чакыра. Бу җәйдә дә Сабан туена кайткан иде, Зәрияләргә кереп чәй эчеп чыкты, тагын бер тапкыр адресын язып бирде.

...Казанга ике генә сәгатьлек юл, тик бу баруда ул бик озын тоелды. Авылдан ярты сәгать калтырча автобуста селкенеп барганда, Зәриянең эче актарылып чыккандай булды... Менә шунда аңлады инде ул, юл азабы – гүр газабы, дигәннең асыл мәгънәсен. Аңарчы әле сирәк-мирәк коскалап алуларны берәүгә дә сиздерми генә үткәреп җибәреп була иде. Ә бу юлы тимер юл вокзалында кассага чират тору да газапка әйләнде. Ул билет алып, эскәмиядә миңгерәп утыра иде, янәшәсенә көньяк кешесе килеп урнашты да, зур төргәк чишеп, эре помидорлар, кыяр, суган, ипи, ит таратып ташлады һәм тәмләп ашый башлады. Зәриягә карап елмайды: «Угощайтесь!» Зәрия укшып урыныннан кузгалды.

Юлга чыгу булмады, чиргә чуму булды бу. Аңарчы Зәрия белми дә иде вагонның шушы хәтле чайкалганын. Янәшәсендә утырган олы яшьтәге хатын, кыяфәтенә караганда чуваш апасы, аны кызганып: «Мондый чакта юл йөрүләр читен шул инде-е!.. – диде сузып. – Син менә болай ит: поезддан төшүгә үк, тозлы кыяр сатып алып кап. Мин үзем гел тозлы кыяр белән кабыклы бәрәңгедән җиңеллек таба идем». Зәрия башын читкә борды: «Бу хәлемдә кире авылга кайту юк миңа...» – дигән уй телде бәгырьне. Күршесе исә ничек тә аңа ярдәм итәргә тырыша иде. «Син менә моны ал әле, кирәге чыгар, – дип иелеп, идәндәге олы кара сумкасыннан ярты литрлы буш пыяла банка чыгарды. – Тозлы кыярның суын сорап алырсың». 

Казанга килеп җиткәндә, Зәриянең бер хәле дә калмаган иде. Ул инде авыз читен сөртеп өлгерә алмый, иреннәренә ярты литрлы банка терәгән иде. «Моңа берәр чара булырга тиеш бит! Даруы бардыр!» – дигән уй баштан китмәде. Вокзалда халык күп, медпункт янында озын чират. Ишектән ак халатлы бер хатын килеп чыкты да, Зәрия каршысында туктап: «Токсикоз?» – дип сорады. Зәрия, «әйе» дигәнне белдереп, баш какты. «Өеңә кайт!» – диде хатын. «Кайтып җитә алмам! Хәлем авыр»... – диде Зәрия. «Җитәрсе-е-ең!» – дип сузды хатын һәм, аны әйләнеп узып, үз юлы белән китеп барды.

Ишектән эчкә керсәң дә, шуны әйтәчәкләре көн кебек ачык иде. Вокзал халкы төрле яктан ышкылып, шул ук вакытта аның дөньяда барлыгын да сизмәгәндәй, тулгануында иде. Шушы халык арасында Зәрия берьялгызы калганлыгын тойды. Кемдер аңа ярдәм итәргә теләсә дә, булдыра алмаячак! Шунда Зәриянең бәгырен телеп, Нәфкатьнең хатындагы: «Очрашкач сөйләшербез», – дигән сүзләр искә төште. Ничек очрашасың аның белән? Ярый, ничек тә булса юлга акча юнәттең, ди. Зәрия Буа–Казан арасында шулхәтле интекте, тәүлекләр буе вагонда чайкалуга түзә алыр микән? Ярый, үлем хәленә җитеп булса да барып төштең, ди. Ярый, Нәфкатьне эзләп таптың, ди. Нишли ала ул? Зәриянең укшуын туктата алмый – андый дару юк, рисвайлыктан коткара алмый – андый чара юк... Дөрес, язылышсалар, хәл бөтенләй башкача булыр иде. ЗАГС дигәннәре анда да бардыр. Солдат кешегә тиз арада моны эшләү мөмкин микән? Аннан да бигрәк, егетнең теләге булырмы соң? «Сөйләшербез», дигәне әле ул «өйләнешербез» дигән сүз түгел... Резидә түтәйнең ишеге бикле иде, шактый вакыт биек тупыл астындагы эскәмиядә көтеп утырырга туры килде. Караңгы төште, багана башларында утлар кабынды. Ярый, Зәриянең курткасы җылы, капюшоны да бар, баш өстенә тартып куйгач, утлар яктысыннан ышыклый... Баш иелгән, күңел тулган... Нишләргә? Нәфкатькә бару юлларын куе томан каплаган... Авылга кайту мөмкин түгел... Нәрсә аркасында?.. Карынындагы төер хәтле генә яралгы аркасында бит... Анысы да Нәфкатьнең нибары бер тапкыр кочагына алып, печән кибәнендә аунатып иркәләве аркасында... Никләр туктады икән Зәрия ул кибән янында?.. Башыңа мондый гамьнәр төшкәч, ләззәт кичергән минутлар онытыла, мәхәббәт ялкыны да сүрелә икән. Нәфкатьне сагыну хисен чарасызлык басып китте... Хәер, бар бит бер чарасы... Карындагы төердән котылырга гына кирәк... Врачлар, беренче баланы төшерергә ярамый, дип куркыталар икән куркытуын да, һәр очракта да алай булмый, диләр бит. Нишләп әле бөтен бәхетсезлек Зәриягә генә килергә тиеш? Ачы җил кочагында әледән-әле банкага укшып утырганда, ул шулай уйлады. Аның нияте турында ишеткәч, Резидә ачуланыр, бәлки. Мондый очракта яшисен яшәгән түтәйләрнең ни әйтәсе билгеле: «Анаң әйтмәдемени, башыңны сакла, дип!» Әйтте, әйтмәгән кая! Аңа халыкның шаян сүзен дә өстәде: «Башымны саклаган идем – печәнгә тыккан идем, дигән, ди корсакка узган бер кыз». Мисалы да күз алдында иде: Түбән очның Илзирәсе Ульяннан ирсез килеш көмәнле булып кайткан да, аның, корсагын бүлтәйтеп, урамнан узып барганын тәрәзәдән күреп алгач, Зәриягә әнисе: «Күр әнә, зина үзе балдан татлы, исе нәҗестән сасы, дип шундыйларга әйтәләр», – дигән иде. Чыннан да, битен тимгел баскан, бәдәне юанайган кыз ифрат кыяфәтсез күренгән иде ул чакта... Резидә түтәй алай ук каты бәрелмәс, бәлки, тупас сүз әйтмәс... Әмма хупламас та инде. Хәлгә керергә тырышса да, хафаланыр, беренче баланы төшерергә ярамый, дип, гадәти сүзләр сөйләп куркытыр. Әмма Зәрия һәммәсенә түзәр. Теләсә нәрсә дисен, тик ярдәменнән генә ташламасын! Озак яшәгән, тәҗрибәсе зур, мондый хәлләрне күп күргәндер... Багана башыннан төшкән яктылык түгәрәгенә кергән Резидәне ул ерактан ук күрде: кызгылт-сары курткасыннан, җыйнак гәүдәсеннән, җиңел адымнарыннан. Йөзен күрмәсәң, нинди кыз диярсең! Олы сумка күтәреп каршына атлаган Зәрияне күрүгә, кояш кебек балкыды, кочаклап алды... Өченче катка менгәч, сумкасын актарып, ачкычын эзләгәндә, кунак кызның кых-кых килүен сизеп:

– Салкын тидердеңме әллә? – дип сорады.

– Юк... Болай гына... Резидә маңгаена сибелгән сары бөдрәләре астыннан аңа кистереп карады. Ишекне ачып, бусагадан атлагач, тагын кистереп күз сирпеп алды.

– Син чишен, кулларыңны ю, – диде.

– Хәзер ашап алырбыз. Ачыккансыңдыр. – Рәхмәт, ашыйсым килми...

– Болай итик әле без: кабыклы бәрәңге пешерик. Тозлы кыярым да бар...

...Чыннан да, тозлы кыяр хәл кертә икән, күңел болгануы басылып киткәндәй булды, тел җиңелрәк әйләнә башлады. Зәриянең мәсьәләне тизрәк хәл итәсе килә иде.

Резидә:

– Казанда нинди йомышларың бар? – дип сорауга, суга чумгандай тәвәккәлләп:

– Туры сиңа килдем, Резидә апа, – диде.

– Бөтен өметем синдә. Аның шар ачык күзләреннән ике яшь тамчысы, керфекләренә эленеп, лампа яктысында җемелдәде.

– Нинди ярдәм кирәк соң сиңа? – дип сорады Резидә, карашын төшереп. Эшнең нәрсәдә икәнен чамалаган иде инде ул.

– Больниска кереп чыгарга кирәк миңа...

«Кай төшең авырта», дип сорамады Резидә. Зәриянең әлегә яссы корсагына күз сирпеп алды да, тагын аска карап:

– Анаң беләме? – дип сорады.

– Әйтсәм, башны бетерә... Әти белеп алса... үтерә...

– Ә егетең ни ди соң? Ник язылышмыйсыз?

– Армиядә бит ул! – диде Зәрия, өзелеп.

– Байкал күленең аръягында.

– Хат алышасыздыр бит?

– Язган идем...

– Соң?

– Очрашкач сөйләшербез, дигән җавабы килде...

Резидә, өстәлдәге савыт-сабаны тегеләй-болай шудыргалап, шактый гына вакыт тынып торды. Аннары тирән сулап, аска караган килеш тавышын сүрелдереп, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:

– Сөенәм, мин кайткач өйләнешербез, дигән сүзе юк инде алайса... Син аңа рәнҗемә, – диде, тагын бераз уйланып утырганнан соң.

– Егет кешенең бит аның күңеле болганмый, корсагы бүлтәйми. Гамьнәре башкада. Армия хезмәте солдатны иләп киптерә, бөтенләй икенче кеше итә. Йөргән кызыннан: «Мин корсаклы», – дигән хат килеп төшкәч, нишли дисең инде син аны? Зәрия дәшмәгәч, апакай сүзен дәвам итте:

– Кем беләндер киңәшәсе, эчен бушатасы килә аның. Казармадагы егетләр арасыннан дус күренгән берәрсенә серен чишә ул. Ә теге нәрсә ди? Зәрия, аптыраганын белдереп, җилкәләрен сикертеп куйды: күз күрмәгән адәмнең ни әйтерен каян беләсең? Резидә, ачы көлемсерәп, башын чайкады.

– Егетләрдә көнчелек көчле, бик шикчән бит алар. Икеләнә-микеләнә башлыйлар. «Син монда, ул авылыңда, нишләп йөргәнен каян беләсең? Капкасыннан бүтәннәр керми микән? Син аны ачык калдыргансың бит!» – дибрәк сөйләнәләр алар. Күңеленә шик корты салалар. Зәриянең күзләре шар ачылды, бит очлары пешеп чыкты.

– Нәфкать алай уйламас! – диде, кадак каккандай каты итеп.

– Минем беренчем бит ул!

– Ә егетләр, беренче артыннан икенчесе тиз килә, дип уйлый. «Күрше кызы ирдән кайткан, бар да безнең бәхеттән» дигән такмакны ишеткәнең бармы?

– Мин андый түгел! – диде Зәрия.

– Андагы солдатлар сине белми бит, гомуми фикер йөртә. Күргән булды инде андыйларны. Кыз өендә елап ята, егет җәһәннәм артында тәҗрибәле дуслары белән киңәшеп йөри. «Хатларыңа сүзләреңне үлчәп яз, киләчәгеңне уйла. Армиядән кайтуыңа бала табып куеп, йә өйләнәсең, йә алимент түлисең дисә, нишләрсең!» – ди алар. «Очрашкач сөйләшербез», диюе дә шулар киңәше беләндер. «Ялгыш сүз ычкындырсаң, хатларыңны күтәреп, бу баланың атасы шушы бит инде, дип судка бармагае! Кызлар андыйга оста! Тегермән ташыдай бурыч асып куярлар муеныңа-а. Унсигез елга!» Котын алырлар егетеңнең... Сине үлеп яратса, кеше сүзенә карамас иде дә бит... Нишләп соң ул киткәнче өйләнмәде?

– Вакыт калмаган иде...

– Ә монысына вакыт табылган бит әнә... Өстенә кайнар су коелгандай җебеп төшкән Зәрия бу сүзләрдән кинәт айныгандай сынын турайтты, күзләрен мөлдерәтеп, инәлеп карады:

– Коткар мине, Резидә апа! Соң түгел бит әле, ай ярымлык кына. Ул бит... ул... әлегә бер төер генә... Аннан котылмасам, яшәү юк миңа!..

– Чәең суынгандыр, кая, кайнарлап килим әле, – дип, урыныннан торды Резидә. Чәйнеген күтәреп, кухня ягына чыгып китте дә, анда озак юанган кебек тоелды. Кире кергәндә, йөзе дә, тавышы да тыныч иде.

– Минут эчендә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, – диде.

– Син юлдан килгән кеше, аргансыңдыр. Хәзер тагын берәр чынаяк эчеп алыйк та, шул утырган диваныңа урын җәеп бирермен. Бер төймә лимон кислотасы эчеп куйсаң, әйбәт булыр. Иртән күз күрер. «Борчылма, ярдәм итәрмен», – димәде... Зәриянең күңелендә ризасызлык туды, тик бәхәскә кереп булмый, түзәргә генә кала! Диванга ятып, утларны сүндергәч: «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигәннәре дөрес шул», – дип уйлады ул...

Хикәянең дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
 
Фото: pixabay
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: