Нәфес җиңүе (хикәя)

Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә...

– Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын кү­гәрчен гөрләведәй тавыш белән…

Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште.

– Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?..

Ирнең йөзе агарып китте. Диванга торып ук утырды.

Талчыктыргыч эштән соң алар шулай, залга кереп,­ икәүләп ял итәргә яраталар. Ир – диванда, хатын кә­нәфидә иркенәеп телевизор карыйлар. Шунда экран аша тыныч кына дөнья хәлләрен күзәтәләр. Аннан хатын хезмәттәшләреннән ишеткән, үлгәнне дә терелтеп аякка бастырырлык рецептлар, аларны төнәтү ысуллары турында сөйли башлый. Бик тәфсилләп, үз-үзенә ышанып бәян итә ул аларны һәм, җәлт кенә кухняга чыгып, газ плитәсенә ут элдерә дә туп-тулы чәйнеген утырта.

– Кичә җиләкле яфракларың бик тәмле булды. Андый чәй бавырны чистарта дисеңме әле? – дип сорый ир.

– Бүген дә шунысын пешерермен, – ди хатын.

Икесенең дә бик озак, мәңге-мәңге яшисе килә. Аерым түгел, әлбәттә, гел бергә, гел шулай икәү...

Бүген ул хатынын танымады... «Ни булды икән бу бичәгә?» – дип уйлады.

«Бичә» дигән сүзне дә ул бик озак еллар элек эшен­дәге башкорт якларыннан килгән егеттән эләктереп кайтты. Ошатты да шулай эндәшә башлады. Хатыны да сүзне ачык күңел белән кабул итте. Колакка каты бәрелми сыман ничектер...

«Аерылышырга кирәк...», имеш...

Ир – үткен фикерле кеше, ләкин барыбер әлеге сүзнең җеп очын тотып ала алмады. «Ничек теленә керде икән бу галәмәт? Белеп лыгырдыймы ул? Сәбәпсез, тик торганда кайсы шайтаны котыртты икән соң минем бичәне?» – дип баш ватты.

– Безгә аерылышырга кирәк, – дип кабатлады хатын тирән тынычлык аша.

Иренең үзеннән гайре беркая китмәсенә чын-чын­лап ышанган хатын-кыз гына мондый тынычлыкны ­саклый аладыр, мөгаен...

Ир дәшмәде. Ул, бөтен күңеле белән кызыксынып, сүзнең дәвамын көтә иде. Хатын да сүзсез генә сораулы карашын иргә төбәде.

– Син хәл иттеңме инде? – Ир җөмләсен тирән шик­ләнү аша әйтте.

– Кирәк булгач... Син дә ризадыр ич...

Ир тагын тынып калды. Ниндидер куркыныч көт­кәндәй, йөрәк тибеше ешайды.

Хатынга да аның кинәт кенә күз төпләре зәңгәрлә­неп киткәндәй тоелды.

Юлда кайтканда гына иргә бер танышы очрады.

– Туйдым ялгызлыктан, – дип куйды ул, сүз иярә сүз чыгып.

– Таныш-белешләрең арасында гаилә җылысына елышырдай берәр зат юкмы соң? – дип сорады ир.

– Беләсеңме, – диде танышы, – кешеләр хәзер гел бүтән ич. Алар бер-берсенә бер генә тамчы да ышанмыйлар. Йә фатир югалтудан куркалар, йә җыйган байлыкларын чит кешегә исраф итүдән. Чөнки элеккечә ирләргә хатын булырга торучылар да, хатыннарга ир булырга теләүчеләр дә бик аз. Шуңа ялгызлык ирләр өчен – хатынны, хатыннар өчен ирне алыштыра да бугай...

Икесе дә сүзсез генә күзгә-күз карашып басып тордылар. Ир танышына ни дип әйтергә дә белмәде. Чөнки ялгызлыкның ни икәнен аңлаган-тойган кеше түгел иде шул ул. Юкка гына, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, димиләрдер... Танышы дәвам итте:

– Ялгызлыкны ярата башлыйсың бит ул аннары... Чын-чынлап яратасың... Шундый итеп яратасың ки... Хәер... ирекне кем генә сөйми икән?!

Алар кайчандыр бергә эшләгәннәр иде. Ирнең әллә ни мөһим булмаган сәбәп белән аның өенә дә килгәне бар. Хәер, күп нәрсә хәтер иләгеннән иләнеп очып бет­кән, бары тик танышының түшәмдәге ялгыз лампоч­касына бармак калынлыгы булып утырган куе тузан гына күз алдында калган. Ул чакта ук түшәмнән төш­кән сүрән ут аның тормышына сыек кына яктылык сирпеп азаплана иде бугай...

«Бугай...» – дип, теләмичә генә иреннәрен кыймылдатты ул.

Ир юл буена уйланып кайтты. Әгәр дә ялгызлык шулкадәр үк яман нәрсә булса, аерылышучылар көн­нән-көн артмас иде бит... Димәк, бик үк афәт нәмәрсә дә түгелдер әле...

...Һәм менә сиңа мә!

– Сөмбелә килеп киткән иде... – диде хатын, җөм­ләсен төгәлләп бетермәстән.

– Болай гынамы?

– Аерылышуыбыз кирәк, ди.

Ирнең янә кашы җыерылды.

– Кемгә?

  Кияүгә фатир бирмәкчеләр икән. Пропискадагы кешеләр саны җитми, ди.

– Шуннан нәрсә?

Газ өстендә сыбызгылы чәйнек сызгырды. Хатын кухняга юнәлде. Бөтен дөньяга пар бөркеп кайнап яткан чәйнеген сүндерде дә янә ире янына чыкты. Төнәт­мә ясарга җыенганын да оныткан иде инде ул.

Хатын алай ук бер дә китап укымаган кеше түгел үзе. Китапларда да, киноларда да төрле катлаулы хәл­ләрнең юктан гына килеп чыгуын да белә ул. Әнисе дә әбисеннән эләктереп калган Коръән сүзләрен һаман-һаман искә төшереп кенә торыр иде, мәрхүмә. «Хатын-кыз һич сәбәпсез иреннән аерыла алмый. Әгәр дә бер сәбәпсез аерылышуны таләп итә икән, җәннәтнең исен дә күрмәячәк», – ди иде.

Сәбәп бармы моңа менә хәзер, әллә юк тамы? Хәер, балалар сорагач, ничектер ярдәм итәргә кирәктер бит инде. Юк-юк, әни кеше башкача уйлый алмый, уйларга тиеш тә түгел кебек тоела аңа. Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында, диләр бит...

Ул, йомшак кына басып, кәнәфигә килеп утырды.

– Шуннан нәрсә? – диде ир канәгатьсез тавыш бе­лән.

– Шуннан шул... Безгә аерылышырга кирәк диләр... Һәм мине үзләренә пропискага кертмәкчеләр...

– Заманча, һәммәсе дә! – дип куйды ир һәм эчтән ге­нә дәвам итте: «туйдырды тәмам заманасы да...»

Гаиләсе эчендә кыйммәтләрнең җимерелә баруын үз күзләре белән күреп тору ирне чыгырыннан чыгарды.

– Безне катыштырмыйча гына булмый микән соң? – дип куйды.

– Булмый диләр бит...

Хатынга ирне ничек тә күндерергә кирәк иде. Әлбәт­тә, ризалатыр инде ул аны бер... Ир – имән, хатын – колмак, аны сарган да башыннан игән, ди...

– Кирәк булгач соң...

Икенче көнне аларга кызлары эштән кайтышлый, кичке якта кагылды.

– Уйладыгызмы, безне ашыктыралар, – диде ул.

– Уйламадык, – диде әтисе. – Кырык ел элек уйлаганбыз бит инде...

– Кәгазь бит ул, әти, фиктивный развод, – диде кызы. – Анда ни дип язсалар да барыбер түгелме сезгә... Кырык ел яшәгәнсез бит әле... Сандык төбеннән алып берәр караганыгыз булдымы шуны?..

– Мин риза түгел, – диде ир. – Картаймышымда мондый уеннарда катнашып йөри алмыйм. Сәхнә артисты булганым юк әлегә...

– Катнашып дип инде... Анда безгә нишләргә кирәк соң, кызым? – дип сорады хатын.

Кыз гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып бер карап алды да боерулы тонда:

– Судка гариза бирергә кирәк, – дип куйды.

Әллә нинди шомлы булып ишетелде бу сүз хатынга. Иренә күтәрелеп карады. Аның йөзендәге котсыз уйчанлык билгеләрен күреп, ул бераз каушап та калды. Тамчы елмаю чаткылары чыкмый бит йөзенә. Мөмкинме уенны шулкадәр чынга алу?

  Әйе, судка, – дип кабатлады кызлары. – Чөнки суд кына аерырга хокуклы. Аннан, әни, син безгә про­пискага керәсең дә, эш тәмам дигән сүз...

– Мин каламмы? – дип борчылып сорады ир.

  Кәгазьдә бит ул, әти. Шуңа исең китте инде тә­мам.

– Кәгазьдә, имеш... – дип сөйләнде ир һәм, җанына тынычлык эзләргә теләгәндәй, кухня ягына юнәлде.

* * *

Судка алар икәү бергә барырга чыктылар. Икесе бер сукмактан сөйләшми генә атладылар.

Көн җилләп тора. Җил вакыт-вакыт, даладагы дүң­гәләкләрне куып йөргәндәй, икесен бергә этеп йөгертеп бара һәм өермә эчендә калдырып болгатып ала. Рәхим­сез чәнечкеле җил чеметеп-чеметеп узган саен битлә­рен пәлтә якалары белән каплап, алар, кыш суыгына каршы тормакчы булып, артка карый-карый, һаман алга баралар. Интегеп атлыйлар. Мондыйда кеше өй­дән чыгамы? Юлыңнан сабарсың бит...

Ә алда ни көтә? Икесенең берсе дә моны белми. Чөнки ни гомер яшәп, хөкем каршына басканнары булмаган икән шул... Бик бәхетле яшәлгән кебек бит югыйсә... Икесе дә шул хакта уйлыйлар...

«Хатыннар камырны изәләр кичтән, уңмаса – күрәләр мичтән, – дип фикерли ир... – Бер нәфсесенә баш була белмәде бу бичә. Һай нәфселе булды да соң!» Келәм кирәк, дип башлаган иде кайчандыр... Келәм юк чакларда, әлбәттә. Хезмәт хакын бер тәңкәлекләр белән биргәннәр иде бервакыт.

«Менә, бичә, мин сиңа акча келәме алып кайттым»,    дип, төргәк-төргәк берлекләрне идәнгә сипкән иде ул. Идән кәгазь акчалар белән тулды шул чакта. И көлгәннәр иде дә соң шунда рәхәтләнеп. Хәтта башка бертөрле келәм дә кирәкмәс кебек тоелган иде.

Тик барыбер үзенекен итте бичә, барыбер алдырды келәмне. Аннан башта көмеш алкаларга да риза хатынга тора-бара бриллиантлары кирәк булды. Чәшке тунга кызыкты, аннан чит илләргә чыгып китте, машина дип җелеккә төште. Боларын шулай тиеш дип кабул итте бит инде ул. Ә хатынының үз гомеренә кимендә ике эштә эшләгән ире турында уйлаганы бердәнбер төнәтмәгә кайтып кала түгелме?.. Хәер, ризасызлык күрсәтүе түгел, шушы тормышка күнеккән иде бит инде...

Аның аяклары карыша... Гомернең салмак кына, тыныч кына үз көенә агуы рәхәт булган лабаса... Бүгенге көне сәер хәсрәтле сер белән тулгандай тоела.

«Җитмәсә җитмәс икән бу балаларга да... Без алып биргәндә яшәп яталар бит әле үзләре. Исәпләшмәсәләр исәпләшмәсләр икән ата-ана белән...» Уй уйлаганда да сулышы буыла, күкрәк читлеген нидер кыскан кебек тоела.

Хатынның башында да пәрәвезгә эләккән чебен кебек уйлар безелдәшә: «Балаларга кирәк бит. Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр, ди. Утка төшми хәлең юк... Ике бүлмәдә дүрт җан ничек сыешып яшәп бетсеннәр соң?

Әллә ни сорамыйлар ич алар бездән... Кешеләр әнә гомер буена артистлана. Өрлек кебек таза ирләр, бит алмаларында тук тормыш төсе тупырдап торган сау хатыннар – һәммәсе инвалид булып өйдә утыра. Ирле-хатынлы эшкә чыгып киткәндә, күршеләрне уятмаска тырышып, шыпырт кына, ачкычларны шалтыратмыйча гына ишек биклибез икәүләп. Ишетә күрмәсеннәр, имеш, берүк... Кешеләргә хәрәм килешә шул. «Хәләл акчага сатып алгач, хәрәм булмый ул», – ди күршеләре Самат. Бәлки әле, ул хаклыдыр да...»

Хатын, кашлары җыерылган, иреннәреннән кан качкан, күзләре кысылган иренә күз төшереп алган саен, эчтән генә сискәнеп китә. «Менә барырбыз да кайтырбыз әле... Аннан тагын бер кат таныклыкның яңасын яздырып алырбыз», – дип уйлый.

Ир һаман тирә-юньдәге йортларның көпә-көндез ут янып торган тәрәзәләренә текәлә. «Кешеләрдә әле ут яна. Кешеләрдә тормыш бар...» дип фикерли булса кирәк... Әллә еракларда калган бәхетле, мәхәббәтле чорларны хәтерендә яңартып барамы ул?

* * *

Бөек төзелешләр чорына эләкте аларның яшьлеге. Авыл балаларын аждаһа кебек суырып кына алды яңа шәһәр. Яшьлек шул, андагы билдән саз ерып йөрешле юлсызлыгына да, йорт-җирсезлеккә дә – һәммәсенә риза булдылар. Чөнки шәһәр әле төзелмәгән, ә ул төзеләчәк, чөнки бәхет әле табылмаган, ә ул алда иде...

Шәһәргә сыенып яшәп яткан, мич ягып өен җы­лыткан, ипи салган, мич төбенә чуен тутырып итле борчак ашы куеп, муллыкта гомер кичергән авылга да шәһәр ыгы-зыгысы килеп керде. Төзүче булып эшкә кергән Сабирны оешмадан Гарәфетдин агайларга фатирга урнаштырдылар.

Гарәфетдин агай – мал врачы, ат җигеп авылдан

авылга йөри. Сизелер-сизелмәс бөкресен күзе күрмә­гәнгәме, үзен гел яшь егетләрчә тота, һаман кызлар турында сөйләшә иде. Аның шушы шуклыгы Сабирга аеруча ошады.

Ул бераз төшереп йөрергә ярата. Кызарып, янып торган битләрен сыпырып куя да еш кына Сабирга мыек астыннан гына елмаеп сүз ката:

– Тәк... тәк... Синең кебек егетләргә миннән үрнәк алырга кирәк, туганым, – ди.

Ятимлекнең бөтен кыенын ашаган Сабир аның һәр сүзенә колак салырга тырыша. Ул көр күңелле, тәбәнәк буйлы Гарәфетдин агайны үз әтисенә охшатыбрак ярата кебек.

Агайның әле ике буй җиткән кызы да бар. Чибәрлекләре чәчрәп тормаса да, әнкәләренә охшаганнар, тыйнак кына, басынкы гына кызлар алар.

Сабирга нурлы карашларын түгеп, өмет белән карыйлар...

Әлбәттә, Гарәфетдин агай да аңа үз кызларын мактый. Сабирга өйләнергә вакыт җиткәнен ассызыклап әйтеп кенә тора.

– Минем кызларга күңелең төшмәсә, авылда бер чибәргә өйләндерәм мин сине, – ди.

Сабир белә: авылда чибәрләр күп. Алар егет яныннан үткәндә һич тә тигез суламыйлар... Аның үзенең дә, гүзәлкәйләр яныннан узганда, өйләнер мөмкинлеге булмаганга уфтанып куйган чаклары булыштыра...

Гарәфетдин агай моны сизеп тора: ул егетне кергән бер йортта мактый. Ә мал врачы кагылмаган йорт авылда сирәк. Аларында, гадәттә, карт-коры, ятим карчык­лар гына яши.

Ә беркөнне ул салган баштан авыл клубына килеп керде. Анда берничә кыз спектакльгә әзерләнеп, репетиция ясап яталар иде.

Шаян Гарәфетдин агайның керә үтүе кызларга һәрвакыт ошый. Шаярышып, көлешеп, бер шаулашып алырга җай чыга.

– Безгә бер чибәр егет кирәк, Гарәфетдин агай, әйдә шул чибәр егет булып уйна әле, – диде аңа кызларның берсе.

– Чибәр егет кирәк дисез инде алайса... Тәк, тәк...

– Бик кирәк, Гарәфетдин агай.

– Тәк... тәк... Мин табам сезгә чибәр егетне...

Ул, каз оясы чаклы колакчынлы бүреген салып, башын кашып торды.

– Кирәк дисәгез, хәзер мин аны шушында алып килеп тә бастырам, – диде аннары. – Минем өемдә яши ул чибәр егет... Тәк... тәк...

– Килмәс шул, Гарәфетдин агай, бик горур күренә егетегез, – диде кызларның кайсыдыр.

Агай – бәхәскә үтә дә һәвәс кеше. Бәхәс аның өчен җан азыгы.

– Әйдәгез, бәхәсләшәбез алайса, тәк... тәк... Бер яртыдан...

– Алып килә алмасагыз?

– Ул чакта мин сезгә бер яртылык акча бирермен... тәк... тәк... чәйгә...

Кызлар көлешә-көлешә риза булдылар.

Гарәфетдин агай шыпан-шыпан өенә юнәлде.

Ул кайтканда, Сабир төзелеш оешмасын урап кайтырга җыенып ята иде. Агай егеттән кай якларга табан юл тотуын сораштырды. Моңарчы булмаган хәл егеттә бераз сәерсенү тойгылары да уятты. Болай гына да түгел, агай егет белән бергә урамга ук чыкты, һәм, аңа ияреп, урам буйлап атлады.

Менә алар клуб янына килеп җиттеләр. Гарәфетдин агай тынычсызлана башлады.

– Әйдә клубка кереп чыгыйк әле, тәк... тәк... – диде ул, егеткә күтәрелеп карамыйча гына.

– Минем анда эшем юк бит, ни дип керим соң? – Егет сораулы карашын агайга төбәде.

– Китапханәгә керәбез, – диде агай. – Бер эш бар... Тәк... тәк...

Егеттә дә клубның бер почмагына урнашкан китапханәне күрәсе килү теләге уянып китте.

Моңарчы Гарәфетдин агайның китап укыганын күргәне булмаса да, ул, «китап» дигән сүзгә алданып, берсүзсез ризалашты.

Ишектән керүгә, Сабир китапханәдәге кызларның сәерсенеп елмаешуларын күреп алды.

– Син оттың, Гарәфетдин абзый, – диде шунда кызларның берсе.

Егет бу мәлдә Гарәфетдин агайның ниндидер бер шук­лык майтаруын сизгән кебек булды. Әмма хәлне кызларга сиздермәскә тырышты, шуңа ул теленә килгән бер китапны сорап алды. Ашыга-ашыга битләрен актарыштырды. Аннан:

– Иртәгә килеп алырмын, ерак куймагыз, – дип, тиз-тиз чыгып китте.

Кичен агай өйгә шактый кызмача кайтты.

– Син күрдеңме анда безнең чибәрләрне? – дип ыржайды ул.

Егет елмайды. Чөнки ул, чынлап та, арадан берсен – гүзәлләрдән гүзәлен күреп алган иде...

Аның ай тик кашлары, ай нурларыдай керфекләре, елмаю килешкән якты йөзе егетне тәмам әсир итте. Әйтерсең ул шул мәлдән тоташ нурдан торган башка бер планетада яши башлады...

Кызның һәр сүзе колагына, юк, йөрәгенә назлы җилдәй бәрелә иде...

Тик егет теге хәлдән соң бераз уңайсызлану кичерә: юлында кызлар очраса, алар эчтән генә пырхылдап көлеп җибәрәләрдер сыман иде. Хәтта тәрәзәдән берәр кыз күренсә, ул да егеттән көлеп каладыр кебек тоелды. Шуңадырмы, күңеленнән отылу мизгелләрен көлкегә санап, елмаеп үткәреп җибәрсә дә, бу авылда озакламас­ка карар итте. Барыбер дә үзен күкләргә күтәрерлек мәхәббәте белән табыштырган Гарәфетдин агайга, яшьлеген сыендырган шушы кечкенә генә авылга ул чиксез рәхмәтле иде.

...Һәм үзе яшисе тулай торакка китапханәдә очрак­лы очраткан чибәрне – сатучы кызны да алып китте. Кыз да аны мәңге-мәңге яратырга вәгъдә бирде...

* * *

«Тормыш юлы мәхәббәтсез башланмаган да кебек, уйлап карасаң. Балалар үскән. Һәммәсенең үз тормышы бар. Оныклар әби, бабай дип өзелеп тора.

Фатирлар алынган... Кошлар да үз оясын үзе туздырмый. Һаман йон булса да эләктереп кайту ягын карыйлар. Нишли бу бичә, ә? Нинди нәфсе бу аңарда?»

Ир, шулай уйлый-уйлый, хатыны артыннан атлый.

Алар икәүләп судка баралар...

Хатын да уйлый...

«Хөкемдарлар каршысында авыз ачып торсаң, балаларны фатирсыз калдыруың да бик мөмкин... Эчә диярмен. Әллә дөрес түгелме? Әллә түгәме?! Ярый мин эләккән аңа һәммәсенә түзәргә... Хәзергеләр булса түзәрләр иде, бар...»

Ул хәтта дүңгәләктәй өертеп йөрткән җилгә дә игътибар итми. Кай якка куса, шунда барырга риза кебек тоела... Ә җил вакыт-вакыт урыныннан купкандай котырынып-котырынып ала. Этә дә чеметә, тузгый да өшетә...

«Балаларны тәрбияләштеме? Атасыз балалар кебек үстеләр... Үз гомеренә бер мәртәбә җыелышларына барганы булмады. Өй эшләрен эшләштеме? Көндә­лекләрен дә ачып карамады. Әле дә укыдылар инде алар...»

Хатын тирән итеп сулыш алды.

«Суыткыч шыр буш. Мин алып кайтканны утырып ашарга булдыра тагын... Өемә килсәләр, хөкемдарларга да ачып күрсәтә алам бит мин аны. Үзенә һаман тәмле кирәк... Гомергә сумка күтәрмәде... Һай, мин дә яшә­гәнмен икән ир белән...»

Хатын, үзе дә сизмәстән, иренә ерткыч күзе белән текәлде. Мәкер, нәфрәт тулы карашны ире, әлбәттә, күрмәде. Күрсә дә аңламас иде әле ул тиз генә...

«Берәр тапкыр балаларга кием алганы булдымы? Каникулларында берәр мәртәбә театрга алып барсын иде, ичмасам! Әле дә үстеләр инде...»

Юлда хәлсезләнеп яткан кар бөртекләрен итек очлары белән очыртып, канализация торбалары өстендә бөрешеп яткан маэмайлар яныннан үтеп, һаман үз юлы белән барды хатын... Башы тулы уй. Шуңа ул аларның берсен дә күрми... Уйларын гына күрә кебек тоела...

«Ни алып кисәм дә көнләште... Алып бирмәве бер хәл, эшләп тапканың белән ярап булмады...»

Җил кайчак аның уйларын өзә. Хатын йотлыга-йотлыга, артына борылып, тирән итеп сулыш ала. Аннан арт белән бара башлый. Иренә карамый гына атлый.

«Бер җылы сүз ишеттемме? Хәер, хәзерге ирләр ­тумыштан тупаслар, аларда кайдан хис булсын соң?»

Шулкадәр дә яман ир белән торганына хатын гаҗәпкә калды. Ничек моңарчы бер кат та бу хакта уйлап карамаган икән соң ул?

Дымлы кар бөртекләре аның ирен читләренә кунды, салкын җил пәлтә эчләренә үк кереп эреде, гүя кыш хатынны салкын сулышы белән әфсенли иде... Тик хатын әфсенгә бирешмәде.

«Гомер әрәм үткән...» дигән нәтиҗә чыгарды ул. Тик ул боларның берсен дә чынбарлыкта иренә сиздерергә теләми, бөтенесен дә уен итеп кенә күрсәтәсе килә иде.

Ир дә дәшмәде.

Ул балачагын күз алдына китерде. Әти-әнисе, үзе көтү көткән киң болыннар, утын кискән-ярган ишегалды, мунчага су ташулар исенә төште.

«Ә бит безнең балалар боларның берсен дә эшләмәде. Безнең әнкәйләр баланы тормышка әзерләгәннәр, ә без һаман аларга тормыш төзеп бирәбезме? Дөресме бу?

Балаларга яхшы булсын дип эшләгән эшләр һәрчак яхшы булмаска да мөмкин бит әле... Ничек аңламый шуны бу бичә?»

Урамда исә буран дулады. Салкын буран үз юлы белән бөтен дөньяны себереп бара, кешеләрне бар дип тә белми иде...

* * *

Судта хатын соңгы җөмләне әйтте: «Мин боларның бөтенесенә түзеп яшәргә тиешме?»

Ирнең хатыны сөйләгәннәрдән колаклары салынып төште.

«Без менә ничек үзгәргәнбез! Кешеләр тора-бара бер-берсенә якынаеп бетәләр, ә без һаман ераклашканбыз түгелме? Әллә арага фатир кердеме соң? Нәфсе мәхәббәттән дә көчлерәкме әллә? Мәңге-мәңге яратырга сүз биргән сылу шушымы ул? Әллә аны алыштырып куйганнармы?»

Ул бары тик шулай гына уйлый ала иде.

Җил иссә, агачка агач та бәрелми калмыйдыр шул... Тормыш булгач булгандыр...

Хатын үткән-беткәннәрне җепкә тезгәндәй тезде дә тезде. Берсен дә төшереп калдырмады. Аның бөтен вөҗүденә тулган салкын нәфрәт гүя галәбәле залны басып китте. Моңа чыдап торышлы түгел иде. Ирнең күз аллары караңгыланды, шул мәлдә ул үз-үзен кулга алырга кирәклеген аңлады.

Иргә дә соңгы сүзне әйтергә мөмкинлек бирделәр.

– Бинауат, – диде ул, шактый дәшми торгач.

  Соңгы сүзегез шушымы Сезнең? – дип сорады хөкемдар.

– Соңгысы менә шул, – ул хатынына текәлде, – мин синең икенче иреңнең миннән бәхетлерәк булуын телим...

Хөкемдар йөзеннән борчылу караңгылыгы саркылган бичара кыяфәтле иргә шаккатып карап торды. Гүя аның йөзенә «Шундый тәрбияле ирләр дә ярамый бит, ә» дигән җөмлә язылган иде.

Ир нигәдер бу мәлдә Гарәфетдин агайны, аның басынкы гына ике кызын күз алдына китерде... Ник икәнен үзе дә аңламады...

«Тәк... тәк...» – дип кабатлады ул эчтән генә...

* * *

Ир хатынын көтеп тормады. Җәһәт-җәһәт атлап, залдан чыгып китте. Тышта буран да басылган, кич дөм караңгы иде. Ул, ниндидер яктылык күрергә теләгәндәй, тәмәкесен кабызып җибәрде... Сүрән генә янса да, тәмәке уты гына булса да, ут иде әле ул... Кай тарафка төбәлгәнен белмичә аптырап торган ир гүя еракка-еракка китәсе юлны шәйләде...

Ә хөкемне аларга Аллаһы Тәгалә үзе чыгарды. Ничек кенә бер-берсенә якынаерга теләсәләр дә, соңгы сүзләр әйтелгән иде инде...

фото: unsplash.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: