Маймыл (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башы.


– Әй, күңелсез бу Казанда, күрәсе бар кызыкны күреп бетердем монда! – дип, башка шәһәргә үк китеп барды ул.
...Инде менә кире Казанга күченгән – тегендә-монда гына түгел – министрның үзе янына.
Тик... ал да гөл генә булмый ул тормыш дигәнең. Бер алдын, биш артын күрсәтә ул.
Чит илгә командировкага киткән идем – эш буенча. «Тиз кайтып җит, кияүгә чыгам!» – дип шалтырата. Фотоларын да җибәргән – туй күлмәген сайлыйлар икәүләшеп. Кияве кем диген – бөтен тирә-як авыл егетләренең асылы, җитмәсә прсидәтел малае. Шундый да пар килгәннәр болар! Тик... фотода гына! Туйга кайтып җитә алмадым. Хәер, туй булмаган да икән – боларның юллары инде аерылган булып чыкты.
Арты хәерле булсын – чын туй көннәре алда әле, дим. Тик... Бер-ике айдан мыштым гына икенче берәүгә кияүгә чыгып та куйган бу.
...Беребез дә белмәгән бәндәгә!
...Ап-ак туй күлмәге дә кимичә!
...Туй да уздырмыйча!
...Хәтта «ЗАГС» кәгазенә кул да куймыйча!
Әллә ничек булып китте ишеткәч – күңелемә ошап җитмәде.
...Бер айлык чагында әнисе институтка имтиханнар тапшырырга китеп барган
иде – Алияне мин күтәреп калдым. Күз алдымда үсте, кем әйтмешли, «кеше булды». Горурланып туй өстәле түрендә утырырга хыялланган идем – барып чыкмады.
Ярый инде, буласы булган, буявы сеңгән, диләрме әле?! Аның каравы – әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде.
...Хәләл җефете эштә булган, моны «скорый»да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән.
– Коридорда каталкада барганда очып кына чыкты ул минем – ярый әле янымда атлап-чабып баручы врач тотып калды, – ди. – Кертеп салдылар шуннан палатага сабыем белән, ә күрше палатада бер хатын кычкыра – бөтен бүлнисне җыеп, – дип дәвам итә сүзен.
– Ник шулкадәр кычкыра? – дип сорыйм.
– Бәби табарга азаплана.
– Бәби табу шулай авырмыни ул?
...Күз тимәсен чибәрлегенә, башларына саулык, телләренә ачкыч бирсен дә, үзе кебек үк бер шәп егет пары булсын иде, Ходаем! Барыбыз да шуны гына телибез! ..................................................................
Өч көн элек шалтырата Алиям:
– Кара әле, абыем, без... ни... кызны кияүгә бирдек.
Җавап бирерлек сүз тапмадым. Хәер, сүзләр кирәкми дә иде.
...Бүген аның туган көне. Ике ай элек шалтыратканда: «Туган көнемә чакырырмын!»
– дигән иде. «Хәләл җефетем әнием үстереп җибәргән казны каклый – нәкъ минем юбилейга әзер булачак, быел бит минем ел!» – ди.
Көттем. Иртәдән. Шалтыратмады! Хәер, шалтыраткан көнендә үк оныткандыр инде ул минем турында.
Мин генә ышандым. Эт бит мин – теге шул гараскуп дигән нәрсә буенча, дим – кешеләргә ышанып яшәүче мәхлук. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – ышанма бу гараскупларга!
2016 елның 31 гыйнвары – Маймыл елының Сукояр йолдызлыгы ае, төнге сәгать 12 тулып килә!
Туган көнең, туган сәгатең белән, сеңелкәем!

 

"КУ" 8, 2017

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: