Маймыл (хикәя)

Гараскуп та гараскуп... Аждаһа елы... Арыслан ае... Бәрәне, балыгы, бозавы – кемнәр генә юк! Кайсысы уйлап чыгаргандыр боларны. Баш катыралар инде шунда. Нәрсә, былтыргы әтәч елында гел кычкырып-шапырынып, җир тырнап яшәдекме әллә, инде килеп быелгысында – маймылныкында барыбыз да агач башында сикерешеп йөрербезме?

Ышанмыйм ул нәмәкәйгә... Алай дисәң – кайберәүләргә бигрәкләр дә мач килә инде менә ул. Әнә, аргы оч Сафураны гына ал – холкы-фигыле нәкъ менә Аждаһаныкы! Елан елында туганга шундый икән лә ул. Тагын килеп күрше Садыйкка кара инде – сарык та сарык, Садыйк та сарык – бәрән аенда туганга шулай ул. Каршыдагы Наилме – киребеткәнлеге шул үгезбозау йолдызлыгы астында дөньяга килүе аркасында! Тагын кем, әй-лә, үземнең Мәликә апаны гына ал – арыслан йолдызлыгыныкы ул. Чамалыйсызмы – арыслан кебек гайрәтле, кыю, башбирмәс, барысын да үз кулында йөгәнләп тотучы дисезме?! Юк шул – бик тыйнак ул минем апам, гел шунда йорт-җир тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөреп маташкан хатын – кая инде аңа башкалар өстеннән баш булу?!

Әһә – алдалый гараскуп, димәк! Тик... күптән түгел генә белдем – кысла икән лә апам. Кара ничек тәңгәл килүен әйт әле – койган да куйган кысла! Әтиләр аны нәкъ бер айга соңартып яздырганнар – шул гына...

...Башкаларга ярты-порты гына туры килгән гараскуп минем туганнан туган сеңелкәш Алиягә пачти 100 працыйнт тәңгәл.

Маймыл елына кердек бит – шуннан искә төште әле. Елның башында – Сукояр йолдызлыгы астында туган ул. Дөп-дөрес, бу юлы ялгышмадыгыз – бертуктаусыз авызыннан су коеп, әй-лә – бик матур сөйләп, елмаеп-көлеп кенә торучы, башкаларны татлы сүзләре белән авызына каратып, үзе сөйләгәнгә, уйдырма булса да, үзе дә ышанучы бәндә инде ул. Шул татлы теле аркасында гына инде зур дәрәҗәләргә ирешүе дә! Начар түгел ич, дисезме?! Бәлки, шулайдыр да.

Тик ...бер генә дә сабыр түгелләр инде ул маймыл елында туганнар – эшне башлыйлар да, ошамаса, ташлыйлар! Агач башына да менеп китәләр.

Сүзем сеңелкәш турында иде бит әле. Аның теле бик иртә ачылып, өч-дүрт яшендә инде өйдәгеләрне генә түгел, бакча балаларын да, урамдагы авыл абый-апаларын да бертуктамый сөйләп һәм сораулар яудырып, ардырып-аптыратып бетерә иде. Мәктәптә инде – бигрәк тә! Башкаларны такта янына чыгара алмый аптырыйлар, бу үзе атлыгып тора – кире урынына утыртып булмый. Хәтере шәп булганга, өйдә дәрес карауның ни икәнен белми үзе. Белмәгән җирендә бетмәс-төкәнмәс фантазиясен эшкә җигә! Ярый ла гуманитар фәннәрдән генә булса икән?! Такта янына чыга-чыгышлый, Пифагор теоремасының да үзе минут эчендә уйлап тапкан 51нче исбатлау ысулын сөйли башлый. Белмәгән булсагыз белегез – Пифагор теоремасының чыннан да 50 исбатлау ысулы бар. Соң, сугыштан яраланып кайтып, укытучы булган Хәмзә абый аның бит дәреслектәге бердәнбер ысулын гына белә. Ә Алия фантазиясендәге 51енчесе, чынлап та, кай ягы беләндер дөреслеккә охшаган.

– Булды, Алия, молодец! Утыр, «бишле» сиңа!

Сыйныфтагы тагын 32 укучы Пифагор теоремасының бу 50 исбатлау ысулы турында беренче тапкыр ишетә. 50 түгел – ник 100 булмый шунда – аларга барыбер! Пифагоры үзе бөтенләй тумаган булса, тагын да шәп буласы иде дә бит – изалануы әзрәк булыр иде бу геометриясеннән.

Андый эпизодлармы... буа буарлык! Үзе ышанмаганнарга да башкаларны ышандыра ул. Кыскасы, чамалыйсызмы – мәктәпне ничәлегә бетергәнен?!.

Кәнишне, Казанга килеп, физматка кереп булмый матур сөйләү осталыгы белән генә. Ансат кына, аз гына да укымыйча да – укып йөргән булып маташтыручылар институтына барып керде – шул «пед»ка инде – татар теле факультетына.

Соң, ул татар телен татар баласы 1-2 яшьтән үк белә ич инде – тагын 5 ел нинди яңалыклар күрә-белә алды да нәрсәгә генә өйрәнде икән?! Белмим.

...Аның теле һәм фантазиясе белән соң?! Балалар әдәбияты турында сорасалар – күргән мультфильмнарын искә төшереп сөйли икән бу институтта. Башкалар авыз ачып тыңлыйлар ди – кара, нинди шәп китаплар бар икән нәниләр өчен – ә күбесе аларны уку түгел – барлыгын да белми, имеш! Ул гынамы соң? Авыл мәктәбендә чит телнең әлифбасын да өйрәнмәгән кеше инглиз телен дә яхшы белә икән – һәрхәлдә диплом кушымтасында шундый билге тора.

Дус булмаган кыз-егете, таныш булмаган кешесе калмады, ахры, Казанда укыйм дип йөргән чакларында. Концерт-театр фәләнгә барса, бер чәчәк тотып менә дә бу тамаша беткәч сәхнәгә – шундый татлы итеп мактый җырчы-әртис халкын! «Ник кенә хәләл акчамны туздырып шушы җырлый белмәгән бәндәне тыңларга килдем?!» – дип сөмсере коелып утырган тамашачылар дәррәү хуплап кул чаба. «Кара, шәп җырчы икән бит бу, без үзебез көйләр дәрьясы тирәнлеген аңламаучы мәхлуклар икәнбез!» – дип уйлый, мөгаен, алар шул чакта.

Алия шуннан бу әртиснең аһирәте – аңа бушлай чакыру билеты һәрчак табылачак!

Ул гынамы әле? Чираттагы гәҗитләрнең берсендә Алиянең теге әртисне үтереп мактаган язмасы басыла (үзләрен мактаган язмаларны бигрәк ярата инде сәхнә кешесе). Соң, Алия үзе андый пүчтәккә вакытын сарыф итәме инде?! Сөйләү белән язу – икесе ике нәрсә алар. Язарга куш инде син группадашы Мәүлетҗанга. Телсез кебек ул – бер генә дә сөйләшкәнен ишетмәссең. Ә менә язулары?! Алия кешене сөйләп ышандырса, бусы – язып. Шул теге концерт-спектакльләрдән кайтышлый Мәүлетҗан бүлмәсенә керә дә Алия – супер тамаша турында борчак шыттыра.

– Әйдә әле, – язып чыгыйк бу турыда, башкалар да карамый калмасыннар шундый шәп нәрсәне, – ди.

– Иртәгә кич кафеда тагын бер карап чыгарбыз ул язманы! – дип тә кыстыра.

Группалары бер көтү кызлардан гына торса да, берсе дә өнәми йомыкый Мәүлетҗанны. Шуңа да Алия белән кафеда утыру мөмкинлегенә тегесе бик шат инде. Алиягә дә кулай – Мәүлетҗанның күңелен күрде, әртис белән танышты. ...Тагын кафеда да сыйланып чыкты. Мәүлетҗан егет кеше бит – Алия түләмәс ич инде.

Һай, кара, бик күп нәрсәләргә өйрәнгән икән ич Алия – иң мөһиме – башкалар белән аралашырга.

Тагын әле – юри-мури гына түгел, «югары белем алды» дип язылган, диплом дип аталучы катыргы хуҗасы булды. Начармыни?! Шәп!

Нинди перспективалар ача ул катыргы. Үземнән беләм – башың шыр тиле булса да, «бу катыргы хуҗасы – акыл иясе!» дип ышандыра алучы тылсым көче кодрәтеннән килә ул нәрсәнең!

Кайда гына эшләп карамады, нинди генә түрә урыннарын биләмәде ул. Кочак-кочак мактау кәгазьләренә күмелеп, нинди генә исемнәр алмады. Шулай сикерә-атлый мәгариф өлкәсенең иң югары даирәләренә хәтле барып җитте.

Онытып та җибәргәнмен. Институтны тәмамлагач, аспирантурада укып карады, диссертация дә яза башлаган иде әле ул. Үзен институт бетерүе белән котлап шалтыраткач, ул миңа горур гына:

– Мин инде яңадан укырга кердем – аспирантурага! – дигән иде.

Икенче тапкыр тулай торагында очратканда, тирләп-пешеп китап язып ята бу. Укытучылар өчен дәреслек әсбап икән! Ничек укытырга кирәклеге турында бик тә мөһим китап. Институтны бетереп, бер көн укытучы булып эшләп карамаган кызчык мәктәп укытучыларын ничек укытырга кирәклеген өйрәтергә җыена шулай.

Ярый инде, аның шул маймыл холкына бу шөгыль бик күңелсез булып тоелды да, ничек тиз башлаган булса, шулай тиз генә ташлады да китап язу уенын. Бер очтан аспирантурасын да...

Дәвамы бар.

"КУ" 8, 2017

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: