Кышлары салкын булса да... (хикәя)

Бигрәк озын кыш булды бу. Беркайда җылы табып булмый.

Урамда салкын, эштә салкын.

Өйдә дә салкын...

«Спартак» фабрикасының мәңге тузмас күн итеген киез итеккә алыштырып,

Альмира түргә үтте. Гадәттәгечә, иң беренче эш итеп, чуен батарейларны

капшап карады. Бүген генә нинди могҗиза булсын, юк шул, юк! Бу җылы «чуен

гармун»ның үзен җылытырга да җитми. Ник шулкадәр кызганып бирәләрдер.

Юкса акчаны умырып алалар. Теге айда гына шул «салкын җылы» өчен ярты

хезмәт хакын чыгарып салды. Хан сарае түгел ләбаса, ике бүлмәле кысан бер

фатир. Кухнясына берең кереп басса, икенчеңә урын да калмый.

Хатын, үртәлеп, диванга килеп утырды. Быррр... Тән җылысын сеңдергән калын

пәлтәне саласы да килми. Ләкин төн буе тунга төренеп утырып булмас, хәрәкәтләнергә,

өйгә җан кертергә кирәк. Альмира плитәнең дүрт конфоркасын да кабызып куйды. Әле

дә ярый газ бар, күпме кирәк, шул кадәр яндыр! Кислородны ашый инде бу, ләкин башка

чара юк. Бар җылыны кочагына җыярга теләгәндәй, хатын плитә янына килеп басты...

Җылыга тиенер көне булырмы икән?! Ә бит кулына ордер тоттыргач, ничек

сөенгән иде! Шатлыгы эчкә сыймады, беренче көннәрдә очып кына йөрде. Ни

дисәң дә – үз ояң! Уртак бәдрәф бүлешеп, күршеләр белән әрепләшеп, тулай

торакның тынчу бүлмәсендә җан асрау түгел. Беренче кат дигәч, бер танышы йөзен

чытып әйткән иде шул чакта: «Әй тиле, ник ризалаштың? Гомер буе интегәчәксең

бит! Ни сата, ни алыштыра алмыйсың ул фатирны! Мәңгелек сөрген ул беренче

кат!» Тик бу сүзләр Альмираның кәефен кыра алмады. Ул чакта яшь иде шул, каны

кайнар иде. Йортның урыны яхшы, урам тыныч, ишегалды яшеллеккә чумган,

ярты гомерләре шунда үткән күршеләр бер-берсен яхшы белә. Халык телендә

«хрущёвка» дип йөртелгән әлеге йортлар, шәһәр төзелә башлагач та, иң беренче

калкып чыгып, посёлоктагы иске баракларны алыштырган икән. Әгәр бу якларда

нефть табылмаса, шәһәре дә булмас иде. Яхшы түлиләр, фатир бирәләр, дип, авыл

халкы әкрен генә нефтьчеләр сафына баскан, калага күченгән.

Альмира да шулар арасында булды. Аның күңелен дә шәһәр тартты. Шунда

Әмире белән танышты, ике сабыеның таныклыгында да туган урыннары дип шул

кала күрсәтелгән. Фатирны яшь белгеч буларак үзе алган иде, соңыннан гына

белде, бюджет оешмасында эшләүчеләргә гел шундый калдык-постык, подвал

өсте дә, түбә асты эләгә икән.

Шәһәр үзәгендәге дүрт катлы бу йортка алар җәен күчте. Әмир белән бергәләп

кулдан килгәнчә ремонт ясагандай иттеләр. Балалар сөенә-сөенә алар янында

бөтерелде. Әни, кара, урамга авылдагы кебек тәрәзәдән дә чыгып була, диешеп, ике

арада чабып йөрделәр. Тәрәзәдән сикереп чыгалар да ишектән килеп керәләр. Менә

кызык булды бала-чагага! Кечкенә иделәр әле ул чакта, Динәсе укырга да кермәгән иде.

Кыш җиткәч, шатлыклары сүрелде. Салкын булуы гына җитмәгән, идәнне

ап-ак бәс каплады. Шул елны дүрт пар киез итек сатып алды Альмира. Шуннан

бирле кышлар өйдә дә киез итек киеп үтте. Кунакка килүчеләрне дә кисәтә, җылы

оекбаш яки калын башмак тота килегез. Бу фатирның шултиклем салкынлыгы,

дымлылыгы беренче катта булганга гына түгел, берничә ел элек подвалында бик

көчле янгын чыгып, астагы плитәләрне ут ялаган икән. Әмир, өйне җылыту нияте

белән, идән такталарын каерып, бозланып каткан почмакка ике капчык керамзит

салган иде, тегеләр шундук шыбыр-шыбыр аска коелып юк булды...

Һәр кыш гаиләләре белән салкын тидереп яттылар, бөтенесенә юеш ютәл

ябышты. Кызларның кечкенәсе бигрәк тә биреште. Врачлар, иммунитеты

түбән, дигәч, Альмира аны туган ягына, әнисе янына алып китте. Алсуы авылда

үсте, шунда укырга керде. Баштарак бик сагынса да, соңрак, киресенчә, җәйге

каникулларда кунакка килгәч тә, әбисен юксынды, авылны якынрак күрде.

Бөтенләй бизеп беткәнче, аны үз яннарына кайтарырга кирәк иде. Моның өчен исә

бу караңгы, салкын фатирдан ничек тә котылырга кирәк! Ир белән хатын, башка

көтәр җир юк, бөтен өмет үзебездә, дип, йорт алырга ниятләде.

Ә күп акчаны Себердә, кара алтын тирәсендә йөрүчеләргә генә түлиләр. Әмир,

биштәрен төенләп, шул якка юл тотты... Бер ел буе ни хаты, ни хәбәре булмады.

Ярый әле ул чакта торак өчен түләү хәзерге сыман бүртмәгән иде. Альмира бер

хезмәт хакын, тартып-сузып булса да, ике җанга җиткерә алды, әнисенең ярдәме дә

ярап куйды. Әтиебез безне онытты, ташлады, дип ут йотып йөргәндә, Әмир кайтып

төште. Хатыны кулына, зур бер горурлык белән, сберкнижкасын тоттырды да:

– Яхшы фатир эзлә! Йорт алырга җитми, ичмасам алыштырып карыйк! – диде.

Ләкин җүләр башлар юк, кем иркен, җылы фатирын салкын базга алыштыра?

Бу ниятләре дә барып чыкмады. Әмир тагы Себергә чыгып китте... Ә Альмира

йорт эзләргә кереште. Тапты. Аласылар да иде. Ләкин өлгерми калдылар. Замана

алышынды, «дәүләт кесәсе»нә ышанып салып куйган акчалары һавада эреп юкка

чыкты... Өметләр сүнде, башлар иелде, күңел үртәлеп елады. Шул борчулар

ярамагандыр инде, бер иртәдә ул Әмирен җансыз килеш тапты...

Озатырга килгән бер дусты әйтте шулчак:

– Тегендә, кырыс Себердә, ничә үлемнән калды Әмир. Бервакыт буранда,

линиядән читкә чыгып, машинасы белән баштанаяк кар астына чумган иде. Андагы

бураннар бездәге ише генә түгел. Адашып, эзсез югалучылар булды. Җәен сазлыклар

үзәккә үтә. Ярый машинаның түбәсе ачык калган, шуны күреп, кар астыннан казып

чыгардык. Аз гына соңарсак, туңып үләсе иде. Ә монда үз өендә, җылыда, корыда...

Тапканының рәхәтен күрергә насыйп булмаган икән Әмиргә... – дип уфтанды.

Шулай... Җир өстендә дә җылыга туймаган ире кырык яше дә тулмаган килеш

салкын кабергә кереп ятты. Инде аңа акча да, зур йорт та кирәкми иде...

Ләкин Альмирага, ике балага яшәргә кирәк!

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: