Кубарылу (хикәя)

Мин бу вакыйганы хикәя итеп тәкъдим итәргә бик озак кыенсынып йөрдем. Менә бүген тәвәккәлләдем. Чөнки мин бүген барысына да әзер идем. Шатлыкка да, хәсрәткә дә. Бүген мин көчле!

Күз алдына китерегез. Вокзал. Тимер юл вокзалы. Мин, тәмләп алма каба-каба, поездымны көтеп утырам. Дикторның яңгыравык тавышына, поездларның ачыргаланың кычкыруына, рельслар тыкылдавына, халык шау-шуына колак тонарлык. Җитмәсә, челлә. Җәйнең күзе акайган чак. Кеше дәрьясы, дәррәү килеп, җылы якларга агыла. Платформаларда, платформага алып чыга торган күпер өстендә мыжлап торган халык күче кыямәт мәхшәрен хәтерләтә. Бер-бер артлы килеп-китеп торган поездлардагы соңгы урыннар өчен аяусыз көрәш бара...

Шушы ыгы-зыгыда мин аларны ничек күреп калганмындыр, үзем дә аптырыйм. Иң гаҗәбе – алар бер-берсен ничек күреп калдылар икән соң? Мыжгып торган платформалар аша иңрәүле тавыш белән кычкырып сөйләшеп торган бу ике җан иясен миннән башка тагын берәрсе шәйләп кала алды микән?

- Сәръян!Сәръян!

- Асия? Асия...

- Сәръян!

- Асия!

- Сәръян, синме бу?

- Мин бу, Асия, мин - Сәръян!..

- Ә мин – Асия! Таныдыңмы?

- Таныдым, Асия. Ә син?

- Мин дә таныдым, Сәръян! Син каян, Сәръян?

- Мин... тегеннән. Ә син?

- Ә мин... бу яктан. Син кая табан, Сәръян?

- Мин... Ә син?

- Мин бу якка.

- Ә мин бу якка...

- Сәръян, син теге вакытта кая югалдың? Киләм дидең дә... Килмәдең...

- Нәрсә? Ишетмим, Асия...

- Югалдың, дим...

- Менә бит, табылдым, Асия. Хәзер югалмам инде!

- Югалма, Сәръян! Миңа синсез шундый кыен! Безгә...

- Ә? Безгә?

- Әйе, Сәръян. Безнең улыбыз үсә бит. Өченче яше китте.

- Асия, син чынмы?

- Чын, Сәръян. Син хәзер әти кеше.

- Исеме ничек?

- Әнис. Син шатмы, Сәръян?

- Мин бәхетле, Асия.

- Мин дә, Сәръян.

- Асия!

- Әү, Сәръян.

- Кайда ул, Асия?

- Кем, Сәръян?

- Әнис...

- Вагонда калды. Мин бит алма алырга гына төштем. Алма ярата ул.

- Минем кебекме? Мин дә алма алырга төштем. Менә!

- Сәръян, хәтерлисезме?

- Нәрсәне, Асия?

- Алма бакчасын? Син мине алмага күмгән идең...

- Хәтерлим, Асия... Сихри төн иде ул. Алмалы төн... Һәр алманы икегә бүлеп ашаган идек...

- Әнис алмасын изге диләр бит...

- Асия! Димәк, Әнис...

- Әйе, Сәръян, Әнисебез – шул сихри төн җимеше булып туды... Шуңа да Әнис дип куштым. Ачуланмыйсыңмы?

- Юк-юк, Асия. Ачуланаммы соң!.. Син үзең ачуланма, Асия.

- Ни өчен, Сәръян?

- Югалып йөргәнем өчен...

- Хәзер ачуланмыйм инде... Ничек ачуланыйм, мин бит сине яратам, Сәръян...

- Мин дә, Асия... Мин дә сине яратам!

- Сәръян, син бәхетлеме?

- Ә син?

- Мин бәхетле, Сәръян. Минем Әнисем бар...

- Без бәхетле, диген, Асия. Ул бит минеке дә...

- Без бәхетле...

- Асия!.. Көт мине... Мин хәзер киләм. Әйберләремне генә кереп алам да... Платформага төшә торыгыз, Әнисне кереп ал...

- Бу юлы да югалмассыңмы соң, Сәръян? Теге вакытта вокзал төбендә ике көн көтеп утырдым бит...

- Бу юлы киләм, Асия. Казанда минем фатирым бар. Шунда яшәрбез. Бәхетле яшәрбез...

- Сәръян, алдамассыңмы?

- Юк, алдамыйм, Асия. Ант итимме?

- Теге вакытта да ант иткән идең бит...

- Ул вакытта... мин курыктым, Асия. Җаваплылыктан курыктым...

- Ә хәзер курыкмыйсыңмы?

- Хәзер курыкмыйм.

- Җаваплылыктан, язмышыңнын курыкмасаң, бик тиз табарсың безне, Сәръян.

- Асия, көт! Көтегез! Хәзер үк киләм!

- Сәръян, тиз бул! Болай да озак көттем мин сине. Тиз бул, тизрәк тап безне!

- Хәзер, хәзер, Асия... Тагын бераз гына көт инде... Көтегез...

- Сәръян...

- Асия!..

...Бая гына Асия исемле хатын торган платформа читендә сары чемоданы белән олы төргәк алма тотып басып калган ул кешене мин, күздән югалганчы, купе тәрәзәсеннән карап тордым. Әйтерсең лә Әнис исемле малай белән аның мөлаем әнисе, каядыр убылып, юкка чыкканнар... Платформалардагы халык та, ачыргаланып кычкыручы поездлар да, ахырзамандагы кебек, дәррәү кубарылып, ниндидер кыямәт шаукымы белән, кабат әлмисакка китеп олакканнар... Җаннарның мәхшәр давылында оча торган мәле шулайрак була микән әллә? Ә бу адәм баласы – бер кочак алма тотып, тораташ кебек катып калган ир кисәге – кем соң? Түбән бер затмы, әллә изге җан иясеме? Асия үзе кем? Хакыйкатьме, сихри тоеммы?

Гомумән, нәрсә булды бүген минем белән? Әллә булмадымы? Заманның казанышы яисә афәте булып, күземә, дөресрәге, күңелемә күренеп кенә калдымы?

Аң-зиһенне саташтырырлык әчкелтем-татлы алма исеннән башым әйләнеп, урыныма утырдым. Поезд мине, бөтен көченә ыңгырашып, бу сәер, шаукымлы җирдән ераккарак алып китәргә ашыга иде...

15 гыйнвар, 2006 ел.

Фото: pixabay

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: