Коткаручы (хикәянең дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Элегрәк авыл җирендә кышларын мал суйгач, зурлап аш үткәрү, бер-

береңә кунакка йөрешү гадәте бар иде. Ибраһимнар бер көнне үзләре

бозау суеп, күрше-тирәне ашка дәште, икенче көнне каршы күршеләренә

мәҗлескә керделәр. Ирнең отпуск вакыты, шуңа күрә иркенләп тугарылды.

Гармуннар белән җырлашып, зәм-зәм суын авыз итә-итә утыра торгач,

төн уртасы җиткән иде, Ибраһим ничек өйләренә чыкканын да, чишенеп

урынга ауганын да хәтерләмәде. Иртән уянып киткәндә бар гәүдәсенә тәмуг

газаплары таралган иде. Күзен ачкан уңайга ирнең карашы хатынының

чәчкәле күлмәгендә берегеп калды. Гәүдәсенең тулылыгыннан качып,

учка сыеп бетәрдәй нечкә бил ясарга маташуымы — путалы күлмәккә

ушы китә инде Рәйханәнең. Күр инде, иртәдән торып, байбичә кебек

көязләнмәсә... Хәер, хатынын иске халаттан, тузган чәч-баштан күргәне

бармы Ибраһимның? Кайчан карама, үрелгән озын толымын баш түбәсенә

тәгәрмәч ясап җыеп куяр. Очсызлы гына ситсы алып кайтыр да, өйдә кияргә

үзенә әледән-әле матур күлмәк тегеп ташлар. Менә хәзер дә, йөзен чытып

кына йокыдан торган ирен үчекләгәндәй, кара җирлеккә эре-эре кызыл

чәчкәләр төшкән яңа күлмәген киеп, аш бүлмәсендә бөтерелә. Яшь кызлар

кебек, уч яссуы кадәр киң каеш белән билен буып куймаса соң...

Ибраһимның чатнап башы авырта иде. Җитмәсә, теле кибеп корыган,

аңкауга ябышып каткан диярсең. Олы чүмеч белән сап-салкын чишмә суы

чөмерсәң иде дә шушы минутта...

— Кая, каты итеп чәй ясап бир әле. Олы бокалга яса. — Ирнең тавышы

карлыгып чыкты.

— Нәрсә, атасы, баш эченә тукран оялаганмы? — Хәленә кереп, кайгырткандай көйләп кенә эндәшсә дә, Рәйханәнең ирен читләренә кинаяле көлемсерәү эленеп калды.

— Син соң... Үзең эчеп карамагач... Кеше хәлен аңлыйсыңмы?

— Ибраһим бу минутта бөтен дөньясына ачулы иде, хатынына да гомер

булмаганча дорфа итеп эндәште. Ыңгыраша-ыңгыраша урыныннан торып,

чәйнек борыныннан гына су чөмерде. Аннан, борын астыннан мыгырдана-

мыгырдана, тагын караватка килеп ауды.

Ачуы чыккан Рәйханә дә түзмәде:

— Эчмә, кем куша сиңа! Салган берсен каплап барырга дигәнме?

Җитмәсә, күзеңне тондырып каршыдагы хатыннарга карап утырасың, мине

адәм хуры итеп! — дип кызган табага май өстәп җибәрде.

— Караса..! Кеше хатыннары, ичмаса, синең шикелле кеше эчкәнгә йөзен

чытып утырмый, эчә дә, көлә дә белә. Утырасың шунда кара көелеп, минем

кабыргага төртеп. Әйтерсең, мин барып чыккан алкаш... Әллә нигә бер ярый

инде ул. Бүтән хатыннар шикелле бер рюмка аракы эчә алмаганыңа мин

гаепле диярсең. — Ибраһим сүз көрәштерүдән тәмам усалланып китте.

Рәйханә бу юлы бик тыныч тавыш белән: — Эчә алам, нигә эчмәскә.

Эчәргә теләмим. Хатын-кыз башым белән шул зәхмәтне күтәреп утырырга...

Кит, гыйбрәт, — диде дә чәйнеккә чишмә суы салып, газны кабызды.

Аның һәр сүзенә, һәр хәрәкәтенә җене котыра башлаган Ибраһим

бөтен көчен җыеп урыныннан сикереп торды, кухня шкафының өске

киштәсеннән яртылаш бушаган шешә үрелеп алды. Аны өстәлгә шап итеп

утыртты, чәчәкле чынаяклар яныннан кырлы стакан китереп куйды. Төбе

күмелерлек итеп кенә аракы салгач, күзләренә кот кунгандай булды, эһ

дигәнче авызына бушатты. Аннан стаканны тутырып аракы агызды да

хатынына сузды.

— Эчә алам дисеңме? Синме? — диде мыскыллы тавыш белән. — Мәле,

күрсәт, төбенә кадәр!

— Котырдыңмы әллә? Бар әле, теңкәмә тимә, эч тә менеп ят. Колагым

тынычланыр. — Рәйханә дөбер-шатыр чыгып китәргә җыенганда Ибраһим

аның беләгеннән эләктереп алды. Үз сүзен итәсе килүме, шайтан суының

тәэсире идеме — ир бүген танымаслык булып үзгәргән иде. Аның

котсыз чыраен күреп, Рәйханә куркып ук калды. Җитмәсә, ире өстерәп

дигәндәй өстәл янындагы урындыкка китереп утыртты да кырлы стаканны

шапылдатып алдына куйды.

— Эчә алам дидең. Күрсәт. Түлке моны эчеп бетерсәң, егылып үләсең

бит син, — дип һаман бер сүзне тәкрарлады. — Эчмәсәң...— Ибраһим,

кайдандыр ярдәм өмет иткәндәй, күзе белән тирә-якны айкады, таяну

ноктасы тапкандай, мыскыллы елмайды. — Тотам да әнә теге яраткан

гөлеңне ишегалдына чыгарып утыртам, биш минуттан кәкрәеп төшәчәк.

Аңа суык ярамый дигән идеңме? Тышта егерме биш градус кына, ничава...

— Ибраһим айкала-чайкала түр яктагы ак чәчкәле азалия гөлен күтәреп

чыкты да аны да Рәйханә каршысына китереп куйды.

Хатын ни көләргә, ни еларга белми иде. Аның каравы, иренең холкын

белә: болай итеп үз киресенә каттымы, сүзеннән кайтыр димә. Хатынының

гөл дигәндә җанын бирергә әзер икәненнән ничек файдалана, хәерсез!

Рәйханәнең көз көне Казаннан ук керфек какмый саклап алып кайткан

затлы гөлен ике дә уйламый кар өстенә чыгарып утыртырга әзер, мөртәт!

Нәрсә, әллә чыннан да эчә алмас дип уйлый микән? Рәйханә борын

төбендәге аракының эчкәнче үк күңелен болгаткан исеннән куырылып

куйды. Шушы шайтанның үзен дә, исен дә, аны эчкән кешене дә җене

сөйми, гомерендә бер йотымын авызына капканы юк, бүген килеп

ничекләр кулына алсын? Җитмәсә, ир кисәге, «эчәлмисең, эчсәң үләсең» дип, каршында үртәп тора, җан көеге... Әй лә, карап карыйк, кемнең сүзе

сүз булыр?! Рәйханә җен ачуы белән иренә мыскыллы караш ташлады

да үзе дә көтмәгән җитезлек белән кырлы стаканны авызына китерде,

күзләрен чытырдатып йомган килеш әле голт-голт итеп, әле сулышсыз

калып мизгел эчендә аракыны эчеп бетерде. Тончыкмады да, тынсыз да

калмады, тик «эчеп үлгән диярләр инде, хурлыгы ни тора...» дигән уе баш

миеннән сызылып үткән арада чыннан да теге дөньяга эләккәндәй булды.

Зал ягындагы караватка таба атлаганда телсез-авазсыз иренең шар кебек

түгәрәкләнгән күзләрен генә күреп өлгерде Рәйханә...

Шул хәлдән соң Ибраһимны җен алыштыргандай булды: хатынына бер

генә тапкыр да тел тибрәтеп «эч» димәде, үзе дә эштән бәләкәй шешә белән

спирт ташуын кырт туктатты.

Кунакларга шушы вакыйганы кыскача гына сөйләп бирергә туры килде.

Гөлсинә керфек төпләренә яшь бәреп чыкканчы рәхәтләнеп көлде, Мансур

каш астыннан гына елмаеп утырды, Ибраһим исә, хатынының хикәятен

бөтенләй ишетмәгәндәй, бик бирелеп тавык боты кимерде.

— Ибраһим абый, минем сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә! — Гөлсинә

урындыгын читкәрәк этәреп, торып ук басты. — Сез искиткеч кеше, сез

булмасагыз, мин ике баламны кочаклап... — Хатынның тавышы калтырап

китте, ул хәзер дә, янәшә утырган ирен югалтудан курыккандай, күзләрен

тутырып Мансурга таба карап алды.

Ибраһим үзенә булган игътибардан, мактаудан уңайсызланып, кул

селтәде дә Гөлсинәне бүлдерергә ашыкты:

— Апай, исәнлеккә шөкер итеп яшик кенә берүк! Әйдәле, Мансур

энем...

Гөлсинә Рәйханәгә таба үрелеп пышылдап куйды:

— Бездә үзеңнән олы хатын-кызга гына апай диләр, сездә кызык

икән.

— Олысына-бәләкәенә, иренә-хатынына шулай дип эндәшәбез инде,

Гөлсинәкәем... Тартынып утырмале, кайнар чагында шәңгәсеннән авыз

ит. — Рәйханә, табын уртасындагы тәм-томнарны кунаклар алдына этеп,

аларны кыстарга тотынды. Сүз җебе, ниһаять, моннан дүрт ай элек булган

вакыйгага килеп бәйләнде...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: