Коткаручы (хикәянең ахыры)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

 

Декабрь башы иде. Ул көнне Ибраһимның, йөк машинасына кышкы

тәгәрмәчләр салып, Чаллы базарыннан кайтып килеше иде. Каршысыннан

сиреналарын гүләтеп үтеп киткән «Ашыгыч ярдәм» машинасын күргәч,

тәннәре чемердәп куйды. Үзе шундый машинада егерме биш ел шофер

булып эшләп, инде пенсиягә чыкканына байтак булса да, очрата калса,

һәрчак шулай йөрәге урыныннан куба. Тагын кемнең бер газизе ниләргә

юлыккандыр... Инде күрмәгәне дә калмады кебек, күнегергә дә күптән вакыт

шикелле, юк, кеше кайгысына, бигрәк тә үлемгә күнегеп булмый икән ул...

Авыр истәлекләр белән кайтып килгәндә, Минзәләгә җитәрәк юл читендә

коточкыч кыяфәткә кергән машинаны, аның тирә-ягына җыелышкан

халыкны, инспекторларны күреп, күңел түрен: «Ай-һай, исән калучы булды

микән?» дигән ямьсез уй кисеп үтте. Гомер буе кеше кайгысын кайгыртып

яшәү канына сеңгән иде, бу юлы да белешми-нитми тыныч кына үтеп китә

алмады, читкәрәк чыгып, машинасын туктатты. Җыелышкан кешеләрнең

берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләгән өзекләреннән шул аңлашылды: хәзер

тимер өеменә генә әверелеп калган «Мерседес»ка каршыдан зур тизлек

белән килүче «КамАЗ» машинасы бәрелгән икән, ике шоферны да бик

авыр хәлдә әле генә «Ашыгыч ярдәм» алып киткән. Җиңел машинадагы

пассажир үлгән, аның канга баткан гәүдәсен кар өстенә сузып салганнар,

өстенә җәймә каплап куйганнар.

Шул минутта Ибраһим, бу коточкыч күренештән тагын да авыраеп, үз

машинасына таба атлаган иде бит. Нәрсә мәҗбүр итте аны кире борылырга

— ир, бу хәлне, үтерсәләр дә аңлата алмый иде. Әйе, берәүләрнең бәхетенә,

ул кире борылды. Беркемгә дә сүз катмый гына мәет янына килеп басты,

иелеп, җәймәне ачты. Йөзен-мазарын аерырлык түгел, тоташ кан гына.

Ибраһим могҗизага өметләнми иде, шулай да тормышта кеше ышанмастай

хәлләр белән әллә ничә тапкыр йөзгә-йөз очрашкан ир кесәсеннән беркайчан

да калдырмый торган, үзе белән бергә картайган түгәрәк көзгесен алды.

Гаишникларның берсе «матур гына» итеп аның аяк астында комачаулап

йөрмәвен «үтенсә» дә, Ибраһим үтеңне сытарлык тозлы-борычлы сүзләрне

колак яныннан гына үткәрде. Көзгене башта кайры тунының итәгенә

ышкыды, аннан җансыз гәүдәнең борын тирәсенә китерде. Бераздан, үз

күзләренә үзе ышанмыйча, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:

— Сез нәрсә монда, исән кешене мәеткә чыгарып! Җаны бар бит!

— Синең кебек акыллы башларны гына күргән бар, абзый, зинһар,

мишәйтләп йөрмә! Каян килеп исән булсын... Сөякләре чәрдәкләнеп

беткән... Врачлар карады инде, исәннәрен төяп киттеләр. Бар, абзый,

юлыңда бул! – Түгәрәк гәүдәле, өреп кабартылгандай тук чырайлы гаишник

Ибраһимны читкә тартырга маташты.

— Соң, ышанмасаң, үзең кара. – Ибраһим каударлана-каударлана,

«мәет»нең төймәләре каптырылмаган курткасын ача төшеп, култык астына

көзгене тыкты. Беркадәр вакыттан соң:

— Әйтәм бит исән дип! Көзгене кара, тирләп чыкты! Энем, минем бөтен

гомерем шундый эштә үтте, сүз көрәштереп торма, тизрәк бүлнискә илтергә

кирәк! – диде башын күтәреп...

— Ну, апай, үзем дә курыктым!.. Кузовка сузып салдык, астыңа ике кат

телогрейка түшәдем, гаишникларның берәрсе кырыеңда утырып бармасмы

дисәм... Үзем Чаллыга таба борылып чабам, үзем, мәйтәм, ай-һай, исән

калса да, моннан кеше ясый алырлар микән дим... Карарга куркыныч ие

бит. БСМПга илтеп җиткердем, сине алып кереп киткәч карасам, теге

телогрейкаларның икесе дә сыгып алмалы, кан гына. Аларны шунда ташлап

кына калдырыш инде... Йөзлек киеп тугансыңдыр, апай, хәзер каршымда

пулный парядокта утыруыңа ышанырлык түгел. — Ибраһим шул көнне

кабат хәтереннән уздырып, баш чайкады.

Ул көнге вакыйгалар турында сүз кузгалткач, табын янында барысы да

җитдиләнеп калдылар. Мансур дәшми генә авыр сулады, Гөлсинә янындагы

кечкенә сумкасыннан кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртергә тотынды,

Рәйханә, «бер могҗиза инде» дип кабатлый-кабатлый, ияк кагып утырды.

— Дүрт ай буе сүтеп җыйдылар бит мине, Ибраһим абый. – Мансур,

ниһаять, әлегәчә җитди итеп кыймылдатмаган сүзен башлады. – Рәйханә апа

әйтмешли, бер могҗиза булды ул. Аның бит инде авариясе дә... очраклы хәл

түгел, күптән теш кайрыйлар иде. Ярар, монысы башка мәсьәлә. Шуны гына

әйт әле: син нигә минем җегетләрдән качып йөрдең, ә? Ничә килсәләр, син

юк. То шәһәрдә, то районда... Аңыма килгәч, миңа энәсеннән-җебенә кадәр

сөйләп бирделәр, аякка басканчы, малайлар аша булса да рәхмәт әйтә торыйм

дисәм... Аларны күргән саен чыннан да базга төшеп утырдыңмы әллә?

Ибраһим белән Рәйханә, сүз берләшкәндәй, бер-берсенә борылып

карадылар. Аннан, бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам дигәндәй,

Рәйханә:

— И Мансуркаем, башта милитсә килгәндә абзыең чыннан да өйдә юк

ие. Үзем әйттем: шулай-шулай, миңа да сүләде, бүлнискә илткән, исем-

мазарын да, кем икәнен дә белми. Гомер буе кирәксә-кирәкмәсә бөтен

җиргә борынын тыгарга ярата инде ул, дип тә өстәдем әле. Кәгазьләренә нидер яздылар да китеп бардылар, алары бүтән күренмәде, — диде тураебрак

утырып. Аннан, монысын әйтергә микән, юкмы дигәндәй, тыныбрак

торды да, тәвәккәлләп өстәп куйды: — Әллә ниткән олы машинада шкаф

хәтле җегетләр килеп төшкәч, курыктык шул. Абзаң да, «юк-бар кеше

булмагандыр, мине дә талкып йөрерләр инде», дип борчылды. Шуда күрә

бәласеннән башаяк дип, абзагызны базга качырдым. Үзем тегеләргә әйтәм:

яшь хатынга ияреп шәһәргә качты, знайт та низнаю, дим... Шулай дигән

аркылы да әллә ничә килеп сораштылар...

Хатынының соңгы сүзләрен ишеткәч, Ибраһим бертын тамагына кылчык

кадалгандай тотлыгып торды.

— Вәт кортка! Монда да үзенекен кыстыра икән, ә. Яшь хатын имеш...

— Ул шулай дип сукрангач, дәррәү көлешеп алдылар.

Мансур алдындагы тәлинкәсен читкәрәк этәреп, терсәген өстәлгә куеп,

ияген кулына терәде.

— Ибраһим абый, озын сүзнең кыскасы шул: син миннән җаның теләгәнне

сорый аласың. Алтын балык булмасам да, кулымнан килгәнен эшлим.

Машинаңны яңартасымы, өй-мазарны рәтлисеме — тартынмыйча әйт.

Рәйханә нидер әйтергә теләп калкынган иде, Ибраһим кунаклар күзе

алдында аның җиңеннән тартып туктатты.

— И апай, — диде ул гадәте буенча кискен генә итеп, аннан бераз

уйланып торды. — Ачуымны китереп утырма әле. Болай да эте-бетенең

мал, акча дип күзе тонган... Безгә апаң белән инде бернәрсә дә кирәкми,

булганы яшисе гомергә җитәр. Чукыша-чукыша булса да, тигез яшәп

бетерергә язсын. Син, күреп торам, олы урындагы кеше, тегендә-монда

сүзең дә үтәдер. Җаең булса, авылга булыш син. Акча бир диюем түгел,

дөрес аңла. Җалкы, апай, күз алдында үлеп бара бит... Урамга чыксаң,

җан әрни. Теше төшкән кортка шикелле, анда бер ташландык өй, монда

икенчесе тырпаеп утыра. Хәтәр хәл ие әле, мәктәпне бетерәләр дигән сүз

таралгач, уптым илаһи кузгала башладылар.

Шушында туган, шушында кендек каны тамган Ибраһим өчен авыл,

чыннан да, элек-электән бер изге урын кебек иде. Районда эшләгәндә

үзәктән менә дигән фатир да тәкъдим иткәннәр иде үзенә, ир бу хакта

Рәйханәсенә әйтеп тә тормады — кайталы-китәле эшләп йөрүен белде.

Кубарылып каядыр күченүне күз алдына да китерә алмады ул. Төнге сменадан

бушап, иртә белән кайтып җиткәч, җәйләрен еш кына авыл башындагы

тауда туктала торган гадәте бар иде Ибраһимның: машинасыннан төшә

дә яшел чирәм өстенә чалкан сузылып ята. Иртәнге тымызык җил алып

килгән бөтнек, җиләк яфрагы исенә хозурланып, күңеленә тулган әйтеп-

аңлатып бетерә алмаслык олы хистән исереп, бераз черем итеп ала. Олы хис

дигәне — тормышның асылын аңлаудан туган төшенчә. Көннең көнендә

каты авырулар, пешкән, янган, сынган; дөнья белән хушлашкан бәндәләр

белән очрашып, яшәүнең ни дәрәҗәдә татлы тәмгә ия икәнлеген аңлаудан

туган хис. Адәм баласының өлешенә тигән гомер шулкадәр кыска, соңгы

ноктага котылгысыз тизлек белән якынлашасың, шуны белгән хәлдә тагын

да ныграк каударланасың, ашыгасың... Артыңа әйләнеп баксаң — күкрәк

кагып мактанырлык изге гамәл-яхшылыкларыңа караганда, дөньяның

койрыгын тотарга маташып йөгерүең күзгә күбрәк ташлана...

Хәзер дә, инде эштән кайтып килгән мәле булмаса да, Ибраһим җәй көне

вакыт-вакыт шул тау түбәсенә менеп, үз-үзе белән гәпләшеп утырырга ярата.

...Күр әле, син ялан тәпи йөргән чагында зур дәрья булып тоелган инеш

тәмам кибеп-корып бара, тирә-ягын каймалап алган таллар тирәсен әрсез

тигәнәкләр сырып алган. Элегрәк шушы тау битенең уң ягында камышлар

арасына сыенган челтер чишмә бар иде, кешеләргә әрнү-рәнҗүе көчле идеме — ул да юкка чыкты. Ничекләр рәнҗемәсен — ишегалдында кое

казытып, рәхәткә тиенеп яшәгән авыл кешеләре аның янына юлны онытты,

кемгә кирәк — шул чистартсын дип кул селтәде. Сусаган юлаучыларны

тешне камаштырырлык суы белән сыйлаган чишмә — авылның җаны

— үз күз яшьләренә буылып, җир куенына кереп югалды... Әнә, кәнсәләр

артында былтыр гына төзелгән мәчетнең яшел манарасы балкып күренә.

Мәчет белән бергә авылга кот, иман, бәрәкәт кайтыр дип өметләнүчеләр

дә булгандыр, әмма һәркем үзалдына «йөрүче юк» дип гаҗәпләнүдән ары

узмый, шул бусаганы атлап кереп, калебендә нидер үзгәртергә омтылмый,

азан тавышы яңгыраганда эшен ташлап, колак салып торырга да вакыт

тапмый. Мәчеттән ерак түгел клубның калай түбәсе кояшта ялтырап

китә. Аны түшәме җимерелә дигән сылтау белән ябып куйганнар иде,

җиде-сигез ел үтте бугай, хәл-әхвәле белән кызыксынучы гына юк... Аның

янындагы ике катлы таш мәктәп, каникул булгангамы, ятимләнеп калгандай

күренә. Хәер, җәйгелеккә тавыштан арынып калганга гына түгелдер... Әле

Ибраһимның балалары шунда укыганда, урта мәктәп һәркөн сабантуй

мәйданыдай гөрләп тора иде. Заманалар үзгәреп, тугызьеллыкка калгач та

алай ук ямансуламады, бер башына балалар бакчасын күчереп куйдылар.

Эреле-ваклы сабыйлар, тирә-якка ямь биреп, җиһанда тормыш дәвам

иткәнен исбатлап, кыңгырау урынына чыңлап йөри бирделәр. Соңгы

елларда мәктәпне башлангычка калдыру турында сүз китте. Ушлырак

гаиләләр, балаларын сигез чакрымдагы күрше авылга йөртеп укытуга

караганда, шәһәргә юл тотуны хуп күрде дә алдын-артын карамый ташкалага

сыпыртты. Әнә, теге очта Назыймның берничә ел элек кенә салган хан

сараедай йорты балкып күренә. Шуны йозакка бикләп, китеп бардылар,

шәһәрдә акча түләп кеше фатирында көн күреп яталар хәзер. Ятмый кая

барсын, алма кебек өч баланы җил-давылда, кар-буранда ни йөрәге белән

чит авылга укырга йөртмәк кирәк? «Элек шулай укыдылар әле, автобус та

булмады, ничә ел тәпиләп йөрделәр», дип авыз каплап маташучылар да

табыладыр. Элек белән бүгенгене чагыштырырлыкмы? Унике-унөч яшьлек

кызыңны йә улыңны көзге кара таңда укырга дип чыгарып җибәреп кара

син... Нинди генә бәндәләр очрамас юлында. Автобус дигәннәрен әйтер

идем, унынчыларны йөртеп карады инде былтыр. Ибраһимның олы оныгы

да күрше авылга йөреп укыды: атнаның яртысын җәяү теркелдәделәр. Йә

автобус ватылган, йә бензины юк, йә шоферы исерек...

Аскы урамдагы Рәсимнең өе күренми күренүен. Алар да, шыгырдап

торган бүрәнәдән гүрничәдәй өй салдылар да ишегенә йозак элеп, Чаллыга

китеп бардылар. Ике баласын гимназиядә укытып, аларның да кеше

фатирында акча түләп яшәп ятышлары... Авыл очындагы Рәхимәнекеләр

дә китеп барды, бөкре карчык болын хәтле өйдә берүзе утырып калды.

Ибраһим үзенекеләр өчен дә кан калтырап тора: улының игезәкләре

бишенчегә барырга җыена. Алар да ду килеп кубарылмаса гына ярар иде.

Шулай, авылның җанын алам дисәң, мәктәбенә генә балта чап икән.

Элегрәк клубларны ябып, яшьләрне биздерергә маташтылар — берән-

сәрән булса да, тамырдан аерылмаучылар табылып, авылны соңгы сулыш

алудан саклап килде. Хәзер, менә, мәктәпкә тотындылар... Шунысына

гына аптырый Ибраһим: кем белән сөйләшмә, берәү дә борын астыннан

зарланудан узмый. Янәсе, кая бара бу дөнья, нигә тезгеннән ычкынды,

нигә алай, нигә болай. Ычкындырма, ал тезгенне үз кулыңа, үзеңнең кеше

икәнлегеңне, сүз әйтергә хакың барлыгың исбатла! Китеп барганнарны

гаепләргә ашыкмаса да, күңеленнән алар белән дә бәхәсләшә Ибраһим:

өрлектәй ир уртасы егетләр бит сез, балаларыгыз өчен көрәшергә бер генә

мыскал көчегез дә юкмыни? Җыелышыгыз, хакыгызны даулагыз, тамчы тама-тама боз тишә, дидәр, бер ишетмәсәләр, бер ишетерләр. Дәшмиләр

— димәк, аларга шулай ошый, дип уйлый бит ул түрә халкы. Өстәгеләрне

гаепләп тел чайкау җиңел дә, еламаган балага имезлек каптырмауларын

да онытырга ярамый бит. Юк инде, аеры-чөере килеп, таркалып йөрергә

калгач, юк инде... Куркакка әйләнеп бетте авыл халкы, үз сүзен кистереп

әйтү онытылды... Бервакыт ачылып китеп, Рәйханәсе белән шул хакта гәп

куерта башлаган иде, үткен телле хатыны бер сүз белән Ибраһимның авызын

каплады: «Үзең соң? Баз баскычының кайчаннан алынганы юк...»

Менә хәзер Ибраһимның Мансур алдында авыл дип сүз кыймылдатуы

шушы минутта гына башына килгән фикер түгел иде. Туган авылының күз

алдында кузы сүрелгән учак кебек сүнеп баруы чыннан да аның җан ярасы

иде. Үзенең дә, башкаларның да көчсезлегенә, телсезлегенә җаны әрнегән

карт чарасызлыктан алдында яткан саламга тотынырга булды.

— Һм... — диде Мансур гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. — Син, Ибраһим

абый, ниндидер эксклюзив кебек... Авылыгызның башлыгы, җитәкчеләр

бардыр, аларга сүз катканыгыз булдымы соң, ни диләр?

— Димиләр шул, Мансур энем. Берни дә димиләр. Ну әйтсәләр,

берәгәйле әйтәләр. Әле беркөн башлыкны күреп, «зират коймаларын

төзәтәсе иде, бигрәк адәм ыстрамына әйләнде. Такта ишесен юнәтсәң, өмә

итеп булса да эшләр идек», дигән ием, йөземә карап көлде. «Скуры үзең

дә шунда барып ятасың бит, Ибрай абзый. Коймалы булсани, булмасани

ул чагында», дип ыржаеп тора. «Яшькә карап апкитми шул, энем, кемнең

беренче барып ятасын Алла белә» дигәч, кара коелып китеп барды үзе.

Менә син дә кулыңны күкрәгеңә куеп әйт әле: үз авылыңның хәл-әхвәлен

белгәләп торасыңмы? Сездә ниндирәк хәлләр, ягъни мәсәлән?

Мансур тиз генә җавап кайтармады. Ибраһимның сүзләре аны кинәт кенә

уйга салды. Дөрес, үзләрендә мәчет төзегәндә, сабантуйлар оештырганда,

мөрәҗәгать итсәләр, авылдашларын буш кул белән борганы булмады анысы.

Тик шуннан ары авылның җаны, рухы белән кызыксындым дип әйтә

алмый түгелме? Ничегрәк яши, нинди мәшәкатьләр белән көн күрә, кай

җире сызлый авылның — мондый сорауларны башына да кертеп караганы

булмады лабаса. Әти-әнисе яшәгән нигезне гөл итеп тота, алардан зарлану

ишеткәне юк — шуның белән шул. Ә бит... ә бит... Ул дүрт ай буе үлем белән

көрәшеп ятканда, кәнәфие, биләгән дәрәҗәсе, даны аркасында тирә-ягында

дус булып йөргәннәрнең бик күбесе суга салган тоз кебек эреп югалды, чын

йөзләрен күрсәтте. Аякка басмас, урынына кайта алмас дип, яңа түрәләрнең

аяк табанын яларга ашыктылар. Шул чагында иң тугрылары булып гаиләсе,

туганнары һәм... авылдашлары калды түгелме? Аңсыз яткан чагында да хәл

белешеп алар килгән, соңыннан да түбән очлар, югары очлар, күршеләр,

балачак дуслары больница сукмагына тузан кундырмады... Мансурның

күңеле нечкәреп китте. Ул шул халәтен сиздермәс өчен, вазадан мандарин

алып, бик мөһим эш белән мәшгуль кешедәй, ашыкмый гына кабыгын

әрчергә тотынды. Авыз суын китерердәй телемнәргә бүлгәләп, бер өлешен

Гөлсинә алдына тезде.

— Шунысы да бар бит әле, Ибраһим абый. Соңгы араларда өстәгеләр

авылга йөз белән борылып килә. Мәш китереп клублар төзи башладылар

әнә, фермерларга юл ачтылар, кешеләргә пай җирләрен бүлеп бирделәр.

Ибраһим йөзен чытып Мансурны бүлдерергә ашыкты.

— Апай, ул фермерларны әйтмә инде син. Үстергән икмәген, итен,

сауган сөтен шалкан бәясенә дә аткара алмый тинтерәп бетәләр бит. Әллә

син аларга техникасы, соляркасы, ашламасы бушлай килә дип беләсеңме?..

Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр кебек инде күбесе...

— Миннән ни көтәсең, Ибраһим абый? Сезнең авыл өчен мин нишли алам? — Мансур сорауны кабыргасы белән куйгач, Ибраһим тәрәзәгә таба борылып

бераз уйланып торды. Аннан карлыкканрак тавыш белән дәвам итте.

— Безнеке өчен генә түгел. Балаларны сакларга кирәк, апай. Мәктәпләрне

яптырмаска иде бит, ә! Мәктәп бетсә, башта авылың, аннан килеп татарың

үзе дә бетә инде ул, атом бомбасы да кирәкми... Сүзең үтә торган булса,

менә шушы мәсьәләне калкыт син, энем.

Рәйханә моңарчы ирләр сүзенә кысылмыйм дип утырса да, ахыр чиктә

түзмәде.

— Гаеп итмәссез инде, гомергә шулай кысыр хәсрәт белән кеше башы

катырып йөрде... Соң, Мансуркаем, авылда безнең бабайдан башка кеше

беткәнме инде, йә? Әле зират коймасы кирәк аңа, әле урам колонкасының

борыны ватылган, әле буадагы күпер тактасы ярылган... Үзенең шул

күпердән трактор белән йөрисе бар диярсең...Чүкеч-балталарын кыстырып

төшеп киткән була, ярдәмгә ник берәрсе килеп карасын. Халык телендәге

кушаматы да Хозыр бит аның... Кеше үзе бозылды хәзер, Мансуркаем.

Ярдәмләшү дә, хәл белешү дә бетте. Юл өстенә аркылы бүрәнә төшеп ятсын,

чирәмгә чыгып урап узсалар узалар, аяк астыннан күчереп куймыйлар...

Атта да бар гаеп, Мансуркаем, тәртәдә дә. Башлыкларны сүгеп утырганчы...

Әнә, бүген урамда йөрерлек түгел — шул тайгакка һәркем берәр чиләк

ком гына чыгарып аударса да иту файда булыр иде. Чыгамы соң... Безнең

Хозыр йөри, тавыкларга дип акчага китерткән комны урамга сибеп, кеше

кул-аягын сындыра күрмәсен дип...

Ут өстендә чыжылдап утырган чәйнүк шикелле кайнар дәрәҗәгә җиткән

Рәйханәне Ибраһим мыек астыннан көлемсерәп кенә тыңлады. Мансур шактый

озак уйланып утыргач, ниндидер катгый карарга килгәндәй сүз башлады:

— Мәктәп дисең инде... Сезнең авыл буенча да, үземнеке буенча да

министрлыкта сүз кузгатылыр. Монысы — вәгъдә. Аннан минем башыма

бер фикер килде әле: мәктәп янында мәдрәсә ачуга ни диярсез? Интернат

та төзеп, күрше-тирә авыллардан да килеп укымалы итсәк? Балалар өчен

булырмы ул, өлкәннәр өчендәме — монысын яхшылап уйларга кирәк

булыр...

— Ала-ай... Элекке чорларда булган да ул, байлар үз акчаларына мәктәп-

мәдрәсәләр тоткан, диләр бит... Хәзерге калын кесәлеләр үзен генә кайгырта

шул... — Ибраһим, ялгышрак әйттем дигән шикелле, гаепле караш белән

Мансурга карап алды.

— Чыгымнар — минем проблема... Беләсеңме, Ибраһим абый, бу дүрт ай

минем калган гомеремә җитәрлек сабак бирде. Аллаһы Тәгаләнең «артыгын

сикеренмә, малай актыгы» дип кисәтүе булды бугай ул... Шуны аңладым:

әҗәл дигәнең чыннан да каш белән күз арасында икән бит. Теге дөнья, анда

баргач җавап тотарга кирәклеге уйландыра башлады. Шуңа күрә мин хәзер

һәр адымымны яхшы мәгънәдә үлчәп атлыйм. Әүлиягә әверелмәсәм дә,

— Мансур ияге белән өстәлдәге коньяк шешәсенә ишарәләп куйды, — намазы

да кызыксындыра башлады. Күңелнең чистарынып, сафланып калуын үзем үк

күрәм кебек. Өр-яңадан тудым диярсең... Бар нәрсәнең дә Ходай кодрәтендә

генә икәнен аңлап алдым... Коткаручы бары тик Ул гына була ала, ә без,

кешеләр исә — гади эшчеме, түрәме, барыбыз да аның ихтыярындагы коллар.

Авылны гына түгел, упкынга тәгәрәп барган кешелекне дә Ул гына коткара

ала. Адәм баласы да, кул кушырып, ярдәм көтеп утырганчы, барысын бизмәнгә

салып, иманга килсә, яшәешнең төбе-тамыры үзгәрер иде дә соң. Менә

шушыларны балаларга бәләкәйдән үк төшендерсәк, ничек шәп булыр иде,

ә? Иман орлыгы салынган бала үскәч үз авылының йөзенә төкерми инде ул,

син әйтмешли, картлар сүзенә дә «тиздән зиратка барасың бар» дип ыржаеп

тормый... Кешенең кадере артыр иде, бәлкем. Ничек уйлыйсың?

— Ала-ай... — Ибраһим янә сузып кына шулай диде. — Нәрсә дим, апай,

кызыл сүз генә булып калмаса, бик әйбәт, мин ике куллап пичәт куям.

Без дә беренче класска укырга барырбыз, әйеме, карчык. Алайса, апагыз

әлифне таяк дип тә белми...

Язлар, көзләр, кышлар узып, җиһанга җәй аяк баскач, Ибраһим

карчыгын ияртеп авыл башына юл тотты. Исәбе — бөтнек җыярсың дигән

сылтау белән, Рәйханәсенә тау түбәсеннән торып авылны күрсәтү иде. Әле

билем, әле аягым дип зарлана-зарлана булса да, картына каршы килмәде,

терек-терек аның артыннан атлады Рәйханә.

— Карчык дим, бәләкәй булса да, хәтәр матур безнең авыл, әйеме!

— Ибраһим кулын каш өстенә куеп, кояшта чагылган күзен каплады.

— Уф, хәлкәйләрем бетте, сиңа ияреп йөргән мин җүләр... — Рәйханә,

еш-еш сулап, чирәмгә килеп утырды. — Матур булмый ни, төс куна башлады

бит. Клубын курчак күлмәге кебек киендереп куйдылар, урамнарын адәм

рәтенә керттеләр, яңа мәдрәсәсе тагын...

— Карале, Назыймны кире кайткан диюләре хак бугай, мунчаларыннан

төтен чыкканы күренә.

— Кайтмый ни... Шәһәрдә ай саен кеше фатирына унбиш мең түләп җан

асраганчы... Магазинда сүләп торалар ие кичә, хатыны дүртенчесен алып

кайтырга җыена ди. Ходай кушып, исән-имин котылсын берүк.

— Элегрәк Ходай исемен телгә дә алмый торган иең, үзгәрдең бит,

карчык, ә! Әллә кайчан берәр мәдрәсәгә илтеп укытасы гына калган икән

үзеңне... — Ибраһим шаяртып Рәйханәнең җилкәсеннән кагып куйды.

Рәйханә башындагы яулыгын сүтеп бәйләде дә, ире кебек, кулын

маңгаена куеп, авыл ягына төбәлде.

— Сиңа әйтәм, чалгыңны эләктереп төшеп, инеш буендагы тигәнәкләрне

кыркысаң дим... Элегрәк ул тирәдә басма була торган ие, ташу-мазарда

агызды микән... Абзарга дигән яңа такталарыңның бер-икесен кыстырып

килсәң... Көтүчеләргә ашарга илткәндә кеше әллә каян урап йөри бит,

моннан турырак булыр ие.

Ибраһим аптыраулы караш белән хатынына таба борылды. Аннан,

шаяртуын яшерергә тырышып, бик җитди тавыш белән:

— Кирәк кеше төшеп салыр әле басмасын. Акчага алган такталарымны

күтәреп йөрергә... — дигән булды.

— Ярар, ярар, аннан гына бөлмәссең әле. Аның каравы, савап җыярсың,

саранланма, — диде Рәйханә иренең шаяруын аңламыйча.

Әллә каян гына җиләс җил исеп үтте. Ул үзе белән итәгенә тау бөтнеге,

җиләк яфрагы исе ияртеп килде дә бу икәүнең аягына сарылып, тынып та

калды. Мизгел эчендә исеп үтсә дә, тормыш асылы, яшәү мәгънәсе, аның

татлы тәме турында пышылдарга өлгергән җил канатына тулы бер гомер

сыенган кебек иде...

Тәмам.

 

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: