Коткаручы (хикәя)

Керфек тибрәтеп язга бакса да, кышның алыш-бирешсез генә җиңелергә

исәбе юк иде бугай. Югыйсә, кичтән аяк асты тәмам җепшекләнеп, һавага

яз исе таралган, адәм балаларының күңелендә дә ниндидер иләслек, яңаруга,

дөньяның уянуына, яшәрүенә өмет пәйда булган иде. Ә бүген кышның мәңге китмәскә килгәндәй кылануын гына күр әле: авыл урамы атлап түгел, шуып

йөрмәлегә әйләнгән; кул-аягыңны сындырасың, бармак очларыңны, борыныңны

туңдырасың килмәсә, өйдә генә утыруың хәерле. Хәер, күпләр болай да, башын

комга яшергән тәвә кошыдай, тирә-яктагы буранның бәла-казасыз үтүен көтеп,

тыныч кына бикләнеп утырырга байтактан күнекте инде. Үз биләмәсенә генә

зыян килә күрмәсен, калганнар нигә шунда чукынып китми...

— Ком сибештереп керәм әле. Бала-чаганың таеп егылуы бар. – Ибраһим,

бер кулы белән иске күфәйкәсен төймәләгән, икенчесе белән киштәдән

колакчынлы бүреген эзләп маташкан җиреннән хатынына эндәште.

Рәйханә җан кебек күргән гөлләренә олы якта су сибә иде, бусага аша

гына кырку җөмләләрен ыргытты:

— Синең шул булыр инде. Ишегалдына таратсаң җитәр. Кирәк кеше

үзенекен үзе белер әле. Тавыкларга дигән комны кыш буе авыл урамына

ташып бетердең бит инде!

— Күп сөйләнмә! – Ибраһим чал куна башлаган кашын мәзәк сикертеп,

җавап кайтарырга өлгермәде, Рәйханә, тәрәзәдән урамга күз ташлагач,

итәгенә ут капкандай чабулап, бу якка йөгереп чыкты.

— Тәки тынасылары юк! Тегеләр бугай. Трактор хәтле машина белән

килеп туктадылар. Ибраһим дим, базга төшәсеңме әллә? Шәһәргә киткән

иде диярмен.

Карты бераз икеләнеп торды да, кулын селтәп ишеккә юнәлде.

— Без күрәсен кеше күрмәс, гомер буе качып йөрер хәлем юк. Капканы

ачып керәм.

Ул чыгып киткәч, Рәйханә авыз эченнән белгәннәрен укый-укый тәрәзәгә

капланды. Җиденче дистәсен ваклап килсә дә, карты егетләрчә төз гәүдәле,

һаман да җитез хәрәкәтле, шулай да әллә бозлавык булганга, әллә борчулы

уйлар бимазалаганга, бу юлы ул аягындагы чүчинкәсен шуыштырып кына

атлый иде. Тимер бикне ычкындырырга ашыкмады бугай, бертын башын

иеп урынында каккан казыктай торды, аннан соң гына чакырылмаган

кунакларны каршыларга дип капка төбенә чыгып басты. Күп тә үтмәде, алып

гәүдәле ир заты белән аның әшнәләрчә чөкердәшеп кереп килгәне күренде.

Артларыннан яланбашлы, алтын чәч бөдрәләре тун якасына сибелгән урта

яшьләрдәге бер хатын да атлый иде. Рәйханәнең күзе хатынның без үкчәле

итегенә тукталды: «Әтекәем, монысы ниндәй көяз курчак тагын?» Биек булып

үскән яраннарын уртагарак шуыштырды да йөзен шулар арасына яшерә

төшеп, янә ишегалдына күз ташлады. Ниндидер кызыкка тап булгандай,

өчесе дә йөзләрен балкытып елмаялар, алып гәүдә вакыт-вакыт Ибраһим

өстендәге алама күфәйкәнең җилкәсеннән кагып ала, тегесе нәрсәнедер

раслаган шикелле, бик канәгать кыяфәттә ияк селкеп тора. «Ибрайны әйтәм.

Ата каз урынына муенын суза-суза артына борыла, иблис токымы. Сары

марҗа күрдем дигәч тә». Рәйханә, читкә тайпылып, ишек катындагы олы

көзгедән үз кыяфәтенә карап алды. Аның өстендә тутырган тавык кебек

гәүдәсен, ташып торган күкрәкләрен тагын да мулрак күрсәтүче аркылы

сызыклы яшел халат иде, җәһәт кыланып, йокы бүлмәсенә кереп тә китте,

ә дигәнче халатын изүе чигүле зәңгәр күлмәгенә алыштырып та чыкты.

Башындагы әби яулыгы да шкаф киштәсенә очып, кынага буялган чәчләр

өстенә тегендә-монда ашка барганда гына киелә торган кечкенә калфаклы

өрфия яулык менеп кунаклады. Ибраһим гөр-гөр килеп кунакларны өйгә

әйдәгәндә, Рәйханә хәтта бит очларына кершән тигерергә дә өлгергән иде.

— Карчык! Карчык дим! Рәйханә!

Яшең алтмышның теге ягына чыкса да, кемнең генә карчыкка әйләнәсе

килсен – Рәйханә тешен кысып баш чайкады. «Кеше алдында булса да шулай

димәсә...» Үзе, йөзенә май кояшы яктылыгы кундырып, кечкенә якка чыкты.

— Әллә үзе базга төшеп качканмы дип торам. – Ибраһим, Рәйханәгә

ишарәләп, аңлатма бирүне кирәк тапты. — Ну, апай, курыктык, дөресен

әйтим! Баштарак милиция-мазары, аннан кинадагы кебек здаравай

җегетләре капка каккач соң... Мин әйтәм, берәр мафиузи булгандыр, мине

дә винават итеп калдырырлар, суд юлында йөртерләр...

Алып гәүдәле ир ачык елмаеп, Рәйханә белән исәнләште, елтыр

ботинкасын салгач, ике куллап күреште дә:

— Менә, коткаручымны үз күзем белән күрим дип киләсе иттем.

Хатыным Гөлсинә белән парлап килдек әле.

Рәйханәнең сары марҗа дигәне дә якты йөз белән татарча исәнләште,

алай гына да түгел, «и-и апа җаным» дип, иңнәреннән үк кочып алды.

Коткаручым дигәч үк аңлаган иде Рәйханә: чакырылмаган кунак әле Яңа

ел алдыннан ук Ибраһим тарган вакыйганың герое иде. Исән калган икән,

рәхмәт төшкере. Болай булгач, һәр ишек какканнан куркып яшәүләренә

дә чик куелыр, мөгаен.

— Әй, мактап кына йөрисез икән, газ миченә бәрәңге шәңгәсе тыкканыем.

Әйдәгез, әйдә, чишенегез дә түргә үтегез әле, — дип күгәрчен урынына гөрли-

гөрли, Рәйханә кунакларны олы якка дәште. — Ни, атыңны кем дисәм дә...

— Мансур булам, Рәйханә апа. Хәзер, айн момент. — Мансур түш

кесәсеннән телефонын алып, кемгәдер «әйберләрне өйгә керт» дип әмер

бирде дә башта хатынының тунын салдырды, аннан үзенең затлы курткасын

салып, ишек катындагы шкафка элде. Рәйханә исә Гөлсинәнең зифа

буй-сынына күз ташлап, эченнән генә көрсенеп куйды. Кеше хатыннары

нәрсә ашап кына яши икән соң ул, менә хикмәт? Югыйсә, яшь-җилкенчәк

түгеллеге дә күренеп тора, кырыктан өстәдер. Булмады инде, Рәйханә үзе

беренче баласын тапканнан соң ук чүпрә салган камыр күк кабара башлаган

иде, күпме кызыкса да, талчыбыктай нәзек билле чагы әйләнеп кайта

алмады, хәерле булсын. Югыйсә, авыл җирендә хатын-кызның артына

утырып тора алганы бармы? Иртәдән кичкә хәтле аягөсте әйләнәсең-

тулганасың, эштән башың бушамый, әле малы, әле бакчасы, әле аш-суы

дигәндәй... Юк инде, күпме хәрәкәтләнсәң дә, кимемәсә кимемәс икән...

— Атасы, өстәлне теге якка әзерлик, уртага күчереп куй. Калганын

без монда кызлар үзебез карарбыз, әйеме, Гөлсинәкәем? — Рәйханә инде

чәчләренә чал кунса да, яшь чагыннан ук килгән гадәте буенча, иренең

башка хатын-кызлар тирәсендә янәшә басып торуын да күтәрә алмый иде,

ук кебек кадалган карашы белән Ибраһимны тиз генә зал ягына озатты.

— Рәйханә апа, безнең бераз күчтәнәчләр дә бар иде, шофер алып керсен

инде, яме? — Гөлсинә болын кыңгыравыдай зәп-зәңгәр күзләрен тутырып,

Рәйханәгә елмаеп карады. Ул да булмады, өй ишеге ачылып, җирән мыеклы

егетнең кулындагы олы-олы сумкалар идәнгә тезелде.

— Әтекәем! Боларга әллә ярты Чаллыны сыйдырдыгызмы, ни бу? Ибрай дим,

атасы, Ибраһим! Күр әле, чык әле! — Рәйханә, әле һаман ишек аша ташылган

капларга, сумкаларга текәлеп, шаккатып калды. — И Мансуркаем, никләр

болай мәшәкатьләнәсе иттегез инде, шулхәтле расхутланып! Карале, шуферың

да керсен әле, чәйләр эчәр, җылыныр. Урамда каңгырап утырмас бит инде.

Җиз мыек:

— Все нормально, апа! Минем барысы да үзем белән: чәй дә, музыка да, —

дип тешен елтыратып елмайды да тиен җитезлеге белән чыгып та югалды.

— Ул үз урынын белә, — дип ирен чите белән көлемсерәп, Мансур

Рәйханәгә борылды. — Үзегез карарсыз инде, монда ризыклар да, бүләкләр

дә. Чын күңелдән дип кабул итәрсез.

Хатын-кызлар гөр-гөр килеп әйбер-кара белән булашкан арада Ибраһим

да өс-башын алыштырып, Мансурны кунак бүлмәсенә дәште.

— И апай, болай зурлыйсы түгел иде инде! Шулхәтле акчалар түгеп...

— дия-дия, биек гөлләргә күмелеп утырган диванга ымлады.

— Гомер кыйммәтрәк, Ибраһим абзый. Син булмасаң, әллә кайчан җир

астында ятасы кеше идем бит... Аннан, менә моны да урнаштырып куй әле.

— Мансур куеныннан конверт алып, Ибраһимның кулына сонды. — Берәр

кирәк-яракка тотарсыз.

Ибраһим корт чаккандай конвертны кире этте.

— Кит, апай, кеше көлдермә. Кесәңә тыгып куй берүк, эт итеп сүгеп

ташлаганчы.

Мансур хатыныныкы кебек үк зәңгәр күзләрен балкытып, йөзен тутырып

елмайды да урыныннан кузгалды, стена буендагы сервантның пыяла ишеген

ачып, конвертны чәй сервизы астына кыстырып куйды.

— Сиңа кирәкмәсә, Рәйханә апа тотар, хатын-кызның кирәк-ярагы мәңге

бетми аның. Башка бу турыда сүз кузгатмыйбыз. Ир, күзләрен хәйләкәр

кысып, зал ягына чыгып китте.

Өй хуҗалары өстәл тирәсендә ыгы-зыгы килгән арада Гөлсинә ире

янәшәсенә килеп утырды да колагына иелеп, ялт кына:

— Акча бирдеңме? — дип сорап алды.

— Бирәм дидем бит — бирдем.

— Ничәне?

— Ярыйсы гына.

— Саранланма, тагын бир. Аның хәтле генә чәчбикәләреңә дә

туздырасыңдыр.

Мансур ялт кына хатынының бит очыннан үбеп алды:

— Нишләптер дүрт ай буена ул чәчбикәләрнең берсе генә дә килеп

хәлемне белмәде! Ничә карасам, аяк очында син утырдың!

Өстәл-урындыклар белән әвәрә килгән җирдән, аш бүлмәсенә чыккан

арада Рәйханә дә пышылдап кына:

— Ибрай дим, карале, акча-мазар да нитмәгәндер бит? — дип баядан

бирле телен кычыттырып торган соравын бирергә ашыкты.

Хатын-кыздан сер яшерә алам дигән ир-ат дөньяга тумагандыр,

мөгаен...

— Борының этнеке белән бер, билләһи... Сервантка куйды. Алмыйм

дигән идем, ике сөйләшерлек итмәде.

— Китчәле, биргәннең битенә бакма ди. Берәү кадер итеп биргәч, сал да

куй. Күпмеләп икән? — Рәйханә кабалануыннан кулындагы кайнар табасын

әйләндерә язды. Кызарып пешкән шәңгәне олы тәлинкәгә бушатканда

бармак очларын өтеп алуын да искәрмәде. — Халадилниктан ак майны алып

бир әле! Берочтан май канатын да!.. Җитәрлек булса, тәрәзә пәрдәләрен

алыштырыр идек, күптәннән Сәлимәнеке кебеккә күзем кыза иде...

Ибраһим суыткычтан касәгә салынган майны алып, шап итеп өстәлгә

куйды да:

— Карчык! Кесәсенә кире тыктым җибәрдем булыр! Эшеңне бел! — дип

төксе генә дәшкәч, кәнфит, бал савытларын тотып, залга юнәлде.

Күчтәнәчләрне дә кайсын кискәләп, кайсын турап, кайсын бушатып

тезгәч, өстәл тәмам туй табынына әверелде, сыйдан сыгылып тора башлады.

Түр башына Мансур алып килгән затлы коньяк та менеп кунаклагач, дөнья

бөтенләй түгәрәкләнде. Ибраһим уймак кебек кенә өч рюмка куйган иде,

моны күреп, Мансур аңа сораулы караш ташлады. Аны сүзсез аңлаган

Ибраһим:

— Апагыз эчүен ташлады бит, кадироватса итте, — дип шаяртып

куйды.

— Кит, карт шайтан, кеше ышандырырсың. Үз гомеремдә бер стакан аракы эчтем, анысы да син җүләрне тыңлап... Үлгәннән калдым. Әнә, миңа сок салыгыз, сезгә иптәшкә чәкештереп утырырмын, — диде Рәйханә, иренә терсәк белән төртеп алды да янына олы бокал китереп куйды.

— Хатын-кыз эчсә, эш харап икән ул, Мансур энем. — Ибраһим ачарга

дигән шешәне кунакка сузып, башын чайкады. — Авылга карарга гыйбрәт

хәзер, ир-ат айныды, хатыннар егылып эчә башлады. Өйне дә уйлау юк,

баланы да. Ирне әйтәсе дә юк инде. Эчәләр, апай. Җыйнаулашып эчәләр.

Шулар янына хатынлы ирләр ияләшеп, ничә симия таркалды. Сабакы

белән бер бит ул хатын-кыз, әнә безнең хәзерге чапырыш күршене әйтәм

әле. Өч баласын ике ирендә калдырып килгән дигәннәр ие, монысыннан

тагын бала тапты, тагын ташлап китәр инде. Ике күзендә ат тоягы уйнап

тора, минсиңәйтим...

Иренең бу сүзен ишетеп, Рәйханәнең дә күзенән яшен уты сибелде.

— Карале моны, әйтәм аны җәй җитсә, бакчага су сибәргә кирәк дип,

колонка төбеннән керми, шул хатынның күзенә чекрәеп карап тора икән,

карт шайтан!

Гөлсинә кып-кызыл иннеккә буялган иренен салфетка белән сөрткәч,

көлә-көлә Рәйханәгә төбәлде.

— И Рәйханә апа, Ибраһим абыйны күз карасы кебек саклап кына

яшәгәнсеңдер, әйеме! — диде ул сүзне шаяруга борып.

— Гөлсинәкәем, ир-атны алай гына сакларсың, бар! Үз башында

булмасамы?! Безнеке егерме биш ел районга йөреп «Скурый» шоферы булып

эшләде, янында гел япь-яшь систралар, ниләр булганын Ходай гына белә,

үскәнкәем... Кайтып сөйләймени ул сиңа... Яшь чагында күңел ачуларны

ярата иде абзагыз, хәзер генә комы коела башлады... — Рәйханә, үч алган

кыяфәттә иренә кинаяле елмайды да кунакларны кыстый-кыстый сыйларга

тотынды. Гөлсинәнең рюмканы ирен чите белән генә уртлап куюын күреп,

үзенең ни рәвешле кырлы стакан белән аракы эчкәнен исенә төшерде дә

түзә алмыйча кычкырып көлеп җибәрде...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: