Кисмәгез каеннарны! (хикәя)

Иртән килеп, эш өстәлемне тәртипкә китереп өлгермәдем, сак кына бүлмә

ишеген шакыдылар. Бик сабыр ипле кеше киләдер инде, гадәттә, «шыкы-шык»

итеп, бер-ике кагып алалар да киереп, ишекне ачып та җибәрәләр миңа йомышы

төшкән кешеләр. Халык хәзер сабырсыз, каядыр ашкына, каударлана, бер-ике

кәлимә сүз әйтүгә, элгәләшеп китәргә дә күп сорамый. Кешедә түземлек бетте,

тәрбия бәләкәйләнде.

«Керегез» дип, урынымнан күтәрелә төштем. Редакция ишеген болай

иртә шакучылар сирәк була, йә ерак авылдан килүче, йә бик мөһим йомышы

төшкән кешедер инде дип уйладым. Ипләп кенә ишек ачылды, ашыкмыйча

гына бер ханым кереп, ике-өч адым атлады да, менә кердем дигәндәй, күзе

белән бүлмәне «өйрәнеп алды», аннан, кыенсына төшеп, инде нишләргә дигән

шикелле миңа күтәрелеп карады.

– Узыгыз, утырыгыз. – Мондый чакта әйтелә торган сүзләрне әйттем.

Шушы дежур сүзләргә сөенеп, ханым озын керфекләрен янә сирпеп, сак кына

миңа карап алды. Бу күзләрдән шушы мәлдә ниндидер әйтеп бетергесез моң,

сагыш түгелгәнен тойдым. Артык кыенсына, ахры. Күрәсең, редакция ише

оешмаларның ишеген шакырга бик үк туры килмәгән моңарчы.

– Кыенсынмагыз, утырыгыз, – дидем янә һәм өстәлгә яны белән куелган

урындыкка ымладым.

– Утырырга дип инде... Мин инде... сезне борчып йөрмәскә дә уйлаган

идем. Кичә дә кергән идем. – Ханым бераз төртелеп калды. – Бер абзый

янына җибәрделәр... Ул исә мине тыңлый гына башлаган иде, сүземне ярты

юлда бүлеп, маңгаеннан тирен сыпырып төшерде дә: «Моң, зарлы кешеләр

бездә Хәбир Хәйри янына киләләр, минем сезне тыңлап торырга вакытым юк,

монда милләт бетеп бара. Йөрисез шунда, кычытмаган җир кашып, әллә нинди

проблемалар күтәреп», – дип, миннән алда бүлмәсеннән чыгып йөгерде. Бик

ашыгыч йомышы бар иде, ахры. Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде...

Көлемсерәп куйдым.

– Бик катлаулы мәсьәлә булгандыр инде, ул иптәш тә чишәргә алынмагач.

Өйрәнеп беттем инде: редакциягә җан ярасы, үз хәлләрен сөйләп, күңелен

бушатасы килеп, берәрсе ишек ачып керсә, аны тизрәк минем бүлмәгә озаталар.

«Социаль мәсьәләләрне син генә чишә аласың», – дип, салпы якка салам да

кыстырырга онытмыйлар хәйләкәр хезмәттәшләр. Чөнки хәсрәт-борчу белән

килгән кеше энәсеннән-җебенә кадәр барысын да тәфсилләп сөйләп чыкмыйча,

туктамый, аның күңелен бушатасы, үзен юатырлык бер җылы сүз ишетәсе килә.

Ә бит дөньялар ничек катлауланып китте?! Ертлачлар, хәйләкәрләр заманы

килде, һәркем үзен кайгырта, редакция эшендә дә бу нык сизелә, журналист

дип күкрәк сугып йөрүче дус-иш бу вазгыятькә тиз ияләнде, үзенә файда

китерердәй кешеләр янына барырга атлыгып торалар, барган һәр җирдән ни

дә булса «эләктереп» кайталар, шуның белән мактанып, миңа төрттереп тә

куялар әле: – Ничек булсаң, шулай калдың, янәсе, ямаулы оекбаш киеп кергән

идең редакциягә, ямаулы чалбар киеп китәрсең инде, – дип көләләр дә әле.

– Шушындый дәвердә бераз үзеңне дә уйларга кирәк, – дип акыл сатучылар

да бар.

– Дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса, акылыңа килерсең, соң булыр,

дәвер поездыннан җилләр искән булыр ул чакта, – диләр.

Мин исә аларны тыңлыйм, бер сүз дәшмим – алар миңа кызганып карап

торалар, мин исә аларны жәллим. Шуңа күрә алдан белеп торам, ишек катына

килүчедән файда күрерлекләре булмаса, ягъни гади тормыш мәшәкатьләре

белән килүче булса, икеләнмичә, минем тарафка юллыйлар: андыйлар белән

чиләнергә син яратасың, мә, тыңла, юат шушы хәсрәт капчыгын, диюләре инде.

Әйе, тормышлар болганып китте шул, элеккегесе җимерелеп бара, яңасын

төзергә уйлаучы да юк бугай. Кая карама – алдашу, ялган, күзгә төтен җибәрү,

урлау, талау. Гади кешедә беркемнең дә эше юк. Хәер, редакция тирәсендә

акчалы, замана байлары чуалмый да инде, алар янына елгыррак хезмәттәшләр

үзләре йөгерә...

Ханым авыр тын алып, урындыкның бер читенә чүмәшкән арада шуларны

уйлап куйдым. Әйе, иң катлаулысы: кеше җанын аңларга тырышу, кешедә

ышаныч, өмет уяту. Кешеләрдә өмет югала, шайтан алгыры, бусы иң

куркынычы. Милләт... милләт... дип сөйләргә һәвәсләр күбәйде. Менә бит

милләтнең бер вәкиле каршыда утыра. Ни борчулар йөртә аны? Кем тыңлар да,

кем ярдәм күрсәтер аңа? Ике сүзнең берендә: «бердәм булыйк, бер-беребезгә

ярдәм күрсәтик» дип лаф орабыз да...

– Юк, сез борчылмагыз, – диде ханым, җыйнак сумкасыннан бер кәгазь

чыгарып. – Соңгы вакытларда күземә йокы керми, уемда гел туган йорт, туган

нигез. Бакчада шаулап үскән каеннарымны уйлап ятам. Җаныкайларым...

Үзәкләр өзелә инде...

Таныш тема.

– Туганнарыгыз белән конфликтка кердегезме? Йорт-каралты, бакча бүлү

эшләре бик катлаулы инде ул хәзерге заманда, – дип, тезгенне тиз генә үз

кулыма эләктерергә ашыктым. Ярты көн үтә икән: кемнәрнеңдер, кайдадыр,

ни сәбәпле туган нигез, йорт өчен чыккан ызгыш-гаугаларын тыңла инде менә

Хәбир. Җанда ризасызлык уянганда, үз-үземә эчтән генә шулай эндәшәм мин.

Әле ике көн элек кенә бер ханым кереп, зарларын сөйләп чыкты. Бертуган

абыйсын гаепләп, газетага язып чыгуны үтенә, дисәм, йомшак булыр, таләп

итә, өстәлләргә сугып-сугып ала хәтта. Ерак районнарның берсендә туып-

үскән ул ханым. Хәзер безнең калада яши икән. Абыйсы да шушы калада, ди.

Әти-әниләре укытучы булганнар, гаиләдә абыйлы-сеңелле ике бала үскән.

Укыганнар, икесе дә табиблык һөнәре алып, Ак калага килеп төпләнгәннәр,

гаиләләр корганнар, барысы бар, барысы җитеш, Ходайга шөкер итеп кенә

торасы да, юк шул, адәм баласын кеше итеп үзе яраткан бер Аллаһ кына

тулысынча аңлый торгандыр, аңласа. Ни җитми инде, гаилә әйбәт, эшләрендә

дан-шөһрәт казанганнар, юк кына бит, шайтан котырта, чабудан шул тартып

тора. Әти-әниләре вафат булып, йорт бушап калгач, абыйсы аны сатарга

уйлаган. Сеңлесе йортны сатып, акчасын үзенә алырга тиеш дип саный.

Имеш, абыйсына әтиләре бозау сатып, гармун алып биргән, институтны

тәмамлагач, башмак-тана сатып, матай бүләк иткәннәр. Сеңелгә мондый

бүләкләр эләкмәгән, шуңа күрә аңа «компенсация» тиеш, йортны сатып,

акчасын ул алырга тиеш дип нәгърә ора. Инде авылга кайтып, бөтенесен

шаккатырып сугышып та килергә өлгергәннәр. Берсен-берсе хөкемгә тартып,

ничә утырышта булганнар, тынычлану юк.

– Йортыгыз бик шәптер инде, укытучылар теге заманда да бик үк ким-

хур булмадылар бит, бөтен халык хезмәт көне – таякка эшләгәндә, хөкүмәт

аларга акча, хезмәт хакы түли иде бит, дигәч, ханым бөтенләй чыгырыннан

чыкты.

– Йөрделәр инде шунда, җыен хәерче баласына белем өләшеп. Бер генә

мантыган җирләре дә булмады. Иске өй алып, шуны яңартып-сипләп салганнар

иде, шунда картаеп үлделәр. Сатсаң, бүгенге акчага электр чәйнеге генә

алып була торгандыр. Әле сатып алучысы юк, ихатасы, утырган нигезгә дә

кызыкмыйлар, хәзер халык әшәке бит.

– Бәлки, сәбәп башкададыр? Ызгышлы нигезгә якын килергә шикләнә

торгандыр авыл кешесе.

– Ничек башкада? Нинди ызгыш таптың монда? Мин гаделлек өчен

көрәшәм! – дип, ханым урыныннан сикереп торды. – Сүзеңне үлчәп сөйлә,

миңа гаеп тагарга теләсәң, хөкемгә тартам, бел аны! Мине бөтен шәһәрдә

таныйлар! – дип, мине тиз тынарга мәҗбүр итте.

Бу хакта язарга алына алмавым, язсам да, башкаларга гыйбрәт булырлык

язма әзерләячәгемне әйткәч, чыгырдан чыгып, янап, каһәрләп, төкеренә-

төкеренә ишеккә ташланды ханым.

Шушы авыр сөйләшүдән соң, башны бераз ял иттерим дип, ярты көннән соң

редакциянең башка бер йомышын үтәргә киткән идем. «Редакция заданиесе»

диләр аны, аны үтәү – изге эш санала. Бүгенге ханым шул мин юкта килгән

булган инде, күрәсең.

Яңа кергән ханым кулындагы кәгазьне миңа сузды.

– Күз салыгыз әле. Ярый дип тапсагыз...

Кәгазьне кулыма алып, андагы язуга теләмичәрәк күз салдым. Тигез, матур

почерк белән дүртьюллык шигырь язылган. Кызыксыну җиңде, кычкырып

укып чыктым:

Аларның да җаны бар бит,

Кисмәгез каеннарны!

Күңелегезгә алмагыз

Төзәлмәс кайгыларны.

Ханымга күтәрелеп карадым. Ул да нәүмизләнеп, миннән күзен алмый.

Моңарчы сабырлыгын җуймаган ханымның карашында ашыгу, өтәләнү

чаткылары сизеп алдым. Башлана... Димәк, тыңларга әзерлән, Хәбир, озын

бер кыйссаны.

– Ничек? – диде ул түземсезләнә төшеп, – тыныш билгеләре дә дөрес

түгелдер инде, мин бит шагыйрь түгел.

– Иң дөрес тыныш билгесе – Коръәндә, ханым. Без инде, галимнәр ни-нәрсә

уйлап чыгаралар, шул кагыйдәгә буйсынырга тырышабыз. Тик аларның уй-

фикерләре артыннан җитешүе кыен, берсе «болай» дисә, икенчесе күтәрелеп,

«алай түгел» дип ярып сала.

– Безнең халык бер-берсенең сүзенә колак салырга яратмый шул, үҗәт-

нәзберек холыклы, – диде ханым, һаман да күзен идәнгә төбәп. Әллә нигә бик

кыенсына торган кеше булды әле әңгәмәдәшем. – Бу шигырьне дә шуның өчен

яздым. Газетага бирерлек дип тапсагыз...

– Белмим шул, бер дә аңлашылып җитмәде бит әле. Үсеп утырган агачны

кисүгә барыбыз да каршы анысы, Табигать-анабызны саклау һәркайсыбызның

изге бурычы. Инде бу метафора, ягъни күчерелмә мәгънә салынган шигырь

икән, әле бу шигырь төгәлләнмәгән, дәвам итәргә кирәктер. Укучылардан күп

килә инде мондый тезмәләр. Шигырь дип булмый, күңелегезгә авыр алмагыз.

Ханым бөтенләй үк җебеп төшкәннәр чутыннан булмады, кистереп әйтеп

куйды:

– Монда икесе дә бар: табигатьне саклау турында да, күчерелмә мәгънә

дә бар.

– Аны укучыларга ничек аңлатырбыз соң? Бастырып чыгаргач, газетаны

яздырып алучыларның яннарына барып, аңлатып йөрсәк кенә инде. Өйдән-

өйгә йөреп дим.

Минем шаяртып әйткән сүзләрдән ханым елмаеп куйды.

– Сез шаяртасыз да бит. Күнегеп беткәнсез минем ишеләр белән сөйләшеп,

остаргансыз, шомаргансыз, диимме инде. Ә бит минем өчен бик мөһим

нәрсә язылган монда – туган җир, туган нигез хакында сүз бара, бер-береңә

игътибарлы булу хакында әйтәсем килгән иде.

– Туганнар арасында ызгыш чыктымы?

– Юк, мин үзем генә, гаиләдә бердәнбер бала. Әти-әниләр вафат инде,

гаиләм, шөкер, бөтен, бернәрсәгә дә аптырап яшәмибез.

– Алайса ни булды соң? Төннәр буе йокламыйча, ниләр хакында уйлап,

баш ватасыз? Картайта бит ул уй дигән нәмәрсә.

– Башка уй керсә, шулай икән ул. Бу шигырь түгел дисез... килешәм, шуннан

артыгын яза алмадым. Бәлки, сез язарсыз, башкаларга сабак булсын өчен.

– Башкаларга сабак бирә-бирә үзебез сабакыга әйләнеп барабыз бугай

инде. – Нигәдер шаяртуны дәвам итәсем килде.

– Сез шаяртсагыз да, җитди кеше, күзегездән күрәм. Сезнең янга дөрес

кергәнмен дип, сөенеп утырам әле. Мин әйтеп җиткерә алмаганны, сез

җиткерерсез. Кешенең күңеленә сез язган тизрәк барып җитә бит ул.

– Ай-яй, оста психолог икәнсез...

– Кая инде ул безгә психолог булу – гомер буе заводта эшлим. Тик дөрес

әйтәсез, гел кеше арасында эшләгәч, башкаларны тизрәк аңлыйсың, күңелгә

ачкыч ярату гади эш түгел ул. Тәҗрибә кирәк тек кирәк.

– Ярый, сез сөйләгез, мин тыңлармын, аннан икәүләп бер-бер карарга

килербез...

Ханым сабыр тавыш белән тигез генә сөйләп китте, мин алдымдагы

блокнотка терәк-фикерләрне теркәргә әзерләнеп, кулыма каләм алдым.

 

 

Хикәяне тулысы белән "Казан утлары" журналының 4 нче санында (2020) укырга мөмкин.

 

Журналыбызга өйдән чыгып тормыйча, ОНЛАЙН язылырга була. Моның өчен https://podpiska.pochta.ru/press/П2365 сылтамасы аша узып, соралган мәгълүматны тутырырга гына кирәк. Журналны өегезгә алып килеп бирәчәкләр.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: